Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Туктаган сәгать

Туктаган сәгать

Физәлия Дәүләтгәрәева
Физәлия Дәүләтгәрәева
31 января 2017
2232 карау
(хикәя)

Яраткан кызы Сафура белән бер елдан артык йөргәч, бер-берсен шактый гына сынагач, кырыкка якынлашып барган Шаһит ниһаять өйләнергә уйлады. Хатын-кыз заты күрмәгән ир түгел Шаһит. Аны яратып, ул ошатмаганнар да, үзе якын күреп, аны чит күргәннәр дә булмады түгел. Ни эшлисең, мәхәббәт йөрәк эше. Монда, ярат, дип боерык биреп булмый. Моңа хәтле аңа өйләнергә, мәхәббәткә нигезләнгән гаилә бәхетен татып карарга насыйп булмады. Үз оясын үрергә күптән вакыт җитүен дә аңламады түгел. Өйләнерлек кенә тормыш шартлары да бар кебек. Ярыйсы гына хезмәт хакына зур түрәне йөртә. Шәһәрнең читендә бер бүлмәле булса да фатиры, кредитка алган булса да яхшы гына машинасы да бар. Шул затлы дигән машинасына утыртып йөрергә бер асыл зат кына җитми. Кайтып керүенә, сагындым, дип муенына асылыныр кешесе генә юк. Хәер, муенына асылынганнары да булды хатын-кызның. Тик Шаһит акылын югалтмаска тырышты. Үз фатиры булмаган хатын-кыз белән бәйләнмәскә тырышты. Үз почмагы булмаган хатын-кыз аның фатирына кызыгуы билгеле бит инде. Ирдән аерылган «бозаулы сыер» да аласы килмәде ирнең. Кеше баласын үстергәнче, үзең өчен яшәп калырга кирәк, дип санады. 

Шулай «үзе өчен яши-яши», сизелмичә бер-бер артлы еллар үтә торды. Буйдак ир кырыкка якынлашып килүен сизми дә калды. Сафураны очраткач, Шаһит уянып киткәндәй булды. Еллар буена хыялында йөрткән гүзәл аккош шул үзе түгелме соң? Төз аяклы, зифа буйлы, нечкә билләренә тиеп торган озын чәчле кызны Шаһит эш буенча ул эшләгән оешмага баргач күреп алды. Түрәсе Самат Саматович (бик үз итеп кенә Сам Самыч) җибәргән кәгазьләрне бүлек мөдире булып эшләгән Сафурага сузды да, кыздан күзен ала алмыйча, онтылып китеп, шулай кулларын сузган килеш басып тора бирде. Өстәле артында утырган Сафура, кәгазьләрдән башын күтәреп, үзенә гаҗәпсенеп караш ташлагач кына ушына килде Шаһит. Саубуллашырга да онытып кызу гына атлап чыгып китте. Тик урамга чыккач кире борылып керергә ушы җитте – кызның телефонын алмады бит! Сам Самыч кушты, дип түрәсенә селтәп булса да Сафураның телефон номерын алу бәхетенә иреште. Икенче көнне үк Шаһит Сафурага шалтыратты – кәгазьләрнең язмышын сораган булды. Хәер, түрәнең шоферын документлар түгел, ә кыз үзе кызыксындырганын Сафура да аңламады түгел, ахры. Шулай алар танышып киттеләр. 

Түрәсеннән бушаган вакытларда Шаһит Сафураны эшенә илтеп куйды, барып алды. Күрешкән чакларда кызны сынарга, аңларга тырышты. Алай карап торуга акыллы гына күренә сыман. Утызга якынлашып та әле булса тормышка чыкмавын ике югары уку йорты тәмамлавы белән аңлата. Ярый, шулай да булсын ди. Холкы да чәнечкелегә охшамаган. Теле йомшак, күзләре җиде яшьлек кызныкы кебек гөнаһсыз, якты. Яшәве әнисе белән бер фатирда. Монысы да түзәрлек. Авылдан килеп, фатирлы егетләр артыннан йөгергән кызлар затыннан түгел. Башкарган вазифасы да яхшы. Тәмле генә пешеренергә дә өйрәнгән. Шаһит монысын да мыегына чорнап куйды. Өйләнү бер исәпсез генә кылына торган орды-бәрде гамәл түгел. Шаһит, Сафураны сынап-сынап йөрде дә, үзенә хатынлыкка аңардан да яхшырак пар табачагына шикләнә башлады. Бар яктан да килгән, акыллы, чибәр туташны да кулыннан ычкындырса, ул инде беркайчан да өйләнмәячәген аңлый иде. Аннары, моңарчы, аһ, мәхәббәт! дип бик селәгәен агызмаган буйдак ир үзенең гашыйк булуын сизми дә калды. Сафураны очрата алган мизгелләр аның өчен бәйрәмгә әверелде. Кызны күрмәгән көннәрдә иргә аның саф карашы, назлы тавышы, яшь бала сыман бераз иркәләнеп сөйләшүе җитмәде. Сафура да Шаһиткә булган җылы мөнәсәбәтен яшерми кебек. Һәр очрашуда нәкъ ул теләгәнчә, сагындыыым, дип муенына сарыла. Бәлки аның ярату сүзләрен дә ишетәсе килгәндер. Тик Шаһит моны киноларда, романнарда гына була торган артык сцена дип санады. Болай да барысы да билгеле кебек бит инде. Шулай да Шаһит кызның туган көненә алтын йөгертелгән сәгать бүләк итте. Сафура сәгатьне балаларча ихлас сөенеп кулына такты һәм бу тантаналы датаны сәгате-минуты белән билгеләп тә куйды: «Бүгеннән башлап, бу бәхет сәгате гомеребезнең бергә үтәргә насыйп булган бәхетле елларыбызны саный...»

Сафурага тәкъдим ясар алдыннан Шаһит аны туганнары белән таныштырырга уйлады. Әти-әниләре күптән вафат, кемдер алар урынына фатихасын бирергә тиеш бит инде. Туганнар бирми, кем бирсен ул фатиханы. Парларын иярткән биш туган, якынлашып килгән яңа елны сәбәп итеп, кәләш карарга җыелдылар. Бик иртә ирен югалткан олы апасы Фәридә гына ялгызы килде. Бу кичәнең үзәге үзе икәнлеген аңладымы-юкмы, әмма Сафура да сынатмаска тырышты. Буйдак Шаһитнең фатирын «ялап» дигәндәй, юып-җыештырып чыкты, мул итеп табын әзерләде. Кунакларны ачык йөз, тәмле тел белән каршылады. Табын янында бик озак утырдылар. Бер-берсен якынлашып килүче яңа ел белән котладылар, җылы теләкләр теләделәр. Иртәгәсен таралышкан кунаклар, бер-бер артлы шылтыратып, энекәшләренә акыл өйрәтә башладылар. «Бик чибәр бу нәрсәң, − шиген белдерергә ашыкты Илдария апасы. – Матур хатын синеке генә булмый ул, күпләр белән уртак була...» Җизнәсе, кайнешенең шундый асыл кошны эләктерүенә тел шартлатып көнләшсә дә, азакта булачак кәләшнең кимчелеген тапмый калмады. Бик ябык бит гәүдәсе, рәхәтләнеп кочар җире дә юк, янәсе. Өченче хатын аерган энекәше Сафураның утызга җитеп тә тормышка чыкмавында гаеп тапты: «Ирләрне перчатка урынына алыштырадыр ул...» Тагын бер энекәше, башым булса гомергә өйләнмәс идем, дип Шаһитнең буйдак бәхетенә кызыкты. Ялгызы ике бала үстергән Фәридә апасы гына, безгә түгел, сиңа яшисе, үз йөрәгеңне тыңла, диде. 

Туганнар белән киңәшү анысы начар гамәл түгел инде түгеллеген. Тик кеше сүзен тыңла, үзеңчә эшлә, дип юкка әйтмәгәннәр. Кайчан да муеныңда тубал түгел, үз башың булсын. Туганнарын озаткач, Шаһитнең күңелен шик корты кимерә башлады. Чынлап та, урамнарда бергә йөргәндә узган-барган ирләрнең карашлары Сафурада «эленеп» калганнарын күрмәскә, Шаһит сукыр түгел. Көннәрдән беркөнне, шул сокланулы карашларга түзә алмыйча, чит-ятны ошатса? Аннан хыянәткә дә күп калмый! Әллә энекәше әйткәнчә, бик еш ир-егет алыштырамы икән бу Сафура? Бәлки Шаһит муеннан гашыйк булу сәбәпле борын төбендәген күрмидер? Читтән яхшырак күренә. Менә энесе кызны бер күрүдә аңлап та алган! Хатын-кызларның матурлыгы буенча белгеч саналган җизнәсе дә әллә ни чибәрлеген тапмады кебек. Артык арык, ябык, ди. Төпчек энекәше, башың булса өйләнмә, дип тора. Башыннан үтмәсә әйтмәс иде. Фәридә апасы гына, берсен дә тыңлама, үз йөрәгеңне тыңла, ди. Анысы ялгызы интеккәннән әйтә инде бахыркай. Шулай да Шаһит икеләнде. Аның Сафураны болай тиз генә югалтасы килми иде. Ул һәр мәсәләдә авторитет саналган башлыгы Сам Самыч белән дә киңәшергә уйлады. Тик Сафураны ничек аңа күрсәтергә генә җай тапмады. Буйдаклыгына береккән Шаһит, үзе аңладымы-юкмы, өйләнмәскә шулай сәбәп эзләде. 

Ни булды, шул булды, Шаһит, туганнары белән күрешкәч, өйләнү мәсьәләсенә тагын сүрелде. Кая ашыгасы әле аңа? Сафура теләгәнчә тизрәк яшь бала тизәгенә чумаргамы? Бала үстереп кем рәхәт күргән? Әле баштан, ходай биргән берсен табам, дип торган башбаштак кыздан ни көтәсе?! Бер бүлмәле фатирыңны биш бала белән тутырырга да күп сорамас. Ул елак балаларны үстерә-үстерә йончыган хатынның күңелендә ире өчен дә урын калмас. Бәладән башаяк! Өйләнү түгел, Шаһит Сафурага шылтыратмый ук башлады. Кыз моны бик авыр кичерде ахры. Шаһит җавап бирмәгәч, интернет сәхифәсенә, күз яшьләре белән сугарып, озын-озын хатлар язды. Шаһит икеләнде, газапланды, тик буйдаклыгын, бер җайга салынган тыныч тормышын югалтудан куркып, үзеннән башка тагын кемдер өчен җаваплылык алырга базнат итмичә, җавап бирмәде. 

Ә бер көнне Сафура кинәт кенә аның тормышыннан юкка чыкты. Шылтыратмый, язмый башлады. Бу шул хәтле кинәт килеп чыкты, Шаһит хәтта башта бу четерекле мәсьәләнең үзеннән-үзе чишелүенә сөенде дә кебек. Сафурасыз бер көн, ике көн, өч көн, ...сигез ай узды. Шаһит кызны сагына башлавын танымаска тырышты. Аны туганнары үзләре кулай күргән хатын-кызлар белән таныштырдылар. Тик берсендә дә Сафураның балаларча чиста карашы, самими иркәлеге юк иде. Зифа, чибәрләре дә булды. Тик алар Сафура түгел иде шул... Шаһит, бер генә кат булса да күрергә теләп, Сафураның тәрәзә төбен тапады. Кыз телефон номерын алыштырган иде ахры, ир ничә кат шылтыратса да, элемтә операторы үчекләгәндәй җаваплады: «Абонент юк...» Шаһит кызны эзләп эшләгән урынына китте, тик анда очрата алмады. Тормышыннан Сафура гына бирә алган яктылык, сөенеч юкка чыкты. Бер-берсенә игезәктәй охшаган мәгънәсез көннәр үтә дә үтә. Эшендә бераз онтылып торган ялгыз ир буш фатирына кайта да, салкын аш ашап, суык түшәгенә ава. Фатир да буш, дөнья да буш, күңелдә дә бушлык... Теге вакыт нигә тыңлады ул туганнарын? Исәр баш! Күпме еллар хыялыңда йөрткән кызны язмышы юлыңа чыгарды, ә син, исәр, бәхетеңне читләп үттең. Мәхәббәтеңне танымадың. Туган булса да кеше сүзен тыңладың. Кеше фикере синең өчен тойгылардан да көчле булды. Шашып, чынлап ярата да белмәдең! Үзеңне генә яраттың. Үз язмышың өчен дә, Сафураның сиңа ышанып тапшырган язмышы өчен дә җаваплылыктан курыктың. Гаилә йөген тартып карарга ни теләгең, ни көчең җитмәде. Үз-үзең алдында үз куркаклыгыңны аклар өчен кыздан бер гаепсезгә кимчелек эзләдең, булмаган гөнаһларда гаепләдең. Сафураны тумаган баласына көнләдең. Үзеңнең булачак балаңа көнләдең. Синме соң ул гаилә хәтле гаилә корырга әзер булган, үз дәвамы-нәселе турында уйлаган, җитлеккән ир? Юк, син әле көчле аякларында басып торган, кемнедер сыендыра, яклый-саклый алырлык ир-егет түгел, син әле бары тик үз-үзен генә яраткан, тавышы да ныгымаган яшь чебеш, яшь әтәч! Сафураның сине, үз язмышын үз кулына ала алмаган мескен затны, ярата алуы да гаҗәпләндерә. 

Ә беркөн Шаһит чөйдә эленеп торган костюмының эчке кесәсен актарганда, аннан... сәгать тартып чыгарды. Бу бит Сафураның сәгате! Ике еллап элек Шаһит алтын йөгертелгән бу нәфис сәгатьне сөеклесенең туган көненә бүләк иткән иде. Сафура, бу сәгать безнең бергә үткән бәхетле елларыбызны санаячак, дигән иде... Бәхет сәгате... Бәлки әле соң түгелдер? Бәлки бу матур сәгать, келт-келт итеп, аларның бәхетле мизгелләрен тагын саный башлар? Сафура бүләкне калдырып киткәнме, алырга онытканмы, ни булса да, сәгать аныкы. Аны табарга, сәгатьне тапшырырга кирәк! Кызны күрергә сәбәп табуына сөенеп, Шаһит Сафураның өенә юнәлде. Әнә, тәрәзәсендә нинди якты ут яна! Өмет уты... Өйдә Сафура. Бәлки аны көтәдер... Алар, бөтен ялгышларын онытып, аңлашырга тиешләр! Кирәк булса Шаһит тезләнеп гафу үтенер. Сафураның үзен кичерәчәгенә ирнең шиге юк иде. Ул бит Шаһитне ярата! Күңелендә кабынган өметтән кәефе күтәрелгән Шаһит, җәһәт-җәһәт атлап, кыз яшәгән өйгә якынлашты. Ул домофон төймәсенә басарга үрелгәндә ишек ачылды һәм аннан көлешә-көлешә парлы ир белән хатын-кыз чыкты. Ярым караңгыда хатын-кызның йөзен күрмәсә дә, Шаһит аны тавышыннан таныды – бер кулы белән калынайган билен сыйпаган, ә икенче кулы белән янындагы ир-егетне җитәкләгән Сафура аңа күз дә салмыйча үтеп китте. Ә Шаһит, бу бәхетле парның күзенә чагыласы килмичә, ышыкка посты. Асыл кош Сафура, Шаһит икеләнеп кеше сүзен тыңлаган арада, үз парын, үз мәхәббәтен тапкан... Сөю җимешен – бәбиен көтә... Ә син теге вакыт, әлеге кебек, тормышыңны үзгәртүдән куркып, ышыкка, караңгыга постың... Үз кояшыңны үзең сүндердең. Ир ирексездән башын күтәреп өскә карады. Сафураның тәрәзәсендә ут сүнгән иде. Шаһит, кичке фонарь яктысында бер-берсенә сыенышып әкрен генә атлаган ир белән хатыннан карашын алмыйча, озак кына басып торды. Бу минутта аның күңелендә ачыну катыш үкенү тойгысы, чарасызлык, көчсезлек, югалту, бушлык, ялгызлык хисе белән кушылып, өермәле давыл кузгатты. Ир тирән итеп көрсенде дә, кесәсеннән чыгарып, «бәхет сәгатенә» күз салды. Учындагы сәгать күптән туктаган иде.


Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com