Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Әләк

Роза Мулланурова
Роза Мулланурова
14 апреля 2017
1685 карау
Миңлегөл итле бәрәңге бәлеше бөреп, мичкә тыгарга гына тора иде, ишек келәсе шылтырады. Борылып караса — исе китте, бусагада ире басып тора, йөзе көл төсле. Күзләрендә ниндидер шом, усаллык, нәфрәт. Хатын каушавыннан табасын идәнгә төшереп җибәрде. Тик ире аңа күз салмыйча юыну бүлмәсенә узды, краннан шарлап салкын су ага башлады. Ул арада хатын ямьшәйгән бәлешне җыештырып, ипләп-сипләп мичкә тыгарга өлгерде. Иртәдән үк күңеле алгысынып, борчылып торды аның, тик яманга юрарга гына хәвефләнде. Хәерлегә булсын, хәерлегә! Өйләнешеп бергә яши башлаганнарына бүген ун ел тулган көн, Миңлегөл иренә алдан сиздермичә бәләкәй генә бәйрәм ясарга, Минсәгыйрен ямьле табын корып каршыларга ниятләгән иде. Өлгермәде. Ире гадәттәгедән иртәрәк кайтып килде.

Йөгереп чәй табыны хәстәрләвен дә өнәмәде.
— Йөрмә... Куй... — Тавышы усал түгел, тик арыган, гаҗизлектән сулыккан кебек. Янтаеп, бөкерәеп утыруы да... Әйтерсең, имгәтеп, кыйнап ташлаганнар. Миңлегөлнең йөрәге кысылды.

Ни булды? Ник сөмсерең коелды? — дип сорады йомшак кына.
— Белерсең... Утыр әле яныма. — Бер читкә кыяр-кыймас бөкшәйгән хатынына ягымлырак карап дәвам итте. — Иркенләп утыр. Җайлап. Сөйләшәсе озак...
Ун ел бер гаилә булып яшиләр инде алар. Тик Миңлегөлнең Минсәгыйрне аңлап, төшенеп бетә алганы юк әле. Сәерме ул, астыртын, үзсүзлеме — монысын да аңлап бетә алмый йөди. Югыйсә тату яшиләр, балалары бар, карап торуга тормышлары ал да гөл, ким-хур түгел, икесе дә эшли, бергә институт тәмамладылар. Миңлегөл инглиз теле укыта, ә ире мәктәптә — директор урынбасары. Намуслы, тырыш, булдыклы кеше үзе, тик коры, кырыслыгы да бар. Хатын-кыз күңелен күрәм дип мактаулар яудырып, мәдхияләр укып маташмас, әйтәсен туп-турыга ярып әйтеп бирер.
— Ни булды? Нәрсә хакында сөйләшәбез? — Озакка сузылган тынлык, көтү алҗытты аны, киеренкелек җанын үрти, бимазалый башлады. Ире аның соравын ишетмәгәндәй, йөзенә текәлгән дә күзәтә...
— Күрми дә торам, алкаң матур икән. Кайчан алдың? Алтынмы әллә?
Юкәдә икән чикләвек. Кайчаннан бирле әйтәм-әйтәм дип йөреп тә иренә ачалмаган иде серен. Менә килеп капты тәки.
— Алтын — диде ул сер бирмәскә тырышып. — Үзем алдым. Син бүләк итәрме-юкмы, дип йөрдем-йөрдем дә үземә-үзем бүләк ясадым әле менә. Үпкәләп әйтмим, син бит кәләшеңә никах балдагы да киертә белмәдең!

Минсәгыйрнең йөзен чытып читкә борылуы үзенә дә авыр тәэсир итте, ялгышты, тагын ялгышты. Әйтмәскә кирәк иде. Студент елларында өйләнештеләр, алтын йөзек кайгысы идемени? Торырга бүлмәң, ябынырга юрганың, җәеп ятарга түшәгең булмаган килеш балдак дип хыялланасыңмы?! Үзе әйтте ич: “Баегач!” — диде.
— Кайчан алдың инде? — Ирнең тавышы карлыккан, үпкәле.
— Кайчан дип? Үткән килүендә Мәдинә апага акча биреп җибәргән идем. Ижауда аның кибеттә танышлары бар. Менә шул. Алып куйган. Мин алкага кызыккан идем, ул йөзеге белән пар булсын дип тырыштырган инде. Акчасын әле биреп тә бетермәдем. Көтә ул, баегач бирерсең, ди. Ике атналап киям ич инде. Син генә күрмәдең...
— Күрмәгәнмен... Күрсәттеләр менә...
— Кемнәр? Ни өчен?
— Ә мин каян белим. Дошманнарыңдыр. Ә бәлки дусларың?!
— Берни аңламыйм. Нинди дус, ниткән дошман?! Аңлатырсың бәлки?
 
- Аңлатканнар. — Ул үрелеп портфелен алды, бармак очлары белән чеметеп кенә бер конверт тартып чыгарды, җирәнгәндәй, йөзен чытып, Миңлегөлгә сузды. — Менә, укып кара. Хатынының каударланып хатка ябышуын килештермәгәндәй:
— Ашыкма! — диде. — Алдан ук кисәтим әле, башыбызга бәла ишелде. Ишетәсеңме? Олы сынау бу. Син беләсең, мин хыянәтне кичермәячәкмен. Миңа чын дөресен, фәкать дөп-дөресен генә сөйләргә тиеш син. Хакыйкать никадәр генә ачы, ямьсез булмасын, татлы ялганга караганда яхшырак. Укы!
“Хөрмәтле Минсәгыйр әфәнде!
Бу хатны сезгә яхшылык теләүче, күзегезне ачарга җөрьәт итүче яза. Минем ирем синең хатын белән типтерә. Син, беркатлы адәм, бу хакта сизенмисең дә, белмисең дә, тик минем йөрәгем яна. Алар арасындагы бу “мәхәббәт" инде әллә кайчан дөньяга фаш булган, бөтен кеше көлә үзеңнән. Сорасаң, үзе дә әйтер... Минем ирем бүләк иткән алтын алка белән йөзеген дә күрсәтер бәлкем. Иремне гаепләргә җыенмыйм, аздыручы, алгысытып юлдан яздыручы хатыннар булганда ирләр тәртәдән чыгу җаен таба инде ул. Миңлегөлеңне үзем барып күрдем, эчендә җаны булган ир-ат тыныч кына узып китәлми инде андый җилбәзәк хатын яныннан! Күкрәкләре ачык, билләрен өздереп тора торган кыска итәкле күлмәк кигән!Авызы ерык үзенең, керфек-кашлар сөрмәле-буяулы. Таш йөрәкләреңне эретер кыяфәте-кыланмышы!
Яхшылык белән сорыйм, тый хатыныңны! Хуҗа була, авызлыклый белмәсәң, үзем чарасына керешергә мәҗбүрмен. Уҗым бозавы булма!
Яхшылык теләүче: Ә...”
Кара елан кебек ысылдап хат кисәге идәнгә шуып төште.

Өстенә бер ләгән лайлалы саз суы койдылармени, Миңлегөл калтырана ук башлады. Ходаем, нахак бәлаләрдән, көнче, явыз хатыннар гайбәтеннән үзең сакла, дип көн-төн гыйбадәт кыласы булган да бит, тик торган телеграмм баганасына берәү дә килеп бәйләнми, дип ялгышкан икән. Инде хәзер акланып, юк, мин гаепсез, бу бит ялган, яла, дөньядагы иң пычрак адәмнең саф күңелле кешегә нахак бәла тагуы дип гафу сорап ялварыргамы?! Ни өчен?! Бер гөнаһсыз килеш акланып, гаепсезлегеңне исбат итеп маташу да хурлык ич әле.
...Яшьлегендә — бар дөньяга гашыйк кыз чагында да бер егетне яраткан иде. Дөресрәге — алар өчәү — Фәрит, Миңлегөл, Минсәгыйр бергә укырга йөрделәр, тик педагогия институтының беренче курсын тәмамларга да өлгермәделәр, егетләрнең икесен дә армия хезмәтенә алып куйдылар. Алдан Фәритне озаттылар, кичтән җырлашып утырдылар, авылдагыча итеп урам әйләнделәр, Миңлегөлне шунда беренче һәм кат кочаклап үпте егет. Кыз бала йөрәгенә утлы ялкын салып киткәнен абайламады да бугай, китте дә онытты, ә кыз көтте, тилмереп, сагынып, өзелеп Фәриттән бер хәбәр, бер кәлимә җылы сүз, бер хат көтте, кичләрен сырлап-бизәкләп, шигырьләп-җырлап озын-озын хатлар язды, телдән мәңге әйтә алмас йөрәк серләрен тезде, ә егет кыз йөрәгендә мәхәббәт яралуын белмичә еракларда хезмәт итте дә кайткач, бүтән институтка керде. Юллары да кисешмәде, сукмаклар очраштырмады аларны, ә күңелдә пыскып янган ут     көчәйде генә: әйтерсең, әйтелмәгән, ачылмаган сер булып калган мәхәббәт кызның йөрәген туктаусыз көйдереп-яндырып, ялкынландырып тора иде. Аның    йөрәк серен бер генә кеше — Минсәгыйр генә белде. Чөнки ул кызга хатлар яза, хәлләрен сораша, озатып куя һәм... тирән генә көрсенеп уфылдарга ярата. Бу дөньяны түп-түгәрәк дисәләр дә өчпочмактан тора бугай ул, син бер яратмаган сине сөя, син яраткан — сине яратмый. Фәритнең өйләнүен ишеткәч, Миңлегөлгә җир тетрәнгәндәй, бар җиһан урыныннан кубып, тирән бушлыкка оча башлагандай булды, «игүнең яме, көтү-сагынуларның тәме калмады.

Минсәгыйргә ул теләмичә генә чыкты, иптәш кызлары димләде, чөйне, имеш, чөй белән генә бәреп чыгаралар, гаиләң, ирең, балаларың булгач, үткәндәге мәхәббәтләр, сине сөймәгән ярлар онытыла ул. Хәер, кем иңенә башын салсын соң ул, аны иң авыр чакта юатучы, кызганучы Минсәгыйр булды бит.

Җаны-тәне, бөтен барлыгы, күңеле белән ул гаиләсенә берегергә тырышты, ләкин... Күрәсең, җавапсыз мәхәббәт аны артыграк яндырган. Күңел түрендә бер өем төссез, исемсез, мәгънәсез көл генә утырып калган. Әгәр ире назлы-йомшаграк кеше булса, барысы да үтәр иде, әмма иркә-назга саран иде шул ир. Ә бәлки Миңлегөлнең яшерен сөю-мәхәббәте, үткәндәге газап-сагышлары Минсәгыйрнең мин-минлегенә тигәндер, кем белә кеше күңелен. Кырыс холыклы, каты куллы, еш кына караңгы чырайлы ире.

Ихтимал, шуңа күрәдер, Миңлегөл бөтен дәрт-дәрманын, тырышлыгын, осталыгын эшенә бирде, мәктәп аның икенче өенә әверелде, таңнан торып китә дә кичкә кадәр балалар арасында әвәрә килә, яратуларын, хөрмәт итүләрен күрсә, башы түшәмгә тия. Күп тә үтмәде, аны уку-укыту эшләре мөдире итеп куйдылар, ә тагын ике елдан...
Мәктәп директоры булып эшләгән ханым лаеклы ялга китәргә тиеш иде. Түрә урындыгы өчен күптәннән яшерен көрәш барганын сизенә иде сизенүен Миңлегөл.
 
Мәктәп төркемнәргә бүленде, ул гына бер якка да кушылмады. Тормыш ваклыкларына батып, күңелен ямьсезлисе килми, дәрәҗә-данга, мал-шөһрәткә дә кызыкмый ул, тик яраткан эшеннән генә аермасыннар, рәхәтләнеп, тыныч күңел белән эшкә килсен, куанып өенә кайтып китсен. Шуннан да зур бәхет бармы дөньяда?! Җан тынычлыгы, гаилә бөтенлеге, балаларыңның сау-сәламәт булуы — менә хатын-кыз хыяллана торган иң зур бәхет биеклек!

Мәктәп ул көннәрне яу кырын хәтерләтте: кемнәрдер әле күптән түгел генә эшли башлаган Әнвәр Әкрәмов ягына авышты, кайсыберләре әллә кайчаннан директор булырга хыялланып йөргән Зәйтүн Дасаев яклы иде. Ә урталык Миңлегөлне директор дилбегәсен үз кулына алырга димли, кыстый башлады. Теләмәде бит ул директор булырга, һич теләмәде, көлгән-шаярган булып әйтеп тә куйды әле: “Юк, ахирәтләр, юкка тырышмагыз, ирем мине бер көн дә директор итеп тотмый. Бердән, ике тәкә башы бер казанга сыймый, икенчедән... — Ул, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, бер мизгелгә тукталып торды да күңел түрендә бик тирән яшеренгән серен чишеп ташлады. — Ул бит шулкадәр көнчел! Директор булган кешегә ир-ат тирәсендә йөрергә дә туры киләчәк, ә минем Минсәгыйрем көнләшүеннән шартлар!”

...Кара көеп, сагыш-хәсрәткә сарышып утыра ире. Җавап көтә. Ул соң ни дисен?! Юк бит, юк аның гаебе! Кыска итәкле күлмәк киюе хак анысы, бәлки, килешмидер аңа андый кием-салым, җилбәзәк хатынга охшатадыр, ихтимал, көлеп-елмаеп сөйләшүен дә гаеп итеп буладыр, ләкин ни өчен шул гөнаһсыз беркатлылыгы өчен аны бу кадәр җәзаларга?! Кем язган бу шакшы хатны, кайсысының кулы күтәрелгән?
— Мин сине кисәттем, — диде ире сүнек, боек тавыш белән. — Кисәттем! Сынау бу, зур, авыр, ямьсез сынау. Тик без аңардан җаныбызны, күңелебезне имгәтми, исән-имин чыгарга тиеш. Күземә туп- туры кара да әйт, чынмы бу, әллә ялганмы?
— Акланырга хурланам, шулай да әйтәм: ялган! Чеп-чи ялган!
— Мин сиңа ышанам.
Ул торды да чыгып китте, тик бер-ике минуттан кире әйләнеп керде.
— Бәлешне харап иткәнсең, — диде гадәти, тыныч тавыш белән. — Әрәм булган, төтен чыгарып янып утыра. Ризык бит ул. Ярамый...
— Утын сүндердеңме соң?
— Әйе. Тик шулай да әйт әле, бу алка хакында кем алдында сөйләшкән идең? Күктән төшмәгән бит инде бу... дәлил.
— Бухгалтер кыз сорашты. “Алкагыз бигрәк матур, күпмегә алдыгыз?’ — диде шикелле. Ә мин алдын-артын уйлап тормадым, “Бәясен бер дә исемдә калдырмаганмын, үзем алмадым”, — дидем. Син беләсең ич инде, бәһаләрне истә калдыра алмыйм мин.
— Беләм.
— Ышанмасаң, әнә телефон, шалтырат та сора, Мәдинә апа хакын-бәясен белә торгандыр. Күпме бирәчәгебез калганын да белешерсең...

Түрә урындыгына менеп утыру бик җиңел дисең инде... Юк! Хөсетлеләр, көнчеләр һәрдаим бәреп төшерергә әзер тора. Кызыкма. Кирәкми ул сиңа. Син бит эшләргә яратылган. Яратып, эшеңнән тәм табып эшлисең. Дөньяда хөр күңелле булып яшәүгә ни җитә?!.
— Ә шулай да, син минем күземне ачтың бит әле. Көнчел, коточкыч көнче кеше дип йөрим ич мин сине. Телемнән, әйтерсең, шайтан тартты, кеше алдында да әйттем... Ирем көнләшә, дидем... Ачык авыз!
— Һәм бик кыйммәт түли яздың. — Ул авыз эченнән көйләп куйды. —- Сереңне чибәрләр, дөньяга сибәрләр... Сибәрләр, сибәрләр, сибәрләр... Ә шулай да хатын-кыз язган хат түгел бу!

Кара гайбәтченең яман хаты Миңлегөлнең күзен ачты:  ире — Минсәгыйре чын-чынлап ярата икән бит аны! Аңа ышана ул! Ә алка... Алка хәләл акчасына алынган, тик менә башта ук әйтергә кирәк булган, юктан сер ясыйсы калмаган...

Бар да урынына утырды, тик ул җиңеләю, бушану тоймады. Иртәгә бит аңа эшкә барасы. Барасы килми түгелме эшкә? Кем язган ул ямьсез, нахак хатны? Бу сорауга җавап эзләп баш ватасы юк. Белә ул кем язганын, иреннән көнләшкән хатын-кыз түгел, ә бәлки үзен ир кисәге дип йөрүче, директор урындыгына өметләнеп, бөтен коллективны сугыштырырга азапланучы куркак, мескен адәм юллаган аны. Түрәлеккә көндәш Миңлегөлне көнче ире үзе җәзалар дип хыяллана икән әле.... Әйе, Яго исән! Яла яга, кеше пычрата, шик-шөбһә чәчә...
Ул киереп тәрәзәләрне ачып куйды.

Өйне тутырган кара сөремне ничек тә җилләтер ул, якты дөньяны түбән җанлы адәмнәрдән ничек чистартасы?!
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy