Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ЗӘҢГӘР КАШЛЫ КӨМЕШ АЛКА

ЗӘҢГӘР КАШЛЫ КӨМЕШ АЛКА

​Гүзәл Әдһәм
​Гүзәл Әдһәм
07 апреля 2017
1411 карау
                                                   
(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4508)
 
  *     *    *
       Ул чакта Айдар Казан университетында аспирантурада укып йөри иде. Сентябрь урталарында,  җәйге ваемсыз рәхәтлектән арына алмаган бер мәлдә, аны кафедрага чакыртып алдылар.
– Молодец, тиз килеп җиттең, Айдар, – дип кулын кысты фәнни җитәкчесе. – Эш менә болайрак тора: колхозга җибәргән бер группабыз җитәкчесез калган анда – кураторларын аппендицит белән больницага салганнар. Сентябрь беткәнче,  шунда булырсың...
        Иртүк торып юлга чыкса да, электричкадан автобуска күчеп, аннан тагын машина әрҗәсендә җилфердәп, тиешле авылга килеп җиткәндә,  төш якынлашкан иде инде.  Юлы уңды Айдарның: идарәдә аны гына көтеп торганнар диярсең, колхоз рәисен бүлмәсендә туры китерде. Анысы исә Айдарны кочаклап диярлек алды:
         -Аспирант дисеңме? Әйбәт-әйбәт! Без яшьләрне яратабыз. Шәп студентлар килгән быел! Сезнекеләрне әйтәм. “Ых!” та итмиләр, көне буе бәрәңге чүплиләр, әле җитмәсә, культура-масса эшен дә җанландырып җибәрделәр. Кичә күрше бригадада шундый концерт куйдылар – настаяший артисларың бер читтә торсын!
         Студентлар турындагы мәгълүматы деканаттан алган исемлектән артмаса да, Айдар да сүзгә кушылды:
– Әйе-әйе, безнекеләр шундый алар! – дип,  аның сүзен җөпләде.
        Колхоз рәисе Айдарның пычракка баткан түфлиләренә күз салып кеткелдәп куйды:
– Бу сиңа Бауман урамы түгел, энем. Итексез булмый әлегә. Басуда бигрәк тә. Килгән-киткәннәрне выручәт итә торган бер итек бар-барын. Пока шуны киеп торсаң гына инде. Сания-я-я-я! Сания дим!
         Ишектә бер хатынның башы күренде.
– Теге деҗур итекне китер әле!
        “Деҗур итек” дигәннәренә  Айдарның кырык алтынчы үлчәмле аягы да бик иркен кереп чумды.  
         Председатель, дустанә елмаеп, егетнең җилкәсен кагып куйды:
– Син хәзер, энем, дуй – “ысталавайга”. Үземнең малай да аспирант минем. Беләм мин сезнең халыкны. Студентларың какырас әбәт ашыйдыр, үзең дә тамак  ялгап алырсың. Түлке ашыгыбрак атла – китеп бармасыннар тагын.
        ... Деҗур итекне лаштыр-лыштыр сөйрәп, ашханәгә тиз килеп җитте. Ашханә  дигәне гап-гади бер авыл йорты, баскычы иң түбәнге басмасына кадәр ап-ак итеп кырып юылган, чиста пакь оекбашың белән дә чирканмыйча басып үтәрдәй булып балкып тора. Баскыч буенда тезелеп киткән кызыллы-каралы, зәңгәрле-яшелле итекләр студентларның мондалыгын раслый иде.
         Айдар да, “деҗур итек”не шулар янәшәсендә калдырып, эчкә үтте һәм “ах!” итте. Бер читтә ятсынып диярлек утырган ике үсмерне санамаганда, группа дигәнебез гел кызлардан гына тора булып чыкты.
    Аспирант егетебез бераз гына каушап китте, шулай да үзен тиз генә кулга алып, көр тавыш белән кызларга дәште:
– Сәлам, кызларга! Һәм тагы...   ике егеткә!
    Тәлинкә-кашык шыкылдавы бер генә секундка туктап торды.
     Студентлар бик яшь күренә: яңа гына беренче курсны тәмамлап, икенчесен башларга торалар, кыз-кыркынның әле авыллыгы да чыгып бетмәгәнлеге күренеп тора. Айдарга, аспирант кына булса да, профессорларга карагандай,  хөрмәт белән төбәлделәр . Егетебезнең дә эченә җылы йөгерде, иртәдән бирле борчып торган “Мине санларлар микән? Килешеп булса иде!” кебек эчпошыргыч уйлар  шул секундта ук әллә кая очып юкка  да чыкты. 
     Күбесе, ашап бетереп, кузгалыша да башлады. Айдар да, аннан-моннан капкалап, алардан калышмаска тырышты, сөйләшә-сөйләшә, җәяүләп кенә бәрәңге басуына юнәлделәр. 
     Болай да зур “деҗур итек” әллә ничек җайсыз итеп, кинәт егетнең үкчәсен чеметеп-кадап алды. Ни җайлы атларга тырышуына карамастан, ниндидер бер очлы нәрсә табанын чәнчеп җәфалый гына бит. Бераздан теге “чәнечке” аяк бармакларын да тынычлыкта калдырмыйча, әле берсен, әле икенчесен тешләп-чеметтереп ала. Бәла дими ни дисең инде моны! Җитмәсә, кызлар янәшәсендә! Аспирант башың белән, авыл апайларыдай итек кагып тормассың бит инде. Айдар, аксавын кызларга сиздермәскә тырышып, сак кына атлый бирде. Башында тик бер уй: җаен туры китереп, ничек тә  котылырга иде шул җәфадан.
     Ниһаять , җае да чыкты. Итеген какса, шаккатты: “чәнечке” дигәне  сыңар колакалка булып чыкты. Көмештән үрелгән нәфис таҗ яфраклары арасында җемелдәп торган зәңгәр  кашлы иде ул алка. Оста зәркән кулыннан тамган гөл диярсең! Каян килеп бу “деҗур итек”кә кереп оялагандыр!? Мөгаен, итекне биргән теге апа югалткандыр. Исеме Сания иде шикелле.
    Айдар алканы түш кесәсенә шудырды: “Бер очрамый калмас әле. Шунда бирермен дә!”
    Көне  бик матур иде  – эшлисе генә килеп тора торган. Аспирант егет үзе дә башкалар белән беррәттән бәрәңге чүпләп йөрде.
– Кызларга минем ярдәм тисен әле! – дип, уйный-көлә, әле берсенең, әле икенчесенең чиләгенә бәрәңге тутырышты.
    Бүтәннәрдән арткарак калып, ни турындадыр пышылдашып торган ике кызны да игътибарсыз калдырмады, шаярып, аларга дәште:
– Әйдәгез әле, кызлар, ярышабыз. Безне куып җитә алырсыз микән?
   Тегеләре исә, аспирант абыйларына да исләре китми, ни турындадыр  пошынышып, чыш та пыш килә.
  Айдар сагайды: “Әллә елыйлар инде?”
  Кызларның калкурагы икенчесен юатып маташа бугай.
  – Зәйтүнә дим! Я, җитте, елама! Бәлки табылыр әле...
  – Әбием истәлеге иде бит... Бигрәк кызганыч ла...
– Бәлки өйдә төшеп калгандыр. Кайткач, тагын бер тапкыр ныгытып эзләп карарбыз...
   Зәйтүнәсе аның саен үкси:
– Юк инде, юк... Кулымны юганда көзгегә карадым ла... Ашханәдә чакта – бар иде бит...
    Сүзгә Айдар да килеп кушылды:
– Нәрсә югалттыгыз, кызлар? Әйтегез миңа –  бергәләп эзләрбез.
   Зәйтүнә дигәненең дус кызы авыр сулап куйды:
– Басуда югалган булгач, табып булмас шу-у-у-л...
  Айдарның сабыры бетә башлады:
  – И-и-и, без тапмаслык әйбер буламы? Я, әйт, нәрсә ул?
– Алкам югалган... 
  Зәйтүнә “менә, карагыз” дигәндәй, башлыгын күтәрә төште дә, чәчләрен аралап, колак яфрагына үрелде. 
  Кызның алсуланып торган колагында зәңгәр кашлы көмеш алка җемелди иде.    
– Менә бит... Сыңары - бар, ә берсе – юк... 
  Айдар көлеп җибәрүен үзе дә сизми калды:
– Эх-ма, егетләр! Җир йөзендә без, егетләр,  булдырмаган берни юк! Шулаймы? – дип, башкаларга күз кысып та куйды әле.
   Ул, оста җанглерлар кебек җитез кыланып, кулларын тиз-тиз болгап алды да:
– Алле-е-е - хо-о-оп!!! – дип, Зәйтүнәгә таба учын сузды.
    Аспирант абыйларының кыланмышына аптырабрак калган кызның күзләре кинәт  гаҗәпләнүдән зур булып ачылды.
    Ул  кычкырып җибәрүен дә сизми калды:
– Минем алкам! Минеке!Менә бит табылган!
    Зәйтүнә зәңгәр күзләрен балкытып, томырылып, Айдарга карады һәм бөтен басуны тутыры көлеп җибәрде...
     ...Зәйтүнә! Онытылмаган икән бит! Барысы да истә икән! Күзләре зәп-зәңгәр иде шул аның... Нәкъ теге алкадагы кебек –  көмештән үрелгән таҗ яфраклары уртасында җемелдәгән асылташтай зәңгәр иде...        

(Дәвамы бар.)

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy