Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Яшел яулык

​Яшел яулык

Роза Мулланурова
Роза Мулланурова
13 февраля 2015
3033 карау
Талгын елга сыман моңарчы ипле-тыныч кына аккан тормышының кинәт көе китүен нәрсәгә юрарга да белмәде Сәрвәр. Башка чыгу уен яшьләр ният иткән икән, үгетләп тә, ялынып-ялварып та туктата алмассың, бу кадәресен аңлый ул. Яшьләр – кызуында сугарга ярата. Аның сүзенә карап тормаслар. Югыйсә, әлләни борчылырлык сәбәп тә юк шикелле. Баш ярылып күз чыкмаган. Арадан кара мәче үтте үтүен. Тик шунысы – әбисенең җылы кочагында үскән, моңа кадәр яныннан да китмәгән кәтәнә малай – Азатның кинәт кенә аңа ян белән борылуы аптырашка салды аны. Сәрвәрнең эчтәге яшерен-нечкә бер кылы өзелгәндәй булды. Кичәдән бирле башы чыңлап, күз аллары әлҗе-мөлҗе килеп, кәефсезләнеп тора. Серең сыярдай кыз балаң якында булсын икән ул. Еракта шул кызы – чит илдә. Төркиядә. Фәхрия­малга эчен бушатыр иде дә, күршесенең ни әйтәсе алдан ук билгеле: «Син, Майпәрвәз, юкка кыбырсып йөрисең», дип, тыңлап бетермәс борын акыл сата башлаячак. Үз сүзе генә сүз аның, «Мулла кушкан исемем Майпәрвәз түгел, Маһисәрвәр иде...» дигәнен дә ишетми: «Мин күргәнне син күрсәңме, Майпәрвәз? Белмим, чыдар идеңме? Юк-бар хәтер калулар, әйткәләшү-үпкәләшүләр кемдә булмый? Түзәргә кирәк!» – дип тезәчәк кенә. 

Тәүбә-әстәгъфирулла, сүзе хак, аның хәленә калырга язмасын: Фәхриямалның элгәре баш ташлап ире эчте, өенә кайтып җитәлми, карда йоклап, катып үлде. Бердәнбер улы моннан гыйбрәт алырмы дип торсалар... Атасыннан да уздырып эчә. Шешәдәшләр җыеп, әнисе кибеттә эшләп, тырышып җыйган мал-мөлкәтне сатып-туздырып бетерде, әмма акылга килергә уйламады да. Соңгы елларны Фәхрия карчыкның гомере урамда уза дисәң дә була. «Саф һава сәламәтлеккә файдалы», дип, киткән-кайтканны күзәтеп, язда-көздә, карда-яңгырда, ишек төбендәге эскәмиядә утырган көне.  
Кайгы кайгыга охшамый, урыны бер дә бушамый, дигәннәре дә хак шул. Бәлки Маһисәр­вәргә дә «бар да җайланыр, узар, үз эзенә төшәр», дип кул селтисе дә, тынычланасы иде дә бит, булмый. үзе дә бигрәк нәзберек-берәзгә инде. Бимазалану җае табыла. Кем әйтмешли, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган карчыкка ни җитми?! Юктан бар булган шул «төерчек»не, төн йокысын качырып, магнитофон тасмасыдай кат-кат әйләндермәсә...
Юктан гынамы икән?!

Килен-киртәк белән тыныч-тату яшисең килсә, күзең сукыр, колагың чукрак булсын, телең авыз эчеңдә генә торсын, дия иде әбисе. Барына шөкер итеп тыныч кына үз бүлмәсендә утырса да ярар иде, тик менә җан дигәнең түзәмени соң! Ки­лене белән улының соңгы вакытларда өзми-куймый: «Ипотека-кредит», «Кредит-ипотека», дип сүз куертуларын ишетмәмешкә салышып ничек колак яныннан уздырсын? Ат дагалаганда бака ботын кыстыра, дияр иде үзе, сүз бүтән кеше турында барса. Түзмәде: «Бетле тун кияргә бу кадәр дә атлыгып торырсыз икән!» – дип, сукранган кебегрәк, яшьләрнең әңгәмәсенә кушыласы итте. Сүзнең мәгънәсен әллә аңлап бетермәде, бәлки күз алдына мәктәп дәреслекләрендә генә калган шул хә­шәрәт килеп баскандыр: «Бет? Кемдә бетле тун?» – дип, килене чирканып чәчен-башын капшарга тотынды. Улы көлде. «Борчылма, безнең әни шулай төрттереп-читләтеп сөйләргә ярата инде», янәсе. Бу фатирларын әти-әнисе кооператив дигәннәренә кереп, әҗәткә акча җыя-җыя көчкә төзеп кергәннәрен күптән оныткан инде ул. Әтиләре эшләгән заводта фатир чиратлары мәңге җи­тәчәк түгел, үлгәнче кеше почмагында чиләнерләр төсле иде. Кооперативка эләгүне зур бәхет санаганнары истә әле. Ә бурычлы булу, бетле тун кигәндәй, җан тынычлыгын ала, гел борчып тора икән ул. Алганда бирүче булганга сөенеп кешенекен аласың да, биргәндә... үзең­некен чыгарып салырга кирәк бит. Ипотека үзе колакка ят, яңа сүз булса да, мәгънәсе иске, бик аңлаеш­лы – бурычка керү, әҗәтле булу дигәнне аңлата ич...

Дөнья күргән кеше буларак белә бит ул моны. Ник тиккә кыбырсый бу яшьләр, дип бимазалануы да шуңа. Торыр җирләре юкмы, сыймыйлармы ике бүлмәле фатирга? «Ташпулатлар калдырмаган бит әти дә. Йорт мени бу? – дип көлгән булды улы. – Балалар үсәр, иске хрущевкада картаербызмы? Ни йөз белән карарбыз яшьләр күзенә? Ник таптыгыз безне, димәсләрме көн­нәр­дән бер көнне...» Ата малы белән бала көн күрмәс, диләр дә, үпкәле икән ич болар... әйе, яшьләр аныңча фикер йөртми, монысы хак. әле дә ярый баш өстебездә түбә бар, дип шөкер итеп йөргән Маһисәрвәр ни акыллы, ни җүләрдер инде яшьләр күзлегеннән. Сугыш кына чыкмасын, ашарга ипи-бәрәңге булса, шул җитә, дип барына шөкер итә, риза-бәхил була белмиләр. Анысы гына җитмәгән, кич тагын бер тапкыр иске тырмага басты ул.

Теле соң ачылды Азат-турунының. Ә бер ачылгач, туктаусыз тәтелдәргә остарып китте. Бер белмәгәне юк. Аның бытылдавыннан тәм, ямь таба иде Сәрвәр. Такылдык малай, әбисе сөйләгән әкиятләрне отып ала да, йөнтәс аюына сөйләп рәхәт чигә. Шигырь юлларын тиз отуына, кабатлап йөрүенә кош тоткандай куана дәү әни. Баланың баласы балдан татлы, дип белми әйт­мәгәннәр шул. Шук, тиктормас оныгын бакчадан кайтканчы сагынып өлгерә, күкрәгенә кысып сөйгән мизгел­дә әйтеп бетерә алмаслык ләззәт-рәхәтлек кичерә ул. Сабый күңеле – тапланмаган ак кәгазь. Уена килгән – телендә. Ярый-ярамыйларга карамый, риясызлык белән ни уйлаганын ярып сала. Нәкъ менә шул риясызлыгы, ихласлыгы сокландыра иде... Моңарчы...
– Улым, дәү әниеңне яратасыңмы? – Мондый сорауны бирмәсәң дә булыр иде. Тәм-том белән сыйлый, әкиятләр сөйли торган, ул дигәндә җанын ярып бирергә әзер әбисен сабый яратмый димени?
– Ялатмыйм! – Искитмәүчән, ваемсыз кыяфәт белән әллә үртәп, әллә чынлап, әмма кырт кисеп, өзеп әйтә Азат.

Маңгайга шартлатып чәпелгән мондый ихласлыктан Маһисәрвәр бертын өнсез кала. Бала, мөгаен, аңла­магандыр дигән өмет белән ул соравын:
– Ә мине яратасыңмы соң, улым? – дип әйләндереп биреп карый.
– Ялатмыйм, – ди мәш килеп уенчык поезд белән булашкан нарасый, баягы гамьсез кыяфәтен бер мыскал да үзгәртмичә. Мәгънәсен аңламыйдыр, юри әбисен ирештерә торгандыр, дигән өмет белән

Маһисәрвәр уратыбрак:
– Әниеңне яратасыңмы соң? – дип сорап карый.
– Әнине ялатам.
– Әтиеңне?
– Ялатам.
– Дәү әнине?
– Ялатмыйм, – ди бала, баягыча өзеп. Шаяру да, куштанлану да түгел бу, шик юк, аңлап-төшенеп әйтә ул моны. Уендагысы – телендә! Бары шул гына.
– Ник яратмыйсың, улым, дәү әнине? – ди ул тыныч булырга тырышып.
– Акыла.

Акыра! Кычкыра да түгел, акыра... Миңгерәтелгән балык сыман, ул бер мизгелгә тынсыз-өнсез кала. 

Балага яшь чакта чыбык күтәрсәң, үскәч үзеңә күсәк булып кайтыр, дия иде мәрхүм ире. Үзенекенә дә, улы-кызыныкына да беркайчан кул күтәреп сукмады ул, ә ачулану дигәндә... Булгандыр. Кычкырмый да үсә димени бала?! Гомере буе карап-көйләп кенә торган, чынлыкта, искереп-тузып беткән күпме әйберен яраксызга чыгарды шушы тиктормас ташбаш. Бер сүз әйтми, кыланмышына ләббәйкә дип торсаң, тәмам азып китүе дә ихтимал лабаса. 

Гомеренең кыл уртасында, кырык яшьлек бәйрәменә хезмәттәшләре җыелышып аңа искиткеч матур, затлы чәй сервизы бүләк иткәннәр иде. Яңа көе торсын, кадерле кунаклар килгәндә тотармын әле дип, шкафта, пыяла артында ничәмә-ничә ел тузан да кундырмый саклаган иде ул аны. Керфек кагарга да өлгерми калды, әллә шаярып, әллә ялгыш, тартып кына төшерде дә затлы чынаякларны бер мизгелдә көл итте шаян бала. «Нишләдең? Хараплар гына иттең бит!» – дип ачыргаланып кычкырып җибәргәнен сизми дә калды әбисе. Бала, куркып, елый башлады. Хәер, шундый матур, юка, ялтыравык пыяланың идәнгә төшүгә ник шулай челпәрәмә килүен аңлый алмаудан гаҗиз иде бугай ул үзе дә. Әнә, уенчыкларын атып та бәргәне бар, ватылмый ич бер дә.

Тавышка бүлмәсеннән килене йөгереп чыкты. Азатны күтәреп алды. Алай ярамый бит, дип малаен ачуланасы урынга яклап маташа:
– Җир тетриме дип торам! әни, әйбер генә ич ул, шуннан фаҗига ясамасаң, чынаяк беткәнме? – дип кайнанасын өйрәтеп торуын күр тагын.
Һай, кадерле, тансык, истәлекле әйбер дип бернигә дә исең китмәсен икән бу җирдә. Табынырга ярамый бер нәрсәгә дә. Бүген яшисең... Яшәгән көнеңнең кадерен белеп яшәргә кирәк. ә әйбер йә ватылып тузанга әйләнә, йә кирәксезгә... Синнән калганы бүтәннәргә тансык-кадерле булырмы? 

Бер тиенне биш тиен итәргә тырышып, күз нурларын түгеп, ат урынына эшләп тапкан әйбер кадерен әниләр, әбиләр үзләре генә белә шул. Балалар исә алар күңеленең нечкәлеген аңлап бетерми. Әйтерсең, күктән төшкәннәр... Кем белә, аның да көннәре-еллары санаулы калгандыр бәлки, мәңгелеккә китеп барганчы яшьләргә булдыра алганча акыл биреп, яшәү серләренә әз-мәз булса да төшендереп, сакчыллык, мал кадерен белү кебек хәсиятләрнең саранлык-карунлык түгеллеген аңлатасы килә дә бит... 

Шук малайның инде уеннан да гайрәте чиккән. Руле сынган машинасын әле тегеләй, әле болай боргалап карый. Сиздермәскә тырышып, күз кырые белән генә дәү әнисен күзәтә. Рәхәтләнеп әкият укыйсы, сөйләшәсе килә аның. Гомердә булмаганча, бүген әбисе сүзсез-сәер. Бәйләвен тоткан кулы салынып төшкән, диван читенә утырган да, дәшми-тынмый урамны күзли.

Азат тәрәзәгә килеп тышка күз сала, урам буш. Авыз турсайтып утыру да кызык түгел икән. Әбисеннән ераграк, диванның икенче башына чүмәшә.
– Китәлбез әле. Калылсың белүзең, – ди малай, әбисенә карамый гына үз алдына сөйләнгәндәй көйләбрәк. 

Мондый «ачыш» йөрәген өтеп алса да әбисе эндәш­ми. Бала белән бала булмассың бит инде. Хәер, «акыла» дигән нахак бәла аның тәмам исен-џушын алган, бүтән бернигә катнашмаска, дәшмәскә ант иткән гүяки...
– Бу өстәлне дә алылбыз  әле. Менә күлелсең... –  Каяндыр ишеткән сүзләрме бу, әбисен үртәп, юри сөйләнәме, аңламассың. 
– Без бу диванны да алып китәбез әле! – Малай әбисен ирештерүен белә. Бармак буе гына бит әле үзе, каян өйрәнгән усаллыкка диярсең.
– Без бу өйне дә күтәлеп алып китәлбез әле. Калыл­сың әле... Белүзең, – әбисенә сынап карап тора да, тегесе биреш­мәгәч, өсти: – Уламда.

Соң чиккә җитеп тартылган кыл зыңлап өзелә. Сабыр канатлары түзми...
– Менә монысын булдырырсыз! Анысын көтәргә була сездән, и бала!
Ниһаять, әбисенең теле ачылуга күңеле булыпмы, малай китап күтәреп килә. әбисенең тезенә үк терәлеп янына утыра. Берни булмагандай:
– Укы! – дип боера.
Яраткан оныгыңа рәнҗеп, үпкәләп утырмассың бит инде. Килешүгә ике як та разый. Йөрәк дигәннәре генә ник шулай кысып-кысып, кан тамырлары шартлардай булып ярсып тибә соң? Кан басымы күтәрелгәндерме...

Дарулар кабып ятып та торды, ни хикмәттер, баш сызлавы барыбер басылмады. Куе итеп пешереп чәй эчеп карады. Авызы чәй тәмен тоймады. Бәләкәй чакларында да шулай үтереп башы сызлый, баш өянәге кайчак хәл-җегәрен алган чаклар булгалый торган иде. Бәхеткә, әнисе дәвасын белә, иркә-йомшак бармаклары маңгаен сыпыра, учлары баш түбәсен сыйпый. «Башың ауган бит синең! Үлчик әле», – ди дә келәткә чыгып китә. Матчага асып куйган юкә мунчала гөнҗәләсеннән тасма кебек нык, озынын суырып ала. Берсен ике каш арасына – маңгайның нәкъ уртасына, икенчесен башның арт чүмеченә туры китереп, ике төен төйни. Ни хикмәттер, «башны үлчәп», шул ике төенне чагыштырып карагач, бер ягы никтер зуррак килеп чыга. «Менә күрдеңме, гел иелеп укып утырганга башың менә бу якка ауган бит, бала!» – дип, бераздан әнисе төп-төгәл диагноз куя. Кызның башын тар, озын сөлге белән кысып бәйли. Дога укып яңакларын, башын сыйпый: «Минем кулым түгел, Гайшә-Фатыйма кулы!» үзенчә массаж ясавы булгандыр инде, теге төеннәргә каккалый-суккалый: «Бетсен-китсен, име-җиме шул булсын». Аннан мунчаланы өзгәләп утка ата. Ни галә­мәт, шул әфсен-төфсеннән соң баш авыртуы басыла, күз аллары яктырып китә торган иде. Берәр яулык табып, башны кысып бәйләп карасаң артык булмас иде дә... 

Балкондагы киштәдә, үзе белән бергә картайган, тал чыбыгыннан үргән әрҗә исән икән әле. Шыплап, әмма таслап салган иске әйберләр арасында актарына башлагач, бер мәлгә үзе дә аптырап калды. Кирәге чыгармы-юкмы, кем белгән, әмма артык-портыгын да ташламый, шулай җыеп асрый торган гадәте бар шул аның. Бәлки кирәк булыр дип саклап яту бик яхшы гадәт түгелдер түгелен. Тик нишләтәсең, юклык белән үсте, балачагы, яшьлекләре авыр елларга туры килде шул. Ядкарь-истәлек итеп салып куйганнары да байтак икән: менә улының нәни башлыгы... Монысы – кызы беренче класс­та укыганда Чыршы бәйрәменә теккән күлмәк, бусы... Ярабби, яулык! Бер дә бәйләмәгән көе алып куйган. Һәм онытылган. Бүләк яулык иде бит бу, бүләк! 

Кайнанасы Галия аптый намаз-ниязына хыянәтсез, диндар карчык иде. Ә Сәрвәргә унтугыз яшь, университетта укып йөргән чагы. Чәче кыска итеп киселгән, җиңсез, изүе ачык кыска күлмәк киеп килгән кызны сагаеп, кырыс-кырку каршылады кайнана. Килеш-килбәтен баштан аягына кадәр сынап, күздән кичергәч, үзенчә нәтиҗә ясап куйды: «Болай ярамый!»

Ни-нәрсә яраганын-ярамаганын каян белеп бетерсен соң яшь туташ?
– Аягыңа оек киеп, башыңа яулык ябып йөрергә кирәк булыр.

Атеизм чәчәк аткан чор иде бу. Шуңа күрә дә кайнананың сүзен колак турыннан уздыру иң зур гөнаџ саналмагандыр. Күп тә үтмәде, Галия аптый бәйләгән базар оегы белән бүртмәчле яулык күтәреп кайтты.
– Минем бүләгем булыр бу сиңа. Хәзер үк бәйләп куй. Башыңнан салма.

Бүләкне рәхмәт әйтеп алырга башы җитте. Сүтмәгән көе чемоданына салып куеп котылмакчы иде дә, кайнанасы уен сизгәндәй:
– Алай килешми. Башыңа ябып кара, – диде. 
Төргәктә шәл дисәң, кечерәк, яулык дисәң, калын џәм зуррак бер нәрсә – бәләкәй шәлъяулык џәм мамык-җептән бәйләнгән җылы гына оек иде.
– И әни, боларны кисәм, «деревня» дип, рәхәтләнеп көләрләр бит миннән.
– Ә син кешегә карама. Хуҗаң бар, ирең. Ир сүзе генә сүз хәзер сиңа.
– Әллә икәүләп бөркәнчек астына кертер идегезме мине? – Сүзне уенга бормакчы иде ул. – Борынгы заман түгел ич инде. Булмас мондый хәл!
– Дөрес сөйләмисең, бала. Кыз-хатынның шөгыле – аш-су тирәсендә кайнашу. Ризыкка чәч төшүе бар. Яланбаш йөрсәң, чәчеңне җилләр урлар, диләр иде безгә. Кошлар чәчеңне оясына түшәр, башың сызлаулы булыр.  
– Хорафат кына бит ул, әни. Бәйлим дисәм, яулыгым юкмы? Барлы-юклы акчаңны тотып, бүләк эзләп йөрмә. Кем синнән бүләк өмет итә инде? 

Әниләре кышка торырга аларга килә. ә язын-җәен авылда, тузган өендә яши. Пенсия акчасы да шунда җыелып бара. Артык түгел, санаулы! Хәергә кергән тиеннәреңә бүләк тә алып йөрисең юк, дип кенә әйтмәкче иде ул аңа.
– Акча тотканыма хәсрәтләнмә. Юнь бәягә алдым. Арзанайтылган тауарлар сата торган кибеттә очрады. Башыңнан салмый бәйләп йөр, яме.     

«Минем төсем итеп, бер бәйләмәсәң бер бәйләрсең», дигән иде дә, бәйләмәде. Әни кешенең уе изгелектә булгандыр. Әйтик, авылда, язын-көзен сыер саварга чыкканда мондый җылы яулыкның кадере бермә-бер артыр иде. Ә монда... әллә кирелек, әллә бәясе төшкән әйберне киленгә бүләк итүенә гарьләнү үзенекен итте, салды да куйды һәм... онытты. Хәер, затлы ефәк яулык биргән булса да бәйләп йөрмәгән булыр иде. Яулык ябуның хиссиятен һәм кадерен аңлау уена килер өчен дистәләгән еллар кирәк иде әле аңа. Аңа гынамы соң?
Онытылган бүләк үз сәгате сукканын көтеп әрҗәдәге капчык төбендә яткан да яткан менә. 

Яулыкны битенә куеп, сыйпап, иснәп карады, әйтерсең, шул елларның – беркатлы, самими яшьлегенең эзе, хуш исләре сеңеп калган иде аңа. Ничәмә-ничә еллар узгач, яулык, төс ташлаган кебек, әзрәк уңса да, яңа көе торган бит әнә. Әле һаман да кайнанасы базардан кайткан көндәге кебек йомшак үзе, шакмаклы-шадра, бүртмәчле бизәкләре аермачык беленеп, күпереп тора. 

Сүзгә килеп, үпкәләшеп-ачуланышып яшәмәделәр яшәвен. Тик барыбер килен үз балаң түгел, сүз белән аңлатып булмый торган читләшү була икән. Аларны да читләп үтмәде ятсынумы, әллә ни... Ул аңа баштан ук «әни» диде. Чөнки ире – Тәбриз дә әнкәсенә шулай дәшә иде. «Мин әнкәй дигәнне яратам. Миңа әнкәй диген», – диде беркөн кайнанасы.

Сәрвәр үз әнисен бик иртә югалтты. Ягымлы, балаларга сар, изге күңелле хатын иде әнкәсе. «Әнкәй» дип өзелгән бәхетле чакларын гомер буе сагынды ул. Ул берәү генә, дөнья йөзләрендә бердәнбер иде шул. Әллә шуңа, иренең әнисен якын иткән тәкъдирдә дә чит, бүтән кешегә әнкәй дип әйтә алмады ул. Әйтсә, ничектер үз әнкәсенә хыянәт иткән төсле булыр иде.
– Миңа әнкәй дими хатының, – диде беркөн кайнанасы. Ире кызу, кырку холыклы, кырыс кеше иде. Курка иде Сәрвәр аңардан. Болай да зур күзен тагын да зуррак ачып, ире аңа ябырылды. Янәсе, бу нинди башбирмәү?!

Әгәр күңелендәгесен ачып салса, мәңге кичермәячәк иде аны ире. Белә ул аның холкын. Гомерендә беренче тапкыр хәйләгә кереште ул:
– Син бит «әни» дисең. Мин дә синең сыман «әни» дип дәшәм ич...
«Яулык бәйләми» мәсьәләсе дә шулай җиңел хәл ителде.
– Әни, бәйләнмә син аңа, университетта укый торган студент сыер савучылар яратып бәйли торган шәл ябынып йөрмәс бит инде. Кыска күлмәгенә дә сүз әйтмә. үтәр бу мода да, аяк йөзеннән күлмәк кияр, – диде.

...Әнисен генәме, ирен дә бик иртә югалтты шул ул. әйтерсең, дөньясы үзе аңа каршы иде, иң кадерле кешеләреннән аерып, сындырыплар сынап карады.  Утыз өч яшендә ике бала белән тол калды. Таянырдай, ярдәм, киңәш итәрдәй беркеме юк. Бәрелде-сугылды, тормыш­ның югын бар итәр, көннекен көнгә ялгар өчен өчәр эштә эшләп азапланды. Кичләрен, эштән кайткач, өенә кулъязмалар алып машинкада басты, таңнан торып подъезд юды. 

Кайнанасы элеккечә түрендә иде әле.
– Киленнәрем арасында шәфкатьле, йомшак күңел­лесе бер син генә. Синдә яшәрмен инде мин, – диде, улы Тәбриз үлгәч тә каядыр китәргә исәбе юклыгын ачык сиздереп. Сәрвәр сүзне озынга сузмыйча:
– Әлбәттә, бары-югы уртак булыр, – диде. Олы кеше бала-чагага күз-колак булса да хуп, дип фикер йөрткән иде дә... 

Тәбризләр өч малай үсте, ул төпчеге иде. Кырыкка да җитмичә иң алдан ул китте. Абыйлары – әйбәт кенә урыннарда утыра торган хәлле, дәрәҗәле ир-егетләр, фатирлары да өчәр бүлмәле. Тик берсенә дә сыймады кошчык кадәр бер карчык. Баргалап-кайткалап йөрде йөрүен. «Әни, үзебездә генә тор!» дигән сүзне ишетәсе килгәндер. Олыгайган, акыл кергән саен баланыкына тарта бит картлар холкы. Акылның кергәне дә чыга башлый ахры. Һәркайсысына кадерле, кирәкле буласы килә иде аның да. «Алма кебек улларым бар» дигәнне баштарак еш кабатлады. Аннан сирәкләтте. Тиктормас бала-чага янында да җиңел-рәхәт түгел иде бугай аңа. Олыгайган көндә тынычлык, ялгызлык тансык шул кешегә. Яз көне авылын сагынып кайтып китте дә... Бүтән әйләнеп кайтмады бахыр. Адашып йөргәндәй, чит-ятлар арасында вафат булуын ишеткәч, сыгылып төште Сәрвәр. Ак күңелле, намазлык өстендә генә утыра торган карчыкны ник чыгарып җибәрде соң? Түрендә генә утырырга үгетләмәде? Артык түгел иде бит, бала-чагага күз-колак булыр, диде. Баксаң, аның үзенә күз-колак кирәк булган. Карап бетерә алмады гүяки. үзен гаепле итеп тою хисе бик озак вөҗданын газаплады.

Бүләк яулык белән башын кысып бәйләгәч, чыннан да рәхәт бер җиңеллек тойгандай булды ул. Сулкылдап сызлап, үзәгенә үткән чигәләрен әнкәсе сыман: «Бетсен-китсен, име-җиме шул булсын... Минем кулым түгел, Гайшә-Батман кулы», дип сылау-сыйпау шифа бирдеме, әллә, чыннан да, хикмәт кайнанасы бүләк иткән яулыкта идеме, күп тә үтмәде, авырту чигенде. 

Һава сулап, кибет-базар тирәләрен урап кайтсын әле менә.
– Һәйт моны! Яңа мода чыгарган, – дип көлде   Фәрхия. Ул, гадәтенчә, буявы купкан эскәмиядә үз уйларына чумып утыра иде. – әйдә, ял ит бераз, гел чабарга димәгән сиңа да. Нинди түбәтәй ул башыңда?

Түбәтәй белән яулыкны аера белмәгән Фәрхия яныннан, бүтән чак булса, «Вакыт юк!» дип җилтерәп үтеп кенә китәр иде Маџисәрвәр, бүгенге көн бүтәннәренә охшамаган, үзгә шул. «Бәйрәм бүген! Яшел яулыкның табылган чагы, туганнарның сагынылган чагы», дип, гүя җаны кыңгырау кага.
– Ә... Яулыкны әйтәсеңме? Ышанасыңмы, кайнанам бүләген, утыз ел элек югалткан шушы яулыкны таптым бит. Менә шуны башыма ябуым булды, өч көн буе сыз­лап интектергән башым җибәрде бит, хикмәти Хода! Кул белән алып ташлагандай үтте дә китте авырту...
– Гыйбрәтләр күп инде җир йөзендә. Шаккатарлык бер хәл сөйлимме үзеңә?! – дип элеп алды Фәрхия. «Сөйлә» дигәнне көтеп тормады, тезеп китте. – Япь-яшь чагым – яшел чагым бар иде бит минем дә. Әни чирли башлады. «Кура җиләге ашыйсым килә», – ди, өзми-куймый. Әле җәй башы гына, куралар чәчәк тә атмаган. Шулай да тырыс алып, киттек без энем белән урманга. Йөрибез-йөрибез, берзаман килеп чыктык бер аланлыкка. Исебез-акылыбыз китте – кызыл яулык япкандай җиләклек! Комарланып җыябыз каен җиләген, җыябыз, савытыбыз тулмый гына бит. җи­ләк басыла, арып беттек. Энем әйтә: «Кайтыйк, караң­гы да төшеп килә, йә адашырбыз. Иртәгә күршеләрне дә ияртеп кабат килербез», – ди. Кайтсак... Әниебезгә... җиләкне тәки авыз иттерә алмадык. Гомерлек үкенеч булып калды. Әнине җирләгәч, кеше аягы басмаган теге аланлыкта җиләк күп калды, дип, эзләп киттек. Йөрдек-йөрдек, тәмам хәлдән тайдык. Табалмадык җиләкле аланны.

Маһисәрвәр колагының чите белән күршесен тың­лый, ә күңеле һаман кайнанасын уйлый. Изге ниятле, ак күңелле карчык иде, урыны җәннәттә булсын. Ник теләген үтәмәде, әнкәй димәде икән? Тискәрелек идеме бу, бала-чага кирелегеме? Исән булсалар, Үзенекенә генәме, кайнанасына да авыз тутырып, «әнкәй» дип рәхәтләнеп дәшәр иде дә бит, юк шул инде алар, кайтарып алып булмый үткәнне. Рухлары шат булсын дип Коръән укытып, биш-алты карчык җыеп, мәҗлес уздырып алсаң гына инде. 

Фәрхия һаман нидер сөйли икән әле.
– Безнең авылныкы түгел, күрше авылдан иде бугай, шулай бервакыт мүк җиләге ашыйсы килеп базга төшкән бер йөкле хатын. Төшсә, исе киткән, мүк җиләге такта кебек сырышкан, ди. Капкалаган да, тукта, савыт алып төшеп җыйыйм, дип, менеп яңадан төш­сә, җилләр искән. Берни юк, имеш... 

Күршесенең китәргә кузгалганын күреп, ашыгып сөаль яудырды Фәрхия:
– Сезнекеләрне әйтәм, артырга исәпләре бар бугай. Киленеңнең йөреш-торышыннан шуны сиздем. Аш талымламыймы әле? Мүк җиләге-мазар...

Өеңдәгене күршеңнән сора! Шул буламы бу? Алай да, сер биреп торамы соң... Шулай шул дигәндәй, баш кагып куйды Маһисәрвәр.
– Икенче бала кирәк инде, бик кирәк. Икене бергә сана, берне – юкка, дип белми әйтмәгәннәр шул. Ике белән дә туктамаслар әле. Бәхетең аягыңа уралган шул синең, Майпәрвәз... Хәзер ипотека дигәннәре белән фатир алганда да файдасы зур диләр бит, – дип сүз озайтуына:
– Үзләре белер. Безнең бурыч билгеле – юк-барга кысылмаска! – дип, бу сөйләшүгә нокта куярга ашыкты Сәрвәр. Ә күңелдәге кыңгырау чыңлый да чыңлый: «Кемгә сыеныйм дисеңме? Барысы да бик гади: сабыйларыма! Җан җылысын биреп кенә җан тынычлыгы, наз, рәхәтлек алып була. Мәңгелек канун бу. Тормыш кануны. Яшәү кануны!»


 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com