Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Юл

Гөлүсә ЗАКИРОВА
Гөлүсә ЗАКИРОВА
16 февраля 2017
6613 карау
(Кыйсса)

Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп... Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп... Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр...
Фәридә юешләнгән куртка якасына битен яшерде. Автобус һаман күренми.
Тукталышта аннан башка берәү дә юк. Боз кебек ялтыравык юл гына билгесезлектән билгесезлеккә таба юнәлгән. Кинәт олы юлда бер машина пәйда булды. Юл пычрагыннан үз төсен җуя башлаган “Ока” Фәридәнең янына ук килеп туктады. Машинадан 35-40 яшьләр тирәсендәге бер ир чыкты.

- Тәтешкә еракмы әле? Фәридә йөзен сакал-мыек баскан ирнең бу соравыннан тетрәнеп китте. Йа Хода, хәтеренең иң ерак почмагына бикләп куярга теләгән шәһәр исемен әйтә түгелме ул? Башка вакытта ишетсә, исе дә китмәс иде бәлки. Бүген, нәкъ менә шушы яңгырда, җан сызлавының ачысына түзә алмыйча юлга чыккан Фәридәгә нигә тагын шул шәһәр исемен искә төшерәләр?
- Без Тәтештә фатир сатып алдык. Хатыным узган атнада күченеп китте. Ә мин эштә тоткарландым. Көтәдер инде. Һава торышы менә ничек үзгәреп китте бит, юл билгеләре бөтенләй күренми. Әллә нишләп уйланып та киткәнмен. Исән-имин барып җитеп булса ярый инде. Соңга, караңгыга калмагаем, дим...
Әлеге сүзләр Фәридәне айнытып җибәргәндәй булды. “Соңга калмагаем!!!” Фәридә соңга калды инде. Югыйсә, төнгә каршы мәхәббәтеннән, Илшатыннан качып китәр идемени ул? Машинаның томанны ярып, Фәридә күрсәткән якка юл алган фаралар яктысы өмет чаткысыдай кечерәя барды.

Фәридә белән Илшатны да юл таныштырды. Укуны бетереп, укытучылык һөнәрен алгач, кызны Тәтешкә, яңа ачылган татар гимназиясенә эшкә билгеләделәр. Яңалыкны үлеп яраткан Фәридә, Татарстанның бер районына эшкә кайтуны — Кавказның иң биек ноктасын яулау кебек кабул итте. Җиңел аралашучан, чая кызны коллективта бик тиз үз иттеләр. Читтән килгән кызга күз төшергән егетләрне генә тәмам аптыратып бетерде Фәридә. Берсен дә үзенә якын җибәрмәде. Дәфтәр тикшергән, дәрескә әзерләнгән озын кичләрдә ул үзенең бердәнбере турында хыялланды. Аңа атап шигырьләр язды. Аны көтте, һәм ул килде. Көтмәгәндә.
Каникулдан соң Казаннан Тәтешкә кайтырга дип юлга чыкты. Тукталышта берәү дә булмагач, аптырады Фәридә. Көтеп-көтеп тә автобус килмәгәч, сәгатенә караса, ни күрсен, Тәтешкә баручы бердәнбер автобус киткәнгә шактый вакыт үткән икән ләбаса. Борчылудан нишләргә дә белми басып торганда, янына бер машина килеп туктады.
- Утыр, матурым, теләгән җиреңә илтеп куя алам.
Ян тәрәзәдән елмайган егетне күреп, дерт итеп китте Фәридә. Шулай да сер бирмәскә тырышты.
- Кыш уртасында алмагачлар чәчәк аткан җиргә барырга исәп. Машинаңның көче җитмәс шул, егет.
- Юлыбыз бер якка икән. Утыр. Ә машинаның көче дә, бензины да җитәрлек. Кешегә генә ул яшәү өчен хыял канатлары кирәк.
Илшат Тәтеш егете булып чыкты. Автозаправкада эшли икән. Ул вакытта озын юл да кыска булып тоелды. Кояш нурларында кызынган асфальттан машина тәгәрмәчләре мәхәббәт иленә ашыктылар.
Бер елдан Фәридәне Казанга чакыртып алдылар. Аспирантурага укырга керде, тарихи романнар буенча диссертация язарга кереште. Ә күңеле Тәтештә калган Илшатны, бергә үткәргән шатлыклы кичләрне юксынды. Яшь йөрәкләрне сөю ялкыны тәмам бөтереп алган иде, күрәсең. Акыл ияләре, гашыйкларга телефон аша гына аралашу җитми, көн саен күрешеп тору кирәк, диләр. Фәридәгә дә аралары суына башлады кебек тоелды. Соңгы бер-ике айда Илшат сирәгрәк шылтырата башлады әнә. Эше күптер дип юанса да, сөйгәненең тавышын бер ишетергә зарыккан кыз, үзе телефонга кагылмады. Әмма табигатьтән килгән горурлык хисе дә шартлап сына ала икән. Беркөнне эш белән Тәтешкә, гимназиягә җибәрүләрен ишеткәч, шатлыгыннан хыял киңлекләрендә очты Фәридә. Кайтасын алдан хәбәр итмәде. Менә, ичмасам, шәп сюрприз булачак!

Фәридә, каушап-дулкынланып таныш фатирның кыңгырау төймәсенә басты. Менә Илшат чыгар да, кочаклап алыр. Юк, зырылдатып әйләндерер. Аннан сагынышкан иреннәр берсен-берсе эзләп табыр... Йөрәк каккан тавышны басып, ишектә ачкычлар шалтырады.
- Кем кирәк? — Ишектә яшь кенә бер хатын басып тора иде.
- ...Илшат өйдәме?
- Юк. Ирем бүген кичкә кайтачак. Ә сез кем буласыз?

Бу мизгелдә Фәридә күңеленә сыймаган сагыш уты көз кочагына атылды. Димәк, ул өйләнгән... Алдануын сизеп, юлга йөгерде ул. Инде менә битен пешергән күз яшьләрен йотып, Казанга китәргә транспорт көтә...
...Адәм баласы дөньяга елап туа. Димәк, аның еларга хакы бар. Гомер юлында алданулар да, ялгышулар да була. Ләкин алар бар да үтә. Дөнья булгач, очраклы хәлләр дә булгалый. Юл чатында адашып, Тәтешкә юл эзләгән ир-атның исеме шулай ук Илшат икәнен язсак, бу да әллә ни сөйләмәс. Әмма аның Фәридәсе янында булу өчен Казанга күчеп киткән Илшат фатирын күптән түгел генә сатып алуын әйтсәк — аңлашылмаучылыкка ачыклык керер. Ә бәлки бу да очраклылык кынадыр. Ә менә шул мизгелләрдә Илшатның Фәридәсенең кайтуын аның подъезд төбендә көтеп утыруы очраклы түгел. Ул бүген аңа зур сюрприз ясаячак. “Кадерлем, без синең белән хәзер көн саен очрашачакбыз”, — дип әйтәчәк. Аның хисләрен алмагач чәчәкләре аклыгын алган бер кочак роза сөйләр. Таҗларында — яңгыр тамчылары түгел, сагыну җемелди.
Автобус тәрәзәсеннән яңгырга үртәлеп барган кызның бу минутларда Казанга якынлашкан мәле... Озак та үтмәс, күз яшьләрен ялкынлы мәхәббәт киптерер. Аңлашырлар. Сынауларсыз гына мәхәббәт була димени? Югалтулардан, газаплардан, хыянәт һәм ялган сүзләрдән чын мәхәббәт барыбер өстен ул!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com