Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​ Сөембикә

​ Сөембикә

Рабит БАТУЛЛА
Рабит БАТУЛЛА
20 сентября 2016
1624 карау

(Романнан өзек)

Аларның туен берничә ил берьюлы күп чыгым ясап, бергә уздырды; Мәскәү, Касыйм ханлыгы, Нугай урдасы, Шәһәри Казанның барча олылары бик күп бүләкләр алып килгәннәр иде.
Туй берьюлы өч зур мәйданда — Кунак Атавында, Ханболында, Арча Кырында оештырылды. Затлы тирмәләрне түгәрәк буйлап, урам–урам ясап, зур күчәләр калдырып кордылар. Түгәрәк мәркәзенә кияү белән кәләш өчен ап–ак киездән атау–йорт куелды.
Җан Гали хан белән Сөембикә туе вакытында күрше илләр язу эшләрен туктатып, барымта чабу, кан үче — карымта кайтаруларны чигереп тордылар.

Һәр өч мәйданда да көрәш, атлы уеннар, ук ату, аркан тарту кебек ярышлар башланды. Җан Гали хан белән Сөембикә иң башта Кунак Атавындагы җыенга барып, халык белән бергә өч көн бәйрәм иттеләр, аннан соң аларны ап–ак атлар җигелгән туй арбасына утыртып, Арча Кырындагы ап–ак атау–йортка төшерделәр, монда да алар өч тәүлек уеннарда катнашып, куәтле көрәшчеләр бәйгесен һәм мәргәннәрнең ук белән атып, ерактагы карачкыларга тигезүләрен тамаша кылып, истирахәт кичерделәр. Соңра бөтен халык Ханболын мәйданына җыйналды. Туй уеннарының иң кайнары шушында, Ханболында башланды.

Җан Гали хан белән Сөембикә уенга икесе дә ап–ак атта төштеләр. Акбүз атлар сыртына тирлек җәймә урынына затлы–зәңгәр келәм җәелгән, келәм өстенә ияр салынган, иярдә ап–ак кием кигән хан белән ханбикә — гаҗәп сылу күренеш иде бу! Мәйданга алар килеп керүгә барча мотрибчы бергә уйный башлады. Хан белән ханбикә мәйдан түгәрәге буйлый атларын биетеп атлатып кына йөреп киттеләр. Халык аларны алкышларга күмде, алар да халыкка сәлам юллады.

Сөембикәнең кыяфәтенә карап сокланмаган кеше калмады. Аның иярдә йөргәндәге мәгърурлыгы, аты тайпылганда да иярендә төз калуы, горурлыктан вәкарьлеккә күчмәенчә халыкны сәламләве, тезгенне кирәк чакта чәнчә бармагы белән генә тартып, атын теләгән якка йөртүе дә гаҗәеп бер осталык, матур тамаша, мәһабәтият күргәзмәсе иде. Бөкшәебрәк утыручы Җан Гали ханга игътибар итмәделәр дә кебек, бөтен күз Сөембикәгә текәлгән. Халык яңа ханбикәгә үлеп гашыйк иде.

Хан сандалие янында кунаклар өчен көрсиләр куелган, аларда кәттә кодалар, әмир Йосыф утыра. Икенче якта Җан Гали ханның якыннары, олы бәкләр урнашкан, Булат бәк белән Гәүһәршад бикә ханның уң кул ягында иде. Сөембикәнең атта йөрүен, атны туктатып, иярдән җиңел, оста, матур итеп төшүен карап, Гәүһәршад бикә һич риясыз елмайды. Булат бәкнең күзләре соклану катыш бер үзгә очкыннар белән яна иде. Ул да елмайган, авызы ерылган. Хак, Гәүһәршад бикә чын күңелдән канәгать иде. Беренче күргәч тә үк ул Сөембикәне бик ошаткан иде, бүген ошату сөюгә әверелде кебек. Бу гүзәллекне, бу камиллекне сөймәү мөмкин түгелдер. Гүзәллек, мәгърурлык сирәк галәмәт түгел, бар ул гүзәл хатыннар, әмма Сөембикәнең гүзәллеге үзгә, аның гүзәллегендә эчтәлек–мәгънә бар шикелле. Чибәр генә түгел, зиһенле дә иде ул, әнә шул зиһен гүзәллек өстенә бәреп чыгамы, әллә Сөембикә кешеләргә ошау серен беләме, ханбикәгә бөтен нәрсә килешә, ашавы да, кымыздан авыз итүе дә, сөальгә җавап бирүе дә ягымлы, төпле, әңгәмәдәшчене үзенә тарта. Голәмә Сөембикәнең бәхетле икәнен күрде. Әнә ул сизелер–сизелмәс елмая. Хәрәкәтләре салмак, алак–ялак каранмый, әйләнә–тирәне ул күбесенчә күңел күзе белән барлый, күзәтә иде. Аттан төшкәндә бәтчәләр килеп, берсе атның тезгенен тотты, икенчесе Сөембикәгә кулын сузды. Сөембикә үсмер кулына таянып, җиңел генә җәяүләнде. Кияү белән кәләш, аттан төшкәч, өсте каплаулы сандалиларга утырдылар. Тамашачылар, кунаклар хан белән ханбикәне аягөсте алкышлады. Ап–ак атларны бәтчәләр тезгеннәреннән тотып алып китте. Шулчак Гәүһәршад бикә белән ханбикәнең карашы очрашты. Ике караш та мизгел эчендә аерылды, әмма Гәүһәршад бикә Сөембикәнең күз карашын, күз алмасын, керфекләрен, карашта әз генә тарсыну, бәхет чаткылары белән янәшә кырыслык та барын шәйләп өлгерде. Сөембикә исә Гәүһәршад бикәнең карашындагы усаллык, мәкерне күңеленә йотты.

Ханболындагы бәйрәмнең беренче көне көрәш карап узды. Батыр калган өч егеткә олы бүләкләр бирделәр. Бөтен халыкны, кунак–илчеләрне биһуш ясап, Сөембикә өч башбатырга өч бүләк тапшырды — килен бүләге бу. Беренче батырга үз кулы белән күчерелгән «Идегәй» дастанын, икенчесенә үз кулы белән тукыган, күз явын алырлык келәм, өченчесенә үз кулы белән чиккән, алтын ука белән каюлаган ябынча тиде. Батырлар һәр бүләкне мәйдан әйләнә халыкка күрсәтеп йөрде, халык Сөембикәгә икенче кат гашыйк булды. Сөембикә дә бәхетле иде.
Икенче көнне бәйрәм кыз куыш уены белән башланып китте. Уенның кызган чагында Сөембикә Җан Гали ханга нидер әйтте, тегесе янәшәдә торучы аталыкка ишарә яссады, аталык кемгәдер ым какты, ике бәтчә ике ак атны җитәкләп, хан белән ханбикә янына алып килде. Сөембикә җәһәт кенә ияргә менеп, аякларын өзәңгегә терәде дә атына чөңгерде. Алгысаган ат, чирәм учмаларын тамашачылар битенә сибеп, алга ыргылды. Мәйдан аны алкышлап, гүләп озатып калды.

Кемдер: «Һа–ай, ханбикә–ә, ханбикә–ә», — дип соклануын белдерә, кемдер: «Һай–ай, Җан Гали, бикәңне тизрәк куып җит», — дип кияүне дәртләндерә иде.
Хан атка атланып өлгергәнче Сөембикә болын түренә, Идел якасына җиткән иде инде. Җан Гали ияргә утырыр–утырмас ат алга ыргылды, хан чак кына егылып төшми калды. Ярсыган ат алга ымтынса да, хан тезгенне бушатмады… Сөембикә болын түреннән яр буйлый чабып, агачлар арасына кереп югалды. Бераздан Җан Гали хан да шул тарафка кереп китте.

Куыш уйнаучылар мәйданга кайтып бетте. Кемдер кызын куып тоткан. Куып тота алмаган җегетне кызы камчылап мәйданга алып кайта. Халык шашардай булып үкерә, алкышлый, эче катканчы көлә…
Сөембикә дә, аны куа киткән хан да озак күренмәде… Сөембикә урман юлы белән бераз баргач аңлады: Җан Гали хан аны куып җитә алмаячак иде. Бикә тезгенен тарта төште, ат, авызлыгын чәйнәп, акрынайды. Шул чак куаклар артыннан Җан Гали чабып чыкты: аны күргәч, Сөембикә атын икенче юлга чыгарып, кайтырга таба борылды. Аның артыннан ук Җан Гали аны болын уртасында куып җитте дә, кочаклап, башындагы яулыгын тартып алды. Һай, халыкка рәхәт булды инде, кызык булды. Атналар, айлар буе сөйләрлек бер ярыш–вакыйга иде бу. Бар да канәгать. Тик бу ярыштан берәү генә ризасыз калды: Сөембикә үзе. Иренең шулай җебеки булуына ачыныпмы, күрәләтә үзен алдап, халыкны алдап, җиңәсе урында җиңелергә мәҗбүр булганынамы, ул йокы алдыннан, аулак урын табып, күңеле бушаганчы бер җылады. Сөембикәнең Казан йортына килен булып төшкәч, беренче җылавы, беренче күз яшьләре иде бу. Әмма соңгысы түгел иде.

Туй уеннары азагында соңгы чабышлар булырга тиеш иде. Кичтән озак җылаганын яшерер өчен, Сөембикә иртән иртүк торып юынды, бизәнде дә, Җан Галигә сүз катты: 
– Хан! – диде, – син, бәйгедә катнашып, беренче килергә тиешсең!
Җан Гали хан аңламады, зиһененә барып җиткәч, гаҗәпсенеп:
– Ни өчен? Нигә? – диде.
– Син хан гына түгел, ир–ат та! Син хәтәр яугир икәнеңне бөтен илгә күрсәтергә тиешсең!
Хан әйтте:
– Өч бәйгедә җиңгән өчәр ат тугызау була, тугызавы да баш биргесез айгырлар. Аларны узардай җылкы тумаган!
 Сөембикә әйтте:
— Туган! — диде. — Туган! Бар андый йөрге ат!
— Кайда? — диде хан.
— Бүген карышкыңны күтәреп, гавамга әйткел: туебызны озайтыр өчен, соңгы бәйгене ун көнгә чигерәм, диң. Ун көннән соң үзем дә бәйгедә катнашачагым, диң. Мин беренчегә менә нәрсә әзерләдем…
Сөембикә сандыгыннан чигелгән ябынча чыгарды; ябынча гына түгел, могҗиза иде ул. Юка туланы һиндстан ефәге белән тышлаган, каюлары алтын ука белән чигелгән, бәйләмәсе саф алтын зынҗырдан үрелгән, төймәләренә энҗе–мәрҗән береккән, яка бавының ике башында ике алмас тагылган ике боҗралы бу ябынгача бәһа куярлык түгел иде. Ни гамьсез Җан Гали хан да аны күргәч, авызын ачып, артына утырды. Њпкәсенә кайнар һава кергәндәй, тыны капланып торды.
Сөембикә янә кабатлады:
— Бу ябынчаны, бәйгедә узып, син алырга тиеш! — диде.
— Ничек? — диде хан.
— Мине тыңласаң — булыр, — диде бикә. — Бәйгене ун көнгә күчер. Узышачак атны бөтен халык алдында җылкы көтүеннән үзең сайлап алырсың.
— Мин ат танымыйм, — диде хан.
— Ат сайлаганда миңа бак, ярамас булса, мин сул кулым белән маңгаемны сыпырырмын, ярарлык ат булса, уңы булыр…
Беренче килгәнгә биреләчәк могҗиза ябынчасын күргәч, олылар да, халык та телсез калды. Булат бәк хатынына бакты, Гәүһәршад бикәнең күзе канәгать елмая иде. Бу зиннәтле ябынча аларга булачак. Аларның албирмәс чабышкые Зәррәтай җиңәчәк. Димәк, бәйге хәтәр булачак…
Ханның җылкы сайлаганын карар өчен далага бик күп асыл затлар чыкты.  Бөтен мәйдан халкы диярлек җәйләүдә иде. Ат сайлау өчен араталар белән тыкырык ясап, җылкыларны берәм–берәм шул аралыктан уздырганда, Җан Гали хан аратаның бер ягында, Сөембикә аңа каршы якта тора иде. Тыкырык буйлатып беренче җылкылар чабып узганда, тамашачылар, җылкы осталары дәррәү кычкыра башладылар:
– Күкчуарны ал! Җирәнкашка узачак!
“Тегесен сайла, монысын ал” дип өйрәтүчеләрнең иге–чиге юк иде. Чыннан да, сайларлык мал күп иде шул. Нәзек муенлы, кечкенә башлы, күкрәк кагып, биеп узучы тайларга карап, сокланмый мөмкин түгел иде. Халык гүли башлауга Җан Гали хан хатынына карый. Ләкин Сөембикә сул кулын маңгаеннан алмый да. Җылкы өере узып бетте дигәндә генә, ниһаять, Сөембикә, сул кулын төшереп, уң кулындагы кулъяулык белән маңгаена кагылды. Бу вакытта ике арадан зур корсаклы ябага тай узып бара иде.
Җан Гали хан теләр–теләмәс:
— Менә шушы! — дип кычкырды.
Янәшәдә генә аратага атланып торучы җылкычылар хан күрсәткән тайның арт торыгына кызган тимер басып, тамга салдылар. Халык исә, араталарга ябырылып, яңа гына тамгаланган ябагага карап, аптырашта калды. Хан шаяртамы соң әллә?
Күпләр, шаркылдап көлүен тыяр өчен, учы белән авызын томалап, читкә борылды. Олы бәкләр сабыр гына елмайды. Ханга, бәкләргә ераграк торганнар пырх–пырх көләргә тотынды.
Халык таралгач, ханбикә:
— Бүген үк, хәзер үк көймәгә төялеп, Капкорсакны алып, Ослан ягына, Идел аръягына китәчәкбез, — диде.

Сөембикә барысын да алдан ук әзерләткән булып чыкты. Аръякка чыккач, ханга да, ханбикәгә дә, ахирәтләр белән җансакчылар, бавырчылар, җылкычыларга да аерым–аерым тирмәләр корып, хәйран гына зур бер авыл хасил иттеләр. Сөембикәне танырлык түгел иде. Ул ханбикә киемнәрен салып, җайдакча кызлар киеме киде. Җан Галине дә җайдакча киендерделәр. Сөембикә биш–алты куй суярга кушты; яңа туналган тиреләрне чи ягын эчтә калдырып Капкорсакка тун тектерде. Шул тунны ябага атка кигезеп–бәйләп куйгач, Сөембикә ат сыртына сикереп менде дә, камчылап, үкчәләре белән корсагына тибә–тибә Ослан тавына, үргә каршы чаптырып менеп китте. Берничә тапкыр ул атны бер аска, бер үргә куып мышнатып, күбеккә батырып ташлады. Бераз хәл алгач, атка Нәргәтай, аннан Сауфия, аннан соң Җан Гали менеп куалады. Атның танау тишекләре кып–кызыл итенә чаклы ачылып киерелде, авызыннан сыек күбек ага, күзләрен кан баскан, ул тормышының кинәт үзгәрүен аңлап бетерми, аптырый сыман иде.  Кич җиткәч, сарык тунын салдырып, Капкорсакны далага җибәрделәр.

Шулай көн саен Капкорсакны үргә кудылар.  Ат көннән–көн азрак тирли, үргә җиңелрәк менә, танау тишекләре тарая бара, күзендә дә шашкынлык кими, корсагы күзгә күренеп кими иде. Тугызынчы көнне Капкорсак танымаслык булып җиңеләйде, ул нечкә торыклы, тыгыз тәнле, җитез бер чабышкыйга охшап калды. Тигез юлдан чапканда Капкорсак җайдакны сизми дә кебек. Бавырчылар да, җылкычылар да ачык сизде: Капкорсакны сайлап хан ялгышмаган икән. Халык арасында, Җан Гали хан җылкы малын осталардан да яхшырак таный белә икән, дигән хәбәр таралып, ханның абруе кинәт үсеп китте. Булат бәк белән Гәүһәршад бикәнең генә ханга булган карашы үзгәрмәде. Җылкыны хан түгел, ханбикә сайлаганлыгын алар сизенгән иде. 

Соңгы бәйге башланыр алдыннан дөнья шаулый иде инде. Капкорсакка бармак төртеп берәү дә ыржаеп көлми: халык могҗиза көтә иде. Алгы ярышларда беренчегә чыккан бәйгирләр дә пошаманда, аларга көндәш арткан ләбаса. Хан чатыры янындагы колгага бүләк ябынчасы эленгән. Беренче килгән ат хуҗасына нәселле сигез айгыр, бер дөя биреләчәк, болары язылмаган кагыйдә буенча шулай тиеш. Шуның өстенә Сөембикә чиккән ябынча да аңа насыйп булачак. Бу байлык хан хәзинәсендәгедән дә күбрәктер, валлаһи.
Ун көн буена хәтәр ярыш көтеп, кешеләр дә, атлар да ярсып бетте. Хәзер бушаныш, нәтиҗә кирәк. Шул булмаса, киеренке сеңерләр өзелер, түземсез йөрәкләр шартлап ярылыр сыман. Узышачак атларның түземсезлеге халыкка күчкәнме, халыкның бәйге көтеп ярсыган йөрекләрендәге дулкын атларга күчкәнме, барча җан иясе тынгысыз–алгысау халәтендә иде.

…Менә Капкорсакка атланган Җан Гали хан мәйданга чыкты. Атның дүрт бәкәленә дә корыч силә куйганнармыни, адымы сикәлтәле, әйтерсең лә ниндидер бер билгесез көч аның аякларын өскә этеп–этеп җибәрә. Уң торыгы өстендәге тамга булмаса, атны алыштырганнар, Капкорсак ябага урынына дөнья бәһасе торган башка чабышкый куйганнар дип әйтергә булыр иде; әмма җылкычылар–шаһитлар бик яхшы белә — бу – хан үзе сайлаган ябага тай иде.
Ат бәйгесендә хәрәмләш булмасын өчен һәр борылмага, һәр юл кырына бактаннар куелды.
Җан Галигә кырыкмаса–кырык әйткәне булса да, Сөембикә бәйге башланыр алдыннан тагын кабатлады:
— Ярты юлгача тезгенеңне тартыбрак тот, — диде. — Кайтыр юлга борылгач, җибәр. Тезгенеңне ияргә бәйлә дә ябыш. Егылма гына, калганын малкай үзе белер.
Атларны тигезләп куеп, унбиш «һәйдә–ә!» дип хәбәр салуга, чабышкыйлар җир селкетеп алга ыргылдылар.  Капкорсак та бераз соңгарак калып, җан көче белән томырылды, ләкин Җан гали хан тезгенне тарта төште, ат арттарак калды.
Ахыр чиктә барыбер Сөембикә уйлаганча булды: Капкорсак өстендә Җан Гали беренче килде. Дөнья хәйран–вәйран шаулады. Җиңүче хөрмәтенә быргылар да уйналды, кубыз–сорнай да чалынды. Җан Гали ханга сигез җылкы, бер дөя бүләк иттеләр. Сөембикә, бавын чишеп, баганадан бүләк ябынчаны төшерде дә, үз кулы белән Җан Гали ханның иңенә салды.

Бу төнне өч кешенең күзенә йокы кермәде: Гәүһәршад бикә, Булат бәк вә аларның угылы Татлыбай мирза керфекләрен дә йоммадылар. Ничәмә–ничә бәйгедә баш бирмәгән Татлыбай бу юлы икенче килде.  Затлы ябынча да, сигез ат белән бер дөя дә аңа тәтемәде. Булат бәк Ширин өчен дә угылының җиңелүе олы кайгы иде, әмма Сөембикәгә күңеле төшү бу кайгыны кысрыклап чыгарган иде инде, Булат бәк татлы хыял эчендә йөзә иде. Гәүһәршад бикәнең үз уйлары: бу гүзәл ханбикә гүзәл генә түгел, акыллы да, сербирмәс тешләк тә икән әле, шул җебеки Шәех Әүлиярның төксез бәтчәсен үзенә тиң ясамак тели, янәсе, ул чын ир хатыны. Димәк, Сөембикә Казан эшләрен үз кулына алырга ниятли…

Йоклый алмаган кешеләрнең дүртенчесе, ихтимал, Сөембикә үзе булгандыр. Ул үз теләгенә иреште, сайлаган ат хыянәт итмәде, Җан Гали хан да иярдән төшеп калмады, шөкер. Гомере буе чиккән ябынча да ятка китмәде…
Беренче кичне үк, ак атау–йортта төн уздырганда Нәргәтай белән Сауфия, Кабулда ишеткәнчә, китап–дәфтәрдән укыганнарынча, җиңги–әбиләр өйрәткәнчә, Сөембикәне кияү каршыларга әзерләделәр. Башта эссе мунчада тирләттеләр, кат–кат чабып тәнен кызарттылар, тәненең һәр күзәнәген уып–әвәләп сыпырып чыктылар, сабын белән юып, соңра кылбияләй белән баштанаяк сыдырдылар, аннан соң ялан кул белән сыйпап карадылар. Сөембикәнең тәне шыгырдап тавыш биргәч кенә, тирләүдән тәмам туктагач кына коендырып, чәй бүлмәсенә алып чыктылар. Чәй эчеп тирләгәч, янә мунчада талык су белән коендырып йокларга яткыздылар. Йокыдан торганда аның тәне коп-коры иде. Шуннан соң тәфсилләп җофар мае сиптеләр. Чәчен үреп, ике толым ясадылар, алка–сырга, беләзекләрен кигезеп, чәчбауларындагы энҗе–мәрҗәннәрен тактылар. Аннан, кытай ефәгенә урап, атау–йортка, зөфаф тирмәсенә алып керделәр. Һәр эш җиренә җиткезелеп, хан–кияүне генә көтәсе калды. Картлар яткач, ай калыккач, нөкәрләре белән кияүхан зөфаф тирмәсенә килергә тиеш иде, ләкин, ни сәбәптер, ул күренмәде. Моңарчы кияү кеше никахка чаклы ук атау–йорт тирәсендә бөтерелә торган иде.

Бүләкләр биреп, бикәчне караулаучыларны майлап–җайлап атауга узалар иде. Җан Гали хан исә кыз куенына керәсе төнне дә әллә кайда йөри… Бик соң килде кияү, таң атар–атмаста гына китерделәр аны Ишек бавы тотучы җиңгәчәйләргә, Нәргәтайга да, Сауфиягә дә ишек хакын кияү үзе бирерлек түгел иде. Нөкәрләр акча чәчкән булдылар да, китеп тә бардылар. Атау–йортта кияү белән кәләш кенә калды. Кияү әллә арган, әллә сәрхүш иде, күзен ачар-ачмастан Сөембикәне кочаклагандай итте дә, нидер мыгырданып йоклап та китте… Җыламады Сөембикә. Башыннан бик авыр уйлар кичсә дә җыламады. «Аллаһе тәгалә аңа ир насыйп итмәгән икән. Абзасы Шаһ Гали кебек, бусы да күсә, хонса бер бәндә булып чыкты, ахрысы. Ләкин серне ятларга сиздермәскә кирәк иде. Сөембикә үзен белә башлаганнан бирле иреннән зарланган киленнәрне җене сөймәс булды. Ирен бер хурлаган — үзен мең хурлар. Андый сертотмас хатыннар үзләре дә сизмәенчә көнчел хатыннарга да, ире яман хатыннарга да сөенеч ташый. Көнчелләр аларның яратышмаганнары өчен сөенә, иреннән уңмаганнар, һи, без генә бәхетсез түгел икән әле, дип шатлана. Өлешеңә тигән көмешең, башыңа төшкәч, ир итеп тор, зарланма!»

Иртүк Казан җиңгиләре белән Җан Гали хан ягындагы хатыннар атауга атылып керәчәкләр дә, урын–җирне җыя башлаячаклар. Ястык–мендәр асларына мул итеп акча, затлы бүләкләр салырга кирәк. Сөембикәнең кулсандыгы атау–йортта түгел иде. Ул Җан Галине тиз генә чишендереп, кошагыннан акча алып, мендәр асларына, ястыкка, юрган өстенә сипте. Монысы булды, рәнҗемәсләр. Ә зөфаф хакын кем бирер? Кияү ягыннан хатыннар киленнең инсафлыгын тикшерергә керәчәк ләбаса. Сөембикәнең гөнаһсыз икәнлеге турында уйламаслар, энеләренең җебегәнлеге башларына да килмәс, киленнән гаеп эзләрләр. Түшәк җәймәсенең зөфаф төненнән соң да ап–ак калганын күреп, дөнья шаулатачаклар. Гәүһәршад бикә, һичшиксез, җәймәнең ак булуын көтәдер.
Җәйләү уяна башлады. Хатыннар бия сава, хайваннар белән юри кычкырып сөйләшкән булалар; янәсе, килен белән кияү озак йоклый…

Сөембикә Җан Галине уятып карады, хан уянмады. Хәер, уянса да ул нишләр иде икән дә, нинди киңәш бирер иде икән! Аллаһе тәгалә ярдәм итте, шөкер. Сөембикә ике бармагы белән борынын кысып тотты да, колак пәрдәләре ертылырдай итеп, күзе атылып чыгардай итеп көчәнде — аның борыныннан кайнар кан китте. Сөембикә Җан Гали гәүдәсен бераз читкәрәк тәгәрәтеп, борын канын җәймәгә тамызды. Аннары (ишек катында җиз төпсә белән җиз комган тора иде) борынын, битен–кулын юып, Җан Гали янына барып ятты. Бераздан хатыннарның җыр әйткәне ишетелде:
— Ишек бавы йөз алтын, безнең килен мең алтын…
— Кияүкәй–ханкай! Һәй, ханбикәчкәй, ач ишегең! — дип кычкырдылар тыштан. — Ач ишегең, без керәек, урыныгызны без җыйнаек…
Сөембикә дәшмәде.
— Каты йоклыйлар, бахыркайлар, — диде берсе.
— Нәүрүз әйтә киләбез… Зөфаф киче сум алтын… — диде икенчесе.
Тыштагыларның барысы да көлә, шатлана иде.
Сөембикә, яңа гына уянгандай, киерелгән булды, сузылган булды да:
— Ә–ә, җиңгиләр, сезме–е? — диде.
— Бе–ез, бе–ез без идек, без унике кыз идек! Ачыңнар атау ишеген!
— Кереңнәр, кер, җиңгилә–әр! — диде килен.
Хатыннар ургылып атауга керде. Кайсысы мендәрләргә барып тотынды, кайсысы — ястыкка; кемдер Җан Гали ханны түшәктән тәгәрәтеп, өстенә юрган ташлап, җәймәне алды. Алтын–көмеш тәңкәләрне матур төпсә–касәләргә салып, Аллаһе–әкбәр, сөбханалла, машаллаһ диешеп, җәймәне кадерләп төреп, җиңгиләр юк та булдылар. Атау–тирмә бушап, тынып калды. Җан Гали хан ничек тәгәрәткән булсалар, шул урында келәмдә йоклап ята иде. Сөембикә бер иренә, бер ишеккә карап, аптырап торды да, кинәт, үксеп, мендәрләр өстенә капланды.
Җан Гали ханның җегетлек даны, Сөембикәнең кызлык шөһрәте бер тында җәйләүгә җәелде, аннан Казанга таралды, атна эчендә кәрванчылар аша күрше–тирә илләргә дә барып иреште. Бөтен Нугай йорты өчен, ягъни Җан Гали хан якыннары өчен сөенеч иде бу. Әмма очлы күз Гәүһәршад бикә игътибарыннан бер нәрсәне дә яшереп булмый иде шул…
Аның кияүгә чыгарга теләмәгәне дә, кызлар явы оештырып, барымта ясаулары да, Һиндстан–Кабулга сәяхәт кылганы да, Себерия ханыннан килгән кода–яучыларны оятка калдырып кире боруы да, ул яучы–ябагай чәчкән гайбәт тә адәм әйтеп, адәм ышанмаслык хәлдә күпертелеп Казанга, Булат бәк Ширин белән Гәүһәршад бикәгә дә килеп ирешкән иде инде. Имеш, Сөем тутайның унсигезгә җитеп тә утырып калуына сәбәпләр берничәү икән: Сөем тутай ирдәүкә икән, имеш, аңа җегет тә, ир дә хаҗәт түгел икән, имештер, ерак сәфәрләрдә йөргәндә ул хәрамиләргә эләгеп, озак кына хәрамиләр башлыгының хәрам хатыны булып торган икән; имеш, теге сүз дә, бусы да хак түгел, ди, яшерен мәхәббәт булган икән дә, шул җегет яуда һәлак булып, Сөем тутай никахсыз килеш тол хатын булып калган икән ди…

Ул гайбәтләр Сөембикәнең үзен күрүгә үк чәчелде дә бетте. Бу хатынга гайбәт–пычрак, бөһтан ябышмый, коела да төшә икән. Гайбәт авызлар үзләреннән-үзләре ябылды, томаланды. Булат бәк кенә яман сүзләрне кабатлаудан туктамады. 
— Кара син, атай гынам, — диде Булат бәк көннәрдән бер көнне чираттагы гайбәттән соң. — Әллә кайларда себерелеп йөргән димәссең… Шул сәрхуш күсә Җан Галигәме шул хә… хәрами калдыгы?
Булат бәкнең «хәзинә» дип әйтә язганын, соңра «хәрами» сүзе белән котылып калганын бикә бик тиз аңлады, ләкин һични әйтмәде, әмма болай уйлап куйды ки: «Сөембикәне төшләреңдә күрәсең син, карт качыр, Сөембикәне сөясең килә синең. Кулдан-кулга йөреп, себерелгән булса да, яламаган җирен калдырмас идең дә... Бикә синең өчен ерак йолдыз шул... Сөембикә әле саф кыз, мокыт үгез, Булат бәк! Ә кем бәхетенә эләгер ул хәзинә? Билгесез. Әгәр дә бу дивана–тастаракай Булат хакыйкатьне сизсә, һичшиксез, теләсә нинди яман юл белән булса да, бу эшкә алыначак, Җан Гали ханны буып булса да ул Сөембикәне үзенә алачак… — Гәүһәршад бикә янә иренә бакты да, янә үзалдына әйтте: — Ю–ук, бу карт качыр, астан эш йөртү остасы булса да, бер ялгызы гына бу эшне майтара алмас. Дала кызы, ирләр авызлыклый алмаган айгырларны буйсындырган Сөембикә бу шома бәккә җене белән каршы торачак, барыбер бирешмәячәк».
Туйлар узып, туй күлмәген салып өлгермәс борын, Сөембикә җиң сызганып эшкә кереште. Сарай агалары ханбикәгә Хансарайдагы иң яхшы бүлмәләрне тәкъдим иткәннәр иде, әмма Сөембикә анда калырга теләмәде; ул ире Җан Гали ханга үзе өчен аерым йорт салырга кушты. Йорт өчен урынны да үзе сайлады. Мунча күле буенда, Ханкүчә белән Мунча урамы кисешкән төштә булачак иде аның йорты. Бакчасы Мунча күленә барып тоташачак. Җан Гали хан да, түшәкче би дә моңа каршы килә алмады, чөнки Сөембикә теләген сабыр гына, әмма икеләнергә урын калдырмаслык итеп әйтте. Аның Хансарайдан читтә, хәтта төп кальгадан тышта яшәргә теләвен төрлечә юрадылар. Сарай бикәләре дә бу хакта сүз кузгатып караган иде, Сөембикә кыска һәм үтәрлек итеп:
— Ханның гозере шул! — гына диде.
Ә хан үз нәүбәтендә, Сөембикә өйрәткәнчә:
— Хансарай ул хан өчен, гаурәтләр өчен түгел, — дигән булды. — Минем әле тагын өч тапкыр өйләнәсем бар. Һәр мөэмин мөселман һәр хәләле өчен аерым йорт салдырып кергезергә бурычлы, — диде.

Җавап кискен вә төгәл иде. Җан Гали хан авызыннан бу сүзләрне ишеткәч, Гәүһәршад бикәнең Сөембикәгә булган соклануы тагын да арта төште. «Мәрхәбә, Сөембикә! Афәрин, Сөембикә! Син чын ханбикә булып дөньяга килгәнсең!» — дип фикер йөртте ул.
Сөембикә өчен ике йорт салдылар. Төп нигез таштан корылды. Кып–кызыл, янган кирпечтән. Кабулдагы падишаһ сараеның күчермәсе иде бу бина. Икенче йорт шаңгырдап торган нараттан салынды. Йорт эшләренә, бакча мәшәкатьләренә Сөембикә турыдан–туры үзе рәһбәрлек кылды. Кай җиргә арык ясап, су агызырга, кай урынга су атып торучы көпшәләр куярга, кайда җимеш агачлары, кайда чәчәк түтәлләре казырга, кайсы урында ямь–яшел чирәм генә калдырырга, кайчан тавис, тутый, сайрар кошлар җибәрергә икәнен телдән әйтеп кенә түгел, мөһәндисләргә сызып, сурәтләр ясатып, йортларны, бакчаны шул сурәт–сызымнарга төгәл туры китереп төзеттерде…

Казан йортына Нугайдан да, Хаҗитарханнан да, Себер вә Кырымнан да ханбикә–килен булып төшкәннәр бик күп булды. Әмма дә болай да матур йортлар салдырып, шундый да гүзәл истирахәт бакчасы корган бикә моңарчы булмады. Казан ханы ихатасында туып та, Казанның иң мәшһүр, бай нәселе Шириннарның Булат бәгенә кияүгә чыгып та, Казан шәһәрен матурлау, гүзәл бакча үстерү, матур биналар салдыру Гәүһәршад бикәнең башына да килмәде. Сөембикә майтарган эшләрне күргәч, Гәүһәршад бикә кара катыш ике хис уртасында калды: гүзәллекне күреп, ул башта сөенде, ханбикәне мактады, хәтта бер мәҗлестә ул Сөембикәнең фәгалиятен хуплап алкыш күтәрде; әмма Гәүһәршад бикәнең күңеленә кортлы бер фикер кереп оялады — ни өчен соң ул Гәүһәршад бикә, тамырларында Чыңгыз каны ага торган, Олугъ Мөхәммәт ханның торыны була торып, Ибраһим ханның кызы була торып, Мөхәммәт Әмин ханның сеңлесе була торып, үз ватанында, үз Казанында шундыен да матур бакча ясамады? Ә менә дала кызы, җылкы–дөя өстеннән төшмәгән кыргый мирза кызы Сөембикә шушы эшләрне бик оста башкарып ташлады. Сөембикәгә алкыш күтәргәндә, Гәүһәршад бикәнең елмаюында көнчелек кортының шәүләсе дә бар иде.


 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com