Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Яшьлек хатасы

Яшьлек хатасы

Әмирхан Еники
Әмирхан Еники
22 августа 2016
2001 карау
Бүген халык судында әллә ни кызыклы эшләр булмады. Башта «вак караклык» дип йөртелгән бер эшне карадык, аннары бер квартира җәнҗалын тикшердек. Соңгысы шактый озакка сузылды. Бер кухняга сыеша алмаган ике гаиләнең кайсысы хаклы, кайсысы гаепле, — иблис үзе дә аерып бетә алмас. Кыскасы, кухня тарлыктан түгел, күңел тарлыктан килеп чыккан вак, мәгънәсез, эчпошыргыч бер эш иде бу... Инде менә соңгысы... аерылышу турында.

...Квартира җәнҗалы буенча суд карарын игълан иткәч, без кечкенә тәнәфес ясап алдык. Яңадан суд залына чыкканда, халыкның күпчелеге таралган, анда биш-алты кеше генә калган иде. Шулар безне аягүрә басып каршы алдылар. Без тәбәнәк сәке өстендәге кызыл япкан өстәл артына кереп утырыштык... Тынлык. Декабрь аеның кыска көне инде сүнеп бара, тәрәзәләрдә кичке эңгер акрын гына куерып килә, һәм зур урамның шау-шуы, залдагы тынлыкны бозмыйча, тонык кына ишетелеп тора иде.
Судья да шушы сүлпән тынлыкка ипләшкәндәй басынкы тавыш белән генә суд утырышының дәвам иттерелүен белдерде. Аннары «Эш» дигән юка папканы ачып, шуннан герблы марка ябыштырылган бер кәгазь чыгарды. Бу аеруны сорап язган гариза булырга тиеш. Кәгазьгә күз төшереп алгач, судья залга карап дәште:
—  Гражданин Зәбиров!

Икенче рәттән өстенә каракүл якалы әйбәт пальто кигән, кулына пыжик бүреген тоткан берәү күтәрелде.
—  Мин.
Судья аңа сөзеп кенә бер карап алды да тагын дәште:
—  Гражданка Зәбирова!

Шул ук икенче рәттән, ләкин ир кешедән читтәрәк утырган, башындагы мамык шәле, өстендәге кара бостон пальтосы белән татар абыстаена охшаганрак бер арык кына ханым күтәрелде.
—  Мин, — диде ул, чак ишетелерлек итеп.
—  Алгарак узыгыз! — диде судья аларга.

Ир белән хатын алга чыгып бастылар. Иң элек күзгә ташланган нәрсә шул — болар инде яшь кешеләр түгел иде. Иренә кимендә бер илле яшь булыр, хатыны да кырыктан узган булырга тиеш. Бу нәрсә берьюлы безнең кызыксынуны уятты, һәм шунда ук күңелгә мондый очрак­ларда килмичә калмый торган уй да килде: нинди сәбәп­ләр боларны монда китерде икән?

Кайчакта  моны, кешеләренә  карап, шактый дөрес чамалап та була. Аеруча яшьләрнең «серен» тиз сизәргә мөмкин. Әмма боларныкын алай тиз генә чамалау бик читен иде: икесе дә абруйларын саклап, бик тыныч басып торалар, борчылу,  уңайсызлану кебек нәрсәнең әсәрен дә күрсәтмиләр. Тик буйга таза ирнең куе кашлары бер-берсенә тартылган, иреннәре кысылган, шуңадыр, ахры, йөзе артык җитди, хәтта караңгы чырайлы булып күренә. Ә хатынның йөзендә, киресенчә, андый киеренкелек тә, пошыну да, кайгы да — гомумән берни дә юк, әйтерсең, җансыз битлек белән капланган ул. Һәм бу йөзгә каравы авыр иде, гүя берни сиздермәгән хәлдә ул бик тирән фаҗига турында сөйли иде. Шул ук вакытта алар үзләрен бер-берсеннән бөтенләй бәйсез тоталар, — беренче карауда ир белән хатын дип тә белмәссең. Нәкъ менә чит кешеләр төсле ерак, ят иде алар. Бусы да безнең өчен гаҗәп-сәер иде, чөнки аерылышырга килгән кешеләр арасында гадәттә яшерен бер дошманлык сизелә торган иде, ә биредә анысы да юк. Әйе, боларның «эше» шактый гыйбрәтле булырга тиеш. Шул  арада  судья утырышны дәвам  иттереп: 
— Суд гражданин Зәбировның аерылышу турында сорап биргән гаризасын карарга керешә, — диде һәм икесен дә суд составы белән таныштырып, ризалыкларын сорады. Ир өзеп кенә «риза» диде, хатын исә башын гына кагып куйды. Судья аларга утырырга кушты. Шуннан соң ул Зәбировның  гаризасын  укып  чыкты. Кыска гына язылган бу гаризада аерылышуны нигезләп бер генә сәбәп тә китерелмәгән иде. Анда бары тик, без аерылышырга телибез, икебез дә моңа риза, шуңа күрә судтан безне аеруын сорыйбыз, дип кенә әйтелгән иде... Гаризаны укыгач, судья Зәбировка дәште:
—  Зәбиров! 
Зәбиров яңадан торды.

—  ...Исем, фамилиягезне тулысынча әйтегез!
—  Зәбиров Ильяс Кәримович.
—  Ничә яшьтә?
—  Кырык тугызда.
—  Кайда, кем булып эшлисез?
—  Мин... доцент. Институтта укытам.

Гадәттә башлап танышу өчен бирелгән бу сораулардан соң судья, кресло аркасына сөялеп һәм Зәбировка җитди-сынаулы карашын төбәп, яңадан сүз башлады:
— Йә, гаризагызга өстәп сез нәрсә әйтергә телисез? 
Зәбиров, уйланып,  бераз  дәшми торды да  шактый катгый рәвештә әйтеп куйды:
—  Юк, өстәп әйтер сүзем юк!
—  Шулай да? Мәсәлән, гаризагызда сез аерылышуның сәбәбен күрсәтмәгәнсез. Бәлки, шул хакта әйтерсез?
—  Аны ничек итеп әйтәсең? — диде Зәбиров, иңбашын җыергандай итеп.— Аннары кирәкме соң ул? Без бит икебез дә аерылышырга риза.
—  Ләкин аерылышуны сез таләп итәсез... Ни өчен? Суд моны белергә тиеш.

Зәбиров иреннәрен кысты, башын иеп, беравык алдына гына карап торды. Күренә, кешенең «сәбәп» дигән серне бер дә ачасы килми, хәтта судны канәгатьләндерер өчен бу зарури булган хәлдә дә нигәдер сөйлисе килми. Чынлап та ни өчен? Бик авыр булганга күрәме яки үзен гаепле тоеп, шуны белгертәсе килмәгәнлектәнме, яки коры бер тискәрелектәнме?.. Суд сабырлык белән аның җавабын көтә.
Ниһаять ул, шактый көттереп, тагын үзенекен кабатлады:
—  Гафу итегез, шулай да мин бездән аерылышуның сәбәпләрен әйттереп тору кирәк түгелдер дип беләм. Без икебез дә риза, безнең арада бу хакта тартыш-бәхәс юк, тагын ни кирәк? Мондый очракта суд өчен шуны белү бик җиткән, минемчә...
—  Без әле хатыныгызның теләген белмибез.
—  Ә сез аңардан сорагыз!
—  Вакыты җиткәч, әлбәттә, сораячакбыз. Ә хәзер әле без сездән сорыйбыз: ни өчен?.. Әйе, ни өчен суд сезне аерырга тиеш? Ә бәлки, семьяны саклау өчен, сезнең үтенечне кире кагарга кирәктер? Без бит белер-белмәс, сукыр килеш мәсьәләне дөрес хәл итә алмаячакбыз. Кыскасы, суд алдына килгәнсез икән инде, рәхим итеп, үзегезнең үтенечегезне нигезләгез!
— Нигез шул, — диде Зәбиров ризасыз-караңгы чырай  белән, — без  артык  бергә торырга теләмибез.
—  Ни өчен теләмисез?

Зәбиров җавап бирмәде һәм бирергә уйламый да иде шикелле.
Шактый көткәннән соң судья, ниһаять:
—  Әйтегез әле, — диде, — ничә ел сез бергә торасыз?
—  Егерме өч ел, — диде Зәбиров акрын  гына.
—  Егерме өч ел! Димәк, тиздән көмеш туегыз булырга тиеш... ә сез аерылышуны таләп итәсез! Ничек соң ул алай, егерме өч ел бергә гомер иткәннән соң сез кинәт семьягызны ташларга уйлыйсыз? Моның бит гаять җитди сәбәбе булырга тиештер инде?
—  Әлбәттә, шулай, — диде Зәбиров һәм  башын күтәреп,  судьяга  бик  туры  карады. — Сәбәбе  бар   аның, ләкин яңа гына килеп чыккан сәбәп түгел ул... Бик күптәннән килә ул...

Судья да Зәбировка бик төбәлеп карап тора иде. Мин хатынга күз төшердем: ул ике арада барган сүзгә бер дә катнашы юк кеше шикелле, үз урынында башын түбән иеп, тик кенә утыра иде. Залда һаман шул ук сүлпән тынлык. Ләкин бу тынлык ниндидер бер авыр киеренкелек белән тулы иде.
Алар шулай карашып торганнан соң, судья сакланып кына, гүя Зәбировның әйтеп бетермәгән сүзен алырга теләп, сорау бирә башлады:
— ...Һәм ул сәбәп бер сүз белән генә әйткәндә... нидән?
—  Без ялгыш кушылганбыз! — диде Зәбиров, дорфа гына кырт кисеп.
—  Моны ничек аңларга?
—  Теләсәгез ничек аңлагыз! Мин сезгә бер генә сүз белән әйтеп бирдем.

Судьяның да ачуы килеп китте, ахрысы, рәсми-коры гына әйтеп куйды:
—  Сез, гражданин, судны хөрмәт итмисез!
—  Юк, мин судны хөрмәт итәм, — диде Зәбиров, тыенкы  бер    тискәрелек белән. — Ләкин ни өчен мин безнең арада булган бөтен... ямьсезлекне, бәхетсезлекне фаш итеп торырга тиешмен? Нигә кирәк ул? Аңардан бит сез барыбер безне килештерә дә һәм семьяны коткарып кала да алмыйсыз.

Судья, моңа каршы ни әйтергә белмәгәндәй, бер мәлгә тынып калды, үз алдына гына «да-а!» дип сузды, аннары тагын телгә килде:
—  Яхшы. Алайса, әйтегезче зинһар, ни өчен сез менә хәзер генә аерылышырга кирәк таптыгыз, ни өчен бу хакта элегрәк уйламадыгыз?
Зәбиров сиздерер-сиздермәс кенә тирән сулап куйды:
—  Уйлау... уйланулар күп булды... Дөресен генә әйткәндә, суд алдына безнең беренче тапкыр килүебез түгел. Без бер булган идек инде.
—  Кайчан ул? Күптәнме?
—  Моннан унсигез ел элек.

Әйе, бу төскә-биткә, буйга-сынга чибәр-таза гына, ләкин караңгы чырайлы кешенең һәр сүзе безне гаҗәпкә калдыра иде. Һәр сүзе табышмак шикелле, һәм аңлавы читен иде аны... Менә ул тыштан тынычлык сакларга тырышып, ләкин эчке киеренкелектән таштай каткан йөз белән безнең алда басып тора. Яшерен, йомык, һәр сорауга, тешен суырткандай, көчәнеп, газап белән генә җавап бирә. Күрәсең, бик авыр аңа... Чынлап та зур бәхетсезлек кичергән булса кирәк ул, — моны хәзер сизмичә мөмкин түгел иде.
— Ни  өчен соң ул  вакытта  сезне  аермадылар? — диде судья сак кына.

Зәбиров бераз иреннәрен кысып торганнан соң алдына карап кына әйтте:
—  Ул чагында безнең яшь балабыз бар иде. Судта безгә, дөресрәге миңа, балагызны сез ничек ятим итеп калдыра  аласыз, диделәр.  әйе.  Бала  хакына  торырга кирәк, диделәр. Бу дөрес иде. Мин китмәскә булдым.
—  Ә хәзер?
—  Ә хәзер улыбыз үсеп җитте, быел университет бетерде. Үзенә хуҗа кеше ул хәзер...
—  Димәк, шулай булгач, хәзер инде семьядан китәргә дә ярый, сезнеңчә?
Зәбиров, тагын да караңгылана төшеп, кашларын җыерды.
—  Сез дөрес аңлагыз, — диде ул авыр-басынкы тавыш белән, — мин күптән китәргә тиеш идем. Бу минем әллә кайчангы ныклы карарым. Тик мин китүне унсигез елга кичектереп тордым. Бары шул гына...

Бары шул гына, имеш, шайтан алгыры! Моны ишеткәч, әллә ничек аркалар чымырдап киткәндәй булды. әллә нәрсә бу, ничек дип атарга да белмәссең! Хәтта судья да гаҗәпләнүдән башын гына чайкап торды, ләкин артык бер сорау да бирмәде.
Хәзер инде безнең чират җитте. Башта судья миңа дәште:
—  Сезнең соравыгыз бармы?

Мин икеләнебрәк, ләкин ихтыярсыздан «юк» дидем, чөнки, дөресен әйткәндә, унсигез ел буена хатыныннан китү теләге белән яшәгән, әмма чын сәбәбен һич әйтергә теләмәгән бу кешенең йөрәген аңларга ярдәм итәрлек җитди берәр сорау миндә туып та, оешып та өлгермәгән иде әле. Аннары күптән инде мине әнә ялгызы бер урындыкта бөрешеп кенә утырган хатын үзе бик кызыксындыра иде. әле аның торып җавап бирәсе бар. Ул ни әйтер, бу гаҗәп сәер, буталчык хәлгә нинди ачыклык кертер, — шуны ишетәсе килә иде.

Судья икенче ягында утырган киңәшчегә борылды:
—  Сезнең соравыгыз бармы?
—  Бар, бар, — диде ашыгып безнең киңәшчебез. Тегү фабрикасыннан сайланып килгән бу өлкән яшьтәге Хатирә исемле апа аерылышу эшләрен караганда һәрвакыт бик активлык күрсәтә, ирләргә бик бәйләнә, гомумән, аерылышуны, нинди генә сәбәптән булмасын, ул һич якламый һәм гел аңа каршы төшә торган иде. Бу юлы да күптән сабырсызланып утырган апа Зәбировка бик капыл ябышты:
—  Ничек инде сез, — диде ул, чын-чыннан ачынып, — сез, аңлы, укыган кеше, олыгайган көнегездә гомер иткән хатыныгызны ташларга батырчылык итәсез? Акылга сыймый бит бу!..
—  Гомер итү төрлечә була, — диде Зәбиров, тыныч кына.
—  Торгансыз бит моңарчы, торгансыз! Нигә, моннан соң да тора алмас идегезмени?

Зәбиров сул иңбашын сикертеп куйды.
—  Гаҗәп!.. Тора алсам, суд алдына килеп тә йөрмәс 
идем, — диде ул, мыгырданып кына, һәм зинһар җанымны  кыйнамагыз дигән төсле,  урам  як тәрәзәгә таба борылып, туйган-алҗыган бер кыяфәт белән карап тора башлады. Ләкин   Хатирә    апа аның   бу кыяфәт-кыланышына игътибар итеп тормады, сорыйсын сорый бирде:
—  Алайса гаеп кайсыгызда соң? 
— Аңламыйм.
—  Ничек аңламыйсыз? Аерылышырга мәҗбүр иткән гаеп кайсыгызда дип сорыйм.

Зәбиров, тәрәзәдән акрын гына борылып, авыр, салкын карашын Хатирә апага төбәде:
—  Гафу итегез, мин әйтергә мөмкин булган кадәресен әйттем, һәрхәлдә, монда хатын гаепләп, аның өстенә сүз сөйләп торырга теләмим. Кыстамагыз. Бик кирәксә, бөтен гаепне үз өстемә алырга әзермен, тик безне аерыгыз гына. Бүтәнчә мөмкин түгел, аңлагыз шуны!
—  Ни өчен мөмкин түгел? Бу ни дигән сүз! — диде Хатирә апа, кинәт кабынып. — Кара аны, әйтми-сөйләмичә генә, гомер иткән, бала үстергән хатынын ташламакчы була. Оят кайда, намус кайда? Бәлки, сез читтә берәр теге... нигә... ияләшкәнсездер дә хәзер  шуның янына качарга чамалыйсыздыр? ә без монда шуңа ризалык биреп торыйк, имеш! Ученый баш!
Шул арада судья, тиз генә иелеп, Хатирә апаның колагына нидер пышылдады. Хатирә апа: «Соң... ни... әйтмичә тагы», — дип торды да, ниһаять, тынды. Судья Зәбировка утырырга кушты, ләкин ул утырырга ашыкмады. Аның йөзе кара көйгән, яңак сөяге дерт-дерт селкенә иде.
— Мин... бу хәкарәтне катгый рәвештә кире кагарга тиешмен, — диде ул, тыныч булырга тырышып, әмма карлыккан тавыш белән. — Минем берәүгә дә ияләшкәнем юк. Безнең арада гомер буе кабер салкынлыгы яшәп килсә дә, мин...
Судья аның сүзен бүлде:
— Аңлашылды, гражданин Зәбиров. Шик рәвешендә генә әйтелгән сүз ул... бары үзегез ачык, туры җавап бирмәгәнгә күрә генә... Ә хәзергә утырып торыгыз!
Зәбиров ашыкмыйча гына утырды, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, маңгаен сөртергә кереште, ә судья аның хатынына мөрәҗәгать итеп дәште:
—  Гражданка Зәбирова, якынрак килегез!

Хатын урыныннан торды да бер генә адым атлап тукталды. Кайчандыр ул чибәр генә булганга охшый, күзләре зур гына, кашлары нечкә, борыны туры, авыз-ияк тә килешле генә. Тик күз төпләрен вак кына җыерчыклар каплап бетергән. Игътибар беләнрәк караганда бу җыерчык челтәрен ирене өстендә һәм иягендә дә күреп була. Бу аны бик йончыган һәм вакытыннан иртә картайган итеп күрсәтә иде. Ләкин болардан да бигрәк  күзгә  ташланган  нәр­сә — аңардагы гаҗәеп бер җансызлык, мескенлек иде. әйтерсең, аягүрә сүнгән ул. Кайгыра да, борчыла да, шатлана да, елмая да белмидер кебек иде.
—  Йә, гражданка Зәбирова, сез ни әйтәсез? — диде судья.

Хатын үзлегеннән яшьләнебрәк торган зур күзләрен иренеп кенә судьяга күтәрде. Аннары көттереп кенә әйтеп куйды:
— Ни әйтим? Белмим мин... — һәм бүтән  сүз таба алмагандай тукталып калды.

Судья, авыру кеше белән сөйләшкәндәй, йомшак кына итеп бер-бер артлы сорауларын бирә башлады:
—  Менә гражданин Зәбиров сезнең белән  аерылышуны сорап судка мөрәҗәгать итә. Сез моны алдан ук белгәнсездер дип уйлыйм, шуңа ничек карыйсыз?
—  Әйе, белдем... Мин риза.
—  Риза?.. Ләкин, гафу итегез, безгә бу аерылышуның сәбәбе ачык түгел. Бәлки, сез аңлатырсыз, ни өчен аерылышырга булдыгыз?
— Булдык инде... Вакыты җитте.
—  Ни өчен соң?

Хатын озак кына башын иеп торды. Судья, аның җавабын көтеп алалмагач, тагын сорады:
—  Берәр сәбәбе булырга тиештер бит... әллә бик начар тордыгызмы?
—  Тордык инде, — диде хатын ни үкенү, ни көенү сиздермәгән бер җансызлык белән.
—  Ничек тордыгыз? 
Хатын дәшмәде.
—  Төрлечә тору бар бит. Тату тору бар. Киресенчә, талашып, ызгышып тору бар...
—  Бездә алай булмады.
—  Ә ничек булды?

Хатынның ияге тетрәнеп куйды, күзләре бер мәлгә яшь белән тулды, ләкин елап җибәрүдән тыела алды һәм чак ишетелерлек итеп кенә әйтте:
— Ул... минем белән... торырга теләмәде.
—  Ни өчен?
—  Белмим, үзеннән сорагыз.

Судья, аңа тынычланырга вакыт бирер өчен булса кирәк, бераз дәшми утырды. Ләкин шул арада Хатирә апа үз алдына сукранып әйтеп куйды:
—  Гомер  иткән иреңнең  кем  икәнен,  ни  теләгәнен белмә, имеш. Нинди хатын сез?
—  Каян белим  мин? — диде хатын, ничектер балаларча бер гаҗизлек белән.
—  Ничек инде, бергә тор да...
—  Без бергә тормыйбыз... Без бер квартирада гына торабыз.

Хатын үзе өчен гаять авыр, гарьлекле булырга тиешле бу хакыйкатьне һичбер уңайсызлану, хурлану сиздермичә бик гади генә итеп әйтте дә бирде. Күрәсең, ул үзенең фаҗигале хәленә күптән ияләшеп беткән иде. һәм аның бу әйткәннәре суд кешеләрен тагын бер мәлгә сүзсез калдырды. Судья, аптырагач, башын кашып алды.
—  Әй-е! — дип   сузды   ул,   ни   дияргә   белмичә,   аннары   ризасызлыгын яшермичә  әйтеп  ташлады. — Алай булгач, ирегезгә күптән развод бирү кирәк иде. Ул бит кайчандыр сездән шуны таләп иткән?
—  Әйе, судка биргән иде. Тик ул чакта бала хакына аермадылар,   мин   дә   риза   булмадым.
—  Ә хәзер ризасыз инде?
—  Риза. Нигә кешене азаплап тотарга? Китсен!

Мәсьәлә ачык иде. Судья бүтән сорау биреп тормады. Мин дә бу хокуктан баш тарттым: нигә кешенең җанын суырырга? Ләкин Хатирә апа, мондый эшне йөрәгенә бик якын алганга күрә, сорау бирү хокукыннан файдаланып, хатынга үгет-шелтәсен ачынып әйтергә тотынды:
—  Син дә, җаным, боламык икәнсең. Семья таркатырга юл куеп торасың. Бу яшькә җиткәч, нинди аерылышу ди ул! Кеше көлдереп... Яшь чакларыгыз, яхшымы-яманмы, үткән дә киткән инде, хәзер картлык турында уйларга вакыт. Килеп җитәчәк бит ул. Шуны сизмисеңмени? Ярый, ул — ир кеше, вакыты үтмәгән әле, тагын үзенә табар. Ә син... син нишләрсең? Кемгә сыенырсың?
Ләкин хатынга бу сүзләр һич тәэсир итмәде, ахрысы, ул сүнгән бер кыяфәт белән ничек басып торса, шул хәрәкәтсез, җансыз хәлендә кала бирде. Мин иренә күз салдым. Ул да башын түбән салындырып, терсәкләрен тезләренә куеп, дөньясыннан ваз кичкәндәй, тик кенә утыра иде.

Судья аягүрә басты.
— Суд киңәшкә чыга,— диде ул, папкасын ябып, һәм без урыныбыздан кузгалдык.
Озынча тар бүлмәгә кергәч тә, судья иң элек үрелеп тәрәзә форточкасын ачты, аннары икебез дә бер үк вакытта кесәләрдән папирос чыгардык. Тәмам сусаганбыз икән, утырышып, сүзсез генә тартырга керештек.
Без, билгеле, киңәш корып, карар чыгарырга җыенмый идек. Халык судының мондый эш буенча карар чыгарырга хакы юк. Ул ир белән хатынны килештерергә тырыша, килештерә алмаса, эшне югары судка җибәрә. Бәс шулай булгач, Зәбировлар да югары суд алдына барып, бүгенге күренешне тагын бер мәртәбә шунда кабатларга тиешләр.

Әгәр дә инде карар чыгару безнең ихтыярда булса, ышанам ки, без аларны аерыр идек. Бер-берсеннән туеп-бизеп беткән кешеләрне, юк, сез торыгыз әле дип, нигә көчләп маташырга? Беткән, сүнгән ич барысы да!.. Хәтта, минемчә, Хатирә апа да бу очракта карышып тормас иде. Аның өчен дә сакларлык яки якларлык берни дә калмаган монда.

Хәзерге минутта безне бары бер генә нәрсә кызыксындыра, бер генә сорау күңелне гел борчып тора: ничек итеп алар бер-берсеннән шулкадәр бизделәр, читләштеләр икән? Моның төп сәбәбе нәрсәдә соң? үзләреннән бу хакта ачык кына ишетеп булмады. Судья әйтә, олы яшьтәге кешеләр аерылышырга килсәләр, һәрвакыт шулай бик яшерен булалар, серләрен ахыргача әйтеп бетермиләр, яшьләр генә ул капчыкны төбеннән тотып селкәләр, ди. Чынлап та бу дөрес булырга тиеш. Менә хәзер яңадан ир белән хатынның теләр-теләмәс, кыстатып кына әйткән сүзләрен искә төшергәч, мине кинәт бернәрсә гаҗәпләндерде: ни өчендер аларның берсе дә, ялгыш кына да, ярату-мәхәббәт сүзен теленнән ычкындырмады бит!.. Очраклы хәлме бу? Дөрес, кеше, олыгайгач, мәхәббәт турында җәелеп сөйләргә яратмый яратуын. Ләкин хикмәт бары шунда гына микән? Ихтимал, алар арасында гомумән беркайчан да чын, ныклы мәхәббәт булмагандыр. әлеге иң төп сәбәпне менә шуннан эзләргә кирәк түгелме? Мин бу шигемне судьяга әйттем. Судья, алдан ук моның шулай икәнен белгән шикелле, бик тиз минем белән килеште:
—  Бик дөрес. Асылда бу кешеләр — яшьлек хатасының корбаннары... өйләнешкән чакта ук алар бер-берсен чынлап яратмаганнар да, белмәгәннәр дә, аңламаганнар да. ә калганы  инде бары шуның нәтиҗәсе генә.
Ләкин Хатирә апа судьяның бу сүзләре белән килешергә теләмәде:
—  Сөйләмәгез! — диде ул, кулын селтәп. — Мәхәббәт, имеш! Мәхәббәт ул туйда гына кирәк. ә соңыннан кешеләрне уртак тормыш, бергәләп көн итү, балалар үстерү бер-берсенә бәйли. Шулар гына семьяны да саклый.
—  Ә менә саклый алмаган бит! — дидем мин.
—  Хатын — җебегән, ирен кулында тота белмәгән...
—  Ә көчләп тотып буламыни? һәм нигә кирәк ул? 

Хатирә апа миңа усал гына бер карап алды.
—  Нәрсә сез, ирләрне бөтенләй йөгәннән ычкындыру ягындамыни? Алайса ни өчен без монда утырабыз?

Хатирә апаны мин хөрмәт итә идем. Суд өстәле артында менә шулай бергә утыргалагач, мин аның холкын, табигатен дә үземчә беркадәр белеп өлгергән идем инде. Асылда, тормышның әчесен, төчесен күп татыган олы яшьтәге бу хатын кешеләргә игътибарлы һәм миһербанлы иде, аларның хәлләренә керергә ярата иде. Мәсәлән, төрле җинаять эшләрен караганда ул, кеше нахакка әрәм була күрмәсен дип, бик борчыла торган иде, әгәр инде җинаятьче яшүсмер булса, ул аңа ничек тә җиңелрәк хөкем чыгартырга тырыша иде. әмма инде ир-хатын мөнәсәбәтенә һәм аерылышу мәсьәләсенә килгәндә, Хатирә апабыз, әйткәнемчә, кинәт рәхимсез казыйга әверелә дә куя. Бернинди җан кичерешен, шуның белән бәйләнгән кешенең эчке фаҗигасен белми дә, белергә дә теләми ул... Ник анда семья тормышы кеше өчен җәһәннәмгә әйләнми, аның таләбе бер генә: тор, чыда, китмә, китәсе булма!..
Әйе, урта гасыр крепосте кебек искереп бетсә дә, гаять нык, таза һәм шомлы-хәтәр иде аның бу мәсьәләдәге 
карашы.

Шулай да мин аның соңгы сүзләренә каршы әйтмичә кала алмадым.
—  Иң элек, хөрмәтле Хатирә апа, — дидем мин, ничек тә әдәп саклап, — кеше хайван түгел, аңа гомумән йөгән кирәкми.  Кешеләр бер-берсенә йөрәкләре белән бәйләнгән булырга тиешләр... Икенчедән, без монда аерылышырга килгән ир белән хатынны килештереп булмасмы дип утырабыз. Булмый икән, йөгән түгел, тимер аркан да ярдәм итмәячәк.
—  һе, кара  сез  нинди...  адвокат икәнсез, — диде Хатирә апа, зәһәр генә елмаеп. — Карга карганың күзен чукымый дигәндәй, сез ни, ирләр, бер-берегезне якларга гына торасыз.
— Юк, Хатирә апа, ялгышасыз! Мин ирне яклап түгел, менә хәзер генә каршыбызда басып торган хатынны кызганып сөйлим. Күрдегезме, ул нинди хәлгә төшкән? ә бит ул бала хакына, семья хакына, ихтимал, кешеләр гайбәтеннән куркып, ирен үзеннән җибәрмәскә, сез әйткәнчә, аны кулында тотарга күпме еллар тырышып карагандыр, һичшиксез, ул ирен яраткан да булырга тиеш, ләкин әнә хәзер «китсен!» дип тора. Ни өчен?.. Чөнки яратмаган ирне көчләп, ирексезләп тотуның үзенә дә, семьяга да газаптан башка берни дә китермәгәнлеген ул, ниһаять, аңлаган. Ләкин бик соңга калып, гомерен заяга уздырып, рухи тәмам сүнеп беткәч кенә, — йә, бу искиткеч зур фаҗига түгелмени?! һәм үзе өчен генә түгел, ире өчен дә, чөнки ире аның яратмыйча, теләмичә, тешен кысып, көчләнеп торырга мәҗбүр булган... Юк, Хатирә апа, теләсәгез ни әйтегез, шулай да мин ир-хатын тормышының бердәнбер таза нигезе — мәхәббәт дип саныйм.
—  Мәхәббәт... мәхәббәт... тапкансыз бер сүз! — диде Хатирә апа, отыры тискәреләнеп.— Тормышны белмисез сез, вәт нәрсә! Итәгең тулы бала  булса, яткан саен, иртәгә үзләренә ни ашатырмын, ни эчертермен дип хәсрәт чиксәң, мәхәббәтне аны онытып та торасың... үзең өчен генә дөньяда яшәп булмый шул, иптәшкәй! ә болар нәрсә, нужа күрмәгән интеллигент, бар кайгылары — мәхәббәт!

Мин, ни диим, бары башымны гына чайкадым. Күрәсез, мәхәббәтне яклавы бик авыр. Гәрчә ул, мәхәббәт, яшәү һәм бәхет чыганагы булса да, ни сәбәптер кешеләр аны тора-бара әнә шулай йә михнәт аркасында, йә томаналык (ә күбесенчә ханжалык) аркасында кирәксез, әһәмиятсез, хәтта зарарлы бернәрсәгә әйләндереп калдыралар.

Судья, безне килештерергә теләп булса кирәк, ахырдан гына мондый мисал китерде.
— Кайчагында судка тәмам бозылышып беткән ир белән хатын аерылышуны таләп итеп киләләр. Алар бер-берсе өстенә шундый гаепләр өяләр ки, тыңлап утырганда ко­лаклар яна башлый. Килешү өчен бөтен юллар өзелгән диярсең! Ләкин төпченебрәк сорашкач, сизеп аласың: болар бер-берсен яраталар бит, шайтан алгыры!.. Тукта ди­сең, боларның пыр тузулары очраклы гына булырга тиеш, эш үтмәгән, килештерергә мөмкиндер әле дисең... һәм чынлап та әлеге шул мәхәббәт дигәнебез аларның йөрәгендә сүнеп бетмәгән булса, килештереп була бит үзләрен!.. Соңыннан әле килеп рәхмәт тә әйтеп китәләр... әйе, мәхәббәт шундый нәрсә икән ул, кайчагында ирнең хатынга яки хатынның иргә ялгышып кылган хыянәтен дә кичерергә кодрәтеннән килә. ә боларга килгәндә исә эш өметсез! Боларда мәхәббәтнең чаткысы да юк, һәм булмаган да ул. Югыйсә, унсигез ел буена кеше аерылышу уе белән яшәмәс иде!

Шуның белән сүз киселде. Залда көтеп утыручыларны озак зарыктырырга ярамый иде, без папиросларыбызны тартып бетергәч тә кузгалдык.

Чыксак, караңгы иңгән залда берәү дә калмаган, Зәбировлар гына икесе ике җирдә тын гына утыралар иде. Иренеп кенә урыннарыннан тордылар. Судья аларга ике арада килешү мөмкин булмаганлыктан аерылышу мәсьәләсен хәл итү өчен югары судка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ипләп кенә төшендереп бирде. Алар моңа каршы бер сүз дә әйтмәделәр. Башта ир, бүреген киеп, ишеккә юнәлде, аның артыннан хатын чыгып китте.
Зал бушап калды. Суд шуның белән тәмам булды.

1961.
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com