Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Ертык яулык

​Ертык яулык

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
27 апреля 2017
1395 карау

(хикәя)

               Әнисе карчыкның хәлен белергә кайткан Суфия авылга төштән соң, яңа явып үткән җәйге яңгырдан соң килеп керде. Туган якның болай да баллы һавасы яңгырдан соң тагын да җиңеләеп киткән. Юл буенда үскән хәтфә үләндә, кайттыңмы, дип иелгәндәй ботак тибрәтеп утырган яшел тирәкләрдә бала күз яшедәй чиста тамчылар ялтырый. Чем-кара туфрак та, ям-яшел басу-кырлар да, дымны кирәгенчә алып, канәгатьләнгән, сөенгән төсле. Чит җирләрдә яшәп нинди генә матур урыннарны күрсәң дә, үз авылыңнан да гүзәлрәк җир бармы икән?! Үз авылың гына, очына килеп керү белән, күңелдә әйтеп бетермәслек бәхет катыш сөенеч уята. Насыйп булгач, менә тагын кайттым сиңа, авылкаем! Ә син, бер урамлы кечкенә авылым, яше арта барган кешеләрең кебек инде олыгая киләсең... Кайчандыр бик биек күренгән йортларың тәбәнәкләнә төшкән... Күп кенә өйләр буш тора. Шулай да авыл баласы өчен синнән дә якынрак, синнән дә тансыграк урын юк! Яшь арта барган саен туган якка, авылга кайтып урауның әһәмияте, хәҗәте арта икән. Чөнки олыгайган акыл өчен авылның да кадере көннән-көнгә үсә бара. Суфия ашыкмыйча җай гына атлады. Менә бу төштә авыл капкасы иде. Ничә тапкыр әни колачыдай киң ачылып каршы алган, аннан елагандай шыгырдап озатып калган авыл капкасы... Кемдер әйткәндәй, булмасаң да инде урыныңда, урының бар, авыл капкасы... 
           Авыл очындагы йорттан буш бидрәләр күтәреп хатын-кыз чыкты да Суфиянең юлын кисәргә кыймыйча туктап калды. Картайса да, гәүдәсе кәкрәйсә дә Суфия аны таныды. Гафия апа күп еллар клуб мөдире булып эшләде. Кешеләрне үз янына туплый, җыя белде. Белемсез-нисез шушы гади авыл хатыны моңлы тавышы, үзәкләргә үтәрлек итеп җырлавы белән алдыра иде. Суфия аның белән хөрмәтләп күреште. Хәлен-тазалыгын сорады. Ачык йөзлелек ул гомерлек сыйфаттыр, ахры, еллар гына аны җуя алмыйдыр. Алчак күңелле Гафия апа Суфиягә карап тешсез авызын ерып рәхәтләнеп елмайды. Бераз сөйләшеп торгач, Суфия ары атлады. Аңа тагын берничә авылдашы очрады. Һәрберсе белән Суфия җылы итеп исәнләште. Карт-корының аркасыннан сөеп китте, хәер-фатиха алды. 
         Авыл уртасына җитәрәк, калай түбәле зур гына йорт янындагы эскәмиядә утырган Миңниса карчыкны күреп, Суфиянең аяклары сөрлегә язды. Авыл кунагы буларак, әдәп йөзеннән янына барып кул биреп күрешергә, башкаларны сөйгән кебек аркасыннан кагып булса да китәргә кирәк иде. Тик Суфияне аяклары тыңламады. Ул Миңниса карчыкка баш кына какты да ары атлады. Әби аның биргән сәламен алдымы-юкмы, Суфия күрмәде, тик Миңнисаның безле карашы хатынның арка миен чәнчеп авырттырды. Ул үз-үзенә хәтта аптырап, үзен җиңелчә шелтәләп тә куйды. Кара әле, балачак үпкәсе әле булса онытылмаган! Шулай ярыймы соң инде?! Миңнисаны очрату хәтта авылга кайту, тиздән әнисен күрү шатлыгына да бераз күләгә өстәде кебек. Юк инде! Әни хәтле әнине кочу бәхетен Миңниса гына киметә алмас! Ә шулай да бер мизгел эчендә күз алдыннан бик күп еллар элек булган вакыйга үтте...
              Суфия белән Фәвәрия балачактан бергә уйнап үстеләр. Җәйләрен су буендагы йомшак үләндә бергә бәбкә сакладылар. Онытылып уйный-уйный, олы суга төшкән бәбкәләрен югалткан, елый-елый эзләгән чаклары булды. Кышларын пәлтә чабулары бозланып катканчы таудан чана шудылар. Фәвәриянең ата-анасы хәлле генә кешеләр, кызлары, катыргы сөйрәгән Суфиядән аермалы, кибет чанасында гына шуды. Миңниса кызын да, ике улын да башка авыл балаларыннан аерылып торырлык итеп киендерде. Ире колхоз бригадиры булгач, Миңнисаның борыны күккә карамый, кая карасын? Фәвәрия дә әти-әнисе белән горурлануын яшерми иде. Ә Суфиягә тормыш көтә белмәгән эчкече атасыннан гарьләнергә генә кала иде шул. Өч-дүрт такталы җил капка да аларда гына калды, аварга торган такта түбәле черек йорт та авылда бер генә. Кызның кигән киеме дә Фәвәриянекеннән бик ерак тора. Суфия әнисенең “уфалла” арбасын тарткандай аяк терәп тормыш йөген тартканын бәләкәйдән күреп үсте. Кул арасына керә башлау белән, кызчык апасы белән чыпта суга башлады. Кысан гына кара мунчага әниләре чыбык-чабык, чүп-чар ягып әз-мәз генә җылы җибәрә дә, мәктәптән кайткач кызлар шунда кыш буена юкәдән чыпта (лента) сугалар. Суфия апасына юкә тасмаларны ярып әзерләп бирә бара, апасы ике дивар арасына тарттырылган юкә тасмаларны агач кылыч аша үткәреп, ялт-йолт кына чыпта суга бара. Киңлеге карыш ярым, озынлыгы егерме биш метр юкә чыптаны агент берничә сумга сатып ала. Шул акчага әниләре аларны киендерә, ашата. Юкә кабыгын буага батырып, җәй буена мунчала чыгаралар, ягъни чыптага чимал әзерлиләр. 
            Апасы белән гадәттәгечә дәртләнеп җырлый-җырлый “акча эшләп” яткан бер көнне, кара мунчаның ишеген каерырлык итеп ачып, алар янына Миңниса килеп керде. Ике яшүсмер кызга сәлам бирүне кирәк санамады, керү белән Суфияне бозлы карашының сөңгеләре белән чәнечте дә ирләрчә яман сүзләр белән сүгә дә башлады: “Син, юньсездән туган юньсез, аңгыра, нигә минем кызымның яулыгын ерттың? Оятсыз! Җир бит! Сезнең яхшы әйбер күргәнегез бармы да күрәсегез бармы?! Атаң-анаң хәерче! Атагыз юньсез, эчкече. Черек үпкә, хәчтерүш Зәвирдән яхшы бала туамы соң? Ниемә үрчетәләрдер инде сезне?!” Гаебен тоеп башын игән кызның дәшмәвен күреп, Миңниса кызганнан-кыза барды. Әйтмәгән сүзе калмады. Эттән алып эткә салып сүкте. Күзләренә яшь тыгылган Суфия берни дә күрмәде, бары тик юкә тасмаларны калтыранган куллары белән генә тойды. Фәвәрия белән куыш уйнаганда ахирәтенең яулык очын ялгыш әз генә ерткан иде шул. Еш-еш типчеп, тегеп тә биргән иде дә бит. Үзе дә берничә көн усал телле, кайчан карасаң да ачулы чырайлы Миңнисадан куркып йөргән иде. Давыл үтте, дип сөенеп йөргәндә, менә бит, баштанаяк китереп каплады. Рәхимсез Миңниса, шул яулык очын сәбәп итеп, унике яшьлек кыздан бар дөньясы өчен үч алды. Авыл хатыннары бригадир хатыны дип тормый, авызыңны яба. Ә монда, яшүсмер бала алдында, еллар буена җыйган агуыңны рәхәтләнеп түк тә түк! Әниләре дә өйдә юк чак туры килде, яклаучы да юк бахыркайны. Туйганчы хаксызга кимсетте, кыерсытты. Кәнтәйнең кем икәнлеген дә аңламаган Суфия үзенең “кәнтәй” икәнлеген дә белде. Ач корсак, әтрәк-әләм, хәерче... Аларны әйтеп торасы да юк. Минем балам! дип күкрәк какты, кеше буласың юк, дип бәхетсез кызны бетереп ташлады. Аягы пычрак – өйне пычратыр, теле пычрак – кешене пычратыр. Каршы сүз әйтә алмаган кызны нәсел-заты белән сүкте-сүкте дә мунча ишеген җимерерлек итеп шапылдатып чыгып та китте. Тау хәтле байлыгы була торып, бала шуклыгы аша күргән шул кечкенә зыянны Миңниса кичермәслек зур күрде, тавыш-ызгыш кузгатты. Ачу ачу китерер, ачу шайтан китерер. Ә Суфия бу көнне башкача эшли алмады. Печән тулы сәндерәгә менде дә, караңгы төшкәнче, туңганчы шунда сулкылдап елап утырды. Күз яше җиргә тамса да кипми, дигәннәр... Апасы менеп сеңлесен жәлләүдән елады. Мәңге айнымаган әтиләреннән оялуын белгән кебек, зәһәр телле Миңниса аның бик авырткан җиренә басты шул. Ата гаебе өчен балага җавап тотасы түгел, шулай да шул булдыксыз, хәмердән айнымаган, “адәм актыгы” атаның баласы булуы хак шул. “Кәнтәе” дә кемдер, билгесез. Яхшы кыз түгел инде... Үсмер кызчык, гаебе кечкенә булса да, бу зәһәр хатын алдында бик тә көчсез иде шул. Бетереп ташланган Суфия әнисенә дә зарлана алмады. Ахирәтенең яулык хәтле яулыгын ерткан өчен үзенә әнисеннән тагын эләгәсен белә иде. Шул көннән башлап, ике ахирәтнең арасы бозылды. Суфия партадаш Фәвәрия яныннан бүтән урынга күчеп утыртты. Яхшы укыган кыз башкача аңа күчертмәде. Берни булмагандай кыйланган Фәвәрияне үзеннән тиз биздерде. Ертык яулык ике кыз арасындагы дуслык җебен дә кисте. Гаеп онытылыр, сабагы онытылмас, дигәннәр шул. 
           Балачакта безне кем генә тиргәмәгән дә, кем генә хаксызга кыерсытмаган? Ул җәбердән алган үпкәнең күбесен вакытның шифалы ләйсән яңгырлары хәтердән юган, җуйган. Ә бик тә юкка гына авыр итеп рәнҗетелү, хәтер түреннән калкып чыгып, йөрәкне көйдереп ала икән шул. Ачу китсә дә, җәрәхәте калыр, димәсләр иде. Кары китсә дә, бозы китми. Әнисе янына кайтып барган Суфия, күңеленә гомерлеккә уелып калган ул вакыйганы күз алдыннан кичереп, үзен, унике яшьлек бәләкәч кызчыкны, тагын бер кат кызганып куйды. Синме соң инде шундый сүзләр ишетерлек акыллы бала?! Балачак шуклыгы өчен бик зур, бәрабәрсез җәза биргән иде шул Миңниса. Кул белән түгел, сүзе белән үтерде. Кызның бар нәрсәне якын алган йөрәге шул кыерсыту салган яралардан бик озак терелде шул. Кыз бик озак кимсенеп йөрде. Бүген, Миңнисаны күргәч, үзен, еракта калган яклаучысыз кызчыкны жәлләде, ә күзләре олыгайган Миңнисаның бәхетсезлеген күрми калмады. Бик иртә ирен, ике улын вакытсыз югалткан, бетеренгән чирләш ялгыз карчыкны кызганырга гына кала. Сабый күз яше төште, дип, аның бәхетсезлекләрен Суфиянең һич кенә дә үз өстенә аласы килми. Әче, усал теле, зәһәр холкы белән Миңниса гомер буена күршеләрнең дә, авыл халкының да үзәгенә үтте. Бер Суфия генә рәнҗемәгәндер аңа. Языкның азагы иясен табар, дигәннәр... Мескен хәлдә утырган карчык үз әшәкелекләрен оныткандыр да, Аллаһ онытмыйдыр шул. Кәнтәй дигәннән, Суфия, шөкер, аның кемлеген әлегәчә белми. Белергә дә язмасын. Аталарының кемлеген дә исләмичә ике бала тапкан Фәвәрия үз тәҗрибәсе, үз ялгышлары аша аның кемлеген белә кебек... Аннары, үскәндә гарьләнгән атасын бүген бер күрергә зар булган Суфия әле аңардан тезләнеп гафу сорар иде. Кая соң?! Атай карт күптән юк шул инде... Бала үз ата-анасына казый була алмый. Яхшымы, яманмы атасы аны үстергән, кеше иткән. Бала акылы моны ул чакта каян аңласын? 
           ...Ашкына-ашкына туган йортының капкасы янына килеп җиткәндә, Суфия күңелен биләгән күләгәле хәтирәләрдән арынган иде инде. Дөньяда иң газиз кеше – әни хәтле әни белән күрешергә торганда йөрәктә бәхет катыш куанычтан башка тойгыларга урын каламы соң?!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy