Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Көнләшү

Көнләшү

Лалә Гыймадиева
Лалә Гыймадиева
29 февраля 2016
3888 карау
Иҗат дәрте, иҗат рухы, язу куәсе кешегә табигатьтән бирелә, диләр. Дөрестер бу. Һәм, мөгаен, нәселдән, ата-бабадан, каннан да күчәдер. Балалар язучысы, тәрҗемәче, журналист-мөхәррир Ләлә Гыймадиевага язу сәләте әтисе — мөгаллим-химик Нәгыйм абый Сабировтан күчкәндер. Казанга терәлеп диярлек утырган Дөбъяз районы Мәмдәл мәктәбенең укытучылар гаиләсе заманның алдынгы фикерле мәгърифәтчеләре, язучы, шагыйрьләре белән аралашып яши. 

Күзәтүчән Нәгыйм Сабиров шул кызыклы очрашулардан алган тәэсирләрен, фикерләрен көндәлекләренә теркәп бара. Әтисе вафатыннан соң Ләлә ханым ул язмалардан «Мәмдәлләрдә генә утлар яна» дигән документаль повесть чыгарды.

Хәер, бу аның беренче китабы түгел. Безнең икебезнең дә мәктәптә укыганда ук язган хикәяләребез «Тылсымлы таяк» дигән күмәк җыентыкта дөнья күргән иде. Ләләнең «Кызарган алмалар» дигән икенче китабы исә әдәбиятка балалар дөньясын, аларның психологиясен тирәнтен аңлый торган садә күңелле, бала җанлы язучы килүен искәртте. «Балалар өчен ничек язарга кирәк? Олыларга язган кебек, ләкин тагын да әйбәтрәк», — дигән бер акыл иясе. Бу — чыннан да шулай. Сюжет бормаларына алданып олы кеше йомшак әсәрне дә «йота» ала. Ә бала, теләсә кайчан: 
«Ә король нигә шәрә?» — дип сорарга мөмкин. «Мыеклы фәрештә», «Чуфут-кале малайлары», «Мин аңа бәхет телим» китаплары укучылар күңеленә ник хуш килде дип беләсез? Чөнки аның каләме үткен, әйтәсе килгән фикерен ачык буяулар белән, бала күңелен уйландырырлык образлар ярдәмендә җиткерә, нәни генә хикәяләрне дә мавыктыргыч сюжетка кора белә. Алар — нәселләре белән иҗат кешеләре. 

Энесе, Чиләбе өлкәсе татар иҗтимагый үзәген әйдәп баручы, Еманжелинск каласы администрациясе башлыгы Ирек Сабиров — талантлы шагыйрь, ялкынлы публицист. 
Ләләнең уллары да әдәбият, сәнгать дөньясында. Алмаз — юмор, сатира остасы, балалар язучысы. Ә Айдар Гыймадиев — «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире.


Роза МУЛЛАНУРОВА

 
Укытучылар бүлмәсенә бүген дә бәрелеп-сугылып килеп кердем.
Сумкамны ишек төбендәге кәнәфигә аттым да җәлт кенә каршы як стенага ябыштырылган дәресләр расписаниесенә килеп төртелдем, аннары ашыга-кабалана класс журналын барлап алдым.
Берничә укытучы, әсбапларын кочаклап, кыңгырау шылтыраганын көтеп тора иде, гадәттәгечә, миңа сәерсенеп карап алдылар. Аларына артык игътибар итмәдем. Рузалия Кашаповна, завуч өстәле артыннан купмыйча гына тамагын кыргалап, минем якка шелтәле караш ташлады. Аңа да авызымны ачып сүз әйтмәдем, иңнәремне җыерып, кулларымны гына җәйдем: нихәл итим, тормыш бит, янәсе. Соңга калу түгел инде бу, дәрес башланырга төгәл бер минут вакыт бар бит әле...

Инде тәмам тынычланып җиткән идем. Көзгегә карап, өс-башымны тәртипкә китерергә дә өлгергән идем хәтта. Ишектән май кояшы кебек балкып кереп килүче Тәнзилә бөтен кәефемне кырды. Юк-юк, һичнинди зыян салганы юк аның миңа, әлләни аралашкан кешем дә түгел ул. Шушы кадәрле ыгы-зыгылы тормышта һәммә нәрсәдән канәгать кеше сыман кылануы, ашыкмый-кабаланмый гына барысына өлгерүе чыгырымнан чыгара мине. Бөтен нәрсә уңай килеп тора бит аңа! Борчу-мәшәкатьләре булмагач, билгеле,  дәресләренә дә иркенләп әзерләнә, кәеф-сафалары да шәп инде. Әнә, дәрес башланыр алдыннан классына кереп чыгарга да җитешкән, «анысы болай, монысы тегеләй» дип, очына-очына бишенчеләре белән булган хәлләрне сөйләп маташкан була. Кыяфәтенә карасаң, чын-чынлап куана бу дип уйларсың. Тыңлаучыларын күр әле, уратып алып, җөп­ләп торалар шуның әйткәннәрен, көнләшүләреннән шартлардай булып тыңлыйлардыр, югыйсә.

Әнә, беркөнге җыелышта да Рузалия Кашаповна теленнән Тәнзилә исеме төшмәде. Дәресләрендә әллә нинди яңа алымнар куллана, янәсе, мәктәпкә ул килгәч, укучыларның физика фәненә карашлары бөтенләй шәп якка үзгәргән. Әти-әниләр дә куанып туя алмый, имеш. Түзмәдем, утырган җирдән генә: «Математика белгече физика укыткач, шәптер инде», — дип төрттереп куйдым. Завуч минем якка күңелсез караш ташлады, шулай да артык сүз озайтмады. Югыйсә, тагын нәрсә дип әйтергә икәнлеген уйлап куйган идем инде.

Нәрсә, әллә мин аннан ким эшләр идемме?! Тормышым аныкы кебек шома барсамы? Хәрби кеше, диләр Тәнзиләнең ирен, мөгаен, зур дәрәҗәдәгеседер, безнең шәһәргә күчеп килүләре дә тикмәгә түгелдер. Бердәнбер малаен да курчак кебек киендерә. Әле анысы быел беренчегә генә керде, андый бәләкәйләргә кием-салым өчен күп кирәкме?! Каенана белән тора торган кешегә дә охшамаган, болай ук бәхетле кыланмас иде...

Белмим, эчемнән тагын ничек итеп битәрләр идем икән мин аны, көзге чебен кебек бер-бер артлы килеп йөдәткән эчпошыргыч уйларымнан ярый әле кыңгырау тавышы коткарды. Беренче дәрес үземнең тугызынчыларда иде. Класска эчке ярсуым басылмаган көе килеп кердем. Өй эшен эшләмәгән өчен Малик белән Әүзәхны битәрләп алдым, көмеш чылбырлы зур алкалар тагып килгән өчен Лилияне бөтен класс алдында тиргәп ташладым. Арткы партада чышын-пышын бәхәсләшеп утырган ике малайга шундый итеп кычкырдым ки, үз тавышым үземә ошамады хәтта...

Нәрсә, аның кебек балда-майда йөзсәм, Тәнзилә кебек булдыра алмас идемме әллә? Ирем Тәнзиләнең ире кебек зур кеше түгел шул минем, гади шофер гына. Бер зур начальникны йөртә. Анысы ярый инде, мәктәпкә барганда-кайтканда еш кына мине дә машинасына ала. Командировка-фәләнгә киткәндә-кайтканда гына кыенрак, шәһәр транспортын көтеп гаҗиз булам. Бүген дә шул троллейбус вакытында килмичә харап итә язды. «Андый чакта иртәрәк чыгарга кирәк», — дип кисәткән була Рузалия Кашаповна. Бер гадәтләнгән вакытка көйләнәсең инде аны. Ике баланы ике яктан карыйсы бит әле өстәвенә. Әтиләре өйдә юкта аеруча кыен, берүзем җыендырам. Берсе киреләнә, икенчесе көйсезләнә, әле тиргәп, әле юатып тәмам эштән чыгып бетәм. Аклансаң, Рузалия Кашаповна: «Һәммә кешедә шул хәл бит!» — дип битәрли. Әле, җитмәсә:  «Өс-ба­шың­ны җыйнаклабрак йөрсәң дә ярый», — дип тә өсти. Анысында ни эше бар инде? Кыз балаларга үрнәк булырга кирәк, янәсе, алар шундыйларны ярата. Миңа аларның яратулары кирәкме? Дәрес планымны язып өлгертсәм, нәрсә сөйләячәгемне алдан белеп керсәм, бик җиткән инде. Артыгына барыбер рәхмәт әйтмиләр. Алар алдында ике­йөзлеләнеп, артистланып торыргамы? Бик кирәге бар иде!

Соңгы дәресемне көч-хәл белән очлап чыктым. Шушы мәктәп шау-шуын ишетмәс өчен әллә ниләр бирер идем. Кайтыйм, рәхәтләнеп ванна кереп чыгыйм, нервыларымны тынычландырыйм. Ирем дә командировкада, кичке ашны да әзерләп тормам әле.

Ләззәтле уйларым шушы урында кылт итеп өзелде. Коридорда бер төркем укучылар арасында, балкып, тагын шул Тәнзилә басып тора! җитмәсә, минем тугызынчыларым — әле генә чыгырымнан чыгып тиргәгән Маликлар, Әүзәхлар, Лилияләр, авызына керердәй булып, аны тыңлыйлар, дәртләнеп-дәртләнеп, үзләре дә сүз кыстырып куялар. Айкап-чайкап куып таратасым килде бу төркемне. Зәһәрлегем йөземә чыккандыр, ахры. Тугызынчыларым бердән тынып калды. Килеп туктавымны күргәч, Тәнзиләнең дә йөзе сүрелеп киткәндәй булды.
— Менә, физика    кичәсе    үткәрмәкче    булабыз    әле, — дип, аклангандай әйтеп куйды.
— Үткәрегез соң, — дидем төксе генә. — Башка дәресләргә зыян сала торган булмагыз түлке!

Үткәрер, билгеле. әти-әниләрдән кабат рәхмәт ишетер. Рузалия Кашаповна директордан Мактау кәгазе дә яздырып алыр. Укытучылар бүлмәсенә кабат очынып килеп керер. Юк кына нәрсәне кайта-кайта сөйләр...
Үткәрер, билгеле. Борчу-мәшәкатьләре шул гына булгач. Бөтен нәрсә уңай килеп тора бит аңа... 

Әмма Тәнзилә физика кичәсен билгеләнгән вакытта үткәрә алмады. Мәктәптә өч көн рәттән күренмәде. Беренчедә укучы улы Руслан аша директорга язу җибәргән, ирем авырып китте, дигән.
Хараплар гына булган икән! Ирең авырганда да дәрес калдырырга ярый икән! Укытучылар бүлмәсенә кергән саен әле теге, әле бу почмакта шул хакта чышын-пышын сөйләштеләр дә тындылар. Рузалия Кашаповна гына онытмаган икән, төш авышкач, физрук Рашаттан Тәнзиләнең өенә барып килүен үтенде.
— Коллективтан дип әйт, хәлен яхшылабрак сораш, — ди. үзе урам исемнәрен, йорт номерларын әйтә.

Шаккатып калдым. Бигрәкләр дә яман кыланалар инде. Ирем түгел, мин үзем авырсам да хәл белергә килмәсләр иде. Ә моның... Шунда башыма бер уй килеп төште.
— Китерегез, үзем барам, — дидем дә, Рузалия Кашаповнаның кулындагы төргәккә Рашаттан алда мин килеп тотындым.
Рузалия Кашаповна авырсынып кына ризалашты. Хәл белешеп йөреремә ышанып җитмәде инде, билгеле.
Ышанмасын да! Менә барыйм әле, әйтеп кайтыйм әле эчемдә кайнаганнарның һәммәсен дә. Килеп урнашуына ярты ел да юк, бөтенесен яулап алдым, дип уйлыйдыр. Янәсе, олысының да, кечесенең дә телендә аның гына исеме. Күр инде, безгә иркенләп эшләргә дә юк. Балалар телендә кайчан карама — физика. Без ничек мәхәббәт тәрбиялик, ди, үз фәнебезгә?
Бөтен нәрсә уңай килеп тора шул аңа.

...Тәнзиләләрне алдан уйлаганча тиз генә табып булмады. Сигез катлы йортлар уртасында калган агач өйле урамда яши икән. Капка төпләрендә бөкрәя төшкән бер карт утын ваклап йөри иде, кемне эзләвемне сорашкач, урамның теге ягына ымлап күрсәтте:
— Киленме? Ә-әнә судан кайтып килә.
Шулмы бу, түгелме? Чем-кара бөдрә чәчләрен чуар яулыгы астына яшергән, өстендә — тәненә сыланып торган чуар күлмәк. Кара син аны, бизәнмәгәндә дә сөйкемлелеген һич тә җуймый икән тагын үзе.

Тәмам фикерем чуалды. Исәр кеше сыман тик басып торам. Бу халәтемнән Тәнзилә үзе коткарды:
—  Нигә мәшәкатьләнергә инде! Безгә берни кирәкми бит, бар нәрсәбез дә җитә... Наилем генә савыксын менә...

Күтәрелеп карамасам да, сизеп торам: яшенә тыгылды Тәнзилә. Моңа кадәр күз яшен түгел, йөзенең моңсулыгын да күрсәткәне булмагач, әллә ничек булып китте. Хәл-әхвәлен сорашып, күчтәнәчләрен ишегалдында гына биреп кертәсе иде, югыйсә. Аптыраганнан верандага ук ияреп кердем. Тәрәзә кырыенда инвалид коляскасы тора иде. Аны күргәч, өстемә салкын су китереп сиптеләрмени! Калганын Тәнзилә өзек-өзек, яшь аралаш әйтеп бетерде:
— Чечня...   Монда   әткәйләр  янында  торырга   булдык... Чире кабатланып тора шул... үзебезнекеләр янында ничек тә уңайлырак...

...Укытучылар бүлмәсенә бүген дә бәрелеп-сугылып килеп кердем. Рузалия Кашаповна, гадәтенчә, миңа таба төксе генә карап алды. Зыян юк! Соңыннан ипләп аңлатырмын әле, хәзергә вакыт чамалы, дәрескә керәсе бар. Килешли Тәнзиләләр өе аша үтеп, Русланны алып чыгуымны, дәрес башланганчы тугызынчыларга кереп, физика кичәсенә әзерлекләрен тикшерүемне әйтеп, вакланып тормыйммы әллә? Кайтышлый аптекага кереп чыгарга да вәгъдә иттем Тәнзиләгә. Авыру ирен ташлап чыгып йөри алмас бит инде ул! Миңа нәрсә, өйдә аның кебек кырык эшем кырык якта кырылып ятмый, шәһәр фатирында яшим ләбаса!

Үземне әйбер урлап тотылган бала сыман хис итәм. Сорамый алган нәрсә генә булса… Кире кайтарыр идем дә гафу үтенер идем. Кемнән гафу үтенергә соң? Үземнәнме, әллә Тәнзиләдәнме?..

«Сөембикә», № 2, 2007.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com