Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Биана. № 2.

Биана. № 2.

Венера Мәҗитова
Венера Мәҗитова
17 марта 2017
1675 карау
Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4374

Ат тизәге терапиясенең дә файдасы тимәгәч, бианай өченче ысулга күчәргә булды. Бер көнне пары чыгып торган бәрәңгене ак җәймәгә сылап аякларыма урады. Бу юлы уң аягым кайнар бәрәңге җылысын әз-мәз генә тойгандай итте.
– Әнкәй, әллә уң аяк уяна башлады инде! – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. 
– И Ходайның рәхмәте, шулай гына була күрсен, берүк, -дип, миннән дә ныграк сөенде ул.

Бу яңалыктан соң ул тагын да үҗәтләнебрәк эшкә тотынды. Эссе бәрәңге белән ун көн аякны дәвалагач, янә тизәк терапиясенә керештек. Бу юлы ат тизәген сарык тизәге алыштырды. Ходайның хикмәтеме, “табиб”ымның тырышлыгы нәтиҗәсе булдымы, аяклар да әз-мәз генә язылгандай итә башладылар. Шулай булуга карамастан, әле камырдай йомшаклар, култык таякларына басарлык түгел иде әле.
Бер көнне мин бианамның ябыгып-суырылып китүенә, маңгаендагы җыерчыкларының күбәюенә игътибар иттем.
– Әнкәй, соңгы арада бик бетерендең. Әллә соң дәвалау процессын беразга гына булса да туктатып торабызмы? 
– Авызыңнан җил алсын, бәбкәм. Ни сөйләгәнеңне колагың ишетәме синең? Эшне ярты юлда ташлап калдыралар димени, савыгырыңа өмет уяна башлагач кына, – дип, шелтәләп ташлады.Әйттем исә – кайттым, дип, аның белән килешмичә чарам калмады.

Икенче көнне ул иртән иртүк торып “Мин хәзер кайтам?” – дип каядыр чыгып китте. Кайда китте микән инде? Шулай уйлап тәрәзәдән карасам, урам буйлап Тимерханның беренче мәхәббәте Зилия килеп ята. Мине күрә күрмәсен тагы дип, ялт итеп икенче якка борылдым. Шулвакыт капка ачылган тавыш ишетелде. И, Ходаем, әллә безгә керә инде! Мин, аякларымның берни тоймавы хакында да онытып, урынымнан калкынасы иттем. Ул арада ишек ачылып китте дә Зилия килеп керде. Аның унсигез яшьлек кызларныкыдай зифа буй-сынына, килешле гәүдәсенә, төз аякларына күзем төшүгә тәнне җиңелчә калтырану, күңелне көнләшү тойгысы биләп алды. Һаман кияүгә чыкмаган, диләр. Бәлки, Тимерханда өмете бардыр. Минем хәрәкәтсез калган аякларымны үз күзләре белән күрергә махсус килгәндер бу 
– Сау гынамы? – диде Зилия миңа баштанаяк күз йөгертеп алгач. Аның утлы карашын тоюга тәнем янә калтырана башлады, үртәлүдән йөзем бурлаттай кызарып чыкты. Шулай да, үртәлүемне сиздермәскә тырышып, аңа текәлдем. Моны ул үзе дә сизеп алды: 
– Сәхипҗамал апа янына килгән идем дә, өйдә юк бугай, – дип, түр якка караш ташлады. Бианамның өйдә юк икәнлеген күргәч, сүзен дәвам итте:
– Сеңлем кияүгә чыга иде, бианаң чәкчәк пешереп бирмәсме икән, дип килүем иде. 
– Ә син кайчан башлы-күзле булырга җыенасың? – дип сораганымны сизми дә калдым. 

Зилиягә бу сүзләр корт чаккандай тәэсир итте:
– Миңа дигән асыл егетне син тартып алдың бит, – дип ысылдап, чыгып та китте. 
Ул чыгып киткәч, күңел чиләкләрем бушаганчы балавыз сыктым. Ирләргә бит хаста түгел, сау- сәламәт хатын кирәк. Тимерханым да көннәрдән бер көнне яшьлек мәхәббәтен исенә төшереп, Зилия янына китсә, нишләрмен икән, Ходаем, дип сулкылдадым. Аннары, Тимерхан ташласа да, мин ятимне бианам тәк тә ташламас әле дип, үземне юатырга тырыштым.

Ул арада түр бүлмәдән җәйге каникул чорында төшкә кадәр йокы симертергә яратучы улларым йөгерешеп килеп чыктылар һәм:
– Әни, кем елатты? – дип төпченергә тотындылар. 
– Юк , беркем дә елатмады. Уфадагы апаегызны сагынганга елыйм, – дип ялганладым балаларымны. 
Ят куллар карамагына калган төпчегем исемә төшүдән җаным куырылды. Күкрәк сөте имәлмичә үскәч, гәүдәгә дә ябыграктыр, еш чирлидер. Тизрәк барып аласы, туйганчы күкрәк сөтемне имезәсе, җил-яңгырдан курчалап, яман күзләрдән саклап-яклап үстерәсе иде дә бит! Тик болар һаман буш хыял дәрәҗәсендә генә шул. Ярый әле күңел тулган чакларда тупылдатып сөяргә өлкәнрәкләре бар!

Әнкәй өйгә килеп керә-керешенә:
– Ни булды, бәбкәм, нигә көпә-көндез елап утырасың? – дип, яныма килеп чүгәләде. Дөресен сөйләп бирүдән башка чарам калмады. 
– Яшь чагында үпкән-кочкан җилгә очкан диләр ул, бәбкәм. Бу уңайдан һич кайгырма, яме. Тимерханым бер күбәләктән икенчесенә сикереп йөри торганнардан түгел. Мәрхүм әткәсе Гәрәйнең чит хатыннарга күз салганлыгын түгел, күз кырые белән караганын да күргәнем булмады. Бер-беребезне ярты сүздән аңлап утыз ике ел гомер кичердек. Тимерханым да әтисенә охшаган, андый адымга мәңге бармас, – дип, мине юатты. Аннары мине күтәреп ихатага алып чыгып китте. – Тиле-миле уйлар уйлап, елап утырганлыгын өчен кычытканнан чактырыйм әле үзеңне, – дип, аяк табаннарымны кычыткан миннеге белән туный да башлады. 
Юк инде, үлсәң дә, ярылсаң да, сытылсаң да юк. Тоймагач тоймый аяклар кычыткан чагуын. Теге чакны бәрәңге эссесен әз-мәз тойгандай булгач, күңелгә җылы йөгергән иде дә соң. Тагын күңел төште инде. Шул хакта уйлап:
– И, әнкәй, алтындай вакытыңны юкка хараплар итәсең, – дидем моңсу гына. 
Бу юлы бианай да орышмады. 
– Алай димәле, бәбкәм. Мин дәваламасам, кем дәвалар соң сине, – дип, иңнәремнән кочып алды. 
Тимерхан эштән кайткач, бу хакта аның да фикерен беләсе иттем. Йокларга яткач, җайлап кына көндездән бирле күңелне тырнап торган теге вакыйга турында сүз кузгаттым. Моны ишетүгә Тимерхан көлемсерәп кенә куйды:
– Тапкансың кайгырыр нәрсә. Гомер буе урында гына ятсаң да, сине ташламаячакмын, җүләркәем. Син бит минем хатыным гына түгел, балаларымның әнисе дә. Исеңдә түгелмени туй көнендә: “Нинди генә хәлгә калсак та, саф хисләребезгә хыянәт итмәбез”, – дип, кушкаен янында вәгъдә биргәнне? Әгәр синең урында мин булсам, син ташлап китәр идеңмени? – дип, туп-туры итеп күзләремә карады. Аның ихластан әйтелгән сүзләренә ышанмау мөмкин түгел иде. Шулчак иңемнән авыр йөк төшеп киткәндәй булды. Башкача иремне андый килделе-киттеле шөбһәләр белән бимазаламаска үз-үземә ант биреп, сөйгәнемнең кочагына тагын да ныграк сыендым.


* * *
Бүген сабантуй. Әллә ничә көн элек үк, куларбага утырып сабантуйга барасы эшем юк. Тимерхан балаларга ямь күрсәтеп алып кайтса, шул җиткән, дип уйлап куйган идем. Тимерхан йокыдан торуга:
– Җаный, сабантуйга кайсы күлмәгеңне киеп барасың? – диюгә аптырап ук киттем.
– Нәрсә сөйлисең, син? Нинди сабантуй? Сабантуйга аяклы кешеләр генә бара ул 
– Ничек инде аяклы кешеләр генә? Кайда язылган шулай дип? Үзем этеп алып барам мин сине. Әнкәйнең көче җиткәнне, минем генә арбаны этеп йөртергә көчем җитмәс дисеңме әллә? – дип, үзенчә шаяртмакчы булды Тимерхан.
– Кешеләрнең кызганулы карашларын үземдә тоясым килми, – дип, сабантуйга ни сәбәпле барасы килмәгәнлегемне әйтеп салдым. 
– И, хатын, тапкансың кайгырыр нәрсә. Нигә сине кешеләр кызганырга тиеш әле? Сөйгәне өчен җанын фида кылырга әзер ире, терелтәм бәбкәмне дип, көне-төне янып йөргән бианасы, алма кебек өч улы булган кеше кызганыч була димени, синеңчә? Карар кешең булмаса, сине барысы да кызганырлар иде. Анысына шигем юк. Шулай булгач, ике дә уйлама, барабыз сабантуйга. Бу юлы әнкәйне дә алабыз әле. Алайса ел да, юк-бар эшкә сылтанып, өйдә кала. Ул да, бер булса да, ямь күреп кайтсын, – диде Тимерхан. 

Мин «ә» дә, «җә» дә диялмәдем моңа каршы. “Тимерхан дөрес әйтә. Нигә әле мин кемдер кызганганнан оялырга тиеш? Чир ул бүген мине, иртәгә башканы аяктан егарга мөмкин. Ходай Тәгалә шундый сынау биргән икән, димәк, түзәргә, ә тагы да яхшырагы – аны җиңәргә кирәк. Аякларым йөрми, дип кенә гомер буе үз эчеңә бикләнеп, кешеләрдән качып яшәп булмый ич инде. 

Без урман авызындагы аланлыкка барып җиткәндә сабантуйның иң кызган чагы иде. Туры килсә дә килә бит ул. Сабантуй мәйданына килеп керүгә үк үземдә Зилиянең утлы карашын тоеп алдым. Шул мизгелдә аның янында басып торган бертуган апасының да безнең якка мыскыллы караш ташлаганлыгын сизеп алдым. Гәүдәм үзеннән-үзе кечерәеп-бөкшәеп калгандай булды, башым исә оялудан түбән иелде. Шунда Тимерханның кичә әйткән сүзләре келт итеп искә килеп төште дә, гәүдәмне турайтып, башымны горур күтәреп алга карадым. Эчемннән генә, әйдә, сөйләгәннәр сөйләсеннәр. Кешедә минем эшем юк. Сөйләрләр-сөйләрләр дә, бер туктарлар әле. Иң мөһиме – якын кешеләрем исән булсын, дип уйладым. Һәм ялгышмадым. Зилиянең туганнарыннан башкалар һәммәсе яныма килеп ихлас итеп исәнләшеп, хәлемне сораштылар, тизрәк савыгуымны теләделәр. Һәр теләк саен эчемнән генә мин дә «амин”, – дип барырга онытмадым. “Шул теләкләрнең берсе генә алланың “амин” дигән чагына туры килсә дә, мин бит савыга алачакмын”, – дип күңелне үсендердем. 

Миннән бигрәк малайлар рәхәт чиктеләр ул көнне. Сабантуй мәйданында баручы бөтен уеннарда катнашып бүләкләр алдылар. Алган берсен миңа китереп тоттыра тордылар. Өлкән улым – Илданым көрәшкә чыккач, бөтен тәнем буйлап рәхәт бер дулкын йөгереп үткәндәй булды. Эчемнән генә:” И, улым, бәләкәйрәксен бит әле”, – дип кулына сөлгесен тотып көндәшенә карап торучы улымны кызгандым. Сөбханалла, күз тимәсен, Тимерханыма охшап, таза беләкле, калын гәүдәле булырга охшый ләбаса бу малай. Әтисе дә бит яшь чагында көрәшләрдә бил бирмәгән. Әтисенә охшаса, ул да сынатмас әле, дип уйларга да өлгермәдем, улым үзе белән алышка чыккан көрәшче малайны җиргә атып та бәрде. Ул арада бөтен мәйдан шаулатып кул чабып җибәрде. Кул чабулар тынуга улым микрофон янына якынрак килеп: “Мин бу җиңүемне әти-әниемә, дәү әниемә, Илсур энемә һәм Уфада үсеп ятучы Айнур апаема багышлыйм”, – дигәч, мәйданга җыелган халык тагын да ныграк кул чабарга тотындылар. Мин, гомеремнең гади сүзләр белән генә әйтеп аңлата алмастай ләззәтле бер мизгелен кичерүемне аңлап, чытырдатып күзләремне йомдым.


* * *
Соңгы вакытта үземне хур кызларыдай итеп хис итә башладым. Йокым туйганчы йоклыйм, бианай иртән таба чыжлата башлауга гына күзләремне ачам. Менә бүген дә тәмле тәбикмәк исен тоеп уянып киттем. 
– Тәбикмәкләрем бигрәк уңды, бәбкәм. Әйдә әле, җылы чагында чәй эчеп алыйк, – дип, юындырып, әнкәй мине өстәл артына китереп утыртты. – Син дә бу арада йокының тәмен белә башладың әле, – дип, җиңелчә генә төрттереп тә алды.
– Төнлә йокламаганга күрә, иртән йоклыйм бит мин, – дип серле генә итеп җавап бирдем аңа. 
– Бәй, нишләп әле төнлә йокламый башладың? – дип аптырап сорады бианай. 

Моңа каршы мин аңа мендәр астындагы төргәкне алырга куштым. Ул аптырап бер миңа, бер төргәккә карап торуын белде. 
– Ач инде тизрәк, таманмы-түгелме икәнлеген беләсе килә бит, – дип сабырсызландым.

Әнкәй төргәкне ачып җибәрде дә, үзе яраткан чия төсендәге тукымадан тегелгән өр-яңа күлмәкне күреп, ах итте һәм: 
– Әллә үзең тектеңме, бәбкәм? – дип сорый салды. 
– Үзем, – дидем караватым буенда торган иске тегү машинасына ымлап. 
– Кит булмас. Андый өнәрең барлыгын белми дә идем, – дип, кулындагы күлмәген тегеләйгә-болайга әйләндереп тора бирде ул.
– Җиде төн буена тырыштым, әнкәй. Синең ныклап йоклап киткәнлегеңә ышангач кына тегү машинасы артына утыра идем. Әйбәт гадәтең бар бит – каты йоклыйсың. Мин шуннан файдаланып, таңга кадәр тегәм дә, йокларга ятам. Ә син мине озак йоклыйсың дигән буласың тагы, – дип шаяру-катыш шелтә белән бианама карадым. – Йә инде, күлмәгеңне киеп күрсәтмисеңмени, – дип ашыктырдым аны. 
Әнкәй күлмәкне киеп түр бүлмәдән килеп чыккач, куанычымнан түбәм күккә тигәндәй булды.
– Үлчәп тексәң дә бу кадәр үк килешле чыкмас иде. Күңелең кебек кулларың да алтын икән синең. Рәхмәт инде ,бәбкәм, бигрәк матур булган, – дип, аркамнан килеп какты ул. 
Аллаһы боерса, савыксам, Тимерханнан аяклы тегү машинасы алдырам да, ай саен үзенә бер матур күләмк тегеп кидерәм, дип, эчемнән генә уйлап куйдым, әнкәй күлмәкне кадерләп төреп, шкафка алып куйганда. 

Менә тагын кош-кортларны карап, тыштагы вак-төяк эшләрне бетереп килеп керде дә бианай: 
– Әйдә, бәбкәм, урманга барып кайтабыз, – дип эндәште ул. 
Төнлә йокламаганлыктан, үтереп йокы килә, чебен-черки арасына да бик барасы килеп тормый:
– Әнкәй, әйдә бүген бармыйбыз, – дидем мин моңа каршы. 
– Барабыз, әни, барабыз, – дип, шунда ук бу тәкъдимне эләктереп алдылар өстәл артында майлы тәбикмәкләр белән шөреп-шөреп чәй эчеп утыручы малайлар.
-Улларым дөрес әйтә, барабыз дигәч барабыз, үзебез белән берәр чиләк тә алабыз әле. Җиләк бик шәп, диләр. Кичә Хәтирә карчык бер чиләк җыеп алып кайткан, – дип, мине күндерде бианам.
Әле былтыр гына йөгерә-йөгерә җиләк җыеп йөргән вакытларым күз алдыма килеп басты да, ямансу булып китте. Моны шунда ук бианам да сизеп алды. 
– Син кайгырма, бәбкәм, мин сиңа иң тәмлеләрен үзем җыеп ашатырмын. Ә син дусларың янында мине көтеп торырсың!
Шулай диюгә тыз-быз килеп торучы нечкә билле кырмыскалар күз алдына килеп басты да, күңелгә ничектер рәхәт булып китте. 
Төш җиткәндә һәрвакыттагыча дүртәүләшеп таныш аланлыкка юл алдык. Урман авызына килеп җитүгә борынны кытыклап җиләк исе килеп бәрелде, аңа чекерткәләр җыры кушылды, безне сәламләгәндәй җылы җәйге җил кып-кызыл җиләкләрнең башларыннан сыйпап үтте. “Их, элекке вакыттагы кебек кинәнеп җиләк җыярга .
– Кырмыскалар үз эшләрен эшли торсыннар, сине дә сагынганнардыр, күптән килгән юк бит, – дип, әнкәй мине кырмыска оясына утыртты да, малайларны ияртеп, җиләк җыярга китеп барды. 

Шулчак могжизага тиң хәл булды: бер кырмыска уң аягымны ачы итеп тешләп алмасынмы! Мин, тын алырга да куркып, аның тагын тешләвен көтеп утыра башладым. Тешләү тагын, тагын, тагын кабатланды. Ул арада сул аякта да нидер кыбырсыгандай тоелды. “Бәй, монысын да кырмыска тешләп маташа түгелме соң?” – дип, шатлыктан ярыла язып уйлап куйдым. Аннары бер минут тын тордым да:
– Әнкәй, аягымны кырмыска тешлә-ә-әде, – дип,бар аланны яңгыратып кычкырып җибәрдем. Шул минутта бар дөньяны кочып аласым, бар җиһанга ишетелерлек итеп җырлап җибәрәсем килде. Миннән җиде-сигез адым читтәрәк кенә җиләк җыеп йөргән бианамның: 
– Кырмыска тешләгәнне сизгәч, бар да әйбәт булыр, бәбкәм. Икенче елга тагын җиләккә килербез. Җиләк монда ел да күп була, – дигән җавабы ишетелде. 
Ризалыгымны белдереп баш кагып куйдым, ә үзем балаларым белән бергәләшеп җиләк җыеп йөриячәк мизгелләрне күзалларга тырышып чытырдатып күзләремне йомдым. Нәкъ шул мизгелдә хыял кошымның канатлана-канатлана киләсе елның җиләкле җәенә очып киткәнлеген тоемлап алдым. Рәхәт, чиксез рәхәт иде миңа бу мизгелдә.

Мин кырмыска тешләүгә түзә алмыйча, аякларымны чәбәләндереп утырганда әнкәй бер уч кып-кызыл җиләк җыеп алып килеп итәгемә салды һәм: 
– Болай булгач, иртәгә үк Айнур оныгымны алырга Уфага китәрсез, – диеп куйды.

Кулларына кып-кызыл җиләк тәлгәшләре тотып минем якка таба атлаучы малайлар икесе дә бертавыштан:
– Ур-ра, апай кайта, ур- ра! – дип, бар урманны яңгыратып кычкырып җибәрделәр. Күкрәк сөтемне дә имәлмичә өченче ай инде башкалада үсеп яткан Айнурым күз алдыма килүгә күзләремә яшь бөртекләре килеп тыгылды. Әнкәй, минем уйларны укыгандай: 
– Кайгырма, бәбкәм, бар да әйбәт булыр. Авыр чаклар артта калды инде. Әйткән идем ич мин сиңа, кырмыскалар терелтәчәк диеп, ә син ышанмаган булган идең, – дип, җиңелчә генә аркамнан кагып куйды. 
Куларбага утырып, җиләкле алан буйлап авылга таба китеп барган мизгелдә Җир йөзендә миннән дә бәхетлерәк беркем юктыр кебек тоелды миңа. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com