Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → «Чучундра»

«Чучундра»

Клара Булатова
Клара Булатова
31 марта 2017
1106 карау
Ләрия аны йөзеннән түгел, гәүдәсеннән йә тавышыннан да түгел — баян төймәләрендә биегән бармакларыннан таныды. Дөрес, унҗиде яшьлек егетнеке түгел инде ул бармаклар: кипшергәннәр, элекке сәламәт каралыктан шактый ераклар... Шулай да затлы-кыйммәтле инструмент төймәләре өстендә аныңча бии алар.
 
Ләрия соңгы вакытта концерт залларында да сирәк була, теге яки бу уңайдан үткәрелә торган бәйрәмнәрдәге ачык мәйдан тамашаларына да бик йөрми. Алай да, “Уйнагыз, гармуннар”ның Әлмәттә уздырылуын ишеткәч, чираттагы ялын өзеп кайтырга уйлады. Яшьлеге белән очрашырга кайткан булган икән. Кирәкмәс иде. Ул инде Сандроның йөзен дә, күзен дә, үзен дә оныткан иде бит. Чынлап торып оныткан иде ул аны.
 
Кайтыйк, балаларның да шылтыратуы ихтимал, — диде Ләрия иренең терсәгенә тотынып. Белә югыйсә — шылтыратмыйлар. Алар әле Анапага барып кына кергәннәрдер, өс киемнәрен алышканчы, тирә-як белән танышканчы әти-әни кайгысы юк әле аларда.
 
Көтеп тор! — диде ире тәкәллефсез генә. — Ни булды әле сиңа? Шушы гармунчылар өчен дип, сигез көнне ташлап кайт та...
Кайтыйк, — дип кабатлады Ләрия.
 
...Кай арада сәхнәдән төшкән ул? Ничек танып-тотып калган ул аны? Ничек ул аның кырык ел элеккеге кушаматын онытмаган?! Стадион капкасын үтеп тә өлгермәделәр, таныш тавыш яңгырады:
— Чучундра...
Нәкыйп хатынының теләсә кайда, теләсә кем белән күрешү-сөйләшүенә гаҗәпләнми. Әлмәтнең беренче көннәреннән үк монда яшәгән һәм эше-тормышы белән гел халык күзендә булган хатыны өчен бу гадәти күренеш санала. Әмма әле генә сәхнәдән төшкән бәйрәм кунагының Ләриягә ниндидер ят, сәер исем белән эндәшүе аны да сагайтып җибәрде. “Бусы нәрсә тагын?” Гармунчы үзе дә берникадәр дорфа кылануын төшенде булса кирәк, Ләриянең терсәкләрен ычкындырды да, итагатьле генә баш иеп, Гарифуллиннарның икесенә дә:
— Гафу итегез... — диде. — Мин, ничектер, югалыбрак киттем... Кырык елдан соң... Ә бит сәхнә тормышын шушында, Әлмәттә башлаган идем мин. Менә Ләрия Газизов-на белән. Ул алып менгән иде мине сәхнәгә...

Нәкыйп ирексездән көлеп җибәрде. Чынлап та кемнәрне генә күтәрмәгәндер инде ачың Ләриясе Әлмәт сәхнәләренә! Төрлесе булды, кайберләре гомер буе Ләрия апаларын олылап, хөрмәт итеп яшиләр, кайберләре исә үсә төшкәч сәлам дә бирми. Нәкыйбенең: “Үтте инде гомерең җилгә тузгып. Үзең өчен нәрсә алдың соң син бу Әлмәттә? Ул түгәрәкләрдән дөньяң түгәрәкме?” — диюенә дә исе китми хатынының...
 
— Кырык елдан соң күрешкәннәр өчен кырык минут» күп булмас инде ул, әнисе. Алай да мин эшкә киткәнче кайтуың кирәк. Сөйләшегез, аңлашыгыз... Мин кибетләр аша кайта торыйм. Озаклама, — диде дә Нәкыйп хатынын урамдагы утыргычларның берсендә баянчы белән ялгыз калдырып китеп тә барды. Кырык минутта ни сөйләшәсең? Баринов үзенең кайда эшләве турында берни сөйләмәде. Музыкант ул. Музыкант! Шуның белән вәссәлам. Кайда яшиме? Ленинград өлкәсендә. Өйләнмәгән. Беркайчан да. Юк, хатын-кызлары булган аның. Әмма берсе дә унҗиде яшендә яраткан Чучундрасын оныттыра алмаган. Һәм ул ялгыз. Ялгыз!
 
Утыргычта урта яшьләрдән узган ир белән хатын утыра. Әле дә ялкынын югалтмаган очкынлы кара күзләре белән ир әңгәмәдәшенең йөзенә йотардай булып карап туялмый, куллары Ләриянең җиңенә, иңенә кагыласы килгәндәй җилпенеп ала. Әмма кагылмый — сузылган куллары ярты юлда туктала, салынып тез өстенә ята.
 
Хатын тыштан тыныч күренә. Әйтерсең лә, беркайчан да шушы чегән белән таңнар аттырмаган, аның белән җитәкләшеп яр буйларында, тау араларында йөрмәгән ул. Берсе гармунчы, берсе биюче булып гомер кичерү турында да хыялланмаганнар. Пушкиндагыча тыныч!
 
Ул инде яшьлек шуклыгын,
Сукбайлыгын онытты.
Саклар өчен авыл назын
Һәм өйдәге тынлыкны...

 
Кырык ел элекме? Әлмәттә Төзүчеләр клубында эшли генә башлаган чагы иде Ләриянең. Махсус укып, әзерләнеп килгән белгеч тә түгел, әмма ут өертеп биюче кызда табигать тарафыннан бирелгән оештыру сәләте дә юк түгел. Шуны күреп алдылар да ташчылар бригадасында измә-балчык ташып йөргән җиреннән клубка эшкә куйдылар. Күларты бистәсендәге баракларда күпчелеге яшьләр. Нинди генә һөнәр ияләре юк та, нинди генә милләт вәкилләре юк. Кичләрен бистә артыннан үткән юл буендагы алан-яланнарда да, Ләрия эшли торган Төзүчеләр клубының янкорма фойесында да шау-гөр килеп, уйнап күңел ача яшьләр. Бииләр, танышалар, өйләнешәләр, барак почмакларына бүлмәчекләр бүлеп “башка чыгалар” бәләкәчләр алып кайталар. Армиядән солдатлар да Әлмәткә кайта, теге яки бу рәвештә кайчандыр иректән мәхрүм ителгәннәр дә шунда төпләнеп кеше булырга ниятли. Колшәрип ягында “Күларты” поселогы булса, Миңнебайга таба “Комсомольск” “Петуховка”лар, ә Мактама юнәлешендә “Лагерь” “Полк” исемендәге поселоклар гөжләп утыра. Ул да түгел, хөкүмәтнең махсус карары белән бу якларга килеп чыккан чегәннәрне дә утрак тормышка күчерә башладылар. Аларга Күл буендагы “Мәскәүски” бараклардан фатирлар бирелде, балаларын шундагы башлангыч мәктәпкә беркетеп укыта да башладылар.
 
Ә беокөнне Ләрия китап кибете каршындагы тукталышта төшеп калырга уйлады. “Үсү юлы” альманахында яшь авторларның яңа әсәрләре басылып чыккан, арада кызлар язган шигырьләр дә бар, имеш. Кибет ишеге төбендә җыелган кешеләр көлешә-шаулаша ниндидер кызык карый, Ләрия дә түгәрәк эченә игътибар итте. Кара бөдрә башлы бер бәләкәй малай такмаклый-такмаклый биеп ята, күз явын алырдай чибәр яшүсмер гитара чиртә. Биючесе дә, уйнаучысы да чегән икәнлеге күренеп тора.
 
Картошку варить —
Надо переваривать.
Девчонку любить —
Надо уговаривать.

 
— Менә кемнәрне тартырга кирәк сиңа бию түгәрәгенә, — диде Ләриянең артына килеп баскан клуб директоры Вахитов. — Баянчы юк та, баянчы юк дип зарланасың. Бу бөтерчекнең гитара чиртүче агасы бармакларын баянда да бик оста биетә, өченче көнге уенда кызларны туйганчы биетте.
Вахитов шул ук көнне кичкырын, Ләрияне ияртеп, чегәннәр барагына юл тотты.
 
Баракның иң олы бүлмәсенә урнаштырганнар икән Бариновларны. Һәм алар өр-яңа такталардан җәелгән буяулы идән уртасында очкыннар чәчрәтеп янып яткан учак тирәли түгәрәкләнеп утырып кичке аш ашап утыралар иде.
Улын клубка эшкә урнаштыру хакында Сандроның әтисе ишетергә дә теләмәде. Әмма әбиләре Исидора карчык ниндидер бер хикмәт белән Ләрияне беренче күрүдә үз итте. Анасы сүзен аяк астына салмады өлкән Баринов. “Соң, йөрсен өйдә, үзе теләгәч”... — дип куйды.
 
Ике еллап бергә эшләделәр Ләрия белән Сандро клубта. Төзүчеләр клубының үзешчән артистлары якын тирәдәге авылларга да еш чыгып йөриләр, биюче кызга күз салучылар да, сүз кушучылар да юк түгел. Алай да баянчы Ләрияне үзенең уен коралына караганда да ныграк саклый. Һичкемне аның янына утыртмый, машинага менгәндә, төшкәндә дә Ләрияне күтәреп алырга бүтән берәүгә дә юл куймый иде.
 
Исидора әби янына Ләрия еш барып йөри. Ул аның бихисап оныкларына нинди дә булса бүләк-күчтәнәч алып килә, аларга атап оекбашлар бәйли, яулыклар чигә.
 
Сандрога сәхнә киемнәрен дә Ләрия кисеп текте. Ничектер камзул изүен үлчәп маташканда, үлчәү тасмасының калайлы башы егетнең түшенә эләгеп калды. Тасма башын алырга күлмәк астына кергән нәни кулны камзул хуҗасы бик озак үзенең йөрәк өстеннән җибәрми торды...
 
Ул көнне клубтан өйләренә туры кайтмады алар. Башта күл буена төшеп утырдылар, аннан соң Бигәш басуы аша Зәй куаклыкларына кадәр барып җиттеләр. Таң алдыннан кайткан Ләрияне апасы:
 
— Чегәннәреңә ияреп Бессарабия далаларына киттеңме әллә дип уйлаган идек инде, — дип үртәп каршылады. Ярый әле әтиләренә әләкләмәде тагын.
Көннәрнең берендә Ләрия бистә урамнарында аунап-тәгәрәп йөри торган чегән балаларын мунчага җыеп алып барды. Киемнәрен йолкып салдырды да кайнар суда пешекләгән юкә мунчала белән шау күбектә ышкый-ышкый чырыйлатып берәм-берәм юа башлады. Уртак юыну залындагы хатын-кызларның кайсы гаҗәпләнеп, кайсыдыр хәтта кызыгып-сокланып, ә кайберсе бераз сәерсенеп-чирканып карап торалар. Теленә ни килсә, шуны әйтә торган гадәтенә күрә “пычак тел” дигән кушаматлы Хәмбәл Фәүзиясе:
Чукындыра икән бу! — дип кычкырып җибәрде. Бәләкәй чегәннәргә шул җитә калды:
 — Чучындыра! Сабынла!
— Чучундра! Ася минем мунчаланы алды.
— Чучундра! Лимонад алыйк, яме!
Балалар кушкан кушамат шул ук көнне клубтагы үзешчәннәр теленә дә күчте, чегәннәр барагына да ияреп кайтты.
 
* * *
 Мине Армиягә алмыйлар. Әйдә, өйләнешәбез дә читкә китәбез, — диде Сандро матур айлы кичтә, икәү тотынышып басып торган асылмалы басманы тирбәтә-тирбәтә.
— Ник? — диде кыз балаларча исе китеп.
— Ничек “ник”? Кешеләр ни өчен өйләнешәләр?
— Ник читкә китәргә кирәк дим мин.
— Эшкә. Үзең әйтәсең бит кыскартулар көтелә дип. Иң беренче без эләгәбез.
 Укырга китәргә кирәк безгә!
— Ник?
Бу юлы нәкъ балаларча беркатлылык белән исе китеп Сандро әйтте моны.
Ни өчен укыйлар соң? Кем диплом өчен, кем белем, ә кайсы һәр икесе өчендәдер. Әмма Сандрога моның берсе дә кирәк түгел. Ул болай да һәртөрле уен коралында төрле милләт көйләрен менә дигән итеп уйный. Клубка да ул шушы Чучундра өчен генә йөри. Кыскартсалар ни?! Бармаклары исән булса, акча табылыр.
Уку мәсьәләсендә дә Исидора әби сүзе җиңде.
Чучундраңнан каласың килмәсә, укырга кирәк булыр, бөркеткәй, — диде ул оныгына. — Бар, алып кайт юлламаларын.
 
Август ахырында Александр Бариновны Төзүчеләр клубының директоры Миркасыйм Вахитов Әлмәт райкомыннан яулап-дәгъвалап алган юллама белән Алабугага “Культпросвет школа”га җибәрделәр.
 
Ләрия аны озату кичәсендә була алмады. Казан университетына керү имтиханнары тапшырып йөри иде. Студент билеты алып Әлмәткә кайткач, ул әлбәттә, Бариновлар яшәгән баракка ашыкты. Әмма, һәй-һат! Табигатьнең ирек- хөрлек сөяр бу токымын утраклыкка күчереп, барак диварлары кысасына дыңгычлап, беркетеп калдыра алмаганнар — алар яңадан кубарылып каядыр Молдавия ягынамы киткәннәр икән.
 
Кич белән күл буена төшеп, ярда учак ягып, җырлашып утырган көннәрне искә алды кыз. Өйгә кайткач, Исидора карчыктан өйрәнгән бер яшертен шөгылен дә эшкә җикте: кәрт ачарга тотынды. Крест короленең юлы урау, буталчык күренә. Аңардан бернинди хәбәр дә күренми иде шул...
 
Ләриядә ул чегәнле җәйләрдән тагын бер нәрсә калды: ул үләннәр серен белә, бүген генә халык медицинасына йөз белән борыла барган зыялылар арасында ул инде тәҗрибәле “сихерче” Теге елларда ук аны “Чегән арбасыннан төшеп калган” дип битәрләүче апасы хәзер инде: “Җәйләр буена җыйган үләннәрең белән балконыңда ат асрарга була торгандыр” — дип үртәп утыра. Шул ук апасы. Ләрия эш белән артык мавыгып ашау-эчүенең вакытын югалта башласа: “Син, чегән аты шикелле, ач торырга өйрәнеп җиткәч кенә аягыңны суза күрмә!” — дип, сеңлесенең чегәнле үткәнен гел искә төшереп тора... Ә болай... Болай ниндидер тирән яра да, мәңге сызлар әрнү дә калмаган кебек, югыйсә. Тормышында ул кайчандыр Исидора юраганнан ерак китмәде бугай: югары очмады, түбән төшмәде. Чегәннәргә дә ияреп китмәде, бүтәннәргә дә... Бизәкле-сырлы тартмачыкларның серле почмакларында Әдрән диңгез ярларыннан, Кавказ тауларыннан килгән чакырулы хатлар да ята ятуын. Китмәде Ләрия. Шушында калды. Шушында кияүгә чыкты. Шушында улын үстерде, шушында оныгын үстерә.
 
...Кырык елдан соң күрешкән бу ике кеше өчен кырык минут сөйләшү нәрсә инде ул? Алай да, дөньяда иң йөгерек нәрсә күңел бит! Аларны яшьлек җәйләреннән әйләндереп кайтарды ул.
Ул инде яшьлек шуклыгын,
Сукбайлыгын онытты...

 
 Озатыйм, — диде Александр-Сандро. — Өеңә... Иреңә кадәр.
Ниһаять, ул батырчылык итеп, Ләриянең иңенә кулларын сузды. Хатынның яшькелт-көрән күлмәгенә өрәңге яфрагы килеп кунган иде. Чегән шул яфракны сак кына алды да түш кесәсендәге куен дәфтәренә кыстырып куйды.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy