Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ИМТИХАН

ИМТИХАН

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
13 апреля 2017
1307 карау

(тормыштан алынган хикәя)

      Ир хатыны булып ничә еллар яшәсә, шулар дәвамендә Мәрьям тормыш иптәшеннән аерылам дип гомер итте. Гәйдәни белән егерме алты ел бергә яшиләр, ни аерыла алмыйлар, ни тормышлары көйләнеп китми. Бергә дә, бергә түгел дә. Мәрьям парлы да кебек, парлы ялгызлык сагышын да эчә. Әллә язмыш, яллә ялгыш – үзләре дә белми ир белән хатын. Кавышканда араларында мәхәббәт тә бар иде шикелле. Бик күпләр кебек, икесе дә авылдан килеп заводка эшкә урнашкан егет белән кыз, бергә эшли-эшли бер-берсенә күз төбәп йөрделәр дә, мөнәсәбәтләрен сынагач, үз ояларын корып та куйдылар. Яшь гаиләгә тулай торактан бүлмә бирделәр. Сөекле кошчыклары – кызлары Халисә тугач шатлыкларыннан башлары күккә тиде. Иренең үз кызын шул хәтле яратуына Мәрьям сөенеп туя алмады. Ирен ташлый алмавының төп сәбәбе дә кызларында иде. Төннәрен елап уянган баласы янына хатыныннан алда йөгереп барып җиткән, тизрәк астын юып алыштырган, бишек җыры көйләп тибрәткән, су эчерткән, ашамлыгын җылытып ашаткан әтиләр юк түгелдер ул. Шулай да Гәйдәни кебек үз баласы өчен шулай өзгәләнгән аталар күпме икән? Нәни кызчык әз генә чирләп китсә дә, төне буена кулларыннан төшермичә әлли-бәлли итәргә, беренче адымнарына, тәүге сүзләренә үзеңне-үзеңне белештермичә сөенергә, үсә төшкәч бала белән үзеңне тигез куеп идәндә ауный-ауный уйнарга, “акыллым, нәнием, гүзәлем, бәпечем, кошчыгым” – боз йөрәкләрне дә эретерлек итеп тәмле телләнергә, кулына акча тию белән уенчык алырга кибеткә йөгерергә... Боларның барысы өчен дә әлбәттә сабыеңны үлеп ярату кирәк. Барлык кимчелекләре өстенә Гәйдәни кайгыртучан ата була белүе белән алдыра иде. Баласына булган чиксез мәхәббәте хакына Мәрьям ирен кичерә килде. Үзенә шундый зур бәхет бүләк итүче хатынын гына Гәйдәни бәяләмәде. Мәхәббәт җимешләре – кызларын әйтерсең дә анасы тәүге яралгысынан башлап карынында назлап үстермәгән, тугыз ай буена күңеле болганып, косып интекмәгән, авырын күтәрүдән аяк тамырлары чыгып калмаган, тәүлек ярым буена хәлдән тайганчы акыра-акыра тулгак тотмаган, сөте күп булганлыктан күкрәкләре шешеп калмаган, барлык матурлыгын баласына бирмәгән... Әйтерсең дә Халисәләре күктән төшкән. Балалары тууга ир белән хатын аерым ятакта йоклый башладылар. Гәйдәни хатыныннан үзенә кирәген – яраткан баласын алу белән Мәрьяменә карата суынды да куйды. Мәрьям башта бу салкынлыкны ире баладан соң аны саклый дип аңларга тырышса, кызлары үсә төшкәч тә, Гәйдәни хатыны янына сирәк килде. Гаилә тормышында зур тәҗрибәсе булмаса да, Мәрьям әлбәттә ир белән хатын мөнәсәбәте болай булырга тиеш түгеллеген, үзләренең кайдадыр ялгышканлыгын аңлый иде. Хатын иренә карата җылы, ягымлы булырга тырышты. Тик үз дөньясында яшәгән ире хатынының иркәләвенә битараф калды. Ир белән хатынның үзләре генә белгән татлы серләре булырга тиеш. Һәр гаиләдә ир белән хатын бер-берсенә җайлашып, ияләшеп киткәнче, бер-берсен ныклап аңлый башлаганчы вакыт, түземлек кирәк. Мәрьям дә ирен аңларга тырышты. Җенси яктан ни кирәк сиңа, дип ачыктан-ачык аңлашуга чакырды. Тик Гәйдәни бу сөйләшүләрдән читләште генә. Яшь хатын, назга сусап, ирен килеп кочканда, тегесе аның кулын битараф кына алып ташлады. Аларның аралары салкынайганнан салкыная гына барды.
    Яшәгән шәһәрләре артык зур түгел. Без капчыкта ятмый. Гәйдәнинең яшь сөяркәсе барлыгы билгеле булды. Икенчесе, өченчесе... Азгынның тәмгысы тәртә буе. Мәрьям газапланып көнчелек утларында янды. Ир бирмәк – җан бирмәк. Ире кунарга кайтмаган төннәрдә күз яшьләрен яткан мендәренә сеңдерде. Су бөтен пычракны юа ала, тик хыянәтне юа алмый дигәннәр. Хатын башыннан көлгән ире белән ачыктан-ачык аңлашырга теләде, тик тегесе дәшмәүне хуп күрде. Хыянәтче кеше куркучан була шул. Мыштым гына үз юлында йөрүен дәвам итте. Бәхетсез хатын аерылам дип әйберләрен тутырды да, кызын уйлап, юл сумкасын тагын бушатты. Тутырды да бушатты. Хатыны өчен ни хәтле начар ир булса, кызы өчен шуның хәтле яхшы ата була белде Гәйдәни. Иң тәмлесен кызына ашатты, иң яхшысын аңа кидерде. Ата белән бала арасындагы мөнәсәбәт бик җылы иде. Үсә төшкәч, Халисә белән әтисе арасында әниләре белмәгән серләр да барлыкка килде. Халисә әнисен дә бик яратты. Шуңа күрә аңа алар икесе дә тигез кирәк иде шул. Хәер, хыянәтләренә килгәндә, телиме-юкмы алар балага да кагыла, димәк үзе санаганча бик үк әйбәт ата булдымы икән Гәйдәни? Нинди генә булмасын, балаңа үз атасыннан да яхшыракны табуы мөмкинме икән? Шуны исәпләп, Мәрьям баласын атасыз калдыра алмады. Шулай икеләнә-икеләнә еллар узды. Ачу – пычак, акыл – сап. Мәрьям акылын тыңларга тырышты. Хатын күңеле бизгән ире белән кызы хакына гына яшәде. Халисәләре бәләкәйдән үзаллы булып үсте. Икесе ике сменада эшләгән әти-әнисе эштән кайтканчы кызчык еш кына өйдә берүзе калды. Алар кайтуга аш пешереп, өй җыештырып торды. Мәктәпне бик яхшы гына тәмамлагач, югары уку йорты бетерде. Аннан соң укып тагын бер диплом алды. Уртак шатлыклары да юк түгел иде ир белән хатынның. Озак еллар тулай торакта яшәгәч, ике бүлмәле фатирлы булдылар, машина алдылар, еракка ял итәргә йөрделәр. Үлеп яраткан кызының, бар яктан булдыклы хатынының кадерен белеп, үзен кулга алып яшисе дә яшисе иде Гәйдәнигә. Юк шул, булмады. Битсез бүреген басмас – буйга җиткән кызыннан да оялмады әти кеше. Кызым үсеп кеше булгач та бу ир-чирдән котылам дигән өмет белән яшәгән Мәрьям тагын кырт кына кисә алмады. Халисәләре, икесен ике ягына утыртып кочаклады да елады: “Мин сезнең икегезне дә бик тә яратам! Аңлыйсызмы сез, юкмы? Миңа сез бер-берегездән башка кирәкми!” Гәйдәни кызы алдында гаеп тойдымы, юкмы, ә әнисе булмаган гаебе өчен кызыннан гафу үтенде. Акыллы, чибәр кызны егетләр күрми калмады түгел. Вакыты җиткәч, Халисә үз парын тапты. Туй көнен билгеләделәр. Мәрьям кызының бәхетенә сөенде, тик үз бәхетенә дә хакы барлыгын онытмады. Кызым үз оясын корып ир хатыны булгач, инде болай да юк сандагы гаиләнең таркалуына каршы килмәс, дип уйлады. Мәрьямнең үз тормышын яңадан корып карыйсы, барысын да яңадан башлыйсы килә иде әлбәттә. Кешедән гарьләнү дә үзәккә үтәрлек җиләтте. Урамнан үткәндә, әнә иренә кирәкмәгән хатын, дип артыннан төртеп калалар кебек тоела иде. Ялгыз калу аны куркытмады. Парлы ялгызлык авыррак. Күңелендә хәтта ниндидер өмет чаткылары да кабынды. Кызына әтисе кирәк булды, иренә хатын. Моңарчы Мәрьям алар тормышы белән яшәде. Үз тормышы белән яшәп карарга да хакы юк түгелдер. Гәйдәнинең төзәлүенә инде күптән өметен өзде. Чәчәктән чәчәккә генә очып, яңа гөлнең татлы сутын суырырга яраткан күбәләкне хәтерләтә аның ире. Үз хатыны белән араны җылытуга караганда, андыйларга бер хатыннан икенче хатынга хәрәм рәхәтлек эзләп кенә йөрү ошый. Яңадан яңа хатын-кыз, яңадан яңа наз эзләп, гомере буена “баллы ай”да яшәгән ирләр бар. Гәйдәни шуларның берсе иде. Бер гөнаһтан йөз туа. Өйләнү дә, гаиләсе каршындагы җаваплылык та аларны үзгәртми, вакыты җиткән, кирәк булган өчен генә өйләнәләр. Хатынын аерырга ашыкмады, “яхшыдан яхшы” сөяркәләренә өйләнергә теләмәде. Мәрьямнең күңелендә ни барлыгы белән кызыксынмады. Аралары күптән суынган, уртак милекне бүлә алмыйча чарасыздан гына бергә яшәгән парлар Гәйдәни белән Мәрьям генәме икән? Чир китә, гадәт кала. Иман бу азгынлык чирен шайтан котырту дип аңлатса, табиблар геннардан, каннан килә дип саныйлар. Ирләрдә генә түгел, хатын-кызда да андый бозыклык җитәрлек. Җаны теләгән пары табылмаганга язмышына үпкәләмичә, ялгызлыгына күнеп, кеше тормышын бозмыйча яшәгән хатын-кызлар күп. Азгын дәртен тыя алмыйча гаиләле ирләргә тагылган, ир белән хатын арасына кергән, оятларын югалткан хатын-кызлар бар. Заманасы да үзгәрә бара. Хатын-кызның, бигрәк тә ир-егетнең азгынлыгы беркемне дә гаҗәпләндерә алмый кызганычка. Күп гаиләләрнең таркалуы шул сәбәптән килә. Мәрьямнең исә сабыр капчыклары күптән тулды. Кызын әтиле килеш ятим итмәү, тулы гаиләдә үстерү өчен үз гомерен, үз бәхетен корбан кылды. Аның өчен көченнән килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләде. Инде гомеренең калган бер-ике дистә елын үзенчә яшәргә хакы бардыр. Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый дигәннәр. Яшертен хыялына бирелеп яши-яши, кызының туй көнен көтте Мәрьям.
      Тик язмышның үз исәбе бар иде, ахры. Аянычлы вакыйга Мәрьямнең өметләренә нокта куйды. Сөяркәсенә китеп барышлый, Гәйдәни көзге бозлавык юлда машинасында әйләнде һәм умыртка сөяге сынып кулга калды. Арка мие өзелгән иргә өметсез – беренче группа гариплек бирделәр. Читкә йөргән ирен бәйләп салырдай булган Мәрьям урынына язмыш үзе Гәйдәнине шулай ятакка бәйләп салды. Тугрылык бәладән коткарыр, хыянәт бәлагә кертер димәсләр иде. Кызганыч хәлдә яткан ирен ташлый алмаячагын Мәрьям бөтен тулылыгы белән аңлады. Кылган этлекләре өчен таза чагында ташлый алмады, инде килеп фаҗигага эләккәч ирен калдыру аның көченнән килмәде. Намуслы кешегә беркайчан да яшәве җиңел түгел. Бигрәк тә хатын-кызга. Әллә язмыш тотты бу ир белән хатынны, әллә ялгыш, үзләренә дә ачык түгел. Озын көннәр буена телдән язгандай түшәмгә карап сүзсез яткан Гәйдәнинең ни уйлавы гына билгесез. Әйе, аның хәзер уйланырга вакыты җитәрлек. Моңарчы әхлак-әдәп кысаларын бар дип тә белмичә тулы иректә яшәде. Гөнаһ димәде, ни теләсә, шуны кылды. Инде гомере буена кыерсыткан, өстеннән көлгән хатынының күзенә карап мескен хәлендә ятарга калды. Бихисап күп сөяркәләренең ник берсе шылтыратып хәлен сорасын да ник берәрсе әзме-күпме ярдәм тәкъдим итсен. Азгынлыгының бәясен бик зур хак белән түләде Гәйдәни.
        Мәрьямгә дә авыру ирен каравы җиңел түгел. Киләчәккә өмет булса бер хәл, тик мондый имгәнүдән соң табиблар башларын гына чайкыйлар. Кулга калган ирен дә тәрбиялисе, аның төшенке күңелен дә күтәрәсе, эшкә дә йөрисе, ялгызы җигелеп дөнья көтәсе дә бар. Инструкторга сәгатенә ике мең сум диярлек түләп, ирен корсет киеп үрмәләргә өйрәтә. Акчасын да каяндыр табарга кирәк. Тормыш та авырлашканнан авырлаша бара. Каян гына көч алырга да каян гына форсат табарга барсына да? Ничек кенә сынмаска, сыгылмаска?! Ярый инде, рәхмәт төшкере кызлары булыша. Бик тә төшенкелеккә бирелгәндә Мәрьямнең хәтеренә әнисенең вәгазе килә: “Бу дөньяда барлык сынаулар имтихан тотар өчен бирелә, балам...” Инде менә ничәнче кат Мәрьям язмышы алдында имтихан тота.  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy