Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Бәби туе

Бәби туе

Фәйрүзә Мөслимова
Фәйрүзә Мөслимова
11 октября 2016
2067 карау
 Наиләнең бүген күңеле күкләрдә оча. Кызы Гөлгенәнең көтеп алган улы дөньяга килде. Ире бик иртә вафат булып, ике баласын бер ялгызы үстереп башлы-күзле иткән ханым өчен бу вакыйганың нинди зур сөенеч икәнен аңлатып тору кирәкме икән? Инде үзе, кем әйтмешли, «лаеклы ялда» булган, ихлас белән мәчеткә укырга йөреп, намазга баскан Наилә ханым, улы һәм кызы тормышын да һаман үзенекедәй санап, алар өчен борчылып, алар өчен сөенеп яши бирә. Юкса күптән икесе дә гаиләләре белән аерым яши. Балалар үстерә. Кияү дә, килен дә юньлеләр. Дус хатыннары гел әйтеп тора: «Кеше баласын каян беләсең, синең белән яшәмәгәнгә генә әйбәт күренәләр. Бәхетең – күзең күрми, колагың ишетми», – диләр. Бәлки, шулайдыр да. Ерактагы кояш җылы була дип юкка гына әйтмидер халык. Аннары, кеше баласын түгел, үз балаңны да аңлау авыр әле кайчагында. Синең карашларыңны искергәнгә санап, заманча яши белмәүдә гаепләргә дә күп сорамыйлар анысы. Хәер, монысы – уйлана-уйлана күңелгә килеп киткән фикерләр генә инде.
 Гөлгенәсенең ике кызы тәгәрәп үсеп килә. Ире Җәмил бик тә ир бала теләгәч, өченче бала табарга да ниятләде менә. Аллаһының рәхмәте, кояшлы көздә, әбиләр чуагында нәкъ Җәмиле төсле чем-кара күзле, түгәрәк йөзле тупырдап торган малай алып кайтты. Кадыйр дип исем куярга булдылар. Гөлгенә бала тудыру йортыннан чыкканчы ук, Наилә киявенә:

 – Җәмил улым, бик ир бала теләгән идегез. Әллә дим, Аллаһ ризалыгы өчен, корбан чалдырып, мәҗлес үткәреп аласызмы? – дип киңәш итте. – Ир балага ике сарык тиеш инде тиешен дә... Һичьюгы, берне? – диде.
 Кияү кеше дә карышып тормады:
 – Була ул, әби, чалдырырбыз, – дип, аның сүзен куәтләп алды. – Берне генә түгел, һичшиксез, икене!
 Бәби туганга биш көн дигәндә, Гөлгенәне ире, кызлары һәм, әлбәттә инде, Наилә ханым, чәчәкләргә күмеп, өйләренә алып кайттылар. Озакка сузмый бәбигә азанлап исем дә кушып куйдылар.
 Кияү корбан чалуны бәбинең кырык көне тулган вакыткача кичектереп торырга уйлады. Әйдә, исәя төшсен Кадыйрлары, шул уңайдан, эштәге иптәшләрен чакырып бәби туе да үткәреп алырлар. Әби кеше күңеленнән бераз сагая төшкәндәй булды. Тукта әле, корбан чалу белән бәби туен шулай берләштерергә ниятлиләр түгелме соң? Яшьләрнекен белмәссең, андый туйны, мөгаен, эчемлексез үткәрәселәре килмәс. Аннары үз-үзен битәрләп тә алды. Шикле шикләнер, чикмән бөркәнер, дигәндәй, нигә юкка хафаланырга? Анысын гына белерләр. Әйтсә, урынлы-урынсыз кысылып, акыл өйрәтеп йөргәндәй тоелыр.
 Сүзендә торды Җәмил. Кадыйрга нәкъ кырык көн дигәндә, шәһәр янындагы бер авылдан симез генә ике тәкә чалдырып алып кайтты. Мәҗлес әзерләшергә кияү әнисе кодагый да, Наилә дә алдан ук чакырулы иде.

 – Менә, әбиләр-әниләр, нәкъ сез дигәнчә булды. Авыл мулласы тиешенчә укып, йоласын китереп, үзе чалып бирде, – диде Җәмил горурланып. – Кадыйрыбыз сират күпере аша, тәкәләренә атланып, «һә» дигәнче очып үтәчәк.
 – Хәерле гомерләр насыйп булсын үзенә. Игелекле бала булып үссен, – диде Наилә.
 Иң якыннар белән генә үткәргән корбан мәҗлесе әллә ни зурдан булмады. Ике кодагый әзерләгән табын шулай да бик күркәм иде: токмачлы ашы янында бәлеше, гөбәдиясе, кош телләре, җиләк-җимеше телеңне йотарлык тәмле булып чыкты. Мулла укыган Коръән сүрәләре, балага, әти-әнисенә теләгән изге теләкләр колакларны гына түгел, җанны да иркәләде. Бәләкәй Кадыйр да, барысын да аңлагандай, курчак өедәй караватында ыгы-ыгы килеп, елмаеп ятты. Бәхетле гаиләдә кадерле бала икәнен сизеп елмая диярсең: асты коры, тамагы тук, әнисенең күкрәк сөте җитә, өстәвенә, ике апасы да тирәсендә биеп кенә йөри.
 Тагын ике көннән бәби туе буласы. Наилә күреп торды: ике тәкәнең ите байтак иде – күчтәнәчкә таратканыннан тыш та, кияү аның күп өлешен турап суыткычларына тутырды. Наиләнең күңелен тагын теге шик корты бимазалый башлады: эчүле мәҗлескә куймагайлары. Түзмәде, чыгып китәр алдыннан:

 – Гөлгенә кызым, Җәмил кияү, корбан итен бәбәй туена пешерә күрмәгез, – дип кисәтүне кирәк тапты.
 – Юк инде, юк! – диделәр икесе бер авыздан. Әмма ул борылган арада бер-беренә елмаеп күз кысышканнарын сизмиме соң инде ана кеше, сизде, әлбәттә.
 ...Тагын бер атнадан сабыйның ни сәбәпледер үпкәсе кабарып, әнисе белән икесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә салдылар. Наиләнең дә борчулары белән мәшәкатьләре бермә-бер артты. Әле, өйдә калган оныкларына күз-колак булыр өчен, кызы фатирына, әле, төрле тәм-томын әзерләп, хастаханәгә йөрергә кереште. Берара, йөрәге әрнеп:
 – Их, корбан итен урынсыз кулландыгыз, – дип әйтеп баккан иде, кызы шунда ук:
 – Әни, шул ырым-шырымың белән аптыратма ичмаса, – дип авызын япты.
 Япты шул, япты. Димәк, Наилә үзе балаларына кечкенәдән тиешле тәрбия бирә белмәгән. «Заманы» дисәң... заманга тел тидермәгез, ул Аллаһныкы, диләр. Димәк, үзе гаепле. Хәер, үзе дә олыгайгач кына, ачы тәҗрибәләр туплагач кына килде ләбаса дингә.
 Ахыр чиктә Наилә нәни оныгы исеменә кабат корбан чалдырырга булды. Өстәвенә, Корбан бәйрәме дә җитеп килә. Бу юлы ул ярдәмгә улы Галимне чакырды. Мәчет аша корбанлык сарык табып, аны чалдырып, үз өендә нәни генә мәҗлес җыйды. Тик улы да аңлап бетермәде аның бу гамәлен: «Кашык кадәр бер бала өчен икешәр тапкыр корбан мәҗлесе үткәрәләрме инде?» – дип сөйләнде. Эшне аңлатып биргәч, ул да сеңелесе кебегрәк:
 – Синең шул булыр инде, – дип куйды.
 ...Ниятләгән эшләрен гамәлгә ашыргач, кунаклары да таралып, өйдә үзе генә калгач, Наилә, госел коенды да намазлыкка басты. Озаклап ястү намазын укыды. Аннары, сәҗдәгә китеп, елый-елый Раббысына ялварды:
 – Йа, Раббым, белеп һәм белми кылган гөнаһларымны ярлыка. Үземә, балаларыма, оныкларыма хәерле-бәрәкәтле гомерләр бир, иман байлыгы бир, туры юлларыңа күндер...
 Намазлыгыннан торып, урынын җәяргә керешүгә, телефон шылтырады: улы!
 – Әни, үпкәләткән булсам, гафу ит. Мин, чыннан да, диндә берни аңламыйм бит. Син мине бераз өйрәткәлә инде.
 Наиләнең, кинәт күңеле тулып, тамагына төер тыгылды, телен чак әйләндереп: «Ярар, улым», – дигәндә, күзләреннән кабат яшьләре тәгәрәште.
  Тагын өч көннән сабые белән Гөлгенәне дә хастаханәдән чыгардылар.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com