Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Очрашу

Очрашу

Венера Мәҗитова
Венера Мәҗитова
19 марта 2017
1651 карау
Иртәдән бирле үз-үземә урын таба алмый изаландым. Йөрәгем күкрәк читлегеннән чыгардай булып ярсып-ярсып типте. Кулымнан әйберләр төшеп китеп җәфалады. Сизгер ул минем йөрәк. Ул-бу буласын алдан сизенә дә, дулаган аттай чәбәләнә башлый. Авыру да түгелмен кебек инде. Бит алмаларыма җиңелчә генә алсулык йөгергән, күңелдә алтын балыктай дулкынлану хисе уйнаклый, тәнне җиңелчә генә калтырану биләп алган, уйлау сәләте кул белән сыпырып ташлагандай юкка чыккан. Тукта, мондый халәтне соңгы тапкыр кайчан кичердем соң әле мин? Әһә, искә төште, Рәфисне өзелеп-өзелеп яраткан чакта бугай.

Аз да түгел, күп тә түгел – төп-төгәл ун ел үтте инде сукмакларыбыз аерылуга. Ә җанга тансык шул тойгы һаман онытылмаган. Шулай уйлана-уйлана чынаякларга кофе койганда ирем:
– Ни булды сиңа, хатын, кәефең юк? – дип сорап куйды.
– Төн буена саташып чыктым. Әллә нинди төшләр кереп йөдәтте, – дип җавапладым аңа күтәрелеп карамыйча гына.
– Әллә бүгенгә юлга чыгуыңны туктатып торасыңмы соң? – дип, үзенчә хәстәрлек күрергә тырышты Динар.
– Син нәрсә, авыру түгелмен ич мин. Көн дә йөргән юлга чыкмаска, – дип, җавапладым аңа тавышыма үпкәләү билгеләре чыгарып.
– Үзең кара алай булгач, – диде дә, кофесын эчеп бетерер-бетермәстән өстәл яныннан торып китте ул.

Минем белән сүз көрәштерүдән мәгънә юклыгын яхшы белә Динар. Бер нәрсәне алдыма алдыммы, эшләми туктамый торган начар гадәтем бар. Кайда да булса барырга төбәдем икән, таш яуса да юлга чыгам, «Бүген беркая да чыкмыйм» димен икән, трактор белән эттерсәң дә, урынымнан кузгатып булмый.

Динар нидер әйтергә теләп авызын ачса да, эндәшми калуны хуп күрде бугай. Шулай да кухнядан чыгып киткәндә күзләремә туп-туры карап:
– Шәп йөри торган гадәтең бар. Берүк сак бул, – диде.
– Кайгырма, ун ел стажлы шофер мин, – дип, аның артыннан авыз турсайтып калдым.

Бер гаепсез кеше белән кирле-мырлы гына сөйләшкәнем өчен үкенеп тә куйдым азак. Аннары: “Я, ярый, үпкәләшкәннән соң дуслашуы аеруча күңелле ул” дип, үз-үземне юаттым. Үпкәләшергә-дуслашырга дисәң, безгә генә куш инде. Атнасына берничә тапкыр “мөгез” чыгармыйча калган чак сирәк була. Гадәттә, нәзберек холкым аркасында, тавышны мин чыгарам. Динар кәефемне күтәрү өчен ниләр генә уйлап тапмый. Алып кайткан чәчәкләренең исәбенә чыгарлык түгел. Бүләкләрен саный китсәң Дус-иш хатыннарны, хатын-кыз затыннан булган туган-тумачаны көнләштерердәй бар да бар миндә: бриллиант кашлы йөзек-беләзекләр дә, көмеш алка-муенсалар да, чит илдә тегелгән соңгы модалы киемнәр дә. Бар да бар, тик ике арада күңел җылысы, якынлык кына юк. Иң мөһиме – мәхәббәт юк. Чөнки боларны Динар эшләп тапкан акчага сатып алып булмый.

Яратып аңа кияүгә чыкмавымны белсә дә, ирем мине “өф” итеп кенә тота. Максатлар, тормышка карашлар уртак безнең. Заманадан калышмыйбыз: икебезнең ике төрле юнәлештәге бизнес бар. Көн тудымы, беребез – бер, икенчебез икенче якка чыгып китәбез. Юньле-рәтле күрешкән дә юк инде. Нишлисең, тормыш бу. Аның ритмыннан калышырга ярамый. Бер генә көн юлга чыкмый калдыңмы, бизнестагы җылы урыныңа конкурентлар хуҗа булырга гына тора. Шулай уйлап, мин капка төбендә күршеләрне көнләштереп елкылдап утырган “Тойота Камри”ема чыгып утырдым. Караңгылатылган тәрәзәсен төшерә биреп, капка төбенә озатырга чыккан иремә елмайдым да кузгалып киттем.

* * *
Шәһәрдәге эшләремне бетереп кайтыр юлга чыкканда кояш сыртын кызартып офыкка кереп бара иде инде. «Төн җиткәнче кайтып җитәргә кирәк”, – дип, эчемнән генә уйлап куйдым. Иртәнге күңел ярсуы да басыла төшкән кебек тоелды.

Әллә нишләп хискә күмелеп йөри башладым әле соңгы арада. Әллә нишләп дип, юктан гына түгел инде ул: көн дә таң алдыннан гына керә торган бер үк төш сәбәпче моңа. Бүген дә манма тиргә батып уянып киттем. Имеш, тәүге сөйгән ярым Рәфис иремнән аерып алып китәргә тели. Мин, тинтәк, шуңар риза булып, аның артыннан иярәм. Акылым Динар янында калырга кирәклеген искәртсә дә, аякларым Рәфис артыннан атлый. Үзем каерылып-каерылып яшәгән йортыма карыйм. Сөйгәнем аның саен мине тизрәк атлатырга тырыша.

Таң беленеп кенә килә әле. Динар берни белми йокы симертә. Мин янә теге төшне күреп ятканда уянып киттем. Аягыма йомшак чүәкләремне эләктердем дә, балконга чыгып бастым. Иртәнге бишләр чамасы бардыр. Бар дөньяның изрәп йокыга талган мәле. Кемнәргә нинди генә төшләр кермидер бу минутта. Төш күрүнең асылына галимнәр үзләре дә төшенә алмый диләр ич. Галимнәр бер хәл, көн дә кабатланып кергән бер үк төрле төштән үзем дә гарык булдым инде. Нигә юрарга да белмәдем. Берәрсенә сөйләп күңелне бушатыр идем, гайбәттән куркам. Иң якын кешегә дә ышанып сер сөйләргә куркыта бу дөньяда. «Эчеңдәге серләреңне сөйли күрмә дустыңа, дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына” дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Әллә бу ялда кунакка баргач, тәвәккәлләп, әнигә әйтеп караргамы? Ул тәк тә хәлгә керми калмас. Безнең мәхәббәт кыйссасының күңелсез тәмамлануында аның да турыдан-туры катнашы бар бит. Ул бит көне-төне “Шул колхозчы баласына бармыйсың” дип миемне черетте. Әйдә, юрап карасын әле төшне. Бәлки, күңелне бушаткач, төш тә керүдән туктар.

Күкрәкне тутырып иртәнге җиләс һаваны суладым да, урыныма кереп яттым. Күпме генә борсаланып ятсам да, яңадан әвен базарына китә алмадым. Йокы, кул белән сыпырып алгандай, юкка чыккан иде. Башта тик бер уй:” Төшне нигә юрарга?” Әллә соң алда мине тәүге мәхәббәтем белән очрашу көтә микән? Узган кайтуда әни сөйләп торды: теге ялда авылга Рәфис кайткан булган. Су буедай йөк машинасында озын юлга йөри икән. Үзе белән хатыны һәм малаен да алып кайткан. Малае суеп каплаган Рәфис, ди. Их, күз кырые белән генә булса да күз саласы иде ул тәүге сөйгән ярга. Онытылып бер карап торасы иде үзенә. Мөгаен, ул да мин көн дә йөри торган федераль трасса буйлап җилдерәдер. Бәлки, юлларыбыз да кисешәдер. Бер-беребезне күрмибез генәдер. Уф, нинди генә уйлар керми бу тинтәк башка. Соңгы уем өчен үземнән-үзем оялып куйдым. Бетте бит инде, барысына да ун ел элек нокта куелды. Ноктаны да Рәфис түгел, ә үзем куйдым. Дөресрәге, әти-әни сүзен тыңлап, шушы адымга бардым. Ә бит барысы да ничек матур башланган иде.

Бүгенгедәй исемдә: сиреньнәрнең шау чәчәккә төренеп, тирә-якка хуш ис таратып утырган чагы. Көрән-зәңгәр күзле сиреньнәр исенә исереп ялгызым гына клубтан кайтып киләм. Шулчак аяк тавышы ишетеп, артыма борылып карадым. Багана утының сүрән яктысында янәшәмә килеп баскан егетнең баһадирдай гәүдәле, дулкынланып торган кара чәчле, калын иренле булуын шәйләп өлгердем. Өстенә килешле генә зәңгәр джинси костюм кигән, аякларында ап-ак кроссовкалар. Һинд артистымыни. Секунд эчендә, кызларга гына хас кызыксынучанлык белән, егеткә баштан-аяк күз йөгертеп чыктым.
– Гүзәл, сине озатырга рөхсәттер бит, – дип, әдәпле генә итеп сорады егет.
–Бу кадәр инәлеп сорагач, рөхсәттер инде, – дип, дулкынлануымны яшерергә тырышып җавапладым аңа.

Шулчак бөтен тән буйлап рәхәт бер җылы дулкын йөгерде. Йөрәкне “Миңа беркемнең дә күз салганы юк, дип йөри идең, авылның беренче чибәре озатамы үзеңне?” дигән масаюлы хис биләп алды.

Безнең йорт турысына җитәрәк Рәфис урам аша яшәгән күршеләрнең капка төбендә торган утыргычка ишарәләп:
– Әйдә, бераз сөйләшеп утырабыз, – дип тәкъдим ясады.

Мин каршы килмәдем. Ничәмә еллар буена хыялымда йөрткән егетнең тәкъдименә каршы килерлек хәлдә түгел идем.

Рәфиснең мине озата килүе турындагы хәбәр икенче көнне үк авылны урап чыкты. Берәүләр безгә сокланып карады, икенчеләр, «Ай-һай, озын гомерле булырмы икән бу мәхәббәт?» – дип сагайды. Бөтен бәла – минем хәлле, аның – урта хәлледән дә түбән гаиләдән булуыннан иде булса кирәк.
Ләкин безнең сиреньнәр белән бергә чәчәк аткан мәхәббәтебез гайбәт сүзләрдән, икеле-микеле уйлардан өстен иде. Кич җитүен икебез дә чак көтеп алабыз. Көн дә бер үк җирдә, сирень куагы үсеп утырган капка төбендә очрашабыз. Икебез арасындагы серләрне дә тик сиреньнәр генә белә иде.

Танышуыбызга бер атна булган көн иде. Рәфис ул кичне мине бер кочак сирень чәчәкләре белән каршы алды. Минем нәкъ шул чәчәкләрне генә үлеп яратуымны каян белгән диген!
– Шундый матур чәчәкләрне өзәргә ничек кулың барды? – дидем шау чәчәктә утырган сирень куагына ымлап.
– Мин бит үзебезнең бакчада үскән куакныкын өзеп алып килдем, – диде Рәфис аклангандай.
– Сездә дә сиреньнәр үсәмени? – дип сораган булдым исем өчен генә. Үзем мондый бүләккә чиксез шат идем.
– Әйе, – дип, баш какты да Рәфис, чәчәкләрен миңа сузды.

Мин сиреньле гөлләмәгә борынымны куеп, күкрәк тутырып сулыш алдым. Сиреньнең ачкылтым-дымлы хуш исе бөтен тәнемә таралгандай тоелды. Бәхетле, чиксез бәхетле идем бу минутта мин.
И мәхәббәт, илаһи мәхәббәт Күзлене күзсез, теллене телсез иткән мәхәббәт. Кемнәрне генә үз алдыңда тезләндермисең дә, кемнәрне генә сарыларга сабыштырып өзгәләндермисең?! Син булмасаң, дөньяда яшәүнең яме дә, тәме дә булмас иде. Йөрәгендә актан-ак, сафтан-саф сөю җыры агылганда гына бәхетледер ул кеше. Дөньяда сине уйлап, сине яратып яшәүче кемнеңдер барлыгын тою гына да үзе зур бәхет бит. Тәүге сөйгән ярлары белән кавышканнардан да бәхетлерәк кемнәр бар икән бу дөньяда!
Татлы уйларымны Рәфисемнең “Әллә елыйсың инде?” дигән соравы бүлде.
– Юк, еламыйм, күңелдән генә шигырь язам, – дидем аңа ярым пышылдап.
– Миңа да ишеттерсәң иде, – дип, Рәфис мине җылы кочагына алды.
– Сирен-сирень, сирень гөлем,
Бердәнберем минем.
Бердәнберем генә түгел,
Йөрәк серем минем.

Матурмы? – дидем сөйгәнемнең исе китеп мине тыңлавынан канәгать булып.
– Матур —диде ул сузып кына, үзе мине кайнар күкрәгенә тагын да ныграк кысты. Аннары: – Миңа багышлангандыр бит инде, – дип колагыма пышылдады.
– Сиңа инде, сиңа, бердәнберемә. Тагын кемгә булсын инде, – дидем, аның киң күкрәгенә башымны салып. —Рәфис, минем сиңа бер үтенечем бар.
– Әйт, әйдә, барсын да үтәргә риза.
– Ризамы? – дип кабатлап сорадым аннан, син минем шартның ниндилеген белмисең ич әле, белсәң, ни әйтерсең, дигәндәй.
– Риза, дидем ич инде. Синең, җанкисәкнең, сүзен аяк астына салып ташлап буламыни инде
– Нинди генә хәлдә калсак та, тапламыйк без саф мәхәббәтебезне, яме.

Рәфис мондый үтенечне көтмәгән иде булса кирәк, бераз уйланып торды да:
– Ә син миңа кайчан кияүгә чыгасың соң? – дип сорап куйды.

Мин кызларга гына хас тәкәбберлек белән:
– Вакыты җиткәч, – дип, өздереп җавап бирдем.
Иреннәр иренгә үрелде. Мәхәббәтнең ләззәтле дә, сафтан-саф та мизгелләре иде бу.

Очрашып йөрүебезнең дүртенче язы иде. Мин ул вакытта һөнәр алып кайтып туган авылда эш башлаган идем инде. Бер көнне эшкә барышлый үзеннән-үзе карашым мәхәббәтебез билгесе булган сирень куагына төште. Куакның башка агачлар төсле яфрак ярырга җыенмавы мине сагайтып җибәрде. Якынрак бардым. Ел саен шау чәчкәдә утыручы сирень куагы төбеннән корыган иде. Сирень куагына сыенып үткәргән мәхәббәтле кичләребез күз алдына килеп басты да, ямансу булып китте.

Ул көнне иртәдән үк кәеф булмады. Рәфиснең кичен киләсе генә күңелгә бераз җылылык биреп тора иде. Һәрвакыттагыча төзәнеп-бизәнеп кич чыгарга җыенган мәлдә яныма тып итеп ачулы йөзле әни килеп басуга, сискәнеп киттем.
– Моннан соң Рәфис янына ике аягыңның берсен дә атламыйсың, – диде ул тавышына зәһәрлек билгеләре чыгарып.
– Ничек инде?
– Шулай менә. Сиңа тиң түгел ул. Сөйгәнен үз катламыннан эзләсен, - диде ул сорауга урын калдырмаслык итеп.
Миңа, үз гомерендә бер тапкыр да әти-әни сүзеннән чыкмаган кешегә, чишенеп йокларга ятудан башка чара калмады.

Шул көннән башлап очрашулардан кача башладым. Рәфис үзе дә кыюсыз булды. Әти-әнием белән очрашудан шөрләп булса кирәк, йортка аяк басмады, башкача капка төбенә дә килмәде. Урамда күренсә, мин ялт кына кереп китәр булдым.

Минем сәбәбен әйтми-нитми генә араны өзүемне авыр кичерде Рәфис: бераз йөрде йөрде дә, эчүгә сабышты. Яман хәбәр авылга тиз тарала. Әни миңа "дөрес юл” күрсәтүенә сөенеп бетә алмады. “Әнә, күрдеңме кем хаклы булганлыгын?” дип, болай да яралы йөрәккә көн дә тоз сипте.

Их, шул вакытта хәзерге акылым булсамы! Берсүзсез мәхәббәтем өчен көрәшкән булыр идем. Бүгенгедәй: “Их, тәүге сөйгән ярга күз кырые белән генә булса да да карыйсы иде” – дип, җан атмас идем.

Юк, әни фаразлаганча ук төшеп калган кеше булып чыкмады Рәфис. Өйләнде, фатир алды, улы туды. Башкаланың үзендә бер дигән итеп яшәп ята. Кайсыдыр бер бәхетлесе аның куенында иркәләнә, аның улын үстерә. Ул бәхетле бичә сөеп-сөелеп яшидер, мөгаен. Бигрәкләр дә йомшак күңелле, ягымлы кеше иде шул Рәфис. Их, бер генә минутка булса да аның хатыны урынында буласы, шул яратып-сөеп туялмас тәүге сөйгән яр кочагында бер төн генә булса да үткәрәсе иде. Шул мизгел килсә, тормышта бер генә үкенечем дә булмас иде. Рәфиснең генә күз яшьләре төшкәндер инде миңа, күрәсең. Шулай булмаса, ун ел буена тәк тә бер авырга калыр идем.

Үкенечле беренче мәхәббәтемне искә төшерүдән күземә яшь, тамагыма ачы төер килеп тыгылды. Машинаның тизлеген киметә төштем. Уйланып килеп ярты юлның үтелгәне дә сизелмәгән. Башта бензин салырга, аннан автозаправка янында урнашкан кафега кереп капкалап чыгарга булдым. Шулчак каршыма су буе озынлыгындагы “Фредлайнер” килеп туктады. “Таптый инде, күзле бүкән” – дип, сукрандым, озын юлга йөрүче шоферның иләмсез машинасын минем купшыкаемның борын төбенә үк китереп туктатуына ачуым килеп.

Машинадан “Русия” дигән язулы кызыл майка, зәңгәр җирлеккә кара шакмаклар төшкән шорты кигән “Фредлайнер”ыдай озын буйлы ир сикереп төште дә, заправкага таба атлады. Тукта, атлап йөреше дә, йөз чалымнары да таныш кебек. Кем соң әле бу? Шулчак миемне “Ул бит!” дигән уй ярып үтте. Мин ачкан авызымны яба алмыйча аңа карап каттым.

Кассага таба атлаучы адәм чыннан да ул иде. Я, Хода, үзгәрмәсә дә, үзгәрмәс икән кеше! Дулкынланып торган куе кара чәчләре дә, елмайганда кызларныкы кебек чокыраеп китүче бит очлары да, килешле генә борыны да, ягымлы карашы да шул ук. Әллә шушы минутта сикереп төшәргә дә “Рәфис!” дип кочагына ташланыргамы икән? “Кит, хыялый, ир хатыны булуыңны оныттыңмыни? Бар, кузгал да кит! Яраларыңны кабаттан яңартып торма. Шулай итсәң, үзең өчен дә, гаиләң өчен дә, тәүге мәхәббәтең өчен дә яхшырак булачак. Калсын ул тәүге сөюең күңелеңдә актан-ак һәм сафтан-саф килеш. Бер кискән икмәк кире ябышмый. Бар, юлыңда бул, ялгыша күрмә”, – дип йодрык төйнәде акылым шулчак икенче яктан. Мәхәббәт һәм акыл алышында тәүгесе җиңде. “Ни булса да була”, – дидем дә, тәкәбберлегем, горурлыгым турында онытып, аңа “Рәфис!” дип дәштем. Ул борылып карады. Карашлар очрашты. Я, Хода, шулкадәр дә җанга якын һәм тансык булыр икән бу караш. Рәфисемне йөгереп барып кочакларга теләдем. Тик аякларым, кадаклангандай, бер урында катып калдылар. Сулуым кипте, тез буыннарым буйлап җиңелчә генә калтырану йөгереп үтте. Тукта, иртәнге халәт ич бу. Төш күреп уянганнан соң кичергән халәт.
– Гүзәл, син?! – дип, сорады ир мине юлда очратуына гаҗәпләнеп. Аннары машинамның эченә күз ташлады да: – Үзең генәмени? – дип кызыксынды.
– Әйе, – дип баш каккач, мине кочагына алды. Нәкъ ун ел элек булганча чәчләремнән үбеп “Мәхәббәтем минем”, – дип пышылдады. “Ул да онытмаган бит!” – дип, чытырдатып күзләремне йомдым.

Шатлыктан күз яшьләрем бәреп чыкты.
– Сине очратуга өметемне өзгән идем бит инде , – дип, җылы тынын муеныма өрде ир, киң күкрәгенә тагын да ныграк кыса биребрәк.

Шулчак тәүге мәхәбәтем алдында мәлҗерәп төшүем өчен миңа оят булып китте. Ялт кына тирә-ягыма каранып алдым. Ни күрим, озын юлга йөрүче шоферлар күзләрен шакмакландырып безгә карап катканнар.
– Рәфис, безне күзәтәләр, – дидем мин аның кочагыннан ялт кына ычкынып.
– Күзәтсәләр ни, кем таный безне монда, – диде ул бер ни булмагандай. – Үзләре тәүге сөйгән ярларын ун елдан соң очратсалар, нишләрләр иде икән? Айга сикерерләр иде, мөгаен, – дип әйтеп куйды.
– Әйдә, кафега кереп сөйләшик. Берьюлы тамак та туйдырып алырбыз, – дип тәкъдим ясадым. Ул ризалашып артымнан иярде.
– Сине урамда күрсәм, билләһи танымас идем, – диде Рәфис иң читтәге өстәл артына килеп утыргач. – Син тагын да чибәрләнеп киткәнсең, пешкән кура җиләгеннән дә болайраксың, – диде ул миңа күзләрен майландырып карап.

Аның карашыннан тән куырылып киткәндәй тоелды. Әллә аның без кебек тишеп каравыннан бу шулай тоелды, әллә Динар кебек ипле-әдәпле сөйләшмәве күңелгә дорфарак булып ишетелде. Ә бит теге чакта Рәфис нәкъ йомшак телле булуы белән күңелемне арбаган иде. Ике сүзнең берендә «җаныкаем” дип дәшүләре әле дә күңел түрендә саклана.
– Хатын-кыз матур булырга тиеш инде, – дигән булдым җавапсыз калмас өчен генә.
– Бай кешегә чыккансың, дип ишеткән идем. Мине оныткансыңдыр инде – диде ул тавышына үкенү билгеләре чыгарып.
“Сине онытып буламы соң инде?” дип әйтмәкче булган идем, каршымда утыручының мин ун ел элек белгән Рәфис түгеллеген чамалап, тыелып калдым.
– Бай, дип, урта хәлле инде. Акчага интектерми, – дип, теләр-теләмәс кенә җавап бирдем, очрашмас борын ирем турында сораштыра башлавын өнәмичә.
Бераз тын торгач, үзем һөҗүмгә күчтем:
–Үзең соң, үзең ничек? Улың бар, дип ишеткән идем. Ничә яшьлек булды инде?
– Икене бетерде малай. Суеп каплаган мин булган ул. Хатын тагын берне алып кайтырга җыена әле. Бу юлы кыз көтәбез инде. Ничек булыр тагы.

Рәфиснең бу сүзләре йөрәккә пычак белән кадагандай тәэсир итте. Балам юклыгын белә торып, юри шулай мактанадыр кебек тоелды. Хәер, кеше хәлен кеше аңлый мени инде ул? Ходайдан ялварыплар сорасам да, бала сөю бәхетеннән мәхрүм шул мин.
– Ирең дә таш бәгырь икән. Алма кебек хатынны берүзен юлга чыгарып җибәргән. Юлдагы “аю”лар тотып ашаудан курыкмыймыни? – дип, янә баягы соравына әйләнеп кайтты Рәфис.
Тормыш тупаслаткан иде аны. Шунда мин каршымда шөреп-шөреп аш ашап утыручы ирдә элекке беркатлы, эчкерсез, күзгә генә карап торучы Рәфиснең әсәре дә калмаганлыгын аңладым.
– Курыкмыймы, дип, нәрсәсеннән куркасың инде аның. Көн дә диярлек йөргән юл ич.
– Көн дә йөргән юл, дисеңме? Кара әле, очрашкалап торырга ничек әйбәт икән. Синең ирең, минем хатын күрми, дигәндәй. Яшьлектә кичермәгәнне картлыкта кичереп карарга кирәк. Үзең бит теге чакта "саф мәхәббәт” дигән булдың. Шунда ук рәхәтен күрәсе калган да соң – диде ул миңа сынаучыл карап.
– Нәрсә сөйлисең син, Рәфис, язмаганны. Икебезнең дә гаиләләр барлыгын оныттыңмыни? – дидем мин Рәфиснең шулай түбән фикер йөртүеннән кыенсынып.
Шул мизгелдә ун ел буена аны сукырларча яратуым өчен үземне-үзем кызганып куйдым хәтта.
Мин Рәфискә сынамчыл карашымны төбәдем. Ул аны күрмәде дә: ашавы ашау иде. Үзгәртсә дә үзгәртер икән тормыш адәм баласын. Шулай булмаса, Рәфиснең кызларныкыдай йомшак күңеле каешланып катар, кайчандыр йөрәгендә ургылган саф-садә хисләре эреп юкка чыгар идемени?
Шулчак Рәфис ашаган җиреннән күтәрелеп карады да:
– Нигә куркасың, ирең сизәр дисеңмени? – дип сорады.
Мин бу сүзгә җавап табалмадым. Бер мизгелдә ап-ак сөюем кап-карага әйләнде, күңелемдә тәүге сөйгән ярыма булган иң садә хисләрем кар суыдай эреп юкка чыкты.

Ул арада Рәфис барменны чакырып алып икебезгә дә 100әр грамм коньяк коярга кушты.
– Нишлисең син, Рәфис, эчкән килеш рульгә утырасыңмыни? – дип, мин аңа каршы төштем.
– Ә нигә утырырга? – дип, сорауга сорау белән җавап бирде ул. – Озакламый төн җитә. Мәхәббәт төне. Туйганчы сөешербез-яратышырбыз да иртән юлга чыгарбыз. Минем монда әллә ничә кат кунып чыккан бар инде, – диде ул болай да кысык күзләрен тагын да кыса биребрәк.

Минем күзләремне зур ачып карап торуымны күреп:
– Курыкма, трассавичкалар белән түгел, ялгызым гына, – диде, ялгышырак сүз ычкындыруын вакытында шәйләп калып.
Аннары "Мин хәзер” – дип, урыныннан торды да, “администратор” дигән язулы ишекне шакып кереп китте. “Кунакханәдә урын барлыгын-юклыгын белешергәдер” дигән уй ялт китте башта шулчак.
Мин күргәннәрем-ишеткәннәремнән айный алмыйча бер мәл телсез-өнсез утырдым да, атылып тышка чыктым. Битемә җәйге җылы җил килеп кагылды. Шулчак күңел болганып куйгандай булды.

Әллә Рәфиснең кыланашыннан, әллә диварларына май сеңгән кафе исеннән булды ул күңел болгану, белмәссең. Бераздан болгану тагын-тагын кабатланды. “Тукта, нәрсәгә булыр бу? Әллә соң, әллә соң авырга калдым микән?” – дип уйландым эчемнән генә. Шулайдыр, мөгаен. Моңарчы күңелнең бер дә болай укшыганы юк иде. Шатлыгымнан бар дөньяны берьюлы кочып аласым килде. Шулчак минем өчен өлтерәп торган әдәпле-итагатьле Динарым күз алдыма килеп басты. Тизрәк аның киң күкрәгенә башымны саласым, чәчләремнән йомшак кына итеп сыйпатасым, наздан гына торган сүзләрен ишетәсем килде. Бу мизгелдә миңа җир йөзендә Динардан да кадерлерәк ир заты юк кебек тоелды. Корсагымны сыйпый-сыйпый машинамны кабызганда: “И, Ходаем, ялгышудан саклап калуың, беренче мәхәббәт газабыннан коткаруың өчен мең рәхмәт сиңа. Туачак сабыем хакына ирем янына исән-сау алып кайтып җиткер”, – дип теләдем. Кузгалып киткәч, көзгедән артка карадым. Кулларын селти-селти кафедан чыгып килүче Рәфисне күреп калдым да газга ныграк бастым. Бу мизгелдә аз гына чайпылтсаң да түгелергә торган беренче мәхәббәтемә булган иң кайнар хисләремне күңелемнең иң төпкел почмагына гомерлеккә бикләп куярга өлгергән идем инде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy