Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Җомга көн, кич белән...

Җомга көн, кич белән...

Аяз Гыйләҗев
Аяз Гыйләҗев
19 июля 2016
3391 карау
Повестьтан өзек

...Иртәгә “плащадка” ябыласы дигән көнне Габдуллаҗан Нәҗипне алырга килмәде, шактый озак көтте аны Бибинур, көн дә явымлы, аяк асты да бик пычрак булганга, сабыйның үзен генә кайтарып җибәрергә дә яхшысынмады. Караңгылык куерып беткәч, кичке аш вакыты узгач, малайны күкрәгенә кысып күтәрде дә галошы белән урам сазын изеп югары очка менеп китте. Габдуллаҗанның җиргә үк салынган иске капкасын иңе белән этеп ачып ишегалдына керде, ишек ачык иде, өйгә үк үтте.
Үксезлекләре йөзенә үк чыккан кыз белән малай катып үләрлек салкын өйдә иске бишмәтләренә төренеп, катык ашыйлар иде. Өстәлне пычратып бетергәннәр, идәнгә ипи валчыгы чәчкәннәр. Абзарда сыер мөгри, сарыклар кычкырыша иде.
— Әткәгез кайда?
— Кайтмады, — диде кыз, борынын тартып.
— Сыерыгыз сауганмы?
— Юк.
— Су эчерттегезме соң?
— Юк.
Бибинур, Нәҗипне чишендереп, “уйный тор!” диде дә, иң элек кече якны, мич арасын тикшереп чыкты. Юынтык суны малларга чыгарып утыртты, аннан-моннан кармаланып печән ыргытты, аннан көянтә-чиләк асып инешкә төшеп менде. Ташлыярның кара суына карап беравык уйланып та торды.  Көзге төннең күзе юк, алай да ул ишегалдында әрле-бирле йөри башлагач, күрше хатыны әрем тел Саҗидә:
— Бәй,  безнең очка килен төшкән икән бит, — дип кычкырды.
Карышып тормады Бибинур, бер сүз җавап кайтармады, су җылытты, мичкә ягып җибәрде, идәнне юып чыгарды, балаларның керен җыештырып, казан астыннан көл көрәп, селте ясады, аларны чылатты. Чәй куеп балаларны эчертте, йокларга яткырды.
Габдуллаҗан районнан соң гына кайтты, филтәсе чак кына калкынган тонык лампаны, сап-сары өстәл тактасына терсәген терәп боегып утырган Бибинурны күргәч, ул куркып китте.
— Балаларга бер-бер хәл бармы әллә?
— Юк,  юк, — дип  ашыгып  күтәрелде  кыз. — Чишен, Габдуллаҗан абый. Бәй, син манма су булгансың ич!
—  Тоташ яңгыр астында кайттык. Шуңа соңга калынды да. Ат тарта алмый, мескен. Җәяүләдек.
Бибинур филтәне бераз гына калкытты, Габдуллаҗанга чишенергә булышты, мынгыган күн итекләрен мичкә терәп куеп, дымлы аякчуларын кайнар мич төбенә таратты.
Өйнең эче генә түгел, төсе, исе дә үзгәргән иде. Өстәлдә ак тастымал белән төрелгән бәрәңге тора, чәй чынаяклары ялт иткән. Өстәлгә үк якынаерга базмады Габдуллаҗан, мич арасына кереп коры чалбар киде, балак очларын, оекбашының кунычларына бөтереп тыгып, ишек катындагы урындыкка утырды.
— Түргә уз, Габдуллаҗан абый, син хуҗа бит. 
— Соңга калмыйсыңмы, Бибинур? Кайтырга курыкмассыңмы?
Габдуллаҗан кыяр-кыймас кына өстәл янына килеп утырды, бәрәңге капты, тамагына узмады, шулай авызы бәрәңгеле килеш, көрсенеп алды.
— Менә ни уйладым әле мин, Габдуллаҗан абый. Әгәр син каршы килмәсәң, мин бөтенләйгә монда калам... Балалар ятим бит. Нәҗипне бик яраттым.
Габдуллаҗанның бәрәңгегә үрелгән агач кашыгы идәнгә шапылдап төште, мелт-мелт итеп торган күзләреннән яшь сытылып чыкты, куе төк баскан очлы ияге дер-дер калтырарга кереште.
— Ничек? — диде ул, көч-хәл белән.
— Балаларны ялгыз яшәтә алмыйсың, Габдуллаҗан абый. Өчәү бит! Сабыйлар. Барыбер ана кирәк булыр аларга. Нәҗибе бигрәк берни белми, бәләкәй...
— Аларга ана булган кеше миңа хатын була лаба­­са! — дип кычкырып җибәрде Габдуллаҗан.
— Соң мин сиңа тугры хатын булырмын. Әллә ышанмыйсыңмы?
— Син бит, син,  Бибинур... кыз кеше! Өч бала өстенә карт иргә кияүгә чыгарга әллә бик... башыңа тай типмәгән. Йөргән егетең бар, Мирзаһитны беләм.
— Мирзаһит табар, авылда кыз җитәрлек. Менә балалар жәл.
— Балалар тилмерә анысы. Мин дә гел кайтып керә алмыйм, — дип килеште Габдуллаҗан.
— Тик бер шартым бар, — дип элдереп алды Бибинур.
—  Мең  шартыңны  үтим,  меңне! — диде  сөенеченә буылып Габдуллаҗан.
Ул Бибинурның уйнап түгел, чынлап, чын күңеленнән сөйләшүенә әле генә ышана башлаган иде.
—  Мең  үк  җыелмас. Беренчедән,  тәмәкеңне  ташлыйсың, Габдуллаҗан абый. Бүгеннән үк. Аракы эчеп кайтмыйсың. Бер дә яратмыйм. Ил-күз алдында оят. Өченчедән, миңа авыр сүз әйтмисең. Без ишле үстек, туганнар да тату булды, читтән бер кешедән дә авыр сүз ишеткәнем булмады. Җаным әрни авыр сүзгә... Әле су алып кайтканда ишеткән “килен” сүзенә дә абынып ярты чиләк суымны түктем...
Габдуллаҗан бәрәңгесен хәзер генә йотты, бугазына төер утырды. Бибинур ашыгып-ашыгып аңа чәй ясады. Аның нык-нык йөткергән тавышынамы чаршау артында балалар кыштырдады, әти кеше түзмәде, чәен куеп, алар янына барып килде, өчесенең дә җылы, татлы исле аякларын сөйде. Бибинур янына чыкканда аның күзләренә яшь килеп тыгылган иде.
— Ныклап уйладыңмы син, Бибинур?
— Ныклап, Габдуллаҗан абый. Балаларыңны күрсәм, йөрәгем әрни.
— Ә атаңнар?
— Алармы?.. Каршы сүз әйтмәсләр.
— Авыл-күрше бар...
— Авыл-күрше  гайбәтеннән  читенсенеп,  өч  сабыйны ятим калдырыйкмы? Алар миңа ияләшеп маташалар, мин аларга дигәндәй... Нәҗибе бигрәк чибәр!
Тагын тынлык урнашты, лампаның мае кимеде, филтәсе четер-четер тавышланып ала, мич арасында тараканнар чирүе кыштырдый.
— Балаларны уйлап, үзеңне онытып бетермә,  Биби­нур. Тора алырсыңмы минем белән?
Габдуллаҗанның бу сүзе Бибинурга бик ошады, аның да керфекләре юешләнде, җитен чәчәге төсле зәп-зәңгәр күзләренә рәхәт елмаю чыкты.
— Ә син... каршы түгелме, Габдуллаҗан абый?
— Эх, Бибинур, матурым... Бу инде бәхетнең дә шундые, валлаһи дип әйтәм! Егет чакта да синдәй уңган, синдәй сылу кызларга сүз ката алганым булмады! Юк, кая ди, төшкә дә кермәгәнне... Мин бит, ни бит...
Габдуллаҗан, Гайшәсен уйлап, өстәлгә үк капланып төште һәм тешләрен кысып, озак кына үксеп елады. “Җыласын, хәсрәтен җиңеләйтсен!” дип уйлады Бибинур. “Аннан туктар... Туктагач онытыр. Дөнья үзенекен итәр. Үлгән артыннан үлеп булмый”.
Алар икесе ике җиргә йокларга яттылар. Тәмәке, аракы исе аңкып торган Габдуллаҗаннан читкә үк борылып ятты Бибинур...
Әткәсе дә түгел, әнкәсе дә түгел, эзләп Зөһрәбану килеп җитәр дип, төне буе тыңланып, гасабиланып ятты. Алагаемга җил котырды, кар катыш яңгыр сибәләде, Габдуллаҗан ямьсез төш күреп бастырылып, кычкырып уянды:
— Киләләр, кач, кач!..
— Габдуллаҗан абый, Габ­дуллаҗан абый, дим. Әйләнеп ят, балаларны куркытасың.
—  Ә??!
Икенче көн, балалар уянуга, кайнар бәрәңге, буын атып, өстәлдә утыра иде, саплары сынып беткән чиста чынаякларга яңа сауган хуш исле сөт салынган, юка, тигез телемнәр белән ипи дә киселгән иде. Балалар, идәнгә чәчрәтә-чәчрәтә комган шалтыратып, мич арасында тиз-тиз генә юынып чыктылар да, өйләрендә ят кеше булуына сәерсенеп, күзләрен мөлдерәтеп өстәлнең бер ягына тезелештеләр.
— Менә, балалар, сезгә яңа әнкәй. Бибинур апагызны моннан соң әнкәй дип йөртә башларсыз, яме.
Олы кыз еламсырап алды, аңа ияреп бәләкәйләр ыңгырашты. Нәҗипнең артык исе китмәде, ыштансыз малай дәү агач кашык белән каерып алды да бәрәңгене авызына капты.
— Әйем, тәмсез! — дип акырды.
Кыз да бәрәңгене татып карады, йөзен бозып:
—  Тоз гына! — дип кире төкерде.
Бибинур да кабып карады, чыннан да, бәрәңге шыр тоз иде…
Ул арада чалгы пәке белән кырынып чистарынган Габдуллаҗан да өстәл янына килеп утырды.
— Каяле, кая. Без дә авыз  итеп карыйк. — Ул бәрәң­гене мул итеп алды да капты, авыз, күз тирәсендәге җыерчыклар нур белән тулды. — Булган бу! Тәмле пешерәсең икән бәрәңгене,  Бибинур. Дөрес,  бер  хатасы бар, тозы азрак. Тозы да җитенке булса, ашап туймаслык бәрәңге буласы икән!
Һәм ул томраеп торган балалары күз алдында агач савыттан учына байтак кына тоз салды да агач бадьянга тутырган бәрәңге яркалары өстенә сибеп тә җибәрде, рәхәтләнеп, җылы сөт эчә-эчә ашарга да тотынды. Бибинурның итәгенә күз яше тамды, ул да кыяр-кыймас кына бадьянга үрелде... Балалар да әтиләре артыннан ашарга тотындылар, озакламый агач табакның төбе шакылдый ук башлады.
Бәләкәй Нәҗипне күтәреп соңгы тапкыр “плащадка”га җитеп килгәндә, аңа очраган беренче кеше Мирзаһит булды. Йөзе кызарган, бүртенгән, ак керфекләре еш-еш йомылып тора, ярсып атлаганы ерактан ук беленде.
— Бибинур, дөресме? — диде ул, килеп җитәрәк. Бибинур малайны җиргә бастырды, малай Мирзаһитның тавышыннан куркып еларга ук тотынды.
— Дөрес, Мирзаһит.
— Ә мин? — Егет бик нык җәберсенгән иде. — Миңа биргән вәгъдәң кайда?
—  Вәгъдә үк бирешмәдек, Мирзаһит, ялгышма. Мәгәр өметем синдә иде. Син әйбәт егет, кече күңелле, күпме дус булып йөреп, бер авыр сүз әйтмәдең. Синнән дә әйбәтне табачагым юк иде, Мирзаһит... Хәзер дә авыр сүз әйтеп ямьсезләнмә... Син үзеңә тиңне табарсың, иеме?
— Габдуллаҗан абый олы ич сиңа! — диде Мирзаһит, һаман өметләнеп.
— Әйе, яшь түгел. Тик бел, сабыйлар хакына, балаларын жәлләп чыктым мин аңа. Син ишеңне табарсың, ә ул балаларга ана ничек табар?..
— Кистең өметемне! Кеше арасында  хур иттең! — диде юаш Мирзаһит, йодрыгын йомарлап.
— Балалар, — дип кабатлады Бибинур. — Өчәү бит, өчәү! Аларның ни гаебе бар?.. Сабыйлар хакына чыктым мин аңа!
Һай, гомерләр! Һай, гомерләр! Күк гөмбәзен иңләп аккан ак болытлар кебек эределәр дә беттеләр. Бәләкәй генә буйлы Аксыргак татары, ак керфекле басынкы егет Мирзаһит Днепрны кичкәндә Герой исемен алды, Чехословакия тауларында җан биреп, мәңгегә шунда ятып калды. Әйбәт егет иде, акыллы, берәү булса, үчегеп, кинә саклап Бибинурның болай да катлаулы тормышына гел аркылы төшеп торыр иде, үчекмәде, кинә сакламады, Нәҗипне күкрәгенә кыскан кызга “әйбәт яшә!” дип әйтеп калган иде, моннан ары да гел яхшы мөнәсәбәттә булды, хәлен белешеп, ярдәмләшеп торды. Габдуллаҗан абыйсы белән дә дуслаша алды Мирзаһит!..
Яраткандыр инде яратуын...
Яратмаслык кыз идеме соң Бибинур!
Рәхмәт Мирзаһитка, кирәк чагында сабыр була белеп, Бибинурның кыен минутларын җиңеләйтте, күңел түрендә гомерлек якты урын алып калды...
Бибинур бакчада иртәнге эшләрен җәһәт-җәһәт бетерде дә, Хәнифә апасыннан рөхсәт сорап, әниләренә кайтып күренде.
Нишләсеннәр, ата-ана бер тавыштан утырып елаштылар да сыкрана-сыкрана хәер-фатихаларын бирделәр.
— Үзең теләп  алган  йөк,  кәҗәләнеп, таудан  артка тәгәри башласа, матри, җылап безгә кайтасы булма, — диде Гыйльфан абзый.
— Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер, — дип кушылды аңа әнкәсе.
Зөһрәбану гына моны һичничек кабул итәргә телә­мәде.
Әткә-әнкәсе белән сөйләшкәннән соң, канатланып кына чыгып барганда, чоланнан үрелеп ул Бибинурның беләген чеметеп тотты.
— Әләй,— диде сискәнеп Бибинур.
— Авыртамы? — дип сорады Зөһрәбану.
— Авыртмыймы соң, шулай кансыз чеметкәч.
— Ә син бәгырьне чеметтең! Җанны чеметтең!
— Нишләгән әле мин? — диде Бибинур, күгәреп чыккан беләген уып.
— Җылан! Оятсыз! Җир бит! Күтләк! — Зөһрәбану Аксыргактагы  бер әшәке сүзне  калдырмыйча тезде. — Нишләгән дип тора бит әле, бетле карга. Кычыттымы? Шул җүләр картка, алдына куйганны түкмичә ашый да алмаган юбалгы җебегәнгә ябышып чыкмасаң, кияү бетәр идеме сиңа? Нәсел исемен чертеп йөрисең! Кияү чыкмас, коры калырмын дип белдеңме? Гыйшкың төшеп, хатынын да син яллап үтерткәнсеңдер әле... Алмадымы  Мирзаһитың, алмады! Авыз иттергән син аңа, түзмәгән... Шуңа алмады!.. Алдангач, кем булса да ярар, дидеңме?..
Өйдәгеләр Зөһрәбануның тәмсез сүзләрен, авыр гайбәтен ишетеп торсалар да, өйалдына беркем чыкмады, игезәкләр талашына ата-ана катнашмады, алар Зөһрәба­нуны беләләр иде... 
...Габдуллаҗан тәмәкесен ташлады, аракыны авызы­на да алмады. Кибеткә эзе суынды, йортка да аракы 
кермәде.
Күрше-тирә хатыннарын җыеп, өйне бик шәпләп юып чыгардылар. Түшәмне аркылы пычак белән Бибинур үзе кырды. Өйгә ямь керде, тәрәзәләр яктырып, ачыкланып калды.
Габдуллаҗан белән һаман аерым йокладылар алар. Бибинур башта көлемсерәп кенә йөргән иде, хәзер шигәя үк башлады: берәр ягын ошатмыймы ире аның? Шимбә көнне, мунча чабынып кайтканнан соң, самоварны корытканчы чәй эчкәч, сөякләре эреп, камыр булган балаларны тезеп йоклаткач, Бибинур урынны гадәттәгедән киңрәк җәйде. Габдуллаҗан чиста күлмәк-ыштаннан, муенына 
ак сөлге салып, сәке йөзлегендә сабыр гына утырып 
торды.
Утны сүндергәч, Бибинур ятарга ашыкмады.
— Габдуллаҗан абый, — диде ул. Иренә һаман абый дип дәшә иде.
— Ни әйтәсең, акыллым?
— Миннән шикләнәсеңме әллә?
— Юк, шикләнмим.
— Алайса, нигә минем янга ятмыйсың?
Бибинур урынга менеп ятты, Габдуллаҗанның үлеп тәмәке тартасы килде, байтак таптанып торганнан соң гына хатыны янына килеп утырды.
— Гайшәмнән зарлансам язык булыр, үзенчә ул да әйбәт хатын иде... Өч бала тапты. Минем өчен газиз җанын кыйдылар бичараның, бер гаепсезгә салкын гүргә тыктылар. Гомерем  белән  мин аңа бурычлы, моны онытсам, иманым аркылы килсен! Мәгәр синең белән өебезгә башка нур керде, Бибинур! Монысы да хак. Төнлә уянам да уйлап ятам, ни өчен, каян килде бу бәхет миңа, дим? Син пешергән тәмле ашлар, ризыклар — һәммәсе дә бик якын. Мәгәр мин бу бәхетнең озакка булуына ышанып бетмим. Ишетеп йөрим, гайбәтчеләр сүз тарата, Зөһрәбану да гел яный, гел каргана. Китәрсең дә барырсың күк, Бибинур... Шулай икән, кыз килеш  кит.  Синең кызлык өлешеңә кул  ягарга  кыенсынам.
Өйдә чак кына тып-тын булып алды, Габдуллаҗан Бибинурның, Бибинур Габдуллаҗанның тын алганына кадәр ишетеп тордылар. Бибинур юри эндәшми, ул мутланып караңгыда ачык күкрәкләре белән нур чәчеп елмаеп чалкан ята иде. Менә ул тезләрен кочып, торып утырды, Габдуллаҗанның каен себеркесе, мәтрүшкә исе килеп торган ябык, нык муенын мамык беләкләре белән кочып алды һәм тыелып кына, көлә-көлә аны урынга аударды.
— Чү, ипләп... Балаларны  уятасың, — диде, каушап, Габдуллаҗан.
Алар кысып кочаклашкан килеш онытылдылар... 
Юк, гайбәтләргә урын калмасын — Бибинур саф кыз иде. Бөтен тәне, күңеле, уйлары, яшьлеге саф иде аның. Габдуллаҗан тәҗрибәле кеше буларак моны башта ук сизгән иде. Хәзер, гамәлдә дә шуны күреп белгәч, Би­бинурга хөрмәте дә, бурычы да бермә-бер артты. Гөнаһ­сыз уй, гөнаһсыз тән алып кергән иде аның Бибинуры йортка!..
“Плащадка”ны язга тикле яптылар. Бибинур күбрәк йорт арасында уралды, балаларның өс-башын карады, оек бәйләде, колхоз эшенә дә чыгарга өлгерде. Итек басучы керәшеннәр кертеп, барысына да өр-яңадан итек бастырып алдылар. Кырынмыйча, таза күлмәк кимичә Габдуллаҗан хәзер урамга да чыкмый, тугаеп, тазарып китте. Балаларның да өс-башы бөтен, тамаклары тук. Һәммәсе түгәрәк, тик балалар гына Бибинурга “әнкәй” дип өзелеп әйтмиләр иде. Габдуллаҗан: “Ашыкма, Бибинур, исең китмәсен!” — дип хатынын гел юатып килде. Моның сәбәбен ул үзе дә аңлата алмый иде. Бибинур сабыйларны үбеп кенә уята, көлеп-җырлап кына ашата, кая чыксалар,  кайтып керсәләр: “улым, кызым”, дип өзелеп кенә тора, тик алар өчесе тиң, бүреккә тутырган бүре балалары төсле, сөмсерләре коелып, каш астыннан гына аңа карап торалар иде. Моның сәбәбе дә бик тиз фаш булды.
Зөһрәбану да җиткән кыз булгач, Бибинур йорттан әлләни әйбер алып чыкмады, күлмәк-күнчеген, сөлге-
тастымал ише хаҗәт вак-төякне генә алды, үзенә дип әзерләгән өшәнчекләрне туганына калдырды. Ләкин тормыш ни кирәген үзе дә күрсәтә, беркөнне ул төп йортка кайтты... Каз өмәләре шаулап торган тук һәм бәхетле чак иде. Бер-ике мендәрлек каз мамыгы сорау иде аның исәбе. “Зөһрәбану гына өйдә булмасын!” дип теләп барса да, туганы белән өйалдында ук очраштылар.
— Сиңа? Мендәр? — дип кабатлады ул, Бибинурны куркытып. — Тиешен алып киттең бит инде.
— Үзебезгә ярый да, балаларга кирәк. Кыз үсеп китте, малайлар белән бер мендәрдә йоклый. Килешми, дигән идем.
— Балаларга? — дип дәвам  итте Зөһрәбану. — Кияүгә киткәнеңә кайчан гына, балаларга да өлгердеңмени инде? Камырын Мирзаһит кабартып җибәргән идеме әллә? Синең каткан камайларыңа бездә мендәр юк.
— Җитәр сиңа, — диде тәкате корып әнкәсе. — Тату­лыкка ни җитә?!
—  Син сора әле аннан, әнкәй. Балалары аңа кем дип эндәшә икән?  Әнкәй диләрме, әллә  әйтмиләрме?  Бала күңеле сизгер ул, алар бу алама үләтнең, Габдуллаҗан абыйның хатынын үтертеп, иргә йортка  кергәнен белмиләр, дисеңме? Илдә юкны кыланды!
Менә кайда икән суның болгана торган башы! Әйтәм җирле, бер көн Хәтимә пычрана-пычрана: “Зөһрәбану апам бирде”, — дип кәнфит суырып кайткан иде... Нәҗибе дә: “Зөһрәбану апабыз әйбәт!” — дип лыкылдаган булды бит...
...Хәтимәне быел мәктәпкә бирмәскәрәк торганнар иде, беркөнне икәүләшеп утырып киңәшкәннән соң кызны беренче сыйныфка илтергә булдылар. Атна уздымы икән, Хәтимә мәктәп көтепханәсеннән “Үги кыз” исемле китап алып кайтты һәм сүзсез генә Бибинурга китереп тот-
тырды:
— Укы!..
Үги ананы бер чакта да яратмаганнар икән шул. Үги ана турында күпме әкиятләр, бәетләр тумаган! Үги ана — ялмавыз. Үги ана — аждаһа. Ни өчендер үги аналарга гел үги кызлар үстерергә генә туры килә. Малай тапкан аналар таза, көчле булып, кыз әнкәләре генә 
дөньяны иртә куя микәнни соң?! Бибинурның үзенә өч үги. Тик аның әкиятләрдәге явыз үги әни буласы килми, үги әни дигәнне ишетергә дә теләми. Үги ана турындагы әшәке әкиятне ул елый-елый, бу әкиятне чыгарган кешене каргый-каргый укыды. Балалар котырта торган әкиятләрне нигә ташка басып чыгаралар икән дип әрнеп уйлады. “Бала котыртып ятмасалар, эшләре беткәндер шул!” — дип Габдуллаҗанга бик нык зарланды.
— Син — ата,  балаларга   ныгытып   аңлат,  һаман-һаман чит итсәләр, миңа бик кыен. Әле алда гомер күп, хәзердән бөкмәсәң, үскән саен кыенрак булыр. Тудырган да ана, үстергән дә ана! Шуны яшьтән үк белсеннәр.
Яңадан бу турыда сүз кузгатмаслык итеп үтенде Бибинур һәм теләгенә дә иреште: ире ни чарасын тапкандыр, балаларны ничек үгетләгәндер, Хәтимә беркөнне мәктәптән кайтты да озак кына аңа карап торгач:
—  Әнкәй, — диде.
Авыз эчендә әвәләбрәк әйтте, “әнкәй” дигәне “әнки” кебегрәк яңгырады, Бибинур барыбер шат иде, ул Хәтимә кызын күкрәгенә кысып, көлеп җибәрде, иярә килгән сандыгыннан ал тасма чыгарып, кызның чәчен икедән үрде, чук ясап куйды. Нәниләр дә апаларыннан күрмәкче шул көннән аны ”әнки” дип йөртә башладылар. Габдуллаҗан гына зарланды:
— Нинди “әнки” ди ул тагын, каян чыккан? “Җәмки” булып ишетелә. Авыз тутырып рәхәтләндереп “әнкәй” дип әйтегез, — дип карады.
Бибинур монысына да бик канәгать иде.
Тора-бара балалар яшь әниләрен яраттылар, Габдуллаҗан “уф” дип куйды, бишәүләшеп тату гына тора башладылар, бер генә як һаман китек кала бирде: Бибинурның бәбие юк иде.
Зөһрәбану моны да сүз итте:
— Мин каргадыммы сине?.. Туганы юлына аркылы төшкәне өчен кысыр калсын, дидемме?! Мин ялварган мәр­хәмәтле Ходайга барып иреште, гомергә баласыз син, гомергә!
Бәбәй алып кайтырга өлгермәде Бибинур, аһ, өлгермәде, кырык беренче ел килеп җитте.
Кырык беренче ел! Кырык бернең июне! Егерменче гасырның иң дәһшәтле көннәренең берсе. Иң дәһшәтлеседер, мөгаен. Күпме кешеләрнең, илләрнең, милләтләрнең язмышын әйләндереп ташлаган, шаукымы йөз елларга кадәр бара торган тантаналы-куркыныч ел!
Габдуллаҗанны да, Хәнифәнең Идрисен дә, Мирзаһитны да берьюлы алдылар.
Аксыргак авылы белән Ташлыяр елгасы бер көн эчендә ятим калды.
Өч баласын күкрәге янына сыйдыра алмыйча кысып, Бибинур да ятим калды... Хәтимә, шактый ук исәя башлаган кыз, кочагын җәеп аңа ташланды:
— Әнки!..
— Йә, балам, җылама. Ил белән килгән кайгы ил белән китәр дә. Кояш кебек әйләнеп тә кайтырлар әле. Сау 
булсыннар!
Ишегалдында шат кызыл бозау чабып йөри. Капка төбендә казлар каңгылдаша. Ян бакчада чебиләр чемнәнәләр... Шушы муллыкка, шушы бәхеткә карап сөенешер кешесе юк иде Бибинурның.
Күңеле моң, яхшылык теләү, изгелек белән туп-тулы булса да, карыны буш иде аның... Ул өзелеп көткән бәби дә Габдуллаҗанның ирлеге белән сугышка китте.
Китте дә кайтмады...
Һай, ул көннәр! Һай, ул гомерләр!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com