Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Хәвефле җәй

Хәвефле җәй

Габделхәй САБИТОВ
Габделхәй САБИТОВ
05 мая 2017
693 карау
Мәче баласы идәндә хөрмә төшеннән тезелгән дисбе белән уйнап йөри иде. Кыяметдин бабайның урыныннан кузгалганын күргәч, эшне сизенде, ап-ак тәпиләре белән дисбене эткәли-суккалый, мич астына кереп китте. Бабай, шактый изаланып, дисбесен кисәү агачы белән тартып чыгарды. Аннары озаклап кулын юды, өс-башын алыштырды, култык астына намазлыгын кыстырды.
Улы Зариф аның бу кыйланышларына сәерсенеп карап тора иде.

Сирәк-мирәк, айга бер, кайда бер, дигәндәй, намазлык өстенә менеп төшкәләсә дә, Кыяметдин бабай моңарчы артык диндар карт түгел иде... Әмма быел җәй үзгәрде дә китте кеше. Ничектер борчыла, тынгысызлана. Баскычка чыгып, озак-озак күккә карап тора, көненә дүртәр-бишәр кат ындыр артларын, инеш буйларын әйләнеп кайта. Кайта да намазлык өстенә менеп утыра.
Монысына Зарифның әллә ни исе китми дә әле китүен. Картка быел йөз яшь тула. Йөз яшь!.. Анысы да әле үз исәбе белән генә. Үлү-тууларны теркәп барган кәгазьләр кайчандыр иске мәчет янганда көл булып күккә очкан. Бабайның үз хәтеренә ышанып кына соңрак метрика язып биргәннәр. Кем белгән, чын дөресе әллә йөз яшь, әллә йөз ун, әллә тагын аннан да артык...
Теге кем әйтмешли, дөнья белән алыш-биреше беткән чукрак картның намаз укуы кем өчен гаҗәп булсын!

Әмма менә болай мәчеткә җыенган кебек олы кубып каядыр әзерләнә башлагач, Зарифның күңеленә шом төште. “Әллә хәтере чуала башладымы юкса”, - дигән уй килде аның башына.
Картны ул ишек төбендә туктатып, колагына иелеп кычкырды:
- Кая җыендың болай, әти?... Кая җыенуың дим? Чәй әзер бит, утыр, ашап алыйк.

Әллә ишетте Кыяметдин бабай улының сүзләрен, әллә ишетмәде... Кулын колагына куеп, тыңлагандай итенде дә, һичбер җавап кайтармыйча, чыгып китте.
Икенче көнне тагын шул ук хәл кабатлангач, Зариф, тәмам пошынып, әтисе артыннан күзәтә китте.
Капкадан чыгуга Кыяметдин бабай тыкрыкка борылды. Ындыр артында үскән яшь каен күләгәсенә барып, намазлыгын җәйде.
Бу юлы Зариф әтисенә сүз әйтмәде. Хәтерен калдырудан куркып, аңа күренмичә, алдан ук кайтып китте. Әмма бер-ике көннән, картның тагын чыгып китәргә җыенганын күргәч, түзмәде:
— Нишләп йөрисең син, әти? — диде ул, картның колагына ук иелеп. - Кеше көләр бит! Намаз укыйм дисәң, әллә сиңа урын тармы?! Әнә бит, мәчет чаклы өең бар, берүзеңә бер як, рәхәтләнеп укы.

Көлкегә калдырасың бит болай мине. Бер әтисен сыйдырмый башлаган икән, диярләр.
Кыяметдин бабай улын сабыр гына тыңлап торды, ләкин бу юлы да, ләм-мим сүз кайтармыйча, үз юлына китте.
“Ишетмәде, ахры. Колагы бөтенләй томаланып җиткән!” - дип уйлады Зариф.
Әмма Кыяметдин карт аның сүзләрен ишеткән дә, аңлаган да иде. “Нинди ваемсыз балалар соң болар! - дип борчылып уйлады ул тыкрыктан төшеп барышлый. — Ил өстенә афәт килгәнен күрмиләрме әллә юкса?! Бала-чага шул, ни әйтмәк кирәк...”

Зариф — Кыяметдин бабайның бердәнбер улы. Аңа да инде тиздән алтмыш тула. Ләкин карт алдында ул барыбер бала хөкемендә. Кадерле бала, соңгы бала. Башкалары инде күптән үлеп бетте. Ике өлкән кызын, ике сөлектәй улын ваба кырып салды. Бер кызы, буйга җиткәч, ачлык елны вафат булды. Шул ук елда өч яшьлек сабыйлары, күзгә карап, ачка тилмереп үлде. Аналары мәрхүмә акылыннан язды. Чүпрәккә төргән бәләкне бала итеп, бишек җыры җырлый- җырлый, шуны кулында тирбәтеп йөрде.

Нинди генә кайгы-хәсрәтләр күрмәде Кыяметдин карт үз гомерендә! Әмма ачлык афәтеннән зуррак афәт күргәне булмады. Шунлыктан гомере буе иң курыккан, иң нык тетрәнгән нәрсәсе — ач бала кайгысы, ач бала фаҗигасе иде.

“Я алла! Ничек аңламый соң бу Зариф? - дип баш ватты Кыяметдин бабай. — Балалары бар лабаса, ажгырып ачлык килә! Ачлык! Инде менә ничә ел булганы юк иде бит мондый хәвефле җәйнең”.
Картның бу шомланулары бөтенләй нигезсез түгел иде. Җәе генә түгел, узган көзе үк шыксыз килде. Кыш урталарына кадәр әле яңгыр, әле юеш кар явып, гел җепшетеп, җылытып торды. Бер кат яфрак ярган агачлар, яз килде дип алданып, өр-яңадан бөре ачтылар. Шул чак кинәт кенә каты суыклар башланды. Хәтта очар кошлар егылып төште. Көзге яңгыр суларын эчеп туенган, бүртенгән агачлар зәһәр суыктан шартлап-шартлап ярыла башладылар.

Мондый зәмһәрир суыклары артык озакка бармады баруын. Январь урталарында кыш бабай, кинәт дуамалланып, ак сакалын җилпеп җибәрде. Төннәр буе котырынды, биеде, дулады. Ихата буйларына, абзар-кура тирәләренә сыртлап-сыртлап кар көртләре өйде.
Кары мул төшкәч, Кыяметдин бабайның күңеле бераз күтәрелгән иде. Тик... теге суыклар вакытында арыш уҗымы тоташтан өшегән булып чыкты.
Анысына халык бик аптырап калмады калуын. Ул җиргә бер атна дигәндә бодай чәчеп чыктылар. Рәхәт, йомшак язгы күкрәүләре белән яшь уҗымнар өстенә ләйсән яңгыр да явып узгач, тагын тынычланган иде карт. Әмма юкка гына куанган икән. Беренчесе - соңгысы шул яңгыр булган, ахры. Менә инде ай ярым буе ник бер тамчы тамсын! Иртәдән кичкә кадәр кояш кыздырып, мич авызыннан өргәндәй, кайнар җил исеп тора... Басулар тәмам сусады, җирләр яргаланып бетте. Игеннәр серкә очыра алмыйча ук саргаеп, көеп калдылар. Хәтта урам буенда үсеп утырган агачлар да әлсерәп төште. Июль башында ук бакчаларга, урманнарга көз төсе керде.

Бу хәл авыл халкының күңелен борчый иде, әлбәттә. Тик берәү дә Кыяметдин бабай кебек ач үлем көтми, берәү дә аның кебек кырга чыгып, яңгыр теләп, намаз укымый. Картның шуңа эче поша.
Өстәл янына ашарга утырган саен һаман бер үк нәрсәне уйлый. “Менә бит ничек мулдан кыланалар! Өстәл тактасы сыгылырлык итеп турыйлар ипекәйне, - дип эченнән сыкрана ул. - Кара көнгә сакларга иде бераз. Нәрсәгә шулай ышаналар соң болар?! Сәер шул, бик сәер хәзерге яшьләр!”
Башына шундый уйлар килгәч, тамагыннан аш узмый, төннәрен күзенә йокы керми.
Шулай җәфалана торгач, көзгә таба шактый бетәште бабай. Ул инде быелгы хәвефле елдан исән калу турында уена да китерә алмый. Хәзер алың күңелен бөтенләй башка уйлар борчый... Ничек булыр? Җеназасын укып чыгучы табылырмы? Рәтләп җирли алырлармы?.. Әнә бит теге ачлык елларда... Мәетләр атналар буе күмелми аунал ятты. Ач кешенең кабер казырлык егәре дә булмый... Кышы салкын килеп, туңы да тирәнгә китсә...
Һәм Кыяметдин бабай хәстәрен алдан күрергә булды. Шулай бер көнне, Зариф ат җигеп эштән кайткач, аңа каршы чыгып, арба янына килде.
- Тугармый тор атыңны. Илтми тор. Тиз генә барып кайтасы җирем бар, - диде ул. - Сал әле арбага бер-ике кочак салам... Әйе, әйе, салам сал дим. Бәрәңге чокыры өстенә каплый торган карама кабыкларын да китер...

Зариф күпме төпченсә дә, карт башка сүз әйтмәде. Кушкан нәрсәләре төялеп беткәч, арбага менеп утырды.
Зариф үзенең җиденче класста укый торган улы Зөфәрне чакырып алды:
- Бабаң каядыр бармакчы була, Җәмил картларгадыр, мөгаен, — диде ул аңа. — Бар, күз- колак бул. Калдырып китмә. Үзең алып бар, үзең алып кайт, ишетсен колагың!
Ләкин Җәмил картлар урамына борыла башлагач, Кыяметдин бабай дилбегәне тартты:
- Кая барасың?.. Типтәр очына алып бар, зират ягына.
Малай аптырабрак торгач, дилбегәне бөтенләй үз кулына алды. Авыл башына чыккач, атны зират капкасы алдына илтеп туктатты. Аннары үзе зиратка кереп, карчыгы кабере янында бер урын сайлады.
-    Әйдә, улым, төшер кабыкларны. Саламны да шунда илт.
Бабай, бик тәфсилләп, карчыгы кабере янындагы буш урынга салам түшәде. Эшен төгәлләгәч, тагын Зөфәргә дәште:
-    Капла кабыкларны салам өстенә. Ипләп капла! Кар керерлек, туң үтәрлек булмасын. Миңа кабер казыганда халык рәнҗемәсен!..
Шул көннән соң карт, бу фани дөнья белән алыш-биреш бетте дигән кебек, бар нәрсәгә битараф булып калды. Сиңа да башка әйтер сүзем юк дигәндәй, ходайга да ялвармый. Я көннәр буе урын өстендә ята, я баскычка чыгып утыра да үзенең бетмәс-төкәнмәс уйларына чума.
Авылдашлары аның турында:
- Бу карт чынлап торып теге дөньяга җыенды, - дигән фикергә килделәр. Ләкин...
Ләкин һич көтмәгәндә бабайга җан керде.

Әбиләр чуагының соңгы көннәре. Карт, көзге кояшның сүрән нурларына йөзен куеп, баскычта йокымсырап утыра. Шул чак капка ачылып китте дә ишек алдына йөк машинасы килеп керде. Бер яшь кыз белән бер егет көлешә-көлешә машинадан капчык бушата башладылар.
Кыяметдин бабай башта, гаҗәпсенеп, утырган урыныннан гына карап торды. Аннары, кузгалып, якынрак килде. Капчыкларга таягы белән төртеп-төртеп карады, куллары белән капшады.
- Нәмәрсә бу, кызым? Кемгә?
- Бодай, бабай, бодай. Сезнең двурга кергәч, кемгә булсын инде!

Картның йөнтәс кашлары өскәрәк күтәрелде. Ул, ниндидер авыр мәсьәлә чишкәндәй, озак уйлап торды.
- Бодай дисеңме? Безгә дисеңме? Шушы бөтенесеме?..
Ул калтыранган куллары белән капчык авызын чишәргә кереште, ләкин булдыра алмады. Әлеге егет чишеп бирде.
Карт үзенең корыган ботак-тармактай ябык кулларына бодай учлап алды, күзләренә ышанмагандай, озак карап торды, аннары әкрен генә капчыкка агыза башлады.
- Ипекә-әй! Сөбханалла! Сөбханалла!.. Балалар ачка үлми икән болай булгач, ходайга шөкер! Ходайга мең шөкер!
— Ни сөйлисең, Кыяметдин бабай! — дип көлде егет. - Хәзерге заманда ачка үләмени кеше!
— Җәе бик хәвефле ие бит! Ничек кенә җаен чыгардыгыз соң, хикмәти хода?
Бу сүзләр егеткә тагын көлке тоелды.
- Гел ходайга гына ышанып тормыйбыз бит, бабай! Үзебез дә бераз кыймылдыйбыз. Җире ничек эшкәртелә, ашламасы күпме керә!
— Алай икән, алай икән... Мал-туар гына кырылмаса инде...
— Кырылмас, бабай, курыкма. Элекке замандагы корылык түгел бит... Курмы да бар, икмәк тә... Себер дә, көньяк районнар да ярдәм итә.

Кыяметдин бабай тагын озак кына уйланып торды, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
“Менә ходайның хикмәте! Аңламассың хәзерге халыкны, - дип уйлый иде ул. - Көньяктан да җибәрәләр, диме. Бурычка микән соң?.. Үзбәк ягында җир тетрәү булгач, стуҗин малай, ялын ташлап, җәй буе шунда барып эшләгән иде. Шуның өчен җибәрделәр микән әллә?.. Шөкер ходайга! Меңнән мең шөкер!”
Бу көнне карт тамагына умыртып ашады. Аның йөзе нурланып китте. Колагы да ничектер яхшырак ишетә башлаган кебек булды. Өстәл янында сүзгә кушылып, хәтта балаларны шаярткан булып утырды. Ашап туйгач. Ак тәпине дисбесе белән уйнатты.

Икенче көнне иртә таңнан Зариф ат җигеп кайтканда, бабай инде ишегалдында иде.
- Кайттыңмы? Ашап чык, әйдә! - дип каршы алды ул аны. - Килен бик тәмле каз шулпасы пешергән. Ашык-пошык ашама, йөрәгеңә ятмас... Атыңны үзем карап торырмын...
Ләкин... Зариф ашап чыкканда, Кыяметдин бабай каядыр китеп югалган иде. Капка баганасына бәйләп куйган аты да урынында юк...
Зариф, аптырап, урамга чыкты, тыкрык башларыннан карап килде...

Кешеләрдән сораштырыйм дип кибет янына таба барганда. Типтәр урамы чатыннан атка утырган Кыяметдин бабай үзе килеп чыкты. Арбасына салам төягән, карама кабыклары салган. Кәефле генә юырттырып кайта.
- Кар астында череп ятмасыннар әле... кабыкларны әйтәм, - диде ул, арбасындагы йөгенә ымлап. - Бәрәңге чокырына капларга кирәк булыр. Кышы салкын килеп, туңы да тирәнгә китсә дим... Әйдә, бахбай, теркелтә! Кайткач бирем бер көлтә!.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy