Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ОНЫТЫРМЫН ДИМӘ

ОНЫТЫРМЫН ДИМӘ

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
16 февраля 2017
5394 карау
(хикәя)
         Таныш-белешләрнең җиткерүе буенча, “чыбыксыз радио” аша ул кызның безгә килеп эшкә урнашканлыгын ишетеп, мин берничә көн көллият хезмәткәрләренә кызыксынып күз ташлап йөрдем. Алты ел буена үзем биредә җыештыручы булып эшләгәч, яңа килгәннәреннән башка барлык укытучыларны һәм хезмәткә өйрәтү мастерларын яхшы беләм. Лаеклы ялга киткәннәр урынына быел көз укытырга өч яңа кыз килде. Кайсысы икән Вилдан белән Нәзирәнең кызы? Исемен дә охшаш бирүләрен әйт әле син аларның! Нәзирә – Вәзирә! Тапмаганнар башка исем. Вилданның кызы белән эшләргә туры килер дип кем уйласын! Ул белгеч, мин җыештыручы гына булсам да, бер түбә астында бит. Зур шәһәрдә башка җиргә түгел, авылдан нәкъ шушында килеп урнашуын әйт әле! Бергә эшли алмасак, хезмәт урынымны калдыру турында да уйлар керә башлады башыма. Күнеккән идем, кызганыч әлбәттә. Өч көн буена мастерларга текәлеп диярлек карап йөри торгач, араларында мин эзләгән кызны күрмичә, бераз тынычландым. Ахирәт санаган хатын мине “сөендерергә” теләп ялгышкандыр ахры. Вилданга яисә Нәзирәгә тартым кыз күренмәде. 
           Дәресләр барган арада, чиләк-чүпрәгемне тотып, коридорны юып алырга булдым. Укучыларда алмаш аяк киеме дигән нәрсә юк. Юып кына өлгер! Асфальт тротуардан түгел, басу ләпеген изеп, чума-чума килә диярсең бу укучыларны. Аяк табаннарына ябыштырырга бу хәтле пычракны шәһәр җирендә каян табалардыр?! Үз алдыма шулай җыештыручыларга гына хас сукранып, ике этаж арасындагы баскычны юып ята идем, класс бүлмәсеннән йөгерә-атлый чыккан бер төркем кызның берсе уртада торган пычрак сулы бидрәмне абайламыйча абынып та егылды. “Күзең урынына ботак тишегеме әллә?” – дип түгелгән бидрәмә карап елардай булып басып торган арада теге кыз башкалар артыннан торып та йөгерде. Иң арттан килгән кыз гына гаепле төс белән буш бидрәне торгызып куйган булды. Гафу итегез инде, апа, ашыгалар бит балалар, дип акланып, кулыма җиңелчә кагылып куйды. Иелгән җиремнән башымны күтәреп карасам, алдымда ... Нәзирә... үзе басып тора! Хәтта тураерга да көч таба алмыйча, гәүдәм сынып каткан килеш карашларымны аера алмый карап торам. Шул ук тулы матур гәүдәле, алтын керфекләрен бераз буяп озынайткан, алма битле Нәзирә! Икегә ярып үргән чәчләрен генә икенче төрле итеп ясаткан. Көдрәләткәнме шунда, кабартканмы. Телдән калуымны тәгәрәп яткан бидрәгә бәйле күрепме, кыз урыс телендә тагын гафу үтенде. Бидрә кайгысымени миндә! Күз алларым караңгыланып, кинәт хәлем бетеп, иелгән җиремнән артыма чүгеп ук куйдым. Хәлемнең мөшкеллеген аңлап, китәргә дип кузгалган кыз, апа, ни булды? дип мине иңнәремнән күтәреп, читтә торган эскәмиягә утыртты. Башымны диварга терәп телсез әпә кебек аңа карап тик утырам. Каяндыр йөгереп кенә су алып килеп эчерде. Шәфкать туташы кайтып китте бит, дип өзгәләнде. Әллә ашыгыч ярдәм чакырыйкмы? дип сорады. Барысын да ишетәм, ә җавап бирергә хәлем юк. Үзем аңлый алган беренче уем – әйе, чын икән шул Вилданның кызының монда эшләве! Нәзирәнең... юк, юк Вәзирәнең бирегә эшкә урнашуы хак икән! Анасына коеп куйгандай охшавын әйт әле син аның! Хәер, ныклап караганда әтисеннән дә нидер алган. Каш җыеруы аныкы. Карашында да Вилдан төсмерләнә. Сәердән сәер карашымны үзеннән аера алмавымны күреп, кыз һаман да акланды: “Әйттем дә бит йөгермәгез, тыныч атлагыз дип, кая соң! Тыңлыйлармени! Уналтылары тулса да, балалар гына бит әле алар!” Ә мин ауган бидрә хакында күптән оныткан идем инде. Кызның түгелгән суны җыеп алырга маташканын күреп, урынымнан торып, идәнне үзем сөртеп алдым. Кирәкми миңа чит кеше ярдәме. Җыештыручы дигәч тә... Ә кыз, китәргә базнат итмичә, гаепле төс белән һаман басып тора бирде. Нәрсә кирәк инде аңа тагын? Бер җайга салынган тормышыма бәреп кереп, күңел тынычлыгымны алуы җитмәгән, каккан казыктай җан үртәп басып тора! Комачаулавын белдереп, аяк киеменә юеш чүпрәгемне тидереп алгач кына, артына борылып карый-карый каядыр атлады. 
           Беләкләрем идән ышкый, ә уйларым еракта. Куллар күптән автоматка әверелгән, үзләре боралар, үзләре юалар, үзләре сөртәләр... Аларга инде уйларның боерыгы, нидер кушуы кирәкми дә...
      ...Кепкасы астыннан күперелеп чыккан калын кара чәчле, авылча әйткәндә “дастуен” буйлы чибәр Вилдан белән без юлда эшләгәндә таныштык. Колхоздан паспортсыз гына качып читкә бәхет эзләп чыгып киткән авыл яшьләрен авыр эшкә генә алалар. Анысы да вакытлы гына. Свердловск якларына Башкортстаннан килгән ике эшчән татар кызы һәм мин, тел белән күбрәк эшләгән ике урыс кызы кайнар асфальтны көрәк белән тиешле урынга салып барабыз. Безнең арттан тапатып, тигезләп каток машинасы килә. Ә егетләр алда гравий сала. Күмәк кул тау түнтәрә дигәндәй, шулай бергә ике шәһәр арасында зур юл салабыз. Эш – кешенең көзгесе, теге егетнең көчле беләкләре уйнап кына тора. Тизрәк кыймылдагыз, үшәнләнмәгез, дип шаярып сүз катабыз. Үзара көлешәбез. Тегеләр дә сүзгә аптырамый. Уен-көлке яшьлек күрке. Ир-егетләргә кытлык тудырган сугыштан соңгы еллар. Ә яшь бара. Сөеп-сөелеп гаилә дә корасы килә, үз куышыңы булдырып, балалар да үстерәсе килә. Вилдандай асыл егетне эләктерү – һәрбер кызның яшертен хыялы. Сиздермәскә тырышып кына теге чибәр егеттән күземне дә алмыйм. Ошады бит чукынчык! Урысчаны вата-җимерә сөйләшсә дә, чи татар, үзебезнеке икәнлеге күренеп тора. Аңа күз салучы мин генә түгел икән. Әнә урыс кызлары, Витя да Витенька, дип янында күбәләктәй бөтереләләр. “Витенька” да артык ялындырмый. Бер кулында көрәк, ә икенчесе белән кызларның биленнән кочарга тора. Түзеп карап-карап тордым да, эчтән генә үземә әйтәм, туктале дим, үзебезнең татар егетенең башын әйләндермәсеннәр әле бу иләк авызлы урыс кызлары, дим. Әбәт вакытында бардым да утырдым егетнең янына. Манный оны кушып туглаган коймак, кружка тутырып сөт суздым үзенә. Кара ипинең дә карточкалы чагы. Күзләре шар булды егетемнең. Шулай әллә коймагым ошады егеткә, әллә үзем, танышып киттек. Вилдан авылдан күптән түгел килгән икән. Баракта яшәүче абыйсы белән җиңгәсендә тора. Мин дә әллә кайда яшәмим, иске жилплощадканың агач сәкесендә кандала симертәм. Адресларны алыштык. Әйе, урыс кызларыннан тиз биздердем дәртле егетне. Миңа җылы гына мөнәсәбәттә булса да, ни кызганыч, Вилданнан бер тапкыр да ярату сүзен ишетмәдем. Ә үзем аны үлеп ошата идем. Эшкә дә эшләр өчен түгел, аны күрер өчен бара идем. Аның янәшәсендә булыр өчен. Ялгыш кына кагылып китсә дә, башларым әйләнеп, егылып китәрлек хәлгә җитә идем... Егетем гармунчы да булып чыкты. Ял көннәрендә шәһәрнең иң үзәгендә урнашкан Яшел Агачлык паркында татарлар җыелышып ял итәләр, күңел ачалар иде. Вилданга ияреп без дә йөри башладык. Каяндыр тапкан гыжылдык гармунны көйләп, ул безне җырлатып та ала. Җырлаганның биергә исәбе бар дигәндәй, чирәмгә төшеп тыпырдашып биеп тә алабыз. Туган авыл, әнкәйләр искә төшеп сыктап та куябыз. Бер-беребезгә сыенып йөри торгач, әллә мин аны үземнеке иттем, әллә ул мине... Арабызда ир белән хатын якынлыгы була башлагач, аңа хокугым да бар кебек тоела башлады. Ә егетнең әллә өйләнәсе килми, әллә нәрсә, аңламассың. Кочагымнан чыкмаса да, гаилә кору турында сүз кузгатмый. Көттем-көттем дә, үзем сүз башладым. Кайчан өйләнешәбез? дим. Дәшми. 
        ...Хәтирәләргә бирелеп, уйлана-уйлана идән ышкый торгач, киенү-чишенү бүмәсенә дә барып җиткәнмен. Инде вакыт та соң гына. Укытучылар таралып беткән диярлек. Баягы кыз гына ялгызы киенеп маташа. Һаман да шул кыз! Вилдан кызы! Юк, Нәзирә кызы! Шулай көн дә очрап, саруымны кайнатыр микәнни? Кайдан килеп чыктың син ә? Күренми идең бит! Уйларымның, аваз булып әверелеп, буш бүлмәдә яңгыраганын сизми дә калганмын. Көзге алдында торган кыз гаҗәпләнеп артына борылып карады. Һаман да шул гаепле төс белән үзенчә нидер аңлатып азапланды: ”... Ни бит... Группама укучылар җитми. Авылларда агитлап йөрдем...” Ирексездән тагын күтәрелеп күзләренә карадым. Әйе, Вилдан күзләре. Карашы аныкы. Уң як колагы астындагы миңенә хәтле аныкы. Менә бит ходайның кодрәте! Бер балада атасын да, анасын да танырга була! Үземә күпме бәхет тә, бәхетсезлек тә китергән бу күзләрнең чагылышын күреп, кырыслыгым кими төште. Әллә каян, йөрәк төбемнән ярып исеме телемә юл тапты: “Вилдан... исәнме соң? Олыгаядыр инде?” Кызның болай да зур күзләре тагын да ныграк ачылды. Миңа текәлгән карашы хәтта бер тын йомылмас булды. Гаҗәпләнүен яшермәгән кыз якынрак килеп басты: “Ә... әтине каян беләсез сез? Таныш идегезме әллә?” Таныш идем? Каян беләм? Утыз елга якын, һәр көнне, һәр төнне ул йөрәгемдә булды, ә чынлыкта яхшы белдемме соң мин аны? Белмәсәм, очратмасам бәлки әйбәтрәк тә булыр иде, дигән үкенечле минутларым дә булмады түгел. Очы-кырыен чуалткан уйларымны ничек әйтим бу кызга? “Әйе, яшь чакта бергә эшләдек”,− дип кенә куйдым. Кызның керфек очларына моң кунды. “Әти юк инде. Кырык дүрт яшендә үлде...” Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Кызга күзләремне күрсәтмәс өчен тәрәзәгә борылдым. Күкне авыр болытлар сарган. Ерактагы якты каен урманында гына кояш тукталган кебек. Хәер бу алдавыч күренеш. Саргылт яфраклар урманны кояшлы итеп, якты итеп күрсәтә. Яңакларымны ярып тозлы тамчы тәгәрәде. Бер көн эчендә бик күп иде бу минем өчен... Нәзирә Вилдансыз калган... Кайчандыр миннән аерып алып киткән кебек, аны да язмыш Вилданнан аерган. Юк, көндәшемең кайгысына сөенмәдем. Күпме рәнҗесәм дә, аңардан күпме кыерсытылсам да, үлеменә сөенә алмыйм икән Вилданның. Эх Вилдан, иртә булса да кылган барлык яхшы-яман гамәлләрең өчен җавап тотарга да вакыт җиткән... Кызганыч кынамы соң! Эчтә бер кыл шартлап өзелде... Яшьлек ялгыш-хаталары белән бәйләп торган җеп өзелде... Бер күрергә иде, читтән генә булса да бер карарга иде дигән соңгы өмет киселде. Иң аянычы, улы атасын, ата улны күрә алмады. Ә улымның ничә кат сораганы булды әтисенең кемлеге хакында. Бер энекәше, сеңелкәше булмавына моңланганда да ни әйтергә дә белми идем. Язмагандыр күрәсең... 
         Кыз да ашыкмады. Аның да нидер аңлыйсы, беләсе килә иде, ахры. Кем бу сәер апа әтигә? Нигә кызыксына? Күзләрендә шул сорауны күрсәм дә, сорамыйча булдыра алмадым: “Вилдан... әтиең ничек вафат булды?” Кызга да җавап бирүе җиңел түгел иде сыман. Авыр сулап куйды да тын гына әйтте: “Эчеп үлде әти. Тракторы белән елгага төшеп үлде”. Нәкъ Аныкыдай тере карашлар карап торганда ышанасы һич тә килмәде. Кеше юк, ә күзләре бар... Киенеп бетсә дә Вәзирәгә чыгып китүе уңайсыз иде, ахры. Ул, пәлтәсен чишеп, утыргычка барып утырды. Аны минем янда кызыксыну тотса, мине аңа нинди җепләр бәйләде? Язмышымның чуалган төеннәрен чишеп булмаса да, буталган, сусарган йомгакның җеп очына чыгарга бер генә ымтылмадым. Еллар буена газаплаган сорауларга җавап алырга бәлки әле вакыт җиткәндер? Бәлки гомер буена йөрәктә йөрткән ташны алып ташларга әле вакыттыр? Көндәшемнең исемен әйтергә шулай да телем әйләнмәде: “Ә әниең? Ничек яшәделәр алар?” Кыз ялганлый белми иде, ахры. Чит хатын алдында артыгын ачылмады. Шулай да дөресен әйтте: “Әнием бәхетле булмады. Әти бик эчте...” Бәхетле булмады... Янып-шашып сөйгән кешемнең башка берәү белән тормышы барып чыкмаганына күңелемдә шатлык тумады. Киресенчә, кызгандым гына мин бу икәүне. Сөешеп тә кавышкан кебек иделәр. Ә кем бәхетле булды соң? Хәер, мин үземне бәхетсез санамыйм. Аның бар яктан да җиткәне, түгәрәк булганы кайчан бар? Икенчедән Вилдан мине ташласа да, өлешемә зур бәхет калдырып китмәдемени? Әйе, улымны ялгызым гына зур авырлык белән үстердем. Әмма бәхетнең бәһасы зуррак булган саен, аның кадере дә зуррак түгелме соң?! Заһирымның ата назын, ата тәрбиясен татымавында ташлап качкан әтисен түгел, үземне ныграк гаепле тоймадыммени? Өзелеп сөйсәм дә, ярата алмады шул мине Вилдан. Ә мин, аның сөймәгәнен күрә торып, үземне аңа бәйләргә тырыштым. Ялгышларым өчен язмышым алдында үзем читен җавап та тоттым. Әйе, карынымда яңа яралып килгән улымны ятим калдырып, туачак баламның атасын, ир санаган кешемне тартып алып киткән Нәзирәгә озак еллар рәнҗү сакладым. Әнә теге ерактагы якты урман шикелле, минем баш очымда кара болыт, ә алар янында гел кояш тукталган сыман тоела иде. Аларның бәхетләре баштан ашкан диеп ышана идем. Алдавыч булган икән. Кемнеңдер бәхетен урлап кына үзеңнеке итеп булмый икән шул. Юк, еллар буена эзәрлекләгән сорауга җавап алгач мин сөенә алмадым. Көенмәдем дә кебек. Инде көенә-көенә дә арыган идем. Алар үзләре сайлап алган язмыш. Шуны гына аңладым – кичердем мин Вилданны. Кары китсә дә, бозы кала, диләр. Бозы да әкренләп эри башлады кебек... Үземне дә кичердем. Ялгыш-хаталарымны язмышыма үреп яшәү миңа да җиңел булмады...
           Онытырга теләп тә, онытылмаган вакыйгалар тагын йөрәгемне телгәләде... Кызлардан башы тиз әйләнгән, үзе дә хатын-кызның башын әйләндерергә яраткан гармунчы Вилдан авылча саф, чибәр Нәзирәне күрү белән аңа гашыйк булды. Мине онытты. Миннән аермалы, Нәзирә аны язылышканчы үзенә якын җибәрмәде. Шул чисталыгы, сафлыгы белән үзенеке итте ул Вилданны. Үткерлеге дә бар иде инде. Паспорт өстәлендә эшләгән яһүдкә ришвәт биреп булса да, икесенә дә паспорт ясатты. Таныклыклары булгач заводка эшкә керә алдылар. Баракның бер почмагында аларга бүлмә бирделәр. Әлеге шул Нәзирәнең үткерлеге белән. Яшь булса да тормыш көтәргә ныклыгы бар иде. Вилданның әнисе чакырып хат язгач, бераздан алар яшәргә авылга кайтып киттеләр. Ә мин көннән-көн үсә барган авырым белән ут йотып ялгызым калдым. Адресларын табып, балам туачагы хакында да язган идем. Әллә алды ул хатны Вилдан, әллә юк. Җавап-мазар булмады. Үзе егылган еламас та бит, еладым шул... Түккән яшьләремә караганда таза-сау бала да тумас кебек иде. Ходаем саклагандыр, дүрт саны тигез, тупылдап торган малай дөньяга килде. Улымны үстерергә ходайдан башка җан иясе булышмады. Заһир улым үгилек ачысы күрмәсен дип тормышка да чыкмадым. Әтисе аның барлыгын-юклыгын да белмәде. Ялгызым дип лаф ормадым, улымны үстерер өчен күп еллар ике эштә эшләдем. Эшчәнгә эш язгандыр күрәсең. Көндезләрен тегү тексәм, кичләрен идән юдым. Укыттым, кеше иттем. Су да үзенә юл яра. Ә мин үземә үзем сукмак ярдым. Заһирым кемгә ошаптыр кыз баладай акыллы булып үсте. Олы яшемдә таянычым бар, өметем бар. Икенчедән, Вилдан белән кавыша калсак, бәхетле булыр идемме икән? Улым эчкече ата янында, тавыш-гауга эчендә кагылып-сугылып үсмәде, дип юанырга гына кала шул хәзер миңа.
     Көтмәгәндә-уйламаганда ерак-ерак яшьлегемә кайтарган Вәзирә дә бу сөйләшүнең юкка гына булмаганлыгын аңлый иде шикелле. Ниндидер сораулар бирде. Мин аларны ишеттем дә, ишетмәдем дә. Таркау гына җавап бирдем. Инде әнә урамны да көзге эңгер-меңгер каплый башлады. Төнге каравылчы да түземсезләнеп ишекне әллә ничә ачып карады. Ә мин башыма ишелеп төшкән хисләрдән һаман айный алмадым. Зиһенемдә барысы да буталды. Вилданның кызы белән очрашу тудырган билгесез сәер бер халәт яшьлек истәлекләремнән туган хисләр белән кушылып, йөрәгем күкрәгемнән чыгардай булып типте. Хәтер төпкелендә ята-ята онытылган дип санаган вакыйгалар кичәгедәй күз алдыма килеп басты. Йөрәгем сызланды да, татлы сулкылдады да. Бер минутта газаплы да, бәхетле дә мизгелләрне кичердем. Үзе дә аңламыйча, күңелемдә дистә еллар буена яткан ташларны кузгатты да алып та ташлады ахры бу бала. 
      Без урамга чыкканда көзге караңгылык тирә-юнне үз кочагына алган иде инде. Тыз-быз чапкан машиналар, ары-бире үткән кешеләр арасында бераз айнып киткәндәй булдым. Һушыма килгәч, Вәзирәнең кайда яшәве хакында кызыксындым. Әлегә ерак туганында тора икән. Тиздән тулай торактан урын бирмәкчеләр. Җылыдан чыккангамы, кыз дерелдәп куйды. Мине култыклап алды да, сыенгандай, кечкенә кулын кесәмә тыкты. Ә мин ирексездән аның йомшак бармакларын тотып карадым. Вилданның кызының куллары... Өстендәге пәлтәсе дә артык калынга охшамаган. Аягында да итек түгел, туфли генә. Өши күрмәсен. Нәзирә кызы булса ни, ул бит Вилдан кызы да. Заһир абыйсы белән таныштырырмын әле тора-бара. Тик бүген түгел... Язмышы юкка гына бу якларга ташламагандыр бу кызны. Улымның да бер туганы да юк. Бу да ялгыз ябалак. Ата-аналары ялгышканга балалар гаепле түгел. Аларны да алда ни көткәнен ходай үзе генә белә. Алай начарга охшамаган үзе. Күзләрендә авыл кызына гына хас сабырлык, акыл ярылып ята. Теләсә тегүгә дә өйрәтермен. Кыз-кыркыннан кием артмый. Ялгыз балага күз-колак булсам да начар түгел. Вилдан кызы бит... 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com