Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Кыз

Дибәҗә КАЮМОВА
Дибәҗә КАЮМОВА
07 апреля 2017
1247 карау
Раилә соңрак өлгерде. Дус кызлары Галия белән Фәйрүзә түгәрәкләнеп килә торган алсу алмадай кызлар иде инде - күлмәк эчендә күкрәкләре дә тупырдап, гәүдәләрен бизәп тора, ә Раилә һаман тартай телле, тартай тәпиле чандыр кыз. Иптәшләре пышылдап серләшәләр:
- Синеке чыкканда авырттымы? - дип сорашалар. Җитлегү чорының беренче серле адымнарын атлап, алар чәчәк аталар.

Беркөнне Раилә дә уңъяк күкрәгенең авыртуын сизде. Кулы белән капшап карады. Бар! Аныкы да бар! Күкрәге бүртеп тора. Берничә көннән сулъякта да авырту тоя башлады, кулы белән капшап та карады. Берни юк - тире астында сөяк кенә тырпаеп тора. Раилә бер көн көтте, ике көн, бер атна... Уңъяк күкрәге ипде нәни алма булып тулып килә, ә сулъякта сөяк кенә тырпаеп тора бирә. Шушы хәл кызны хафага салды, тамактан яздырды, уйлары аңа тынгы бирмәде, саташа ук башлады. Имеш, кызлар белән су керәләр, барысының да күкрәкләре матур, Раиләгә карыйлар да көләләр:
- Әнә, синеке дә чыккан ич, - диләр.
- Дөньяда чәчәк атмаган берни юк! - дип кычкыра кыз, үзе көлә. Юк елый икән. Күзләреннән яше ага да ага. Юк бит, юк аныкы!
 

* * *

Раиләгә җиде ай иде. Урак өсте. Бибизәйнәп ире Самат янында ашлык үлчәүче булып эшләде. Фатир хуҗасы чукрак Шакир абзый белән карчыгы Хәнифәттәй баланы карыйлар, төш вакытында кабык арбага салып әнисенә имезергә китерәләр.

Ул көнне Хәнифәттәй бала уянганчы дип базга катыкка төшкән иде. Баз капкачы ачык калган. Ул арада бала уянып торып утыра да, ике кулы белән каеш бауга тотынып, бишегендә тирбәнә, сикерә башлый. Селкенә торгач, бишекне эләктергән бер бөгәлҗә ыргактан ычкынып китә, сабый башта сәке йөзлегенә, аннан баз эченә оча.

Әнисе кайтканда бала әле йокылы-уяулы була. Ул аны кулына ала, сулъяк кабыргалары каймыккан, күкрәк өстендәге имчәк бизе яргаланган булуын абайлый. Өшкереп-төшкереп, сылап-сыйпап тынычландыра торгач, баланың егылу вакыйгасы онытыла. Тик ул аның җитлегү көннәренә калган зур фаҗига икәнен берәү дә уйламый.

...Бибизәйнәп кич утырып Раиләгә сулъяктагы чыкмаган ими урынына йомшак мамыктан җайланма-кием тегеп бирде. Кызына күлмәкне дә күкрәк өстенә бөрмә-бөрмә балаитәкләр, катлы-катлы канатлы җиңнәр белән текте: белмәсеннәр сизмәсеннәр.
 

* * *

Тырма тотарлык булу белән кызлар Чулман буендагы печәнлеккә эшкә төшәләр. Иртүк атка төялеп китәләр дә, зурлар белән бергә көнозын эшлиләр. Яшь-җилкенчәк чүмәлә сала, Раилә ише кызлар күбә төбе җыя, ирләр кибән коялар. Болын шау-гөр килеп тора.
- Кызлар, әйдәгез, су коенып чыгабыз!

Мондый сүзләрдән Раилә бөрешеп кала, әле ярый, иптәшләре аның судан куркуын гаеп итмиләр, чыркылдашып, йөгерешеп суга сикерәләр. Раилә аларның кием-салымын саклап утыра. Берсендә аның янына сиздермичә генә югары очтан Марс исемле малай килеп утырды.
- Нигә читтә ятсынып утырасың? — дип аңа таба елышты. Кулын сузып шаярмакчы булды, ахрысы, кыз чырылдап, торып йөгерде. Марс җәнлек җитезлеге белән аның артыннан ташланды, куып та җитте, чытырдатып кочаклап, ике як күкрәгенә ябышты. Раиләнең әнисе әтмәләп биргән нәрсәсе үсмер кулында калды. Раилә исә үзен-үзе белештермичә болын юлы буйлап ничәмә-ничә чакрымнар чапкандыр — абайламады да. Абынып егылды, елый-елый янә йөгерде, бәреп тез капкачларын канатып бетерде. Хәлдән таеп ишегалдына кайтып егылганда күктә йолдызлар калыккан иде инде. Әнисе борчылып аны көтә иде.
- Ни булды, балакаем, ник кешеләрдән аерылып киттең?
- Мин суга төшәм, әни! Яши алмыйм мин. Хурлык бит бу!
- Хурлык түгел, балам! Бәхетсезлек. Түзәргә кирәк!


* * * 

Зур шәһәрдә - техникумда укый башлагач та Раилә бик ачылып китмәде. Авылны, әти-әнисен, дус кызлары Галия белән Фәйрүзәне, Фәһим абыйсын сагына иде ул.
Бүлмә суык, тимер мичкә үзең якмасаң, ашарга да пешерә алмыйсың. Раилә күтәреп кайткан бер кочак китапларын тумбочкасы өстенә куйды да, тулай торакның ыржаеп торган салкын миче янына килде.
- Нинди озын чәчле кыз бу? - диде аргы караваттан бер тавыш. Караса, бүлмәдәше Халидәнең янына килеп йөри торган авылдашы икән.

Ул ашыгып толымнарын җыярга, баш түбәсенә урап өяргә тотынды.
- Күз тияр дип курка, - дип көлде икенче тавыш.
Раилә аларга җавап биреп тормады.

Беркөнне Хәмит исемлесе Раилә караватына килеп утырды.
- Өс киеме белән кем урынга утыра инде?
- Бик усал икәнсең!
- Усал шул.

Күп тә үтми Хәмит аны урамга чакыртты. Ул чыкмады.
Тагын бераздан сагалап торып Хәмит аны артыннан кочаклап алды.
- Әһә, эләктеңме, усал кызый, инде мин сине...
- Нишләтерсең?

Егет иреннәрен кызның яңагына тидерде. Раилә утка пешкәндәй читкә тайпылды. Аның күзе үзләренә каршы килүче аксак кызга төште.
- Мескенем! - диде Раилә.
- Кемне әйтәсең?
- Әпә, теге кызны. Нинди чибәр, ә үзе гарип. Гомере кимсенеп үтәчәк.
- Юкны сөйләмә. Мин дә күзлекле. Шуңа кимсенимме? - диде Хәмит чын күңелдән гаҗәпләнеп.
- Син бит егет кеше. Кызлар синдәй егетне барыбер яратачак.
- Син дә яратырсыңмы?

Кыз бер сүз дә дәшмәде. Егет янәшәсеннән атлап баруын гына белде. Нигәдер аңа рәхәт иде.
- Анда бик тәмле сулы кое бар, әйдә сыйланабыз!

Кое ышыгында егет аны сиздермәстән кочаклап алды, күкрәгенә кысты да иреннәреннән суырып үпте. Раилә елап җибәрде.
- Ник елыйсың, Раилә?
- Тимә миңа, тимә! Рәнҗетмә мине!
- Рәнҗетүмени бу? Яратып ич! Яратып кына! Мин сине күрү белән әллә нишләдем.
- Син бит... Халидә янына килеп йөрисең...

Халидә җилбәзәк кыз. Андый кызлар беркөнлек кенә, күңелне яулый белми андыйлар. Хәмит боларны кычкырып әйтмәде, эченнән генә уйлады. Ә тыштан көлгән булды.
- Сине күрер өчен киләмдер мин, бәлки.
- Син мине белми идең бит.
- Белмәсә соң? Очратасымны белгәнмендер.
 

* * *

Икенче көнне Хәмит бүлмәгә кермәде. Язу кисәге генә кертте.
“Раилә, мин сине капка төбендә көтәм”, - дип язылган иде анда.
Раилә үз гомерендә беренче мәртәбә үзе теләп егет белән очрашырга чыгып китте. Шуннан соң алар көн дә очраштылар.
Ләкин егет кинәт кенә килүдән туктады. Кыз көн дә көтте. Сагынып бетте. Ә Хәмит суга төшкәндәй юкка чыкты.
- Хәмит Халидә белән очрашып йөри бит, - диде Рәмзия. - Чытыкланып сөйләшеп торганнарын үзем хүрдем.

Раиләне, әйтерсең, алмаштырып куйдылар. Китап-тарга борылып карамас булды, башын иеп тик йөри, җый да, сөйләшә дә алмый. Журналда икелеләр тегелде. Аны стипендиядән мәхрүм иттеләр. Башлангычта җыганда бер укытучы аның бармакларын төйгән иде, ул шулчакта да күз яше чыгармады. Әйе, авыртуга түзә ала ул, хыянәткә түзеп буламы? Димәк, аны Хәмит яратмаган, юри, алдар өчен генә йөргән.
Кайтып керсә, Халидә кызларга сөйләп тора:
- Менә син аны! Сыңар тәре! Үзенең сыңар күкрәкле икәнен әйтмәгән. Хәмит берни белми. Күзен ачтым, әйттем үзенә: “Икенче имие урынына мамык тутырып йөри бит ул”, - дидем Алдаган, сыңар тәре, нинди егетне кулга төшермәкче булган.
 

* * *

Көннәр узды. Раилә түгәсе яшьләрен түгеп, эчәсе газапларын эчеп бетергәндәй, тынычланып калды. Беркөнне дәрестән кайтып килә иде, күреп алды, каршысына Хәмит килә.
- Раилә!
- Кирәкми.
- Син тыңла гына. Барысын да сөйлим.
- Әнә, Халидәңә сөйлә! Хыянәтчеләрне күрәлмыйм! Күрәлмыйм!

Ул йөгерде. Егет тә аннан калышмады. Эләктереп алды, үпмәкче булды, кыз бирешмәде, йодрыкларын терәп каршы торды.
- Җибәр!
- Раилә! Мин армиягә китәм Озатырга килерсеңме?
- Юлыңа ак җәймә! Халидә озатсын!


* * *

Хәмиттән килгән хатларны ачып та карамады Раилә, кире үзенә сала торды. Чираттагысын бүлмәдәше Фәһимә алып керде дә, ай-вайга карамый, кычкырып укырга тотынды. “Саумы, кадерлем! Ефәк чәчем, зәңгәр чәчәгем! Ничә хатымны кире бордың, шулай да язам. Син мине барыбер аңларсың. Гаеп миндә, кете сүзен тыңладым. Сине генә, фәкать сине генә яратам. Сине уйлан үтә көннәрем, сине төштә күрәм тәннәрен. Хуш, кадерлем. Мин барыбер сиңа кайтырмын. Көт мине. Онытма. Хәмит.”
- Шушындый хатка каршы хат язмасаң... Үзем язам...
- Яз!

Фәһимә хат язарга тотынды. Кычкырып укый-укый язды.
“Хәмит! Сиңа Фәһимә исемле кыз хат яза. Мин сине яратам. Армиядән көтен алырмын. Адресыңны Раиләдән алдым, аңа язма, ул сине яратмый. Оныт сип аны. Сөймәгәнне сөймә!”
Раилә кычкырып елап җибәрде.
— Фәһимә! Ник шаяртасың? Беләсең ич ничек яратканымны!

Чынында Фәһимәнең хаты болайрак иде.
“Хәмит! Сиңа Фәһимә исемле кыз яза. Раилә силе бик ярата, сине сатылмаган, сине уйлап еламаган көне юк. Ул сине көтә, кайтуыңны көтә! Өметеңне өзмә, яме!”
Раилә дә кулына каләм алды.
"Хәмит! Мин сине алдарга теләмәгән идем. Тик ул чакта үз телем белән әйтергә булдыра алмадым. Сине бәхетсез итәсем килми. Мин бит язмыш тарафыннан рәнҗетелгән зәгыйфь кыз бала. Шуңа күрә хыянәтеңне кичерә аямаганмындыр. Син мине зинһар оныт! Мин сиңа лаек түгел. Гарип ич мин. "
“Зәңгәр чәчәгем — Раиләм! Ни булды сиңа? Авариягә эләктеңме? Ниләр булды?Яшермә, барысында яз!Ярты гәүдәң исән калын, мине гаҗәпкә калдырган ефәк чәчләрең, зәңгәр күзләрең исән булса, миңа шул җитә. Сине мин гомеремдә дә оныта алмаячакмьш. Син минем язмышым. Хәмит”.
 

* * *

Раилә диплом алып туган якларына эшКә кайтты. Аны Фәгыйлә исемле апага фатирга керттеләр. Мәктәптә яшьләр күп, спектакльләр әзерләргә, концертлар куярга атлыгып торалар, уку-укыту эшләре мөдире булып эшләүче Мансур мондый эшләрне оештырырга аеруча һәвәс. Әле дә бер пьеса өйрәнеп маташалар, кичләрен репетициягә киләләр, кайчакларда Мансур Раиләне култыклап ала, озатыйм әле сине, ди. Раилә каршы килми, зыялы кешеләр шундый булырга тиештер дип исәпли. Мансур ак күлмәк, кара костюм кия, кызыл галстугы да үзенә килешеп тора. Яше дә байтак, ник хәзергә кадәр өйләнмәгән ул, монысын Раилә аңлап бетерә алмый. Шулай да аның юл уңае туры китереп озата баруына каршы килеп тормады, бергә эшлиләр, бергә уйныйлар, ник ятсынып, кыланып торсын соң әле?!
Соңгысында капка төбенә килеп җиткәч, Мансур зур гәүдәсе белән кызны кочаклап алды, комсызланып иреннәрен тешли-тешли суырып үбәргә тотынды. Кыз көч-хәл белән аның кочагыннан шуып чыкты.
- Нишлисең, Мансур абый? Минем вәгъдәләшкән егетем бар!
- Син минеке булырга тиеш!
- Тиеш? Ничек? Кайчаннан?
- Бүгеннән!
Ул Раиләне ышык җиргә — ябалдашлы агач астына өстери, үзе кочаклый, үбә.
- Җибәр! Җибәр! Кычкырам!

Фәгыйлә апа Раиләнең укшып, калтыранып-елап торганын күргәч, әсәренеп китте.
- Ни булды, балакаем?
- Мансур... абый... бәйләнә...
- Аһ! Ул ата эт сиңа да нәфесен суза мени әле?
Хәмитне Раилә башта танымады. Кояшта янган, киң күкрәкле, таза гәүдәле егет ишектән кереп баскач, бермәл аптырап калды. Бер адым алга атлавы булды, егет аны зур куллары белән күтәреп алды да, өскә күтәрде. Аннан сак кына биленнән кочып алды.

...Туй буласы ишек алдына бөтен авыл җыелган: карты-яше, баласы-чагасы кәләш күрергә килгән. Ә Раиләнең башында ап-ак челтәр бөркәнчек, килешле ап-ак күлмәк...
-Ак чәчәк кебек бәллүр савытка утыртып, өстәлдә генә тотарлык сине, Раилә!
Ул борылып карамый, карамаса да белә, бу - үзе, “бәллүр савыты” бит инде!
- Бәхетле матур тормыш сиңа, гөнаһсыз кыз бала!

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy