Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ЙОЗАКЛЫ ЙОРТ

ЙОЗАКЛЫ ЙОРТ

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
20 апреля 2017
1159 карау
(хикәя)
       “Башларыңа ниләр төште, балам, мондый салкыннарда йөрмәсәң?!” Гөләра зәмһәрир суыкта йөгерә-атлый кайтып кергән кызын шул сүзләр белән гаҗәпләнеп тә, сөенеп тә каршыларга яраткан әнисен исенә төшерде һәм адымын кызулатты. Әйе шул, кышның үз хокугын яулаган көчле чагы, холкын күрсәткән вакыты. Суык бабай керпеле бияләе белән борынны да кысып үтә, биттән дә чеметеп китә, колак очыннан да тешләргә иренми. Ә Гөләра суык бабайга бирешергә теләмичә атлый да атлый. Олы юл белән авыл арасының инде шактый өлеше үтелде. Алда иңнәренә челтәр шәлләрен япкан каен кызлары тезелеп баскан утыртмага да күп калмады. Аннан авылга кул сузарлык кына ара. Тау төшәсе генә кала. “Төште шул башкаема бәла, әни, төште шул... – Гөләра күңеленнән әнисе белән сөйләшүен дәвам итте. – Син исән булганда барысы да ачык, барысы да билгеле иде, әнием... Сез бар чакта туган нигезем, алтын бишегем, кайтыр йортым, туганнарым бар иде... Ә хәзер мин олы җиһанда япа-ялгызы калган ятимә үк булмасам да, миңа ата-анасыз, туганнарсыз яшәве бик кыен.“ Аяк астында баскан саен шыгыр-шыгыр кар шыгырдый. Ә Гөләрага “шыгыр-шыгыр” түгел, ә “чыгар-чыгар” булып ишетелә. Эчеңдә тотма, чыгар, бүлеш... Тотмас иде лә ул. Бармы соң аның бүлешерлек, эчен бушатырлык кешесе? “Кем кайгысын кемнәр аңлый, үз башына төшмәсә...” − дип такмаклап җырлый торган иде әнисе. Җырлаган җырыңа хәтле балаңның халәтенә тап килер, бервакыт алдына басар, дип кем уйлаган, әнием!
     Кызу гына атлый торгач, Гөләра каеннар утыртмасын да узды, итәгенә авыл сыенып утырган тау башына да килеп җитте. Аста уч төбендәгедәй күренгән йортларга тау башыннан бер мизгел тын гына карап торды. Сагындырдың, авылым! Өзелеп сагындырдың! Ата-бабам торган җир, кендек каным тамган җир... Әнә тегендә, йөз яшәр тирәкләр арасында, Гөләраның туган йорты. Моннан хәтта кар баскан түбәсе дә күренеп тора. Хатынның йөрәге нәни коштай тыпырчынып куйды. Әллә балам кайткан инде, дип үз күзләренә ышанмыйча, гаҗәпләнүдән һәм сөенүдән бот чаба-чаба каршы алырга әни генә юк... Хәер, менә генә ята бит әтисе дә, әнисе дә, юл читендә генә... Гөлара юлдан берникадәр ара ераклыктагы зиратка табан борылды. Үлүче-китүче күптән булмаган ахры, зиратка табан юл чистартылмаган. Билдән кар ерып атлый торгач, хатын зират коймасы янында тукталды һәм ата-бабаларының, авылдашларының бакый йортына тыштан гына күз салды. Газиз кешеләре ап-ак кар түшәге астында мәңгелек йокыга талганнар. Агачлардан тын гына тәңкә карлар коела. Әнә теге ике калкулык астында Гөләраның әтисе белән әнисе, алардан ерак түгел вакытсыз киткән ике абыйсы ята. Беләләрме икән әти-әнисе кызлары кайтканны? Күрәләр кебек... Әнисе гадәттәгечә җиңелчә шелтәләп тә алыр кебек: “Балакаем, бу салкыннарда йөрмәсәң, көн беткәнмени!” Ә Гөләра күңеленнән генә җавап бирә: “Әнием, кадерлем, елыңа кайтмыйча булдыра алмадым шул...” Тулыша башлаган күңелен тыярга тырышып, ул дымланган керфекләрен сөртеп алды. Юк, ярамый әти-әнисенең рухын борчырга. Тыныч йокласыннар. Кайткач рәхәтләнеп елап алырга булыр әле. Гөләра иреннәрен кыймылдата-кыймылдата әрвахлар өчен белгән догасын укыды. Күңеленнән әнисе, әтисе, аннан абыйлары белән сөйләште. Туган нигезләрен кадерләп саклый алмаганы өчен кичерүләрен сорады. Аяк туңуы үзен сиздерә башлагач кына авыл ягына кузгалды. Монда хәтле өши-туңа кайтып, ата-ана нигезенә якын бармыйча, күз салмыйча китә алмады. 
            Кышкы авыл урамында аңа каршы очраучы булмады. Мичләрдән иренеп кенә төтен чыга. Кешеләр бу суыкта, чәй чөмерә-чөмерә, җылы мич янында утырырга тырыша. Күңеленнән әллә ничә төрле кичерешләр кичерә-кичерә, Гөләра карга күмелеп утырган йортларына якынлашты. Кайттыңмы, кызый, дигән сыман, балачакта ботакларыннан сикергән тупыллар гына, Гөләраны таныгандай, кунак өчен өстән сибелгән тәңкә карларын жәлләмәде. Урам яктагы өч тәрәзәгә Гөләра боегып карап торды. Оясыз сандугач сайрамый, дигәндәй, бик боек шул күңеле. Кайчандыр әнисе яраткан тамчы гөлләр савытына Зөләрә апасы ясалма чәчәкләр тыгып куйган. Зират чәчәкләре... Тәрәзәдә чит пәрдәләр. Элек көлеп торган йортның күзләрендә бушлык. Алай гына да түгел, караңгылык. Әллә түбәдәге кардан, әллә сагышыннан йорткай иелгән, җиргә сеңгән кебек. Көрт баскан өй янына якын барырлык түгел иде. Шулай да Гөләра, карга бата-чума капка янына килеп, аны этеп караган булды. Хатын койма ярыгыннан ишек алдына, йортка күз алды. Ишек алдында биек кар ята, кеше йөргән эзләр күренми. Йорт ишегендә дә, абзар-мунча ишегендә дә авыр йозаклар эленеп тора. Шул амбар йозакларын күрмәс өчен әллә ниләр бирер иде Гөләра! Туган йортының бусагасы аша атлап керер өчен әллә ниләр бирер иде! Юк шул! Ике апасы бикләп алганнан бирле аңа бу йортка сукмак ябылды. Ата-баба мирасы, ата йорты ызгышлы дөнья малына әйләнде. Ниндидер үзләре уйлап чыгарган тәртипкә, хаклыкка ышанып, Зөләра белән Диләрә уртак йортка икесенең генә хаклары бар, дип саныйлар. Ә кече сеңелләрен читкә тибәләр, якын да җибәрмиләр. Ярый инде, олы буларак, үзләрен хуҗа да санасыннар ди. Гөләра ата милегенең үзенә тигән өлешен ике туганына бирергә дә риза. Тавышланмасыннар гына иде. Йортка кырык йозак элмәсеннәр иде. Гөләрага да сирәк-мирәк булса да кайтып йөрергә урын калдырсыннар иде. Ызгышып кеше көлдермәсеннәр, халык алдында гыйбрәткә әйләнмәсеннәр иде. Юк бит! Әти-әниләре үлгәннән бирле иң олы апалары Зөләрә җыеп килгән бар агуын сибә, туганнарын еландай чага башлады. Алар исән чагында төп йортның ике энекәшенә язылуын Зөләрә кичерә алмады. Ризасызлыгын белдерсә дә, ата-анасы алдында тавыш чыгарырга базнат итмәде. Марс белән Харис ата йортына көчләрен дә салдылар, вакытларын да кызганмадылар. Икесе килешеп-киңәшләшеп, йортның түбәсен алыштырдылар, капка-койманы рәткә китерделәр, иске мунчаны сүтеп яңаны салдылар. Алар да моны байлыклары артканнан түгел, ә ата-ана сүзен аяк астына салмас өчен эшләделәр. Йорт хәтле йортны рәтләү вакыттан да бигрәк, шактый гына акча чыгымы да сорый. Һәр икесе, гаиләләренең авызыннан өзеп, төп йортны сипләргә чара эзләде. Һәр икесе ата-аналарын азаккы көннәренә хәтле карады. Һәр икесе, төп нигез үзебезгә калыр, бар туганнарны җыя, сыйдыра торган кунакчыл урын булыр, дип хыялландылар. Тормыш без санаганча гына барамы соң ул?! Абыйлы-энеле ике туганның якты хыялларына тормышка ашу насыйп булмаган иде, ахры. Марс белән Харис, сөлектәй ике ир көтмәгәндә бер-бер артлы фаҗигале рәвештә вафат булдылар. Аталары бу вакытта инде дөньяда юк иде, ә әниләре Мәнзүмә карчык бу югалтуны бик авыр кичерде. Дөнья малы кайгысы, тормыш гаме киткән ана тиз арада балалары, ире артыннан иярде. Шулай да киткәндә тиешле васыятын калдырды: “Төп йортны бүлмәгез. Аерылсагыз, бәхет күрмәссез...” Ә Зөләра төп нигезне бүләргә уйламады да. Өч туганның иң олысы буларак, ул үзен монда бердәнбер хуҗа итеп сизде. Аталары күп көч түкте, дип тормады, “хуҗабикә” булуының беренче көненнән диярлек энекәшләренең балаларын да, хатыннарын да йортка кертмәде: “Йөрмәгез монда башымны катырып!” Абыйларының рухын хаклап, туганнарын яклап авыз ачкан Гөләра сеңлесенә дә, Зөләра, туганым, дип тормады, аяк тибеп кычкырды: “Синең дә артык кирәгең юк монда! Әнә ишек, әнә юл!” Апасының авыр холкын белеп, аңа яраклашып яшәгән Диләрә генә йортта кала алды. Туганнар арасыннан кара мәче үтте. Гөләрага, кайчандыр үзенә сыендырып үстергән, җил-яңгырдан, салкыннан саклаган, кайнар ашын, җылысын биргән йортка, кайтып, читтән сагышланып карап торырга гына калды. Әти-әнисенең гомере үткән, аларның тормышын, яшәешен сеңдергән диварларны кереп сыйпау, алар рухына кереп дога уку, корьән ашы уздыру, әни карчык яратканча җылы мичкә арка терәп утыру Гөларага башкача насыйп түгел иде ахры. Ата-анасының рухы каршында да, ходай каршында да моңа хакы бар иде кебек. Тик аның бу хакын дөнья малына туя белмәгән Зөләрә апасы кисте. Гөләра туганы белән ничек тә килешү чарасы эзләде. Әйткәндәй, тузандайны тубалдай итәсе килмәде. Туганнарча яшик, талашмыйк, без бит бер ана балалары, дип өенә барды. Тик Зөләрә яхшылыкны аңламады, сеңлесен һаман читкә типте, үзенекен тукыды: “Мин сезне үстерештем. Йорт минеке!” Булсын да ди. Тик ананың соңгы васыятын хаклап, туган хакын санлап, туганнарча тату яшәргә була бит. Зөләрәнең көнчелеге туганлык хисеннән өстенлек алды. “Синең тормышың болай да түгәрәк! Эшең әнә нинди әйбәт! Әнә нинди ир эләктердең! Ә мин арада бер бәхетсез! Ни ир кисәге айный алмый, ни балам юк!” − дип язмышыннан үч ала алмаганга каһәрләнеп, бер гаепсезгә сеңлесен битәрләде. Әни сине яратты, мине юк, менә хәзер миңа өй аша булса да әнидән өлеш чыгарга тиеш, дип анасының рухын борчырга да курыкмыйча, авыр сүзләр әйтте. Ә Гөләрага калса, аналары аларны бишесен дә тигез яратты, берсен дә аермады кебек. Апасы туганы белән арасын өзәргә сәбәп кенә эзләде ахры. Милек малын туганлыктан да ничек өстен күреп буладыр ул, Гөләра аңламады. Ата малын бүлә алмыйча дошманлашкан туганнар турында ишеткәне бар иде, тик үзем бу көнгә төшәрмен, дигән уйны башына да китергәне юк иде. Зөләрә уртак йортка гына түгел, араларындагы чиккә дә ачып булмаслык тимер йозак элде... Тик, дөнья малын табып була, туганнарны гына табу икеле, дип әйтүче ялгышмаган шул. Илен белмәгән игелексез, халкын белмәгән холыксыз, нәселен белмәгән нәсәпсез хәлендә калмасбызмы соң, туганым?! 
       ...Бер яктан татлы да, икенчедән авыр да хәтирәләргә бирелеп, йозагын ватып керердәй булып, йорты әйләнәсендә күпме зарыгып йөрер иде, Гөләра кызым, синме бу? дигән тавышка сискәнеп, хатын артына борылып карады. Көянтәсенә чиләкләрен тагып, күршеләре Рәфига апа суга чыгып бара иде. Кул биреп күрешкәч, хәл-әхвал сорашкач, күрше карчык Гөлараны үзенә керергә кыстады. Гөлара шатланып риза булды. Суга барып килделәр дә Рәфига карчыкның зур булмаган җылы өенә уздылар, яңа судан чәй куйдылар. Мәрхүмә Мәнзүмәдән бераз гына яшьрәк Рәфига карчык, яше барса да, әле үз көчендә иде. Балалары кыш чыгарга чакырса да, кышларны да ялгызы гына чыга. Хәтта иптәшкә кәҗәсе дә бар. Күрше карчыкны күргәч әнисен күргәндәй сөенгән Гөләра коймак белән сөтле кайнар чәй эчте, әбинең сорауларына җавап бирде. Ике туганы хакында сүз чыккач кына Гөләраның карашына тагын моң иңде. “Кит аннан! Бу хәтле дә булыр икән бу Зөләрә! – дип әби бот чапты. – Тәки кертми бит сине үз йортыңа!” Гөләра бу сүзләргә җавап таба алмады. Бу хакта уйлый-уйлый инде үзенең дә башы каткан иде. “Бөтен авыл шак ката бит бу хәлгә! Бөтен авыл гыйбрәт ала! Инде әйтеп тә караганым булды бу Зөләрәгә, туган хакын санламасаң ходайдан курык, дип. Аңламагач аңламый икән кеше!.. Холкы белән нәкъ дәү әниегез бу апагыз! Нәкъ Мәнзүмәнең мәрхүмә кайнанасы! Шундый ук дөнья малына бик хирыс нәрсә иде. Мәнзүмәгә тормыш көтәргә бер ирек бирмәде. Сез бәләкәй идегез әле, хәтерләмисездер. Охшаса да охшар икән!” 
       Әбинең тәрәзәсеннән үзенең йозаклы йорты күренеп кенә торса да, Гөләрага Рәфига карчыкта рәхәт иде. Хәтта моңа хәтле туктамый сызлаган йөрәге дә бераз басылды кебек. Рәфига карчык күршеләренең рухына багышлап, бөтен шартын китереп дога укып алгач, Гөләра хәер-сәдакасын биргәч, аның күңеленә ниндидер талгын тынычлык кайтты. Әйтерсең дә ул туган йортыннан күршесенә хәер бирергә генә кергән. Әйтерсең дә, тиздән чыгар да, миченә ягып җибәрер, әнисе яратканча мәтрүшкәле чәй куяр... Газиз кешесенең елын корьән укытып, аш үткәреп, төп йортта уздырырга иде дә нияте, барып чыкмады шул. Әниләренең елы икәнлеген белә торып та, Зөләрә белән Диләрә күренмәде. Гөләраны төп нигезгә аяк бастыручы булмады. Ярый инде, бу ямьсез хәл апаларының намусында калсын. Ходай Гөләраның кылган догасын, атап биргән хәер-сәдакасын кабул итсен, ата-анасының, туганнарының каберләрен нурлы кылсын. Апаларыннан аермалы, Гөләра изге бурычын үти белә. 
       Гөләраның туган йортына кайтып керергә теләве шул хәтле көчле иде (чыпчык та бит чыбыгым, ди, карга да бит, каеным, ди), ул хәтта апалары өйне сатып җибәрсә иде, дип тә теләгәне булмады түгел. Чит кешеләр яшәсә, анда еш булмаса да кайтып йөрергә булыр иде... Менә бит ничек! Чит кешеләрдән кайчак туган бирә алмаганны өмет итәсең! Кайчак чит кешеләр туганнан да якын була икән!
     Рәфига карчык кунарга күпме кыстаса да, Гөләра, иртәгә иртән эшкә барасы дип, өенә кайтырга ашыкты. Кышкы көн кыска, автобуска өлгерәсе бар, дип юлга кузгалды. Күрше карчыгы аны авыл очына хәтле озата барды. Йортлары турыннан узганда Гөләра артына әллә ничә кат борылып карады. Кичер мине, туган йортым... Кереп мичеңне яга, идәнеңне юа алмадым. Ата-анама багышлап дога укыта алмадым... Караңгы тәрәзәле йорт үстергән баласының артыннан моңаеп карап калды. Рәфига карчыкның ябык гәүдәсен кочып саубуллашкач, Гөләра, күңеле тулышудан еламаска тырышып, олы юл ягына атлады. Зират каеннары артта ни хактадыр шаулашып калдылар.
     Әллә кайдан өметләнеп кайтып та, туган нигезенең бусагасы аша атлап үтмичә китү җиңел түгел иде әлбәттә. Шулай да Гөләра күңелен кимергән рәнҗү хисен басарга, йөгәнләргә тырышты. Ярамый туганнарга рәнҗергә. Чын яхшының ачуы булса да, үпкәсе булмас, дигәннәр. Нинди генә яман сыйфатлары булмасын, аларда да әти-әни каны ага, алар барысы да бер агачның тамыр- ботагы, аларда да әти-әни җанының бер чаткысы, дәвамы калган. Туганнарына рәнҗеп, үзе дә аңламыйча, әти-әнисенең дә рухын рәнҗетә түгелме соң? Бәлки кайчан да булса ялгышларын, хаксыз булуларын аңларлар. Бәлки бүген аңлаша алмаган өч бер туган кыз да кайчан да булса туганнарча, бер-берсенә терәк булып яшәп китәрләр, кем белә. Рәфига әби дөрес әйтә – хаталанган, ялгышкан апаларының күңеленә мәрхәмәт, миһербанлык салуын сорарга кирәк ходайдан. Дөрес юл күрсәтүен сорарга кирәк. Ә ихлас сораганны ходай бервакыт барыбер бирә ул. Ышанырга гына кирәк. 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy