Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Гәрәбә

Гәрәбә

Дилә Булгакова
Дилә Булгакова
10 мая 2017
2584 карау
Сөмбел күңеленә тулган шатлык тойгыларын кемгә сөйләргә белмичә, иртәннән бирле сәгатьнең минутларын санап, иренең эштән кайтуын тилмереп көтте. Үзенең ана буласын белгәч, бөтен тәне буйлап рәхәт дулкыннар йөгереп узды, күзләренә яшь тулды. Бөтен дөньяга ишетелерлек итеп: «Әй, якты дөньям, кешеләр, ишетәсезме, мин тиздән ана булачакмын»,— дип кычкырасы килде. Бәхетеннән тилерер чиккә җитеп шатланган яшь хатын берчә елмаеп, берчә яшьле күзләрен сөртеп, татлы тойгыларга бирелде.

Безнең сабыебыз туар! Тәпи басып киткән чакларында ике кулыннан, ике яктан җитәкләргә әтисе белән әнисе бар! Их, әнием исән булса, тәүге сөенечне аннан алган булыр идем.
Нәкъ йөз егерме минуттан соң аның кадерлесе — Камиле эштән кайтыр. Ул үзенә бер нәзакәтлелек белән кичке ашны әзерләргә тотынды. Кояш та аның серен белгәндәй, бүген көне буе балкыды да балкыды.
Инде ашы да өлгереп җитте, кая басарга, тагын нәрсә эшләргә белмичә дулкынланган яшь хатын коймак пешерергә кереште. Үзе күңеленнән генә: «Ходаем, пешергән ашларымны куана-куана ашарга язсын, без бит хәзер ике кеше»,— дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә табын әзерләде. «Ярый әле берәү дә юк, тыңлап торучы булса, бу хатын әллә юләрләнгән инде», — дип көләр иде. Ә мин: «Әгәр сез дә минем кебек пар канатлы булсагыз, сөйгән яр кочагында чакта ук аны сагына башласагыз, үзегез дә үзалдына сөйләнә башлар идеез», — дип җавап бирер идем. Сөмбел үзе дә сизмәстән бишек җырын көйләргә тотынды:
Йокла балам, йом күзең, йом-йом күзең, йолдызым...

Бүлмә эченә моң сирпелде, хәтта табадагы коймаклар да шул моңга кушылып биешә башлады кебек. Аларның кызарып януын да тоймады.
Камил ишекне ачып кергәч тә, хатынының матур итеп җырлавын тыңлап, сүзсез генә басып торды. Матур җырлый шул аның Сөмбеле, күкрәге тулы моң. Ул таба астындагы утны кысып куйды да, хатынының күзләреннән үбә-үбә: «Сагындым    үзеңне»,—дип күтәреп алды. Көне буе көтеп ире назларына сусаган хатын аның куенына сеңеп бетте диярсең. Бер-берсеннән күзләрен алмыйча, ике яшь гашыйк кичке ашны ашадылар. «Бүген нинди бәйрәм соң, кадерлем? Йөзеңнән елмаю китми, иң матур күлмәгеңне кигәнсең, нинди тәмле ризыклар пешергәнсең»,— дип, хатынының кулын учына кысты Камил..
— Безнең бүген ике шатлык бит,— диде хатыны.— Беренчесе — өйләнешеп бергә яши башлавыбызга нәкъ ярты ел. Ә икенчесе...
— Кара инде син бу каһәр суккан тормышны! Эш дип чаба-чаба үзебезнең бәйрәмнәрне дә онытып куя язганмын бит. Миннән бер кочак чәчәк үзеңә! Ә икенчесе нинди шатлык тагын?— дип сорады ир.
— Икенче шатлыгыбызны кичен колагыңа гына әйтермен, яме!—диде Сөмбел.

Төн... Бу ике яшьнең бәхетләренә соклана-соклана ярты ай яшеренеп кенә тәрәзәдән күзли. Ире куенындагы хатын үрелеп кенә аның колагына: «Кадерлем, безнең бәбәебез булачак»,— дип пышылдады.
Камил бу хәбәрне тыныч кына кабул итте, әйтерсең лә, ул аңа күптәннән билгеле иде инде, фәкать хатынын куенына ныграк кына кыса төште.
— Җаным, уйлашыйк әле,— диде ул, ниһаять, бераздан.— Бала бик зур шатлык ул. Рәхмәт шатлыклы хәбәрең өчен. Тик әлегә тулай торакта яшибез, син — акушерка, мин — шофер. Үзең әле югары уку йортына керергә дә әзерләнәсең. Минемчә, сабыр итәргә кирәктер. Балабызны минем, мәсәлән, үзебезнең тупса аша атлатасым килә. Беләсең, үзем дә күп балалы гаиләдә үстем, юклыктан башка берни дә күрмәдем. Безнең бит әле үзебезнең бернәрсәбез дә юк. Ярдәм итәрдәй кешебез юк. Мине тиздән зур машинага күчермәкчеләр, анда акчасы да әйбәт, диләр. Бераз аякка басыйк инде...
Күзләрендәге шатлык нурлары тозлы ачы яшь белән алышынган яшь хатын бер генә сүз дә әйтә алмады. Өнсез калды Сөмбел...

* * *
Еллар тиз үтте. Сөмбелнең ире күптән инде зур машинага күчте, каерып акчасын ала. Акчаны хатынга кайтара. Менә дигән бер бүлмәле квартира бирделәр үзләренә. Бүлмә тулы җиһаз.
Беркөнне Сөмбелне ире җылы кочагына алды да:
— Кадерлем, инде тормышыбыз түгәрәк. Төсле телевизор да бар, аннан балалар өчен кичке әкиятләр күрсәтәләр. Вакыт җитте булса кирәк, син инде тәвәккәллә, улымны тупылдатып сөясем килә, — диде.
— Минем бу хакта уйламаган бер көнем дә юк, — диде Сөмбел.— Эштә чагында яңа туган сабыйларның кендеген кискән саен йөрәкләрем әрнеп куя. Мин шул бәхеттән мәхрүм булырмын микәнни?
— Ничек?
— Бала төшерү бәласе, кадерлем...

Хатын иренең иңбашына башын салып әрни-әрни елады. Ире исә хатынына әллә нинди җылы сүзләр әйтеп юатырга тырышса да, күңеленә берни килмәде. Бугазына килеп тыгылган төер аңа тын алырга да ирек бирмәде. Ул хатынын да, үзен дә нинди зур бәхеттән мәхрүм иткәнен әле хәзер генә тойды.

Ике айдан соң Камил хатынын санаторийга дәваланырга җибәрде. Үзе озата да барды. Тирә-яктагы урман, күлләрнең күплегенә сокланып бетә алмадылар. Дәвалау йортына алар зур өмет багладылар. Сөмбелне әйбәтләп дәваладылар, хәтта йөрәгендәге ярасы бераз онытыла да төште, күңеленә өмет кайткандай булды.

Бервакыт Камил командировкадан ике атнага соңарып кайтты. Камилнең авызыннан хәмер исе килә иде. «Безнең мәхәббәтебезгә әллә берәрсе кул суздымы?» — дип уйлады яшь хатын, күзләре яшькә манчылды. Төне дә йокысыз үтте.
Төн әллә нинди, шомлы булды. Күктә йөзгән кара болытлар бер-берсен узышып агылдылар да агылдылар. Дөньясын куптарып алып китәргә теләгәндәй, җиле дә ачыргалана-ачыргалана тәрәзәгә бәрде. Җанын кая куярга белмәгән яралы җанвардай агачларның башларын сындыра-сындыра ары китте. Салкын яңгыр коя башлады. Менә шул төнне Камил хатынына күңелендәге булган барлык хисләрен ачып салды. «Сөмбел, минем өчен бу дөньяның кызыгы калмады. Минем әти буласым, балаларымны күтәреп йөртәсем, күкрәгемә кысып сөясем килә», — диде. Хатыны дәшмәгәч, сүзен дәвам итте: «Мин башка хатынны ярата башладым, ул авырлы, безнең балабыз булачак». Бу сүзләрне ул ят кешегә гадәти бер хәбәр җиткергәндәй, бернинди үкенүсез, коры гына әйтте. Урыныннан торды да киенә башлады. Хәтта иртәнге чәйне дә эчеп тормады. Шулкадәр көчле мәхәббәтнең күпмедер вакыт эчендә юкка чыгуына, дөньяларны җылыта алырдай хисләрнең, тойгыларның бетүенә ышана алмыйча кайгысыннан гөлдәй сулып калган Сөмбел нишләргә дә белмәде. Шул каһәр суккан ярлылык гомер буе аларны эзәрлекләп, бөртекләп җыелган бәхеттән мәхрүм итәрме икәнни? «Бу дөньяның җигешсезлекләреннән күпме кеше шулай җәфа чикмәгән? Ник минем бәхетемне җимерә ул»,— дип салкын мендәрен кочаклап озак елады Сөмбел. Якты дөньяга туарга яралган җаннарны буучы бу гарип дөньяның шакшы бармаклары кагылып, нәниләрнең тумас борын җанын алганга тагын кемне гаеплисең инде?..

Камил бүтән кайтмады. Сөмбеле аны көн дә көтте. Килмәде Камил. Беркөнне эштән кайткач, ятим өйдәге ялгыз хатын иренең туй бүләген кулына алып, уйга калды. Камил дәү әнисеннән калган гәрәбә муенсаны Сөмбеленә бүләк иткән иде. Җә, хода! Сөеклесе аңа сагыш төсле сары гәрәбә бүләк иткән ләбаса! Ул гәрәбәне муенына киеп, көзге каршысына килеп басты да, үзенең суырылган йөзен күреп, каушап калды. «Мәхәббәтебезне котлап, хәтта бармакларыбызга алтын балдак та алып киярлек хәлебез юк иде шул, и, бу яшьлек! Хыялый яшьлек! Сары гәрәбәләр бүләк иткән, үкенечле яшьлек! Шулай итеп, мин бөтен нәрсәдән дә мәхрүм калдыммыни?»

Табигать мизгелләре алмашына торды, көз үтте, кыш килде, яз, җәй... Инде хатын да үз язмышына күнегә башлады. Вакытын эштә үткәрергә тырышты. Көләч күзләре моңсуланды, аз сүзлегә әйләнде.
Чираттагы дежурда таң алдыннан бер хатынны китерделәр. Хатынның хәле авыр. Әмма вакытны бушка уздырырга ярамый. Сөмбелнең тәҗрибәсе җитәрлек, әйбәт акушер ул. Тәки, хатынны да, игезәкләрен дә коткарып калды. Сөмбел сабыйларның кендеген кисеп, аларны төреп урынга илтеп салды да, бәбәйдән котылган ананың эченә грелка куярга дип янына килде. «Син бәхетле ана, улың да, кызың да тупылдап тора, и, әтиләре шатланыр инде моңа» — дип, хатынның куанычын уртаклашырга теләде. Иреннәре көйгән хатынның газапларын җиңеләйтим дип, аның башыннан сыйпамакчы булып үрелгән иде... кинәт ток суккандай артка чигенде. Җә, хода! Бу бит аның көндәше — кадерлесенең хатыны! Ул өзелеп яраткан, һәр таңда көткән Камиленең хатыны. Аның балаларының кендеген кисте Сөмбел. Их, язмыш! Сындырып сынарга булдың ахры...

Әнә шул дежурдан соң Сөмбел сагышына түзә алмады. Камиле кайтса дип бер ярты аракыны саклап тота иде, шуны авыз итәргә ниятләде. «Кара син аны, җиңел булып китте бит әле бу», — дип сөйләнә-сөйләнә тагын берне салып эчте.
Яраткан кешеңнең игезәге булсын әле. Җаннарыңнан артык кешегә бәхет бит бу! Хәзер инде ул бервакытта да кайтмас, «хәлләрең ничек, кадерлем», дип сорамас. Хатын янә стаканын кулына алды. Мәхәббәт сагышы белән тулган йөрәге чәнчеп-чәнчеп авыртты. Исереп утырган килеш мыгырдана-мыгырдана йоклап китте...

Әнә шушы көннән соң үзгәрде, бик үзгәрде Сөмбел. Йөзе тартылып китте, күзләренә сагыш хуҗа булды. Әмма муенына таккан гәрәбәсен бер тапкыр да салмады. Бу аның йөрәген җылытучы бердәнбер хәзинәсе иде. Эштә дә бу үзгәрешне күрделәр, авызыннан хәмер исе килүен дә сизделәр. Бу хәл күп тапкырлар кабатлана башлагач, аны идән юуучы итеп күчерделәр.
Яңа дуслар табылды. Үзе кебек хәмер яраткан ятим хатыннар, ялгыз ирләр белән күңел ачып утырулар ешая төште. Кайчандыр тырыша-тырыша җыйган дөнья таркала башлады. Сөмбел бер ел эчендә бөтен әйберләрен диярлек сатып эчте. Төсле телевизорга да чират җитте. Монысы инде күңеленең тирән бер уемтыгында яшеренгән өмет кисәгенең дә челпәрәмә килүе иде.

Камил: «Сөмбел, гөлем! Безнең бәләкәчләребез төсле телевизордан әкият карап куанышсыннар әле, үзебез андый бәхетне күрмәдек, сөендерик әле булачак бәләкәчләребезне»,— дип алган иде бит. «Менә сөендердек бәләкәчләребезне, Камилем. Өмет тулы күзләрем белән багарга әти-әнием булмады, бәхетемне таптым, дип шатланып туярга өлгермәдем, шулар-ның барысын да бөртегенә кадәр югалттым», — дип әрнеде ул бер иртәдә.
Үкчәсе тапталып беткән чүәген киеп, Сөмбел тәрәзә каршына килеп басты. Туң тәрәзә пыяласындагы солы тәлгәшләренә, чыршы ботакларына охшаш сурәтләргә карап озак кына басып торды. Аннан соң тыны белән өреп, пыяланы эретте, тышка күз салды. Абау, бу дөньяның аклыклары, пакьлекләре! Әле кичтән генә табигать көз төсендә балкый иде, бүген исә челтәр карга төренгән. Әнә күктән моңсу гына ярты ай бага. Чү, нәрсә булган соң ул айга, ник ул минем күзләремә тилмереп карый? Әллә жәллиме, югыйсә?.. И-и-х!
Әйдә язмыш, мин — мәхәббәт Хәнҗәрең уткер — када!
Тукта! Бакчы учларыма Айның күз яше тама...

Ай туган! Минем күз яшьләрем күптән кибеп бетте инде. Хәзер кайгымны хәмер генә уртаклаша, хәлләремне ул гына җиңеләйтә. Ә син елама, аем. Син үз яртыңны барыбер табарсың!
Шунда муенына таккан гәрәбәсенә кулы тиеп китте һәм әллә кайдан ерактан Камилнең:«Сөмбелем-гөлем!
Гомеребезнең иң бәхетле көнендә мин сиңа Дәү әниемнән калган борынгы гәрәбәсен бүләк итәм. Ул безнең мәхәббәтебезнең ядкаре булып, гомер буе күңелеңне җылытып торсын!»— дигән сүзләре ишетелде. Хатын беразга өнсез калды. Аннары як-ягына каранып алды. Юк, саташу, хыял гына булган икән. Җә, хода, нинди көннәргә килеп җиттем бит?!
Сагыну, юксыну мизгеле тиз узды, чөнки башы чатный иде Сөмбелнең. Менә ул муенындагы гәрәбәне салып, аны кәгазьгә төрде дә, иренең иске бүреген, пальтосын, иске киез итеген киеп базарга китте.
— Борынгы гәрәбә, алыгыз, үкенмәссез!— дип, үткән-сүткәннәргә тәкъдим итте.
Бер кулына таяк, бер кулына искерә төшкән сумка тоткан бәләкәй генә бер карчык гәрәбәнең һәр төймәсен тотып, сыпырып карагач:
— Балам, күптәннән шушындый гәрәбә эзли идем, күпмегә бирәсең? — дип сорады.
— Ике мең!
— И балам, янымда мең ярым гына акчам бар шул.

Сөмбел хыялында бер шешә аракы, закуска алып, башын төзәтеп утыра иде инде. «Яртыга җитә, ә закускага — юк», — дип уйлады ул әбинең сүзен ишеткәч.
— Ярый, китер, әби, акчаңны, мә, игелеген күр! — дип, әбигә гәрәбәне сузды.
Капкага җиткәч, кинәт дөнья чайкалып киткәндәй булды. «Нишләдем соң әле мин? Аның туй бүләген саттым бит! Соңгы өметемне саттым!» — дип уфтанды. Халык арасыннан әбине эзли башлады. Әби ерак китмәгән икән. «Әби җаным, кичер! Мә акчаңны, китер гәрәбәмне! Ул туй бүләгем, иремнең бүләге»,—диде дә әбидән гәрәбәне алып, сабыен күкрәгенә кыскан анадай, бик озак сүзсез басып торды. Аннары гәрәбәсен муенына такты. Камиле белән Идел буенда үткәрелгән сабантуйда танышуларын исенә төшерде...

Кинәт борылыштан ниндидер машина килеп чыкты. Сөмбел аны күрмәде дә, ишетмәде дә. Ара якын иде. Шофер машинасын туктатып өлгерә алмады... Ачыргаланып кычкырган тавыш шунда ук урталай өзелде...

Сөмбелнең кылгандай саргылт чәчләре астыннан кан саркый, гәрәбәләре юлга сибелгән. Халык җыелды. Сөмбелне ашыгыч ярдәм машинасы алып киткәндә аның йөзендәге елмаю катыш сагыш чаткылары сүнеп тә бетмәгән иде әле...

... Машина хуҗасы гәрәбәләрне берәмтекләп җыя иде...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com