Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Ярканат

Ярканат

Марат Әмирханов
Марат Әмирханов
14 сентября 2016
2100 карау
Рәхимҗан хатынның кайтмый калуына артык борчылмады, тагын кулдашы авырган икән, дип кенә уйлап куйды. Чөнки соңгы вакытта мондый хәлләр шактый еш кабатлана иде.

Икенче көнне дә күренмәгәч, җәмәгатенең эш урынына, нефть кудыру станциясе лаборато­риясенә килде. Башлык каядыр ашыга иде, ахры, кулын ишек тоткасыннан алмыйча гына:
– Закирова Нәүфәнә гариза язып, вазифасыннан үз теләге белән китте, – диде.

Башына таяк белән тондыргандай, нишләргә белми иңке-миңке килеп торганда, саргылт чәчле бер марҗа хатыны:
– Она путалась с Сашей, наверное, вместе и укатили... любовь, видите ли.., – дип, аны бөтенләй өнсез калдырды.

Өндә түгел, төшкә кермәстәй бу гайре гадәти вакыйга алдыннан гына кош-кортка җим хәзерләп йөргән җиреннән Гөлҗәмига әби тыны-көне беткән хәлдә өйгә атылып керде дә:
– Улым, абзарда ярканат очып йөри, әйдә, тизрәк тотып ал, – дип, Рәхимҗанны җилтерәтә башлады.
– Канаты булгач очар инде, нигә шулкадәр үрсәләнәсең, әни, – диде Рәхимҗан тыныч кы-
на, – буталгандыр, моңарчы күренгәне юк иде шикелле...
– Дрән баганасы кебек катып торма инде, улым, җәтрәк кыймылда, кояш күргән ярканат бәхетсезлеккә ул, – дип, карчык янә үзенекен куәтләде.
Ярканат күренми иде инде.
– Эһ, җитешә алмадык, – диде Гөлҗәмига офтанып, – адашкан ярканатның канатларын Коръән китабы эчендә киптерергә кирәк, бәхетсезлектән шулай гына котыла аласың.
– И, әни...
– Ышанмаган була инде ул шулай, – диде карчык үпкәләгән кыяфәттә, – иминлегебезне әлегә атаң мәрхүм тоткан ярканат канатлары саклап килде.

Рәхимҗанның иске китап кәгазеннән сурәте вә төсе белән генә аерылып торучы бу канатны күргәне бар. Ләкин аның тылсымлы көченә генә ышанмый. Хәер, инде нәрсә уйларга да белмәссең...
– Нәүфәнә бер ир белән Ташкент якларына китеп барган, – дип, Рәхимҗан әнисенә соңгы яңалыкны ирештерде.
– Әйттем бит, ярканат – бәхетсезлеккә, дидем...



Саша дигәннәре Шаһиян атлы егет кәмәше булып чыкты. Рәхимҗанның аны күргәне дә бар. Бер мәҗлестә очрашканнар иде. Сылукайлар күзе төшәрдәй нәмәстә. Төскә-биткә килгән, килеш-килбәте күркәм. Өстәвенә, шома телле, авызы һич ябылып тормый, тавышы да матур икән.
– Сизәсеңме, бу тәти егет синең хатынга ярарга тырышып маймыллана бит, – дип, күршесе Рәхимҗанның кабыргасына төртте, – күзләрен майландырган сабакы, күрсәтәм әле мин аңа күрмәгәнен.
– Кирам, риза-бәхил түгелмен, зинһар, тавыш күтәрмә, тынычлан... сиңа шулай тоела гына... салган берсен каплап барасың бит...

Рәхимҗан яшертен генә хатынына күз атып алды. Нәүфәнәне үтә чибәрләр рәтенә кертеп булмыйдыр, мөгаен. Буй-сынына тел-теш тидерерлек түгел үзе, әмма йөзе ничектер куна тактасын хәтерләтеп, шакмакланыбрак тора. Тешләре дә тигезле-тигезсезрәк. Шуның белән бергә, аның бөтен матурлыгы, хатын-кызларга гына хас бөтен ягымлылыгы тешләрендә иде. Кабартмадай тулы иреннәре арасыннан ул ымсындыргыч ак тешләр энҗе бөртек­ләредәй ялтырап-ялтырап күренеп киткәндә, җиде кат тире астына яшеренгән күзәнәкләргә чаклы уяна инде мәгәр. Ул хәзер шушы халәттә иде. Эче-тышы нурга уралган. Ә аның күңелен эретү җиңелләрдән түгел. 
Нәүфәнә кулына юллама тотып мәктәпкә килгән­дә, ничектер артык дәрәҗәдә басынкы, юаш кебек булып күренгән иде. Әйтерсең лә, бер-бер сагышка юлыккан да, җаны сызланудан эченә ут төшкән. Дөрес, тәүге күрүдә генә кешенең асылына төшенү авыр, бәлкем, сырхаулап торадыр, бәлкем, юл галәмәтедер.

Рәхимҗан төпченеп тормады, хәтта ни сәбәпле уку елы уртасында эш урынын алыштыруы белән дә кызыксынмады. Бары тик:
– Фатир төшәсезме, әллә ялгызыгыз гына яшәргә телисезме? – дип белеште.

Нәүфәнәнең күләгәле йөзендә беренче тапкыр яктылык чаткылары кабынып алды:
– Әллә сайлау мөмкинлеге бармы?
– Бар, – диде Рәхимҗан, – әйтик, берәр чиста-пөхтә карчык белән сөйләшергә була, мәктәп бинасының үз эчендә дә бүлмә хәстәрләргә мөмкин. 
– Мәктәп бүлмәсе кулайрак булыр, – диде кыз.
– Мәшәкатьлерәк инде, ягарга, аш-су хәзерләргә...
– Мин авылда үстем, мәшәкатьләрдән курыкмыйм.

Нәүфәнә үзенең җебек түгеллеген бик тиз дәлилләде. Талканы коры иде кызның. Усаллыгы да бар, тискәрелеге дә. Ул ниндидер үчле үҗәтлек белән усаллана белә иде. Бигрәк тә малайлар ачуын кабарта иде. Берара Хәсән исемле укучысына каныгып йөрде. 
Берсендә, концерт куясы көнне генә, гармун ватылды. Нәүфәнә борчуга төште.
– Кайгырма, апа, абыемның гармунын сорап торырмын, – диде Хәсән калын иреннәрен чапылдатып, – үзе дә килер, әйтермен, бистә мәктәбендә аңарга җиткән гармунчы юк.
Балалар үрле-кырлы сикереште, шатланыштылар. Лә­-кин Хәсәнебезне күпме генә көтсәләр дә, үзе дә, абыйсы да күренмәде, үз такмакларына җырлап-биеп кайттылар.
Менә шуннан башланды инде низаг.
– Сүзендә тормаган, вәгъдәсен бозган егет аламасыннан да яманрак кеше юк, – дип тузынды Нәүфә­нә, – күралмыйм мин андый имгәкләрне, аңлыйсызмы, күралмыйм!
– Хәсән әле бала гына, – дип якламакчы иттеләр укучыны.
– Шундыйлардан укмаша инде ул җүнсез ир-егет.


* * *

Шулай, чылбыр буыннары шикелле тагылышып, бер-бер артлы көн артыннан көн үтте. Озын, ялыктыргыч, салкын вә карлы кыш та артта калды. Җиһан инде май кояшы җылысына хозурлана. Быел яз аеруча купшы, аеруча бизәкле, аеруча якты. Табигать шау чәчәккә күмелде.
Нәүфәнә, укучыларны озатканнан соң, бакчага чыкты. Бераз буш урын табып, берничә түтәл хәстәрләгән иде. Яшелчә үстермәкче, редислары борын төртеп килә инде. Шул үсентеләрне сирәкләп, өсләренә кояшта җылынган су бөркеде дә, иңенә көянтәсен салды. Тик кире куярга туры килде, чөнки янына Рәхимҗан килеп туктады.
– Сез ялга киткәч, бу түтәлләр корып бетәчәк бит инде, кызганыч түгелме? – диде шаяртыбрак. – Миңа ышансагыз гына инде...

Нәүфәнә керфек астыннан сынап карап торды да, шундый ук кинә белән әйтеп куйды:
– Сезне бик ышанычлы димиләр әле монда, Рәхимҗан Әхмәевич... 

Рәхимҗанның елмаерга әзерләнгән иреннәре җыелып, үз оясына утырды.
– Кем әйтте аны?
– Камилә бик үпкәле ди сезгә...

Рәхимҗан аптырап калды. Камиләгә ул, чыннан да, кызыгып йөргән иде. Авылда, тиздән туйлары була икән, дигән хәбәр дә таралды хәтта. Кыз чибәр, укыган, эше дә абруйлы – бухгалтер. Бер генә килмәгән ягы бар – аягы зәгыйфь. Рәхимҗан өчен бу киртә түгел, чөнки үзе дә шул сыңар. Камилә исә кимчелеге белән килешергә теләмәде, табибтан табибка йөрде, Казанын, Мәскәвен калдырмады, ахыр чиктә үз дигәненә иреште, операцияләрдән соң аягы рәтләнде, аксавы хәзер сизелми дә.

Рәхимҗанның хәле бөтенләй башка, төзәлә торганнардан түгел. Тумыштан бөкре ул, уалы. Анасы йөкле вакытта егылып, нарасыен да, үзен дә имгәткән.
Камилә, шулай итеп, аңа пар булудан туктады, хисе дә кабынмас борын суынды.

Ә укытучы кызның сүзләрен ул мыскыллау сыйфатында кабул итте.
– Нәү-фә-нә Са-ма-товна, сез зыялы кеше ләбаса, кимсетергә теге... – дип тотлыгып торды.
– Сөйләсәң – сүз, төртсәң күз чыга, ди, гафу итегез, зинһар, шаяртырга гына теләгән идем, аннан соң, онытып та торам, бер тәкъдимем дә бар иде бит әле ми-
нем, – дип, Нәүфәнә оста гына сүзне икенчегә борып җибәрде.
– Тыңлыйм, Нәүфәнә Саматовна...
Нәүфәнә башын арткарак чөеп, әңгәмәдәшенә текәлеп карап алды да әйтте:
– Ошбу яшелчә түтәлләрен бергәләп тәрбияләүгә син ничек карар идең, Рәхимҗан?

Рәхимҗан бөтенләй коелып төште. Моңа кадәр Нәүфәнәнең аңа син дип тә, аты белән дә мөрәҗәгать иткәне юк иде. Гомумән, әлеге хәлендә Нәүфәнә үзенә бөртек тә охшамаган иде: тавышы серле, карашы 
томанлы...
– Нинди мәгънәдә? – дип сорады ул, ниһаять.
– Кыз кеше йөзен ертып йөрәген ача, ә егет мәгънә эзли, – диде Нәүфәнә иреннәрен турсайтып, – берәү булса...

Рәхимжан әлегә кадәр туташлар мөнәсәбәтендә үз-үзеннән оялып, басылып, аларның күзенә чалынырга да базмыйча яшәде. Бердәнбер юанычы эш иде. Һәм моңар­чы бер кызның да аның белән болай шаяртып-кыланчык­ланып сөйләшкәне булмады. Шуңа күрә бу сүзләргә акылы белән урынсыз шаярту, дигән мөһер сукса да, күңеленең бер яшерен почмагында зәгыйфь кенә хис җиле дә кузгалгандай итте: бәлки... хәер... юк, мең тапкыр юк... Һичнинди физик кимчелексез гадәти егет булган очракта да бу мөмкин түгел. Чөнки яшь аермасы зур. Өлкәннәр әйтмешли, ун ел үзе бер гомер ләбаса!
– Түтәлләрне миңа ышандыра аласыз, уңышларын да түкми-чәчми җыеп куярмын, – диде Рәхимҗан үзен ничек тотарга белмичәрәк, – сезне туган ягыгызда сагынып көтәләрдер...
– Ятимә кызны кем көтсен соң, әле менә син дә...
Нәүфәнә сүзенең уртасында кырт кына борылды да, егетнең каршысына ук килеп басты. Ара шундый якын иде ки, сулыш алуына кадәр ишетелеп торды.
– Мин сиңа ошамыйммыни? – дип сорады ярымпышылдау белән.
– Бу хакта хәтта хыяллана да алмыйм, – диде Рә­-хим­җан, артына чигенә-чигенә, – хакым да юк... мин...
– Юләр син, Мөсифуллин, синең урыныңда булсам, менә шулай кочып алыр идем дә...

Нәүфәнә егетнең муеныннан эләктереп алды да, тәмам тыны беткәнче суырып үпте.
Рәхимҗанның да кулларына җан кергәндәй итте, шөбһәләнебрәк булса да, алар кызның ут шикелле кызган ефәктәй шома тәненә ятты.
– Кысыбрак, тагын... тагын да...
Ләкин Рәхимҗанның күкрәк турысыннан дөя өркәче­дәй төртеп чыккан очлы бөкресе беркеп-беркеп кочышырга комачаулый иде.
– Җә, хәзергә җитеп торыр, Мөсифуллин, тәмле әйбер күп булмый ул, – дип, Нәүфәнә читкә тартылды. – Син чүпләрне утый тор, мин чәй куям, мәен дә табарбыз...

– Нигә ашыктың, ир чыкмас дип курыктыңмы 
әллә? – дип төпченде Нәүфәнәнең район үзәгендә яшәүче танышы.
– Барысы да бизмәнгә салынган, – диде Нәүфәнә, – әйтик, син ир көен көйләп азапланасың, безнең гаилә­дә исә ир үзе мине көйләячәк, минем сүз сүз булачак.

Чынында да, Нәүфәнә хуплавыннан тыш, өйдә кадак та кагылмады. Рәхимҗанның күзенә ак-кара күренми, бәхетенә төенгән. Шулай булмыйча, нинди асыл зат якын итте бит: зурлады, дәрәҗәсен күтәрде. Үзе чибәр, үзе укымышлы, үзе яшь. Йөрәгеңне ярып бир дисә, бер карышусыз аны да эшләр иде, шәт. Ул хатынының теләсә нинди капризын үтәргә әзер иде.

Нәүфәнә йорт-җирне үзе дигәнчә яңабаштан корды. Иң әүвәл идәннәрне яшел, урам коймасын ал төскә буятты. Рәхимҗан туй бүләгенә зур тырышлык белән юнәткән панцирьлы караватны төшкән көнне үк чыгарып аттырды. Шәһәргә барып, остаханәдә зур, киң агач карават, өстәл, тумбочка һәм берничә урындык эшләтеп алды. 

Көннәрдән бер көнне яшен тизлеге белән «укытучылар аерылыша икән» дигән хәбәр таралды. Берсе ир белән хатынның район үзәгеннән аллы-артлы кайтканын күреп калган, имеш.
Аллы-артлы кайтулары чын дөрес булса да, аерылышу дигәне хаклыкка туры килми иде. Монысы да Нәүфәнәнең үзсүзлеге генә. Ул ирен шундук кисәтеп куйды: «Кунакка парлап йөрербез, әмма дә ләкин мәктәпкә, җыелыш-мазарларга аеры-аеры, мин хөрлекне сөям, – диде, – исем-атымны да үзгәртмим, үз фамилиямдә калам».


* * *

– Күкәй эчендәге сары кебек кенә яшәде бит, и, илаһым, бу мәсхәрәләргә ничекләр түзәрбез, – дип йоммый түкте Гөлҗәмига карчык, – болай да аның сүзе өстен иде ләбаса...
– Ярар, әни, бик бетерешмә әле, узган болытны кире кайтарып булмый. Укытучылыкны ташлавының сәбәбе дә шушы булган, күрәсең. Балаларга ничек аңлатырга – менә монысы һич башыма сыймый, – диде Рәхимҗан.
– Хак дөреслекне әйтергә кирәк, улым, алдау-йолдау барыбер тишеп чыга ул. Адәм рисваена калдык бит, ничекләр кеше күзенә күренмәк кирәк, җә Аллам, сабырлык бир.
Үзләре бик авыр кичергәнгәме, киңәш-табыш итешкән­нән соң, әлеге хәлне балаларга әйтмәскә, вакытыннан алда йөрәкләренә ут салмыйчарак торырга килештеләр.
– Ясәвине бистәгә абыеңнарга илтеп куй, үз ишлә­ре янында берәр ай торып кайтсын, – диде Гөлҗәмига карчык, – шөкер, җитеп килә инде, элек алты яшьтә малайлар тырмага чыга иде.
Төпчеге, Ясминәсенә әле дүрт кенә тулып килә. Бик тере бала, туп шикелле тәгәрәп кенә йөри. Белмәгәне юк. Өйдәгеләрне авызына гына каратып тота. 
Бүген тыны-көне бетеп кайтып керде дә:
– Әтием, мин Ха-а-иска өйләнәм, – дип атасын шаккатырды.
– Нигә башкага түгел?
– Синең кебеге юк бит, әтием, – дип, Рәхимҗанның уасын сыйпаштырды, – Ха-а-ис әйтте, син әниеңә ошаган, чибә-әг, – диде.

Рәхимҗан кызын кочагына кысты. Алар бер-берсенең йөрәк тибешен тыңлап, күпмедер вакыт сүзсез генә утырдылар.
– Мин әниемне сагындым, нигә һаман кайтмый инде, – дип, җиңелчә генә шыңшып алды Ясминә.
– Кызым, бүген бит әле мин сиңа әкият сөйләмәдем, – диде Рәхимҗан юмалабрак, – Йокыга талган гүзәлкәй хакындагы әкиятне әле синең тыңлаганың юк.
– Әнием дә гүзәл минем, ул да йоклый...

Рәхимҗан, кызы әлеге темага тирәнрәк кереп киткәлә­гәнче, ашыга-ашыга, Пушкинның «Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях» әкиятен уку барышында тәрҗемә итәргә тотынды.
Патша кызын тасвирлаган җөмләләр ирексездән аның күз алдына Нәүфәнә сурәтен китереп бастырды. 

Ничек ярата иде ул аны! Ярату гынамы, тәкъва затлар Аллага табынган шикелле табына иде. Әле дә хәтерендә, бер күрешү вакытында Нәүфәнә ялгыш кына орынып киткән кулының шул урынын үбә-үбә төне буе хыялланып яткан иде. 
Дөресен генә әйткәндә, аның мәхәббәте яшерен мәхәб­бәт иде. Ул үз хисләреннән шүрли дә иде. Ник дисәң, лалә чәчәге белән шайтан таягы бер түтәлдә үсми ич. Икенче яктан караганда, лалә чәчәге шайтан таягын үзе сайлады лабаса, аны берәү дә мәҗбүр итмәде. Һәм Нәүфәнә үзе сайлаган язмышына риза булып яши төсле иде. Рәхимҗанны ихтирам итүен кеше алдында аеруча күпертеп күрсәтә белә иде.
Бервакыт абыйсы Хөрмәтуллаларга туган көн бәйрәме­нә барганнар иде. Өй тулы кунак, табын мул. Тост арты тост, хуҗаны күккә күтәрәләр. Нәүфәнә дә сүз алды.
– Хөрмәтулла абый чын ир-егет, – дип сөйләп кит-
те, – чөнки нигезе нык, тамыры тирән. Халыкта: «Ыруы юк – ир булмас, өлгесе юк – тун булмас» дигән бик мәгънәле мәкаль бар. Нигез дигәнем әнә шул ыру инде ул. Мөсифуллиннар – төпле нәсел. Мин моны бигрәк тә ирем Рәхимҗаннан чыгып әйтәм. Искиткеч зыялы, бул-дыклы, гадел кеше. Танылган педагог. Быел аңа «Мәга-риф отличнигы» дигән дәрәҗәле исем дә бирелде...

Рәхимҗан көрсенеп куйды. Нәүфәнәне яратуының чиге булмаса да, аңа бервакытта да ышанмады. Юк, дөрес түгел! Ышанды! Ышанмыйча ничек яшисең ди? Ышану да төрлечә була. Ә бу тынгысыз ышану иде.
Үзенең бер дуамаллыгыннан әле булса оялып йөри Рәхимҗан. Моннан өч-дүрт ел элдек Йолдызлы каласында башлангыч класс укытучыларының төбәкара конференциясен уздырганнар иде. Үзе урынына ул Нәүфәнәне җибәрде. Хатыны бик шатланды, туйга чакырылгандай, очынып-очынып хәзерләнде. Үзе дә булганынча ярдәм итте. Тик нишләптер хатынының яңа плащ алуын күтәрә алмады, җене котырды.
Нәүфәнә плащны бер сала, бер кия, бөтерелә генә көзге каршында.
– Килешә бит, әйеме? – дип, иреннән дә хуплау көтә. Рәхимҗан исә каләменә кара суырткан атлы булып, шешәсен юри кулыннан төшереп җибәрде.
Хатын «аһ» итте, алсу төстәге плащның карар җире калмаган иде.
Нәүфәнә, яшь баладай, өзгәләнеп-өзгәләнеп елады.

Рәхимҗан, ул җыелышта чакта, хатасын төзәтү максатыннан, яңа плащ сатып алды. Хатын ул плащка әйләнеп тә карамады. Йолдызлыдан үзе тагын да матуррагын, тагын да кыйммәтлерәген киеп кайткан иде.
Рәхимҗан хис-хатирәләргә бирелеп онытылып киткәнен әле генә сизеп алды. Китабы, әнә, кулыннан ук төшеп киткән икән. Ясминә йокыга талган. Әкияттәге гүзәлкәй шикелле хозурланып ята.
Тач әнисе, дип уйлап куйды. Йөзе-бите, елмаюлары... Гәүдә торышларына кадәр охшаган...
– Әни-и-ем, – дип төшләнеп алды Ясминә.
 

* * *

Рәхимҗан печәнне өмә чакыртып чаптырды. Коры­да җыеп та аласы иде. Шул хәстәрдән йөрүе. Покус­лар кипсә, иртәгә янә кешеләр дәшмәкче. Кояш кызды­­-рыпмы-кыздыра. Күк кунак көткән өй шикелле чип-чиста. Печән өстендә генә була торган матур көннәр... 
Рәхимҗан, уйларыннан бүленеп, як-ягына карангалап алды. Нигәдер күңеле урынында түгел, аны кемдер сагалап, күзәтеп тора кебек. Дөрестән дә, шул мизгелдә чикләвек куагы ябалдашлары эченнән бер хатын-кыз чыгып басты. Бу шулай искәрмәстән булды ки, Рәхимҗан югалып калды.
– Исәнме, Мөсифуллин? – дип сәлам бирде хатын.
– Нәүфәнә?

Рәхимҗан, күзләрем алмаша ахры дип, керфекләрен челт-челт каккалап алды. Төшме бу, өнме?
– Көтмәгән идеңме?
– Юк, – диде Рәхимҗан, – көтмәгән идем...

Ул ниндидер тышаусыз елмаю белән үзенә текәлеп баккан хатынны карашы аша үткәрде.
Нәүфәнәнең сын-гәүдәсе үзгәрмәгән, элеккечә нәфис, элеккечә күркәм иде. Ә менә йөзе? Матурлыгын җуймаган да шикелле, әмма таушалган, уңган чүпрәккә охшабрак тора. Моның сәбәбен дә абайлап алды Рәхимҗан, ул кызмача иде.
– Нишләп үзең генә, кая ни...

Рәхимҗан һаман аңына килеп җитмәгән иде әле.
– Ә-ә, теге тәти егетне әйтәсеңме? Аны ташладым мин... һе-һе-һе... Ямаулык кына иде ул, Мөсифуллин, исең китмәсен. Я-мау-лык!
– Минем язмышка дучар булган икән.

Нәүфәнәнең йөзе җитдиләнде, елмаю чаткылары да юкка чыкты. 
– О-о, син бөтенләй башка чут, Мөсифуллин, – диде, – ул синең кисеп ташлаган тырнагыңа да тормый. Син... беләсеңме, син кем? Фәрештә! Бер гөнаһ­сыз бән-дә! Үзем дә ямаулык сыңары мин. Стерва. Аздакы күвәнтәсе...
– Рәхмәт инде яхшы сүзеңә, – дип, үз чиратында Рәхимҗан да йөзен чалшайтты. – Бәлкем, бер соравыма җавап та бирерсең.
– Бик рәхәтләнеп...
– Дөресен генә әйт әле, ни дип миңа кияүгә чык­тың син? 

Нәүфәнә җавап бирергә ашыкмады, башта букчасыннан шешәсен алып өч-дүрт йотым сыра эчеп куйды, бераз уйланып торды.
– Яратып түгел инде, үзең беләсең. Дөреслек дигән­нән, аны мин белү дә бик җиткән, Мөсифуллин.
Ә дөреслек рәхимсез үч хисе белән бәйле иде. Әле булса дөньясына, язмышына, кешеләргә сүрелмәс үч белән изаланып яши Нәүфәнә. Бәхет кошы капкасына килеп кунган иде инде, югыйсә, яраткан егете Хәмит белән никахлашырга килешкәннәр иде.
Мәхәббәте көллиятнең соңгы курсында укыганда ка-бынды. Шулай берчак, авылга кайтып килгәндә, бер җиңел машинага тап булды.
Авылдашы Хәмит икән. Тәтешледә эшли, төзүче. Озын торыклы, бөдрә чәчле, киң маңгайлы олпат егет. Күренекле, хәлле нәселдән. Тәкәбберләр дип кайберәүләр яратып та бетерми үзләрен. Нәүфәнәгә, киресенчә, шундый гаярь затлар ошый.
– Исәнмесез, Хәмит абый, әллә ватылдыгызмы? – дип сүз катты кыз.
– Ике тәгәрмәч берьюлы җибәрде, аптечка да, запас камера да алмаганмын.
– Минем ярдәм тиярлек түгел икән алайса...
– Кесәңдә өч тиенлекләрең аунамыймы? – дип, егет кызга текәлде. Озак кына күзен алмый торды.
– Эреләре булмаса да, андый вак-төяк кенә бар инде ул... 

Хәмит камераның тишелгән урынын монета белән кыстырып куйды да, тәгәрмәчләренә тын тутырды.
– Булды бит бу, чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга дигәннәре шушыдыр инде. Кай арада үсеп җиттең соң әле син, кызый, – дип шаяртты егет хушлашканда, – кара аны, башкаларга күз саласы булма, барыбер үземнеке итәчәкмен.
Икенче көнне егет Нәүфәнәне көллиятнең капка тө­-бенә кадәр озатып куйды. Ә диплом алган көнне тәкъдим ясады.

Инде киенеп-ясанып, кәләш кияү егетен көтә. Маши­на­лар гына ни сәбәпледер соңара менә.
«Бер-бер хәл килеп чыкты микән әллә?» дип, Нәүфә-нә секунд саен килә дә тәрәзәгә каплана, килә дә тәрәзәгә каплана.
Көтә торгач, ниһаять, өйгә Хәмитнең апасы килеп керде. Һәм йөрәк өзгеч хәбәр җиткерде.
– Гаепкә алмагыз инде, без Нәүфәнәне төшермәскә булдык, – диде, – безгә үз ишебез кирәк...
Мизгел эчендә дөнья ишелеп төште... шулай да бетмәде. Туганнан туган апасы, танышлары белән сөйләшеп, бер атнадан аны Нух каргасы гына очып җитәрдәй Йолдызлы районына чыгарып җибәрде.
Бу – Нәүфәнәнең беркем белән дә бүлешми торган йөрәк сере...
– Күземнең очлары белән генә булса да Ясминәм белән Ясәвиемне күрәсем килә, – дип, Нәүфәнә иренә ялварулы караш ташлады, – курыкма, башкага өмет итмим.
Рәхимҗанның хәтта бөкресе дә тураеп киткәндәй булды.
– Беркайчан да, ишетәсеңме, беркайчан да!
– Мөсифуллин...
– Унсигез яшькә җиткәч, үзләре карар, – диде Рәхимҗан бераздан кайта төшеп, – ә хәзергә – юк! Әле тынычланып кына киләләр. Үзем дә мичтәге кисәү хәлендә, коры күмергә әйләндем...
– Фотокарточкаларын гына булса да бир, зинаһарлар өчен, Мөсифуллин! Үтенеп сорыйм...
Нәүфәнә салмыш кешеләргә хас йөгәнсезлек белән үкси-үкси кычкырып еларга кереште. Бик кызганыч кыяфәттә иде ул.


* * *

Рәхимҗан төнен йокысыз үткәрде. Нишләргә? Башын туктаусыз шул сорау бораулый. Нәүфәнә китәргә дип кайтмаган, ул һаман шушы тирәдә чуалып йөриячәк. Әлбәттә инде, сагалап торып, балалар белән дә очрашачак. Моңа хакы да бар. Нинди хәлдә дә ул аларның анасы. Янә җәрәхәт, янә әрнү...

Аннан соң, Нәүфәнә әле булса аның кануни җәмәгате санала. Нишләптер рәсми рәвештә аерылышу турындагы уй башына да кереп карамады. Үзе башлады, үзе ахырына кадәр җиткерсен дигәне булды ахры.
Гөлҗәмига карчык та әлеге хәлләрдән хәбәрдар икән инде.
– Сиңа ишеттерделәрме әле, киленне бистәдә күргәннәр бит, – диде.
– Беләм...
– Ниятең нинди?
– Киңәшләшик соң.
– Кызганам мин ул баланы, улым, – диде карчык, яшьле күзләрен яулык очы белән корыта-корыта, – хәерлегә генә булсын, бүген утарда тагын ярканат очып йөри иде. Безнең килен дә көн белән төнне буташтырган ярканат кебек бит инде, күпме вакыт ак-кара арасында адашып изалана мескенкәем.
– Нәүфәнәне алып кайт дисеңме, әни? – дип сорады Рәхимҗан, – тел төбеңнән шуны аңладым.
– Дөрес аңлагансың, улым, дүрт аяклы мал да абына, Ходай мәрхәмәтеннән ташламас, Аллаһы боерса...
Рәхимҗан өлгерә алмыйча калды. Нәүфәнә нәкъ шушы вакытта тау түбән ыжгырып килүче биниһая зур машина астына мәтәлде.
– Аһ-һ-һ...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com