Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Килен рәнҗеше

Килен рәнҗеше

Венера Мәҗитова
Венера Мәҗитова
13 марта 2017
2826 карау
Бер атнадан   бианайның туган көне! 75 яше! Күңеленә хуш килерлек нәрсә бүләк итәргә, яңадан сүз ишетмәслек  итеп ничегрәк итеп котларга икән үзен?

Усал йөзле, бүре күзле бианасы күз алдына килеп басуга, Зәмирәнең тәнен җиңелчә калтырану биләп алды. Курка ул бианасыннан, уттан курыккан кебек курка. Килен булып төшкән көнендә үк: “Рәнҗешемнән саклан! Рәнҗешем— кеше үтерә торган!” —  дип, колагына пышылдап, котын алганга күрә курка. Куркып яшәмәс иде дә, бәлки, ирен өзелеп ярата.

Рәнҗеш... Бигрәк куркыныч сүз. Юк, ун ел гомер эчендә бер генә тапкыр да бианасын рәнҗетердәй сүз әйткәне булмады Зәмирәнең. Андый  гамәл кылганы да булмады. Ә менә бианасы үзе... күрсәтте күрмәгәнне. Утлы табага бастырып биеткән, зәмһәрир салкыннардай җанын өшеткән  чаклары да күп булды. Түзде Зәмирә барысына да, тешен кысып булса да түзде. Ире, балалары хакына түзде.

Бианасы турындагы уйларын бүлмәне  ярып шалтырап җибәргән телефон тавышы бүлде. Зәмирә йөгереп барып  трубканы алды. Чыбыкның теге башында Данилының апасы Гөлсылуның коры  тавышы ишетелде:
— Алло, Зәмирә, сәлам? Хәлләр ничек? Икенче атнага әнкәйнең туган көне икәнен онытмадыңмы?  
— Юк, онытмадым.
— Кичә Данилга шалтыратып әйткән идем, туган көнгә нәрсә бүләк итү турында уйладыгызмы әле?  
— Юк әле, уйламадык ...
- Сез шулай булырсыз инде ул...

Гөлсылу бераз эндәшми-нитми торды да,  баягыдан да корырак тавыш белән:
— Әнкәйнең теплицасы юк. Шуны алып бирергә кирәк. Бөтенебез бергә кушылырга да... — дип әйтеп куйды.

Моны ишетүгә Зәмирәнең: “Карт кешегә нигә теплица кирәк инде? Болай да биленә чыдый алмый бит әнкәгез”, —  дип әйтәсе килгән иде дә, “Шулай дип әйтсәм,  учакка сибелгән бензин белән бер булачак ич бу”, дип, тыелып калды. “Ярар, шулай итәрбез”, — дип әйтү белән генә чикләнде. Чыбыкта тынлык урнашты.

Гөлсылу, алдагы сүзне ничек әйтергә микән дигән сыман бераз икеләнебрәк торды да, тавышын чак кына җылыта төшебрәк:
— Ни...  Зәмирә... мин монда заказга пешерелә торган тортларның хакын белешкән идем. Оялмыйлар да, килограммына  700  сум  ук сорыйлар малай. Шуңа тортны син генә пешерерсең инде, яме. Чәкчәкне дә Гөлмәрьям апа сиңа гына кушыйк, ди.
— Ярар соң, пешерермен. Уңдыралсам инде....
 — Уңдырырсың. Әнкәй уңай кеше бит ул безнең. Һич кайгырма, бер  дигән килеп чыгар әле...

Гөлмәрьям апасыннан аермалы буларак, Гөлсылу телефоннан күп сөйләшергә яратмый. Әле дә менә әйтәсе сүзләрен  бер тында әйтеп бетерде дә,   “ярар, пока” дип, трубканы салып та куйды.  
Аның: “Уңдырырсың. Әнкәй уңай кеше бит ул” дигән сүзләре генә Зәмирәнең күңелендә эленеп калды. “Бәй, уңай булмыйча, үз кызларына начар булмас инде.  Үз балаң  килен-килмешәк түгел бит инде ул”, дип, каенапасы белән эченнән генә бәхесләшеп тә алды.

 Пешерде Зәмирә торт белән чәкчәкне. Һәрвакыттагыча уңдырып пешерде.   Бәйрәм табынын да тик бер үзе әзерләде. Гөлсылу: “Гафу итәрсез инде, ирем эштән соң кайтты”, — дип,  бәйрәм башланырга ярты сәгать кала гына килеп керде. Гөлмәрьяме дә соңга калды. Ул ире һәм  биш баласы белән  килеп кергәндә   барлык туганнары да җыелып беткән иде инде.

Табын тирәли утырышкач, иң азактан килсә дә,  беренче булып котлау сүзен Гөлмәрьям алды:  
— Кадерле әнкәй! Безне кадерләп үстергәнең, укытып кеше иткәнең өчен мең рәхмәт сиңа! Кайгы-хәсрәт күрми, безгә һәм туган-тумачаларыңа терәк-таяныч булып озын-озак яшәргә язсын! Без сине барыбыз да яратабыз, синнән үрнәк алабыз.

Син еш кына безгә “Хәрәкәттә — бәрәкәт!”  дип кабатларга яратасың. Шуңа без сиңа теплица бүләк итәргә булдык. Әйдә, рәхәтлән хәрәкәтләнеп шунда, — дигәч, барысы да шаулашып көлешеп алды.
Гөлмәрьямнең ире дә әбисен җылы гына котлады. Аны тыңлаганда Гөлсемнең йөзе буйлап әле кәнагәтьлек, әле “минем кияү булдыра, барысын да уздыра” дигән сыман гоурлык чаткылары да йөгереп узды.
Аннан чират Гөлсылуга җитте:
— Әнкәй! Җир йөзендә синнән дә якынрак, синнән дә газизрәк башка беркем дә юк. Назлы карашың, йомшак кулларың, җылы сүзләрең өчен мең рәхмәт сиңа. Син — туган йортыбызның нурлы кояшысың. Син булганга гына без бу дөньяда бәхетле гомер кичерәбез. Безгә гомер бүләк иткәнең, өф-өф итеп кенә үстергәнең өчен мең рәхмәт сиңа!
Аннан сүзне Гөлсылуның ире алды:
— Әби, — диде ул Гөлсемгә ягымлы караш ташлап. — Миңа шундый уңган кыз үстергәнең, без килгәндә гел ачык йөз белән торганың, тәмле ашлар белән сыйлаганың өчен рәхмәт сиңа.
 Бу сүзләргә Гөлсем карчыкның бигрәк күңеле булды. Шундук, янынарак килеп: “И, кияүкәем, рәхмәт яхшы сүзкәйләреңә”,  — дип, аны аркасыннан кагып алды.
Гөлсылуның малайлары да сүзсез калмадылар, картыкайларына багышлап,   җыр җырлап күрсәттеләр. Җыр тәмамлануга барысы да: “Вәт Гөлсылуның балалары  булдыралар, ичмасам”,  —   дип тел шартлаттылар.
Чират, ниһаять, Данил белән Зәмирә  гаиләсенә дә килеп җитте. Гөлсем: “Бу килмешәк ни әйтер инде?” дигәндәй, утлы карашын килененә төбәде.

Данил да апалары кебек үк телгә оста иде. Әнкәсен бик матур итеп котлап, чәчәк бәйләме бүләк итте. Чират Зәмирәгә җитте.
— Әнкәй! ...— диде дә, тамагына килеп тыгылган төерне йотып бетерә алмыйча,  туктап калды  Зәмирә. Нәкъ шул чагында колагында салкын җил тавышы выжылдап узгандай булды, Гөлмәрьям каенапасы белән бианасының 40 градус салкында яңа туган бала белән өйдән куып чыгарулары күз алдына килеп басты. Әллә дулкынланудан, әллә шул вакыйга исенә төшүдән, авызыннан сүз түгел, өн дә чыкмады.

Сүз әйтә алмыйча  теле көрмәкләнеп калгач, бар кыюлыгын җыеп,  бианасының күтәрелеп карады.  Зәмирәгә гади генә күзләр түгел,  тереләй кабып йотарга әзер утлы күзләр карап тора иде! Зәмирә аяк буыннарының калтырый, тәненең җиңелчә генә дерелди башлавын тойды. Авызын ачып:”Әнкәй!” дип, тагын бер кат котлау сүзен башламакчы булды. Тик, кирәкле сүз тагын авызыннан чыкмады.
—Хәзер, хәзер әйтә ул. Нишләмәк кирәк, күп кеше каршында шулай каушап кала торган гадәте бар шул безнең киленнең, —дип, үзенчә акланырга кереште Гөлсем карчык.
Тик, күпме генә көтсә дә, ул көткән сүз килененең  авызыннан чыкмады. Аның каравы,  Зәмирәнең  күңел чиләкләренә шыбырдап яшь бөртекләре тула башлады, һәм ул түзмәде, битен ике кулы белән каплады да,  шәп-шәп адымнар белән залдан аш-су бүлмәсенә юнәлде.
— Ярар,  әйтергә теләгән сүз тәк тә әйтелми калмас. Әйдәгез,    булганыннан авыз итә башлагыз, — дип, табын артындагыларны ашарга кыстый башлады Гөлсем карчык.
Түр якта йөзенә елмаю билгеләре чыгарып йөргән карчык, аш-су бүлмәсенә килеп керүгә:
— Җебегән тәре,  кеше каршында өч сүз  әйтәлмәдең шунда! —  дип, еландай ысылдап  Зәмирәне чагып алды.
 — Әллә нәрсә булды бит, — дип аклангандай итте Зәмирә, һәм, калтырана башлавын бианасына күрсәтмәскә була, кулларын итәге артына яшерде.
— Нәрсә каклангандай карап торасың? Бар, аш чыгара башла, — дип теш арасыннан сытып кына сүзләрен чыгарды биана.
“Ничек шулай кеше кырында бер төрле, минем янда икенче төрле була ала микән бу биана? Әллә тиз генә салып кия торган берәр битлеге бармы икән? Бардыр да. Юкка гына елан елында тумаган ич ул!” — дип эченнән генә фикер йөртте Зәмирә.

Аш белән бәлеш ашалды. Инде чәй чыгарырга да вакыт җитте. Гөлмәрьям утырган җиреннән тормады, Зәмирә белән Гөлсылу  чәйле чынаякларны түр якка ташый башлады. Чәйле чынаяк күтәреп түр якка чыгып барганда бианасының район үзәгендә яшәүче энесенең  хатыны: “Үзең шулай уңдырып пешердеңме бу чәкчәкне, Гөлсем апа?” —  дип сораганы Зәмирәнең колагына чалынып калды . Бианасы күзен дә йоммыйча: “Үзем булмый, кем пешерсен инде?!”  — дип мактаныбрак әйтеп куйганын ишеткәч,  кулындагы чәйле чынаяк чак идәнгә төшеп китмәде. “Нәрсәне нәрсәне, икейөзлелекне кабул итә алмый шул  Зәмирәнең йөрәге. Бианасында гына ул вакыйгасына, кешесенә карап киелә торган мең төрле битлек бар.... Ә Зәмирә, юк-юк, андый түгел. Аллаһы Тәгалә аны эчкерсез күңелле, беркатлы итеп яраткан. Ярый әле шулай иткән. Бу дөньяда явыз күңелле булып яшәүне ул күз алдына да китерә алмый!”

Шулай уйлана-уйлана, Зәмирә, соңгы чынаяк чәйне күтәреп, түр якка чыкты. Шунда көтелмәгән бер хәл булды. Атлап барган уңайга чәйле чынаяк кулыннан как идәнгә төшеп китте дә, челпәрәмә килде. Гөлсем, кулларын алга сузып:
— Күз карасы кебек саклап кына тоткан чынаягым   —Гөлсылуымның 8 март бүләге, — дип, шундук идәнгә чүгәләде һәм, “Нишләдем мин?”  дигәндәй күзләрен зур ачып ватык чынаякка текәлгән Зәмирәгә  күтәрелеп карап:
 — Нәрсә карап торасың, җебегән тәре?! Бар, идәнне сөртеп ал! —  дип җан ачысы белән кычкырып  җибәрде. Булды! Бая котлау сүзе әйтә алмаганы өчен  килененнән  үч алды Гөлсем. Бар тулылыгы белән алды. Авыздан чыккан сүз — аткан ук белән бер шул. Иң кирәкле минутта үзен тыя алмады Гөлсем, иң кирәк вакытта. Моны аңлаганда сүз авыздан атылып чыккан, кунаклар бу хәлгә шаккатып карап тора иде. Тынлыкны Закирның тавышы бүлде:
— Чү!  Нишләвең бу, Гөлсем апа?  Нигә алай ямьсез кыланасың? Киленеңнең хәтерен калдырасың бит. Күз чыгып, каш җимерелмәгән дә ләбаса! Башкалар да: “Шулай, шулай, монысы урынына яңасын алырсың да куярсың, Гөлсем”,   — дип Закирны хуплады.

Ватылган чынаяк белән бергә бәйрәм кәефе дә кителде.
Зәмирә бер  идәнгә сибелгән чынаякка, бер бианасына карап торды да, бүлмәдән йөгерә-атлый чыгып китте. Ярый әле чөйдә эленүле торган тунын эләктерергә өлгерде. Өй ишегенең дөпелдәп ябылганы төгәл ишетелсә дә,  Зәмирәнең артыннан йөгереп чыгучы, “тукта!” — дип туктатучы булмады. Хәтта ире дә бу адымга бармады. Барыр, иде дә, бәлки, әнисе сүзеннән үтә алмады.

Урамга чыгуга, кышның зәмһәрир салкыны шундук Зәмирәнең битен чеметеп алды. Бу салкын тора-бара тәненә генә түгел,  җанына ук үрмәли башлады. “Нигә?! Нигә?! Нигә бианам мине шулкадәр яратмый?”  — дип әрнеде хатынның йөрәге. Күзләреннән янә яшь бөртекләре атылып чыкты. Тик, салкын җил шундук аларны бозга әйләндереп, агар юлын туктатты. Зәмирә, салкын җилнең куенына үтеп керә башлавын тоеп, тунының изүен эләктерде, адымнарын кызулата төште. Бу йорт яныннан тизрәк качасы,  ераккарак китәсе килде.

 Җил, бүре кебек уылдап, аның артыннан иярә барды. Я бураннарын тузгыта-тузгыта яныннан узып китте, я артыннан сепертте. Теге вакытта да каенапасы Гөлмәрьям  бианалары өеннән куып чыгарганда нәкъ шушындый ук  ыжгырып торган ачы җил каршы алган иде аларны урамда. Ул юлы алар өчәү иде. Янында Данилы белән Дамиры да бар иде. Әле булса акылы эшкәртеп җиткерә алмый: юньле кеше этен дә урамга чыгармаган  көнне  ничек аларны урамга куып чыгара алдылар икән Гөлмәрьям апасы белән бианасы?

Дамирны дәваханәдән алып кайткан гына көн иде ул. Бәби күрергә дип, шул ук кичне район үзәгендәге Гөлмәрьям апасы килеп керде.  Әллә күзе тиде, әллә бала кеше килүен яратмады, шул мизгелдән башлап  Дамир еларга тотынды. Гөлсем,  шуны гына көткәндәй: “Уф, тавышы башыма капты. Чәйне, барыгыз,  үзегез генә ясап эчегез”, —  дип диванга сузылып ятты. Гөлмәрьямгә шул сүз җитә калды:
 — Өч бала үстердем.  Берсе дә елак түгел иде. Әнкәйне чирләтеп туктый ләбаса бу бала.  Болай да кан басымы уйнап кына тора, —  дип, ярсып, сүз башлады, шуннан, бераз уйланып  торды да: “Үзегезгә  яшәргә җир эзләгез! Мин сезне монда калдырмыйм!”  — дип,  ике кулын бөеренә куеп, Данил каршына килеп басты.

Ул апасына каршы сүз әйтә алмады:  Зәмирәгә бала киемнәрен җыярга кушып, киенә дә башлады.
— Тышта 40 градус салкын бит! Кая барырбыз соң? — дип иренә аптыраулы карашын төбәде Зәмирә.
— Табарбыз! Киен! — диде дә, Данил, ишекне дөпелдәтеп ябып тышка чыгып китте.
Шунда Гөлсем карчык: “Туктагыз! Мондый ачы буранда кая барасыз?” —    дип бер сүз дә әйтмәде, “башым-башым” дип, аһылдап диванда ятуын белде.

Тапты Данил вакытлыча куышны. Өчтуган апалары үзләре янына сыендырды. Бүгенгедәй исендә, Баллы белән Якты чишмә арасындагы биш чакрым юлны  өч сәгать эчендә узып, өч туган апаларына барып кергәннәр иде. Кулларындагы яшь баланы күреп, карап торышка усал гына булып күренгән Рәшидә апаларының да күзләренә яшь бөртекләре атылып чыккан иде ул чакта.
Салкында куып чыгарды, дип кенә Зәмирә бианасы янына бармый тормады: туган көннәре, башка бәйрәмнәр  белән дә беренчеләрдән булып котлады, күчтәнәчләрен дә мулдан бирде.  Тик, барыбер дә бианасы күңелендәге йозакка ачык яраталмады.

Зәмирә, шәп-шәп атлап барган уңаена, артына борылып карады. Баллының   сары нокталаларны хәтерләткән утлары  артта калып бара, алда —   дөм караңгылык! Хәтта карның шыгырдавына кадәр йөрәкне шомландыра. Юлда машина-фәлән дә күренми. Күренмәс тә, мондый салкында кем йөрсен инде?! Барысы да өйләрендә —   җылыда утыралардыр. Аларга бик тә, бик тә нык рәхәттер. Зәмирәнеке кебек җаннары да сызламыйдыр.    Бу минутларда Гөлсем карчыкларда нишлиләр икән? Нәрсә эшләсеннәр  —   Зәмирәнең тетмәсен  тетәләрдер? Табынны ташлап чыгып китте, дияләрдер? Ярар, ни әйтсәләр, шуны әйтсеннәр. Кала алмый иде Зәмирә Гөлсем карчыкларда,  каеш белән тотып ярабыз, дисәләр дә кала алмый иде.  Данилын күр әле. “Кая барасың? Тукта инде!” дип артыннан юри булса да ияреп чыкмады бит ә. Әллә бианасы улын да үз ягына авыштырып бетерде микән? Аллам сакласын иде. Ул да әнкәсеннән якламаса, бетте генә  баш. Алайга китсә, тотасы да аерылашасы гына кала! И, илаһым, андый адымга  ук барып җитә күрмәсен инде гаилә хәлләре. Ялгыз канат белән җилпенү дә бер дә җиңелләрдән түгел бит!

Шулчак  Зәмирә, зәңгәрле-кызыллы сиреналарын уйната-уйната килүче машинаны шәйләп алды да, юл кырыенарак чыгасы итте. “Ашыгыч ярдәм” машинасы яныннан буран тузгытып узып китте. “Кемгә нәрсә булды икән инде? И, Ходаем-Аллакаем, авыруга дучарларга шифаларыңны бирә күр инде, берүк. Чирләп китсәң, дөньяның бер матурлыгы һәм яме дә күренми бит! Сәламәт чакта гына Берлинны алгандай йөргән булабыз!”дип уйланды Зәмирә ул узып китүгә. Нәкъ шул мизгелдә аның күз алдына кайдадыр ярдәм көтеп ятучы кеше килеп басты һәм үзенең борчуы аныкы кырында бик бәләкәй сыман тоелды. “Җанымда борчуым булса да, мин сау-сәламәт бит! Шулай булгач, нигә елап барам әле? ”,  —   дип, тиз генә бияләе белән күз яшьләрен сөртеп алды һәм ышанычлы адымнар белән алга атлады. “Ашыгыч ярдәм” машинасы артыннан күтәрелгән буран өермәсе Зәмирә күңелендәге үпкә- рәнҗешләрне дә кирегә —   Баллы ягына алып киткән кебек булды.  Күңеленә,  ничектер, җиңел булып китте.  Озын гомерле буласың килсә, беркемгә дә ачу-үпкә  саклап яшәмә,  дип өйрәтә иде аны мәрхүмә картыйсы. Юк, сакламый Зәмирә бианасына карата үпкә хисе. Ходай үзе белер әле, диеп кенә куя. Аллаһы Тәгалә шундый каты күңелле бианайдан өлеш чыгарган икән, димәк, шулай кирәк булган. Бүген килеп кенә ул аның холкын үзгәртә алмый...

* * *
Зәмирә чыгып китүгә, Гөлсемнәрнең өендә авыр тынлык урнашты.
—    Килештерә инде,  холык күрсәтә, —   дип куйды Гөлмәрьям зур торт кисәген авызына шудыра-шудыра.
— Киленнәр шундый инде ул хәзер: аңлый-нитә торган түгел, —   дип куйды Гөлсем кызының сүзләрен җөпләп һәм чүгәләп утырган җиреннән торасы итте. Шунда көтелмәгән бер хәл булды.
—    Ыһ... —  кына диде дә, уң күкрәк турын тотып, Гөлсем карчык  идәнгә ава башлады. Данил: “Әнкәй!” —   дип, тиз генә аны беләгеннән  эләктереп алды. Тагын бер кат:
—   Ыһ! —   диде дә Гөлсем, күзләрен  йомды.
—   Үлә генә күрмә, әнкәй! —   дип, Гөлсылу сөт кебек ап-ак төскә кергән әнкәсенә таба иелде, һәм, үз-үзен  белештермәстән,   куллары белән яңаклый ук башлады. Гөлмәрьям, аш-су бүлмәсендәге шкафтан нашатырь спирты алып килеп,  әнкәсенең борынына терәде. Гөлсем  күзләрен ачкандай  итте дә, тагын  йомды. “Нәрсә карап торасыз?! Тизрәк “ашыгыч ярдәм” чакыртыгыз!” —    дип  ярсып еларга ук тотынды Гөлсылу.
Табындагылар “Нәрсә булды икән?”  —   дип,  Гөлсемгә текәлделәр. Өйдә авыр тынлык урнашты.
Иң беренче булып Закир телгә килде:
—    Әллә апа авырып тора идеме?  —   диде ул Гөлсылуга карап.
—    Юк, нишләп авырсын? Бер дигән йөреп ята иде. Әнә, анавы, кәһар суккан килен өчен булды барысы да! —   дип, ярсып җаваплады уртанчы кыз.
—   Куй,  алай димә әле, Гөлсылу, —    дип, шундук аңа каршы төште Закирның  хатыны Хәтимә.  —   Чирләр вакыты җиткән булгандыр. Зәмирәгә нахакка гаеп якмыйк!

Гөлсылу, Хәтимә җиңгәчәсен ишетмәмешкә салышып, тагын да кычкырыбрак еларга тотынды. Гөлмәрьям дә икенче яктан килеп әнкәсенә таба иелде һәм  кулын тотып карады да:
—   Пульсы бар!  Яшәячәк! — дип   шатланып кычкырып җибәрде.
Ярты сәгать вакыт үтүгә,  “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп җитте. Табиблар Гөлсемне носилкага салганда: “Әнкәйне үтерә күрмәгез!” —    дип, көзге көндәй күз яшьләрен түкте генә  Гөлсылу. Шулчак Гөлсем күзләрен ачты да:
 —   Үлмим әле мин, кызым, үлмим. Кичер, килен, диясем бар ич әле минем, —    диде һәм янә караңгылык чоңгылына чумды.

Баллы ягыннан сиреналарын кычкырта-кычкырта килгән “ашыгыч ярдәм” машинасы, юл буендагы  нарат урманына җитәрәк, Зәмирәне узып китте. Ул узып китүгә,  Зәмирә өшүдән калтыранган кулларын өскә күтәрде дә: “Шушы кешегә савыгып аякка басарга ярдәм итсәңче!” —    дип Аллаһы Тәгаләгә ялварды. Шулчак көчле җил исеп куйды. Озакламый  үзәкләргә үтәр салкын көннәрне җылылары  алыштырачагын, бианасы белән икесе арасындагы бозлы күперләрне яз җилләре өреп эретәчәген генә белми иде әле Зәмирә бу мизгелләрдә... 

 
 
 
 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com