Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Чигүле күлмәк

Чигүле күлмәк

Фәнис ЯРУЛЛИН
Фәнис ЯРУЛЛИН
09 сентября 2016
2830 карау
Ишек кактылар. Җәүһәр барып ачты.
– Җәүһәр җаныем, үзең генәме? – дип сөйләнә-сөйләнә Илсөяр килеп керде.
– Үзем генә булмый, кем белән булыйм тагы? Дамир көндез эшли, мин төнлә. Өйдә безнең икәү чагыбыз бик сирәк.
– Шулай шул, җаныем. Эшлим дип, гомер буе ялгыз яшисез инде.
– Болай, ичмасам, сагынышып торабыз. Өч ел бергә гомер итеп «эһ» итешкәнебез дә юк.
– Синең хатын-кыз горурлыгың юк, Җәүһәр, – дип элеп алып китте Илсөяр. – Әзрәк горурлыгың булса Дамирыңа шулхәтле вуле бирмәсиең. Берүзе кинога йөри, берүзе...
– Йә, җитәр, Илсөяр, йөрсә соң. Гомер буе өйдә бикләнеп яшәмәс бит, – диде Җәүһәр ирен яклап. Кеше алдында якласа да, Дамирның соңгы вакытларда эштән соңарып кайтуына эче поша иде аның. Ә беркөнне өч көнлек туристик путевка белән каядыр Мәскәү ягына китеп баргач, бигрәк тә көяләнеп калды. Дөрес, ул чакта Дамир: «Минем Мәскәүдә бик зур йомышым бар, турист буларак кына бармыйм мин анда», – дип акланып маташты, ләкин үзе ни өчен баруын аңлатмады.
– Ә беләсеңме, Җәүһәр җаныем, – диде Илсөяр күршесенә, – мин сиңа начар хәбәр әйтергә кердем бит. Әйтмәм дип уйлаган идем дә, күрше хакы – Тәңре хакы дип, яшермәскә булдым.
– Нинди хәбәр ул, Илсөяр?
– Әйтергә телем дә бармый, җаныем. Беркөн синең Дамирың... Әй, калсын ла.
– Әйтә башлагач әйт.
– Шулай беркөн кибеткә керсәм, күзем шакмактай булды. Синең Дамирың бер хатынга күлмәк алып бирде. Чигүле күлмәк. «Таман булырмы, таман булырмы», – дигән сүзләрен үз колакларым белән ишеттем.
– Юкны сөйләмә, Илсөяр. Әллә кемнәргә күлмәк алып бирергә Дамирның акчасы кычытып тормыйдыр.
– Акчасы кычытамы-юкмы, анысын мин белмим. Әмма күлмәк сайлаганнарын үз күзләрем белән күрдем. Әгәр ялганласам, баскан урынымда тәгәрәп үлим менә.

Җәүһәр бу сүзләрдән исе китеп, ни уйларга белмичә, катып калды. Шикләнү корты гаҗәп үткен тешле бит ул. Чак кына йөрәгеңә үтеп керергә ирек бирдең исә, ачыттырып-ачыттырып кимерергә тотына. Әһәмиятсез булып тоелган вак-төяк аңлашмаулар кинәт, һава өреп тутырган куыктай, кабара, үсә. Әмма Җәүһәр үзенең шикләнү кортына ирек бирмәде.
– Булмас, юкны бар итеп йөрмә, – диде дә, Илсөярне, куып чыгаргандай, чыгарып җибәрде. Ә үзе күңелендәге ямьсез уйларны куарга теләп, хатирәләр сандыгын, Дамирның армиядә чакта язган хатлары саклана торган сандыкны ачты.

Дамиры аның лирикага гаҗәп бай кеше. Хатларны искиткеч матур яза. Аның һәрбер хатын, самими сөюнең бер билгесе итеп, төзәтүсез-нисез матбугатка чыгарырлык. Дамирдан хат килгән көннәрне Җәүһәр мәхәббәт шәрабын коштабаклап эчкәндәй тилереп, шашып йөри иде. Армиядән кайтып өйләнешкәч, Дамирда ниндидер җылылык кимегән кебек сизде Җәүһәр. Чөнки егетнең мәхәббәт сүзләрен шулай матур итеп бары тик хатка гына яза алганын белми иде ул. Шул югала башлаган җылылыкны эзләгәндәй, ялгыз калып боеккан чакларда Җәүһәр шул хатларны актара. Шулардан ләззәт таба иде. Әмма бүген аңа хатлар укырга туры килмәде. Сандыкны ачып җибәрү белән ят бер хатын-кыз сумкасы аның күзенә ташланды. Ә сумка эченнән чигүле хатын-кыз күлмәге килеп чыкты. Өстенә түшәм җимерелеп төшсә дә, Җәүһәргә бу кадәр кыен булмаган булыр иде.
– Ни өчен бу әйберләр безнең сандыкка кергән? Әллә юкса... Әллә юкса теге Илсөяр әйткән хатын мин югында өйгә үк килеп йөриме? Ах, оятсызлар, ах, оятсызлар. Дамир мондый булыр дип кем уйлаган...

Җәүһәр ачудан сумканы алды да, шунда гына яткан балта белән тураклап та ташлады. Чигүле күлмәк һәм күн сумкадан бары тик кисәкләр генә калды. Бу шулхәтле тиз арада булды, хәтта шакылдаудан куркынган мәче дә кроватьтан сикереп төшәргә өлгермәде. Җәүһәр кулындагы балтаны һәм идәндә аунап ятучы кисәкләрне күргәч кенә айнып киткәндәй итте. Үзенең ни эшләгәнен төшенгәч, исе китеп идәнгә чүгәләде.

Ул еларга да, көләргә дә белмичә озак утырды. Әйтерсең, күлмәк түгел, аның йөрәген тураклаганнар да, шуның кисәкләре идәндә аунап ята. Әйтерсең, аның бөтен тәнен өзгәләгәннәр дә аяк астына ташлаганнар. Ләкин никадәр генә кыен булса да җиңәргә, бер карарга килергә кирәк. Әмма акыл бернәрсә турында да уйларга теләми. Бөтен мие таш кебек каткан.

Озак, бик озак утырганнан соң, Җәүһәр сумка һәм күлмәк калдыкларын җыеп кире сандыкка тутырды да диванга сузылып ятты. Бер генә кешене дә күрәсе, бер генә авыз сүз дә сөйләшәсе килми иде аның. Ләкин, үч иткәндәй, ире Дамир кайтып керде.

– Нәрсә булган минем төн сандугачыма? – дип сөйләнә башлады ул. Җәүһәр балалар бакчасында һәрвакыт төнлә генә эшләгәнлектән, Дамир аны «төн сандугачы» дип атый иде. – Нишләп вакытсыз кайттың дип тә сорамый, бик үпкәләткәннәр ахрысы моны.
Ә мин артык горур кеше түгел, сорамасалар да, әйтәм: мин өч көнгә ял алдым. «Бәйрәмдә әнкәйләргә кайтып килик», – дип йөдәтә идең, менә кайтып килербез.

Җәүһәр һаман шулай берсүзсез ята бирде.
– Нәрсә әллә сиңа ял бирмиләрме? Бәйрәм көннәрне яслегез эшләми түгелме соң?
Җәүһәр җавап бирмәде. Дамир да аптырап калды. Юләр шикелле ялгызы сөйләнеп йөрүенә үзе үк оялып куйды. Өйдә ниндидер күңелсез тынлык урнашты.

Бу хәлдән котылу өчен Дамир төрлечә кыланып карады:
Җәүһәрнең табанын килеп кытыклады, маңгаена төшеп торган бөдрәләре буйлап мендәр мамыгы йөртте, тик берсе дә Җәүһәрне көлдерә алмады.

– Ә мин сиңа бер нәрсә алдым. 8 Март җитмичә бирмәм дигән идем, болай булгач бирим инде. Башкача сине юатып булмады. Мин аны беләсеңме ничек алдым? Буе-сыны белән нәкъ синең кебек кешене эзли-эзли җаным чыкты. Алгач-алгач, әйбернең таманы булсын, дидем. Бусы да күңелеңне күтәрмәсә, нишләргә дә белмим инде...

Дамир барып сандыкны ачты да телсез булып, шаккатып калды. Аның хатынына бүләккә дип алган чигүле күлмәге һәм Мәскәүләргә бара-бара алган күн сумкасы урынына эт теле хәтле кисәкләр генә аунап ята иде. Шунда гына Җәүһәр үзенең ни эшләгәнен белеп, ачынып елап җибәрде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com