Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Гөлчәчәк

Гөлчәчәк

Фоат Садриев
Фоат Садриев
08 августа 2016
3537 карау
«Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул...» Шагыйрь Зөлфәт Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы турында шулай әйткән иде. Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев «Бәхетсезләр бәхете», «Таң җиле», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Рәхмәт, әтием!», «Адәм әүлиясе» кебек роман-повестьлары, драма әсәрләре белән укучылар күңелен күптән яулады инде. Халыкчанлыгы, үзенчәлекле образлары, җылы лиризмы, тирән психологиясе, юморга бай теле аша Фоат Садриевны шундук танып аласың. Авылны, аның гади кешеләрен аеруча яратып тасвирлый ул. «Гөлчәчәк» хикәясен исә автор «Сөембикә» журналы өчен махсус язды.
 

1

Кояш рәхимсез көйдерә. Вокзал алдындагы халык күләгәрәк урыннарга елышкан. Автобуслар тукталышы ягындагы киоск янында сары бөдрә чәчле хатын белән өч-дүрт яшьләр тирәсендәге кыз пәрәмәч ашап тора. Хатынның таушалган, вак җыерчыклар баскан йөзенә караганда, аңа илле яшьләр биреп булыр иде. Кызының чем-кара чәчләре чуалып беткән. Ул, шомырттай кара күзләрен күтәреп, әнисенә дәште:
– Эчәсем килә...
Әнисенең купшакланган иреннәре арасыннан кисәтүле тавышы яңгырады:
– Акча юк дип күпме әйтергә сиңа? Тагын сорасаң, берүзеңне шушында калдырам да китәм, Гөлчәчәк!

Кыз тып-тын булды, күзләрендәге өмет куркуга әйләнде. Шул вакыт базык гәүдәсенә ап-ак костюм-чалбар кигән кара мыеклы бер ирнең, кесә телефоныннан сөйләшә-сөйләшә, боларга таба килгәне күренде. Хатын «дерт» итеп куйды, аннары кызу адымнар белән ир каршысына атлады. 
– Исәнме, Усман! – дип дәште хатын.

Ир, шып туктап, аларга төбәлде, кара мыегы сикереп куйды.
– Дорогая, вы меня с кем-то путаете! – дип, чаларган чәчле башын ялт кына уңга борды да читкә атлады. Хатын аның артыннан ташланып:
– Сания бит мин! – дип кычкырып та караган иде, ак костюм елкылдап торган кара машинага утырып юк булды...
«Йә Аллам! Үлгән кеше терелгән!» – дип гаҗәпләнде Сания. Ул арада аларның автобусы килеп туктады. Зур кызыл сумкасының озынча каешын арык иңбашына элгән Сания, билетын теш арасына кыстырып, Гөлчәчәкне җитәкләгән килеш автобуска ябырылган кешеләргә иярде...

Алар кайтып кергәндә, Рәйсә чәчәкләренә су сибеп йөри иде. Гөлчәчәк: «Әби, әби!» – дип аңа таба йөгерде. Әбисе аны күтәреп алгадай итте дә җиргә бастырды.
– Нык үскәнсең, балам, – дип, юеш куллары белән оныгының ике битеннән сөйде.
 Әбисе белән әнисе дә кочаклашкандай иттеләр. Өйгә керүгә, Гөлчәчәк түр якта идәндә бөгәрләнеп йоклап яткан ала мәчегә таба йөгерде. Сания алган күчтәнәч­ләрен өстәлгә тезә башлады.
– Менә бу конфетларны Мәчтүрә әбигә бирерсең. Бусы – күзенә дару.
– Әбиең янына үзең бармыйсыңмыни?
– Сукыр кешене ник борчырга?
– Шул син дип елап бетте инде аның күзләре, – диде әнисе усал гына. 

Сания, аның бу сүзләрен җавапсыз калдырып, кабат сумкасына иелде.
– Монда Гөлчәчәкнең кием-салымнары, уенчыклары.

Ул зәңгәр күзле, сары бөдрә чәчле зур курчакны чыгарып утыртты, аның астына шакмаклап бөкләнгән ниндидер чүпрәк кыстырды. 
– Анысы нинди иске-москы тагын?
– Минем халат ул. Гөлчәчәк үтә яратып уйный аның белән.
– Тапкансың бала уйнатыр әйбер, – диде әнисе өнәмичә. – Әйтер идем инде...

Сания сумкасын чыжылдатып япты. Әнисе табын әзерли башлауга, мәчесен күтәреп Гөлчәчәк алгы якка чыкты.
– Әбием, песи мине онытмаган! – диде, шатлыгыннан нишләргә белмичә.
«И тәмле, и тәмле!» дия-дия итле бәрәңгене дә ашап куйды. Арыган иде бала, күзләре йомыла башлады. Сания, аны түр якка алып чыгып, урын җәяргә тотынды. Шунда Гөлчәчәкнең күзе биектә – стена уемында басып торган сынга төште. Курчагыннан да зуррак, үзе шоколад кәгазе төсле елкылдап тора. Гөлчәчәк сынның каршына ук килеп басты һәм башын артка ташлап:
– Бу кем? – дип сорады.
– Давыт исемле батыр егет ул, – дип җавап бирде әнисе. – Кил, ят, кызым.
Йомшак урынга яткач та карашын шуннан ала алмады, әллә ниләр сорыйсы килде:
– Әни, нишләп шәрә ул? 
– Күлмәк-ыштан алырга акчасы булмаган, – диде әнисе, аның чәчләреннән сыпырып.
– Гел безнең кебек икән, – диде Гөлчәчәк һәм шундук йоклап та китте.
Сания алгы якка чыккач, сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Сәер иде аларның мөнәсәбәте. Тирәндә ята торган сәбәпләре бар иде... 
– Миңа кузгалырга вакыт, – диде Сания, савыт-сабаны җыештырып куйгач. – Ашыгам...
– Утыр әле, – диде әнисе кырыс кына. – Син ичмасам, әни, баланы алып калмассың микән, дип шылтыратып та куймыйсың. Нинди кеше син? – Кызына озаклап карап торса да, тегесе дәшмәде. – Бала карарлык рәтем бармы? Җитмешкә җитеп киләм бит. Авыртмаган җирем юк...
– И әни! – диде Сания авыр сулап. – Син әле таш кебек. Менә мин ул...
– Яшәвеңнән нәтиҗәләр ясамадың шул... – Әнисенең тавышы уфтанулы иде. 
– Һәркемнең үз тормышы, әни.
– Үз тормышың ни соң ул? Менә мин гомеремне балаларга бирдем. Өч катлы мәктәп төзедем. Мондый мәктәп республикада өчәү генә.
– Ул мәктәпнең нигезенә Рәшит абый белән минем дә йөрәк тибешләребез салынгандыр, – диде Сания башын читкә борып.
Әнисе дөртләп капты.
– Бу ни дигән сүз?! Әллә мин сезне рәнҗеттемме?!
– Юк, әни, рәнҗетмәдең син безне... – дип куйды кызы.
– Әллә ниләр төрттермәкче тагын үзең! – Әнисенең иреннәре калтырый башлады, күзләрендә зәһәр очкыннар күренде. – Син менә үгез мөгезендә чебен булып күпме яшәргә уйлавыңны әйт. Кайчан мондый тормышка чик куясың? Күзләремә туп-туры карап әйт!
Сания башын иеп, шактый вакыт дәшми торгач:
– Бусы соңгы китүем, әни. Эш таптым мин...
 – Беләм мин синең нинди эш тапканыңны! Тагын чит илгәме?
– Үзебездә эш таптым...
– Аннары?
– Аннары... аннары... атар бәхет таңнары!..

Сания үз-үзен мыскыллап елмайды да ашыгып чыгып китте... Ул автобуска көч-хәл белән өлгерде. Яшел болын, аллы-гөлле чәчәкләре белән тәрәзгә кагылгандай, автобуска каршы йөгерә. Тәрәз пыяласын ике бармак сыярлык кына шудыруга, хуш исле һава бөркелеп кереп, аның йөзен, иңбашларын иркәләргә тотынды. Сания, шушы көтелмәгән рәхәтлектән ләззәтләнеп, күзләрен кысты. Автобуска каршы йөгерүче чәчәкләр гүя аны хәятнең барлык төсләре белән дулкынланучы тере яшел­лек эченә, җырлы-моңлы туйларына чакыралар.

Юк шул, бу чәчәкләрнең җәйге туена, бик теләсә дә, Сания кушыла алмый инде. Аның болынындагы чәчәк-ләр сулган, аның печәннәрен җиләкләре белән бергә чабып ташлаганнар... Усманны очрату әллә нишләтте. Күңеле урынына утыра башлаган иде бит инде.

...Усман кинәт юкка чыккач, шалтыратуларына җавап бирмәгәч, Сания аның офисына барды. Чит илгә озак командировкага китте, диделәр. Аннары, ул шунда калды, кабат килмә, диделәр. Ә ул һаман үҗәтләнеп, аны юллады. Соңгы баруында, ул үлгән, диделәр... Бүген Усманга таба атлаганда: «Менә синең кызың!» – дип кычкырасы килде. Әмма итәгенә ябышкан сабыеның нәни йөрәген яраларга теләмәде...

Күңелсез уйларыннан арыну өчен ул карашын офык­ларга юнәлтте. Сыек зәңгәрсу пәрдә белән өртелгән офыклар шундый серле, аларның артында бәхетле дөнья бардыр, андагы адәм балаларының уй-хыяллары киртә­ләр­сез тормышка ашадыр төсле тоелды. Ә бездә бер дә алай түгел, алай түгел шул! Алай булса, менә бүген үзенең иң яраткан кешесе – Мәчтүрә әбисеннән качып китеп барыр идемени ул?! Качмас иде, аның белән очрашырга ояла. Абыйсы Рәшит белән икесе Мәчтүрә әбиләре итәгендә үсте алар. Аның моңлы итеп укыган догалары, гел-гел иркәләп торучы берсеннән-берсе матур изге теләкләре оҗмах дөньясы булып хәзер дә күңелне җылытып тора. Фатир юнәтү белән үземә алам, дип әбисенә сүз биргән иде Сания. «Әниең чакыргач бармадым, ә менә сиңа барам, кызым», – дигән иде әбисе. Чөнки ул да Сания өчен үлеп тора, алтын бөрте­гем дип кенә йөртә иде. Сания балалар ярата иде, башлангыч сыйныфларда, ясле-бакчада эшләргә хыялланды. Тик әнисе, нишләптер, аның бу теләген өнәмәде. Өй ту-
тырып бала табу хыялы да барып чыкмады. Бер кыз тапты, аны да тәрбияли алмый менә. 
 

* * *

Оныгы бик нык үзгәргән булып чыкты. Рәйсәне көннәр буе әле бакчага, әле инешкә, әле кибеткә сөйри, иртәдән кичкә кадәр бетмәс-төкәнмәс сораулары белән җәфалый. Тыңламасаң, көйсезләнә, елый. Бала артыннан йөгерә торгач, Рәйсә буынсыз кала, башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып, кич урынына тәгәри. Капка шыгырдаса: «Әни кайтты!» дип чыгып йөгерүләре болай да авырткан йөрәген парә-парә телгәли. «Әниемнең күлмәгеннән төшеп калган», – дип, тәрәзә төбендәге рәйхан, кына, яран гөлләренең чәчәкләрен инде өзеп бетерә язды. Бүген иртәдән бирле: «Мәчтүрә әбиемне сагындым, аның янына барыйк», – дип теңкәсен корытты. Унбиш чакрым арада киләп сарып йөреп булмаганын аңлатып кара син аңа. Тәмам түземе төкәнгәч, мәктәп директоры Илшаттан инде карт-коры гына яшәп яткан туган авылына илттерде. Алып килгән күчтәнәчләре белән әнисен сыйлагач, Рәйсә таныш-белешләрен күрергә чыгып китте. Гөлчәчәк карт әбисе белән икәүдән-икәү калуына сөенеп туймады. Ул бит аңа көндез дә, төнлә дә исеннән чыкмаган сүзен әйтергә дип килде. 
– Әбием, син теге чакта без килгәч, әниемне Аллаһ кайтарыр дигән идең. Нишләп һаман кайтармый? – дип башлады ул сүзен.
– Ә син сорадыңмы соң? – диде әбисе аны сөеп-сыйпап:
– Сорадым. Син кушканча, иртән дә, көндез дә, кич тә сорадым.
– Мин өйрәткән доганы укып сорадыңмы?
– Әйе. Бисмилләһ ир-рахмән иррахим, – дип башлады Гөлчәчәк. – Куль-һү аллаһу әхәд, аллаһуссамәд. Ләм йәлид үә ләм йүләд вә ләм йәкүл ләһү күфуән әхәд. Әмин!
– Бигрәк зиһенле бала булгансың инде, бәбекәччәем! – дип, әбисе аны алдына утыртты, битен Гөлчәчәкнең яңагына терәде. – Бер генә сүзен дә ялгышмыйсың, рәхмәт, бәбекәччәем!
Ләкин Гөлчәчәк тынычлана алмады, сораудан туктамады: 
– Әбием, Аллаһ нишләп әнине кайтармады соң?
– Кайтарыр, кызым, кайтарыр. Соравыңнан туктама.
– Инде күп сорадым бит... Һаман кайтармый...
– Аллаһтан сораучылар бик күп бит, бәбекәччәем. Җир йөзе тулы сораучы халык. Догаларың аңа барып ирешү белән теләгеңне үтәр...
– Их, әбием! – диде Гөлчәчәк, әллә нинди шатлык белән аның алдыннан сикереп төшеп. – Әнием кайткач, сине үзем җитәкләп йөртермен әле. 
– Рәхмәт, кызым, яхшы сүзең өчен, – диде әбисе күңеле булып.

Әбисе тәһарәт алып, намаз укыды. Гөлчәчәк тә аның янына тезләнеп теге догасын кабатлады, Аллаһка: «Тизрәк әниемне кайтар!» – дип ялварды.
Рәйсә әбисе кайтып аны киендерә башлауга, Гөлчәчәк:
– Мәчтүрә әби янында калыйм әле, – дип ялынырга тотынды.
– Булмаса, берәр көнгә калсын, – дип Мәчтүрә әбисе дә оныгы ягыннан сүз катты.
– Ни сөйлисең, әнкәй?! – дип туктатты аны Рәйсә. – Ул бит түшәмнән чаба! Газга шартлап очарсыз!
Гөлчәчәкнең бер дә түшәмнән чапканы юк инде. Калдырасы килмәгәнгә шулай ди.

Мәчтүрә әбисе капка төбендә таягына таянган килеш калды. Гөлчәчәк аның ак күлмәге күздән югалганчы машинаның арткы тәрәзәсеннән кул болгый-болгый карап барды. Калды карт әбисе капка төбендә берүзе...
 

2

Бүген яңгыр ява. Гөлчәчәк иртәдән бирле әбисен ишегалдына әйдәкли.
– Ярар, кызым, яңгыр гына туктасын, – дип юмалап, әбисе тавыкларга җим салырга кузгалды.

Гөлчәчәк курчагын каршына утыртты, җиңнәрен сызганды.
– Боргаланмыйча гына утыр әле! – диде ул йодрыгын селкеп. – Сабырсызланма! Хәзер юындырам дидем бит. Әле каршы әйтеп торасыңмыни?! Менә сиңа, менә! – ул курчакның аркасына шап-шоп сукты, суккан саен курчакның зәңгәр күзләре йомылып-йомылып алды. – Тукта елавыңнан! Болай да башым чатный. Синең тавышың гына җитмәгән иде миңа.

Курчагын бераз җилтерәтеп алганнан соң, уйга калды. Әнисенең кулы сукканда каты кебек. Ә менә аны юындырганда мамыкка әйләнә. Әнисе баш түбәсеннән аяк очына кадәр бөтен гәүдәсен сабынлап сыпырганда, шундый рәхәт була. Гөлчәчәк үзе дә күбекне тәннәренә чәп-чәп итеп чәбәкли, икәүләп көлешәләр. Әнисенең бит очлары аллана, җылы сулышы Гөлчәчәкнең бөтен гәүдәсен изрәтә. «Менә тәтәй булдың», – дип, гәүдәсен сөлге белән корыткач, әнисе кат-кат битләреннән үбә, озаклап аның чәчләрен исни, кайчакларда тавышсыз гына үксеп елый... Әнисе еласа, аның да күңеле тула, шулай да елаудан тыелып кала. Бәләкәй кешеләргә еларга ярамый, еласаң ачуланалар. Ә олылар үзләре кайчан телиләр – шул чакта рәхәтләнеп елыйлар.
– Тик кенә утыр, – диде Гөлчәчәк, курчагына бармак янап пышылдады. – Хәзер тагарак алып керәм дә юындырам.

Ул дәртләнеп өйалдына чыкканда, каршысына әбисе килеп керде. Ул бер кулына тавык күкәйләре тоткан иде.
Гөлчәчәк шарт борылды да ишектән кереп юк булды. «Бу чәтнәби, мөгаен, нидер майтарырга йөри», дип уйлады Рәйсә һәм, күкәйләрен верандага куеп та
тормастан, аның артыннан керде.
– Кая бара идең? – диде як-ягына каранып.
– Бармадым... – дип куйды Гөлчәчәк курчагына иелгән килеш.

Ул-бу сизелмәгәч, Рәйсә чыгарга борылды. Ләкин ашыгудан кулындагы дүрт күкәйнең икесе бармакларыннан ычкынды да идәнгә төшеп ярылды. Матур бизәкле зәңгәрсу келәм өстенә җәелеп киткән күкәй сарыларын күргәч, Гөлчәчәк чыркылдап көләргә тотынды һәм «эһ» иткәнче сикереп килеп күкәй сарысына имән бармагын тыкты. Рәйсә оныгының кулын алып, бармагын итәге белән сөртте дә:
– Көлеп торма, ичмасам! – дип аны читкә этте. – Барысы да синең аркада! Зиһенемне алып бетердең!
Син дип ашыкмасам, келәмем пычранмый иде! – диде ул оныгын әрләп.

Гөлчәчәкнең кинәт кәефе төште. Курчагын алып олы якка чыкты. Киереп ачып куелган түр тәрәзә каршына килеп, яңгыр туктамый микән, дип карамакчы булган иде, күк күкрәп җибәрде, җил тагын да көчәйде. Юеш­ләнгән яфракларның шыбырдашканы ишетелә. Алар ниндидер күңелле әйберләр сөйләшәдер, шулай шыбырдаша-шыбырдаша җирдән күтәрелеп, очып китәргә җые­-
на­дыр шикелле. Их, Гөлчәчәкне дә үзләре белән очыртып алып китсеннәр дә әнисе янына китереп төшерсен­нәр иде! Менә хәзер карт әби янында булсаң иде ул! Мәчтүрә әбисе нишләсәң дә тыймый, нәрсәгә үрелсәң дә, «ал, кызым» дип кенә тора. Ә Рәйсә әбисе беркая атлатмый, берни эшләргә ярамый. Тупны диванга куй­саң, «Ал тубыңны, диванны пычратасың!» – дип тавышын күтәрә. Ашаганда авызны чәпелдәтмәскә ку­ша. Кашыкның савытка тиеп шакылдаганын да яратмый.
– Әйдә, кулларыңны юабыз да ашыйбыз, – диде әбисе, ишектә күренеп.

Кул юарга да кул юарга! Көне буе шулай. Түтәлдән кишер алсаң, кишерне дә, кулны да кат-кат юдыра. Әллә нинди микруб дигән әйберләр авызыңа кереп, эчеңә төшәр, чирләтер, дип котны ала. Аның әбисенә нидер әйтәсе килде, тик җайлы сүз таба алмады. Ачудан курчагын аягыннан тотып почмакка атты. 
– Мин келәмне пычратмадым, – диде ул турсаеп.
Әбисе сүз әйтә алмыйча өнсез калды... 
 

* * *

Ул көнне Гөлчәчәк иртәдән бирле йөгерде дә йөгерде, аяк басмаган җире, кермәгән тишеге, бирмәгән соравы калмады. Тәмам эт булып арыган әбисе төштән соң аның сорауларына яткан килеш кенә җавап бирергә тотынды. Тышта күке тавышы ишетелде: «Күккү! Күккү! Күккү!»
– Әби, нәрсә ул? – дип сорады колагын шомрайтып тыңлаган оныгы.
– Күке ул, кызым.
– Ватылган күкәй кычкырамыни?
– Күкәй түгел, күке, – диде әбисе аны төзәтеп. – Күке исемле кош.
– Аны очкылык тотамыни?
– Күкенең кычкыруы шулай. Күк-кү, ди. 
– Ул ни дип кычкыра?

И алҗытып та куйды соң бу бала! Ул аның соңгы соравына җавап биреп тормады, йоклаганга салышып, күзләрен йомды һәм ничек оеп киткәнен сизми дә калды. Нәрсәдер шартлап ватылган, дөбердәгән тавышка коты очып сикереп торып, түр якка атылды һәм өнсез калды. Идәннең бер ягында чәлпәрәмә килгән Давыт сыны кыйпылчыклары чәчелгән, икенче якта ауган урындыгы белән Гөлчәчәк тәгәрәп ята иде! Йә Аллам! Ярты гасыр сандыгында саклаган Давыты харап булган! Мәскәүгә семинарга баргач, дус яһүде бүләк иткән иде иде бит аны...

Гөлчәчәк исә бәрелгән башы авыртудан елап җибәрергә әзер иде. Тик әбисенең калтыранып елавын күреп, авыртуын онытты, утырган килеш караватына таба шуышты, тиз генә менеп ятып, одеялын башыннан ук бөркәнде...
 «Гомерем буе балалар явызлыгыннан интегергә язган икән миңа», – дип уфтанды Рәйсә. Мәктәбен мактап торсалар да, дәрәҗәле исемнәр бирсәләр дә, яшәү җиңел булмады аңа. «Син – директор, мин өйдә бала карау-чы», – дип, иң элек ире аерылып китте. Улы Рәшит университет тәмамлау белән акча эшләргә Себергә юнәлде. Шул китүдән кайта алмады. Инде ничә еллар өйләнергә акча, фатир алырга акча, дача салырга акча, балаларны институтта укытырга акча дип яши бирәләр. Саниясе сандугач булып сайрады, чикерткәдәй сикергә-ләде дә утка очкан күбәләк кебек шәһәргә китеп, тормышның төбенә үк чумды. Башта аны кызганган төсле булса да, соңрак елады Рәйсә. Мәктәп директоры кызы бит! Ни йөзең белән халыкка күренәсең, ни йөзең белән укыту­чы­л­арыңны тәртипкә чакырасың? Гомер буе мәктәптә эшләп, ул бер нәрсәне аңлады: адәм баласын тәрбияләп булмый икән. Аны буып куйган су кебек тота алсаң – тотасың, тота алмасаң, буаңны җимерә дә үз юлы белән китә. Директор чакта аны «Корыч кул» дип йөртәләр иде. Кырыслык, корыч кыршаулар белән кысып кына кешене йөгәндә тотып була. Институтта педагогикадан лекция сөйләүче профессор һәр бала үзе бер цивилизация, ди иде. Җир йөзендә комсызлык, җәбер-золым, кан коюлар торган саен арта бара. Аларны бит бүгенге балалардан үсеп чыккан затлар кыла. Моны цивилизация дип буламы соң?

Әнисен дә үз янына алып килә алмады Рәйсә. «Дин­сез, имансыз нигезгә бармыйм», – диде Мәчтүрә әби, ярым сукыр килеш ялгызы яшәүне хуп күрде. Ул сулкылдаган йөрәген кулы белән кыскан килеш изрәп кит­те... Йокысыннан күзен ачуга, беренче уе Гөлчәчәк булды. Өйдән чыгып киткәндер, әллә ниләр эшләгән­дер дип, аның караваты янына йөгереп килде һәм йөрәге кысылудан туктап калды. Бала, бөгәрләнеп кырын яткан хәлдә, әнисенең теге иске халатын, суыра-суыра, имеп ята иде! Сул кулы белән халатны кысып кочаклаган, уңы белән имә торган турын бөтереп тоткан. Оныгының шул чүпрәкне ничек имүен күргәч, аның күзлә­реннән мөлдерәп яшь тамчылары тәгәрәде. Балалар дөньяның тәмен-ямен авызлары белән татып үзләштер­гәнне белә иде Рәйсә. Әнә бит, йөзе рәхәтлектән яктырып киткән, бит очлары чокырайган. Саниясенең дә имгәндә бит очлары чокырая иде. Аның йөрәге сикерә башлады, бөтен­ләй хәле китте. Ул бала янына чүмәште. Төннәрен оныгының авыз чәпелдәткән шикелле тавышын ишеткә-ләгәне бар иде барын. Әмма мондый нәрсә уйга килерлекмени?! И бичара бала! Аны бит Сания бер ел да имезмәде. Канәгатьләндерелмәгән теләк саклана, күрәсең! Рәйсәнең бөтен калебен кузгатып, бер нечкә хис пелтләп кабынгандай булды. Бу – инде ничә дистә еллар бер генә мәртәбә дә тоймаган хис – бала назлау теләге иде.

Ул Гөлчәчәкне иркәләмәкче булып кулын сузды да ялкынга пешкәндәй тартып алды. Оныгын бу илаһи халәтеннән бүлү зур шәфкатьсезлек булыр иде. Ул, тыела алмыйча, тавышын эченә йотып, үкседе дә үкседе.
И бичара бала! Бәләкәч бармаклары, тәпиләре әллә балчыкка, әллә башка берәр нәрсәгә буялып беткән. Рәйсә, иелеп, аның кулларын, аякларын иснәде...
Үзе бәләкәй чакта авылдагы төп нигездә үскән шомырт, сәрби куакларының, алмагачларның исен тойды... Гөнаһсыз бала чакларның инде мәңге кайтмаячагын аңлаудан йөрәге сулкылдады... Кинәт бик тә, бик тә кадерлегә әйләнде бу бала аның өчен. Күңеле ярларыннан чыгып актарылды... 

Саниянең Усманга сөяркә хәлендә яшәвен белә иде ул. Балага яшь ярым булгач, түзмәде, ныклап сөйләшергә дип, Усманның офисына барды. Кияү булырга тиеш кеше аның ник килгәнен аңлау белән авызын томалады:
– Матурлык бер генә кешенеке була алмый, – диде Усман, үгезнеке төсле кып-кызыл күзләрен аңа төбәп. –
Булдыра алган, кулыннан килгән һәркем табигать бүләгеннән файдаланырга тиеш. Мин Соняны укыту өчен аз сумма түкмәдем. Так что квиты. Мин аны кемнәрнеңдер аяк астына салып тапталудан саклап торам. Теләсәгез, бүген үк араны өзәм. Хушыгыз!
Рәйсә төкереп чыгып китте...
Бала күзләрен ачты һәм куркулы тавыш белән:
– Әбием, син мине кыйнамыйсыңмы? – дип сорады.
– Юк, бәбекәччәем, юк, сине нишләп кыйныйм, – дип, Рәйсә оныгын кочагына алды.

Юындыргач, йомырка пешереп бирде. Йомырка Гөлчәчәкнең иң яраткан ризыгы иде. Ул аны бәләкәй бармаклары белән озаклап әрчи, озаклап, тәмләп ашый. Оныгы ашау белән мәшгуль булганда, ул аның урынын җыярга кереште һәм халатны күреп шаккатты. Халат күкрәк турларыннан алып биленә кадәр чәйнәлеп, тишкәләнеп беткән, бүген имгән юеш җире дә тишелеп чыккан иде... Ул халатны юарга дип ишеккә таба атлауга, Гөлчәчәк ашый торган җиреннән, халатка килеп ябышты: «Минеке!» – диде.
– Синеке, бәбекәччәем, синеке! – дип кабатлады әбисе. – Мин аны юып кына куймакчы идем.
– Юма! – дип халатны тагын да ныграк үзенә тартты оныгы.

Халатны бирүдән бүтән чара калмады. Бүген ул Гөлчәчәккә ни теләсә шуңа ирек куйды. Ә үзе исерек кеше кебек йөрде. Әле барып утырды, әле ишегалдыннан урап керде, әле нидер эшләгәндәй итте, әмма башындагы коточкыч уйлары тәмам биләп алып, ниндидер максатчан гамәл кылырга ирек бирмәде. Шушы бичара сабыен яратамы соң ул? Сания белән икесен шәһәргә озатып җибәргәндә, тагын кайтыгыз, дип каласы урында ул ни диде? «Яңадан эзегез булмасын!» – диде. Коточкыч хәл! Оныгын яратса, андый сүзне әйтә алмас иде. Ә үз балаларын яраттымы соң? Бу сорау аның өчен тагын да куркынычрак иде. Ул мәктәп дип чапты да чапты, Рәшит белән Санияне әбиләре тәрбия­ләде. Бервакыт телгә килгәч, әнисе аңа: «Хыянәтче син!» – дигән иде. Шул сүзгә моңа кадәр гаҗәпләнеп, җавап таба алмыйча йөргән иде. Менә бүген тапты. Аның үз балаларына хыянәт итүен күздә тоткан икән әнисе! Әйе, ул ике баласына бирәсе назын, йөрәк җылысын мәктәп эшенә алмаштырган булып чыга. Вакыты булмады, чөнки ул ил өчен кирәкле бөек эшләр белән мәшгуль иде...

 Мәктәбендәге балаларны яраттымы соң ул? Аларны кырыс таләпләр кысасында тәрбияләргә тырышты –
бары шул гына. Бу аның үз гомерендә беренче мәртәбә үз кимчелеген тануы иде... Әйе, ул аларны яратмады!
Ул артистларча уйнап, кыланып кына яшәгән булып чыга. Барысына да ул үзе гаепле!
 Нишләргә соң? Һич югы менә шушы оныгын коткару өчен ул нишли ала? Ахырда бер нәтиҗәгә килде: баланы үзендә калдырырга! Сания моңа кадәр дә юньләп карамады, моннан соң да карамаячак. Тик оныгы калырмы соң? Ул бит әнә биредә дә шәһәрдәге әнисеннән аерылмыйча яшәп ята. Саниясе ни әйтер? 
Аның уйларын шомлы тынлык бүлде. Гөлчәчәкнең «шылт» иткән тавышы да ишетелми иде. Тагын берәр нәрсә эшләгәндер дип, ике арадагы ишектән түр якка атлады. Бала идәннең нәкъ уртасында кыйблага карап утырган да уйга баткан. Аның гәүдәсе бераз иелгән, ирен читләре аска салынган. Сыңар керфеге дә селкенмәгән йөзенә олы хафа иңгән... әйтерсең лә галәм үзәгенә утырган да җиһан әйләнешен күзәтә, тыңлый... Аның каршында шаян оныгы түгел, иңнәренә дөнья гаме баскан олы кеше иде... Баланың эчендә ниләр кайнаганын ни әнисе, ни әбиләре, җир йөзендәге беркем дә белми иде... Бәлкем, ул туачак балаларына һәм үзенә төшәчәк газапларны ерак еллар аша күрәдер... Ни генә булмасын, бу бала явызлык кылу турында уйламый 
иде. Ул явызлык кылу турында уйлый алмый – 
бу аның бөтен кыяфәтенә язылган иде. Бусы – 
Рәйсәнең үз гомерендә икенче мәртәбә гаебен тануы булгандыр... 
 

3

Сания, коточкыч алданганын аңлагач, Усманнан үч алу өчен ридикюлендә кислота йөртә башлады. Бер кичне рестораннан кәеф-сафа корып, машинага төялеп кайтканда, Усманның офис бүлмәсендә ут янганын күреп алды. Җәяү кайтам, күңелем болгана, дип төшеп калды да, офиска килде. Ике сакчы баскыч янында тәмәке тартып тора иде. 
– Мине Усман чакырды, – дип алдашты ул.
– Босс исерек хатыннарны чакырмый, Соня. – Сакчы­лар хахылдашып куйды.
– Мин килгәнне әйтегез!
Сакчыларның берсе кереп чыкты да:
– Босс хәзер безнең арттан киләчәк, әйдә машинага утыр, – диде. 

Сүз әйтергә дә ирек бирмичә, машина эченә этеп керттеләр. Саниянең янауларына игътибар да итмәделәр. Бик озак баргач, машина куе куаклыклар каплаган караңгы ташлыкка килеп туктады. Берсе машинадан Санияне сөйрәп алды да сугып җибәрде. Ул ниндидер очлы ташлар өстенә барып төште.
– Әгәр босска тагын берәр шалтыратсаң, шушында мәңге калачаксың!
Сания үзенә суккан сакчыга ташланды, әмма ул аның чәченнән эләктереп алды да дөп итеп йөзе белән ташка бәрде. Сания җылы кан тәмен тойды, һәм барысы да юкка чыкты... Ул больницада операциядән соң гына аңына килде. Алгы тешләренең нибары өчесе калган иде. Усманга якын килү түгел, телефоннан да шалтыратырга ярамаганын хастаханәдә уйлана-уйлана тәмам аңлап бетерде. 

...Сания сатучы иде. Яхшы эшләгәч, склад мөдире итеп куйдылар. Кичләрен үзешчәннәр белән моңлы итеп җырлады, ут өертеп биеде. Артыннан егетләр һушсыз булып чапты. Аларның берсенә дә артык сәлам бирми­чә, шаярып-үртәп йөргәндә, бер миллион өстенә чыкты. Үлем белән бер иде бу. Саниянең күз яшьләре диңгез булып акты, йокыдан, ашаудан калды. Сәүдә комплексы директоры урынбасары Усман да аның мәхәббәтен яуларга шашынып йөрүчеләр арасында иде. «Бурычың­ны түлим, миңа гына бул!» – дип ялынды. Күпкә өлкән булса да, бөтенләй яратмаса да, ризалашырга туры килде. Яши башлагач, Усманның гаиләсе барлыгы беленде. Син сәнгать кешесе, дип, сөяркә аны музыка училищесына кертте. Күп тә үтмәде, дусларының бердәм алкышлары астында Усман аны даһи биюче дип игълан итте һәм сәнгать университетының хореография бүле­генә урнаштырды. Тик аңа укуын тәмамлау насыйп булмады. Кызып китеп, бер профессорга ничек итеп үзенә кул сузуы турында студентлар каршында әйтеп салгач, аны университеттан да, тулай торактан да кудылар. Усман бу чакта үз бизнесын ачкан иде, аны ике бүлмәле, бөтен җиһазлары булган фатирга кертте. «Синнән бөтен дөньяга билгеле йолдыз ясаячакмын», – диде. Тормыш тоташ бәйрәмгә әйләнде. Бу фатирдан Усманның дуслары өзелеп тормады, үзе еш кына командировкаларга китеп югалды. Мәхәббәт уеннары ничектер җиңел төс алды. Чөнки һәркайсы ирекле иде... Са­ниягә тагын бер яңалык ачылды: ул Усманның мәхәббәт агачында сайраган исәпсез-хисапсыз былбылларның берсе генә икән! Бу хакта аңа Усманның дуслары сөйләде. Сания йөккә дә узган булып чыкты. Куркып, Усманнан яшерде. Чөнки ул бернинди бала булырга тиеш түгел, дип, башта ук кисәтте. Аңа әйткәндә, соң иде инде. Усман имчеләргә барырга кыстаса да, Сания курыкты. Балага ике яшь тулганда Усман юкка чыкты. Ниндидер рәсми затлар фатирның офисныкы икәнен раслаучы документларны күрсәтеп, аны баласы белән урамга куып чыгардылар. Сания элегрәк Усманда сак хезмә­тендә торган Петрга барып егылды. Ул Санияне чит илгә барып акча эшләүчеләр белән таныштырды. Бөтен тәне татуировка белән тулган Петр егерме елга якын төрмәдә утырган куркыныч кеше булып чыкты. Аңардан качып китеп, ул кемнәрдә генә торып карамады, барыбер шуңа кайтып егылды. Чөнки Сания инде эчмичә тора алмый иде. Ә Петрда эчәргә дә, ашарга да һәрвакыт бар. Хастаханәдән чыккач та ул шунда юнәлде, аның өченче каттагы фатирына күтәрелгәндә, баскычта туктап калды. Гөлчәчәк белән әнисе күз алдына килде. Аның үтәлмәгән вәгъдәләрен һаман өметләнеп көтүче Мәчтүрә әбисенең моңлы догалары колагында яңгырагандай булды. Юк! Әгәр шушы ишекне ачып керсә, аңа бу якты дөньяга чыгу юлы мәңге ябылачак. Ике әбисен югалтканнан соң, Гөлчәчәге япа-ялгыз калачак... Cания йөгерә-йөгерә баскычтан төште дә, подъезд ишеген ачып, якты дөньяга атлады...
 

* * *

Капка шыгырдауга, Гөлчәчәк ашап утырган җиреннән сикереп торды да тәрәзәгә капланды һәм әллә нинди сөенечле тавышлар чыгарып ишеккә йөгерде:
– Әни кайтты!

Саниянең йөзен күргәч, Рәйсә имәнеп китте: бу ул да, ул түгел дә иде! Уң як күзеннән иягенә кадәр тирән яра эзе сузылган, күз кабагы йомылып тора. «Кызым!» дип дәшкәндә, Саниянең алгы тешләренең өчесе генә калганлыгын чамалады.
Гөлчәчәк йөгереп барып әнисенең кочагына атылды, битләреннән үпте.
– Исәнме, әни! – диде Сания, Гөлчәчәген коча-үбә.
– Әлегә бер көе, – диде Рәйсә коры гына.

Гөлчәчәк әнисе янында бөтерелә. Аның йөзе шатлыктан балкый, иреннәре туктаусыз елмая иде. Ашап-эчкәч, Сания, арыдым дип, чишенеп тә тормыйча, мендәргә башын салды. Гөлчәчәге дә аның янында тирән сулап йоклап китте.
Айныган, димәк, баланы алып китәргә дип кайткан. Ничек алып калырга соң бу бичара сабыйны? Һава җитмәгәндәй, Рәйсәнең йөрәге кысылып куйды. Кабаланып ишеккә атлады. Инде караңгы төшкән, күктә йолдызлар җемелди, шулай да кояш баешында алсу шәфәкъ әле сүрелеп бетмәгән иде. Салкынча һава сарылудан ул дерелдәп куйды. Ничек алып калырга соң газиз оныгын? Салкын күк йөзе аның эчендә кайнаган утка битараф иде. 
Өйгә керсә – Гөлчәчәк, өстәл түрендә туңдырма ялап утыра, Сания мыш-мыш йоклый иде. Рәйсә оныгы янына утырып, акрын гына сүз башлады:
– Кызым, иртән әниең китә торгандыр, син минем янда калырсың бит, әйеме?
Гөлчәчәкнең керфекләре дерелдәп куйды, йөзенә хафалану билгеләре чыкты.
– Ә әни?!
– Әниең тагын кайтыр...
– Ул мине алырга кайткан. 
Рәйсә, күңелендәгесен балага әйтергә ярамаганын белсә дә, әйтмичә кала алмады:
– Ул бит сине карамаячак, ашатмаячак. Үзең бит әллә нинди әшәке абыйлар белән чыгып китә дип сөйләдең. Шулай түгелмени?
Бала уйга баткан иде, дәшмәде. Рәйсә, баланы ымсындырып, үз янында калдырырга өметләнә иде:
– Мәчтүрә әбиеңне дә монда алып килербез...
 Гөлчәчәкнең йөзеннән якты шәүлә йөгереп үтте дә шундук сүнде.
– Карале, әниең ничек ямьсезләнгән! Авызында теше дә калмаган...
Бу соңгы сүзләрен Рәйсә, нишләптер, иң көчле дәлил дип уйлаган иде. Әмма оныгының йөзенә ярсу билгеләре чыкты. Ул рәнҗешле карашын әбисенә төбәп:
– Минем әнием иң матуры! – дип кычкырды.

Әбисенә телен чыгарып күрсәтте дә, әнисе янына капланып ятты. Аның иңбашлары дерелди башлады, бала тавышсыз гына елый иде...

 «Картаеп акыл кермәгән ахмак! – дип сүкте үзен Рәйсә. – Ничек җир күтәрә мине?!» – дип өзгәләнде.
Ул үзенә урын тапмады, даруларын эчте, аннары чыгып ишегалдында йөреп карады, әмма иңбашлары дерелдә­гән бала күз алдыннан китмәде. Ул елатты аны, ул нәни йөрәген җәрәхәтләде. Өйгә керүенә, Гөлчәчәкнең йоклап китүен күргәч, өстеннән авыр йөк төшкәндәй булды, урынына барып ятты...

Ул таң белән уянды. Мул итеп табын әзерләде. Санияне ничек тә үзен генә тизрәк автобуска озату иде нияте. Әле вакыт шактый булса да, кызының колагына пышылдады:
– Автобуска соңарасың...
Сания ашык-пошык юынды да, өстәл янына килеп утырды. Йөзендәге яралар тагын да кызарып, иреннәре күкшелләнеп калган иде. Рәйсә кызы кайтканнан бирле башын бораулаган соравын бирде:
– Ни булды сиңа?
– Усманның егетләре кыйнады.
– Ул хәшәрәтнең үзен түгел, исемен онытырга кирәк! – диде Рәйсә, ачуы кайный башлавын тоеп. – Күзең шушылай каламыни инде?!
– Бер-ике айдан ачылачак, диделәр...

Сүз шуның белән бетте. Рәйсә кабат дәшәргә курыкты.
– Уятырга вакыт, – дип кызы кузгалуга, Рәйсә каршына килеп басты.
– Баланы бирмим! – диде ул, гәүдәсе белән калтыранып. – Кая алып китәсең син аны? Үзең кебек имгәтергәме? Бирмим!
Сания туктап калды. Аннары башын аска иеп, ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Әни... әгәр кайтсам... пропискага кертер идеңме? – диде.

Рәйсәнең тез буыннары йомшап китте, гәүдәсе чайкалып куйды.
– И кы-ы-зы-ым! – дип сузды ул ниндидер зур музыка коралы кылыннан өзгәләнә-өзгәләнә тибрәлгән моңга охшаш тавыш белән. – Кайта гына күр! Күпме вакытлар көттем мин бу сүзеңне!
Әллә кызын ул кочаклады, әллә Саниясе аның аварга торган гәүдәсен күкрәгенә кысты – кызының күз яшь­ләре ачысы белән кушылган газиз сулышы ананың колак яфракларына татлы дулкын булып бәрелде. Ишек тупсасына яланаяк баскан Гөлчәчәк, шомырттай күзлә­рен төбәп, елмаер-елмаймас аларга карап тора иде...

«Сөембикә» журналы, №6, 2015.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com