Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Очрашу

​Очрашу

Рашат Низами
Рашат Низами
10 мая 2017
919 карау
Бүген Габделхакның, кәефе иртәдән үк күтәренке иде. Кызыньң туган көненә бүләк аласы бар аның. Аннары кичен, гаилә белән утырып, бәйрәм табыны корып җибәрерләр. Фәйрүзәсе ризыкларны пешерә, әзерли белә дә соң инде! Бүген кичкә өчпочмак пешерергә вәгъдә итте әнә. Шуның кырыена тозлы кәбестә, кыяр, помидор ише яшелчә хәзинәләре килер. Сөйләшеп, күңел ачып утырулары рәхәт бит! Бәйрәмне ничек итеп үткәрү күп вакыт үзеңнән дә тора ул.

Габделхакның кибетләрдә йөрисе бар иде. Шуңа да ул көндездән үк эшеннән сорап китеп барды. Һәм үзенчә мең мәшәкать белән кайнап торган шәһәр үзәгенә ашыкты. Җәяүлеләр урамы бу. Биредән җәмәгать транспорты дип атала торган автобус, троллейбус ише нәрсәләрнең йөрүе тыелган, шуңа да җәяү йөрүнең тәмен искә төшерә торган Бауман урамыннан атлап бару үзе бер рәхәт иде.

Дөньялар ничек үзгәрде әнә: хөкүмәт кибетләрен бер читкәрәк кысрыклап, урамда тимер будкалар рәте үсеп чыкты. Ниләр генә юк анда! Аллы-гөлле кәгазьгә төрелгән конфетлар өеме, аккош муеныдай сузынкы нәфис шешәләр, салават күперендәге төсләрне үзенә сеңдергән затлы эчемлекләр дисеңме... Чит илдә ясалган көндәшләренең шушы кушны сафларын этә-төртә, бүлдеркә гәүдәле урыс аракысы кукыраеп утыра. Халык әле мондый күренешләргә, кыйммәтчелеккә ияләнеп кенә килә. Узган-барган, сатып алырга ашыкмас а да, кемдер әйтмешли, афишага баккан кәҗәдәй, туктап-туктап киштәдәге байлыкларны тамаша кыла.

Күңел күзең, маңгай күзең җете күрсә, бу җәяүле урамда тамаша кылырдай нәрсәләр җитәрлек үзе. Шәһәрдә җәй, июнь уртасы. Бүтенге көн яшьләре ничек кенә киенми дә, гәүдәләренең кыланышьш күрсәтергә ничек кенә ашкынып тормый хәзер! Мини-юбкалар, ачык изүле кофта яисә юка күлмәкләр табигать бүләк иткән серле-ымсындыргыч хәзинәләрне, сылу-дәртле хәрәкәтләрне яшерү түгел, киресенчә, калкытып куярга ашыгалар төсле. Аңлаган, тойган кешегә хатын-кыз матурлыгының урамга ташып чыккан чагы хәзер... Чү! Менә бит нинди сылу гәүдә, соклангыч адымнар, болан йөрешенә тиң сыгылмалы хәрәкәтләр...

Габделхак, аңлашылса кирәк, хатынына тугрылык сакласа да, чит-ят хатыннар матурлыгына яшертен генә сокланудан мәхрүм түгел иде. Әллә нинди бер талпыныш аның игътибарын нәкъ менә шушы хатын-кызның ярым таныш тоелгандай хәрәкәтләренә тартып китерде. Күрче, лампа куыгыдай йомрыланып килгән нәфис балтырлар, шәм кебек төз, тыгыз, матур аяклар... Гүя ике кайчының канаты, елтыр-елтыр хәрәкәт итеп, Габделхакның йөрәген телем-телем итеп телгәләргә тырыша иде. Биек үкчәле кара туфлинең гаҗәеп бер ритм белән асфальт өстеннәң баруын кара син! Өскә таба исә гаҗәеп якты балкыш — беркайчан да гүзәллеген җуймый торган аяклар балкышы... Бу балкыш, кара юбканың карандаш белән сызгандай туры итәгенә килеп туктала да, яңа төсмердә калкыбрак төсмерләнә башлый. Юбка аша гәүдәнең йомры-таза өлешләре, әгәр шулай әйтергә яраса, ымсындырып, үзенчә бер тыйнаклык белән йөзеп-тирбәлеп бара... Ханымның өстендә юка ак кофта. Җиңнәреннән сөзелеп чыккан ике кулы гәүдәсенә аккош канатыдай сыланып, килешле генә ятып тора. Теләсә кемне көнләштерерлек бөдрә чәчләр исә, гәүдә хәрәкәтләренә табигый кушылып, атлаган саен сизелер-сизелмәс кенә тирбәлеп бара...

Ах, бу ирләрнең юләрлеге, нәфесе, комсызлыгы! Габделхак, берәүдән дә рөхсәт-фәлән сорап тормыйча, күңеле белән билгесез хатын-кыз артыннан ияреп китте дә барды бит әнә... Матурлыгына соклана, янәсе. Моңардан гына дөньяның чите кителмәс әле, имеш. Вакыты бар ич, барыр-барыр да тукталып калыр, күңелендә уянган вәсвәсәне җилгә сибәр дә үз юлын дәвам итәр... Туктале, ә шулай да кем икән соң бу ханым? Аның, һичьюгы йөзен генә булса да күреп калырга иде бит. Әллә соң сүз кушып ук карарга микән үзенә? Бәлки, ул — гаҗәеп заттыр, сөйләшә башласаң, сөйләшеп туймастай кызыклы ханымдыр... Юк, тагылырга, аңа үз-үзен көчләп тәкъдим итәргә җыенмый Габделхак. Ни әйтсәң дә, ирләрчә кызыксыну хисе көчлерәк иде бу минутларда.

Хыялын эшкә җигеп, танышу-сөйләшүнең якынча ихтималын күз алдына китерде ул. "Әкият" кафесына якынлашып килгән чаклары. Мөгаен, шунда Кереп утырырлар. Бу тәкъдимгә кадәр Габделхак иң элек:
— Исәнмесез! Мин сезнең белән танышырга телим, — дияр. Аннары инде сүз үзеннән-үзе ничек тә ялганып китәр. Әңгәмәне алга таба уңышлы кора белергә генә кирәк. Габделхакның күңелендә кайдадыр тирәндә посып яткан яңа бер дулкын, омтылыш кабынды. Өйләнгән кеше булса да, аның бит әле үзе генә белгән эчке дөньясы, бәхәсле уйлары, тормыштагы күзәтүләре бар. Хатын-кыз үзе дә, гаилә мөнәсәбәтләре дә серле сандык шикеллерәк бит ул. Начар гаиләләр ни өчен начар тора? Әйбәт яши торган гаиләләрнең ныклыгы нәрсәдә? Ир белән хатын кайчак та нигә соң бер-берсенә хыянәт итә? Габделхак үзен хатыны белән әйбәт торучылардан саный. Кычкырышмыйлар, әмма савыт-саба шалтырый икән, моны вакытында туктата беләләр. Сигез яшьлек кызлары Айгөл – икесенең дә карап торган бәхете, куанычы. Бер бүлмәле генә булса да, фатирлары бар. Адәм баласына тагын ни кирәк?! Һәрхәлдә, Габделхакның тормышы түгәрәк, тыныч утрау кебек, үзенә күрә талгын гына яшәп ята. Ләкин соңгы вакытларда Габделхакның ниндидер яңа уйларга бирелеп алган чаклары булгалый... Бу дөньяда, уз хатыныңнан башка, эштә, урамда, транспортта дисеңме, тагъш әллә ничаклы гүзәлләр очрап кына тора.

Сине бар яктан сынау өчен, әйтерсең, каршыңа юри чыгарып куялар табигатьнең бу асыл затларын? Хатын-кызның һәркайсы үзенчә серле шикелле...
Менә бит шуларның берсе, матур-елдам хәрәкәтләре белән, яшь ирне үзенә тәмам тартып китерде. Мондый гына сокланудан дөньяга зыян килмәстер ләбаса... Үз-үзенә әллә ничаклы сораулар биреп, иләс-миләс уйлар кочагында бөтерелеп, Габделхак Бауман урамы буйлан бара. Каршында - инде игътибарын җәлеп итеп өлгергән хатын-кыз сыны. Атлаган саен аның тез арты чокырдарында, чиратлашып, матур-матур уемнар пәйда була. Бу «чокырчыклар» шундый да серле, мавыктыргыч тоела бит, шайтан алгыры! Ничек  күңелең кытыкланмасын...

Нәкъ менә шушы минутта әлеге ханым «Әкият» кафесы каршында тукталып калды. Килсә дә килер икән форсат дигәнең! Габделхак, барган шәпкә гаҗәеп бер өлгерлек күрсәтеп, саклык белән генә аның шалкандай я йомры беләгенә кагылды:
- Исәнмесез...
Менә шулай дип әйтергә әллә я өлгерде, әллә өлгермәде, яңа танышы булырга тиешле кешенең кем я икәнлеген күргәч (!), күзләрен зур ачып, гәүдәсе белән хәтта күпмедер артка чигеп куйды. Никадәр гаҗәп  тоелмасын, аның каршында... Фәйрүзәсе басып тора иде. Көтелмәгән хәлдән тетрәнү, гаҗәпләнү кичерсә дә, елмаер-елмаймас басып торган Габделхак бу мәлдә ничектер үзен бик тиз кулга алды, рольгә керергә тырышты. Ул бит шаяртып кына «танышырга» тели, янәсе. Ләкин, алдан ук уйлап куйган сүзләре уенын-чынын бергә кушып дигәндәй, барыбер үзеннән-үзе теленә бәреп чыкты:
- Мин сезнең белән... танышырга телим!

Иренең бу «тәкъдимен» Фәйрүзә (ул аны, чыннан да, шаярту дип аңлады бугай) елмайган хәлдә кабул итте. Кәм үзе дә рольгә керүне кирәк тапты:
- Таныш булыйк...
Таныштылар. Бер-берсенең исемен сорашып та тормадылар, чөнки бу аларга болай да яхшы мәгълүм ич инде. Алай гынамы, бер-берсенең керфек кагуларына кадәр шулкадәр таныш...
- Кафега чакырам... — диде Габделхак чын күңелдән елмаеп. Ул бая әзерләп куйган җөмләләреннән арына алмыйчарак тора иде.
- Рәхмәт, мин бик теләп риза, — диде Фәйрүзә дә елмаеп. Көтелмәгән очрашудан үзенчә бер яңалык, канәгатьлек кичерә иде ул.
Керделәр, өстәл артына утырдылар. Балалар кафесы булганлыктан, дежур хатын белән сөйләшеп, көч-хәл белән залга узарга туры килде үзләренә. Пилмән бик тәмле иде.
Тәлинкәдәге кытыршы кабыклы, сары төстәге сусыл әфлисунны Габделхак пычак белән телем-телем кискәләде. Көтелмәгән очрашудан, яңалык тойгысыннан үзенең уйлары да күңелендә телем-телем булып таралып ята иде бу минутларда.
Алга таба сөйләшүләре болайрак дәвам итте.
- Бүген кызыбызның туган көне, Габделхак.
- Әйе шул. Айгөлгә нәрсә дә булса алырга дип, төштән соң ук эшемнән чыгып киткән идем.
- Мин дә нәкъ менә шуның өчен эшемнән сорап киттем. Парикмахерскийга кереп, чәчемне бөдрәләтергә дә өлгердем менә. Бүген кичен синең күзләреңә матур, яңачарак күренәсем килде.
- Ах, Фәйрүзә! Бүген бит син чынлап та күзләремә өр-яңа булып күренәсең... Әллә инде үзеңне алыштырып куйганнар!
— Мин бит һаман шул. Бары кәефем, төс-кыяфәтем генә үзгәрде. Хатын-кыз гел-гел кухня-ванна тирәсендә кайнашып, һаман бер халаттан йөри торгач, иренең күзләренә искереп күренә башлый, дигәннәр иде. Дөрес булса кирәк...
— Анысын белмим. Бүген мин үземне көтеп-көтеп алган очрашуга килгән кебек хис итәм. Син шундый матур!
- Рәхмәт инде. Күптәннән мондый комплимент ишеткәнем юк иде. Карале, мондый мактау сүзләрен нигә син өйдә әйтмисең икән?
- Өйдә дисең. Өйдә бит бөтенләй бүтәнчә. Синең кухняда бәрәңге әрчегәнеңне күрсәм, аның кайчан пешеп җитүе турындарак уйлый башлыйм. Ваннада кер юарга керешсәң, ул тирәдән тизрәк качарга тырышам.
— Менә шул шул. Сез, ирләр, күбрәк үз-үзен яратучан халык. Башыгызда берничә сыр гына: диван, телевизор, газета. Үз хатыныңа, берәр җылы сүз әйтеп, игътибар итү дә юк.
— Боларны әйтү өчен шушындый очрашу кирәк булган, ахры. Мин сине бүген бик вакытлы очратканмын.
— Дөнья булгач, ашарга пешерәсе, савыт-саба да юасы бар. Тормышның бу мәшәкатьләреннән качу мөмкин түгелдер.
— Менә, качып киткәнбез ич әле...
— Дөрес. Качын киткәнбез дә «Әкият» эченә кереп утырганбыз менә.
— Уйлап карасаң, бу тормышның үзендә дә әллә ничаклы әкиятләр посып ятадыр әле.
— Була күрсен. Ул әкиятләрне бергәләп укырбыз... Шулай бит, Габделхак?
— Син, әкият дия-дия, чынбарлыкны исеңнән чыгарма тагып. Айгөлгә бүләк эзлисебез бар.
— Ул бит курчак лар белән уйнарга ярата. Әйдә, «Айсылу» дигән курчак алабыз үзенә.
— Киттек. Без бит бүген болай да уенчыклар кибетендә күрешергә сөйләшкән идек. Ә очрашу, әнә, бүтән урында килеп чыкты...

* * * 
Габделхак тагын урам буйлап атлый. Алың янәшәсеннән Фәйрүзәсе бара. Менә гаҗәп: ул шундый чибәр, сөйкемле күренә, елмайганда йөзеннән кояш нурлары сибелә, күзләр очрашканда керфегеннән йолдызлар тама кебек. Сөйләшүе, үз-үзен тотышы да бүтәнчәрәк шикелле аның. Нишләп соң Габделхак боларны моңа кадәр белмәде, күрмәде, юньләп тоймады икән? Күңел күзе сукыр булганмы, әллә тәҗрибәсе җитмәгәнме? Шулкадәр таныш Фәйрүзәсе бу минутларда аңа шулкадәр серле, хикмәтле тоелды ки, баягы кинәттән туган әрсез уйлары өчен ул үз-үзен эчтән генә битәрләгәндәй итен алды. Чит хатыннарны күзлим дигән булып, үзең дә белмичә үз хатыныңа «юлыгып» хур булдыңмы - булдың! Ярый әле моны берәү дә белми. Хәтта, әгәр сөйләп бирсәң, моңа ышанучы да булмас, мөгаен. Ир белән хатын арасындагы хәлләрне урамга чыгармау хәерлерәк, билгеле. Өйдәге бертөслелек, ыгы-зыгылар дулкынында яшәүләр икесенең дә хисләрен менә ничек чикләп куйган икән! Бер-береңне кайта-кайта аңлар өчен вакыт, тәҗрибә, ә бәлки нәкъ менә шундый көтелмәгән очрашу кирәк булгандыр? Әйтү читен. Бу сорауга җавапны ике йөрәк бергәләп табарга тиештер, күрәсең.

Дөресен әйткәндә, Габделхак бүген хатынына өр-яңадан гашыйк булды. Аңа әле ерагаеп та өлгермәгән яшьлеге кире кайтты кебек. Бүгенге ачышын аңлар, хисләренең шулай яңарып китүен тагын да ачыграк тояр өчен ул хакыйкатькә таба тагын бер адым якынайган иде.

Хакыйкать исә кешеләрнең нәни генә ачыш ясаганын да күрә һәм тиешенчә кадерли белә..

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy