Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Елан. № 3.

Елан. № 3.

Нәбирә Гыйматдинова
Нәбирә Гыйматдинова
19 марта 2017
1747 карау
Башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4352

Урманда аның иң күралмаган агачы — шомырт агачы иде. Шомырт җимешләре кояш нуры эчеп карала да, теге шәфкать туташының күзләре булып аңа карый иде. Бакчадагысын Фәһимә ярсый-ярсый балта белән чапты, ә урамда очраганын сындырды-таптады. Әмма күзләр көн-төн аны эзәрлекли иде. Гаделдән бала табам дип очынган иде, фәрештәләрнең “амин” дигән җиренә туры килмәде шул, таба алмады. Гаиләдә сыңар бөртек бала үсте. Ул да кеше баласы... Гадел өчен Илдарның сеңелкәшсез-энекәшсез үсүе зур фаҗига иде, тик ир: “Нигә син кысыр? - дип сүкмәде, сүгәр дә иде, бәлки, аерып та җибәрер иде, бәлки, Фәһимәнең улын үз баласыдай яратуы коткарды. Нәкъ менә бер бала белән картаюын уйлаган чакларында эчә иде бугай Гадел. Эчсә — өйгә кайтмый, азгын Садыйка янында куна. Кеше шулай сөйләде, ә ир: «Ялган», — диде.
Ирләр жыя-җыя да бер чыгара икән. Гадел кулы белән хатынның корсагын сыпырып:
— Буш син, Фәймә, — диде. — Кипшенеп ярылган кисмәк төсле.
Хатын аның нәрсәгә төрттергәнен аңлап телләште.
— Ярылмас ие дә, суың җитмидер. Садыйкага ташыйсың бит.
— Сиңа чиләкләп-чиләкләп салсаң да файда юк.
 
“Бар” диясе килде Фәһимәнең, килешкәннеке килешә миңа диясе килде, серен ачасы килде... “Буш” дип мыскыллауларга караганда, “сөйрәлчек” сүзен ишетүе җиңелрәк иде. Тик тавыш зурга китәр шул. Ник миңа кияүгә чыкканда дөресен әйтмәдең, дияр Гадел. Минем йортта тамыр җәйгәч кенә телең чишелдеме, дияр. Ирсез корсак кабартып бер кат гөнаһ эшләвең генә җитмәгән, балаңны ташлап, икенче кат гөнаһка чумгансың, син хатын түгел, син — таш йөрәк, дияр. Ирләрнең кулы кебек теле дә каты. Фәһимә күз яшен эчкә йотып:
— Ни барына риза бул, Илдар өйләнгәч, тез башы саен икешәр онык биетеп сөярсең, — диде. Аннары йомшаруыннан гарьләнеп, иренә ысылдады: — Ятмале монда хокукларыңны даулап! Улыңны өйләндерергә акча җый. Ник эте-бетенә бушка урман өләшәсең, сат агачыңны, сатып бир, — диде.
Сатар сиңа Гадел урман, сатар! Илдары өчен сукыр бер тиен акча җыймады ул. Хәер, акыллы ир-атка акча дип артык чиләнергә дә кирәкми икән. Бай кәләшләр буа буарлык. Әнә Шакирә, Илдар сакалы агарганчы җыя алмаслык мал-мөлкәтне сәгате-минуты белән кияү йортына китереп аударырга әзер. Малайга күктән яуган бәхет яңгырына коенып кына яшисе. Гадел генә Шакирә белән кодалашуны өнәмичә җелекне киптерде. Барма, дуслашма, ул карак, ул нәпселе, янәсе. Илдар аның кызы белән буялмасын, янәсе. Артык туры кеше иде шул ире. Үзенең гомере кыска булды, улы институтка имтихан тапшырган җәйдә гүргә кереп ятты. Җаны бугазына төртелгәндә ул:
— Фәймә, печтек кенә гөнаһым бар синең каршыңда, теге чакта белеп көнләштең син. Садыйкага тәрәзә шакыган ием. Салган баштан түлке, ие, — диде.
— Алар хәтердән җуелган инде, бигайбә, — диде хатын. Һай, Гаделнең гөнаһысы аныкы белән чагыштырырлык идеме соң?! Чүп иде, чүп! — Минем дә сиңа күңелемдәген ачасым бар, картым.
Хатынга җанын изгән авыр йөктән бушанырга ничәдер секунд җитмәде, иренең сулышы киселде... Калды ул шулай гөнаһы белән япа-ялгыз. Вакыт яраларны төзәтә, имеш. Төзәтә, көт. Картлыгына табан атлаган саен, ярасы тирәнәя генә.
Бакчадан гына туры Шакирәләргә барырга ниятләп туфрак тулган галушын кагып маташканда, урам яктан кычкырдылар.
— Фәймә апа, сиңа хат бар! Илдардан!
Хатын коелып төште. Хат?! Бүген-иртәгә кайтырга тиеш лабаса бу малай, нишләп хатлар яза икән? Уй-нияте шәһәрдә калырга микән әллә? Аспирантурага кыстыйлар дип сөйләнә иде.

Хат кыска иде, шуңа күрә кәгазьдәге сүзләр Фәһимәгә яшен кебек чартлатып сукты да баскычка сылады. “Әни, мин өйләндем, безне көт”, — дигән иде Илдар.
Бәхетенә, хат ташучы кыз китеп өлгермәгән иде, ул яңакларга бәргәли-суккалый аңга китерде. Хатны яңадан укыды Фәһимә, укыды да әрнеп елады. Үз балаң, үз каның түгел шул, әнинең йөрәге шартлар дип уйламый. Соңгы кайтуында гына колагына өч көн тукыды бит, улым, бәхетеңнән качма, Шакирә кызына өйлән, диде. Бармак бөгә-бөгә кәләшенең бирнә әйберләрен санады. Бер мәртәбә дигәндәй, эчтән генә көлеп утырган икән! Тукта әле, көлдерә әле сине әниең! Ник өйләндем икән дип, чәчеңне йолкырсың, малай актыгы! Ул хатын дигән нәмәстәңә тәмуг казаны асып куячак Фәһимә, ә иртә-кич астына каен утыны ягачак.
Яшьләр хат артыннан ук кайттылар. Үзләреннән алда өйгә хәерчелек исе аңкып керде. Икесенең дә кулында иске чемоданнар. Их, тавык мие эчкән бала! Шакирәнең дәүләтенә кайтып аварга тиеш идең бит син.
— Исәнме, әни?! Менә без, — диде Илдар.
— Күрәм, сукыраймадым, — диде Фәһимә коры гына. — Кемне иярттең син?
— Әллә хатны алмадыңмы, әни? Бу — Мәрвия, минем хатыным, синең киленең.

Фәһимә бусага төбендә төртелеп калган кемсәгә күз ташлады. Фи, Илдар артына поскан була, саескан. Җебек нәмәстәкәйгә охшаган, моны җиңәргә әлләни көч сарыф ителмәс. Чибәрлеген дә ташка үлчим: үзе ябыктыр, үзе буйга бәләкәйдер. Катыкка буяп ишегалдына куйсаң — эт тә яламас.
— Хатын дигәнеңә авылдагы ярәшкән кызың турында әйттеңме соң?

Әни кеше тәмуг казаны астына беренче пүләнне ыргытты.
— Җә инде, әни! Мәрвияне үпкәләтерсең тагы. Минем Айбагарда ярәшкән кызым юк. Әйдә, җаным, син әнине тынлама, уз.
Бусага төбенә кадалган килен-килмешәк кыенсынып кына алгы бүлмәгә узды.
Илдар бу хәлдән төс җуйган иде. Ул урта ишекне япты да:
— Әни, нишлисең син! — диде. — Болай чәнчеп-кадап каршы алуыңны белсәм, Шәкүр җизниләргә кайта идем мин. Мәрвиядән оят! — диде.

Фәһимә йөрәген тотып идәнгә чүкте.
— Үләм, аллам, үләм! Пычаксыз суйдың син, малай! Без монда Шакирәләр белән пыр тузып туйга хәстәрләнәбез, ә ул өйләндем дип күзен тасрайтып кайтып төшә. Үстергәнем өчен рәхмәтең шулдыр.
— Шакирә кызына әйләнәм дип ялгыш та ычкындырмадым бит, әни.
— Җүнле егет өйләнүе турында кычкырып йөрми, тинтәк! Ата-ана башлы-күзле итәргә бурычлы баласын.
— Мин Мәрвияне яратам, әни.
— Яратуыңны ипигә ягып ашый алмассың. Иярткәнеңнең хәерче баласы икәне йөзенә чыккан ич!
— Хикмәт байлыкта түгел, әни. Әти белән сез дә хезмәт хакына яшәдегез, без дә яшәрбез.
Һай беркатлы Гадел малае! Хезмәт хакына яшәвең икеле шул. Бүген байлар заманы. Эт кебек алдан акча чаба.
— Мәрвияне хәерче дип кимсетә күрмә, әни. Ятимә кыз ул, әнисе белән генә үскән.
Хатын җирәнеп кенә:
— Фи, уйнаштан тугандыр әле, — диде.
Гомер булмаганны Илдар да кызды.
— Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме, әни? Мин сиңа Мәрвияне мыскылларга ирек бирмәм. Ул минем хатыным!
Фәһимә шунда гына хатасын андады. Гаделнекеләр сүз күтәрми, каты бәрелсәң — сырт йонын кабарта. Аларны хәйлә белән, тәмле тел белән бөгәргә кирәк.
— Дипломыңны күрсәтер идең, улым, — диде хатын тавышына йомшаклык өстәп.
Илдар алгы бүлмәдән ике диплом тотып чыкты.
-
Монысы Мәрвиянеке, әни. Ул институтны кызыл дипломга тәмамлады.
Килен-килмешәк тә бу якка чыгып баскан иде.
— Безнең авыл мәктәбендә кызылга түгел, зәңгәргә дә урын юк, — дип мыгырданды Фәһимә. — Фермада сыер эшар җитешми әнә.
Бусагадан атлаганнан бирле авыз ачып сүз әйтмәгән Мәрвия, ферма дигәч кыюланды:
Мин вакытлыча күрше авылда укытырга риза, әни.
Әни?! Хатынның ачудан тиресе җәелде. Бу чуракай аңа «әни» дип эндәшергә җыена мәллә?!
Илдар хатынының җилкәсеннән кочты.
— Күрше авылга мин йөрермен Мәрвия, син безнең мәктәптә укытырсың.
Фәһимә бүтән кысылмады. Ходайдан сабырлык сорап, белән малайның ни-нәрсә сөйләшкәнен тыңлап утырды. Каш астыннан гына Мәрвиягә карап-карап алган чакта йөрәгенә чүт кан саумады. Илдарның бәхетен кисте чуракай. Моны ничек авылдан качырырга икән, ә? Ничек малайдан биздерергә?
Килен белән өйдә икәү генә калгач, Фәһимә сорады:
— Авылда сөйгән кызым көтә димәдемени сиңа Илдар?
— Юк, әни.
— Әни димә миңа! Синең өчен мин Фәһимә Саматовна! Илдар әйтмәсә, мин әйтәм: аның яшьли сөйгән бар. Ник аларның арасын бозасың?
Килен башын аска иде.
—Мин белмәдем, әни.
— Әни диясе булма!!! — дип калтырана-калтырана ады хатын. Аның ысылдавыннан куркып бөрешкән Мәрвия урындыгына сеңде.
«Менә шулай, чуракай. Тәмуг казанында кайнарга әзерләннә башла. “Әни” диюеңне Фәһимәнең ишетәсе дә килми. Син дә “кызым” сүзен көтмә”.
Иренә әләкләр дип пошынган иде ул, юк, килен әләкләмәде, аулакта качып елау белән генә чикләнде. Әһә, йөрәгенә агуның беренче тамчысын тамызды Фәһимә.
Боерса, атна үтмәс, көнләшүеннән кара көяр. Тик менә Шакирәләр генә беткә үч итеп тун якмасыннар иде. Йөгереп кенә аларга да барды хатын, улымны барыбер аерттырам, сабыр итегез, дияргә иде уе, бәлки, бәхетедер әле, ашыгыч юллама биргәннәр дә, әниле-кызлы ял йортына сыптырганнар. Илдарның өйләнеп кайтуын белмәгәннәр дә хәтта. Кибет директорының өй сакларга калган чукрак апасы:
— Сеңел сезгә тыкрыктагы бураны ташырга кушты, кодагый Фәймә, — диде. — Өлгерербез әле, — диде Фәһимә. Чуракайны кумыйча, бура күчермәссең инде.
— Өлгертегез, өлгерт, — диде чукрак. — Туйны яңа өйдә гөрләтерсез, кодагый Фәймә.
Чукрак белән сүз озайтмады ул, күзен кыздырган бура тирәли бер әйләнгәч кайтып китте. Тау хәтле корсагын шән бәйләгән Рокыя, көрәген сөйрәп, урман эченнән килә иде.
— Кипкән теге елан кабыгы, күмдем әле, аллага шөкер, миннән калмады. Тынычлап бәбиләрмен хәзер. Син, Фәймә апа, килен рәхәте күреп ятасың бугай?
— Килен түгел ул, Илдарга тагылган өтек койрык кына.
— Улыңа ярагач, бер дә өтек койрык булмас, Фәймә апа.
Молодец Илдар, үги әнкәсе кебек Шакирә кызы дип селәгәен агызмады.
— Минем йортыма борыныңны тыкма, яме? — диде Фәһимә җенләнеп.
 
Рокыядагы усаллыкны бүлсәң, ун хатынга җитә иде.
— Ә син кеше баласын рәнҗетмә, Фәймә апа. Аны еланнар җәберләсен дип үстермәгәндер әнкәсе, ишегеңне авырттырып тапсаң, белер идең киленнәр
бәясен!

Фәһимәнең йөрәген чеметкән бердәнбер нәрсә — аның кысырлыгыннан көлү иде. Гомер буе ире «кысыр» диде. Күзенә бәреп әйтмәсәләр дә, авыл халкы өчен дә  ул “кысыр” иде. Могҗиза белән буй үскән кызын китереп  бастырасы иде шушылар каршысына һәм “бу — минем балам!” дип кычкырасы иде. Кайда соң аның күз нуры?! Кайда?! “Шомырт күз” аны ник яшерде икән, и Ходаем?! Ник тилмертә икән ул Фәһимәне, ник очраштырмый икән?!
Урталай бөгелеп керде капкадан Фәһимә. Әйтерсең Рокыяның мыскыллавы умыртка сөяген сындырган иде.
Бауга кер элгән Мәрвия:
— Нәрсә булды сиңа, әни?! — дип эндәшкәч кенә, хатын турайды.
— Булмады! Тагы ничә мәртәбә кабатлатасың инде, әни димә миңа, өтек койрык! Тәрәзә пәрдәләрен ник юдың әле? Кем кушты әйбер пычратырга?!
— Мин... мин үземнекеләрне элгән идем. Әни биреп җибәрде, баруга эл, кызым, безнең халыкта шундый йола бар, — диде.
Каенана өйгә атылды, тәрәзәдән берәм-берәм яңа пәрдәләрне йолкып алды һәм, өеме белән ишегалдына күтәреп чыгып, тузанга чумыра-чумыра таптады.
Килен елый-елый читтән генә карап торды. Бу аңа сабак булды, бүтән ул үзбашы белән йорт эшләренә тыгылырга базмады. Илдар мәктәпкә урнашу мәшәкатьләре белән үзәккә йөри иде, ире кайтканчы алгы бүлмәдә посып утыра башлады. Ә Фәһимәнең теле сөйкемсез килмешәкне камчылаудан туктамады.
— Илдар тиздән синең сөремеңнән айныр, боерса. Яраткан кызы санаторийда әле. Яры да, пары да Дилә аның. Мин зинадан туганнар өчен малай үстермәдем. Бирнәң дә юк бит. Буш чемоданлы кыздан өметеңне өз инде.
Юаш Мәрвия ара-тирә кыюсыз гына сүз кыстыра иде.
— Әни минем исемгә кенәгә ачып акча җыйды. Туй бүләгем, диде.
— Сукыр тиеннәрегез белән мактанма! Кенәгәдәге акча белән кем баеган, ди!
Шунда Шакирәләрнең байлыгы күз алдына килеп баса да, Фәһимәнең дөрләп эче яна башлый иде. Һай, бу малай актыгы! Өтек койрыкка өйләнеп нинди ахмаклык эшләгәнен кайчан анлар икән? Ми капкачын тишеп саласыңмы аңа акылны! Коры хезмәт хакына ничек яшәргә җыена икән? Аны бу өтек кенә бәхетсез итәчәк. Өтек аркасында малайның башыннан мескен бүрек төшмәячәк. Санаулы көн тиз уза. Шакирәләр дә кайтыр инде. Чуракайдан котылу чараларын эзләргә иде бит, эзләргә. “Аер”, — дип көненә йөз тукысаң да, Илдар колагына элмәячәк. Хатыны өчен җан ата ул. Ә Фәһимә өтекне олактырырга тиеш!

Менә шундый ачулы-ярсулы чагында ул, үз-үзен белештермичә, киленен көянтә белән кыйнады. Мәрвия рөхсәт сорамыйча, чиләкләр асып, чишмәгә суга барган иде. Бит аңа авылда күренеп йөрү тыелган иде. Фәһимә: “Илдар өйләндемени?” — дип сораган кешеләргә: “Юк, бездә кунак кызы”, — дип алдаша иде.
Чиләген баскычка куйган гына иде Мәрвия, каенана, очып килеп, көянтәсен тартып та алды.
— Котсыз чыраеңны күрсәтеп ник чишмәгә мендең?! Рәхәт көнгә чыктыңмы? Күрсәтермен мин сиңа рәхәтне! Әгәр анаң янына кыякламасаң, ябуда яшәрсең! Ирем яклар дип көтмә. Илдар үзәктә укытачак, син авылда этләнәчәксең!
Рокыя араламаса, хатын киленне канга батыра иде.
— Нишләтәсең кеше баласын, Фәймә апа?! Имгәтәсең бит! Кара, кара беләкләрен көянтә элгече белән суйдыргансың. Елан, зәһәр елан!

Фәһимәгә болай ук бәйдән ычкынырга ярамый иде билгеле. Кул уйнату ул сиңа тел белән генә тукмау тугел, тәндә күгәргән эзләр кала. Илдар алдында акланып бетеп булмас, ахры. «Ачуланма, гафу ит, кызым», — дип бу чуракайга баш идең исә — җиңелдең.
Рокыя юата-юата киленне үзләренә әйдәде. Фәһимә йөрәк даруы кабып, үләргә дип, диванга сузылып ятты. Илдарга өтегең чәчемнән сөйри-сөйри кыйнады дияргә булыр... Рокыя өстереп торды, дияргә булыр... Малайның әнкәсенә ышанмаска хакы юк. Хатын дигәч тә, фәрештәме әллә ул?! Рокыясын бак син, Рокыясын, елан дип хурлый бит, капкорсак! Кушаматны яңадан терелтеп маташа. Нишләп кинәт кенә түм-түгәрәк тормышның бер чите кителде соң әле? Шакирәләр белән туганлашабыз дигәндә генә нишләп шушы чуракай арага кысылды?!
Ни гаҗәптер, Илдар кунарга кайтмады. Килен аны көтеп, төне буе тәрәзәдән тәрәзәгә йөрде. Фәһимәнең исә куанычы эченә сыймады. Үләргә иртәрәк икән әле. Алда хәйран тамашалар шәйләнә кебек. Улының йә үзәктә эше күп, йә автобус ватылган. Димәк, аның югалуын бу чуракайга икенче төрлерәк итеп әйтергә кирәк.
— Диләсен эзләп ял йортына шылгандыр, — дип юри сөйләнде хатын. — Кичә миннән адресын сораштырды.
— Илдар андый кеше түгел, — диде Мәрвия.
— Андый түгеллеге маңгаена язылган мәллә? Ирләрнең һәммәсе дә бер чыбыктан сөрелгән. Иске чемоданыңа сәләмәләреңне тутыра башла.
Килен баскычта таң аттырды. Иртән Фәһимә тәрәзәдән күрде: Рокыя белән икәү урманга кереп баралар. Кулларында тырыс, җиләк җыялар, ахрысы. Дуслашкан болар, сер килештергән болар. Фәһимәне чәйниләрдер, мөгаен. Чәйнәгез, чәйнәгез, барыбер йоталмассыз!
Мәрвияләр артыннан ук Илдар кайтты.
— Ашыгам, әни, юлда машина көтә. Эшкә урнашып беттем. Мәрвия дә, мин дә үзәктә укытачакбыз. Кайда әле ул?
— Аныкы эрләгән дә бәйләгән, улым, җиләк җыя.
— Нишләргә икән инде? Мине күрше районга тәҗрибә уртаклашырга җибәрәләр. Ихтимал, ике-өч көнсез бушамам. Казанга шылтыраткан идем, иртәгә әби безгә килә.
— Нинди “әби”?
— Мәрвиянең әнисе, синең кодагыең.

Фәһимәнең җен ачуы кузгалды.
— Ни калган аңа бездә?
— Туктале, әни, зәһәреңне чәчмә. Ул синең яныңда озак кунакламас. Зинһар, итагатьлерәк бул. Мәрвияне дә ашап үтерәсең бугай, гел боек йөри.
— Син дә анаңны өйрәтмә, малай! Йә, әбиең килә, ди, шуннан ни?
— Аны стансадан каршы алырга иде, әни.
Хатынның башына китереп сукты. Ахмак, җүләр.
Чуракайдан котылу юлын малаең үзе үк өйрәтә лабаса!
— Бик аптырама, улым, Мәрвия белән икәү каршыларбыз кодагыйны. Бар, ашык, бар.
— Рәхмәт әни! Әйбәт кеше син! — Илдар аның битеннән үпте. — Әлегә хуш! Мәрвиягә сәлам! Хәбәремне әйтеп сөендер, яме?
— Ярар, улым, ярар.
Уен башланды. Капкада тырыс күтәргән Мәрвия күренү белән, ул еламсырап такмакларга кереште:
— И җүнсез бала, и мисез бала, хатынына үз теле белән җиткерсә ни була инде җә?

Килен колагын шомрайтты.
— Әллә йортта бер-бер күңелсезлек бармы, Фәһимә Са-матовна?
— Бар шул. Ирең Казанда — Дилә янында икән, күңелем сизгән ие аны. Хәзер генә почтага шылтыраткан, мине
Мәрвиянең кулыннан тырысы ычкынды да, җиргә кып-кызыл җиләкләр сибелде...
— Ышанмыйм, сез ялганлыйсыз, Фәһимә Саматовна!
— Ышанмасаң — ышанма. Иртәгә Мәрвиянең әнкәсе Айбагарга килә, кызы стансага төшсен, дип тә әйткән ул. Казанда әбисен күргән, димәк. И бала, җүнсез бала, бер хатынны ташлый, икенчесен башлый, бигрәк чуар йөрәк инде, тач атасы инде!

Килен баядан бирле еламаска тырышып, үз-үзе белән көрәшә иде, аның газаплануыннан тәм тапкан Фәһимә, елмаеп кына:
— Әнкәңне икәү каршыларбыз, балакай, — диде.
— Юлны үзем дә беләм, — диде килен.
“Белерсең анысы, белмәгән кая, тик миңа да синең ничекләр итеп әнкәң белән кире поездга утырып китүеңне белеп калу кирәк, — дип, эченнән генә уйлады хатын. — Китәрсең нибуч! Синең хәсрәт хәсрәтмени, тагын кияүгә чыгарсың, иргә дөнья корымаган, менә минем кызым...”
Фәһимәнең күзенә яше тыгылды. Менә аның кызы беркайчан да аңа “әни” димәс. Ишетмәс ул бу сүзне. Йа Хода, кайларда соң аның кызчыгы, күз нуры, багалмасы?! Кайларда?! Бер күрер өчен әллә ниләр бирер иде хатын, әллә ниләр! Әгәр: “Күр дә, үл!” — дисәләр, үләргә дә риза булыр иде.
Мәрвия ирем кайтыр дип өметләнде бугай, төн ката йокламады. Иртән исә өметләр киселде, ул иске чемоданын тутырырга кереште. Гаҗәп, килен тыныч иде, саубуллашам дип, Рокыяларга кереп югалды.

Фәһимә дә стансага җыенды. Әйе, поездга утырып китүләрен белеп калу кирәк, әйе... Ул Мәрвиянең чемоданын күтәреп ишегалдына чыкты. Шул чакта елап-сыкрап кына капка ачылды һәм чегәнгә охшаган бер хатын башын тыгып:
— Илдарлар йорты шушымы соң? — диде. — Поезддан төнлә төштем. Мәйтәм, каршы алып азапланмаслар, тизрәк Айбагарны эзлим, дим. Мәрхәмәтле кешеләр юлын да күрсәтте.
Фәһимәнең сулышы кысылды. Ярабби, таныш йөз! Чәче агарган да, җыерчыклар гына өстәлгән. Бу бит, бу... “Шомырт күз”! Әнә ул да сәерсенеп аңа карый. Таныды... Көчле җил исеп куагын селкеттемени, чем-кара күзләрдән шомыртлар коелды...
Икесе дә ни үле, ни тере хәлдә басып торганда, Рокыялардан Мәрвия атылып чыкты.
— Фәһимә Саматовна, Рокыя апа бәбили, аңа ярдәм кирәк! Ай аллам, әллә әнием кайткан инде? Әнием!
— Кызым! Нихәл, балакаем?!

Аналы-кызлы кочаклашканда, Фәһимәнең күз аллары караңгыланды. Ярабби... Мәрвия аның тилмереп эзләгән кызымы? Аның кызы... “Син бә-әк әшәке елан. Оланыңны ике кат югалтырсың”. Бәгырьне телмә, кит, тиле Хәтимә, кит!
— Мин Рокыя апага әнием иң мәрхәмәтле акушер дип кичә генә мактанган идем, хәзер моңа үзе дә ышаныр. Сиңа Айбагарда да кендек әбисе булырга язган икән.
— Әйдә, алайса, кызым, бәбиләр көтәргә яратмый.

Егылмас өчен капкага ябышкан Фәһимә аларга иярмәкче иде, аяклары тынламады. Алай да ул, сөйрәлә-сөйрәлә, Рокыялар капка төбенә җитте. Ярабби, Мәрвия аның кызы... Кичерерме ул Фәһимәне, әйтегез, кичерерме? “Әнием” диярме аңа?
Үә-үә, үә-үә... Бала елый... Рокыя бәбиләде. Өй эчендә сөенәләр, көләләр. Ә син бәгырьне телмә, Хәтимә сеңел... Еланда да җан бар, еланга да авыр...
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy