Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Кырмыска

Кырмыска

Асия Юнысова
Асия Юнысова
28 сентября 2016
3550 карау
Фәридә чоланнан он алып керде, иләде. Он җылына торган арада су кертте. Малларын карады, сыерын сауды. Ак кәҗәсе бәрәннәргә тора, аның хәлен белде. Ишек ачылган саен шат каңгылдашкан казларына карап, моңсуланып алды. «Көнегез бетте, бәгырькәйләрем. Авыл йортының яме казлар белән шул. Өй түренең күрке — каз мамыгы тутырып күпертелгән мендәр белән», — дип төгәлләде ул уен бусагадан кабат өйгә атлаганда, чигүле күлмәкләрдән кук­раешып утырган биек мендәр өемнәренә карап.



Ямьле иде өй эче. Фәридәнең чисталыгы, җитезлеге, уңганлыгы, үҗәтлеге авыл телендә. Миһербанлы килен дигән аты бар. Иренә — хатын, балаларына ана, абруйлы кеше ул.

Мич башындагы ипи камыры күтәрелгән. Аны он белән ишләп, тагын бер кат бик һәйбәтләп басып куйды. Уңар, Аллаһы боерса. Иртәнчәк тәбикмәк пешерер. Бәрәч, тары ярмасын төймәгән икән бит әле. Шуңа тотынды.

Фәридуны түр якта әргәне белән мәйханә килә. Фәридәнең Солтания әбисе скрипканы әргән ди торган иде. Бу җайлы сүз Фәридәгә дә ошады. Аннары татар авылында, оста куллы татар улы ясаган уен коралына шушы сүз иллә дә ятышып тора. Фәридуны өченче көн генә Казаннан үзе кебек музыка белән җенләнгән кешеләр бәйгесеннән җиңеп кайтты. Бик һавалы чагы. Иренең шундый бәхетле сәгате сукканга Фәридә дә бик шат. Тик бүген куеп торса да ярар иде әргәнен. Елга бер генә була торган хезмәт бәйрәме — каз өмәсе алар йортына якынлашты ласа. Казлар суярга иртәрәк әле үзе. Кышның беренче суыклары алдаучан. Калын гына күренгән кар да барыбер эри. Янәдән явасы карлар өчен җирне суытып, һәлак була. Тик Фәридә тәвәккәлләде инде. Студент кызы бәйрәмгә кайткан чакта — өйдә теттереп эшләп йөрерлек булышчысы барында зур эшне башкарып куясы килә. Казлары күп түгел. Ике анага унике бәбкә. Яшь казны ата каз яратмады. әллә анысын яренгә калдырмыйсы инде. Тәңкәсез күкәйгә утырып йөди бит, бичара.

Студент кызы кич соң гына кайтып җитәр. Мәктәптә укып йөргән кече кызы клубта. Концертта катнаша — бии. Иртәгә ике сеңлесе керер каз йолкырга. Өчәр-өчәрне йолкысалар, таман гына булыр. Эш арасында ул үзе дә берәрне эш итеп өлгерер. Суны кичтән үк күп итеп ташыйсы булыр. Мунчага да. И, эше бетәсе түгел икән бит әле аның. Гаилә ишле кебек күренсә дә, һаман үзенә тапылдыйсы. Бер үткәндә мич башында оеган мичкәгә колагын куеп торды: җырлый! Бал кую гадәте бетеп бара. һәммәсе кибеттәге зәм-зәм суына күнекте. Мәшәкате юк. Фәридә бал әчетәсе итте әле. Узган елдан калган кәрәзләрне ваклап салды. Бу инде апарасыз, чиста, дару кебек шифалы да, гайрәтле дә эчемлек булачак. Хәер, әзер инде ул. Өлгерде!

Фәридунга да эш бар бит әле анда. Иренең, әргәнен куеп, алгы якка чыкканын көтеп, әйтми генә тора Фәридә. Ниһаять, күренде Фәридун.
— Әнисе, чәйләп алмыйбызмы? Аннары мин китәрмен.



— Чәйлә соң, минем вакытым юк. Менә, мичкә ягып җибәрәм дә, бер таба гына өчпочмак тыгам. Әз генә сабыр ит. әнә, каз тәпиләрен бәйләргә баулар әзерләп куй. Аның рәтен син әйбәтрәк беләсең бит, картым.
— Ни бит, әнисе, Актауга менәсе миңа. Бәйрәмгә Казаннан кунаклар килә.
— Түрәләр күңелен күрергә сиңа куш.
— Хакимият башлыгы әйтә бит: «Син районның горурлыгы. Республикада гран-при алган кеше. Самородок!» — ди. Вәт, карчык. Самородок, саф алтын була инде ул, ибитә!
— И картым, синең саф алтын булуыңны мин алардан алдарак күргән инде. Шулай да бүген җибәрмим әле мин сине. Сиңа ышкынып йөри торган җырчы кызыгызны ошатмыйм.
— Әллә көнләшәсең? Менә, ичмасам, яңалык. Мин иртәгә дә кайтмам әле.

Актык җөмлә Фәридәнең, чыннан да, соңгы арада көнләшү талаган йөрәгенә серкә суы сипкән кебек булды. Ул тырбызыктай дулап кабынды. Камырлы кулы белән, тир типкән маңгаен сөртеп алды да тезеп китте:
— Җизни-җизни, дип биеп торган балдызларыңнан оят. Әти-әти, дип торган кызларыңнан яхшы түгел. Елга бер була торган, көтеп алган каз өмәсендә хуҗа үзе өйдә тормаса, казлар рәнҗер.
— Кызма, әнисе. Миннән ни файда инде? Үзең җитез бит син. җитешерсез әле.
— Без җитешербез. Мин кырмыска кебек, син генә…
— Чикерткәме?
— Үзең әйткәч, тел очымнан өзеп алгач ни… әйе, картым, Чикерткә син. Җырлап йөргән җәй уза ул. — Бая кызы Крылов мәсәлен ятлап утырган иде. Шуннан колакка кереп калган «Чикерткә белән Кырмыска» турындагы мәсәлнең нәкъ менә шушы мизгелдә искә төшүен әйт әле син!
— Гран-при иясе мин. Сиңа Чикерткәме?! Өчпочмагың да кирәк түгел. Анда ашармын. Китте Чикерткә, очты! — Фәридун каударланып киенде дә ишекне шапылдатып чыгып та китте. Уен сүзгә кабарынуын күр әле син моның!



Фәридун икенче көнне — каз өмәсенә дә кайтмады. Гармунчы җизнәләрен үлеп яраткан балдызлар бик аптырашты. Апалары: «Ул анда бик кирәккән. Машина җибәртеп алдырдылар», — дип әйткәч, аптырауны горурлану алыштырды: «Вәт безнең җизни нинди. Данлыклы! Илдә бер!»
Каз өмәсен ямьле генә уздырып, өйне җыештырып, студент кызны күчтәнәч белән озатып, урынга менгәч Фәридә бик озак уйланып ятты.

…Мунча керергә дә кайтмады бит бу. Мунчаны тагын ягарлар. Кайтмавында әлләни гаҗәплек юк. «Әнисе, кич соң йөрү куркыныч хәзер, кунып та калгалармын», — дип, аз-маз кием-салымын да эш урынында тота иде. Сәламәтлеккә туймаган иргә эш табуы җиңел түгел. Аннары белеме дә шундый Фәридунның, авыл өчен бик кулай түгел.

Фәридун белән Фәридә бер сыйныфта укыдылар. Яшьтәшләр. Өченчедә чагында Фәридун Фәридәне бимазалый башлады. Малай бик күп укый. Укытучы апа белән сүз көрәштереп утыра. Пьесаларны бигрәк ярата икән бу. Шулардан берәр җыр өйрәнеп килә дә, андагы исемне Фәридәгә алмаштырып, такмаклап йөри башлый. Беркөнне:
Фәридә йоклап ятмасын.
Егет сөймәгән ул кызны
Пәри тотып урласын!
— дип җырлап җибәрүе булды, Фәридә класстан елап чыгып йөгерде. Бара сукмактан, каршысына директор абый үзе килә:
— Ни булды, матур кыз?
— Фәридун кыйнады.

Директор йөрәген алды малайның. Фәридун тыелды.

Әмма язгы якта Фәридә үзе аның янына килеп, башыннан сыйпады. Фәридә мәктәпнең терәү баганасына язылган сүзләрне укыган иде: «әнием, күз нурым, юк инде». Тетрәнеп китте кыз. Фәридунның әнисе үлгәнен ишеткән иде ул. Тик моңарчы сабыйлыгы белән бу вакыйганы малай язмышына бәйләп карый белмәгән иде. Фәридун ятим малай!

Шул көннән алар аерылмас дусларга әйләнделәр. Үртәмәгәйләре…

Мәктәп тәмам. Хәзер һөнәр сайлыйсы. Өч елдан алар авылга — Фәридә укытучы, Фәридун музыкант булып кайтты. Икесенең дә кесәсендә училище дипломы. Талантлы иде Фәридун. Хикмәт! Баян, аккордеон, тальян — аның бармагында һәр уен коралы моң дәрьясына әйләнә. Фәридун — кара матур, Фәридә — сары матур. Бу ике матурлык шомырт чәчәк атканда кушылып, авыл күрке гаиләгә әверелде. Гади генә булмады ул кушылу дигәннәре.



Ятим үскән Фәридун чирләшкә иде. Атасы сугыш гарибе. Аннары ана — казна, ата — җизнә дигәннәре дә рас. Ата кеше хасиятләп бала бага, өй тота беләмени ул?!
— Кәҗә кебек йөткерә бит кияү буласы кешең. Бирмим мин сине аңа, — дип зәһәрләнде Зәйнәптәй.

Чат торырлыгы бар. Фәридәсенә кызыгучы күп. әллә кайлардан яучылар килә. Берсе әнә зур урындагы кеше. Нәселләре затлы. Буй-сыны олпат, сүзе ихтирамлы. Менә кем төс аның кызына. әнкәсе отыры ярсыганны күреп, Фәридә Фәридунга качып чыкты. Мәхәббәте өчен көрәшерлек үткен дә, чая да иде ул.

…Яшәп күрсәтерләр әле алар сезгә! Фәридун чирләшкә булса, Фәридә үзе сәламәт. Андагы егәр икесенә дә җитәр. һәр бәйрәм, һәр туй түрендә шушы икәү утырды. Фәридәнең туй бүләгенә чиккән әйберләре кулдан-кулга йөрде. Фәридунның өздереп гармун уйнаулары йөрәкләрен айкады. Сокландылар аларга. Күз тигерделәр!



Юк, сокланудан күз тимидер. Фәридәнең бәхете тир түгеп, үзен аямыйча тапкан бәхет бит ул. Олы кызлары туды. Ул беркадәр аяклануга, баланы әнисенә калдырып, Зәйнәптәй кызы сайлаганга күнгән иде инде, икәүләшеп тагын укырга булдылар. Икесе дә институтка уза алды. Фәридун укыды, ә менә Фәридә беренче сессиягә үк бара алмады. Каенатасын зәхмәт сукты. җиде ел бакты ул аны.

Фәридунның саусызлыгы да гомерлек чир булып чыкты. «Ак кәҗә сөте кирәк аңа. Шул файдалы», — дигәнне ишеткәч, йортка кәҗә керде. «Кәрәзле бал шифалы икән», — түр бакчага умарта куйдылар. Киерелеп печән чапты, каерылып утын ярды Фәридә. Сабантуйлардан да бүләксез кайтмады — томырылып йөгерде. Аз булса да, сабантуй бүләге дә — керем. Иш янына куш. Шулай бөртекләп көтә торгач, дөньялары матур гына түгәрәк хасил итте. Сокландырып яшәргә икән — яшәргә! Түр бакча коймасының араталарын юри киң калдырып кактырды. Чәчәкләрен туктап карауларын күрү рәхәт иде. Кышкы кичләрдә шул чәчәкләрне ашъяулыкка бизәк итеп күчерде. Туйларга гел чакырып торалар. Чигүле ашъяулык күркәм бүләк ләбаса.

Ак кәҗәнең сөтен Фәридун эчте. Мамыгыннан Фәридә, үсә төшкәч кызлары да, шәл бәйләде. Бер шәлнең акчасы Фәридунның чиренә яраулы бер кап даруга таман гына була. Булса соң. Барыбер кич утырганда кул кушырып утырмыйсың. Фәридун клубыннан кайтып кермичә өйдә ут сүнми, аш суынмый, урын җәелми.



Бик матур, бик мәгънәле яшиләр кебек тоела иде Фәридәгә. Хатынның атлап йөрешендә үк канәгатьлек, дигәненә ирешкәнлек беленеп тора иде. Иренең эше Актауга барып кайтып йөрүгә калгач кына түгәрәк дөнья савытының төбендә сизелер-сизелмәс чатнаган эз беленде. Йә буран, йә яңгыр дип кайтмый калулар була торган иде. Хәзерге кебек өч төн рәткә, анда да ишекне каты ябып чыгып киткәннән соң… Каз өмәсе ясап йөргән көннәрдә… Студент кызың да кайткан чагында… Иренең өйдә кунмый калуы­н һич килештерми торган дәлилләрне тамыза торгач, Фәридә­нең болай да тулышкан күңел касәсе ташыды. Караватка чигүле мендәрләрен ишеп төшереп кенә яткан иде, шуларны кочаклап үксеп-үксеп озак елады. Аннан торып утырды да, үзен әрли башлады. әнисе: «Гомерең чирле ир карап, елап үтәр», — дигән идеме?

Икенче көнне чын дөресен белде. Ире теге җырчы Гүзәлиягә йортка кергән икән. «Үткән икән гомерем заяга, хатын-кыз назы күрмичә», — дип әйтеп-әйткән, имеш. Бу «хатын-кыз назы» дигән сүз Фәридәнең ушын алды. Тагын ничек назлап була икән соң ирләрне? Ике бала тапты, өченчегә ирен карады. Гөнаһлы булып, алты мәртәбә бүлнискә барып кайтты. Ир теләген кире какмады. Тагын ничек назлыйлар икән соң ул ирне? Шушы аптыраулы сорау башында әйләнде дә әйләнде. Иренең авыр эштән ватылмаган, көнозыны гел музыка, моң дәрьясында кайнашкан бәдәнендә нинди алгысаулы хисләр йөргәнен эштән башканы белмәгән хатын аңлый алмый азапланды.

Беркөнне Актау мәктәбенә йөреп укучы кызы елап кайтты: «И, әни, безнең класстагы юан Фәйрүзә беләсеңме миңа ни диде: «Синең әтиең хәзер минем әти», — ди!» Кызын янына утыртып сөйләшәсе итте: «Кызым, беркемне дә тыңлама. Синең әтиең кебек әйбәт кеше юк. Ул сәнгать кешесе. Авыл тормышы аның өчен түгел. Мин аны үзем җибәрдем. Алар анда ансамбль оештырып  йөриләр.  Әтиеңнең  бәхе­те — музыкада. Әйдә, бәхетле булсын. Сез үстегез инде. Бу турыда бүтән сүз кузгатма». Шуның белән тындылар.



Өйдә күңелсез бушлык урнашты. Дөрес, эшенә төгәл йөрде Фәридә. Мал-туарын карады. Тиенен-тиенгә куеп җыйган акчасын студент кызына җибәреп торды. Кимлек сизмәсен балалары. Хәзер инде кичләрен шәлне кызларын укыту-киендерү өчен бәйләде. Утны иртә сүндереп, йокларга ятарга горурлыгы кушмый иде.

Әллә Фәридәгә генә шулай тоелды — кыш бик салкын һәм озын булды. Март азагында гына сындырды. Ана казлар кабат ояга утырды. Табигатьтә уяну, җанлану галәмәте күренде. Бакча башындагы талларда песиләр кабарды. Фәридә тал кисеп алып кереп, шешәгә утыртып куйды. Күңеле нигәдер иләсләнә иде. Күршесе Нәсимә Актауга сөт сатарга барган җирдән хәбәр ишетеп кайткан: «Синекен теге Гүзәлия куып чыгарган, ди. Фәридун кабат клуб почмагында яшәп ята, ди. Фәридәгә, барыбер кайтмыйм, дип әйтеп әйтә, ди. Фатир аласы икән. Өй җиһазын бүлеп алып китәм, ди икән». Фәридә җавап биреп тормады, йөзе генә кырысланды.



Ул җил-җил атлап өйгә керде. һы, өй җиһазын бүләмени. Бүлсен. Кредит түләп алган кием шкафы янына килде. Бушата ук башлады. Идәнгә берәм-берәм кием-салым очты. Югары киштәне бушатканда кулы катыргы тартмаларга тиде. Ни булыр бу? Әй, адәм тәганәсе, көзен Фәридунга дип, Ригадан ук кайтарткан дарулар икән. Кыйбатлы дарулар. үзе чыгып киткәч, шул килеш онытылган.

Фәридә, эшләмәгән эше түгел, буш шкафны сүтеп, өй алдына ук чыгарып куйды. Алып китәренә әзер торсын. Тагын нине алыр икән? Авыл өендә әлләни бүләр җиһаз да юк. Шәһәр кешеләре тимер карават кертми бугай өйгә. Савыт-саба бүлеп тормас инде. Кешедән ишеткән беренче сүзне үк чынга алып шулай туарылып ташлавына аптырап, өеп куелган кием-салым чүмәләсенә килеп утырды. Хәзер нишләргә инде? Килеп ал, дип хәбәр итсенме? Юк, үзе башлап эндәшмәс Фәридә. Әнә, әзерләп куйды. Аның катгый җавабы шул.    

Ул күңеленә килгән уена сөенеп, тиз-тиз киенә башлады. Шәл саткан акчасын барлады. Бер сәгатьтән соң олы якта өр-яңа кием шкафы кукыраеп утыра иде инде. Әзерен, җыелганын алып китте кибеттән. Мәктәптән кайтып кергән кызы өйдәге яңалыкны күреп шулкадәр нык сөенде. Кызының сөенече Фәридәгә дә күчте. Яңа шкаф вак нәрсә кебек инде үзе. Әмма шул көннән Фәридәгә элекке гаярьлеге кире кайтты. Идән сайгакларына балтырлары биеп торырлык итеп нык басып йөри башлады. Шкаф көзгесендә чагылып калган алма битле йөзе, тулыш буй-сыны бу хатынның бәхеткә хакы барлыгын яныннан үтеп киткән саен искәртә иде.

Яз үз көе белән дөньяны үзгәртте. Фәридә дә булышты аңа. Урам як коймаларын зәңгәргә буяды, алмагачларына ак оек кидерде, түтәлләрне кабартты, җәйге кыналарын баздан чыгарды. Бу юлы да өчесенә унике бәбкә белән юанып калган казларын яшел чирәмгә — иркенгә җибәрде. Тәки ана казны яратмады ата каз. Яренгә калдырмас инде. Умарталарны да чыгарып тезгәч, чияләре чәчәккә төренгән бакча оҗмах түренә охшап калды. Сабый чирәм төрткән сукмактан гына барып, карт алмагач ышыгындагы мунчасына ягып җибәрде. Шулай дәртләнеп кенә йөргәндә кызы кайтып керде. Боек күренде. Сәбәбен дә тиз әйтте: «Әтине күрдем, әни. Янына үзем кердем, — монысын Фәридә колак яныннан җиңел генә уздырып җибәрде. Керсен, белсен, атасының хәлен. Балалары барын тегесе дә онытып бетермәсен. — әни, авырый икән ул. Бик нык йөткерә. Грипптан мантый алмаган. «Әниең өйгә кертсә, сезнең янга кайтыр идем, яучы бул әле, кызым», — ди». Сүзнең бу өлеше Фәридәнең йөрәген авырттырып, чеметеп алды.  өзлек­сез карау кирәк иде шул Фәридунга. «Кайтыр идем», — ди икән, ә? «Актау юлында үлеп калсам да, кайтасым юк», — дигән иде бит, йорт җиһазын төяргә килгән машина кабинасының тәрәзәсеннән башын тыгып кына.

— Мунча булгандыр. Мин керә торырмын. Җаең белән килерсең. Теләсәң тагы… — Кызын җавапсыз калдырып, ашыга-кабалана мунчага китте — аулакка. Әллә елыйсы монда, әллә дулыйсы. Киемнәрен сыдырып кына атты да кайнар мунча эченә үтеп, кызган чуен ташка чүмеч-чүмеч су сипте. Кайнар бу мунча ишеген каерып ташлады. Ә ул менә шалкан кебек күкрәкләрен кайнар дулкынга каршы куйган да чыдап тора. Исенә килеп, кабат мунча алдына чыкты. Пиннек пешерәсе бар икән бит әле. Мәтрүшкәлесен. Монда сайланырга калмаган икән ләса. Аратада соңгы пар эленеп тора. Сыңарын өзеп төшерде дә кайнар сулы ләгәнгә батырды, пешә торсын.

Пиннек бәйләргә икәү барганнар иде. Ат җигеп. Дилбегәне Фәридә үзе тотты. Фәридун, анда да гармунын калдырмаган иде, юл буе уйнап барды. Барып җиткәч тә арбадан төшмәде — яңа көй өйрәнеп азапланды:
Газапларның ни икәнен белә,
Юатуны белми бу йөрәк, — 

дигән сүзләре бар иде ул җырның. Аннары ничек иде соң әле? Фәридә, хуш ис бөркеп йомшарган пиннекне күкрәгенә терәгән килеш, теге җырның сүзләрен искә төшереп азапланды. Аннары кинәттән генә җырлап җибәрде. Ирен­нәр арасыннан сызылып кына чыккан сулкылдау иде бу:
Яратуның ни икәнен белә,
Кичерүне белми бу йөрәк…

җырның калган сүзләре мөһим түгел иде хәзер. Менә шушысы мөһим: «Кичерүне белми бу йөрәк!» Фәридә пиннеген кызган таш өстендә уйнатып алды да, алагаем бер ярсу белән тәнен кыйнарга кереште: «Белми! Белми!»

Хатынның җан ярсуы басыла төште бугай. Ул чиста су алып, ирен тәгәрәтеп сылый-сылый мунча керткән ләүкә такталарын су белән йөгертте. Кытыршы такталарны сыйпап алды. Үзе дә коенды.



Әнкәсе янына мунчага киләсе итмәгән кызы белән утырып чәй эчкәндә ул инде дөньялыкта бәясен белгән сабыр хатын иде. Баягы  сөйләшү бер дә өзелмәгән кебек ялгап алып китте: «Кайтып тормас әткәң, шәһәрдәге рәхәтлекләр юк авылда. Чирле кешегә диюем. Анда табиблар да якын. Яшь хатыны белән арасын җайласын. Без ярдәмнән ташламабыз. Барып йөрерсең. Әнә, иртәгә үк илтеп кайт даруларын. Кәрәзле бал, каймак тыгармын. Бездән шул гына инде. Табибка йөрсен инде».

«Менә шулай була  ул  тормыш  дигәнең,  иптәш Чикерткә. — Бу кадәресен эченнән генә уйлады. Усалланган икән бит Фәридә. — Җырлап үткән җәй артыннан кыш килә ул». Хәер, бу очракта киресенчә икән ләбаса. Җырлап үткән кыш артыннан җәй — тырыш Кырмыска өчен тынгысыз җәй килеп җиткән. Кырмысканың мәшәкате муеннан — көзгә олы кызы кияүгә чыгам, ди. Кияү кайтуга яңа мунча өлгертәсе бар. Печән әзерлисе, утын китертәсе, көтү чиратын үткәрәсе… Аллаһы боерса, җәйге мәшәкатьләр көзге каз өмәсенә ялганыр. Чикерткә үз җаен үзе карасын.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com