Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Мона Лиза

Мона Лиза

Рахимжан Отарбаев, казакъ язучысы
Рахимжан Отарбаев, казакъ язучысы
10 ноября 2016
1137 карау
(элегия)

Мәшһүр Ла-Скала каршында басып торам. Аның диварларына берсен-берсе уздыра-уздыра җырлаган бөек җырчыларның кабатланмас тавышлары сеңеп калган. Бу мәшһүр театр Җир шарының төрле почмакларыннан килгән һәр кешедә илаһи тойгылар уята! Һәр хыялый мосафир театрның һәрбер ташына сокланып-табынып карый. Бирегә кем генә килми: бар нәрсәгә  мөкиббән японнар, дәртле испаннар... Мәйданның нәкъ уртасында башы күккә ашкан, әмма карашы җиргә төбәлгән таш сын тора. Көрәк сакал, какча йөз – уйга чумган даһи рәссам бу. Каршы якка агылган халыктан: “Леонардо да Винчи!”, “Нинди бөеклек!” – дигән сүзләр ишетелеп кала.





Баскан урынымнан кузгалып китә алмый торам. Мине аңлатып булмый торган сәер хисләр биләп ала. “Ниһаять, барыбер күрештек бит”, – дим эчемнән генә. Әлеге сүзләргә хәзер инде бары тик пыскып яткан кузлары гына калган электәге үпкә дә, үкенү-әрнүләр дә, ачы тойгылар да сыеп бетте. Ә минем барыбер аның күзләренә карыйсым килде. Югыйсә бу мөмкин эш түгел. Фанидан күптән киткән бит инде ул. Шуңа да әлеге өметем өзелде.
Кинәт исеп куйган диңгез җиленнән көз сулышы, көз исе аңкый.
Шулай булса да, монда әле яфраклар коелмаган – ботакларында килеш җилфердәп торалар.
–  Әйдәгез, фотога төшәбез.
–  Гомерлек истәлек булыр!
– Полковник, сез дә үз вакытында рәсем ясау белән мавыккансыз дип ишеттек.
Минем юлдаш туристларым шушы сүзләре белән боегып калган күңелемне кузгатып җибәрмәкчеләр.
Нидәндер йөрәгем чәнчеп куйды. Мәйданга агылган халыкка карыйсым да килмәде. Алар яныннан борылып китеп бардым. Леонардо да Винчи сыны, минем һәр адымымнан һаман ерагая барып, күздән югалды. Санта Марияга  җиткәндәрәк, буыла башладым, тыным кысылды. Әйтерсең, көзән җыерудан калтырап, җанымның нечкә бер кылы өзелеп китте. Чайкала-чайкала берничә адым атладым да чүгәләп утырдым.
– Синьор, сезгә ярдәм кирәкмиме? – дигән тавышлар һавада эреп югалды.
Ерактан Мона Лизаның тонык күзсирпеше абайлана башлады. Сөйкемле йөз, дулкынланып төшкән озын чәч, ачык-көрән күзләр, биш яшьлек бала башыдай матур күкрәкләр... Элеккечә сихри елмаю. Хәтта астыртын мыскыл белән көлү булырга да мөмкин. Күзләремә яшь тулды. Күккә таба югары күтәреп, миңа ап-ак кулын изи. Хәрәкәте һәм мимикасы белән мине үзенә чакыра. “Кит минем яннан, күрәсем дә килми сине, Мона Лиза! Көтеп алынган сөеклем булып очрадың, тик газаплар гына китердең... Юк ла, саташма, бу нинди Мона Лиза булсын? Бу бит Моншак. Үзе... Кайдан килеп чыккан ул монда?”
– Синьор, сезнең хәлегез әйбәт түгел кебек... 
Ниндидер үтеп баручылар мине култыклап алды.
Күз алдымда һаман күзсирпешләр йөзеп йөри. Югалып торалар да кабат әйләнеп киләләр. Матур гына елмаеп, Моншак миңа кулын суза. Элеккечә озын буйлы һәм зифа, бөдрә чәчләр, матур туры борын... Йөзеннән нур бөркелә. Гаҗәпләнгән караш... Бәлки, үзе белән авылга алып китәргә уйлыйдыр. Яшь чактагы кебек хәзер дә өметләнә микәнни, бичаракаем?!.
Ул вакытта мин икенче курс студенты идем. Булачак рәссам. Әле ниндие! Киндергә мин төшергән төрле төстәге буяулар, тависның җәеп салган каурыйлары кояш нурларында ничек җемелдәсә, шулай ялтырый иде. Аларга кем генә күз салмады!
Мин бит бары Леонардо белән генә илһамланган идем. Бар көчемне куеп, аның кулларының бөтен серен белергә омтылдым. Аның Мона Лизасы мине чын-чынлап сихерләде. Бу гүзәлнең портретында – яктылык белән җылылык кушылмасы, күләгәләр, сихрилек, серлелек... Көнен дә, төнен дә мин аның күзләреннән илһам алдым, аларга карап туя алмадым.




Чөнки минем Моншагым шулай ук чибәр иде. Карт әнисен карар өчен авылда торып калды. Мәктәптә лаборант булып эшләде. Ә бәлки шул чактагы җәйге тыныч төндә сөйләшүләр, кайнар кочаклар, бүгенге көндә дә миңа дәрт-дәрман иңдереп, егылырга ирек бирмидер. Бер караганда, алай булмаска тиеш кебек, икенче караганда, шулай, нәкъ менә шулай!
Ул заманда тирәбездә бер генә җан иясе дә юк иде. Бары ул да мин. Без икәүләп елга яры буйлап атлыйбыз. Камышлар тыныч кына безгә башларын ия. Күктә йолдызлар балкып тора. Алар янәшәсендәге ай үзенең таганында атына.
Кыз сагышлы башын минем җилкәмә салды. Тавышсыз гына, сиздерми генә елый икән. Мин аның ни әйтергә теләгәнен шундук сизеп алдым.
– Анда кызыклы нәрсәләр шулкадәр күп. Син үзгәрерсең. Миландагы шәһәр кызлары төрле нәрсәгә нык сәләтле, уйлап табучан, диләр. Аларның берсе дә...
– Минем мәхәббәтем – син, бердәнберем, – дидем мин аның сүзләренә җавап итеп һәм биленнән кочып алдым. – Укуымны тәмамлыйм да танылган рәссам булам. Өйләнешербез дә шәһәрдә яшәрбез.
– Белеме булмаган, надан бер кыз ничек инде танылган рәссамның хәләле була алсын? Син һаман-һаман төрле илләргә йөрерсең, күренекле затлар белән очрашырсың. Ә мин сиңа бер йөк булырмын...
– Мондый сүзләрне башка әйтмә! – дидем кызып китеп. – Әүвәл синең портретыңны ясармын. Шул киндергә синең рухи сафлыгыңны, чибәрлегеңне һәм хәтта эчке яктылыгыңны төшерермен. Нәкъ Мона Лиза портреты кебек булачак, – дидем башымны югалтып. – Хәтта аннан да яхшырак итеп, тагын да гүзәлрәк итеп!
– Аннары? – ул, бераз тынычланып, катгыйрак тавыш белән сорап куйды.
– Менә минем Моншагым, дип, бөтен дөньяга игълан итәрмен!
– Мин сиңа ышанам, – диде ул һәм ярда үскән яшел куе йомшак чирәмгә тезләнеп утырды. – Ышануын ышанам да бит. Тик әтиеңнән генә оялам. Әниең янына мин еш керәм, исәнләшәм, сөйләшәм аның белән...
Иреннәре аның шундый татлы иде. Йомшак бөдрәләре муенымны кытыклап, әледән-әле минем дәртемне кузгата. Йомшак кына искән җил тынып калды. Бары тик ниндидер кош кына бишек җыры белән оясын тутырган кошчыкларын  тибрәтеп алды. Шул чакта мин әниемнең сүзләрен искә төшердем:
– Сез бер сыйныфта укыдыгыз бит. Ул алтын кыз. Берүзе авыру әнисен карый. Әтисе игътибарын, иркәләвен күреп үсмәгән бала ул. Улым, алып кайт аны безнең өйгә килен итеп. Без риза!
Яр буен каплаган яшеллек шундый йомшак, ефәк юрган кебек. Терсәкләренә таянып, шул ефәк “юрган” өстенә сузылдык. Күктә йолдызлар җемелди. Исәпсез-хисапсыз йолдызлар...
Күптән узып киткән көннәр күзсирпешенә батам. Бәй, бу мин түгелме соң? Әйе, мин икән бит. Нинди яшь чагым! Кысан гына студент бүлмәсе. Ялгыз карават. Ә аннан өстә, стенада, Мона Лиза портреты эленгән. Җилкәмә кадәр төшкән чәчләремне таратып, Италия гүзәленең сихри елмаюын җентекләп күзәтәм. Аның тылсымы үз тирәнлегенә тартып төшерсә дә, бөтен серләрен барыбер ачып салмый.
– Фатыйхаңны бир! – дип, учларымны өскә каратып кулларымны күтәрдем, бөек рәссамның каршы дивардагы автопортретына кычкырып мөрәҗәгать иттем. Зур өмет белән аның сакаллы битенә карадым. – Сезнең кебек сулагай булмасам да, үземнең Моншагыма вәгъдә бирдем бит мин. Минем киләчәгем зур һәм өметле. Мин аның портретын ясарга тиеш.
Тонык яктылык фонында рәссамның йөзе үзгәреп киткәндәй булды. Аннары ул, күзләрен кысып, иреннәрен чалшайтып, миңа карап тора башлады...
Бүлмә этюдлар белән тулы. Юк-юк, алар арасында минем сөеклемнеке әлегә юк. Аның күңелләргә үтеп керә торган көлүе, муенымны назлап кытыклаучы таралып төшкән бөдрәләре, матур борын... Бөтенләй икенче. Чит образ. Салкын матурлык. Юк, эскизларда бөтенләй башка матурлык. Ә ул – икенче, дала киңлекләрендә кадерләп үстерелгән ич ул.
– Барыбер теләгемә ирешәчәкмен, табачакмын, – дип, ярсып китеп, үземне үзем әфсенлим. – Матурлык һәм йомшаклык, түземлек һәм сафлык – болар нинди буяулар белән сеңдерелә икән? Нинди кылкаләмнәр белән аларны йолып алырга һәм образга иңдерергә икән? Мондый портрет кул белән ясалмый – ул йөрәк белән иҗат ителергә тиеш...
Минем өчен шушындый авыр вакытта әнием килеп төште. Бердәнбер улын күрәсе килеп. Соңгы хатымда тиздән бер елга Мәскәүгә барабыз дип язган идем. Анда безне дәрәҗәле мөгаллимнәр укытачак, дигән идем. Менә шуңа күрә ул да бик тиз, ашыга-ашыга килеп җиткән. Минем өчен азык-төлек тутырылган капчыгын күтәреп.
 – Әтиең иртәдән кичкә кадәр эштә. Вакыты бер дә юк. Ашказаны да кабат борчый башлады, – дип сөйләнде ул.
Аның якты йөзендә һәрчак борчылу галәмәтләре эзен күреп була. Сүзгә оста булмаса да, әйтсә, берәгәйле итеп әйтә.
– Монысы кем тагын? – дип сорады киткәндә Мона Лизага күрсәтеп.
– Синең булачак киленең. Кайнанам белән кайнатама чәй ясап бирәчәкмен, ди.
Болай гына, шаяртып кына әйттем бит югыйсә. Әни, тез буыннары тотмыйча, басып торган урынында сыгылып төште.  Мин лекциягә ашыга идем. Бу хәлгә әллә ни  әһәмият бирмичә чыгып чаптым. Бераздан бөтен курс белән ерак сәфәргә киттек.
И-и-и, беркатлы, хәйләсез әнием! Авылга ул әрнүле хисләр белән әйләнеп кайткан икән...
Нәрсә бу? Милан урамнарында да сугышып ятучыларны күрергә була микәнни? Кара моны! Бәрәч, бу бит тулы, зур күкрәкле Мона Лиза! Бераз китеп тора да яңадан сугыша башлый. Ачуыннан казаны кайный. Моншак та шул алышта икән. Аның якты йөзе каралып киткән. Күзләрендә – нәфрәт чаткылары. Бу хатыннар, котырынып, бер-берсен чәченнән сөйри. Күкрәкләренә тибешә.
–  Син – хәйләкәр алдакчы! – дип кычкыра Моншак, бирешергә теләмичә.
– Ах син – кыргый мәче! – дип бакыра Мона Лиза, тыны бетеп буыла-буыла.
Чү, кем шулай туры айгырдай безгә таба чабып килә? “Ашыгыч ярдәм”ме әллә? Тизрәк боларны аерырга кирәк. Югыйсә Моншакның зарар салуы мөмкин...
И минем беркатлы әнием! Бик нык һәм җитди борчылып, әтием янына килгән. Аңа чәй ясаганда, әүвәл кычкырып елап җибәргән. Аннары, кырыс картының ачудан сакалы тартышуын күреп, тын калган.
– Сөйлә, – дигән әти, касәсен ашъяулык белән бергә этеп куеп. – Бу иркәләп узындырган улыбыз тагын ни майтарган?
– Синең бердәнбер, картаймыш көнеңә иңдерелгән улың... Чит-ят кызның фотосурәтен караваты турысына элеп куйган.
– Элде дә ди, шуннан ни?
– Көнен дә, төнен дә, сихерләнгән кебек, ялварулы күзләре белән аңа гына карап тора бит.
– Хатын-кыз артыннан чабар вакыты җиткән, димәк. Без дә аның яшендә...
– Картаймыш көнеңдә җүләр сүзләр сөйләп торма әле.
– Ярар, аннары нәрсә?
– Булачак килен аннан олырак күренә. Кемнең кем икәнен аера алсам, ул казакъ кызы түгел. Артык юан да. Балага узган, ахры. Әй-й-й, Моншак балакай! Моннан соң мин аның күзенә ничек күреним?
Әти бу мәлдә ашаганнан соң амин тотарга да онытып җибәргән. Тәрәзә ягына карап, уйларына чумып утырган. Җилле көн. Зәһәр җил, коры тузан туздырып, тәрәзә пыялаларына туктаусыз вак ком бәреп торган.
– Бу азгын малай өйләнергә җыенуын әйтте. Безнең кодалар кай якта икән: Кырым тауларындамы, Казан үзәнлекләрендәме, белмим. Кайда гына булсалар да, кыз сорарга сез барачаксыз, – дигән әти, Киякбай алып килгән өч туганын үзенә чакырып. – Егет үзе Мәскәүгә кайтты. Оят булгандыр, бәлки, тегендә. Белеп булмый, көтмәгәндә кайтып  төшсә, әзер булып торыгыз.
Туганнар, мактаулы кунаклар кебек, сарык башын авыз иткәннән соң, кызарынып һәм канәгать булып, билгесез кодаларның килүенә үзләрен әзерләп такылдый-такылдый өйдән чыкканнар.
Аларның авылдагыча ашыкмый гына бу сөйләшүе тиз арада бөтен авылга таралып өлгергән: ишекләрне кагып, өйләргә кергән, барысын да хәбәрдар иткәч, тәрәзәләрдән очып чыгып киткән. Шулай итеп, көндәлек мәшәкатьләргә өстәмә кушымта булып йөргән.
Мин алты ай буе берни белмичә, олуг галимнәр биргән белемгә колак салып йөрдем.
Шуннан соң Моншактан хат килеп төште.
“Хәзер инде минем портретымны ясамасаң да була. Мин барысын да ишеттем. Кәләшең белән котлыйм. Сиңа минем кебек бәхетсез кыз нигә кирәк?..”
Ярты дәфтәр битенә сыеп беткән бу сүзләр кырмыскалар кебек күз алдында төрле якка йөгереште. Күз яшьләрем тулып кайнап чыкты.
– Мөгаен, кемдер гайбәт тараткан. Булмас, мөмкин түгел, – дидем йөрәк әрнүен баса алмыйча. – Бу хәлнең булуы мөмкин түгел!
Тиздән Мәскәүдән кайткач, аның нык газаплануын, шулай да, язмыштан уза алмыйча, кияүгә чыкканын белдем. Шуннан соң минем өчен дөньядагы бөтен нәрсә мәгънәсен югалтты, бар да буш куык булып калды. Идәндә тәгәри-тәгәри үксеп еладым...
Аннары үземнең барлык буяуларымны теләсә кая ташлап, түгеп бетердем. Барлык кылкаләмнәремне сындырып, кыркып ташладым. Карават турысына эленгән Мона Лиза портретын йолкып алдым да ишегалдына йөгереп чыктым. Акылдан язган кеше кебек ниндидер бер хәерче картны туктатып, култык астына теге Мона Лизаны кыстырдым. Әлеге картны үбеп, күз яшьләренә күмдем. Шуннан соң:
– Коткар мине, бу портреттан азат ит, зинһар! – дип үтендем. – Шушы кәсепкә ләгънәт төшсен!
Тукта, тукта! Ә бит теге хәерче картның сакалы да шундый ук куе, йөзе дә шундый ук ябык, кырыс иде... Күзләре белән гел җиргә кадалган. Аның да бу дөньядан күңеле бизгән күк. Шулай ук көз җиткән. Диңгез яклап салкынча җил өрә. Яфраклар да әлегә коелмаган...
Кем булды соң бу?
Күп тә үтми, Мона Лизаның Моншак белән чәчләреннән сөйрәшеп сугышуын күрсәткән күзсирпеш югалды. Аларның кайсы өстен чыкты икән? Билгеле инде: могҗизалы, серле чибәрлеккә кем каршы тора алсын?!
Яр буенда үсеп утырган яшел чирәм җәелгән ефәк юрган кебек нинди йомшак. Терсәккә таянып сузылып яту ничек рәхәт иде. Күктә йолдызлар җемелдәп торган иде. Аларның исәбе юк иде!
– Аңарда – инфаркт, – тирәмдә йөгерешеп йөргән ак халатлы кешеләрдән шундый сүзләр ишетелеп китә.
Мине тоташ күзсирпешләр чолгап алды. Әллә хатирәләрме? Үзләренең каты, нык кочагыннан ычкындырмаска тырышалар.
Әйе, мин ул чакта авылдан качып киттем. Ерак-еракка китәсем килде. Күргән-белгәннәрем онытылсын дип. Ахыр чиктә үземнең бөтен ачуымны озын булып үсеп киткән чәчләремнән алдым. Башка нәрсәгә көчем җитмәде. Чәчемне  кырдырып, армиягә киттем. Шулай итеп, Себернең иксез-чиксез урманнары мине үзенә суырып алды. Бүгенге көндә дә ычкындырмый.
Утыз елдан соң әниемне күмәргә кайткач... Кичкә таба, йолкынган әтәч төсле, авыл  читендә басып тора идем. Карасу ат өстендә бер ир үтеп бара. Артыннан, салмак кына атлап, бер хатын килә. Кулында – сөт чайпалып торган чиләк. Иңнәре салынган. Мин аны шундук танып алдым. Бу Моншак иде.  Ишеткән идем инде: ире – көтүче, үзе – сыер савучы. Күзләрен җирдән күтәрмичә, авыз кырые белән генә пышылдап:
– Әниең үлгән икән, кайгыңны уртаклашабыз, рухы – тыныч, урыны оҗмахта булсын! – диде.
Һәр сүзендә дулкынлану сизелде. Ире, аттан төшмичә, ямьсез итеп авызын ерды. Аннары үзенең тешсез авызыннан нидер чыгармакчы булды. Мин аны тыңламадым да, ишетмәдем дә. Бөтен игътибарым Моншакта иде. Матур бөдрәләре сирәгәйгән. Чигә чәчләре агарган. Хәтта буе да тәбәнәкләнгән кебек. Йөзендәге элекке яктылык сүнгән. Янымда йөрәкне сызлатырлык таныш, югалган һәм газапланып беткән җан иясе тора.
– Болытлар каплаган бу зәңгәр күк астында бәхетле бул! – дип пышылдадым аңа. – Мин инде ничек тә...
Җәяүле һәм җайдак миннән ерагайганнан-ерагайды. Моншакның калак сөякләре дерелдәп-дерелдәп куйды. Ул һәрвакыттагыча эчтән генә елый иде...
“Ашыгыч ярдәм”, үткән-сүткәнне борчып һәм куркытып, теңкәгә тиеп беткән күзсирпешләрдән һәм хатирәләрдән коткару өчен берәүне клиникага илтә.
Хуш, Мона Лиза – хәтәр хыялым минем! Гафу ит, сөеклем Моншак!

Флера ТАРХАНОВА тәрҗемәсе.



Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com