Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Акмаңгай

Акмаңгай

Нәбирә Гыйматдинова
Нәбирә Гыйматдинова
04 августа 2016
3353 карау
Игътибарыгызга язучы Нәбирә Гыйматдинованың «Акмаңгай» дигән өр-яңа хикәясен тәкъдим итәбез. Анда җәй, авыл, сыерлар... Шунысын да әйтергә кирәк: «Акмаңгай» – авыл хуҗалыгы темасына язылган иң яхшы хикәя дип табылды. Ул Язучылар берлегенең  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә уздырган хикәяләр конкурсында  узган ел беренче урынга лаек булды!



  – Му-у-у...
       Аның «җыры» дулкын-дулкын булып тирә-юньгә таралды. Дөнья яңгыратып мөгрәмәде ул, нибарысы «у-у» дигән авазлар белән генә «көйләде». Мондый илаһи тынлыкны бозалар димени?! Беркем дә: «Әйдәгез, әйдә, мәхлуклар», – дип, арттан кумый, беркем дә колак төбендә чыбыркы шартлатмый.
       Бүген дә аны авыл көтүенә кумадылар, бүген дә үз иркенә җибәрделәр. Чөнки хуҗалары ышана:  Акмаңгай акыллы хайван, тәртип бозып, иген кырын  да, хуҗалыкларның бакчасын да таптамый, елан кебек  бормаланып яткан бердәнбер сукмагыннан аланга гына төшә иде.
       Иртән генә ләйсән яңгыр явып узды, шуңа күрә үлән яфракларында җемелдәгән  чык бөртекләре кояш нуры белән куышып, күзне камаштыра иде. Урман һавасы  белән буталган хуш ис борынга килеп бәрелгәч, ул шуның тәмен-ләззәтен буена сеңдереп, бермәл кымшанмыйча торды, аннары  ашыкмыйча  гына  бер учма сусыл үлән өзеп капты. Җиләге дә эләкте бугай, тәгам телеңне йотардай тәмле иде. Аңа беркем дә, бернәрсә дә комачауламады. Безелдәвек агай-эне  кигәвен нишләптер бу аланга бик сирәк очып керә, керсә дә, Акмаңгайга  кунмый, «мөгезлебикә» аларны аямый шул, камчы төсле койрыгы белән чыңлатып китереп суга да җиргә мәтәлдерә иде.
       Акмаңгай кинәт кенә күшәвеннән туктап калды. Менә ничәнче көн инде урман артыннан сәер гөрелдәүләр ишетелә иде. Анык кына аңлап булмый, әлеге тавышлар, мөгаен, агач-куакларга бәрелеп-сугылып, йөзгә үзгәрә иде. Бу нәрсә икән соң? Шуны беләсе килеп угаланса да, ул, хуҗалары тамгалаган биләмәдән читкә тайпылырга җөрьәт итмәде. Син – башбаштак, дип, бүтән урам чырае күрсәтмәсләр! Әмма кызыксыну көчәйгәннән-көчәя, хәзер инде ул мөгездән тоякка кадәр төшеп җиткән, аңа карышу мөмкин хәл түгел иде. Йә,  бер генә мизгелгә шул тарафларга күз сала бит ул! Керпе кыштырдаса да, куркак куян дерелдәсә дә сизмәслек итеп сак атлар.
       Акмаңгай күшәгән ризыгын ашык-пошык йотты да, тәвәкәлләп урман эченә томырылды. Аланда гына тулганып урманның көчен бәяләмәгән икән: галәмәт куе икән ул, галәмәт зур икән. Мөгезе белән куак чыбыкларын аралый-аралый юл ярып хәлдән тайса да, ул ниятеннән кайтмады. Кәбестә кебек кат-кат «киенгән» урман, ниһаять, көннең  йөзен «күрсәтте»: агачлар сирәгәйде, кояш елмайды. Алда исә тамаша: чакрым баганасы хәтле генә ераклыкта өсте ябулы корылмалар тезелешкән иде. Акмаңгай аларның ферма икәнлеген чамалый иде. Димәк, хуҗасы Фәндәс, һәр иртә, тракторын кабызып, шушында ашыга икән! Ай-яй, әллә кайларга барып эшли икән! Корылмасы ... гадәти бер нәрсә иде аның, ә менә аның тирәсендә булашкан әкәмәт җанварларны кемнәр дип атарга икән?  «Болар кайсыдыр ягы белән миңа охшаган да, охшамаган да... Бер үк тегүчедән тектереп кигәннәрмени, һәммәсе дә аклы-каралы төстә, үзләре койрыксыз, үзләренең башында мөгез дигән «таҗлары» да юк. Үзләре Акмаңгай кебек үк «му-у-у» диләр тагы. Алларында печән, тик нигәдер ул кипкән, гадәттә, андыйны кыш айларында гына салалар, әле бит җәй, болыннарда котырып тере үлән үсә!»
       Иң кырыйда – койма читендә берсе аерым гына – ялгыз гына моңая иде, «бүре түгел, муенга ябышмас», – дип Акмаңгай шунда табан китте. «Әкәмәт» тә аны күзәтә иде. Алар шулай бер-берсенә озак кына сынап карагач, Акмаңгай:
       – Иптәш, син кем? – диде.
       – Сыер, мадам.
       – Кит аннан! Мин дә сыер. Исемем Акмаңгай. Ә синеке ничек?
       «Әкәмәт» гаҗәпләнеп:
       – Нәрсә соң ул исем? – диде.
       – Һи, җүләр! Хуҗабикәң кушкан ат инде! Ул сиңа иркәләп эндәшәдер лә?!
       – «Унөч» саны мин, колагымдагы язуны укы, мадам!
       – Һи, сан, имеш! Исемсез нинди хайван инде ул? – Акмаңгай шикләнеп:  – Син тучны сыермы соң? – диде.
       – Сөтемне саугач, сыердыр, мадам.
       – Мадам да мадам дип, ят сүзләр кыстырмале! Үзебезчә, татарча сөйләш! Алай дисәм... Бәй, әллә син безнең татар «сөтлебикәсе» түгелме?
       – Әйе, без чит илдән кайтарылган нәселле токым! – «Мадам» мөгезсез башын горур гына өскә чөйде. Аның күз карашында тәкәбберлек һәм «мин-минлек» шәйләнә иде. Акмаңгайны түбәнсетте бу “койрыксыз”, ләкин “авыл бичәсе” гарьләнүен сиздермәде.  Аны беркем дә   «бар» дип ирексезләмәде, ул үзе урман ерып килде, шуңа үпкәләргә хакы да юк иде.
       – Әйдә, чык, аланда ямь-яшел үлән, шикәр төсле авызда эри, – диде ул, артка чигенеп.  Койма аша гәп куерту уңайсыз, аннан битәр хуҗасы Фәндәс абзыйның күзенә чалынсаң эш харап иде.
       «Унөч» моңсу гына мөгрәде:
       – Ярамый...
       – Нишләп?!
       – Без тоташ ябылуда гына яшибез.
       – Бәтәчулла! Нәселле дигәч тә, урларлар дисеңмени? Тансык ди сез! Авылда болай да йорт саен өчәр сыер. Көтүдә йөртмиләр мәллә?
      – Нәрсә соң ул «көтү»?
        Акмаңгай койрыгы белән шапылдатып корсагына сукты:
       – Үлеш! Көтү нәрсә диме?! Без, авыл сыерлары, зур төркемгә оешып, көнозын сахраларда йөрибез. Әле  пыяла минем тояк итен яралаган иде, шул сәбәпле, хуҗаларым көтүгә чыгармады. Төзәлгәч, барам! Анда күңелле!
       – Бездә дә күңелле анысы. – «Әкәмәт» нәселдәшләренә ымлады. – Без дә сезнең кебек серләшәбез, җаныбыз да тыныч. Ниемә ул ирек! Бүре дигән усал ерткыч очраса, ничек качып котыласың, ди.
       – Һи, җүләр! Бүре очрасамы? – Акмаңгай башын уңлы-суллы чайкады. – Очлы мөгезләрем белән кадап корсагын тишәм мин аның! 
       – Кигәвен ише бөҗәкләр каныңны суыра ди әле.
       – Суыртырмын, көт! Койрыгым белән чәпәсәм – берьюлы ун кигәвен кырыла, – дип гайрәтләнгән Акмаңгай кисәк авызын йомды. «Унөч» ямансулап  башын аска игән, ул яңа танышы мактанган «кораллар»дан мәхрүм иде шул.
       – Кайгырма әле син, мөгезең дә, койрыгың да булыр... Син яшь бит, –дигәч, тегесе:
       – Булмас инде, – диде. – Кальций дигән витамин сөттә күбәйсен өчен артык җирләребезне кисеп ташлыйлар дисәк, анысы да, монысы да кирәк икән.
       – Табигать безгә артык әйберләр тагып мәшәкатьләнмәс иде, Унөч! Йә, йә, борыныңны салындырма, син болай да матур. Безнең кебек төсе уңган кызгылт киемнән йөрмисең,  тирең, ефәкмени, ялык-йолык итә. Үгез әфәнделәр үлеп гашыйктыр әле сиңа.
       – Үгез? Бездә андый зат күренми! – «Унөч»нең төймә төсле түгәрәк күзләре тагын да зурайды. – Кем ул, нишли ул?
       Акмаңгай кызарса да кызыл йөзендә ул күренмәс иде. Бу мәхлукка үгезнең кем икәнен ничек төшендерергә икән? Көтүдә гайрәтле Батырҗан бар... Ул һәммәсен дә тигез ярата... «Сөтлебикәләр» аңардан биһуш...
       – Син соң... – Акмаңгай оялуыннан нишләргә дә белмичә тоягы белән җирне тырмаган кыланды, – ...бозаулыйсыңдыр ич?
       – Бозауладым, күрсәтмәделәр генә. Аерым аранда тәрбиялиләр, ди.
       – Үгездән башка гына нәсел үрчеми инде ул.
       Чит мәмләкәттән шул «Унөч», укымышлы «халык», аның кая суктырганын аңлады.
        – Шуны әйтәсеңмени, – диде. – Ул эш бездә ясалма юл белән башкарыла.
       – У-у-у, мәхәббәттән мәхрүм икән сез алайса, – дип, аяныч тавыш белән мөгрәде Акмаңгай. Җүләр, тагын хаталанды, тагын саксыз сүз белән аклы-каралы танышының йөрәген яралады. - У-у, сез бәхетле икән, көндәш утында янмыйсыз икән. – Юри шулай такмаклады, юкса көтүдә беркем беркемнән көнләшми иде. – Кызганыч,  син тоткынлыкта, Батырҗан сине дә ошатыр иде, Унөч! Әллә киртәне җимеримме? Безнекеләр белән күрешер идең. Гади генә авыл сыерлары булсак та, без бик итагатьле «сөтлебикәләр».
       Акмаңгай койманы мөгезе белән этәм дигәндә генә калай зеңгелдәде. Зең-зең... Зең-зең...
       – Төшке тәгамгә чакыралар, – диде «Унөч». – Вакытында ашамасак – тагарак автомат рәвештә ябыла.  Иртәгә кил!  Кил, зинһар, Акмаңгай!
       Корылмаларның  буеннан-буена тагарак сыман савытлар беркетелгән иде. Аларга  нәрсә салдылар икән? Дару-фәлән, ахрысы? Борынны әчеттерә. Акмаңгай ат кебек пошкыра-пошкыра урманга юнәлде. Аның да карыны ачты, ләкин ул дару белән буталган ризыкка ымсынмас иде. Хуҗабикәсе аңа бәрәңге боламыгына ипи турап бирә һәм ул дөньяда иң тәмле сый була иде.
       Акмаңгай аланда озак тоткарланмады, өенә ашыкты. Баягы кичерешләрдән аның башы әйләнә иде. Хуҗабикәсе чиләге белән абзарга алма күтәреп керде һәм аны муеныннан сыйпый-сыйпый:
       – Кимер, матурым, сөтең балланыр, – диде. – Терелдең инде, иртәгә көтүгә куарбыз, матурым.
       «Матурым»ның исә үз хәсрәте иде. «Унөч»кә биргән вәгъдәсе җилгә очар микәнни? Көтүдән качулары бик икеле, анда көтүче һәркайсын күзе белән бораулый.
       Акмаңгай  тәҗел  кирәк чакта мөгез очы белән капка келәсен шудыра иде, иртән,  кояш-уяныр уянмас кымшанган арада, ул әкрен генә урамга чыгып тайды. Бу юлысы калын урманны дәртләнеп-ашкынып  ерып барды ул. Дәртләнмичә ни, аны анда дусты көтә иде! Ләкин киртә янында «Унөч» күренмәде. Инде борылам дигәндә генә, таныш мөгрәү колак яфрагын иркәләде: 
       – Му-у-у... Гафу ит, Акмаңгай, әле генә саудылар.
       – Әйем лә, гафу үтенеп мәшәкатьләнмә! Хуҗабикәңнең кулы йомшакмы соң? Минекенең мамык төсле.
       – Нинди «хуҗабикә» турында әйтәсең, Акмаңгай?!
       – Савучы инде, җүләр!
       – Заманнан артта сөйрәлмә, сыерларны күптән машина сава! – «Унөч», киресенчә, аны «җүләрләнгән» дип уйлады.
       – Ай, харап икән, машина сава икән! Оператор, диген, кызый! Андук шикләндем, фермагызда хатын-кыз заты күренми. Хуҗам Фәндәс абзый шулайрак  дигән  иде  шул. Әйем лә, заманасына төкерим, «матурым» дия-дия кул белән савуга җитми инде. Тәнеңә ничек  тимер ыргаклар белән кагылдырмак кирәк!
       Авыл көтүе Акмаңгайның телен генә  чарламаган, ул анда йөри-йөри сүз көрәштерергә дә остарган иде. Әнә, «Унөч»не ничек сыртка салды. Әем лә, арттырып җибәрде бугай, алай ярамый инде, ярамый.
       – Көн матур, әйеме? – диде ул. – Бүген нишлисең, кызый?
       – Нишлим? Койма буенда таптанам. Күңелсез, эч поша. Синең артта тоташ яшел капкамы соң?
       – Юк, урман.
       – Эчендә ниләр бар?
       – Анда төрледән-төрле агач-куаклар үсә.
       – Ул беркайчан да бикләнмиме, Акмаңгай?
       – Табигать – йозаксыз дөнья, кызый, аңарда бик юк. Елга-күлләр, кыр-басулар гел ачык тора. Румия апам: «Аларның хуҗасы бер Аллаһ кына  ди.  –  Без бәләкәй чакта авыл искиткеч матур иде ди. Әниләргә ияреп болыннарга төшсәк, нинди генә аллы-гөлле күбәләкләр очмый иде», – ди. Бүген алар үлеп беткән шул, чөнки иген кырларына агу сибәләр, ул агу чәчәк-үләннәрне көйдерә, бөҗәкләрне үтерә. Хуҗа абзыем китап күп укый, шуңа әллә ниткән ят сүзләр ычкындыра. «Табигатьтә мутация башланды, гел кара күбәләк, гел кара кырмыска үрчи», – ди. Ул кызып китеп: «Менә мисалга сине алыйк. Синең сыер диярлегеңне калдырмаганнар. Ашаганың да дару кушылмасы, сөтең дә зарарлыдыр әле»,  – дип өстәмәкче иде, телен тешләде. –  Мисалга сине алыйк. – Акмаңгай сүзен җәһәт кенә икенче якка әйләндереп каплады. –  ...тикмәгә генә чит илдән ташымаганнардыр, хикмәтледер сез.
       – Хикмәтле, әйе, хикмәтле! Без сөт күп бирәбез.
       – Без дә сездән кимен куймыйбыз анысы. Табыш дип инде... – Акмаңгай үзенә генә ишетелерлек итеп борын төбендә мыгырданды: – Мөгезне сындырмыйлар, койрыкны кисмиләр.
       – Ә-ә-нә, теге яшел келәмне кем җәйгән, Акмаңгай?
       – Борчак басуы ул, кызый. Син яңа гына туган бала төсле, валлаһи! Татар тотып карамыйча ышанмый диләр бездә, әйдә. Миңа ияр, табигатьтә чаптырам. Иснисен иснәп, чәйнисен чәйнәп кара!
       «Унөч»тән ризалык та сорамыйча Акмаңгай мөгезе белән койманың читен иштерде.
       Алар, җил белән куышып, урман кочагына атылдылар. Юлдашы, чын мәгәр, сабый иде: агачта тукылдаган тукранга шаккатты, түмгәктә мыжлаган кырмыскаларга әз генә борынын тыкмады, ботактан ботакка сикергән тиен баласына әсәренде. Бигрәк тә ул шау җиләкле аланга хәйран калды. Ямь-яшел үләнне, керт-керт өзеп, тел өстенә салгач:
       – Шәп деликате-е-ес, – дип сузды.
       – Без, сыерлар, беләсеңме, җае чыкканда тагын ни белән сыйланабыз? Кил бирегә, – диде Акмаңгай. Кайсыдыр юньсезе яшь кенә усакны аударган иде. Күрә торып аны әрәм итәргәме инде? – Кайрысын кимер әле син, у-у, аның әчкелтем тәме!
       Анысын да, монысын да тәмләп карагач, «Унөч» иреннәрен ялап:
       – Сусадым, – диде. – Бирәнемә булышып артык та ашадым. Су эчәсе иде...
       – Эчәрсең дә! Суга кытлык диярсең. Әйдә, койрыгыма тагыл, – дип шаяртты Акмаңгай һәм кунагын урман чокырындагы чишмәгә әйдәкләде.
       Аннары алар тояк-санакларын таратып, мендәр сыман хәтфә чирәмдә хәл җыйдылар.
       Акмаңгай кояш кыздыруыннан чамалады: көннең кыл уртасы! Хәзер авыл көтүе Хан елгасына төшәчәк. Комлы яр буе тояк  эзе белән «бизәләчәк».
       – Кузгал, дустым! Сәяхәтебез дәвам итә! – диде ул. – Мин сине карендәшләрем белән таныштырам.
       Юлдаш киреләнмәде, ул яңадан-яңа ачышларга сөенә-шатлана иде. Тик менә Акмаңгай оятыннан әз генә җир тишегенә чуммады: «итагатьле» дип мактаган «сөтлебикәләр» «Унөч»не күргәч тә:
       – Җен, җен! – дип, койрык чәнчеп, тирә-якка сибелде.
       – Му-у-у! – Акмаңгай колакларны ярып мөгрәде. – Әдәпсезләр! Затсызлар!
       Барысы да сыннарын катырды, чөнки ил-көтү каршында аның абруе зур, ул көчле һәм гайрәтле иде. Көтүче сәрхуш Мәсгутьнең кулындагы шешәсен дә нәкъ менә Акмаңгай аягы белән тибеп ватты ла, тояк итенә шунда пыяла кадалды ла.
       – Аптырама, кил, янәшәмә бас! – диде ул, бу тамашадан куркып бөрешкән юлдашына эндәшеп. - Алар юри генә җен ди, юри  генә. Сиңа берсе дә тими. Шулаймы, Йолдыз, Бикә, Сандугач, Миләш, Карлыгач?
       – Тимибез, тимибез! – диеште сыер халкы. – Кем соң син? Шуны гына әйт тә!
       «Унөч» кыяр-кыймас кына:
       – Сыер мин, – диде.
       – Рас, ул безнең кебек үк сыер! – дип куәтләде Акмаңгай.
       – Му-у-у, – диеште «сөтлебикәләр». – Мөгезе белән койрыгың кайда соң синең?
       – Илле бүре белән сугышканда сындырган-өздергән!
       Акмаңгай тагын нәрсә дисен инде? Киләчәктә безне шундый кыркымыш токым алмаштырачак дисә, бичараларның йөрәге ярылып егылып үлә бит.
       – Исемең ничек? – диде Карлыгач, ул көтүдә иң тыйнагы иде.
       Юлдашы ык-мык итенгән арада Акмаңгай чатнатып:
       – Мадам ул! – диде. – Түлке татар мадамы!
       – Күркәм исем, – диеште «халык».
       Ул  да түгел, яр астыннан Батырҗан күтәрелде. Үгезнең тәненнән шыбыр-шыбыр су ага  иде.
       – Нинди базар оештырдыгыз монда?! – дип үкерде ул. – Тыныч кына су коенырга да ирек бирмисез!
       Аның күзләре очлы иде, Мадамны шунда ук шәйләп алды. Дөньяның байтак хикмәтләрен күргән, төрле җирләргә бер төнгә “кунак”ка чакырылган Батырҗан аклы-каралы сыерга шаккатмады.
       – Кунак кызы бар икән? –диде. – Көн эссе, тирләтә, әйдә, минем белән бераз йөзеп  кил, - диде.
       Һәммәсе дә, Мадамга юл биреп, читкә тайпылды. Батырҗан ике әйттергәнне яратмый иде...
       ...Иртән Акмаңгай уң колагы белән тыңлап ятты. Абзар ишеге төбендә хуҗа белән хуҗабикә сөйләшә иде:
       – Фәндүс, Акмаңгайга ниндидер зәгыйфь   хайван ияреп кайтты. Ни кусам да, китмәде.
       – Нәселле сыер ул, Румия. Ярты ел элек Франциядән кайтардылар. Күндәм алар, мин шуларга азык ташыйм.
       – Тизрәк урынына илт, Фәндүс! Урлаган диярләр.
       – Димәсләр, хатын! Алла үзе китереп кертте аны безнең йортка. Комплекс директоры Әшрәфиев хезмәт хакы исәбеннән берәр сыер бирәм дигән иде. Бирде дип сана! Үзең бит, ике-өч сыер да саумагач, авылда ник яшәргә  дисең!  Шәһәрдәге оныкларга каймагын-катыгын җибәрәсе иде дисең. Рәхәтен күр менә!
       Сап-сары салам өстендә җәйрәп йоклаган Мадам, әлбәттә, аларны ишетмәде. Кичәге күңелле сәяхәт аны бик арыткан иде. Беркатлы Акмаңгай: «Авылда яшәсә, дустыма мөгез дә, койрык та үсәр әле. Мәрхәмәтле табигать, шәт, адәмнәрнең хатасын төзәтер», – дип уйлады.

.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com