Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Гомерлек яра

​Гомерлек яра

Флера Тарханова
Флера Тарханова
12 августа 2016
5199 карау
– Кадрия апа, Кадрия апа, тизрәк кибетеңне ач. Ревизор килгән. Тиз килеп җитәргә куштылар, – диде ишектән тыны бетеп йөгереп килеп кергән малай ашыга-ашыга, исәнләшергә дә онытып.
– Ревизор?! Нинди ревизор?
Кадрия, бу сүзне ишеткәч, куырылып килде, йөрәге жу итеп китте: «Нигә килгән? Кем җибәргән? Кисәк кенә, алдан хәбәр итмичә».

Кышкы суыктан битләре алмадай кызарган, бүрек астыннан чыгып торган чәчләренә бәс сарган, муенына уралган шарфыннан пар бөркелеп торган малайга мең сорау белән текәлде Кадрия. «Бер аягың – монда, икенчесе анда булсын!» – дигәннәрдер инде, чабыш атыдай чаптырып килгән бу мескен бала ни белсен, дип, күңеленнән әллә ниләр уйлый-уйлый киенә башлады. Шомлы уйларыннан арына алмыйча чыгып йөгерде. Килгәндә үк тыны кысылып хәле беткән малай аннан калмаска тырышты.
«И Ходаем, әле яңа гына бөтен хисапны тапшырдым лабаса. Тиене тиенгә туры килде: артык та, ким дә чыкмады югыйсә. Ревизор килерлек бернинди сәбәп юк. Бәйләнчек Шиһап эше генә булмасын. Алай икән, эш харап», – дип борчылды Кадрия йөгерә-атлый.

Кибет ишеге төбендә аны көткән ике ир-атны ерактан ук абайлап алды. Берсе – авыл Советы рәисе Зиннур, икенчесе корсагын киереп, кукраеп торган таныш түгел бер бәндә иде. «Ревизор шулдыр инде», – дип тәгаенләде Кадрия.
– Исәнмесез, кадерле кунаклар, – дип елмаеп сәламләде аларны, шомлы уйларын сиздермәскә тырышып. – әйдәгез, керегез!

Сугыштан яраланып кайткан Зиннур:
– Исәнме, Кадрия, сине көтәбез менә, – дисә, килгән кеше:
– Исәнбез, – дип кенә куйды төксе итеп. Кадриягә каш астыннан гына карап алды.

Мондый мөгамәләне көтмәгән Кадриянең җанына суык йөгерде. «Болай булгач, бу адәмнән яхшылык көтмә, Кадрия», – диде ул күңеленнән һәм үзен ревизиянең нәтиҗәсенә әзерли башлады. Аның уңай бетмәсе көн кебек ачык иде. Бу адәм яхшы уй белән килмәгән. Хата табыйм дигән кешегә, юктан бар ясау берни түгел. Анысын да белә Кадрия. 

Чынлап та, ревизор озын-озак тикшереп тормады. Кайбер исәп-хисапны чагыштыргандай итте дә, кайтмаган, булмаган товарны алган ясап, кая илттең, акчасы кайда, дип, Кадрия өстенә чәпәп тә куйды. Кадрия бу эштә кемнең кулы уйнаганын, ни өчен икәнен дә яхшы төшенде.
 

* * *

Районның бөтен кибетчеләрен учында биетеп тоткан райпо рәисе Шиһап Кадрия кибеттә эшли башлаган көннәрнең берендә алар авылына килеп төште. Авыл җитәкчеләре белән аралашканнан соң, җыйнаулашып кибеткә килеп керделәр. Моңарчы Шиһапның Кадрияне күргәне юк иде: күрде дә капланды. Зифа буйлы, япь-яшь, гаҗәеп җитез, чибәр кызның елмаеп сәламләве аны әсир итте. Башкалар белән сөйләшкәндә дә аннан күзен алмады. Кырыслыгы йөзенә чыкса да, Кадрия белән бик мөлаем сөйләште: нинди товар сатылмыйча ята, нәрсәләр җитешми – барын да белеште, сорашты. «Иртәгә үк кирәкле әйберләрне җибәртермен», – диде, Кадриянең күзләренә туры карап.

Сүзендә торды Шиһап. Авыл халкының ни-нәрсәгә ихтыяҗын белеп бетергән Кадрия, Шиһапка рәхмәтле булып, аның шундый ярдәмчел булуына, халык өчен тырышуына бик куанды. Яшь иде шул әле, хәйлә-мәкернең ни икәнен белми иде. Шуңа күрә бу авылга килүен ешайткан Шиһапны Кадрия баштагы мәлләрдә ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алды. Шиһап исә бу игътибарны үзенчә юрады, димәк, Кадрия дә аңа битараф түгел. Чираттагы килүендә Кадрияне товар бүлмәсенә алып керде дә:
– Кадрия, синең выручкаң бу айда башкаларныкыннан шактый артык. Кайберәүләрнең моңа эчләре поша башлаган. Пошса пошар, ә менә сиңа тырыш хезмәтең өчен премия бирмичә булмас, – дия-дия, Кадриянең кулларыннан алды, үзенә тартып китереп, муеныннан, битеннән үбәргә кереште.
– Шиһап Сөләйманович, бу ни эшегез? – дип, аны этеп җибәрде Кадрия. –  Миңа да, бигрәк тә Сезгә килешә торган эш түгел бу. Кеше күрсә, ни диярбез? Оятын кая куярбыз?
– Күрмәгәе. Ике кеше яратыша икән, аның ни ояты бар? Бу синең бүлмәң ич, монда кем керсен? – дип, яңадан кулын суза башлады Шиһап.
– Юк, юк! Зинһар, кыз баланы рәнҗетмәгез. Бигрәк тә сугыш вакытында...

Кадрия сүзен төгәлли алмады, ишек шакыдылар:
– Кадрия, кибеттә кеше җыелды, чыгасыңмы инде? – диде олы яшьтәге бер хатын.

Кадрия өчен бу Шиһап капкыныннан котылу иде. Тик күпкәме?
– Хәзер апа, хәзер чыгам. Товарларны барлый идем, – диде дә, киемнәрен, чәчләрен төзәтеп, тиз генә кибеткә чыкты.
«әле син шундыймыни? Кагылдырмыйсыңмыни? Мин ничә ай буе сиңа кирәкле товарларны җибәртеп выручка ясатам, премияләр биреп барам, ә син аның кадерен һәм әҗерен белмисең икән. Болай булгач, мин башкача тотармын үземне» дип уйлап, арткы ишектән чыгып китте ачуы ташыган Шиһап.

Бер атнадан тагын килеп төште. Бу юлы назлап, иркәләп тормады Кадрияне, шул арткы бүлмәгә тартып алып керде дә ярма тулы капчыклар өстенә төртеп екты, селкенергә дә ирек бирмичә чишендерә башлады. Туп кебек түгәрәк зур корсагы, дуңгыз түшкәсе кебек гәүдәсе Кадрияне капчыкка сылап куйды. Тыпырчынып ычкынырга теләгән Кадриягә:
– Кычкырсаң, кибеттә бер көн калмыйсың, бүген үк бар нәрсәгә риза булган бер яшь хатынны куям да китәм. Синең урынга килергә атлыгып торучы хатыннар буа буарлык, – диде.
Кадриянең бер мәлгә башы әйләнеп китте. Күзләренә яшь тулды. Шулай да үзен бик тиз кулга алды. «И Раб­бым, шул бүксә белән адәм мәсхәрәсенә калыр микәнни? Бу җанварга үтенүдән, ялварудан мәгънә юк. Ни әйткәнеңне аңламаячак та. үз көчеңә генә ышанырга кирәк» дигән уйлар йөгереп үтте башыннан. Бар көчен җыеп, уң кулын ычкындырды да Шиһапның яңагына чалтыратып җибәрде. Моны көтмәгән Шиһап бер мизгелгә хәрәкәтсез калды. Кадрия, шуннан файдаланып, тезе белән Шиһапның нечкә җиренә китереп бирде. Шиһап ыңгырашып идәнгә чүгәләде. Кадрия капчыклар өстендә яткан килеш кушаяклап аңа тибеп җибәрде дә йөгереп чыгып китте. Шиһап идәнгә әйләнеп төште. Авыртуы басылганчы бөгәрләнеп ятты да, кеше-кара күргәнче дип, тарантасына утырып, районга кайтып китте. Өенә җиткәндә, бер карарга килгән иде инде. Эшеннән алып кына җиңел җәза бирәсе килмәде. Ревизор җибәрде. Бу эштә шомарып беткән ревизорны өйрәтеп торасы юк иде.
– Инде менә чынлап тыпырчынырсың. җитмәгән биш сум егерме биш сум итеп исәпләнгән бу заманда акланып кара хәзер. Яхшылыкның кадерен белмәгән чучка, – дип зәһәрләнде Шиһап.

Ике көннән Кадрияне, зур күләмдә өстеннән чыкты дип, район төрмәсенә китереп яптылар. Сугыш бетәргә биш ай калып барганда район халык суды аны сигез елга ирегеннән мәхрүм итте һәм җәзасын алу өчен Башкортстанның Стәрлетамак төрмәсенә җибәрде.

Шиһап Сөләйманович Кадриядән үчен шулай алды. Бу үчнең ияреп, тагылып йөргән «койрыгы» Кадрия үлгәндә дә «корып» төшмәде, ә бәлки өстәмә хәсрәтләр китерә торды. Шулай да, баш очында өелешеп йөргән кара болытлар таралып, аязып киткән көннәр дә шактый булды аның тормышында. Ярдәмләшер кешеләр дә очрады очравын, тик теге көннәрнең кара шәүләсе аны һаман эзәрлекләде.
 

* * *

Кадрия төрмәдә дә уңганлыгын, тырышлыгын, чисталыгын күрсәтте. Көннәрдән бер көнне аны төрмә башлыгына чакыртып керттеләр.
– Кадрия, – диде төрмә башлыгы, кешечә мөгамәләгә күчеп, – карап-карап торам да сокланып куям үзеңә. үзең чибәр, үзең пөхтә, теләсә кайсы эшкә кулың ята. Мин сине чиста эшкә күчермәкче булам: ашханәдә тоткыннарга ипи кисеп торырсың. Дөресен әйткәндә, жәллим мин сине. Япь-яшь килеш бер сәбәпсез эләккәнсең бит син. Эшеңне, статьяңны җентекләп карап чыктым мин. Иртәгә үк яңа эшеңә чыгарсың. Анда тынычрак та булыр. Килештекме?
– Килештек, гражданин нәчәлник, – диде Кадрия, шатлыгыннан рәхмәтләр укый-укый. – Китәргә рөхсәтме?
– Барыгыз, Рәхимова. Алдыгызны-артыгызны карап, итәгегезне җыеп йөрегез. 

Төрмә башлыгы бүлмәсеннән чыккач та тынычлана алмады Кадрия. Күңеле шатлык кичерә иде. Ниһаять, бәйләнчек хатыннардан, эләктереп алырга гына торган ирләрдән берникадәр котылачак.
Ашханәдә эшләүнең нәтиҗәсе озак көттермәде. Суд көннәрендә, төрмәгә эләккән беренче көннәрдә ул ябы­гып, суырылып, караеп калган иде. Ашамады, эчмәде. Кеше белән аралашмаска тырышты, эченә йомылды. Кешеләрнең (дөрес, барысының да түгел) миһербансыз, кансыз булуына күңеле рәнҗеде. үзенең гаепсез икәнен күпме генә расларга тырышып караса да, бөтен тырышлыгы битарафлыкка, сатылганлыкка бәрелеп чәлпәрәмә килгәнгә, җаны әрнеде. Инде менә, әкренләп, кеше кыяфәтенә кереп бара. Чөнки тамагына аш үтә башлады. Төрмә башлыгының үзенә аталарча мөнәсәбәтен күргәч, ниндидер өмет уянды. Бәлки башкалардан рәнҗеттермәс, дигән ышаныч туды.

Катнаш колония булганга, хатыннар агрессиясеннән генә түгел, ирләр әрсезлегеннән дә сакланырга кирәк иде. әле ярый камерадашлары әйбәт мөнәсәбәттә: күбесе аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр. Кадрия араларында иң яше булганга, үз кызлары кебек күреп саклыйлар.
 

* * *

Кадрия җәзаның өченче елын тутырып килә иде. Көтмәгәндә аны төрмә башлыгына чакыртып алдылар. Үзе дә татар булганга, гаепсезгә яисә кечкенә генә гаеп өчен озак вакытка утырган татарларга игътибарлы төрмә башлыгы Кадрияне елмаеп каршы алды.
– Утырыгыз, Рәхимова, – диде, тавышына боеруның әсәрен дә кертмичә.

Ни булыр икән, ник чакыртты икән дип, курка-курка гына төрмә башлыгы бүлмәсенә килеп кергән Кадриянең эченә җылы иңде: болай булгач, яман сүз әйтмәс.
– Рәхимова, син үзеңне гел яхшы яктан, тырыш хатын итеп күрсәттең. Син җәмгыятькә яманлык китерә торган кеше түгелсең дип беләм. Ни өчен утырганыңны да беләм. Шуңа күрә сиңа ярдәм итәсем килә, – диде.

Кадриянең йөрәге дерт итеп китте. Ходаем, әллә амнистиягә эләгә микән, әллә моннан ычкыну мөмкинлеге бар микән?!
– Дөрес, мондый мөмкинлек һәр кешегә дә тәтеми. Аны башка берәүгә дә тәкъдим итеп булыр иде, әмма минем сине коткарасым килә. Яшь кенә бер тоткын хатын берничә көн элек кыз бала тапты. Имезми дә, карамый да баласын, үлсен, ди. Син үзең дә беләсең, яшь балалы хатынны, әгәр мөмкинлек булса, вакытыннан алда азат итәләр. Аласыңмы шул баланы? Алсаң, документларыңны әзерли башлыйбыз, тиз тотарга кирәк, башкалар сизеп алганчы, – диде.

Кадрия беравык әллә нишләп китте: «әйе» дияргә дә, «юк» дияргә дә башы җитмәде. Кыз көе кеше баласын үземнеке дип күтәреп кайту ничек була инде ул? әти-әни, туганнар ни дияр? Шунда да тыелып кала алмаган, бала табып яткан, дип сүгәрләр, хурларлар. Авыл халкы бармак төртеп күрсәтеп мәсхәрәләр. Нишләргә? Кеше баласын алып кайттым, дияргә ярамый, серне чишәргә ярамый. Кире утыртып куюлары бар. Аннары тиз генә ычкынырмын димә.

Кадриянең уйлый-уйлый башы катты. Моннан котылу – авылына кайту, әти-әнисен, туганнарын күрү  теләге шулкадәр көчле иде ки, өенә кайткач нинди хәсрәтләр, кимсетүләр күрәчәген дә исәптән алып, шул баланы үзенеке итеп рәсмиләштерергә һәм тиз көннәрдә котылырга ризалык бирде. Баланы, Гөлия дип исем кушып, Кадриянеке дип, әмма фамилиясен үзгә итеп яздылар. Бәлки атасының фамилиясе булгандыр, Кадрия белмәде. Катнаш колония, баланың атасы да шунда ук булганга, төрмә башлыгы, бәлки киләчәктә кирәге чыгар дип, атасының чын фамилиясен яздырган булуы да ихтимал.
 

* * *

Шулай итеп, Кадрия, сигез ел урынына өч ел утырып, кыз бала күтәреп, авылына кайтып төште. Авыл халкының беришесе аны жәлләп, аңа теләктәшлек күрсәтеп каршы алса, яманлап, мәсхәрә итеп йөрүчеләре дә шактый булды. Туган-тумача арасында да төрлечә уйлаганы бар иде.

Кәефе киткән чаклары күп булса да, күңелен төшермәскә тырышты Кадрия. Сыер савучы булып эшкә урнашты. Кызын үстерде, баланы әнисе дә карашты. Үсә төшкәч, Кадрия аны матур итеп киендереп йөртте, ашауга интекмәделәр. Тырышлыгы, бернинди эштән дә курыкмавы аларны ач итмәде. Печән өмәләрендә, ир-атлардан да уздырып, күп кешене хәйранга калдыра иде.

Гөлия беренче сыйныфка киткәндә, курчак кебек киендереп, кулыннан үзе тотып мәктәпкә илтте. Шундый матур һәм тәртипле кыз үстерүенә куанып бетә алмады. Тормыш матурлыгына сөенде. Яшәү дәрте артты.
Дөнья мәшәкатьләре белән тагын бер ел үтеп китте.

Көннәрнең берендә кичке савымны төгәлләп кайтырга җыенган Кадрия янына авылның күренекле егете – механизатор Рамил килеп басты.
– Кадрия, – диде ул басынкы тавышы белән, – сине озата кайтыйм әле, әйтер сүзем бар иде.
Кадрия бу сүзләрдән каушап калса да, сиздермәскә тырышып:
– Әйтәсе килгән сүзеңне монда гына әйтеп булмыймыни? – дип куйды.
– Юк, Кадрия, тиз генә әйтелә торган сүз түгел ул.
– Ярар, алайса. Капка төбенә кадәр кайтып җиткәнче әйтеп бетерә алырсыңмы соң? – диде Кадрия шаяртып.
– Тырышырга исәп, – дип елмаеп куйды Рамил.

Алар янәшә атлап киттеләр. Савымчы кызлар мәгънәле генә елмаешып карап калдылар. Рамил сүзен башлый алмый интекте. Ниһаять телгә килеп: 
– Кадрия, ачулансаң да, ачуланмасаң да әйтергә булдым. Башка түзәр хәлем калмады. Син авылга кайт­каннан бирле йокы күргәнем юк дисәм дә була. Ятсам да – син, торсам да – син. әни дә нидер сизенә бугай. Яратам мин сине, Кадрия, хет үтер шунда. Ни диярсең, Кадрия? – диде.
– Ни диим, Рамил. Без унсигез яшьлек үсмерләр түгел инде. Сүзеңне үлчәп сөйлисеңдер. Уйлангансыңдыр. Шактый зур кызым барын да беләсең. Олырак та мин синнән. Миңа вакыт үткәрү өчен түгел, терәк булырлык кеше кирәк, Рамил. Исем болай да күп чыкты.
– Кадрия, әгәр риза булсаң, мин вакыт уздырыр өчен генә йөрмәячәкмен. Сөйләшербез, киңәшербез. Кызың комачау түгел. үз кызым итеп үстерермен.
– Ярар, – диде Кадрия, – күз күрер.
Әмма кызы турындагы серне ачмады.

Шул көннән башлап, Рамил белән Кадрия арасында җылы мөнәсәбәт урнашты. Гел моңсу йөргән Кадриянең күңеле күтәрелеп, яман күзләргә, яман сүзләргә игътибар итми башлады. «Чәйнәп торсыннар шунда, йота алмаслар әле», – диде.
Рамил белән Кадриянең аралары тора-бара нык якынайды, Аулакта күрешүләрнең нәтиҗәсе озак көттермәде. өйләнешәбез дип йөргәндә, Рамилнең әнисе, бөтен туганнары каршы чыкты: төрмәдән кайткан, зина кылып бала тапкан, егет башың белән рәтле кыз таба алмам дип куркасың мәллә, диделәр. 

Рамилнең:
– Яратам, аннан башка яши алмыйм, балабыз булачак, – дигән сүзләре дә һавада эленеп калды.
Бу сөйләшүне Кадриягә дә җиткерделәр. Кадрия нык хурланды, Рамилнең туганнарына рәнҗеде. Кичен Рамил килгәч:
– Башка килеп йөрмә, Рамил. әгәр мине чынлап та яратсаң, йөрмә минем янда. үз ишеңне табарсың әле. Мин үземне кимсеттереп яшәмәячәкмен, – диде.
– Мин алар сүзенә карап тормыйм бит, Кадрия. Балабыз булачак бит.
– Бала өчен борчылма. Бер янына икенчесе сыяр. Ничек тә яшәрбез. әмма кияүгә чыгып, сезнекеләрдән кимсеттереп, үземне хурлатып яшәмәячәкмен. Соңгы сүзем шул: мине оныт, бүтән күренеп йөрмә. 

Берничә айдан тупырдап торган малай алып кайтты Кадрия. Рамил әнисенең: «әле билгеле түгел: әллә синеке бала, әллә юк. Кызының да атасы билгесез», – дигән сүзләренә үч иткән кебек Рамилнең күчермәсе булган, колакларына кадәр охшаган малай алып кайтты.

Барып йөрмәсен, яңадан ияләнмәсен дип, Рамилне тиз генә өйләндереп тә куйдылар, яңа өй салу мәшәкатьләренә күмделәр. Башта бик кайгырып йөргән Рамил, бераздан тынды. Колагына тукып тору нәтиҗәсез калмады булса кирәк.
үз баласы булганга нык сөенде Кадрия. Улын, таянычым минем, ярдәмчем минем, матурым минем, дип сөйде. Авырлыкларга түзәргә өйрәнгән Кадрияне алда торган мәшәкатьләр дә, гайбәтләр дә куркытмады.

Тик бер генә нәрсә һаман сыкратып, күңелен тырнап тора башлады: Гөлиягә дөреслекне ничек ачарга? үзенең үги әни икәнен ничек белдерергә? Кызы үзен тудырган әнисе барлыгын белергә тиеш, дип уйлады.
Беркөнне түзмәде, инде шактый үсеп киткән Гөлияне үз янына чакырып, янәшәсенә утыртты да:
– Кызым, Гөлия, минем сиңа бер серне чишәсем бар. Тик хәзер түгел, үләр алдыннан гына әйтермен мин аны. үзем онытсам, исемә төшерерсең, яме! – диде.
– Инәкәй, хәзер үк әйт инде, шулкадәр озак ничек түзмәк кирәк? – диде Гөлия, сабырсызланып.
– Юк, кызым, юк. әйттем бит, үләр алдыннан, дип. Алдан әйтелә торган сүз түгел ул. Син аны мин үлгәндә генә белергә тиешсең, исемә төшерергә онытма, дип кисәтеп куюым.

Гөлиянең ризалашмый хәле юк иде. әмма ачылырга тиешле сернең булуы аның исеннән бик тиз чыгып китте.
Ел артыннан ел үтте, Гөлия матур кыз булып үсеп килә иде. Кайчакларда, уйламаганда-нитмәгәндә, әнисенең үзенә булган кырыс мөнәсәбәтен үзенчә юрый башлады Гөлия. Сәбәбе дә бар иде кебек. Гөлиянең җиденче сыйныфны тәмамлап йөргән көннәре. Шыгырдап торган бүрәнәләрдән алты почмаклы өй җиткерделәр. Яңа өйгә мич чыгаралар. әнисенең өйдә эше күп булганга, Гөлия әнисе урынына сыер саварга китте. Кайткан чакта, район үзәгенә китәргә җыенып, автобус тукталышында басып торган сыйныфташы белән сөйләшеп, бераз соңарып кайтты Гөлия. Күзенең агы белән генә карап куйган әнисе, потлы чиләкләргә ачу белән измә тутыра-тутыра:
– Кайда йөрисең чукынып, кем кушты сиңа соңга калып кайтырга? – дип зәһәрләнеп, көрәк белән Гөлиянең аркасына да биргәләп алды. Ул көнне бөтен измәне унбише дә тулмаган Гөлиядән ташытты әнисе. Елый-елый ташыды Гөлия. Күз яшьләре бите буйлап кына түгел, җаны буйлап йөрәгенә тәгәрәде.

«Мөгаен, мин үги баласыдыр. үз баласы булса, эчем төшкәнче измә ташытмас иде. әнә малаен ничек ярата. Бер авыр эш тә эшләтми» дигән уй шунда кереп калды.
Соңга калып кайтуның беренчесе дә, соңгысы да шул булды. Көзгә таба Гөлия Тәтешкә укырга китеп барды. Дөрес, Кадриянең кырыслыгы, гаделлекне таләп итүе бер Гөлиягә карата гына түгел иде. Эшендә дә кырыс, дөреслекне ярата иде Кадрия. Берзаман район буенча беренче булып бара торган сыер савучының яман ягы ачылды: баксаң, 25 сыер савып, күрсәткечне 20 сыерга гына бүләләр икән. Кадрия түзмәде, колхоз җыелышында, районда моны фаш итте. Шуңа күрә аны эшеннән алып аттылар. «Правда» газетасына язып, дөреслек ачыкланганнан соң, Кадрияне эшенә хәтта тарантас белән килеп алдылар.

Гөлиянең үгилеге турындагы шикләре, күңеленә кереп урнашып, тынгылык бирми башлады. Төп йортка Рәдиф хуҗа булып калды. Әнисе шунда яшәде. Гөлия, кияүгә чыгып, Түбән Камага китеп барды. әнисе ни өчендер аларга сирәк килә иде. Беренче мәлләрдә ире, балалары алдында уңайсызлана иде Гөлия. Безне чит күрә, яратмый, дип әйтерләр төсле тоела иде. үзе сиздермәскә тырышты. Шулай да Гөлиянең ике улын ка­рашты, үстереште үзе, балаларны читкә какмады. Ә бер көнне әнисе кунакка килгәч:
– Инәй, әйт әле, мин синең үз кызың түгел мәллә? Нигә безгә сирәк киләсең, килгәндә дә озак тормыйсың, һаман Рәдифкә, аның балалары янына ашыгасың? – диде.
– Ни сөйлисең, кызым? Сезне дә яратам. Рәдиф үзем белән тора бит, балалары да янәшәмдә, шуңа ашыгамдыр, – дип, араларын җайларга тырышты Кадрия. өенә кайткач, серне белгән олы энесенең хатынына:
– Әллә үзе дә сизенә инде? Ничек кенә әйтергә соң? – дип өзгәләнде.


* * *

Тора-бара Кадриянең тиктомалдан хәле китә башлады. Башы әйләнеп, егылган чаклары да булгалады. Нык ябыкты. Хастаханәгә салгач, нинди авыру икәне билгеле булды. Операция ясадылар. Тик операциянең ярдәме тимәде.
Гөлия әнисенең яныннан китмәде: юды, чистартты, ашатты. Әнисе үз кулларында вафат булды. Шул мәшәкатьләр белән Гөлия әнисеннән теге серне ачуын сорарга онытты. әнисе үзе дә исенә төшермәде. Сернең ачылмыйча калуы әнисе үлеп берничә көн үткәч кенә исенә төште Гөлиянең. Ул бик борчылды. үзен гаепләде. әнисенең алданрак әйтмәвенә дә үпкәләде. Шулай берничә ел узып китте.

Гөлиягә илле бер яшь тулган көннәрдә аларга әнисенең олы энесенең хатыны килеп керде. Матур гына сөйләшеп, Кадрияне искә алып чәй эчеп утырганда, җиңгәсе әйтә куйды:
– Мин әниең сиңа әйтә алмый калган серне 
беләм бит.
– Чынлапмы, җиңги? әйт инде тизрәк, нинди сер 
иде ул?
– Белмим инде, Гөлия, әйтергәме, юкмы? Бәлки кирәкмидер дә, әниең дә юк инде, гомерләр дә үтеп бара.
– Әйт, җиңги, – диде Гөлия катгый итеп. – Хәзер син әйтмәсәң, эчтән янып үләчәкмен. Ничә ел тырный инде күңелемне ачылмаган бу сер.
– Тыңла, алайса. Син – әниеңнең үги баласы. Төрмә­дән тизрәк чыгар өчен әниең кеше баласын үземнеке дип яздырган. Тапкан әниең сине ташлаган булган. Бик яшь булган ул. Андый чакта бала кирәкмени? Бигрәк тә төрмәдә. Бу серне ул кайтып берничә ай үткәч, безгә ачкан иде. Шуны белгәч кенә әти-әнисенең, туганнарының күңеле йомшады. Югыйсә, хәле мөшкел иде аның. Халык дөреслекне белми калды. Бүгенге көндә дә сине төрмәдә йөреп тапкан дип уйлыйлар.

Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлия катып калды. Башта ышанмады. Аннары үкси-үкси елады. Зиратка барып, әнисе каберенә ятып та елады. Төне буе да елады. Иртәгесен әнисенең иң якын ахирәтенә китте. Сорашты. Бу хәлне ул да белә булып чыкты. Шул көннән аның башына тудырган әнисен эзләп табу нияте керде. Нинди икән аның үз әнисе? Исән микән? Исән булса, кайда, ничек яши икән? Башка балалары бармы? Эзләп табасы иде, бер күрешәсе иде. Күзләренә карап, барын да сораштырасы иде. Әгәр исән булмаса, каберенә барып, чәчәкләр куяр иде.

Шушы ялган аркасында әнисе дә, үзе дә күпме кимсетелүләргә, кырын карауларга дучар булды. Ничек түзелгән? Рәнҗеткәннәрнең барысына карата ничек нәфрәт тумаган? әнисе гомерлек ярасы белән китеп барган икән бит, Ходаем! Менә хәзер иң биек манарага менеп кычкырыр иде Гөлия:
– Сез уйлаганча булмаган икән бит. әнием кеше баласын тәрбиягә алган булган. үз файдасын күздә тотса да. Мине кеше итеп үстерде бит әле, ташлап калдырмады. Аны гаепләргә беркемнең дә хакы юк!!!
Бу көннәрдә яңадан күңел борчулары, йөрәк ярсулары белән йөри әле Гөлия: үз әнисен эзләтергә кереште. «Жди меня»га хат язып җибәрде.
Кичә генә ахирәтенең туган көненә баргач та тынычланып кайта алмады. Мәҗлестә:
Сикереп төштем, бозлар тиштем,
Боз тиштем дә су эчтем.
Нигә туып, нигә үстем,
Дигән көннәргә төштем, –

дип җырлап, күңелендәге ярсуын басарга тырышты. Кайберәүләрнең күзендә яшь иде. Араларында бәлки чын дөреслекне белүчеләр дә булгандыр. әмма сиздерүче булмады.

Бик озак тынычлана алмагач, җанын кая куярга белми аптырагач, намазга басты Гөлия. Догалар өйрәнде, һәр намаздан соң әнисе Кадрия рухына дога кыла хәзер. Шул догалар, аңа барып ирешеп, Ходай каршына баскан авыр минутларында, авыр сәгатьләрендә җиңеллек китерсен, авыр туфрагын мамык итсен иде, ди.

Шулай булсын, изге теләкләре кабул булсын! Амин!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com