Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → ​Безгә син кирәк!

​Безгә син кирәк!

Люция Ногманова
Люция Ногманова
02 февраля 2015
4807 карау
Тышта салкын ап-ак кыш, ә өйдә җылы. Ләйлә улын имезеп, яслесенә салып куйды. Бала уенчыклары белән мәшгуль, әнисе мич кырыена бәйләмен алып утырган – рәхәт, тыныч – тагын ни кирәк?!

– Ну, нәрсә бар инде бу авылда? – диде Ләйсән күңелсезләнеп.

Ул әтисенең вафатыннан соң авылда, әнисе янында калган иде. Моңа кадәр, авыл мәктәбен тәмамлагач, шәһәрдә укыды, шунда эшкә урнашты, шәһәр егетенә кияүгә дә чыкты. Әти-әнисе янына баштарак ял саен, бәйрәмнәрдә гел кайтып йөрделәр, аннары кайтулар сирәгәйде. Гаилә булгач, мәшәкате дә башка шул. Ир ягы туганнары да Ләйләне җылы кабул итте, көттереп кенә туган уллары киленнең дәрәҗәсен тагын да арттырды. Үз әти-әнисе дә әле матур гына яшәп ята иде. Шул җайлы гына барган тормыш кисәк үзгәрде – әтиләре кинәт вафат булды. Аяз көнне яшен суккандай булган хәлне әниләре авыр кичерде. Кыен чакта ярдәмче булыр дип, кияү кеше хәләл җефетен, кадерле улын әбисе янында калдырып китте. Инде бабаларының җидесе, кырыгы да үтте... Әбисенең мөшкел хәлен аңлаган кияү: «Ярар, тагын бераз торыгыз инде», – дип ризалашты, җае чыккан саен алар янына ашыкты.
– Әлегә түзәрлек бит, – диде әнисе сабыр гына, – тиздән кияү дә кайтыр, – дип кызын тынычландырырга тырышты, – улым да әтисен сагынгандыр, – дип оныгына елмайды.

Ләйлә бүген әллә нишләп көйсезләнде, әйтерсең, оныттырасы килмәгән балачагына кайтты.
– Ябыгып бетә инде, имезергә сөт җитми. Монда бит... монда бит сыр гына да юк, ичмасам!

Әнисе авыр сулап куйды. Билгеле, кызы сөтле чәй эчсә әйбәт булыр иде дә... Кыш көне авылларда сыерлар ташлата, үзләренеке дә, күршеләрнеке дә тиздән бозаулаячак. Югары очтан ук кәҗә сөте дә алып кайталар анысы. Сигез айлык малайның сөтле боткадан аерылганы юк. Ләйлә исә шул кыйммәтле азыкка борынын җыера – исе килә, янәсе. Сыр булса икән ул, дип тә куйды әле әнә.

Әни кеше нәрсәдер уйлангандай итте дә, билгеле бер карарга килеп, киез итеген, бияләйләрен, сумкасын хәстәрләп куйды. Ләйлә улының йомшак чәчләрен сыйпап назлады, сөеп иркәләде. Сабыен кочаклаган килеш йокыга киткәндә, ишекнең сак кына ябылып куюын да ишетмәде. 
Ләйлә уянып киткәндә, кышкы кыска көн кичкә авышкан, өйдә тып-тын. Улына ашарга әзерләмәкче булып, суыткычны ачты: ризык белән шыплап тулган! Ите, мае, йомыркасы дисеңме. Кәбестә, кишере дә үзләренеке. Кайнатмаларның ниндие генә юк!.. Кияү дә буш кайтмый – җиләк-җимешен ташып кына тора. Шкафта ярмалар тезелеп киткән, плитәдә тавык шулпасы, итле пылау, өстәлдә иртәнге чәйгә пешкән коймак... Җаның ни тели, кыскасы. Әнисе кулыннан килгәнчә сый-хөрмәт күрсәтә. Яшь хатын аптырап калды. Улы кулларын җәеп, рәхәт итеп йоклый, битләре туп кебек, алсуланып тора. Бала ач булса, елый ул. Аның нарасые исә саф һавалы авылда, җылы агач өйдә, барысының игътибар үзәгендә тагын да үсеп, исәеп китте.

Ләйләнең күзе сервантта торган әтисенең күзлегенә төште. Әнисе аны, кадерләп, үзе чиккән кулъяулык өстенә куйган. Әтисе бер кочак гәзит яздырып ала иде, кичләрен күзлеген киеп шуларны барлый иде. Ләйлә гәзит караштырып утырганда, улы уянды. Яшь әни, куанып, аны көйләде, ашатып алды. Урамда суыткан, ахры, бу өй эчендә дә сизелде. Газ ягуга көйләнгән мичкә кагылмады Ләйлә, рәтен белми. Авыл өйләрен газлаштыру ул шәһәргә киткәч булган иде. Ярар, тиздән әнисе кайтып, ялкынын көчәйтер әле, күршеләргә кергәндер. Ләйлә телевизорны кабызды – беренче каналда әти-әнисе яратып карый торган хоккей бара. Кыш айларында була торган матчлар бик күпләрне экраннарга беркетә. Әй, әтисе исән вакытта әлеге көннәр бәйрәмгә әйләнә иде соң! Күрше авылдан әтисенең туганнан туган абыйсы һәм аның җәмәгате – әнисенең килендәше килә. Чиста, җылы өйдә мичкә бәлеш куела. Кыш һавасын ияртеп, өс кием-нәрендә кар бөртекләре җемелдәтеп кергән туганнарын бөтен гаилә белән каршы алалар, хәл-әхвәл сорашалар. Туган апалары мамык шәлен салып куюга, тирә-якка бик тә таныш «Красная Москва» хушбуе исе тарала. Дөньяларын онытып, уенны күзәтә башлыйлар. Килендәшләрнең кулында бәйләмнәре: бишинәләре ялт-йолт килеп ала. Бозда хәлләр кискенләшсә, ике туган-җанатар, тамак кыргалап, ишегалдына чыгып керә. Алар юкта, хәләл җефетләре безнең командага көч биреп торырга кала. Тәмле бәлеш исе борыннарны кытыклый. Уен беткәч, бөтенесе түгәрәк өстәл янына җыела. Зур табада пешкән итле-бәрәңгеле кайнар бәлештән авыз итә-итә, мәзәк сүз, дөнья хәлләрен сөйләшеп кич утыралар. Аннары, икенче уенга чаклы гына дип, саубуллашалар. Шулай гаиләсен хөрмәтләү – әтисенә генә, ирен, аның туганнарын, авылдашларын олылау әнисенә генә хастыр. «Нишләптер озаклады әле», – дип уйлап куйды Ләйлә. Нәни авызын ачып исни башлаган улын имезеп, йокларга салды. Каршы йорттагы күршеләрнең тәрәзәләренә карады – аларда ут юк иде. Димәк, әнисе аларда түгел. Ләйлә, сабырсызланып, әнисенең бәйләмен алды, бераз бәйләгәндәй итеп утырды. Ул да булышмады. Эченә шом йөгерде. Өй дә салкынаеп китте. Улы җылы юрган астында изрәп йоклый. Итек, фуфайка киеп, Ләйлә ишегалдын барлап керергә булды. Ишектән чыгуга ук тынына салкын һава капланды. Аяз күк йөзендә йолдызлар чекрәеп тора.

Матурлап көрәп куелган сукмактагы кар атлаган саен шыгырт-шыгырт килә. Лапаста, сүрән ут яктысында, салам түшәгән идәндә яткан сыер мышнап җавап бирде – алдында печәне бар. Казлар, тавыклар бүлкәсеннән битенә җылы һава бәрелде. Сарыклар утарын ачты – алар, сискәнеп, почмакка бөялде. Ләйлә калтыранган куллары белән мал-туар ишекләрен ябып, өйгә керде. Әнисе һаман кайтмаган.

Җан тынычлыгын җуйган кыз бер мәл югалып калды. Аннары тәрәз пәрдәләрен сак кына ачып әнисенең гөлләрен өстәлгә күчерде. Күбесе шау чәчәктә. Өши күрмәсеннәр дип, берәм-берәм җылыгарак урнаштырып чыкты. Ул кечкенә чагында әнисе таң белән гөлләргә су сибә иде. Йокылы-уяулы Ләйлә күзәтеп ята. Менә әнисе ипләп кенә кызы янына килә, аның чәчләреннән иркәли. Шунда кечкенә Ләйләсе аның кулын эләктереп ала, көлеп җибәреп үзенә тарта. Әнисе дә, шаярып, кызының маңгай уртасына бер тамчы су тамыза, чыр-чу куба. Әлеге тамчымы, күз яшеме – Ләйләнең беләгенә тамды. Әнисе, кайда соң әнисе? Тизрәк кайтсын иде инде! Ләйлә нишләргә белми гаҗизләнде. Саксыз әйтелгән сүз белән нечкә күңелле әнине үпкәләттем, ахры, дип борчылды. Кайда булыр икән соң аның ягымлы әнисе? Көтүдән башка чара юк иде. Күңелен сыкратып, әкрен генә сәгатькә сузылган минутлар үтә торды. Ниләр генә уйлап бетермәде Ләйлә. Шул вакыт эчендә ул үзенең әтисе, әнисе алдында түләп бетергесез бурычлы икәнен төшенде. Тудырган, үстергән, тәрбияләгән ата-ананың хакы олы бит, аларны рәнҗетүдән Ходай үзе сакласын. Берүк исән-сау гына була күрсен әнисе. Кадерен белеп кенә яшәрлек. Син миңа бик кирәк, әнием, кайт тизрәк, дип өзгәләнде Ләйлә. Сабырланырга тырышып, гөлләрне барлады. Ниндиләре генә юк! Хәтта шәһәрдә дә очрамаганнарын җәен – бакчада, кышын өйдә үстерә әнисе. Тирә-күршенең исе китә. Иртә яздан кара көзгәчә бар халыкның күзен иркәләп, ал, зәңгәр, сары, кызыл, шәмәхә чәчәкләр куенында авылга ямь биреп утыра өйләре. Ләйлә радионы ачып карады: әллә нинди генә моңсу музыка. Өйнең дә бер яме юк. Шыксыз бушлык. Күңелдә тагын бер хатирә яңарды: кыш көне иде, әнисе эштән кайткан гына мәл иде, махсус – белгән кебек радиодан җыр яңгырады:

Син кайда идең, 
Кайларда йөрдең, 
Ничек мин сине 
Күрмәдем икән?..


Шунда әнисе: Кыр түрендә идем, буранда... Мал-ларга салам төяп озаттык, өшеп беттек», – дип, уйнап-шаярып әйтеп куйды. Ә үзе шундый матур итеп елмая. Менә хәзер дә әнисе кайтып керер, өйгә нур иңәр. Еларга җитешкән Ләйлә, үзенә урын табалмыйча, анда сугылды, монда бәрелде. Нишләп һаман юк та юк соң?!

Ниһаять, йомшак кына итеп ишек ачылды. Анда шәлен, пальтосын бәс сарган әнисе күренде. Ләйлә аңа омтылды, салкыннан да курыкмыйча, күкрәгенә башын куйды, елап җибәрмәс өчен иреннәрен тешләде.
– Әни, син кайда идең?
– Күрше авылга кибеткә барган идем, анда булмады, шуннан соң поселокка киттем...

Әнисе салкыннан бөрешкән, шулай да шатлыгы эченә сыймый. Ләйлә аның бияләйләрен салдырып, тамырлары зәңгәрләнеп, суыктан шешенгән кулларына кагылды.
– Җәяүме? Ничә чакрым!
– Булды бит, ябылганчы өлгердем, – әнисе күшеккән куллары белән өстәлгә зур кисәк сыр куйды. – Сиңа, кызым.
– Әни, безгә син кирәк, зинһар, югала күрмә, әни... Әнием!

Салкыннан туңып бәсләнгән сыр буйлап җылы өйдә өстәлгә якты тамчылар тама иде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com