Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Күпер

Әхәт Гаффар
Әхәт Гаффар
06 февраля 2015
4122 карау
Бу күпер озын юлның кыска бер өлеше иде. Ул су өстеннән бөкрәеп калкып тора һәм инде бер адым да атлый алмас хәлгә җиткән карт ташбаканы хәтерләтә. Аңа җәелгән ташларны машина тәгәрмәчләре, аяк киемнәренең табан аслары, мал-туар тояклары, җил-яңгырлар, карлар тәмам шомарткан. Ул сугышка чыгып киткән кырыс холыклы яисә шук күңелле күпме ир-атны озатып калган һәм — кая инде ул бөтенесен?! — бик азын, яңгырга манчылып яки тузанга батып, гарипләнеп яки гайрәтләнеп кайтканнарын каршы алган. Аның өстендә күпме аналар моңаеп улларын, кызларын, күпме хатыннар сагынып ирләрен, күпме кызлар өметләнеп сөйгәннәрен, күпме балалар, түземсезләнеп, аталарын көтте. Күпердә хәрәкәт туктамады: берәүләр яңа дөньяга килгән нарасыйларын күтәреп хастаханәләрдән кайтты, икенчеләре үлгәннәрне үз иңнәрендә аргы яктагы зиратка илтте. Күпер яшәү белән үлем, җир белән күк арасында, үткәннәр белән киләчәк уртасында ята иде. Аның замандашлары әллә кайчан тузып, җимерелеп, ташлары язгы суларда агып, ком булып уалып беткән инде. Ә ул көндәлек тормышка тыныч яисә давыллы күк гөмбәзенә караган килеш тора да тора бирә. Һәммәсен хәтерли. Ә үзе беренче адымнары, үткән гомерләре аңа бәйле булган күпме кешенең исендә икән әле?

Соры киез эшләпә кигән бер карт (ул Мортаза атлы) шушы күпердән кармакка балык каптыра иде. Ул да, күпер кебек үк, озын гомер кичергән, тормыш аның кояшта янып каралган маңгаена тирән буразналар уйган. Җәйге җылы көн тын булса да, аның колагы шаулый. Чаң кагуыннан калган аваз шикелле туктаусыз бер зың шунда. Хәер, карт моңа күнеккән инде. Әйтерсең лә, ул зың, сулыш алуы сыман ук, табигый бер нәрсә — тоелмый да.

Карт борынгы шушы күпернең керләнеп, яргаланып беткән култыксасына таянган. Антеннага охшап, күкрәге турысыннан ике кармак таягы тырпаеп тора. Аның күз карашы дүрт метрлы биеклектән түбәнгә төбәлгән иде. Төбендә яшел суүсемнәре чайкалган, ташлар чагылган тын суда балыклар уйный. Ваклары сикерешә, эрерәкләре, күләгәләренә ышкылып, аста йөзә. Кайчагында аларның көмеш тәннәрендә кояш нурлары чагылып киткәли. Монысы картның күңелендә ни өчендер кызларның ерактан тоныкланып ишетелгән көлешү авазын хәтерләтеп җанлана. Кайчан­дыр шушы күпердәге онытылып бетә язган көлүләр шикелле. Карт уеннан: «Теге чакны, шушы ук күпердәге кебек...» — дип аныклый. Каурый калкавычлар да, агымсуда калтыранып, аның тирән хәтерендә уянган көлүләргә кушылалардыр сыман. Вак балык­лар, калкавычларга авызлары белән орынып, ерактагы авазларны тагын да көчәйтергә телиләр шикелле. Кайчандыр ул да шушы күпердә бердәнберенең тыенкы көлүен җанынача үткәрергә теләп, иреннәреннән суырып үпкән иде бит. Менә хәзер дә ул шушында гына кебек, кырт борылса, каршында басып торыр кебек.

Ул күпернең ак ташларына карады, ә ташлар аның күз карашын үзләренә ияртеп, асфальт юл буенча йөгертеп алып китте. Әнә ул — аның бердәнбере. Яшьлекнең ак күләгәсе булып, аңа таба килә, якынайганнан-якыная.

Күпергә үрдән түбән агып төшкән юл буенча ак күлмәк кигән һәм яшел яулыгын почмаклап япкан бер карчык килә иде. Ерактан караганда көзге агымсудагы каз мамыгы сыман булып күренә. Юлның як-ягындагы каен агачлары арасында аермачык төсмерләнә. Карт аның иңенә кызыл кисея яулыкка төйнәлгән төрле дару үләннәре күтәргәнен белә. Төенчеген таяк башына элгән, ә таяк очына кулын салган. Шул рәвешчә үткән һәм барасы юлын тигезләгән шикелле. җиңел килә. Төенчеге дә авыр түгел кебек. Ул дару үләннәре аларга бик кирәкле. Кирәкле һәм кадерле әйбер.

Карчык кеше көннең эсселеге күзгә дә бәрелеп торган юл буенча кайтып килә иде. Әйләнеп караса, арттагы урманның җилдәй тибрәлүен күрер иде. Хәер, каршыдагы авыл өйләренең арыш кыры дулкыннарында бата-чума үзенә каршы йөгергәндәй итеп тоелдырган рәшә дә бар ич әле. Көне килгәндә, һәркайда рәшә калтырана. әллә рәшә, әллә билгесез киләчәк, әллә болганчык үткәннәр шунда.

Торналарга охшап, нефть скважиналары чайкала, ара-тирә бытбылдык кычкырып  куйгалый,  телеграмм  баганасы  башына  ялгыз  козгын  кунган. Карчык сирәк автомашиналардан читкә елышып кала. Юл читенә поскан бәләкәй чардуган эчендәге шофёр руле беркетелгән калай һәйкәлчек турысыннан ул адымнарын сагайтып узды. Нинди уйлар уйлады икән? Кемнеңдер баласы бу урында җан бирер алдыннан соңгы сүзләрен пышылдагандыр. Андый вакытта уй килмиме соң?

Картка үзе басып торган таш күпер, карчыгы атлаган уңайга янтая-янтая, тын гына алга йөзеп баргандай тоелды. Су күтәрелгәч, соңгы ялгыз бозлар шулай агучан була. Икенче карасаң, алпан-тилпән килгәләп якынайган карчык талгын җилдә чайкалган шау чәчәктәге шомырт куагына да тартым сыман. Ул картның үзен күреп торганын тоядыр инде, аның хакында уйлыйдыр. Теге дәверне, үзләренең парлашып шушы күпердә басып торуларын исенә төшергәндер. Юлда барганда каршыга үткәннәр килүчән.

Карчык аның янына җиткәч, авыр сулап:
— Бөркү, — диде.
—  Су буенда алай ук түгел, — дип җавап бирде карт. Юк, карышып әйтмәде. Алар бергә-бергә озак яшиләр, бер-берсе белән карышмыйча, гап-гади генә итеп — ашарга яки сулыш алырга кирәк булган кебек кенә сөйләшәләр иде инде. Әйткәннәре һәркайсының уйларына ярашып, туры килеп тора.
— Балык капмый, — диде карт.
— Бу вакытта алар тук инде, — дип килеште карчык.
— Уйнаудан да тукталдылар, бакчы. Хәзерге балалар диярсең.
— Хәзерге балалар иренчәк шул. Уенда кайгылары җук.
—  Бөтенесе телевизор бәласе. Ул булмаган заманнарда яшьләр дә яшьләй   өйләнешә  торганые.   ә  хәзер?  Загсларына  арыгач  кына  барып язылышалар.
— Аның каравы, тиз аерылышалар... Синең белән без түгел инде.
—  Алай димәктән, безгә бәлкем аерылышсак та таман булгандыр. Билләһи газим! — диде карт, аңа карамыйча гына.
— Авызыңнан җил алсын! — дигәч, карчык та читкә борылды. — Ни сөйләнәсең әле?

Кармак сапларын терсәге белән бастырып тоткан килеш, карт эшләпәсен күтәрә төшеп:
— Оныттың мәллә? — диде.
— Онытмадым... хәтерләмим дә…

Тындылар. Көрән күзен кысып, карт ерактагы урманга карап тора башлады. Ә карчык, зәңгәрсу күзләрен зур ачып, карашын агымсуның төбенәчә үткәзергә тырышкандай, түбән текәлде.

Инде бик күптәннән бирле телләренә алмасалар да, бу мизгелдә аларның һәркайсы үзләрен гомер буена эзәрлекләп килгән бер күләгәле вакыйганы онытмыйча яшәгәннәрен искәрделәр. Ул күләгә аларның икесе өчен дә уртак бер нәрсә, ул үткән көннәренә ияреп кенә бармыйча, аларның хәтерен эзәрлекли, кайвакытны ниндидер шом сыйфатында кү­ңелләрендә аваз салгалый. әлеге шомлы күләгәне алар үз җаннарының төбенә елдан-ел тирәнрәк куарга тырыштылар. Ләкин ул кысылып чыга да, ташка әйләнеп, аларның баш турысына эленеп калгалый. Дөнья мәшәкате, ягъни йорт-җирләрен бөтен, андагы мичне җылы, урын-җирне чиста, җайлы тоту, табынны буш итмәү уе, уллары һәм кызлары турында кайгырту аларны ул шомнан аралады, шул ук вакытта бер-берсеннән аермады да.

Баш очындагы ул ташны элеп тоткан бау аларның уртак ялганнарыннан гыйбарәт иде. Моны бүтәннәргә сөйләү түгел, хәтта телгә дә алырга хаклары юк икәнен алар уяу искәреп яшәделәр. Ул ялганда, чик­ләвек эчендәге тук корт рәвешендә, аларның ачы тормыш хакыйкате бөгәрләнеп ята иде.

Карчык кеше — карт кешенең бердәнбер хатыны. Озын-озак еллар буена карт үз йөрәгендә татлы бер авырлык — аңа гына тугры булу авырлыгын саклады. Бу яшертен, әмма аны горур төстә канәгатьләндереп килгән тугрылыкны ул читләргә кызыгу белән алыштырмады. Синең бакчаңдагыга караганда да татлырак алма бирә торган алмагачлар да булгандыр инде ул. Койма аша үрелеп алуларның үз кызыгы, үз тәме булмый калмагандыр. Ләкин язмышка туры килгәне никтер кадерлерәк иде шул. Менә ич: алар янәшә, теге чактагыча, нәкъ шушы күпердә басып торалар.

Карчык күз карашын агымсудан аермаган иде әле. Елга төбендәге яшел үләннәр агым уңаена ятып чайкалышалар, су үрмәкүчләре кечкенә һава куыклары өреп чыгара, балыклар ялтыраша, болыт мендәрләре чагыла... ә теге чакны, бу болытларның судагы чагылышын хәтерләтеп, ярсу суда ак бозлар аккан иде. Бу бозлар, ул чагында яшь кызның сөеп йөргән беренче егете белән хушлашкан йөрәге кебек, кайнар иде бугай.

Сөеп йөргән... әйе, сөеп йөргән. Моны карчык яхшы хәтерли әле. Бүгенге карчык кеше кыз чагында бүтәнне үз иткән, шуңа кияүгә чыгарга хыялланган иде. Вәгъдәләр куешып, өйләнешергә дә уйлаганнар иде.

Бер генә егетнең күзе төшәрдәй зат идеме соң ул? Күпләрнең җанын биләрдәй кыз иде. Вәгъ­дәләшкән егетеннән кала, аның өчен тагын берәү өзгәләнде әле. Үз егете батыр, гайрәтле булса, бусы матур, көчсез иде. Һәм, һәр матурга хас кыяфәттә, куркак дәрәҗәсендә тыйнак. Кызлар кулын тотып карауның нәрсә икәнен белмәгәне күренеп торды. Ике ел читкә китеп, әллә кайларда алтын чыгаруда эшләп кайтты, тик холкы үзгәрмәде. Кайтып төшкән көнне генә егеткә әлләни булды.

Кышкы кич иде. Аулак өйгә җыелышып, бермәлне йөзек салыш уйнарга керештеләр. Уенда кайсыныңдыр көмеш йөзеге әйләнеп йөри инде. Берзаманны йөзек салыш чираты яңа кайтып төшкән матур егеткә килеп җитте. Егет йөзекне кызга салып китте дә ни өчендер ары узды. Ул арада уртага бүтән кыз чәчрәп чыкты. ә матур кыз үз учын ачып караса, аһ итте: куш учында сары йөзек ялтырап ята. Шундук таныды инде: андый-мондый гына түгел, чын алтыннан. Кыз ул балдакны читләр, бигрәк тә үз егете күз алдында кайтарып бирергә оялды, иясенең өйләренә кертеп, йә аулакта саклап торып сузарга әллә ничек кыймады. Матур егет белән байтак вакыт күз карашлары белән генә ярым-йорты аңлашып йөрделәр. Егетнең күзе балдакны кире алырга риза түгеллеген белдереп бага иде. Кызык та, серле дә, шикле дә булды бу уен.

Араларындагы бу серле бәйләнешкә тора-бара сизмәстән икесе дә күнегеп бетте. Башта аулак өйләрдә, аннары печән һәм урак өсте вакытларында егетнең карашындагы үз итү чаткысы сүрелгәннән-сүрелә барды. Балдакны үзенең чибәрлегенә яшертен бүләк төсендә кабул кылган кыз аны ара-тирә сул кулының исемсез бармагына киеп йөрергә дә җөрьәт итә башлады. Моны егет тә төшенгән һәм матурлыкка матурлык насыйп булмаслыгы белән эченнән тәмам килешкән шикелле иде инде. Кызның күңелендә исә матурлыкка батырлык тиң дигән уй үзгәрмәде.

Алдагы язгы ташуның бер көнендә өч язмышның тәкъдир җепләре бер төенгә чуалды да шундук чишелеп тә ташлады.

Халык кичкырын әби патша заманыннан калган таш күпергә елгада боз китүен карарга җыелды. Яшьләрнең мондый көнне шул тирәдә беренче йолдызларга кадәр йөри торган гадәтләре бар иде. Үз егете кызны шуннан кайтышлый өйләренә озата барырга һәм ахырда «урлап» китәргә килешкән иде. Кыз батыр егет җилкәсе аша матур егетне күзәтте, күңеленнән аның белән, кыз чагының аңа бәйләнешле, әлеге дә баягы, сере белән хушлашып торды. Аның балдактан котыласы, шул ук вакытта егет белән ул сизәрлек горур рәвештә мәңгегә искә алмастай итеп аерыласы килә иде. Җаен сагалап торды, торды да күпернең агач култыксасыннан аска иелгән көйгә: «Балдагым!» — дип кычкырып җибәрде, аска кереп киткән бер бозга төртеп күрсәтте.

Һәммә халык күпернең икенче ягына ташланды. Батыр егет күпердә басып калды, ә матуры ярга йөгереп төште дә боздан-бозга сикерә-сикерә ташкын уртасына кереп китте. Кыз күрсәткән боз аерымрак ага иде, егет шул бозга сикереп керде. әмма анда кызыл күзле җансыз чабак балыгыннан башка берни тапмады.

Астагырак текә борылыш турысында айкалган, актарылган бозлардан ничек чыккандыр — егет боларын белми да калды. Ә үзенә таба йөгерешеп килгән халык арасында кызның мәрмәрдәй агарынган йөзен күргәч чыдамады: теге балдакның үз бармагында йөрткән парын салып, килеп җитүенә аңа сузды — алып чыккан, янәсе! Ә кыз алды... һәм, учактан идәнгә чәчрәгән кайнар күмерне яңадан утка алып аткандагыча ашыгып, калтыранган бармаклары очыннан бишмәтенең ян кесәсенә шудырып төшерде.

Кыз үзенең  нигә шулай  иткәнен  төшенмичә  дә   калды.  «Аннары әйтермен, аннары...» — дип уйлады. Шаярту килеп чыктымы соң, кыланчыклыкмы, әллә хәерсез бер гамәлме? Шул ук вакытта ул күңеле белән егеткә аңламастай төстә тартылуын, алда үзен көтелмәгән нәрсә сагалап торганын да куркынып сизенде.      
                                                
Ике алтын балдакның кыз кесәсендә бер-берсенә тиеп чыңлавын хәлсез һәм туңган егеттән башка һичкем ишетмәде. Алтынның тонык чыңын ул мең аваз арасыннан да таный — тикмәгә ике ел чыгардымыни ул аны?! Җиңелүен таныган батыр егет кайтып киткән иде инде.

Икәве генә калгач, кыз кесәсеннән балдакларын алып күрсәтте. «Битәрләмә инде мине, яме? Мә, мә...» — диде ул аларны сузып. Ә егет нигәдер алмады, күпер култыксасына таянып, кыштыр-кыштыр аккан бозлардагы кичке шәфәкъ чагылуын карады. Ә кыз, нидер эзләгән шикелле, карашын ерак урманнарга таба юнәлтте.

Шул кичне чибәр кыз белән матур егет бер-берсенең чәчен чәчкә бәйләгән алтын балдакларны гына киеп калмады, ә бер-берсен ир белән хатын итеп кушкан тугрылык зынҗырларын да киделәр.
Ахирәткә богау киеп бармыйлар. Үләр алдыннан иң явыз җинаятьченең дә зынҗырын салдыралар: мәңгелек теге дөньяда һәркем азат. Яшәү белән үлем, җир белән күк арасындагы, үткәннәр белән киләчәк уртасындагы күпердә бүгенге көтелмәгән аңлашу, хәтта ки аңлашу да булмыйча, ике йөрәкнең бер уй белән тибүе аларның әнә шул уртак зын­җырларын, ниһаять, салулары да иде.

Ниһаять, аңлаштылар. Сөйләшеп, бәхәсләшеп түгел, һәркайсы бер үк нәрсә хакында уйлады — фәкать шул гына.
— Арылды, — диде карчык кеше.
—  Кайтыйк соң. — Карт кеше, кармак таякларын алып, пөхтәләп аларның  җепләрен  урады, иңенә  салыр  алдыннан:  —  Төенчегең  авыр түгелме? Бәлки алмашырбыз? — дип сорады.
— Һәркемгә үз өлеше.
— Синеке авыррак.
— Үлчәүдә тормыйбыз ла.
— Үлчәүдә булсак кирәк. Нинди генә үлчәүдә әле! Күпердә торабыз.
— Без үз күперләребезне үттек инде.
— Үттек шул. Без үткән күперләр бөкрәеп бетте инде, күрәмсең? Юлны турылап торгач, күпернең бөкресендә кемнең ни эше бар?

Һәм алар кайтырга чыкты. Карт чак кына алдарак. Дәшмичә уйлап кына бара торгач, тагын да аерыларак төшәр. Уйлы чагында ул бөкрәебрәк атлый. ә карчык нинди вакытта да җиргә тартылмый, ә туры һәм горур килеш кала. Бер-берсеннән аерылыбрак атлаулары һәркайсы үзалдына уйланып барырга теләүдән түгел. Алар бер-берсенең җирдәге күләгәләренә басарга тайчына. Кояш яннан яктырта, күләгәләре кыска һәм кыйгач, янәшә барсалар, кушылырлар иде. Ул чагында берсе үз күләгәсеннән мәхрүм калыр иде. ә ул, аларның сүзсез аңлауларынча, кешенең якты дөньяда яшәү билгесе, барлыгы шаһиты. Бераздан, юл уңга каерылгач, карт үз карчыгын көтеп алыр да янәшә атлар. Шунда, әйләнеп карамасалар да, алар артларындагы юлда үзләренең пар һәм тиң күләгәләре ияреп килүен сизәрләр. Уртак кояш астында яшәүчеләргә шулай язган, шулай тиеш. Күләгәләр көн уртасында түгел, ә кешенең гомер баешында югала. ә алар андый баешны теләмиләр дә, эзләмиләр дә әле.

Авылга җитәрәк, юл кабат сулга каерыла, алар тагын аерылыр. Моның сәбәбе бүтәндә булыр инде. Татар ире хатыны арткарак калып, аңа карабрак барса, ихтирамлырак санала. Андый иргә яшьләр дә көнләшерлек. ә инде ирнең хатыны дөньяга иң әүвәл үзен күрсәтеп барса, ул ирнең дәрәҗәсе түбән дигәнне аңлатыр. Хатыннарның да алдан баручылары түгел, бәлки ире сайлаган дөрес юлдан баручылары күренеклерәк.

Каен агачлары бетеп, имәнлек башланды. Тәбәнәк, нык имәннәр сибелеп утырган. Аларның куе булса да яктырып торган ябалдашлары белән җир арасы иркен иде. Кешеләрнең җан тынычлыгы шулай иркен тоела. Имән агачлары арасындагы кыска яшел үлән арган тәнне хәл җыярга чакыра сыман. Яры кыяк белән каймаланган озынча күл сөттәй агарып, җәйрәп ята. Аның авыл ягындагы ярына сыер көтүе төшлеккә туктаган, кайбер маллар тубыктан суга кереп баскан.

Күпер кояш нуры җылыткан һәммә ташы белән карт илә карчыкның гадәти булмаган бәхетенә елмаеп калды. Ике кеше арасындагы гыйшык бетеп, берсенең гомере икенчесенең гомеренә тәмам кушылган мизгел менә шушылай башлана.

«Сөембикә», № 1, 2009.

фото: pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com