Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​ЮЛДАГЫ МОҢ

​ЮЛДАГЫ МОҢ

Галимҗан Гыйльманов
Галимҗан Гыйльманов
04 октября 2016
2850 карау
(Хикәя)

Миләүшә алда барган машинага баштарак игътибар итмәде. Көне буе фирма эшләре белән йөреп арылган. Башында бер генә уй – тизрәк кайтырга да йомшак түшәккә аварга... Керфекләрне салмак кына йомып, изрәп йокыга талырга...
Соңгы вакытта йокы тансыкланып китте шул. Дус кызы белән туристлык фирмасы ачып җибәргәч, җанына  бөтенләй дә тынгылык бетте. Җәйләрен әйтәсе дә юк. Әле ярый Әлфия бик һушлы, ул булмаса, йә налоглар белән, йә лицензия белән бер-бер хәл булыр иде, мөгаен. Менә әле дә Әлфия: «Бар, кайтып ял ит әле, күзеңә, йөзеңә карарлык түгел. Эш-эш дип, матурлыгыңны гына түгел, бөтен булган егетләреңне дә җуеп бетердең инде», – дип, куып диярлек кайтарып җибәрде.

Алларындагы йөк машинасының ыңгырашып баруына җен ачулары чыкса да, Миләүшә берни эшли алмады. Казанның тар урамнарында кая барасың?! Кеше язмышы да шулай, ахры... Бер «бөке»гә эләксәң, ни уңга, ни сулга тайпыла алмыйсың... Гомер юлында башкалар артыннан тагылып тик барасың...
Миләүшәнең язмышын үзгәртергә теләүчеләр, аны башка юлларга чакыручылар  бар иде барын. Кулын сораучылар, матур тормыш, мәңгелек бәхет, хәтта алтын таулары вәгъдә итүчеләр бар иде... Хәзер аларның берсе дә юк инде. Барысы да үз тыкрыкларында «бөке»ләргә эләгешеп калдылар...

Миләүшә болай уйлый: ул ярларның берсе дә аның хәләле була алмаган икән, димәк, насыйп булмаган. Юк, алай гына да түгел. Ул аларны яратмаган. Мәхәббәт булмаган. Хис булмаган. Йөрәк хисе. Миләүшә үзе яратмасын да, ди. Ләкин аның янәшәсендә йөргән ярның күңелендә ул хис булырга тиеш ласа! Бер яктагы кайнар хистән дә менә дигән парлар барлыкка килә – Миләүшә моны белә, дуслары мисалында, шул ук Әлфия тормышында күреп белә. Әлфия яратып чыккан дисеңме әллә? Аның Айраты  үзенең йөрәк җылысын өрмәсә, һаман әле чәчәктән чәчәккә очып йөрүче күбәләк булып яшәр иде ул. Миләүшә алай булдыра алмый, ул күбәләк була алмый, аңа бер генә һәм бердәнбер чәчәк кирәк. Бер генә һәм бердәнбер тормыш көе кирәк, моң кирәк, язмыш кирәк... Ә монда хиссез берни дә эшләп булмый инде...
Туктале! Ә бүген кирәкме соң ул? Хис кирәкме? Әнә бит, Төркиягә ялга баручы бер клиент: «Кеше тәэсирләр белән яшәргә тиеш», – дип торды. Аныңча, бер матур тойгы кичерәсең дә, тәэсирләнәсең дә... ары китәсең. Шулай көн саен, ай саен, ел буе, гомер буе... Ай-һай, ялкытмасмы соң бу бер минутлык, бер көнлек, бер катлы хисчәнлек? Чын күңел бит ул тирәнрәк, җитдирәк хисләрне таләп итә. Миләүшә белә: аның күңеле чын, ихлас,  самими һәм изге... Шуңа аның яратасы килә, бәхетле буласы килә!.. Ярату ул киләчәк белән бәйле төшенчә... Ә киләчәк нинди  ымсындыргыч!

Алда барган  йөк машинасы тагын тукталды. Миләүшә машинасына зәңгәр төтен болыты бөркеп, авыр итеп ухылдап куйгач, бөтенләй сүнеп-тынып калды. Димәк, озакка. Димәк, алда нидер бар. Димәк, бүген дә йомшак түшәккә тиз генә кайтып җитеп булмаячак...
Күченәләр, ахры. Әнә бит – тау кадәрле машина өй җиһазлары белән шыплап тутырылган. Затлы  хуҗалар булуы әллә каян күренеп тора. Пыяла-көзгегә төрелгән стенка-шкафлар, күпереп торган диван-кәнәфиләр дөнья бәясе торадыр әле... Ә монысы нәрсә тагы? Машина әрҗәсенең  урта бер җиренә урнашкан бу әйбер шулкадәр дә затлыдыр, күрәсең, аны хәтта ак япма белән пөхтә итеп төреп куйганнар... 
Миләүшә шунда гына бер кулы  белән диван терсәгенә, икенче кулы белән әлеге затлы җиһазга тотынып бер почмакта утыручы ир-атны шәйләп алды. Шундук куркынып, шикләнеп тә куйды: шул гомер Миләүшәгә карап, аны күзәтеп барган ласа ул! Барса ни! Кеше уйларын укый торган әллә нинди сихерче, тылсымчы түгелдер әле... Шулай да, йөз-битне, чәчләрне карап, җыеп  куярга кирәк. Бик мөлаем, ачык күренә үзе. Шакмаклы күлмәге мулрак тоелса да, йөзенә бик килешеп тора. Чәчләре! Чәчләре җилбәгәй киткән. Мондый чәчләр испаннарда була. Чем-кара, елкылдап торган чәчләрен алар да шулай артка  тарап куялар...

Ай Ходаем! Елмаеп җибәрде ләса... Елмаеп куйгач, тагын да матураеп, чибәрләнеп китте... Күрде, Миләүшәнең аны күрүен күрде. Әнә бит, кискен генә торып басты, уң кулын күкрәгенә куеп, баш какты,  исәнләште...
Янәшәсендә шундый кеше булса, Миләүшә бер дә каршы булмас иде. Юк-юк, йөз чибәрлегендә генә түгел хикмәт. Бик тә итагатьле, игътибарлы, мәгънәле кешегә охшаган ул. Ну... тормышында  нидер барып чыкмасын да, ди... Әнә бит – гап-гади йөк ташучы булып калган... Калса ни... Хәзер банкирларга, профессорларга караганда,  яхшы кешеләр азрак...
Чынлап та, менә шундый гади, ихлас  бер кеше очрап куйса, шундук кияүгә китеп барыр иде ул. Ә малын, акчасын Миләүшә ничек тә үзе юнәтер иде әле... Шушы ике елда ул өр-яңа машина алып, өс-башын гына бөтенәйтеп калмады, алдагы тормышына шактый «мая» да туплап өлгерде... И-и, акча табарга була ла ул. Башың гына эшләсен, йоклап кына ятма. Ә менә бәхетне, Ходай насыйп итмәгән булса, эзләп тә, юллап та, хәтта көне-төне эшләп тә табам димә...
Ул арада алда барган йөк машинасы кузгалып китте. Шуны гына көткән кебек, «шакмаклы күлмәк»кә тагын җан керде; ул, кулларын изи-изи, Миләүшәгә нидер әйтергә теләде. Кызга таба ымлап, ишарәләп алганнан соң, учларын үз күкрәге өстенә куйды... Миләүшә, аңламаганга сабышып, маңгаен җыерып барса да, аның нәрсә әйтергә теләгәнен шундук аңлады әлбәттә. «Син миңа ошыйсың», - димәкче була бу «ни чарадан бичара» юлдашы. Үзенең кәмитенә Миләүшәнең гаҗәпләнеп баруына ул аптырамый да бугай. Ниндидер үтә дә самими бәндә бу. Әнә ул, утырган җиреннән кузгалып,  урталыкта торган, өстенә ак япма ябылган мәһабәт җиһаз янына килде. Бераз тын торганнан соң, күз карашын Миләүшәдән алмыйча гына, җәймәнең бер читен  ачып җибәрде... Шул вакыт кузов өстендә дөньяның бөтен матурлыгын, нурын үзенә җыйган затлы, өстендәге япма кебек үк ап-ак рояль пәйда булды... Машинадагы егет, күзләрен һаман Миләүшәдән алмыйча, рояльнең капкачын ачты, каяндыр урындык тартып китерде, җайлап урнашып алды, аннары, кулларын алга сузып, уйнарга җыенды... Әмма, нидер исенә төшереп, кинәт тукталып калды, янбашын сикертеп куйды. «Нәрсә уйнарга?» – дип сорый, ахры...

Миләүшә бу очракта нәрсә эшләргә кирәген белми иде. Гомумән, ул бу кешенең кем булуын, аның кыланмышларының чынмы, уенмы икәнен белми иде. Шулай да, учларын як-якка җәеп җибәреп: «Үзең кара инде», дигәнне белдергән ишарәләр ясады. «Шакмаклы күлмәк»кә шул гына кирәк иде, ахры,  рояль өстенә иелеп, кул бармакларын  аклы-каралы клавишлар өстеннән йөгертеп җибәрде...
Шушы көй Миләүшәне әсир итте дә инде. Сихерләде. Серле-сихерле аһәңнең тәүге яңгырашыннан ук  аның күңелендә «келт» итеп бер кыл өзелде. Өзелде дә «зең-зең» килеп тора башлады... 
Бу аһәңнең исеме кешелеккә күптән таныш инде. Ул  «гамь», «сагыш» дип атала.  Дөрес анысы, сагышның кыллары күптөрле, ә менә бу зеңләп торган кылның исеме – «Гүзәл Гамь». Алай да буламыни? Була икән шул. Бәхетле бичара яисә бәхетсез мәхәббәт була бит...
Каршыдагы машина әрҗәсеннән йөрәкләрне җилкендереп, үзе гамьле, үзе якты  моң акты да акты, Миләүшәнең күңелен сагыш какты да какты... Берничә мизгел эчендә аның бөтен яшәгән гомере чагылып үтте,  әти-әнисе кочагында узган бәхетле бала-чагы, күз яшьләре белән чыланган ятим яшьлеге, яшь аралаш көлеп торган хыялый үсмер чагы, беренче мәхәббәт тойгысы, бәхеткә ымсыну, киләчәккә омтылу тойгысы...
Барысы да кызның арып-алҗыган хәтерендә кабат яңарды... Бигрәк тә сагышлы, югалтулы яшьлеге йөрәген телгәләде. Уен эшмени – бер көн эчендә унике яшьлек кыз бала атасыз да, анасыз да калды. Кеше ышанмаслык хәл, аларның икесе дә берничә көн эчендә авырып, мәңгелеккә киттеләр. Ниндидер зәхмәти өянәк аяктан екты аларны. Соңгы сулышларына кадәр яннарында ачы күз яшьләренә төелеп басып торган кызларына карап яттылар. Бәгырь кисәкләрен үзләренә якын җибәрмәделәр – авыру йоктырудан курыктылар, ахры... Дәшмәделәр. Хәтта еламадылар да. Төссезләнеп, тоныкланып калган күзләре белән Миләүшәне йолып алырдай булып, тик яттылар... Шулай тын гына китеп бардылар...

Әбисе исә пәйгамбәри бер зат иде. Әни кешене дә, хәтта әти кешене дә алыштырды ул. Дөньяга күзе ачыла башлаган үсмер кызның ятимлеген сиздермәскә тырышты. Елга бер-ике тапкыр кочаклашып елашсалар да, тормышларында якты,  шатлыклы минутлар күп иде аларның. Шундый бер якты халәттә аңа шундый ук нурлы бер җан очрады.  Миләүшәнең яшь, тәҗрибәсез күңеленә ургылып тәүге мәхәббәт килеп керде. Бу авырлыкны кызның ятимлектән зәгыйфьләнеп калган күңеле күтәреп бетерә алмый иде шул, тиздән алар аерылыштылар. Бу югалтуны Миләүшә бик авыр кичерде. Аның өчен кояш сүнгәндәй, гомере тукталгандай булды. Ул тагын тирән сагышка чумды, күз яшьләренә коенды...
Бу юлы да ярдәмгә әбисе килде. Тәмам тынычландырырлык итеп: «Беренче мәхәббәт сынау булып килсә, икенчесе мәңгелеккә килә. Хәзер икенчесен көт», – диде ул оныгына.
Миләүшә көтә башлады. Язмышы бу юлы мәрхәмәтле булды. «Мәңгелек» мәхәббәте озак көттермәде. Мәктәпне тәмамларга бер ел кала, ул шәһәрдән бер кунак малае булып кайтты. Беренче мәхәббәте тиз онытылды. Яңа хисләр, яңа назлар Миләүшәне бәхетнең җиденче катына менгереп куйды. Шул бәхетен канат итеп ул көзне уздырды, кышны яшәде... Аннары, шул бәхетен канат итеп, шәһәргә укырга китеп барды. Ничек укыганын да белештермәде. Укыды да, укымады да. Күңелдә шатлык булгач, укуы да җиңел бирелде. Ләкин артык шатланырга ярамаганын оныткан икән ул.  Югалту кинәт килде. Җитмәсә, икенчесен ияртеп килде. Башта сөйгәне үзенең өйләнәчәге хакында килеп әйтте. Миләүшәнең: «Син миңа тәкъдим ясыйсыңмы әллә?» – дигән соравына: «Мин бүтән кеше белән ярәшелдем», – дип җавап бирде. – Әтиләр шулай теләде, миңа чит илгә чыгарга кирәк, ә минем булачак кәләш -  чит илләргә йөри торган Мәскәү татарының кызы...»
Менә шунда Миләүшәнең беренче мәртәбә үләсе килде. Ләкин башына бу хәтәр уйны алып өлгергәнче, әбисе җан тәслим кылды. Шул вафаты белән ул оныгын хәвефтән йолып калды. Әбисенең кайгысы Миләүшәнең бөтен күңел борчуларын басып китте, бераздан бөтенләй дә оныттырды. Ул бар күңелен башта укуга бирде, аннары эшкә багышлады... Ә очраклы танышу-озатышуларны ул күңеленә  якын алмады, чөнки белә иде: чын мәхәббәт сер булып, тылсым булып килә...

Миләүшә барысын да аңлады: бу моң аңа гомер буе таныш булган икән. Әти-әнисе үлгән көнне күңелендә туган сихри аһәң соңыннан мәхәббәт борчуларында, бигрәк тә әбисенең үлеменнән соң  нечкәреп калган күңелендә кабат-кабат туып торган икән... Әнә, ниндидер  серле юллар белән, Казан урамының бетмәс-төкәнмәс «бөке»сендә очраган сәер бер җан уйнавында аның тормышына тагын кайтып төште ул... Нәрсә бу? Ходай Тәгаләнең яисә Игелекле Язмышның берәр сихри ишарәсеме, илаһи ымы-хәбәреме?
Каршыдагы машина әрҗәсендә бәргәләнеп яткан моң, ниһаять, тышка ургылды,  урамнарга атылып чыкты, күккә томырылып менеп китте. Шул китүе белән басынкыланып, тоныкланып калгандай булды. «Шакмаклы күлмәк» тә, челтерәп аккан чишмә тавышларын хәтерләтүче соңгы аккордларын йөгертеп үтте дә кинәт тукатап калды. Бераз тын калып торды. Аннары, кискен генә торып басты да, Миләүшәгә карап, баш иде.
Миләүшә нишләргә дә белмәде. Аның күңелен баягы моң шулкадәр җилкендергән иде, ул үзе дә, торып, бу юлдашы алдында башын ияр иде. Тик... кысан машина эчендә нишли дә алмый шул ул. Шулай да, бу моң иясенә үзенең ихлас мөнәсәбәтен белдерәсе килде. Һәм ул кулларын алга сузып, балаларча чәбәкәйләп алды...
Миләүшәнең шатлануын күреп, «шакмаклы күлмәк» тагын бер мәртәбә баш иде. Шулай машина әрҗәсендә басып торган килеш китеп барды ул. Бераз киткәч, нидер исенә төшкәндәй, кулларын колагына куеп, тагын әллә нинди ишарәләр белән кыздан телефон номеры сорый башлады. Бу минутта ул шулкадәр ихлас, хәтта балаларча самими иде. Миләүшә, ике дә уйлап тормыйча, шундый ук ихласлык, самимилек белән аңа җавап кайтарды – һәрвакыт кул астында булган иннеген алып, алгы тәрәзәсенә тиз-тиз генә үзенең телефон номерын язып куйды.
Һаман ераклаша барган  «шакмаклы күлмәк», рәхмәт белдергәндәй, уң кулын күкрәгенә куеп, соңгы мәртәбә башын иде. Шулай башын иеп басып торган килеш ул күздән юк булды.
Миләүшәгә икенче якка китәргә иде. Ләкин нишләсен – кинәт юлда пәйда булган серле-сихерле моңнан айнырга вакыт кирәк бит. Ул хәтта берничә мизгелгә башын руль өстенә куеп торды... Аннары гына, артында түземсезләнеп кычкырта башлаган  машиналар тавышына сискәнеп башын күтәрде дә: «Әй, сез нәрсә беләсез лә!» – дигәндәй, усал гына сигнал биреп алгач, бар көченә газ педаленә басты...
Миләүшәнең күңелендә тынгылык бетте. Шул көннән башлап аның җан халәте үзгәрде, ул икенче тормыш, хәтта икенче язмыш белән яши башлады. Юлдан ияреп кайткан моң аның гомер юлдашына, язмыш аһәңенә әверелде. Ул шул таныш, газиз моң белән тора, шул моң белән ята иде. Эшендә дә шул моң. Нинди генә каналны ачмасын, радиодан да, телевизор экраныннан да шул моң агыла... Бу моңның иясен – «шакмаклы күлмәк»не исә ул инде оныта да башлады, ә менә теге сихри моң үзе аның күңеленә мәңгелеккә кереп урнашты, ахры... Әллә онытырга теләде генәме? Ә бит ул аны беренче көннәрдә көтте, шалтыратуын, юлда очравын көтте, хәтта урамда күренгән һәр йөк машинасыннан аны карап йөрде. Тагын берәрсен күчереп йөрмиме? Йөрсә дә, Миләүшәне оныткандыр инде, телефон номерын да исендә калдырмагандыр. Берәр «бөке»дә торганда башка берәүгә көй уйныйдыр әле... Башка берәүнең җанын сихерлидер...

«Шакмаклы күлмәк» табылмады да табылмады. Баштарак юксынып, ямансулап йөрсә дә, бераздан тынычланды Миләүшә. Ул болай уйлады: көтмәгәндә килеп ирешкән бу моң өчен ул язмышына рәхмәт әйтергә тиеш. Ә аның иясе – теге «шакмаклы күлмәк» – шушы моңны аның күңеленә ирештерүче генә, бәхет үзе түгел, бәхетнең ымы-ишарәсе генә... Аннары... аларның икесе ике дөньядан бит. Икесе ике төрле кеше... Пар түгел дип әйтәсе килми, әмма пар дип тә әйтеп булмый. Ул иркәйнең тормышылары ничек килеп чыккандыр, ничек ул, шундый оста уйнавына карамастан, йөк ташучы булып калгандыр? Ихтыярсыз, какшаган рухлы, бәхетсез кешеләр белән генә шулай булырга мөмкин... Андый кеше нигә Миләүшәгә? Аның үзенә дә бәхет елмаеп тормый әле...
Язмышның  кешеләр белән шаярырга яратканы һәркемгә мәгълүм. Миләүшәнең күңел кылларын да тарткалап торырга ярата ул. Бу юлы да язмыш дигәннәре Миләүшәгә әлеге дә баягы «шакмаклы күлмәк»нең шылтыратуы булып килеп иреште.

– Алло! Исәнмесез!
– Исәнбез. Сез кем?
– Мин... Мин... Сез мине белмисез...
– Белмәгәч, ни дип шалтыратасыз? Куегыз трубканы!
– Чү-чү!.. Ачуланмагыз, зинһар. Сез мине белмәсәгез дә, без күптән танышлар...
– Алай да буламыни?
 – Була шул. Хәтерлисезме, мин сезгә бер моңлы көй уйнаган идем? Ә, исегезгә төштеме?
– Ой! Сезмени бу?
– Мин бу. Димәк,  хәтерлисез? Онытмадыгыз?
– Хәтерлим, бераз... Сез шакмаклы күлмәктән идегез, шулаймы? – Миләүшә юри исенә төшергән булып кыланды.
– Ә сез ак күлмәктән, ал кофтадан идегез. Әйеме? «Әйе» диегез.
– Әйе...
– Чәчләрегез... Мирей Матьеныкы кебек кистерелгән иде, шулаймы?
– Әйе...
– Менә бит, барысы да минем истә, сез дә хәтерлисез. Димәк, без танышлар, күптәнге танышлар...
– Сез ничек мине таптыгыз?
 Бәй, оныттыгызмыни – сез бит миңа үз телефон номерыгызны  язып бирдегез?.. 
–  Шуны исегездә калдыра алдыгызмы?
– Әлбәттә! Тамгаларга, саннарга хәтерем әйбәт минем, гомер буе шул тамгалар, билгеләр белән эш итәргә туры килә.    
– Сез кем булып эшлисез соң? – Бу сорауны бирүенә шундук үкенеп тә куйды Миләүшә. Тик телне тешләргә соң иде инде.
– Бу сезгә бик мөһимме? Эшем бик гади минем, гомер буе авыр йөк күтәреп йөрим...     Ак рояльне хәтерлисезме?
Хәтерләмиме соң! Хәтерли Миләүшә ул затлы рояльне, бик хәтерли. Шул рояль моңы аның күңеленә дәрт, хыял, өмет бирде ләса, илаһи сулыш өрде!  Тормышка кайтарды.
– Хәтерлим... Шундый матур көй...
– Сезгә ошаган икән – мин бик шат.
– Мин дә шат.
– Алайса, минем үтенечне кире какмагыз, зинһар... 
– Нинди үтенечне?
– Минем сезнең белән очрашасым килә. Әйдәгез, бер матур гына җирдә очрашыйк, ә?  Йә, әйтегез – кайда?
    – Туктагыз әле, сез нигәдер ашыгасыз... Без бит бер-беребезне бөтенләй дә белмибез!..
– Менә шунда танышырбыз, аралашырбыз...
– Барыбер әллә ничек... Һич көтмәгәндә...
Сәбәп, әлбәттә инде, көтелмәгән тәкъдимдә генә түгел... Ләкин ул сәбәпне Миләүшә кычкырып әйтә алмый. Кешене рәнҗетүдән курка. Ничек инде аның йөзенә бәреп: «Син миңа тиң түгел, син инде, егеткәем, үзең кебегрәк парларны эзлә, грузчиклар белән яши алырлык, бәлки әле аларга гашыйк та булырлык  кызларны тап...» – дисен. Ярамый алай. Дөрес анысы, хәлне җиңеләйтү өчен ул бу кешегә: «Мин барыбер сезне хөрмәт итәм, үземчә яратам да, сез бик талантлы, ихлас, хәтта балаларча самими дә... Күңелегездә бер тамчы кер юк икәнен дә тоям... Тик... без барыбер пар түгел, безгә  аңлашу кыен булачак, аңлагыз, зинһар... » – дия ала. Шулай дия ала иде...
Әмма Миләүшә алай димәде. Яңа язмыш борылмаларына кереп китәргә куркып яшәгән хатын-кызларда  була торган хәл кабатланды: аның теле бөтенләй башка сүзләр сөйли башлады:
– Ачуланмагыз, мин сезнең белән очраша алмыйм. Музыкагыз өчен тагын бер мәртәбә рәхмәт. Эшегездә унышлар сезгә! Матур яшәгез, бәхетле булыгыз!..  Хушыгыз! 
Трубканы куйгач кына Миләүшә үзенең никадәр ямьсез, ипсез кыланганын аңлады. Йөзе кызышты, тәне калтыранды. Йөрәге еш-еш тибә башлады... Үзе дә сизмәстән, кулы кабат телефон трубкасына ябышты... Тик ул  кирәкле номерны белми иде...

Язмышның шаяруы булды бу. Юк, язмыш дигәннәре бу кадәр талымсыз, миһербансыз булмас. Миләүшә үзе шаярмакчы булды язмышы белән. Ләкин язмыш алай урынсызга шаярганнарны яратмый шул. Әҗерен бик тиз ирештерә...
Миләүшәнең  тормышында тагын төссез, дөресрәге, бертөсле көннәр башланды. Өметсез көннәр. Киләчәккә, бәхеткә ымсындырып, күңелдә сызылып яткан якты моң да сүнде, сүрелде, юкка чыкты. Бары тынгысыз, хәтта кайчакта мәгънәсез эш калды: кемне кайсы илгә җибәрергә, кемне кайсы илдән каршыларга, азрак чыгым белән ничек күбрәк табыш алырга?..
Әлфия дә сизенде моны. «Нәрсә булды сиңа, кызый, нигә тагын кикригең шиңде?» – дип аптырата башлады. Аптыратмый да хәле юк: ахирәте әле кайчан гына, гашыйк җаннар кебек,  бер минутта тирән моңга чумып, шул ук минутта шатлыктан түбәсе күккә тиеп йөри иде бит. Әлфия  үзе дә: «Кайчан күрсәтәсең ул мәхлук, әй лә, мәҗнүн җанны?» – дип шаярткалый иде.

Менә шунда ул Әлфиягә урамдагы «бөке» тарихын сөйләп бирде.
– Әй, юләр, – дип һаваланды тегесе, – нигә борчыласың бу хәтле? Мин тагын бер-бер  хәл булдымы  дип торам... Шәһәрдә кеше югаламы?! Хәзер табабыз аны, йөз-битен, буй-сынын гына тасвирлап  бир дә... Ә?
– Белмим шул... Мин бит аны якыннан күрмәдем... Аннары...
– Нәрсә – аннары?
– Ул бит гади грузчик...
– Синең өчен бу бик мөһимме?
– Белмим...
– Мин беләм! Мөһим түгел. Мөһим булса, бу кадәр янып-көеп йөрмәс идең ул грузчик өчен. Йөзең-битең калмаган бит инде, күзләреңдәге нур сүнгән... Йә әйт, соңгы мәртәбә кайчан көзгедә күрдең үзеңне?
– Мин ул турыда әйтмим. Күңел йөзең, күңел көзгең хакында сорыйм.
– Әлфия, нишләргә соң миңа, ә? 
– Борчылма. Миңа ышан. Бер җаен табарбыз...
Ләкин ничек кенә батырайса да, Әлфия җаен таба алмады. Казандагы бөтен белгән йөк ташучыларыннан сорашып чыкты, йорт алу, йорт сату, җиһаз күчерү белән шөгыльләнүче фирмалардан белеште, әмма ләкин рояльдә уйный белә торган грузчикларга чыга алмады. Гармунда яисә гитарада уйнаучылар бар барын. Ләкин рояльдә уйнаучылар табылмады.
Бер ай дигәндә Әлфия биреште. Миләүшәгә: «Ахирәт, бүтән әмәл юк, язмыш белән килешергә туры килә... Башка кеше эзлә, монысы сиңа насыйп яр булмагандыр. Насыйп  булса,  каршыңа чыгып күренер иде әле... – дип, бу тарихка нокта куймакчы булды.
Бу юлы инде Миләүшә үҗәтләнде.
– Юк инде! Аңардан башка беркем дә кирәкми миңа!..
– Менәтерә!.. Әле кайчан гына: «Без пар түгел», - дип  борын чөереп булаша идең, хәзер инде ансыз яши алмыйсыңмы?
– Минем аны күрәсем килә, гафу үтенәсем килә... «Рәнҗеттем, кичер, зинһар!» – диясем килә... Шул гына...
– Шул гынамы?
- Юк... Мин аны ярата башладым бугай, Әлфия... Әлфия!..

Кинәт балаларча үксеп елап җибәргән дустын тынычландырырга уйламады да Әлфия. Еласын, күз яшьләре белән күңелендәге бөтен сагышын, борчуын агызып бетерсен, диде ул. Чистарынып, сафланып, җиңеләеп калсын. Күңел канатларын сарган  авыр тойгылар китсә, тагын  бер кайгысыз-нисез яши башламасмы?..
Миләүшә авыр яшәп китте. Әмма моңсыз, өметсез булса да, күңеле үз урынына утырган иде аның... Ул инде Казан «бөке»ләреннән таныш йөзне эзләп йөрми, грузчигы кем икән,  дип, йөк машиналары артыннан да ияреп китми, ахирәте Әлфия янына килеп, күз яше дә түгеп утырмый... Ул бары яши.  Үзе кебек меңнәрчә, миллионнарча сагышлы җаннар кебек тын гына гомер сөрә. Нәкъ менә «сөрә», очмый, ә сөрә...
Кайчагында, иртән торуга, Миләүшә үз күңелен тыңлап карый – теге сихри моң кайтмаганмы? Гүзәл Гамь, сихри аһәң ишетелмиме? Кайтмаганын белеп, кәефе дә кырылмый тагы, бары тик йөрәге генә сулкылдап куя... Кайчагында тагын бер сәер тойгы тынгысызлый башлый: ул гүя үткәненнән ваз кичә... Юк-юк, һич кенә дә ваз кичми, бары тик бүтән тойгы баш калкыта: кайчандыр күңелен җилкендергән моң  онытыла барган саен үткәне, кичергәннәре дә юыла бара кебек...

Бу иртәдә дә аның күңеле моңсыз иде. Ләкин Миләүшә һич кәефсезләнмәде. Киресенчә, моңсу йөз карап торган көзгегә карап: «Мин сине беләм, юри үртисең... Син бар, син минеке... Вакыт җитәр, син миңа барыбер кайтачаксың... Ни өченме? Чөнки син миңа газиз... Мин сине көтәм, сагынам, яратам!..» – дип, үзен-үзе дәртләндереп куя.
Төшкелектә дә ишек катындагы көзгегә озак кына карап торды. Бу юлы бер сүз эндәшмәде. Чөнки әйтеләсе сүз иртән үк әйтелеп беткән иде инде. Шулай да, үтеп барышлый, көзгегә карап баш чөйде: «Сер бирмә!» – янәсе... Ничектер, күңеле күтәренке аның бүген. Үзе дә аңлап-төшенеп бетерә алмый әле. Ниндидер ымсындыргыч тойгы аның җанына оеп китәргә, сагышка күмелергә ирек бирми тора...    
Шушы тойгы белән кайтырга чыкты Миләүшә. Машинасы барса да барды, бармаса да барды... Ул да, Миләүшәнең күңеле кебек, әле елый, әле көлә кебек... Миләүшә кебек, ул да – бер бәхетле, бер бәхетсез...
Бераздан күңелендәге билгесез тойгыга  икенче бер хис – шатлык, сөенеч хисе килеп кушылды. Илаһи мизгел иде бу – сагышның  шатлык  белән кушылуы... Менә хәзер нәрсәдер булыр кебек, язмышка, киләчәккә, бәхеткә  илтә торган   юллар ачылыр кебек...

Миләүшәнең кайтыр юлы Ирек мәйданы аша үтә иде. Ходайның хикмәте – бүген юлда машиналар күп түгел. Күңелдә туган илаһи халәт хәтта бераз оетып та җибәргән. Тик... нәрсә бу? Муса Җәлил театрына җитеп кенә килә иде, кинәт күңеленең кайсыдыр кылы «зең!»ләп алды. Миләүшә хәтта сискәнеп куйды. Бераздан шомлы тойгыны сөенеч алыштырды, – әйе, аның күңелендә кайчандыр табылып та югалган моң  туып килә иде... Таныш моң... Кадерле, газиз моң... Бәгырьләрне телә торган, мәхәббәт көе кебек, бишек җыры кебек дулкынландыргыч моң... Язмыш ишарәсе, киләчәк хәбәре...
Миләүшә, үзе дә сизмәстән, бер читкә барып туктады. Машинасыннан төште. Як-ягына каранды. Театр каршында беркем дә юк. Афиша ниндидер концерт хакыныда хәбәр итә. Димәк, башланган...
Гаҗәеп хәл: театрга якынлашкан саен Миләүшәнең күңелендә  туган моң көчәйгәннән-көчәя барды. Бу сихри халәткә ул күнегә алмый интекте. Гүя әлеге моң аны ымсындырып-ымсындырып театр бинасының эченә дәшә... Бу халәт, күңел чакыруы гына булмыйча, язмышның илаһи ишарәсе дә булып тоелды...

Миләүшә залга барып кергәндә сәхнә тутырып утырган оркестр алдында берәү башын чөя-чөя рояльдә уйный иде. Ап-ак рояль янындагы ул кеше үзе дә актан киенгән, яңгыраган көй дә аклыктан-сафлыктан гына тора...
Менә шушы көй, шушы моң чакырып керткән икән Миләүшәне опера-балет театрына. Шушы көй генәме? Әллә тагын да зуррак сер бармы бу моң артында? Кем соң ул? Рояль артында утырган моңлы җан иясе кем?.. Таныш та кебек. Юк ла, каян белсен аны Миләүшә? Танышлары арасында бер генә музыкант та юк бит... Нишләп булмасын, бар! Теге вакытта машина әрҗәсендә шундый ук ак рояльдә уйнап утырган «шакмаклы күлмәк» – аның танышы түгелмени?!
Миләүшә, кызыксынуын баса алмыйча, күңел тоемына буйсынып, сәхнәгә таба китте, алгы рәттәге  буш урынга барып утырды. Ул инде аңлап алган иде: бу сер  нәкъ менә аның өчен тудырылган, бу илһамлы аһәң,  бу көй дә аның өчен генә яңгырый... Хәтта бу урын да аның өчен, бары тик аның өчен калдырылган...

Ул арада сәхнәдәге музыкант башлаган көен уйнап бетерде, көчле алкышлар астында сәхнә алдына килеп басты, баш иде... Миләүшә егылып китә язды. Аның алдында кайчандыр Казан «бөке»ләренең берсендә очраган «грузчик»  басып тора иде! Менә кем икән ул! Менә нинди икән! Кайчандыр уйлаган уйларыннан, кылган гамәлләреннән, әйткән сүзләреннән оялып, кыенсынып, Миләүшә кәнәфиенә сеңде. Ләкин сәхнә читендә чәчәк бәйләмнәре җыеп торучы  музыкант аны күреп өлгергән иде инде. Ул бер мәл Миләүшәгә төбәлеп, сихерләнгән кебек иләсләнеп торды, аннары бөтен йөз-бите, күз-карашлары белән шат елмаеп җибәрде. Бераздан, бөтен залны шаккаттырып, кочагындагы чәчәкләрне сак кына идәнгә шудырып төшерде дә, Миләүшәдән карашларын алмыйча гына, рояль артына барып утырды. Тагын елмайды: «Сиңа багышлана, тыңла», – дигән кебек, кызга карап баш какты, аннары озын бармакларын клавишлар өстендә салмак кына биетә башлады...
Ул көйне шундук таныды Миләүшә. Шундук исенә төшерде. Бу – Миләүшәнең онытыла язып калган күңел көе, язмыш моңы иде. Кайсыдыр урам чатындагы «бөке»дә торганда шушы газизләрдән-газиз җан уйнаган, ниндидер тылсым ярдәмендә Миләүшәнең бәгыренә  төшеп калган сихри аһәң иде...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com