Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Киленкәем

Киленкәем

Венера Мәҗитова
Венера Мәҗитова
15 марта 2017
2215 карау
Битен буй-буй җыерчыклар баскан, юкарган иреннәре күгелҗем төскә кергән, куллары да карт имән кайрысы кебек кытыршыланган, башында зәңгәр яулыгы да күп юылудан төсе чыгып сорыланган, өстендәге күлмәге дә өй арасында гына йөри торганга ошаган, бертуктаусыз “ах” та “ух” килгән карчыкны носилка белән караватка кертеп салуга, палатадагы өч пар күз дә, кайсы авылдан, кем атлы, кай җире авырта  икән дигән кызыксынулы караш белән, карчыкка төбәлделәр.
— Су бирегез... су... — дип пышылдады карчык кипшеп купшаклаган иреннәрәен чак кыбырдатып.
— Хәзер, хәзер, — дип, палатадагылар арасында  иң яше булган Сиринә, краннан кружкага су агызып,  карчыкның кулына тоттырды.

Карчык суны тамчысына кадәр йотлыгып эчеп бетерде дә:
— Көчкә тансыгым басылды, рәхмәт, кызым, аяк-кулларың сызлаусыз булсын, — дип әйтеп куйды.
— Кайсы авылдан буласың, әбекәй?  — дип, кызыксынуын җиңә алмыйча сорады Сиринә.

Карчык, күлмәге кебек төссезләнгән күзләре белән аңа бер тын карап торды да:
— Талтирәктән булам, балам. Ишеткәнең бармы шундый авылны? — дип, сорауга сорау белән җаваплады.
—Бар, нишләп булмасын, әби? Шунда җәй буе җиләккә йөрибез. Ишелеп уңа бит сезнең якта каен җиләге. Бездә, менә, андые үсми, — диде.
— Минем киленкәем дә җыя ул җиләкне. Кыш буе шуны ашап рәхәтләнәм, — диде әбекәй ирен чите белән генә бераз елмайгандай итеп.
— Киленең белән яшисеңмени, әбекәй?
— Киленем, улым, оныкларым белән яшим, кызым.

Сиринәнең: ”Нигә алар сине озата килмәделәр?” — дип сорыйсы килгән иде дә, авыру әбинең “ыһ-ыһ” дип, чак тын алып ятканын күреп, тыелып калды. Шулай да “Кая җирең авырта?” — дип сорамый булдыра алмады.
— Йөрәк, балам, йөрәк, — дип уфтаныбрак җаваплады да карчык дәвам итте: — Улым — Себердә эштә, оныкларым — лагерьдә, әле  киленкәем белән өйдә икәү генәбез. Ул “Ашыгыч ярдәм”  чакыртмаса, иртән-иртүк теге дөньяга китәсе ием. Ярый әле менә бу ак халатлы фәрештәләр саклап калдылар рәхмәт яугырлары.
Шулчак палатага каланчадай озын буйлы ак халатлы бер ир килеп керде һәм:
— Фәнүр Шакирович, сезне дәвалаучы табиб булам, — дип, авыру әби янына килеп басты.
 —И рәхмәт, балам, бик рәхмәт, ә мин Вәзимә әбиең булырмын. Авылда Вәзимәттәй генә дип тә йөртәләр. Шулай гына дип әйтсәң дә була,  — дип, ярдәм көтеп, аның күзләренә текәлде әби.
— Нишләп кисәк кенә инсульт булды соң сезгә? Әллә берәр нәрсәгә борчылган идегезме?
— Бер нәрсәгә дә борчылмаган идем, улыкаем. Бар нәрсәм бар, киленкәем кырымда, дигәндәй.
— Йөрәгең ничегрәк итеп авырта инде, Вәзимәттәй?
 — И, бәбекем, ничек, дип,  теге галәмәт зур көрәкле икскаватыр була бит әле, иеме? Шул олы көрәге белән кереп, йөрәгемне каерып алган төсле авырта, улым.

Әбинең җавабы  бик кызык тоелды булса кирәк: табиб көлемсерәгәндәй итеп  куйды. Аннары сак кына әбинең йөрәк турын баскалап карады.
— Аллаһ хакы өчен терелтә күр, улым. Киленем: “Әнекәччәем, зинаһарлар өчен тизрәк савыга күр. Оныгыңның туенда түрдә утырасыңны онытама”, дип артымнан әйтеп калды, — дип,  өмет тулы карашын табибка төбәде әби.
— Хәзер шәфкать туташы  система куяр.  Аны алгач, хәлең әйбәтләнер. Сине генә аяктан еккан чир түгел, так ышту,  табарбыз берәр дәвасын. Тик син тыныч кына ят, яме. Бер нәрсә турында да уйлама. Шулай итсәң, авыруың бик тиз генә үтеп китәр.
— Ярар, шулай итәрмен, балам,  — дип килеште табиб белән  авыру әбекәй.
 
Ул арада җил-җил атлап, кулына кием элгеченә охшаш тимер әйбер тотып, шәфкать туташы да килеп керде һәм:
— Система куям. Ике сәгатьләп агыр. Селкенмичәрәк кенә ятарга тырышыгыз. Мин кереп-чыгып йөрермен, — дип  аңлатты да, беләгендәге тамырына тимер баганага эленгән бәләкәй банкалардан агучы сыекчага тоташтырылган энәне куеп, чыгып та китте.

Берникадәр вакыт, язгы  тамчыдай тып- тып килеп тамыр утырган шул сыекчага карап ятты әбекәй. Шәфкать туташы хаклы булып чыкты: сыекча төп-төгәл ике сәгать акты.
Шәфкать туташы система куела торган җайланманы алып чыгып китүгә генә калкынасы итте әбекәй, тик урыныннан ыгна тора алмады. Ахыр чиктә, Сиринәгә таба борылып:
— Бер йотым су гына   бирчәле, кызым, үтереп тамагым кипте, — дип дәште.
Сиринә шундук аңа бер йомры су китереп бирде.

Вәзимә аны голт-голт итеп төбенә кадәр эчеп бетергәндә генә бүлмәгә, зур пакет күтәреп,  кызарып чыккан кояш төсле кызыл-җирән чәчле, түгәрәк йөзле, кысыграк зәңгәр күзле, 30 яшьләр чамасындагы бер ханым килеп керде һәм:
 — Сау гынамы, әни? Хәлләрең ничек? — дип, Галимә карчыкның караваты янына  барып утырды.
—Киленкәең мени?  — дип сорады Вәзимә, кызыксынуын җиңә алмыйча.
—  Әйе, киленем була — Гөлсирин, — дип җаваплады Галимә, йөзенә канәгатьлек билгеләре чыгарып.
— Әнкәй, әйдәгез, башта тамак ялгап алыгыз. Дәваханә ашы ашап авыз тәмнәрен бетермәсеннәр,  дип,   иртән-иртүк торып бәлеш салдым. Ягез, утырышыгыз әле барыгыз да өстәл тирәли. Өй ашы белән сыйлыйм әле үзегезне, — дип, Гөлсирин, пакетыннан әйберләрен чыгара башлады.

Бүлмәгә тәмле ит бәлеше исе таралды. Бу ис Вәзимә карчыкның да борынын ярып керде. Аның да башкалар белән беррәттән өстәл янына барып, шул бәлешне тәмләп карыйсы килде. Тик, табиб  ятып кына торырга кушканлыктан, ул моны эшли алмады.

Гөлсирин — бик хәстәрлекле килен булып чыкты. Зур гына өлешне кисеп тәлинкәгә салды да, Вәзимә карчыкка бирде. Ул, караватына утырган килеш кенә, бәлешне авыз итте. Бер уңайдан:
 — Минем киленкәем дә бәлешне шулай тәмле пешерә ул. Телне йотмалы була. Бәйрәм-фәлән була башласа, “синеке тәмле була”, дип, бөтен кеше аңа бәлеш пешерттерергә килә, —  дип, үзенең киленен мактап алырга да өлгерде.

Бу юлы башкалар сүзгә кысылмадылар. “Килсен әле киленкәең. Ничек пешергәнен күрербез”, дип, үз алларына уйлап куйдылар.

Гөлсирин палатадагыларның тамагын туйдырып, өстәлне җыештырды да, хушлашып,  кайтып та китте.
Ул чыгып китүгә, Галимә  карчык:
— Бәхетле син, Галия,  — дип көрсенеп әйтеп куйды.
—  Нигә алай дисең, Галимә? —  дип сорады аннан Галия.
— Нигә буламыни? Киленеңнән уңганга күрә әйтүем инде. Минеке, әнә, бәлеш түгел, йомырка да  пешереп алып килми. Хәер, ярыммарҗа киленнән ни көтәсең инде.
— И, алай димә, Галимә, вакыты юктыр. Эшкә йөргән чагыңда үзеңнең дә аныкы кебек вакытың булмагандыр. Синеке дә килер, һич кайгырма. Әллә нинди тәмле әйберләр пешереп алып килер әле.
— Белмәм, белмәм, пешерер микән? Безнең аралар синең белән киленеңнеке кебек үк якын түгел шул. Бер-беребезгә чит-ят кешеләр кебек без.  Әйтсәм әйтим инде,  бая сезнең мөгаләмәгезгә берчә сокланып, берчә кызыгып утырдым.  Ничек шулай киленеңнең күңеленә юл таба алдың ул син, ә?
— Ничек дип, гап-гади генә инде: юк-барга кысылмаска, килешеп җитмәгән җирләрен күрмәскә тырышам.  Биана кешенең күзе — сукыр, колагы саңгыраурак булса гына тормыш көйле бара инде ул, Вәзимәттәй. Аннары, килен үзе дә бик тәрбияле бала ул. Юк-барга чәпчеп бармый,  өедә дә ялт итеп тора, балаларына да тел-теш тидерерлек түгел. Илсурым өчен  сөенеп бетә  алмыйм инде. Ни генә дисәң дә, ирнең бәхете хатын-кыздан бит.
— Шулай инде, Галимә, ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын дигәннәре юкан гына барлыкка килмәгәндер.
 
Ул арада бүлмә ишеге ачылып китте дә,  аннан кып-кызыл иренле, милеровкалы башлы,  кыска күн итәкле Зәлия килеп керде һәм:
— Чао, бабулялар,  терелеп буламы? —  дип, палатадагыларны сәламләде.

Киленен күрүгә үк, Галиянең йөзе буйлап кара күләгәләр йөгереп узды. Юк, теләмәгән иде ул килененең  дәваханәгә килүен.  Бирегә килеп,  кеше көлдереп йөрүен.
“Киемкәйләрен генә кара инде син аның, ә?! Итәккәе бер карыш та юк бит, ачуым да килмәгәе. Ике бала анасына шулай кыска итәктән йөрү бер дә килешә торган эш түгел дә инде. Тырнакларын да шул кадәр үстермәсә була инде. Ашарга әзерләгәндә үзенә комачауламый микәннни?  Кит, Дамиры нәрсә карый торгандыр? Әтисе Галим исән булса, бу бүсер сурәтен бер көн дигәндә урынына утыртыр ие дә соң... Галиянең генә теше үтәлми шул киленгә. Дамиры да сүз дә әйттерми. “Үзем сайлаган яр”дип кенә авызын ябып куя. Аңламассың инде бу яшьләрне. Шулай да, килмәсә, әйбәтрәк буласы ие. Хәзер, үртәлүдән,  кан басымым тагын күтәрелер инде”. Бүлмәгә килене килеп керүгә, Галиянең башыннан әнә шундый уйлар йөгереп узды. 
— Ну как, мамуся, терелеп буламы? Давай,  выздоравливай. Син чирләп ятсаң, безгә тавык-казларны кем үстереп бирер? Без тавык шулпасы яратабыз,  —дип,  Зәлия бәләкәй генә пакетыннан күчтәнәчләрен чыгарып өстәлгә тезә башлады. Аннары, аклангандай итеп:
— Вы, наверное, поняли, мин эштән кайтышлый гына кердем. Шуңа әйбер-фәлән пешереп торырга вакытым булмады. “Тәмле”дә, кстати, очень вкусно готовят. Күчтәнәчләрне шуннан гына алдым:  менә сезгә “ром баба”, менә —  “пицца”. Искертми генә ашарсыз, яме. Мин ни, озак торалмыйм, өйдә дел полно. Чао, — диде дә, шык –шык атлап чыгып та китте  Зәлия. Әйтерсең, бүлмәгә өермә бөтерелеп кереп чыкты!  Барысы да, сүз дә әйтәлмичә: “Нәрсә булды бу?”  дигәндәй аның артыннан шаккатып карап калды.
 
Иң беренче булып Вәзимә  карчык телгә килде:
—  Мин булсаммы,  белер идем бу киленне ничек акылга утыртырга кирәклеген!
— Бер ни дә эшләтә алмас идең, Вәзимәттәй. Үзгәртә торган бала түгел ул. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керә димени?! Дамирым гына жәл. Ул интегә аның белән. Әле хәл белергә керүенә дә аптырап утырам. Күңелендә  иман нурлары бөтенләй үк сүнеп бетмәгәнме, Дамир кушканга гына кергәнме?! Я, ярый, ничек кенә булса да, килен —  үз балаң түгел, кеше баласы инде ул. Кеше баласын чәйнәп утырмыйк әле. Үзе белә торгандыр.
— Минем киленкәем алтын икән! — дип куйды Вәзимә сөйләшүгә йомгак ясагандай.
—  Киленкәем дә, киленкәем дисең, кая соң синең үзеңнең киленкәең?  Кич җитә бит инде, һаман күренми, — дип төрттереп алды  Галия,  Вәзимәттәйнең бертуктаусыз үз киленен мактавын өнәп үк бетермичә.
—Ашыкмагыз,  килер минем киленкәем дә. Эштән кайтып берәр нәрсә пешерә торгандыр. Ул, бер  пешерсә, өч-дүрт төрле ризык пешерә. Шуңа, җитешә алмый торгандыр.
— Шулай итсә генә инде,  — дип килештеләр аның белән палатадагылар.

Вәзимә күзләрен йомды. Палатадагылар, карчык йоклап китте бугай дип, артыгын төпченмәделәр. Тик, шулай да, ишек ачылган саен, Вәзимә карчык янына килүче  түгелме икән дип,  әбекәйнең киленен көттеләр.

* * *
Палатадагылар төнге өчләр тирәсендә “ыһ”, “ыһ”килгән тавышка уянып киттеләр. Карасалар, Вәзимә карчык еш-еш тын ала, уң кулы белән йөрәк турын уып маташа. Моны күреп, Сиринә  җәһәт кенә  шәфкать туташын чакырта торган төймәгә басты. Анысы очтырып килеп тә җитте. Аның артыннан ук дежур табиб та җил-җил атлап палатага килеп керде.

Ул,  карчыкны карады да,  операционныйны  әзерләргә боерды. Санитарлар  дөбер-шатыр китереп каталканы  алып керделәр һәм, күзләре йомылып барган  карчыкны  шунда салып, операционныйга алып кереп тә киттеләр.
— Исән генә калса  ярар иде, — диде Галия коридордагы аяк тавышлары тынуга.
— Белмәм шул, бу яшьтә йөрәге операцияне күтәрә алыр микән?! — дип уфтанды Галимә.
— Киленкәен күрә алмый калырбызмы икәнни инде... — дип көрсенде Сиринә, Вәзимәттәйнең минут саен “киленкәем” дигәнен исенә төшереп.

Күпме генә тырышсалар да, табиблар Вәзимә карчыкның гомерен  саклап кала алмадылар. Ул, операция башлануга ук, җан-тәслим кылды.

Иртән палатага каратут йөзле, тулы гына гәүдәле бер ханым килеп керде. Палатадагыларның барысы да: ”Вәзимәттәйнең киленкәедер инде”, дип урыннарыннан калкынып куйдылар. Ишектән керүче:
—  Вәзимә Кәримова бу караватта яттымы? — дип буш карават янына килеп,  янәшә торган ак тумбочкадан чүпрәк сумканы тартып чыгаруга исә, бөтенләй аптырап калдылар.

Иң беренче булып Галимә телгә килде һәм:
—  Сез кем буласыз, Вәзимәттәйнең килене түгелмени? —  дип, таныш түгел ханымга тәүге соравын бирде.

Ханым, тумбочкада казынган җиреннән башын күтәрде дә:
— Нинди килене булсын аның?! Ялгыз карчык бит ул. Үз гомерендә бер генә дә кияүгә чыгып карамаган ялгыз карчык. Мин авыл советыннан булам. Эшләр белән идарә итүче. Исәптән төшерер өчен паспорты кирәк. Шуны юллап килдем, —  дип җавап бирде.

Палатадагылар мондый җавапны көтмәгәннәр иде: бөтенләй телсез калдылар. Шәфкать туташына ияреп таныш түгел ханым чыгып китүгә,  өчесе дә бертавыштан: “Менә сиңа киленкәем!” дип кенә әйтә алдылар.
 
 
 
 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com