Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Кышкы былбыллар. № 2.

Кышкы былбыллар. № 2.

Кояш ТИМБИКОВА
Кояш ТИМБИКОВА
26 апреля 2017
1399 карау
Башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4841

— Әй, былбыл! Нинди шаярту булсын — мин бит авылга кайтып килдем. Ни бар акчамны кайтардым. Йорт яңартырга йөрим бит мин. Анда туган-тумача күп минем. Акчаңны алданрак кайтарсаң, кирәк-яракларны барлый торырбыз дигәннәр иде. Миңа Мәскәү кирәкми, үзләренә булсын! Өй өлгертерлек акча гына җыелсын — үз авылыбызга китәм! — Егет, ялт иттереп, Мөнҗиянең күзләренә текәлде. — Ялгыш ычкынды, былбыл: “китәм” түгел, китәбез, Аллаһы боерган булса, китәбез, шулай бит?!
 
— Ярар! — Мөнҗия ризалык бирүен сизмичә дә калды. Әле шул ризалыгын тагын да ныгыта төште. — Соң, алай булгачыннан минем акчаларны да кайтарасың бар иде, мин дә бит бушка эшләп йөрмим...
 
Шунда Мөнир авылдан алып килгән сәер яңалыгын әйтте:
— Беләсеңме, авылда мин тагын бер былбыл таптым, — диде. — Нурҗамал исемле. Аның егетен иртәгә туй дигән көнне сугышка алганнар. Әйләнеп кайтмаган. — Мөнир тирән сулап куйды. — Менә сиңа — былбыл. Шундый чибәр, уңган, үзе тол кыз хәлендә калган. Бу сугыш безнең кешеләрнең кирәген бирде.
 
...Хәтер сукмагының иң четерекле турысына килеп җиткәнен чамалап, Мөнҗия ыңгырашып куйды. Нурҗамалның гомерлек көндәшкә әйләнәсен башына да китермәде бит ул. Егетнең аны “тагын бер былбыл” дип атавына да, соңыннан әйткән зур-зур сүзләрен дә елмаеп кына тыңлады.
 
— Беләсеңме, былбыл, — дип, хәлне тирәннән аңлатырга тырышты Мөнир. — Мин кичләрен клубка чыктым. Күрсәң ул авылның бетерешкәнен — исең-акылың китәр. Кая карама — ятим дә тол, күзләрендә мөлдерәмә яшь. Юк ашарга, юк киярләренә. Иң авыр эштә әнә шул Нурҗамал-былбыл кебек кызлар да хатыннар. Ирләр — юк дәрәҗәсендә, калганнарының да йә аягы, йә кулы өзелгән, бер йомышка да ярамыйлар. Мин Нурҗамал-былбылга авылга кайтуымның беренче көненнән башлап, гомеремнең соңгы минутына кадәр, кулдан килгәнчә, булышырга, ярдәм итәргә, ташламаска вәгъдә бирдем.
 
“Вәгъдә” сүзе Мөнҗияне сискәндереп җибәрде:
— Пәрәмәч! Аңа вәгъдә биргәч, мине кая куярсың, абый?
— Ашыкма! — диде егет. — Тыңлап бетер. Мин бит аңа өйләнәм, димәдем. Ялгыз итмәм, дидем. Өйләнердәй былбылым әлегә Мәскәүдә калды, анда Мөнҗия-былбылым бар, дидем.
Нәкъ шулай булып чыкты да. ЗАГСка барып язылыштылар, Мөнир фатирында кечкенә генә мәҗлес тә ясап алдылар. Фатир хуҗасы, үзебезчә булсын дип, Коръән укучы кеше дә чакырган иде. Никах укыттылар. Аннары Мөнҗия дә бу фатирга күчеп килде. Авылга кайтып киткәнче алар ирле-хатынлы булып яшәргә өйрәнеп җиткәннәр иде инде. Аларның авылга кайтуларын исә Мөнирнең әнисе, кечерәк туганнары гына түгел, Нурҗамал да көтеп алган булып чыкты. Мөнҗиянең каенанасы белән дуслашып куйган, яшь киленне каршыларга кирәкле хәстәрләрне дә күрешкән. Мәскәү белән ике араны бөтенләйгә өзеп кайткан яшь гаиләне, заманына күрә, сый-хөрмәт белән каршыладылар. Нурҗамал мунча да ягып куйган иде.
 
Шуннан китте дә китте: Мөнирләр өендә Мөнҗия белән Нурҗамалның рәттән торып, бер-берсенә тел-теш тидермичә аралашып йөрүе гадәткә әйләнде. Алдан барын да белгәнгә күрә, Мөнҗия-бичаракай берәүгә дә һичнинди каршылык күрсәтмәде, каш җыермады, каты сүз ычкындырмады. Аның үз хәле үзенә җиткән — бала көтә. Мөнире башлап җибәргән яңа йорт төзелешенә дә әллә ни ярдәм күрсәтә алмый. Нурҗамал исә ат урынына җигелеп эшли. Эшли-эшли дә, көтүләр кайтыр вакытны чамалап, терлекләрне каршылыйсы бар дип, үз өенә китеп бара. Бер караганда, бу мөнәсәбәтләрдә һичнинди гөнаһы да юк кебек иде, тик авыл халкы аңлап бетерә алмады. Һәр чатта, һәр ике хатын басып торган җирдә Мөнир белән Мөнҗия турында гайбәт куерды: “Мөнир ике хатын белән яши икән”, — дип, хәйран калып сөйләргә тотындылар.
 
— Исең китмәсен! — Мөнирнең Мөнҗияне тынычландырырга теләп әйткән сүзе шул гына. — Мин бит сиңа хыянәт итеп йөрмим, беләсең бит — исең китмәсен!
 
Мөнҗия эндәшми. Нәрсә дисен: алдан барын да белеп кайтты бит ул, Мөнир бернәрсәне дә яшермәде. Вакыт-вакыт ире белән Нурҗамалның бер-берсеннән күзләрен ала алмый карашканлыкларын да сизгәли Мөнҗия, тик моңа таянып кына ризасызлык күрсәтә алмый. Адәм балаларының күзләре карар өчен яратылган, күз карашын кем тыйсын? Нурҗамал күренмәгән көннәрдә Мөнҗиягә рәхәтрәк. Андый чакта хатын үз иренә үзе генә хуҗа. Бу, сирәк эләгә торган ләззәтле мөмкинлек, аны үсендереп җибәрә, яңа өлгергән иркен, якты өйгә хуш исләр таратып берәр тансык ризык пешерергә тырыша, каенанасына да берәр яхшылык эшләп калу әмәлен таба, бишектәге балага да, һәм, әлбәттә, иренә дә назлырак була.
 
...Хәзер Мөнҗия үз язмышына үзе хәйран калып ята: ничек түзелгән, ник баштан ук “кырт” кистереп, Нурҗамал белән Мөнир арасына тиешле киртәләрне салып куймаган ул? Гаҗәп: тора-бара аларның яшәү рәвешен үзләре генә түгел, бөтен авыл кабул итте кебек. Мөнҗиягә Нурҗамал турында аны-моны ирештерәселәре килсә, күзләрен дә йоммыйча: “Синең көндәш”, — дип кенә җибәрәләр. “Синең көндәш сарык чалдырган”, “Көндәшең калага китте”, “Көндәшең бәрәңгесен утыртып бетерде”... Баштарак Мөнҗия каршы торып маташты әле ул: “Ник алай дип әйтеп әйтәсең? Нишләп без көндәшләр булыйк, ди? Без үзара дуслар гына, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Сарык чалдыруын да, калага китүен дә беләм. Минем белән киңәшкән иде”, — ди. Ай Аллам! Сабырлык бир!
 
Мөнир кайтканда, Мөнҗиянең кичке чәе, чәй янына бирелә торган кайнар ризыгы әзер иде. Тик ир табын ягына әйләнеп тә карамады. Түргә узды. Узды да көне буе Мөнҗиясе аунаган кәнәфигә ауды. “Ашыйсы килсә, чыгар әле, инәлеп тормыйм”, — дип фикер йөртте хатыны. Андый хәлләр булгалый иде инде. Үпкәләшкән чакларында Мөнир бераз вакыт шулай сөйләшмичәрәк тора да соңыннан, берни булмагандай, эчен бушата. Сүзе саен “былбыл”ны кушып, хатынының да күңелен язып җибәрә. Бу юлы хуҗаның сүзсез ятуы озаккарак сузылды. Мөнҗиянең аны чәйгә чакырмый чарасы калмады:   ^
— Әйдә, чык! Ризык суына бит, — диде.
— Әй, былбыл! Дөнья артыннан куа-куа кешелегебезне тәмам җуябыз икән без. —Карашларын аска текәгән Мөнирнең кыяфәте үк үзгәргән иде. — Бер-береңә ярдәм итешергә дә ярамагач, безнең кеше булып йөрүдән ни бәрәкәт? Нурҗамалның соңгы сәгатьләредер, бәлки. Сине күреп, бәхилләшергә өметләнеп ята, син артың белән киртә җимерәсең. Яшь чакта да болай көнләшмәдең, инде гомернең соңгы талпынышында гына ник шулай сынатырга булдың, ә?
 
Мөнир гел шулай ул: өздереп бер сүз әйтә дә, тын алырга да юл калдырмый, дөреслек гел аның ягында кала.
 
— Ярар инде, — дип куйды хатын. — Алла теләсә, иртәгә барып кайтырмын. Хәзер күрше авылга барып җитәр хәлем юк. И-и, абый-канатым, бу “былбыл”ыңа да җитмеш тулып узды бит. Минем дә сәламәтлек — ташкүлчим. Үзең беләсең, бавыр операциясеннән соң: “Ике кило әйбер күтәрмә, ике чакрым да җәяү йөрмә”, — дип кисәттеләр.
 
— Былбыл! Былбылым! — Мөнир ашый башлаган ризыкларын өстәл уртасына этеп куйды, урыныннан ук сикереп торды. — Былбыл! Нурҗамал-былбыл авылга кайтты бит. Мин баргач ук, врачлар җыелып сөйләштеләр дә: “Аны сырхауханәдә тотуның бер файдасы да юк”, — диделәр. Алып китәргә куштылар. Мин аны алып кайттым. Машина ялладым. Озак эзләргә туры килде...
 
Иренең, Нурҗамал өчен шулкадәр кабынып-янып йөрүе, шул хакта һич оялмый-тартынмый Мөнҗиягә дә сөйләп торуы хатынның әллә кай җирләрендә яшеренеп сакланган көнчелек тойгыларын казып-актарып чыгарды. Кара көйде Мөнҗия. Теш арасыннан ысылдатып кына:
— Яхшы иткәнсең, — диде. — Иртәгә барып килермен.
Мөнир ашау-эчүне түгәрәкләп тормастан, кабат алгы якка кереп ятты. Шул ятуыннан йоклап ук китте. Бераздан алгы якка Мөнҗия дә керде. Мөнире янында урын юк иде аңа. Ул караватка ятты. Гомерләрендә беренче мәртәбә аерым-аерым йокларга ятулары. Гадәттә, иренең тән җылысын тоеп, аның күңелендәге чиксез шәфкатьлелек хисләренә коенып ятканда Мөнҗия тиз үк йокыга тала торган иде. Бу юлы исә йокы дигәнең аның күзенә эленми интектерде. Тәрәзәдән төшкән кышкы айның салкын яктылыгы аны хәтта үчекли сыман. Күзләрен шар ачкан Мөнҗия, ире әйткәннәрне хәтереннән кабат кичерә-кичерә, шул серле нурлар белән бәхәсләшә. “Нурҗамалны яклар өчен ниләр генә әйтеп бетермәде бит, ә? Укыган китапларына кадәр исенә төшерде, ә...”
 
Чыннан да, Мөнҗиянең Нурҗамал хәленә аек акыл белән каравын теләп, Мөнир бер шагыйрьнең поэмасын да мисалга китерде. Мөнир әдәби китапларны күп укый. Бик яратканнарын сатып ала, Мөнҗия дә укысын иде дип, гел күз алдында тота. Тик хатында әлләни зур кызыксыну уята алмый иде шул. Шуңа күрә бу юлы бер шагыйрьнең әсәрен сөйләп-аңлатып бирергә туры килде.
 
— Кара уйларыңнан арыныр өчен сиңа, былбыл, китаплар укыштыргаларга кирәк иде! — диде дә тезеп китте. — Беләсеңме, мин теге юлы алып кайткан китапта нинди поэма бар?! Сугыш чорына, без үскән вакытларга карый ул. Берәү, госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан фронтка китәр алдыннан, үз гаиләсе янына җибәрелә. Өйдәге япь-яшь хатыны белән нәп-нәни малае хәйран калалар, бик шатланалар. Хатын кичкелеккә, ни бар запасын туплап, бәлеш сала, тик аны ире белән кара-каршы утырып ашый алмый, өйгә тол хатыннар кереп тула. Арадан берсе, тәмам әрсезләнеп китеп, хатыннан сорап куя:
— Маһибәдәр, — ди. — Син бәлеш ашарга өлгерерсең әле, минем өйдә бердәнбер өстәлемнең аягы сынды, җибәр әле иреңне, төзәтеп бирсен әле!..
 
Ир китә, өенә иртән генә кайтып егыла. Арыган, хәлдән тайган икән. Маһибәдәр аны ашатып-эчертеп ял итәргә яткыра. Кичен бергәләп чәй эчәрбез дип өметләнә. Тик бу кичтә дә аларга серләшеп утырырга җай табылмый, икенче бер тол хатын фронтовикны, юк йомышын бар итеп, үзенә алып китә. Өченче, дүртенче көннәрдә дә шул хәл кабатлана. Маһибәдәр түзә: “Аларның ирләре әллә кайчан вафат булды, минеке исән бит әле”,—дип, шөкер итеп утыра бирә. Шул рәвешле, үз хатыны белән бер кич тә аулакта кала алмаган фронтовик, ял итү көннәрен тутырып, сугышка китеп бара. Яз җитә. Маһибәдәр, ялгыз казын күтәреп, йорт саен ата каз эзләп йөри башлый. Күрше хатыннары аңа ачуланып карыйлар: “Ата казның егәре үземнең казга да җитми әле”, — дип сукрангалыйлар. Маһибәдәр бу хатыннарда күңел тарлыгын бик авыр кичерә, көйләп йөри башлый: “...Кара инде, мин аларга иремне дә бирдем — кызганмадым аз гына да; ә аларга, минем өчен, жәл тоела бер өтек ата каз гына да...” Мөнир бу әсәрне сөйләгәндә кызып-кызып киткәләде.
— Беләсеңме, көзен теге хатыннарның берничәсе бәби таба. Сугыш азагында үзе дә тол булып калган Маһибәдәр әлеге балаларны үз итеп, аркаларыннан кага торган булып китә. Үзалдына сөйләнә дә икән әле: “Болар бит — минекеләр. Минем иремнең дәвамнары!” — дип, елмаеп-елмаеп иркәли икән балаларны.
 
Бу поэмадагы язганнарны тыңлагач, Мөнҗия иренә кычкырып кына җавап кайтарган иде:
— Нурҗамалны яклар өчен тагын ниләр укыдың? Әйдә, сөйлә барын да! — диде.
 
Хәзер менә, ире белән төрле ятакларга аерылышкач, бу гыйбрәтле китап турында да тынычлап кына уйларга тотынды. “Киң күңелле кешеләр була шул. Ул Маһибәдәргә дә сүз ишеттерми тормаганнардыр, түзгән бит. Миннән ул ка-дәресе үк булмады шул...”
 
Ята-ята тагын бер яңа фикер калкып чыкты. Мөнҗия урыныннан кузгалды. Иренең тирән йокыга чумганлыгына ышангач, ишек ягына үтте. Тышта салкын икәнен белсә дә, авыр киенмәде. Ашыгып ишегалдына чыкты. Абзар капкасы янындагы зур чананы алды да урамга ук атылды. Аның ашыгыч адымнары салкын карны шыгырдата: “Ничек тә өлгерергә, өлгерергә!” — ди кебек.
 
Мөнҗия туп-туры Нурҗамал өенә барып керде.
 
— Кара инде, Нурҗамал апа, нишләп бөтен ишек-капкаларың ачык, бер келәң дә төшерелмәгән?! — Мөнҗия сырхау хатынның ыңгырашуын да, хәл эчендә ятканлыгын да аңламаганга салышты. — Хәзерге заманда ярыймы соң?
— Бер Ходайның үзенә тапшырган инде. — Нурҗамалга сөйләшүләр бик авыр икәнлеге сизелеп тора. — Үзенә тапшырган. Алай-болай берәр рәхимле бәндәсе хәл белешә килсә, аптырап калмасын дидем. Юри ачык калдырырга куштым...
— Ә-ә, — Мөнҗия җиңел сулап куйды. Аңа хәзер әллә ниләр аңлатып торасы калмады, Нурҗамал хәлне үзе үк чишеп бирде. — Ә-ә, аны белгәнсең икән әле! Минем кебек әкрен кыймылдаучылар бар шул. Көн яктысында килеп өлгерә алмадым. Мөнирне көтеп утырдым. Инде менә килдем. — Мөнҗия, ничек тәвәккәлләргә дип, бераз тукталып торды да ашыгып, бар теләген әйтеп ташлады. - Килдем, сине үзебезгә алып китәргә килдем. Араларыбыз ерак, арлы-бирле йөрүе кыен, сиңа күз-колаксыз ятарга ярамый, әлләни кирәк булыр, әлләни үзгәреп куюы бар. Әйдә, әкрен генә җыен, алып китәм. Терелгәнче бездә торырсың!
 
Нурҗамал, ап-ак йөзендәге эчкә баткан, зур зәңгәр күзләрен тутырып, Мөнҗиягә карап торды. Кипшенгән иреннәре, елмаерга теләгәндәй, дерелдәп алдылар. Тел әйләндереп нидер әйтсәм, елап җибәрермен дип уйлап, Нурҗамал ризалыгын белдерер өчен, башын гына какты.
 
— Син булыш әле! — Нурҗамал үз теләгәнен көчкә аңлатты. — Өстемне алмаштырам.
— Ә-әй, нәрсәсен алмаштырып торасың аның?! — Мөнҗия аның хәле бетеп куюдан курка иде. — Минем әллә ничә халат бар, алмаш-тилмәш киярсең җаның теләгәнен.
— Юк, юк! — Авыруның һич кенә дә үз теләгәненнән кире чигенәсе килми иде. — Ильясым янына матур киенеп барам.
 
Мөнҗия, ни уйларга да белмичә, аңа каршы төшеп маташты. — Ильяс түгел, Мөнир, диген.
 
— Нишләп алай диим, Мөнир бит ул — синең газизең, ә Ильяс минем кадерлем иде. Насыйп булмады... Алып бир әле шкафтан, иң арттагы элгечтәге күлмәкне. Үзем теккән идем. Туйда киярмен дип. Парчасын Ильясым бүләк иткән иде. Китте дә югалды. Ичмасам төшемдә генә бер күрим дип, Ходайга ялвара идем. Юк. Еллар буена бер мәртәбә дә кермәде төшемә. Менә әле генә, хәл белешүчеләр чыгып беткәч, азга гына черем иткән идем: каршыма килде дә басты. “Кил инде! — ди. — Көтә-көтә арып беттем”, — ди. Гел үзгәрмәгән, гел шул чая егет. Мин сорыйм: “Кайдан килеп чыктың әле?” — дим, имеш. “Җәннәттән, Нурлы Җамалым, — ди. — Кил, сине дә яныма кертәм, шәһит киткәннәрнең шундый хокуклары бар монда, — ди. — Ялгызың интеккәнсеңдер анда”, — ди. Мин әйтәм, имеш, юк, дим, миңа монда Мөнҗия белән Мөнир булышты. Ялгызлыкның ни икәнен дә белми калдым, пар былбыллар кебек яшәдек, дим, имеш...
 
Мөнҗия күзенә тулган яшьләрен яшерер әмәл эзләде. Башы әйләнде, егылып китмәс өчен ишек борысына сөялде. “Алланың биргәненә шөкер”, — дип куйды.
 
Чанага яткан Нурҗамалны тартып кайту шактый озакка сузылды. Юлы карлы, йөк авыр иде, ә Мөнҗиянең хәле чамалы. Тик ул ниятләгән эшен җиренә җиткерергә кирәклеген аңлаган хәлдә башка һичнәрсә турында да уйламаска тырышып, гел алга баруында иде. Мөнир белән киңәшеп-нитеп тормавын да, бу авыру хатынны ничек тәрбия кылачагын да, хәтта үзенең сырхаулыгын, ике килодан артык әйбер күтәрергә-төшерергә ярамаслыгын да хәтеренә төшермәде. Ходай ярдәм бирде — исән-имин кайтып та җиттеләр.
 
Башта ишек төбендәге кечкенә өстәл янына кара-каршы утырып чәй эчтеләр. Нурҗамалга хәл кереп киткәндәй булды. Аннары Мөнҗия каенанадан соң гел буш торучы йокы бүлмәсенә урын әзерләде.
 
— Әйдә, Нурҗамал апа, ят, йокла тынычлап, калганын иртәгә сөйләшербез, боерган булса, — диде.
 
Үзе кабат алгы якка узды, баягы караватка сузылып ятты. Мөнир һаман да тып-тыныч, “мыш-мыш” килеп йоклавында иде. Мөнҗия тирән сулап куйды. Хәзер инде аның җаны рәхәт тынычлык кичерә. Ул, хәтта салкын ай нурына карап, елмаеп ук җибәрде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy