Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Сания

Ринат Мөхәммәдиев
Ринат Мөхәммәдиев
14 ноября 2016
2963 карау
Вакытка йөгән кидереп тә, аны авызлыклап та булмый икән. Вакыт мәрхәмәтсез – чаба да чаба, һич тынгылык белми. Узган гомер, баштан кичкән вакыйгалар турында уйланып ачык тәрәзәдән Кара диңгезгә текәлеп утыруым иде әле менә. Башкача чара юк, тышта коеп яңгыр ява. Эре яңгыр тамчылары якындагы мандарин агачы һәм платан яфракларына төшеп берөзлексез шыбыр-шыбыр килә. Шул авазга тигез бер ритм белән аккорд биргән сыман диңгез шавы килеп кушыла. Чү, стена аша гына бүлмәдә урнашкан күршем Ринат Смаковның да моңланган чагы икән ләса:
Ераклардан гына, ай, күренә
Ирәндеккәй тавының ак ташы.
Кая гына бармый, ниләр күрми
Ир егеткәй белән ат башы... 


Тын гына, тыныч кына җырлый ул үзалдына. Шул мизгелдә үзен кем дә булса ишетә, тыңлый торгандыр дип уена да китерми торгандыр. Ә мин тын да алмый тыңлыйм...
Дустым җырлый. Ә табигать гүя күз яшьләрен тыя алмый – елый... Чү, әллә ялгышаммы, бөтенләй киресенчә түгелме... Ир егетнең күңеле өзгәләнә икән ләса, аның бәгыре бәргәләнә, әллә ул үзе елыймы соң?.. Ул елап, табигать җырлыймы, һич аңламассың... Тагы бертын, онытылып, офыктагы ерак бер ноктага озак-озак күзем алмый карап утыргачтын, уйлап куйдым әле менә: ялгызы калдымы, нигә шулай һәрчак моң һәм сагышка бирелә икән ул? Беренче кат кына сиземләвем түгел. Берөзлексез моң һәм сагыш дулкынында яшәү өчен аның сәбәбе дә юк кебек ич. Гаиләсе бөтен, балаларының тормышлары җайга салынган, оныклары тәгәрәшеп үсә... Көннәр шулай яңгырлы һәм моңсу булганга гынамы әллә... Хәер, кем белә, кеше күңеленә кереп булмый бит. «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә...» дип, юкка гына әйтми торганнардыр...

...Җавап эзләп түгел, хис-тойгы һәм моң уртаклашу теләгеннән булса кирәк, алдын-артын уйлап тормый гына, җыр яңгырап торган күрше бүлмәгә юнәлдем. Килеп керүемне көтеп кенә торган диярсең, җырлавыннан туктап, ачык тәрәз каршысында басып торган җиреннән миңа таба борылды юлдашым, һәм, рухланып, үзен биләп алган хисләр ташкыныннан арына алмый ашыгып-кабаланып, сөйләргә кереште:
«...Мин аны беренче кат күргәчтен үк, сихерләнгән сыман, югалып калдым бугай. Ул университет коридоры буйлап миңа каршы килә иде. Лекцияләр тәмамланган чакта, үзең күз алдына китерәсеңдер, университетның фойесы булсын, коридорлары булсын, шау-шу, ыгы-зыгы һәм арлы-бирле ашыгучы-йөгерүче студентлар белән шыгрым тулып тора. Уртача буйлы, зифа һәм төз гәүдәле ул кызны күреп тә, аңарга карап сокланмау мөмкин булмагандыр. Ул, атлап түгел, шултикле халык арасыннан гүя йөзеп барадыр сыман тоелды миңа. Аның барышы, аяк атлаулары шулкадәр җиңел һәм килешле иде ки, ирексездән, ул киткән тарафка каерылып күзләремне ала алмый озак кына карап тордым. Янымнан узып киткән чакта мин аның чем-кара чәчләрен, чандыр сылу гәүдәсен һәм мәмрәп пешкән шомырт сыман янып торган күзләрен хәтерләп калганмын. Ә ул исә, миңа игътибар итү түгел, күрмәде һәм абайламады да кебек үземне.

– Ринат, сиңа ни булды? Нигә әле бер сәбәпсезгә тораташ сыман шулай катып калдың? – дип сорады шунда янәшәмнән бергә атлап килгән курсташым.
– Син күрмәдеңме... Мин бит... мин Аны очраттым... – дигәнмен, ни сөйләгәнемне үзем дә ачык кына аңлап бетермәстән. 
– Кемне?
– Үзем дә белмим. Аны...
Шулчак мин, бар дөньямны онытып, ул киткән тарафка йөгереп китеп барганмын... Әмма күпме генә эзләп, кай тарафка гына бәргәләнмим, таба алмадым... Шул көннән башлап мин йокысыз калдым. Лекция­ләрдә утырсам да, лекторларны ишетмәс булдым хәтта. Университетка бараммы, урамга чыгаммы, бары аны, аны эзли идем. Тулай торактагы бүлмәгә кайткачтын да күзләрем берөзлексез урамга караган тәрәзәдә була торган иде.

...Аны табуыма өметем дә өзелә башлаган кебек иде инде. Ә уйламаганда-көтмәгәндә очрашырга насыйп булган икән. Ул заманда студентлар яши торган тулай торакларда ял көненә каршы танцы кичәләре оештырыла торган иде. Әмма биергә яратмагангадыр, мин ул кичәләргә бик еш чыкмый идем. Көннәрдән бер көнне, узып барышлый гына, тулай торакның беренче катында урнашкан «кызыл почмак»ка күз салып узыйм дисәм, ишектән башым тыгуым булды, телсез-өнсез торып калдым. Университет коридорында итәк җиле кагылып, үземне акылдан шаштыра язган билгесез сылу башка берәү белән вальска әйләнә түгелме...
Кинога дип чыгып баруыбыз иде кебек. 
– Киттек, – дип, чабудан тартты шунда танышым. – Кинога соңармыйк. Монда безгә ни калган...
– Юк, – дидем. – Ашыкмый тор әле. Әнә, күрәсең­ме, теге зәңгәр борчак-борчак күлмәктән киенгән сылу кызны?
– Шуннан?
– Менә шул кызны эзли идем ич мин. Ул минем хатыным булачак!

Бу ни сөйли, үз акылындамы, дигән сыман күзләрен тутырып карап куйды ул шунда. Шаяртканга да охшамаган.
– Күрмисеңме, ул бит башка кеше белән бии, – диде танышым.
– Биесә соң...
– Син ул кызны күптән беләсеңме? Исеме соң аның ничек?
– Танышмадым әле. Исемен дә белмим... 
Ул рәхәтләнеп кычкырып көлеп җибәрде.
– Башыңны җүләргә салма, киттек әйдә. Кинога соңга калдырасың, юкса, – диде.
– Син бар. Ә мин калам, – дидем. 

...Һәм тагы берничә минуттан инде мин ул кызны кулыннан тотып биергә чакырдым. Сагаеп кына, бик тә кадерле һәм бик тә йомшак, әйтерсең лә, уалучан әйбергә кагылгандай, нечкә биленнән тотып алдым. Аның да бер кулы минем җилкәдә булса, икенчесе уч төбемдә иде инде.
Кызның колагына якын ук килеп пышылдаганымны хәтерлим әле дә:
– Таныш булыйк, мин – Ринат.
– Ә мин Сания исемле.
– Юрфакта укыйм, өченче курста.
– Ә мин биология факультетының беренче курсында укыйм.
– Менә таныштык та...
– Шулай килеп чыга...
– Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, Сания, мин бит сине егерме биш ел буе эзләдем. 

Мин әйткәннән кызык табып, тыйнак кына көлемсе­рәп куйды ул шулчак. Абайлап калдым, ай-һай, биг­рәкләр дә килешә икән үзенә елмаю. Болытлар артыннан чыккан язгы кояш сыман балкып китте ул шул мизгелдә, ике бит уртасында сөйкемле чокырлар барлыкка килеп алды.
– Сөйләгез, абый, сөйлә, сез бигрәкләр дә матур сөй­ли­сез икән, – дип, уенга гына борды минем бу сүземне.

Сүз артыннан сүз иярде, бию арты бию кабатланды, мин инде Санияне үземнән ерак җибәрү түгел, кулыннан да ычкындырмадым. Бераздан ул үзенә кайтырга вакыт җиткәнлеген искәртте. Биологлар күрше тулай торакта яши иде, мин аны озатырга чыктым. Ерак ара түгел, күп булса, як-ягына тупыл һәм юкә агачлары утыртылган асфальт тротуардан йөз-йөз илле метр ара узасы булыр. Май башлары иде булса кирәк, дөньяның яшәргән, табигатьнең яңа уянып килгән мәле. Тулай торак артындагы куелыктан шомырт һәм сирень чәчәкләре исе аңкып тора. Кошлар сайрый. Күк йөзендә җем-җем килеп йолдызлар биешә, баш очында тулган ай балкышы.

Икәүдән-икәү генә янәшә атлап баруыбызга да карамастан, Саниянең кулыннан җитәкләргә кыймадым. Танышкан көнебез генә. Биегәндә – бер хәл, урамнан янәшә атлап барганда кул сузарга иртәрәк иде шул әле... Аларның ишегенә якынлаша төшкәчтен, алдан сүз куешкан сыман, адымнар сирәгәеп, туктап ук калганбыз. Яшькә өлкән, сүзгә дә төшеп калганнардан түгел идем кебек, югыйсә, ни әйтергә белмичә, төртелеп калганмын берара. Күңелдәге хис һәм тойгыларның ташкын булып кузгалырга торган чагы. Нинди генә сүзләр белән сөйләп һәм аңлатып бирергә мөмкин булды икән аларны...
– Мин бу очрашуны чынлап та гомерем буе көтеп яшәдем. Мин синең дөньяда барлыгыңны белмәсәм дә, сизә идем. Сине очратуыма мин бүген шундый бәхетле, Сания, аңлыйсыңмы?..
– Егерме биш ел эзләдем, егерме биш ел көттем дисең инде... – дип, янә килешле һәм серле итеп елмаеп куйды ул шунда. Йөзе һәм иреннәре генә түгел, гүя бөтен җаны балкып яктырган кебек булды аның.
– Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, бу чынлап та шулай, Сания. Мин шушы көнгәчә сине эзләп яшәгәнмен.
– Кеше ышанмаслык сүзне үзең ышансаң да сөйлә­мә, диләр иде бездә. Син бит, Ринат абый, юрфакта гына түгел, бөтен университетка билгеле студент. Бү­ген дә, әнә, кызларның күзе гел синдә генә булды. Шушы көнгәчә һичкем белән йөрмичә, мине генә эзләдем, дигән сүзеңә бик теләсәм дә ышана алмыйм, Ринат абый, – диде ул, ихлас сөйләшүгә күчеп. – Шулай ук бер кыз белән дә йөрмәдеңме? 

Аның шулай эчкерсез фикер йөртүе минем күңелгә хуш килде. Тынычлана төшкәнмен. Йөземә бик җитди кыяфәт чыгарып бер истәлек сөйләргә керештем үзенә.
– Әйе, оныта язганмын, шулай да бар иде бер кыз. Мин аңарга тәкъдим дә ясаган идем хәтта. Әмма мине җитди кабул итмәделәр...

Саниянең кәефе кырылгандай булды. Йә әйтегез инде, кайсы кызга башка берәүгә тәкъдим ясаган­лыгыңны тыңлау кызык булсын.
– Сөйлә, тыңлыйм, – диеп куйды шулай да.

Мин дә җитди. Минем дә шаяртырга җыенуым түгел, янәсе... Сөйләвемне дәвам иттем.
– Бар иде шул бер кыз... Без аның белән тауда чана шуарга йөри торган идек. Кышкы салкыннарда аның ике бит уртасы алма кебек матур булып кызарып чы­га торган иде. Беркөн шулай, туйганчы чана шу­ып, туңып кайтып килгәндә мин аларга җылынырга дип кердем. Әнисе җылы мич каршысында икмәк пешереп йөри иде. Мин аның каршысына килдем дә: «Гөлчи­рәттәй, – дидем, – Айсылу үсеп җиткәчтен дә син аны һичкемгә бирмә яме. Миңа ул бик тә ошый, мин аны үземә хатын итеп алам», – дидем. Миңа биш яшь иде ул чакта, Айсылуга – дүрт булгандыр. Менә шул...
Сания көлеп җибәрде һәм янә балкып китте. Күңел күтәренкелеге һәм елмаю шултикле дә килешсә килешер икән адәм баласына. 
– Ә кызның әнисе ни диде соң?
– Риза иде кебек, һәрхәлдә, каршы килмәде. «Тизрәк үсеп җит инде алай булгач, улым», – диде.

...Сания белән без көн дә очраша торган булып киттек. Бер-беребезне ярты көн күрми торсак та, ул – мине, мин аны эзли башлый идек. Һәм үзара без шундый җиңел аңлаша идек ки, авызым ачмас борын, ул минем ни әйтергә җыенуымны аңлап алса, мин аны шулай ук үтәдән күрә идем кебек. Бер якларда, бер үк чишмә суларын эчеп үскән булсак – бер хәл. Мин – Башкорт­стан­нан, ә ул Татарстанның да иң ерак почмагы, мари урманнары куенына елышып урнашкан Балтач районы­ның Чепья авылыннан. Әмма аралар никадәр генә ерак булмасын, икебез дә авылда каз-үрдәк көтеп, чыклы яшел чирәм өстендә яланаяк йөгереп үскән татар балалары идек. Аның өчен мари биюе, мари такмаклары бик тә таныш булса, мин аңарга үзебезнең башкорт яклары һәм анда яшәүче халкыбызның Уралтау киңлекләрен үзенә сеңдергән борынгы һәм моңлы җырларын җырлап күрсәтә торган идем. Саниягә аеруча ошаганы «Азамат» булды. Әлеге җырны шул көнгәчә аның ишеткәне дә булмаган икән. Бу исә минем өчен башка сыймаслык хәл тоелгандыр. Безнең якларда бит татар җырын башкорт җырыннан аеру юк. Ялгышмасам, татарны башкорттан аеру да юк иде кебек ул елларда, һәрхәлдә, мин Башкортстанда үсеп тә, моны тоймадым. Хәзер генә бит ул һәр авылның үз җыры, үз гимны бар...

Яшь аермабыз алты ел булуга карамастан, тора-бара инде ул миңа «Ринат абый» дип түгел, үз итеп, исемем белән генә дәшә башлады.
– Ринат, җырла әле шул безнең җырны, – дип мөрәҗәгать итә иде ул икәүдән-икәү генә калган чакларыбызда. – Күпме җырласаң да, тыңлыйсы гына килеп тора бит шул «Азамат»ны.

Гадәтемне беләсең, җырларга дигәндә мин кыстатырга яратмыйм. Ә «Азамат»ны исә шушы көнгәчә җырлап та, тыңлап та туя алганым юк әле минем. Каяндыр бик ерактан, гасырлар тирәнлегеннән килгән моң, ерак бабаларыбызның җан авазы, йөрәк тибеше сиземләнеп тора ич аның һәр сүзеннән. Саниянең ул җырны беренче кат ишеткәчтен дә шулай ошатуы мине бермә-бер канатландырып, тагы да очындырып җибәрде кебек.
Иреннәремне бер-береннән аермый, тын гына, бары икебезгә генә ишетелерлек итеп, ипле генә моңланырга керешәмен:
Чанага ла җиктер атны,
Бер әйләнеп йөреп кайтаем.
Алып бирче кәгазь-каләм,
Азаматка бер җыр язаем.


Шул урында, тыныч кына тыңлап утырган җиреннән, халык җырының моң канаты Санияне дә, рухландырып, үзе белән күтәреп алып китә. Үтә тыйнак, тыныч, әмма чишмә челтерәвен хәтерләткән садә тавышы белән килеп кушыла торган иде ул бу җырга:
Ераклардан гына, ай, күренә
Ирәндеккәй тавының ак ташы.
Кая гына бармый, ниләр күрми
Ир-егеткәй белән ат башы.


Һәм шул җирдә ул кинәт җырлавыннан тукталып кала. Тукталып кала да, җырның һәр сүзен, ишетеп кенә түгел, тоеп, кичереп утырганлыгын һич яшерми­чә, миңа таба сыена төшә. Ә мин исә шундый бәхетле мизгелдә җырны тәмамламый ярты юлда ничек тукталып калыйм ди инде:
Ир-азамат менгән атның
Бәкәлләре аның ак булыр.
Асыл егет кайда йөресә дә
Кылган эше аның хак булыр.


Җырлаудан туктап калгач та без әле байтак кына дәшми-тынмый торып кала торган идек. Гүя ул җыр тукталса да, әле безнең күңелләрдә, бәгырьләрдә, җаныбызда дәвам итә иде сыман. Шундый җыр тәмамланганнан соң ниндидер гади сүзләр артык булып тоела, күңелләребез сүзсез генә бер бишектә тирбәләдер кебек иде.

– Ринат, син беренче тапкыр кайчан һәм нинди җыр җырлаганлыгыңны хәтерлисеңме? – дип сорап куйды ул шулай моңланып утырган көннәрнең берсендә.
– Нигә алай дип сорыйсың?
– Минем беләсем килә... Синең хакта барысын, барысын да беләсем килә минем...
– Беренче концертымны, ялгышмасам, мин дүрт яшьләр тирәсендә бирдем булса кирәк, – дидем, озак уйлап тормастан.
– Гастрольләрең бик иртә башланган икән, – дип, балкып куйды ул гадәттәгечә. Кемнәр өчен җырлый идең инде...
– Күз алдыңа китерергә тырыш. Сугыш вакыты. Бө­-тен ир-ат фронтта, – дип, кырыс бала чакларымны хә­-тергә төшереп сөйләргә керешәм. – Мин, дүрт яшьлек авыл малае, капка төбендә каз бәбкәләре көтеп утырам. Шулчак колхоз эшеннән кайтып килүче бер төркем апалар миңа игътибар итә. Аларның күбесе тол хатыннар булгандыр, мөгаен. Янымда тукталып, алар минем җырлавымны үтенәләр. Арадан берәве бер читтә торган утын түмәре өстенә бастырып куя да: «Әйдә, үскәнем, җырла әле...» – дип, җилкәмнән кага. Ничек җырламыйсың ди инде... Җырларга дисәләр – җырла­ган­мын, кыстатып тормаганмын. Оялу һәм тартынуның ни икәнлеген дә белмәгәнмен, күрәсең. Ул елларда күбрәк юксыну һәм сагыш турында иде җырлар.
«Сине сагынып, җан кисәгем, өзелә үзәкләрем...» кебек сүзләр булгандыр, күрәмсең, бер җырымда.

Бездән берничә өй аша гына торган Һаҗәр апа шул җырны тыңлагач та: «Әйт әле, улым, синең үзәгең ни­чек өзелә соң ул?» – дип сорап куйган шулай берчак.
Җавап эзләп озак уйлап тормаганмын. Киресенчә, шундый зур апаның ничек итеп үзәк өзелгәнлеген дә белмәве гаҗәп тоелган үземә: «И-и, апа, шуны да белмисеңме! Менә иске чабата киндерәсе ничек «шырт» итеп өзелсә, үзәк тә шулай «шырт» итә дә өзелеп куя инде ул», – дигәнмен.

Шул көннән соң урамда очраган бер кеше: «Ринат, әйт әле, үзәгең ничек өзелә синең?» – дип, аптыратып бетерә торган булдылар үземне. Мин, оялудан ни дияргә белми, башымны түбән иеп читкә китеп бара торган идем...
Саниягә дә кызык булып китте, рәхәтләнеп бер көлеп алды ул шунда. Ә аңарга көлү һәм елмаюның ничек килешкәнлеген әйттем бугай инде...
– Шул елларда җырлаган тагы берәр җырыңны хәтерләмисеңме? – дип, кызыксынды ул шунда. Җыр турында сөйләшү һәм җыр тыңлаудан һичкайчан туймас кебек иде ул.
– Барлык сүзләрен дә хәтерләмим, әмма тагы бер җырымны авыл апалары кат-кат сорап җырлата торганнар иде. Аның менә мондый юллары күңелгә уелып калган:
Телеграф баганасын ник санамадым икән,
Күз керфекләрем талганчы ник карамадым икән...


Бу минем «коронный» җырым иде. Аның икенче куплетын җырлаганда апаларның яулык читләре күз төпләрендә була торган иде: 
Телеграф баганасын мин санадым – туксан өч, 
Мин үзем дә ялгыз калдым. Ялгыз яшәү кызганыч...


– Бу җырны минем ишеткәнем бар. Безнең якларда да өлкәннәр аны җырлый иде кебек, – дигәнен хәтер­лим Саниянең. Шул рәвешле, беребез биолог, икенчебез юрист булырга дип хыялланып укып йөргән көннәрдә безнең сүзләр, сүзләр генә түгел – күңелләр еш кына җыр һәм моң турында сөйләшүгә күчеп, йөрәкләр бер ритм белән тибәргә керешә торган иделәр.

...1966 елның җәендә, каникуллар вакытында, студентларның төзү отряды белән без Казакъстанга, чирәм җир күтәрүчеләргә ярдәмгә киттек. Отряд зур – сиксән кешелек. Армиядә хезмәт итеп кайткан тәҗрибәле студент буларак, мине шул отрядның җитәкчесе итеп билгеләделәр. Бу – гаять җаваплы һәм мәртәбәле эш санала иде ул елларда. Әлеге отрядларга эләгү дә һәркемгә тәтеми торган иде. Бары тик яхшы билгеләргә генә укыган, башкаларга һәр яктан үрнәк булырлык студентларны гына алалар иде анда. Дисциплина, армиядәгедәй, кырыс – төгәл бер вакытта тору, билгеләнгән сәгатьтә йокларга яту, эчүчелек турында әйткән дә юк – коры закон һәм иртәдән кичкәчә эш. Студентлар шул рәвешле җәйге ял вакытларында илнең иң җаваплы төзелешләренә үзләреннән өлеш кертәләр һәм берочтан яхшы гына хезмәт хакы да ала торганнар иде.

Килеп ике атна чамасы эшләгәчтен дә өч студентыбыз, туган көн сылтавы белән, бәйрәм итәргә керешмәсенме... Мин боларны башта күрмәмешкә сабыштым. Ә инде тоташтан өч көн эшкә чыкмагачтын яхшылап сөйләшеп карарга булдым. Нәтиҗә ясамадылар. Ә отрядта чыш-пыш сүзләр китте, үзе эшләгәндә башкаларның шулай бәйрәм итеп йөрүе кемнең генә эчен пошырмас икән... «Көне буе кибет тирәсендә чуалалар. Исереп, кызу эш вакытында гитарада уйнап, сукбайлыкта йөри студентларың», – дип, миңа совхоз директоры да үзенең фикерен җиткерде шул хакта. Башкача чара калмагачтын, мин бөтен отряд каршында аларның куылуы һәм шул көнне үк кире кайтып китәргә тиешлекләре хакында игълан итәргә мәҗбүр булдым. Аңлашылса кирәк, отрядтан куылу ул елларда университеттан куылуга китерәчәк иде. Шул кичне үзем белән бер отрядта булган Сания миңа, гомер булмаганны, ачылып карамады. Бу хәл бер көн дәвам итте, ике көн... Ниџаять, мин аңардан моның сәбәбе белән кызыксынырга мәҗбүр булдым:
– Сиңа ни булды? Соңгы араларда нигәдер кәефсез күренәсең? – дидем. Җавап бирми торды башта. Бераздан гына күңелендәген ачып салды.
– Ул студентларны отрядтан куып син ялгышмадыңмы? Дөрес эшләдеңме икән? – диде ул, ихластан күзләремә текәлеп.
– Устав шундый. Минем башкача чарам калмады... Яхшылап әйткәнне аңламадылар бит.
– Устав шундыйдыр да... Ә син ул егетләрне өченче курска кадәр укыткан, улым югары белемле белгеч булып кайта дип, үзләренә өмет баглап яшәгән әти-әниләре хакында уйламадыңмы?
– Сания, мин бит бөтен отрядтагы тәртип өчен җаваплы, үз эмоцияләрем белән генә яши алмыйм, – дип, акланмакчы булып карадым.
– Юк, – диде ул. – Мин сине һич кенә дә шундый каты бәгырьлесеңдер дип күз алдыма китерә алмый идем, Ринат... 

Саниядән мондый сүзләр ишетүе миңа бик тә авыр иде. Күреп торам ич, ул мине башкача итеп күз алдына китергән. Мине шундый кырыс карар кабул итәргә сәләтле дип уйлый да алмаган. Шунда, берәүгә дә чишәргә хакым булмаган серне ачарга мәҗбүр булдым мин аңарга.

Ул студентларның отрядтан куылуы хакында мин университетка хәбәр бирмәгән идем. Һәм аларны куып та кайтармадым, ә күрше совхозга илтеп, үзем үк эшкә урнаштырып кайткан идем...
Шул хакта ишеткәч тә Саниянең ничек куанганын, кинәт балкып китеп кочагыма ташланганын күрсәң икән син. Башка берәү үз туганы өчен дә алай шатланмас, ә ул, әнә, исемнәрен дә төгәл генә белмәгән чит-ят студентлар хәленә кереп, алар язмышы өчен ничә көн җан атып йөргән.

...Безнең отряд урнашкан казакъ авылының аргы башыннан ук каен урманы башланып китә. Шул каенлык эченнән бормаланып киткән урман юлы белән бераз барсаң түгәрәк күл читенә барып чыгасың. Күл џәм каенлык – казакъ далалары өчен сирәк күренеш. Көтеп алынган ял көннәренең берсендә без Сания белән шул күл һәм аны урап торган гүзәл табигать белән хозурланып йөрергә чыктык.

– Күр инде, нинди матур күл, нинди табигать – дип, йөгереп үк китте Сания, күл читенә килеп чыккачтын да. Итәкләрен җыя төшеп тез тиңентен су эченә дә кереп чыкты ул. Мин яр читеннән генә су чәчрәтеп алдым үзенә. Ул миңа куш уч тутырып сипте, һәм, шаярудан күңеле булып, көлә-көлә яр читеннән йөгереп китеп барды аннан. Мин аның артыннан чаптым.

Ул шундый җиңел гәүдәле иде ки, яланаяктан гына калып яшел чирәм өстеннән яшь болан баласыдай дөньясын онытып йөгерә иде. Инде куып тоттым дигәндә генә, кискен хәрәкәт ясап, яңадан качып котыла... Тагы куып китәм. Ә ул тоттырмый, агачлар арасына кереп кача. Шактый йөгереп хәлдән тайгач кына, ниһаять, тоттым һәм кочагыма алып кыстым үзен.
– Тоттым. Җибәрмим беркая да, – дидем.
– Ә мин һичкая да китәргә җыенмыйм синнән, – диде ул, еш-еш сулыш алып.
– Бервакытта да һәм һичкая китмәссеңме?..
– Кадеремне белсәң – китмәм...
– Белми диме, мин бит сине күпме еллар эзләп кенә таптым, Сания...
– Син янымда булганда, Ринат, мин дә бик бәхетле саныйм үземне. Яклаучым да, саклаучым да ич син минем.

Шунда безнең күзләр бер-берсе белән очрашты. Аның тулган чия сыман иреннәре, иреннәре генә түгел, бар тәне калтыранып куйды кинәт. Күл өстеннән дә йөгереп узды сыман шундый ук рәшә... Һәм шул мәлдә сүзне җиңел генә башкага күчереп куя белде ул.
– Кара инде, – диде, суга таба борыла төшеп, – нәкъ безнең Балтач якларындагы Кара күлне хәтерләтә икән бит бу... 
– Безнең Яңа Актауда да бар шундый ук күл. Аны да һәр тарафтан урман һәм ак каеннар чорнап алган. Әмма бездә каеннар биегрәк сыман...
– Күр әле, күр, су өстендә балыклар да сикерешеп уйный түгелме? – дип табигатькә соклануын дәвам итте Сания.
– Әйтәсе дә түгел, нинди матур күл, ә күл өстендә балыклар сикерешеп уйный. Әйләнә-тирәдә яшел урман, туйга әзерләнгән кызлар кебек ак каеннар һәм төрле төстәге чәчәкләргә төренгән яшел алан. Ә иң мөһиме, янымда син бар, Сания! Син... Бәхет өчен адәм баласына тагы ни кирәк!..
– Шулай җиңел генә бәхеткә ирешеп булса иде ул, – дип, серле итеп кенә башын чайкап куйды Сания.

Мин аны җилкәсеннән кочып алдым.
– Мин чынлап та шундый табигать кочагында, урман куенында, күл читендә синең белән гомер кичерергә риза булыр идем... Ә син?
– Әй, иптәш Ринат, – дип, шаяра төшеп, әмма үз итеп дәште ул миңа гел уйламаган-көтмәгәндә. – Күл читендә, урман эчендә тыныч кына яшәү өчен туган кеше түгел шул син. Һичнинди балыклы күлләр дә тотып тора алмас сине үзе янында...
– Сания, нигә әле син минем хакта шулай уйлыйсың?
– Мин бит синең нинди тынгысыз кеше икәнлегеңне беләм. Син берөзлексез зур тормыш ыгы-зыгыларында кайнап, шуларны җиңеп яшәү, бар җаныңны биреп эшләү һәм тормыш баскычларыннан югары күтәрелү өчен яратылган кеше, Ринат.
– Соң, шулай булса начармы?..
– Начар димим. Әмма ул балыклы күлләр, каен урманнарын, җиләкле аланнарны күрми дә калачаксың... Алар сине урап үтәчәк. Син дөнья артыннан куып яшәгәндә тоймый да калачаксың бу матур­лыкны.
Ул сөйләгән сүзләр кинәт айнытып җибәргән кебек булды, эсселе-суыклы булып китте хәтта. Шаяруы түгел иде аның, чын ихластан сөйләве. Бу сүзләрне гомер кичергән бер аксакал сөйләсә, һич гаҗәп булмас иде. Егерме яшьлек кыз авызыннан чыкты ич алар... Шул мизгелдә аның белән һич кенә дә килешәсем килми иде минем.
– Ни сөйлисең син, Сания? – дидем. – Әле безнең алда яшәлмәгән тулы бер гомер бар. Үзебездән тора ич барысы да – зур эшләр дә башкарырбыз, урман читендәге күлләр белән хозурланырга да ара табылыр...

Әмма менә бүген, җитмешемне тутырып килгәндә, мин еш кына аның шул чакны күл читендә икәүдән-икәү генә басып торганда әйтелгән һәр сүзен искә төшерәм һәм кабат-кабат күңелемнән кичерәм. Күрәзәче булганмы әллә ул, дигән уйлар да килә башыма... Зур шәһәрләрдән еракта, урман куенында урнашкан бер күл читендә йорт та кора алмадым, яшәп тә булмады... Ил, тормыш џәм дөнья мәшәкатьләре белән узып китеп тә бара икән ич гомер дигәннәрең...
– Әйдә, бәхәсләшмик әле, шундый матур минутларның кадерен белик... җырла әле, Ринат, үзебезнең «Азамат»ны яңгырат булмаса, – диде ул шунда, кинәт кенә җанланып китеп. 

Мин ялындырмадым. Үзең беләсең, җыр дигәндә, гомумән, ялындыра торган гадәтем юк ич минем. Аны кочагыма алганмын да, тын гына, әмма гомер булмаганча сузып-сузып ерак гасырлардан килгән моңлы халык җырына бирелгәнмен:
Ераклардан гына, ай, күренә
Ирендеккәй тавының ак ташы.
Кая гына бармый, ниләр күрми
Ир-егеткәй белән ат башы...


Мин җырлап туктаганда, үзем дә аңламадым, ни өчендер күз төпләремә яшь, ә тамак төбемә төер ки­леп тыгылган иде. Карасам, Сания белән дә шул хәл...
– Белмим, ниләргә генә шулай күңелне нечкәртә, җанны тынгысызлый икән шушы җыр, – дип әйтеп куйдым, үзалдыма уйланып. – Беренче кат тыңлау, беренче кат кына җырлавым да түгел ләбаса...
– Бу җыр – кеше язмышы, шуңаргадыр ул... Бәлки ул синең язмыштыр, бәлки – минем...
– Юк, – дидем мин, шундук каршы төшеп. – Мин үземнең һәм синең язмышыңның шултикле дә моңлы, сагышлы булуын теләмәс идем. Бу борынгы җыр бит, – дидем.
«Алга килми – белеп булмый башның ни күрәчәген...» – дип, икенче бер җыр юллары белән йомгаклап куйды ул сүзебезне һәм, ни сәбәпледер, карашын читкә борды...

Ә киләсе көзгә инде без, бер-беребезне мәңге-мәңге ташлашмаска вәгъдәләр бирешеп, туй иттек, гаилә корып җибәрдек. Кош булып сайрый белмәсәк тә, җырлашып кына яшәрбез, бергә-бергә бәхетле гомер кичерербез, балалар үстерербез, дип хыялланып, киләчәккә матур-матур планнар корып йөргән көннәребез иде. Мин, якын араларда дипломлы белгеч булам дип, дәүләт имтиханнары тапшырып йөрим. Ә Сания бәби көтә...

Тулай торакта яисә кеше почмакларында йөрүгә караганда уңайлырак булыр диеп, туган авылына әти-әнисе янына кайтып киткән иде. Шунда аны... фаҗигале үлем... сагалаган булып чыкты...

Күпме эзләп, күпме көтеп тапкан бәхетемне мин әнә шул рәвешле, уйламаган-көтмәгәндә мәңгегә җуй­дым. Саклый алмадым... 
Ә миңа менә шул көннәрнең истәлеге һәм ядкаре булып, Сания беренче ишетүгә үк ошаткан, һәм ул бик тә, бик тә тыңларга яраткан моңлы башкорт җыры «Азамат» кына калды. Мин бу җырны гомерем буе аның өчен җырладым... Сания өчен дип җырлыйм... Белмим, тагы күпме җырларга калгандыр...»

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com