Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​“Баллы бәхет”

​“Баллы бәхет”

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
16 марта 2017
2640 карау
(хикәя)

      Әфлисун җимеше, гранат, чикләвек ише җылы як җимешләре төягән сумкасын күтәреп базардан чыгып килгәндә Хәмдүнә таныш тавыш ишетеп артына борылды һәм ишек төбендә туктап калды. Якындагы яшелчә-җимеш тулы киштәләрнең берсе янында таякка таянган олы яшьтәге карчык ризасызлык белән кулындагы капчыгын сатучы алдына куйды һәм елардай булып кабатлады: “Күрәсезме, күпмегә алдадыгыз мине? Ике йөз граммга. Мин читтәге өстәмә үлчәүдә үлчәп килдем. Алдамагыз мине, зинһар, алдамагыз...” Калын иренен ачык кызылга буяган, зур күзләрен шәмәхә буяу белән тагын да зурайткан сатучы хатын ачулы тавыш белән бәхәсләште: “Кем сине алдый, әби? Кирәк иде миңа синең тиеннәрең! Күрәсеңме, төгәл бер кило алма!” Мескен карчыкның аңа ышанасы килмәде, акчамны кайтар, дип дәгъвәләште. Сатучы хатын аңа акчасын кире кайтарырга уйламады да: “Син, әби, пычрак кулларың белән бөтен алманы әвәләп бетердең!”− дип үзе һөҗүмгә күчте. Карчыкның капчыгына чери башлаган ике алма ыргытты да шуның белән вәссәлам. Рәнҗүе йөзенә чыккан әбекәйгә чыгу ягына атлаудан башка чара калмады. Шапшак авыздан шакшы сүз чыга – сатучы аның артыннан акырып-бакырып калды. Әдәп базарда сатылмый шул. Ирексездән бу ямьсез күренешкә шаһит булган Хәмдүнәнең кәефе кырылды. Хаксызга кыерсытылган карчыкны яклап бер сүз дә әйтә алмавы эчен кырды. Аннары, сатучы хатынны да таныды бит, тавышыннан таныды. Кайчандыр үзләренең Алтынай авылында бригадир булып эшләгән Исхакның олы кызы Фәрзәнә бит бу! Олыгайган, вакытка бирешә башлаган, шулай да тавышында да шул ук горур гаярьлек, күзләрендә дә шул ук мин-минлек. Башка чак булса бәлки авылдашы белән барып күрешер дә иде, тик әлеге хәлдән соң Хәмдүнәнең үзен танытырга теләге калмады. Ул ишектән чыкканда Фәрзәнә тавышка килеп җиткән көньяк кешесе янында бөтерелә иде: “Тофик, Тофик, дим, берни дә булмады. Ул акылыннан язган карчыкны тыңласаң...” 
         Тукталышта басып торганда да, автобуска кереп утыргач та Хәмдүнә Фәрзәнә хакында уйланды. Үскән чакта Фәрзәнә Хәмдүнәнең уртанчы кызы Динә белән дуслар иде. Бергә уйнадылар, үсә төшкәч бер сыйныфта укыдылар, бер парта артында утырдылар. Тик бервакыт Динә ахирәте белән аралашмый башлады. Ике кызның арасыннан нинди кара мәче үткәнлеге хакында Хәмдүнә кызыннан сорады. Унике яшьлек кызы нәкъ олыларча җавап бирде: “Әни, һәркемнең үз башы булырга тиеш! Фәрзәнә миннән гел генә күчерергә ярата. Хәрамләшә. Нигә минем баш ватып алган дүртле-бишлеләрем аныкы булырга тиеш?!” Хәмдүнәнең кызлар арасына керәсе килмәде. Балалар гына бит әле, үзләре сайласын дусларын. Кызының букчасын ләпеккә кем батырганын да Хәмдүнә еллар үткәч кенә белде. Әйе шул, үчлеләр Исхаклар нәселе. Хәер, надан кызына яхшы билгеләрне Исхак үзе сатып ала башлады. Колхоз малына бригадир агай үзе хуҗа, үзе баш. Печәне кирәк булса, печәнен китереп аудара мәктәп директорының өенә, ашлыгы кирәк булса, ашлыгын. Аннан гына колхоз хәтле колхоз бөлмәс. Хәйләсез дөнья файдасыз. Атасының йөнтәс кулы, бушлай колхоз малы белән надан Фәрзәнә мәктәпне гел яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Көчленеке закон шул. Ә Хәмдүнәнең андый мөмкинчелеге дә, теләге дә булмагач, аның балалары үз тырышлыклары белән укыдылар. Динәнең өчлесе дә көчле булды, дүртлесе дә сатып алган түгел, ә чын билге булды. Хәмдүнә белән ире балаларын укыта алмады. Әнисе Динәсен бәләкәйдән тегүгә өйрәтте. Кызның нәни куллары бу һөнәргә бик тиз ятты. Гади генә ситса кисәгеннән дә әллә нинди фасонлы күлмәкләр тегә иде кызый. Гел кибеттән киенгән Фәрзәнәдән бер дә ким йөрмәде. Мәктәпне бетергәндә Динә ярыйсы гына тегәргә өйрәнгән иде инде. Шуңа күрә ул укып маташмады, ә шәһәрдәге тегү ательесына өйрәнчек булып эшкә урнашты. Кызның алтын кулларын күреп, аңа тиз арада разряд бирделәр. Ә Исхак исә ике кызын да укытты. Фәрзәнәсен башта югары уку йортына төртеп карады. Аннан үтмәгәч, комиссияне майлап-баллап шәфкать туташына укырга кертә алганы ишетелде. Баллап дигәне дә чын дөрес. Чөнки ул вакытта Исхак, бригадирлыктан чыгып, колхозның бал корты бакчасын үз кулына төшергән иде инде. Колхозның бал кортлары ниндидер тылсым көче белән тиз арада Исхакның бакчасына очып күчеп беттеләр. Биек койма артында күпме баш бал корты бызылдаганын санаучы да, белүче дә булмады. Баш түрә дә балны шуннан гына состы. Билгеле булганча, бал кортлары – бик тырыш, уңган халык. Алар тырышып-тырышып Исхакның надан кызларын укыттылар. Укырга бер һәвәслеге булмаса да Фәрзәнә, кулына шәфкать туташы таныклыгы алып, шәһәрдәге хастаханәләрнең берсенә эшкә урнашты. Бал кортлары монда да ярдәмгә килде. Тиз арада Фәрзәнә өлкән шәфкать туташы креслосын яулады. Бер-ике елдан бал кортлары аңа фатир төзеп бирделәр. Фәрзәнәгә “баллы бәхете” шулай җиңел генә бирелде. 
         Ә тегүче Динә шәһәрне алай тиз генә яулый алмады. Озак еллар буена күз нурларын түгеп тегү текте. Авылда әни өйрәткән белән генә әллә кая барып булмый. Шәһәрнең көяз хатыннарына ярыйм дисәң, белемеңне дә, тәҗрибәңне дә арттырырга кирәк. Динә үз һөнәре буенча читтән торып укырга керде. Үзен үзе курчактай киендереп йөрүе яхшы булды анысы, егетләрнең күзенә чалынмый калмады авыл кызы. Холкы да йомшак, басынкы. Үзе белән тормыш юлын бәйләргә теләүчеләрне сайлый торгач, заводта токарь булып эшләүче уңган егет Гаденан белән кавышып та куйдылар. Башта тулай торакта яшәделәр. Аннары кооператив фатир сатып алдылар. Фәрзәнәдән аермалы, Динәгә берни дә бушка бирелмәде. Бәхетен үз тырышлыгы белән бөртекләп төзеде. Иренә генә салынмады, дөнья йөген аның белән тигез тартты. Ике улына да, иренә дә киемне үзе текте. Акча җитмәгән чакларында төннәр буе кешегә текте. Артыннан этүче-төртүче, алдыннан юл яручы булмаса да, әнисе, рәхмәт яугыры, аңа гомерлек яхшы һөнәр бирде. Хезмәт төбе – хәзинә. Заманалар үзгәреп, эшләгән ательесы ябылгач, Динә өендә тегә башлады. Бәләкәй генә кладовкада эш урыны әтмәлләп, көнен дә, төнен дә шунда үткәрде. Соңгы елларда Динә яшәгән төбәгендә генә түгел, ә шәһәрдә бер танылган алтын куллы тегүчегә әйләнде. Үз клиентлары аңа чират тора. Тырышкан тамчы таш тишкән – нәкъ Динә хакында әйтелгән кебек. 
           Ә Фәрзәнә ришвәт түләп алган йомшак креслосында озак утыра алмады. Әфьюн кулланучыларга дару саткан өчен аны эшеннән кудылар. Хәтта Исхакның бал кортлары да ярдәм итә алмады бу юлы. Тагын бер хастаханәгә урнашып караса да, Фәрзәнә анда да озак эшли алмады. Табиб язган дару урынына килешмәгән дару казап, авыруны чак үлемнән алып калдылар. Атасы ришвәт түләп таныклык сатып алу беләнмени, үз башың булмаса. Бал кортлары әлбәттә бик уңган халык, тик алар Фәрзәнә урынына килеп эшли алмыйлар шул. Башсыз кыз урынында акыллы гына бер бала укып чыкса, халыкка файдалы булыр иде һичьюгы. Әйе, Исхак заманында яши белде. Тик ата белеге белән адәм адәм булмый, үз белеге булмаса, дигәннәр. Хәер, Исхак та соңгы елларда куәтен югалтты. Тазалыгы киткәч яше олыгайган карт бал корты тотмый башлады. Балсыз гына беркемне дә майлармын димә! Кем ул хәзер? Беркемгә кирәкмәгән мескен мыжык авыл карты. Тәкә күпме генә сикерсә дә, җиргә төшәр, дигәннәр. Ә эшенә җавапсыз караган, булдыксыз исеме чыккан Фәрзәнәне башкача эшкә алучы булмады. Эш сөймәсне ил сөймәс – шул буладыр инде. Шулай да ул югалып калмады, җылы як кешесенең канат астына барып сыенды. Тофикның җитмеш җиденче вакытлы сөяркәсе Фәрзәнә базарда кеше алдап яшелчә-җимеш сата башлады. Атай карт көчле чакта, ул алдан юл ярганда яшәве җиңел иде дә бит. Баш чөереп кенә йөргән чаклары артта калды. Йолдыз да бик югары да, ул да кое төбенә төшә, димәсләр иде. “Баллы бәхете” озакка бармады Фәрзәнәнең. Ике ирдән аерылган, бишенче дистәсен ваклаган хатынның баласы булмады. 
           ...”Кара әле, үзалдына гаҗәпләнде Хәмдүнә. – Бу котсыз Фәрзәнә турында уйланып утыра торгач үз тукталышымны да узып китә язганмын бит...” − һәм ашыга-ашыга автобустан төште. Иртәгә кызы янына хастахәнәгә алып барырга бар нәрсә дә әзер кебек. Гаденан кияве эштән кайткач та барып килерләр. Олы улларына унтугыз яшь, кечесенә уналты, ә Ходай кызы белән киявенә тагын зур бер бәхет җибәрде. Кырык ике яшендә Динә тупылдап торган кыз бала тапты, алланың рәхмәте. Исән-имин үстерсеннәр. Ә кызына булышырга килгән Хәмдүнә шушы атна-ун көн эчендә авылын юксынып та өлгерде. Телиләр икән, яшәсеннәр шәһәрләрендә. Үз вакытлары белән кайтырлар Аллаһы боерса балалар. Яшел чирәмле, бормалы елгалы Алтынае инде ничә тапкыр аның төшенә керде. Авылның чиста суын, саф һавасын, зәңгәр күген өзелеп сагынган Хәмдүнә кайтыр сәгатьләрен саный башлады. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com