Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Яшьли сөйгән ярлар ятка кала. № 4.

Яшьли сөйгән ярлар ятка кала. № 4.

Зәки Зәйнуллин
Зәки Зәйнуллин
05 апреля 2017
1577 карау
Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4596

Дамир Балтик диңгезендә йөзгән Союз корабльләренең иң яхшы штурманнарының берсенә әверелде. Комсыз булмады. Чит ил әйберләре ташымады, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнмәде. Күп йөзде, “ярда” эчеп вакыт уздырып ятарга яратмады. Инде утызга якынлаша башлагач, үзе дә уйлап бетермичә, күпләрне күргән, күпне белгән бер Маруся исемле марҗага өйләнеп ташлады. Азрак салган баштан өч көн аның фатирыннан чыкмыйча ятты да, дүртенче көнне, шатлыгыннан ялтырап торган Марусяны ЗАГСка алып та китте.

Кулдан-кулга йөреп, иргә чыгудан өметен җуйган, тәне белән дә, җаны белән дә шомарып беткән хатын Дамирга чыккач басылды. Узган тормышын, күргән-белгән ирләрен онытып, татар иренә хөрмәт күрсәтеп, тугрылыклы хатын вазифаларын башкарып карады. Татарча берничә сүз дә өйрәнеп болашты.

Бер-бер артлы кызлары туды. Икесе дә кара чәчле, кара күзле чәчрәп торган татар кызлары иде. Ирина, Галина дип исемнәр куштылар. Диңгездә күп йөзеп, күп акча эшләп марҗасын, кызларын ел саен Кара диңгез ярына ялга йөртте Дамир. Өй эчендә тел урысныкы булды. Аш-су да, чучка итенә, кәбестәгә нигезләнеп, урысча китте. Дус-иш бар да урыслар иде. Сирәкләп кенә килеп чыккан татар морякларын марҗа оста иттереп килеп йөрмәслек итә барды. Тик гадәтне дә үзгәртеп тә, бетереп тә булмый икән. Дамир, диңгездән йөзеп кайткан чакларында, марҗасының “иске шөгыльләрен” яңадан исенә төшерүен сизенә башлады. Марусясы чит ирләр белән тагын чуалырга тотынды. Маруся бик җентекләп бизәнергә, киенергә яратты. Кыйммәтле француз хушбуйлары, өстендә Дамир сатып алып бирергә көченнән килмәгән чит илнең мех туннары, әллә нинди бизәкле костюмнары барлыкка килде.
Тик, тотылмаган бур түгел бит. Кызларының тынычлыгы өчен, булмаган гаилә таркалмасын дип, Дамир “күрмәскә, ишетмәскә” өйрәнде. Кызлары да, гомеренең күпчелеген, океан, диңгез дулкыннары өстендә уздырган, акча эшләп, үзләрен туйдырган аталарына, үсә-үсә чит-ят кешегә караган төсле карарга өйрәнделәр. Гаиләдә хатын әйткәне, кушканы өстенлек алды. Әгәр дә, кызларының Дамир үзенә ошап бетмәгән берәр кыланышларына, сөйләгәннәренә сүз әйтә башласа, алар чәтелдәп каршы әйтергә өйрәнделәр:
- Это у татар, может быть осуждается. А у нас, у русских, так и надо!

Дамир күпме генә аңлатып, хәтта кычкырышып караса да, гаиләдә үз сүзен, үз теләген үткәрә алмады. Маруся тугач ук урысча тәрбия алган кызлары белән бер булып Дамирны ничек теләде, шулай бөкте. Түзде озак еллар Дамир, дәшмичә, акчасын алып кайтып биреп, йомылып яшәргә өйрәнде. Дүрт кешедән торган урыс гаиләсендә япа-ялгызы, гел үз уйларында йөзеп, бөтенләй сөйләшмәс дәрәҗәгә җитеп көннәрен уздырды. Көннәр белән бергә гомере дә шулай узды. Балалар урыс булып үссәләр дә үзеннән туган җаннар иде. Аларны ашатырга, киендерергә, укытырга, кеше итәргә, кияүгә бирергә кирәк иде.
Кызлары икесе дә, бер-бер артлы, укыган җирләрендә, Ленинградта кияүгә чыктылар. Шунда төпләнделәр.
Иллегә җитеп килгәндә бер көндә Дамир бер нәрсәсез торып калды.

...Яши торган фатирының ишеген үз ачкычы белән ачып керүгә үк чит ис сизде. Йокы бүлмәсен ачты да... бусагада тукталып калды. Марусясы янында, Дамир урынында... чит ир ята иде...
Дамир кием-салымын, китапларын алып тулай торактан бер бүлмә алып, шунда күченде. Шул көннән соң хатынсыз да, фатирсыз да, гаиләсез дә торып калды. “Жигули” машинасын үзенә алган иде, адвокат яллатып, марҗасы аерылышу судында машинаның ярты бәясен түләтте.

Чит якта үтте еллар. Йөзеп туеп, пенсиягә чыгып - “ярга китеп”, лаеклы ялда япа-ялгызы, аерым фатирда яшәп, үлем килгәнне көтеп ята Дамир.
Аерылганнарына биш ел чамасы узгач, аны Маруся янә эзләп тапты. Өч бүлмәле фатирын Ленинградка ике бүлмәлегә, кызлары янына алмаштырган икән. Дамир аны бүлмәсенә кертмәде. Киенеп урамга үзе чыкты. Килүенең сәбәбен тротуарда баскан килеш кенә тыңлады. Бар икән Марусяның килүенең сәбәбе:
- Әйдә минем белән Ленинградка. Оныт булганнарны. Балалар да анда бит. Оныклар хакына...
Авырткан җирдән тота белә иде марҗа. Дамирның йөрәк түрендә әллә нинди җепләре өзелә башладылар. Сорады:
- Әллә... балалар да... чакыралармы?
- Чакыралар шул... Ленинградка баргач... балалар, кияүләр күз алдында чукынырсың чиркәүдә. Балалар шулай телиләр...
Зур авырлык белән башын күтәрде Дамир. Тавышы карлыгып чыкты:
- Юк. Мөселман мин. Татармын. Мөселман булып үләчәкмен. Хуш.
Артыннан марҗа таш бәргәндәй сүзләр ташлады:
Подохни под забором. Татарин!...


* * *

Яшьли бер-берсен сөя башлап, зур өметләре юкка чыккан ике бәхетсез җан, инде алтмышны узгач, кала автобусында бер генә сәгатькә булса да бәхетле булып, янәшә утырып китеп баралар иде. Дамир, Халидәнең тыныч кына, вакыт-вакыт кыска көлү белән, яисә офтанудан басыла төшкән, күңеленең иң тирән җирләреннән чыккан сүзләрен тыңлап бара. Тыңлаган саен йөрәгенә кан сава, җаны тынычсызланганнан-тыныч сызлана...
Халидә моңсу гына иттереп елмайды да, көрсенеп куйды:
- ...аннан инде тагын тотынды. Тагын китте кычкырыш, талаш, эчке. Юклык бик көчле иде. Шуннан түземлегем, чыдамлыгым бетте. Йә ташла эчүеңне, йә бөтенләйгә чыгып кит, дип канкрит куйдым. Үзе бик кычкырыша торган кеше түгел иде, бахыр. Кул күтәреп сукканы булмады, эчсә дә. Китте чыгып. Апасы янына Үктәбрски каласына киткән. Хат-хәбәр җибәрмәде, акча салмады. Әлиментка үзем бирмәдем. Эчкесен ташлар, чыгып китмәс дип кенә уйлап әйткән идем мин ул сүзләрне. Эчке - барлык эшләрдән дә, балалар хакыннан да, хатыннан да көчле булып чыкты шул. Калдым торып аяксыз да, күтсез дигәндәй, өч бала белән. Җиргә сеңеп беткән, яртылаш җимерек өй эчендә.
Бик зур авырлыкта яшәдем. Өч бала дип әйтергә генә ансат бит. Өч бала! Аларны ашатырга кирәк, эчерергә кирәк, киендерергә кирәк, укытырга кирәк. Карадым. Аллама мең-мең шөкерләр, юнен биреп торган өчен. Биш яшьлегенә өч яшьлеген җитәкләтеп балалар яслесенә, бакчасына чыгарып җибәрә торган иде иң зурлары. Үзе мәктәпкә йөгерә сабый. Ә мин балниста, эштә ике сминәдә...
- Беләсеңме Халидә, тормышның иң авыры нәрсәдә?
- Балалар үстерүдә, Дамир.
- Түгел шул. Оныкларны күрмичә яшәүдә икән. Шул кадәр җитешми миңа оныклар. Кү-тәреп-күтәреп сөяселәре килә — юк балалар. Йөрәк кысып-кыеып чәнчеп авырта. Әллә туктарга итә инде дип кайчак куркып куям.
- Өйлән син. Йөрәгең дә әйбәтләнер, Алла кушып.

Дамир шатлыклы елмаеп Халидәгә каран әйтте:
- Алай бик өйләндерәсең килгәч, үзең бар миңа. ..
Халидә кып-кызыл булып тәрәзә ягына борылды:
- Кит, тиле нәмәстәкәй.
- Алайса һич югы кунакка кил миңа. Баруын, кайтуын дигәндәй, билетларны үзем алырмын. Акча миндә проблема түгел. Шунда сөйләшербез, килешербез, ә?

Дамирның күзләре тулы, бетмәслек өмет, шатлык иде. Халидә алсуланып, тагын да ныграк матурланып киткән йөзен Дамирга борды:
- Соң бит инде... Дамир-ка-ай... Кунакларга барып йөрергә-ә...
- Түгел. Ни эшләп соң булсын, ди инде. Картайган көннәрдә икәүләшеп...
- Ә балалар... оныклар...
- Һы! Утлы булырлар. Үзебезнекеләр...
- Син нәстә инде-е. Мин бит инде алтмышны узган әби хәзер. Ә син... кунакка... чакырасы-ың!
- Кил син. Яшәмә ялгыз минем кебек.
- Һи-и-и! Нинди ялгызлык, ди инде тагын. Мин хәзер дөньяда иң бәхетле кешемен. Өч балама да югары белем бирдем. Укыттым, Аллага шөкер. Җимертеп яшиләр балаларым. Шуларның рәхәтен күреп, оныклар рәхәтен күреп яшим мин хәзер. Артыгы кирәкми миңа. Мең шөкер Ходайның биргәненә. Аннан минем туган илдән китәсем дә килми. Нәстә бар ул Литвадыр, чуртымдыр якларында...

Автобус кала урамнарына килеп керде. Халидә төшәргә җыена башлады:
- Мин килеп җиттем. Ярый инде, Дамир, гаепләп китмә. Ачылып китеп, әллә нәрсәләр сөйләп ташладым шикелле. Хуш. Исән-сау йөри күр инде. Үзең кайт туган якларга. Бөтенләйгә. Апаң да... япа-ялгыз бит.
- Озатып куйыйм.
- Ю-у-ук, син нәстә инде. Әниемнең һушын алырсың. Сине сагынган кебегрәк иттереп исенә алып куя ул. Ә син укытып.... йөрегәндә бик өнәп бетерми иде сине ул.
- Ни өчен?
- Мине харап итмәсәң ярар иде, дип.

Елмайган Дамирга каран үзе дә елмайды:
- Язмыштан узмыш юк, диләр. Дөрес икән, Дамир. Әнинең курыкканы хак булса, бәлки юньлерәк тә китәр иде әле тормыш. Үз-үземне матур иттереп саклан, барыбер бер алкашка эләгеп харап булдым... Бөтен юанычым балаларым, оныкларым...

Бер чатта автобусны туктатып төште. Дамир да аның ай-ваена карамыйча автобустан чыкты. Автобус китте.
- Юкка төштең син, Дамир. Минем белән барырга ярамый. Бел шуны.
- Мин бит сиңа, барам дип әрсезләнмим дә әле. Син минем адресны ал инде. Кунакка кил. Һич югы кунакка гына дим бит.
Халидә башын иде.
- Әйт...әдрисеңне...
- Әйдә, сеңлеңнең йорты янына илтешим әйберләреңне.
- Һи-и! Син минем ничекләр иттереп, нинди авыр йөкләр ташыганны күрсәң гомерем буена-а. Үзем дә шәп әле мин. Аннан әни тәрәзәдән күреп калса. Әллә нәрсәләр уйлавы бар...
- Әниеңнән әллә куркасың инде?
- Әни бит ул. Ярар хуш. Мин сиңа уйлап, уйлап бер хат язармын әле. Шушы араларда. Яме!
- Ярар. Хат та яз, кунакка да кил.

Ике зур гына букча күтәргән Халидә күздән югалганчы Дамир урынында басып торды. Халидә җиңел адымнар белән ераклашканнан-ераклаша барды. Бер генә мәртәбә дә артына борылып карамады...

Халидә борылып уң як урамга кереп киткәч, Дамир тротуардагы баганага сөялде. Костюм кесәсеннән кечкенә цилиндр тартып чыгарды да, аны ачып, эченнән ике валидол түгәрәге алып тел астына салды. Йөрәгенең ярсып типкәнен басарга тырышып, озак торды. Йөзе ал-ак һәм тирләп чыккан иде Дамирның. Узып барган, урта яшьләрдәге бер ир туктал сорады:
- Сезгә авырмы әллә? Ярдәм кирәкмиме?
Дамир авыр итеп сулыш ала иде. Акрын гына әйтте:
- Бик тә авыр миңа. Ярдәм... кирәкми инде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy