Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Сәйдә, сыерчык һәм яз

Сәйдә, сыерчык һәм яз

​Гүзәл Әдһәм
​Гүзәл Әдһәм
30 ноября 2015
2737 карау
Сәйдә әнисенең күлмәк итәгенә сарылды:
– Әни, ими бир!
Сания дерт итте, томырылып кызчыгына төбәлде:
– Тагын, тагын кабатла!
– Ими бир!
– Бирәм, бирәм, балам. Ник бирмим, ди!

Кызын җитез генә алдына алып, кабалана-кабалана изүен чиште:
– Кызымның теле ачылган! Үскәнем бит ул минем!
Сәйдә исә йомшак җылы күкрәккә борынын төртте. «Тик әбисе генә сизмәсен! Тагын ачулануы бар! Кичә дә әнисенә эләкте...»

... – Тагын имезәсеңме? 
– Әз генә булса да эченә сөт керсен дим...
 – Дүрт яшен тутыра лабаса. Имезмәсәң дә була... Сине кызганып әйтүем лә...

Чыкмаган җаның гына калып бара, тәмам күләгәгә әйләнгәнсең ләбаса!
– Ашарга бигрәк берни калмады бит, әнкәй. Ярый әле, бәрәңге коткара.
– Сыерыбыз исән-имин бозауласа, рәтләнеп китәрбез, Алла боерса.
 – Сыер бозаулаганчы гына имезим инде... Күп калмады бит...

Шундый тәмле ими белән сыер арасында нинди бәйләнеш булуын Сәйдәнең нәни йөрәге һич кенә дә төшенеп җитә алмый, ул җылы рәхәтлеккә изрәп, әнисенә сыена. «Әби генә сизә күрмәсен!»
Сизмиме соң?! Ни арада ишетүе дә, ни арада килеп тә җитүе. Тик, нигәдер, ачуланырга уйламый үзе. Тешсез авызын ерган да, әллә нигә кеткелди шунда:
 – Сөбханалла-машалла! Кызыма сыерчыклар тел алып килгән түгелме соң?!
Әнисе дә шат. Сәйдәне тагын да кыса төшеп, борын очыннан үбеп алырга да өлгерә:
– Үзе, үзе сорады. «Ими бир әле», – ди бит. Маясмага (Маһиәсма) бик ачуым килгән иде.

«Дүрт яшен тутыра бит инде. Ул кызыгыз ник сөйләшми суң? Әллә телсезме?» – дигән була. Нишләп сөйләшмәсен, ди? Сыерчыкларны көткән ул, имә, кызым!
Сәйдә бер генә мизгелгә имүдән бүленеп, алсу иреннәрен җәйде:
– Сы-ер-чык...
– Сөбханалла! «Сыерчык», – ди! Дөрес итеп әйтүен күрче!

Сәйдәнең теле ачылу сугыш сөреме каплаган күңелсез йортны ямьләндереп җибәрде...

...Атна-ун көн дә узмагандыр, әбисе, Сәйдәгә тел алып килгән сыерчыкларны мактый-мактый, кызчыкка әллә никадәр сүз өйрәтеп тә өлгерде. Сәйдә инде өй эчендәге һәрнәрсәне дә исеме белән әйтә. Өстәл, сәке, мендәр, юрганнарга әбисенең төртеп күрсәтүе була, хәзер чатнатып әйтеп тә бирә. Әбисе аны гел мактый:
– Минем кызым сакау түгел, – ди.
Сүзләр шундый күп икән! Яңалары көннән-көн өстәлеп кенә тора. Бик матурлары, әйтергә рәхәтләре, тәмлеләре бар.
– И-пи... И-пи.. И-пи-и-и-и...

Сәйдә бу сүзне бигрәк тә якын итә. Әйтүләре бигрәкләр дә рәхәт инде... «И-пи-и-и-и» дип, иренмичә суз да тор. Кичен, өстәл янына утыргач, әбисе шүрлектәге ак төргәктән берәр телем ипи биреп тә куйса! Дөрес, ул ипи телеме шундый юка, ике читеннән ике кулың белән тотмасаң, авызга китергәнче сыгылып-сынып куюы да бар. Ипи бик сирәк эләккәнгә яратадыр инде бу сүзне Сәйдә. Ә менә әнисенең ипигә бер дә исе китми. Үзенә тиешле сыныкны да ашап бетерми әле ул, өч баласына бүлә дә бирә. Ул бәрәңгене якынрак күрә шул. Әбисе белән дә гел сөйләшәләр, Аллага шөкер, шушы бәрәңге кышны чыгарды, диләр...

Сәйдә инде кышны да белә, тик бәрәңге ул кышны каян чыгарды икән? Менә анысын әлегә аңлап җиткерми. Әнисе беләдер инде. Сорарга иде дә... Әнисен сирәк күрә шул ул. Сәйдә йокыдан торганчы ук, әллә нинди бер «калхуз» дигән җиргә чыгып киткән була. Анысы тагын нәрсәдер – күргәне юк. Өстенә кияргә бишмәте булсамы? Әнисе артыннан шыпырт кына барып, теге «калхуз»ны әллә кайчан карап кайткан булыр иде.

 ...Ә урамда әле суык. Анда – кар. Ап-ак кар. Ишегалдында – сыер. Сәйдә инде анысын да белә. Әбисе аңа сыерчыкны да күрсәтте. Сыерчык кара икән. Тик Сәйдәгә дип алып килгән теле генә күренми. Кайчан бирер икән Сәйдәгә ул бүләген?

Абыйлары Зариф белән Закирга рәхәт, ичмасам. Бишмәтләре булгач, урамга чыгып, рәхәтләнеп уйныйлар. Закир абыйсы тәгәри генә карда, бүреге булмауга да исе китми аның. Әбисе үзенең башлыгын кигертә дә, өстеннән шәлен урый да куя.

– Колак туңмаска шәп була, – ди.
 Ишегалдында шундый рәхәт икән! Абыйлары уйнаганда, Сәйдә тәрәзә төбеннән төшми дә. Их, бишмәте булса!
– Кар – йомшак, тәмле, – ди Зариф абыйсы.
Әбигә күрсәтми генә, Сәйдәне дә кар белән сыйлыйлар. Бик матур икән шул. Үзе – ак. Үзе – түгәрәк. Бәрәңге кебек. Үзе салкын тагын. Сәйдә яңа уенчыгын бик ошатты. Туйганчы уйнарга иде исәбе. Тик югалтты шул. Эзләп-эзләп тә карады, таба гына алмады. Ә Зариф белән Закир шаркылдый гына. Әллә алар яшереп куйды микән?
Беркөнне өйдә икәү генә утыралар иде, тәрәзәдән кемнедер күреп, әбисе «ах!» итте. «Сине ялгыз калдырып булмас», – дип, Сәйдәне ашыга-кабалана шакмаклы зур шәленә төрде дә, култык астына гына кыстырып, урамга чыгып та йөгерде. Бөтен битен каплаган шәлне аралап, тирә-юньгә туйганчы күз салырга да өлгермәде Сәйдә, күрше Маясмаларның түр сәкеләренә бастырып та куйдылар үзен. Ә Маясма әби, таяклы бер абыйны кочаклап алган да, елый да елый. Аңа Сәйдәнең әбисе дә кушылды. Елыйлар икәүләшеп.

Алар елаша торды, ә Сәйдә бик ныгытып теге абыйны күзәтте. Әллә нинди сәер абый икән бу. Аягы никтер берәү генә аның. Икенче аягын әллә бозау чәйнәде микән? Сәйдәнең әбисе чүпрәктән бер курчак тегеп биргән иде. Үзләре күрмәгәндә, юньсез бозау курчагының аягын чәйнәп өзгән. Йөри хәзер аяксыз булып.

Кара, кара, бу абый «кәртечкә»дәге әтигә охшаган түгелме соң? Башындагы бүреге, озын бишмәте дә нәкъ шуныкы кебек. «Әтиең кайда?» – дип сорасалар, гел шул «кәртечкә»дәге абыйны күрсәтә Сәйдә. Закир белән Зариф: «Безнең әти нимесләрне кыйный!» – дип мактаныша. Мөгаен, шул үзедер. Бу абый – минем әтидер!
– Әти-и-и-и!
Барысы да аңа борылып карады.
– Ул синең әтиең түгел! Минем әти!

Почмак якта тагын берәү барлыгын Сәйдә шунда гына күреп алды. Буйга Сәйдәдән бераз калкурак, күлмәге дә аныкыннан матуррак кызның йөгереп килүе булды, Сәйдәне төртеп тә екты.
– Ул бит минем әти!
– Чү-чү, Нәсимә кызым, нишләвең бу?

Теге абый Сәйдәне торгызды, үз янәшәсенә сәкегә утыртты.
– Кайтыр, Алла боерса, кайтыр. Менә сугыш кына бетсен, синең әтиең дә кайтыр.
Капчыгын актарып, нәрсәдер эзләде. Тапты, ахрысы, Сәйдәгә сузды. Әллә кар инде? Үзе ак.
Сәйдәнең үзен мактатасы, күп белүен күрсәтәсе килеп китте:
– Бу – кар! Кар ак! – диде ул.
– Бу – шикәр, балам. Аша, тәмле ул.

Каты, ак әйберне авызына капты Сәйдә, тешләре белән кетердәтте. Бөтен авыз эче тәмле рәхәтлек белән тулды. Сәйдә бәрәңгене дә, ипине дә белә. Сыер бозаулагач, сөтне дә туйганчы эчеп карады.
– Ши-кәр... Ши-кәр...

Карале, «шикәр» – бигрәк матур сүз икән бит! Бик матур һәм тәмле сүз! Ике кызый, Нәсимә белән Сәйдә, чырык-чырык килеп, шикәр кетердәтте. Абый гына, никтер, көлмәде, башын чайкап, уфтанып куйды. Әллә елый да инде? Мөгаен, аның бозау чәйнәгән аягы авыртадыр.

...Сәйдәнең әтисеннән тагын хат килде. «Язлар җиткәч, кайтырмын, дип язган», – ди әнисе.

 Ул язлар кайчан җитә икән? Тизрәк кайтсын иде инде. Беркөнне әбисе әйтә: «Яз да килде», – ди. Сәйдә дә үрелеп-үрелеп тәрәзәдән карады. Шул килгән язны күрәсе килде аның. Ә тышта беркем дә юк иде. Анда – кап-кара. Шикәр кебек ак кар да әллә кая киткән. Тагын теге шикәр искә төште. Бигрәк тәмле иде шул. Нәни генә булса да, барысына да җиткән иде: Закирга да, Зарифка да, әнисе белән әбисенә дә.
Закир «кәртечкә»гә бармагы белән төртә дә:
– Әти кайткач, миңа үзенең бүреген бирә, – дип мактана.
– Ә миңа – каешын! – дип аны да уздырып кычкыра Зариф.
– Миңа шикәр апкайта, – ди Сәйдә. – Ак шикәр...
Кар кебек...
...Закир абыйсының бүрек юклыгына әллә ни исе дә китми хәзер – яланбаш кына җилдертә.
– Урамда – җылы! – ди ул.
– Яшел чирәм чыккач, тыштан да кермәссең инде, рәхәтләнерсең уйнап, – ди әбисе тәрәзә төбендә утырган Сәйдәгә. – Сыерчыклар да бала чыгара башлаган әнә.
– Сыерчык, сыерчык! Миңа апкилгән телең кайда? Бир инде! Сәйдә аларга тәрәзә кага.

Көннәр үтте. Сәйдәнең сүзләре арта барды. Ишегалды да хәзер – ямь-яшел чирәм. Ялантәпи йөгерсәң дә, берәү дә сүз әйтми, әби дә ачуланмый. Рәхәтләнеп уйна гына! Ишегалды дөньясы тагын да кызыграк икән. Монда тавыклар чүпләнә. Бер, ике, өч, дүрт, биш! Биш тавык һәм бер әтәч! Сәйдә инде санарга да өйрәнеп килә. Аларның ике кызыл, өч ак тавыклары бар. Әбисе шулай ди. Сәйдә тагын саный башлый:
– Бер, ике, өч, дүрт тавык!
Яннарында әтәчләре кукраеп йөри. Ә бер тавык кайда соң?
– Кыт-кыт-кыт-кытак! Кыт-кыт-кыт-кытак!

Тәки эзләп тапты Сәйдә качкын тавыкны. Лапас почмагындагы үрелгән ояда утыра икән бит. Тавык оядан чыгып китүгә, Сәйдә шунда үрелде. Караса – шаккатты! Никадәр тәти! Шундый матурлар! Үзләре ап-ак! Үзләре түгәрәк! Аның мондый тәтиләрне әле беренче генә күрүе иде! Күр әле әбисен, Сәйдәгә уйнарга да бирмәгән шуны.

Бер тәтине күлмәк кесәсенә шудырды, башкаларын итәгенә җыйды. Рәхәтләнеп уйнасын әле бер! Тик тәтиләр әллә нишләп ямьсезләнәләр, Сәйдәнең кулын юешләп пычратып бетерәләр. Ул учларын бер-берсенә ышкый, теге ябышкак юештән арынмакчы була...
– Сәйдә, чукынмыш, нишләвең ул? Ничә күкәйне харап иткәнсең бит, җүнсез! Күкәй налугыннан котылам дип торганда гына...
«Күкәй налугы?» Тагын бер яңа сүз!

Бераздан Сәйдәне чоланга алып керде ул. Исән калган өч күкәйне кәрзин төбенә салды. Шундый матурлар! Рәхәтләнеп уйна гына. Тик ярамый шул. Ул күкәйләрне сугыштагы әтиләргә җибәрәләр икән. Көчле булсыннар, нимесләрне җиңсеннәр, тизрәк өйгә кайтсыннар, дип.

Яңа сүзләрне күп ишетте ул көнне Сәйдә. Ул тә-тиләрне тавыклар ясый икән бит! Менә кызык!
– «Кү-кәй!» «Тавык күкәе!»

Ипи, бәрәңгене пешергән кебек, күкәйне дә пешерәләр, ашыйлар икән лә! «Күкәй ашаган кешегә күкәй кадәр көч керә», – диде әбисе.
 – Әби, күкәй тәмле буламы?
Әбисе никтер дәшмәде, Сәйдәнең битен-кулын юды, дәшми-тынмый гына өстенә чиста күлмәк кидерде. Ә Сәйдәнең беләсе килә бит.
– Әби, күкәй шикәрме ул?
Әбисе һаман дәшми. Соңрак ул кемнәрнедер ачулана башлады.
– Нәләт суксын шул сугышны! Нимес дигән мәлгуньне җир йотсын!
– Әби, күкәй бик тәмлеме? Шикәр кебекме?
Әбисе кәрзиндәге күкәйләрне алды, үзе авыз эченнән нидер сөйләнде:
– Күкәй налугы дип инде... Бетмәс сугыш булмас ла... Күкәй налугы, имеш...

Шактый кыштырдады карчык, самавыр капкачын бер ачты да бер япты, чыра телеп, ут кабызды. Инде самавыры кайнап, чәй эчәбез, ахрысы, дип торганда, өстәлгә өч күкәй куйды:
– Ашагыз, балалар!
Үзе, кабаланып, намазына утырды. «Йә Ходам, ярлыка мине!» – дигән сүзләре ишетелеп-ишетелеп китте. Закир белән Зариф мондый затлы ризыкның тәмен онытмаган икән, куанышып чыр-быр килделәр.
– Минеке – зуррак!
– Юк! Минеке! – дип бәхәсләшеп тә алдылар, аннан, күкәй тотып, урамга чаптылар.

Сәйдә күкәйне тешләп тә, ялап та карады, ашый белмичә шактый изаланды әле. «Катылыкка шикәр кебек икән дә, тик, нишләптер, тешләп булмый үзен». Шунда гына аны әбисе күреп алды.
– И-и-и юньсезләр, сеңелләренә күкәй әрчеп тә бирмәгәннәр... – дип сөйләнә-сөйләнә, медер-медер догаларын укып, күкәйне чистартты да нәни кызның кулына тоттырды. Күзләре, никтер, яшьле иде аның.

Моңарчы татып карамаган, үзгә бер тәм Сәйдәнең авызын рәхәтләндерде. Ипигә дә, бәрәңгегә дә охшамаган иде бу тәм. Шикәр дә түгел! Әнисенең имие кебек тәмле икән ул күкәй. Сәйдәне тагын шунысы шаккаттырды: ак күкәй эчендә сары түгәрәк тә бар икән бит! Анысы тагын да тәмлерәк!
Күкәй сарысын учына кысып, Сәйдә урамга йөгерде.

«Күрсен әле Нәсимә дә. Күрсен дә шаккатсын әле! Икәү бергә ашасыннар әле күкәй сарысын! Нәни булса да, икесенә дә җитәр әле!»
 Тик Нәсимәне сыйларга өлгермәде ул. Капканы ачуга, аңа ике апа белән бер абый очрады. Әллә кунаклар киләме? Шундый зур, симез абзыйга килеп тә бәрелде Сәйдә.
– Ай-яй, кызу йөгерә икән бу кыз!

Абзый Сәйдәнең битенә текәлеп карады.
– Нинди тәмле әйбер ашадың? Бөтен авызың – сап-сары.
Сәйдәнең бүгенге яңалыкны бу абыйга да әйтеп мактанасы килеп китте.
– Мин күкәй ашадым. Зариф абый да, Закир да ашады. Шундый тәмле!
– И-и-и, боларның күкәйләре күп икән, – дип кеткелдәде абзый.
Сәйдәнең мактанасы килү теләге артты гына:
– Күкәй бездә – бер сандык! Мин кү-ү-ү-п итеп ашадым. Бер, ике, өч, дүрт, биш күкәй!

Сәйдә тагын да күбрәк итеп әйтер иде дә, тик бишкә кадәр генә саный белә шул. Алар өйгә керделәр. Кунакларны күргәч, әбисе нигәдер каушады. Абзыйның тавышы да инде үзгәргән: усал, кырыс яңгырый. Дәфтәрен ачып, ниндидер язуларын актарды:
– Налукларыңны ник түләмисең? – дип әбисенә кычкыра башлады.
Әбисе каушады, бөтенләй кечерәеп, бөрешеп калды:
– Түлибез, түлибез, Алла боерса. Менә сыерыбыз яңа бозаулады, исән-имин үссен генә бозавы... Түләрбез, түләми ни... Менә тавыкларыбыз бишәү генә шул. Күкәй налугы...

Әбисе тагын нидер әйтмәкче иде, тик абзый кеше тагын да ныграк кычкырды:
– Намаз карчыгы башы белән ялганлап торуын күр әле! Налук түләми, күкәй ашап ятасыз, оятсызлар! – дип тагын әллә ниләр әйтеп бетерде.

...Кунаклар киткәч, әбисе бик озак сүзсез торды. Аннары яшьләрен сөртеп, Сәйдәне кочаклап алды:
– Сугыш кына тизрәк бетсен иде... Күкәй ашаган кешегә күкәй кадәр көч керә, ди. Мин сиңа күп итеп күкәй пешереп бирермен, Алла боерса...
...Сугыш бетәргә дә әллә ни күп калмаган икән.

Бу шатлыклы хәбәрне дә әбисенә Сәйдә җиткерде. Кое янындагы хатыннардан ишетүе булды, бар көченә өйгә элдертте.
 – Әби! Әби-и-и-и! – дип кычкырды ул өйне яңгыратып.
– Әү, балам! Ни булды?

Сәйдә, көчкә тын алып, ярып салды:
– Сугыш беткән, әби! Тизрәк күкәй пешер!
        
...Язлар килә торды, китә дә торды... Сыерчыклар да әллә ничә рәт килеп, әллә ничә тапкыр бала чыгардылар. Тик әтисе генә, никтер, кайтмады аның. Күкәй ашарга да тиз генә насыйп булмады әле...

...Сәйдә үсте, матур кыз булды, аннан әни дә булды. Хәзер инде ул – үзе әби. Әллә нигә оныкларын күкәй белән сыйларга ярата:
– Күкәй ашаган кешегә күкәй кадәр көч керә, ди. Ашагыз, балалар, ашагыз!

...Ә малайлар бер-берсенә карап елмаеша. Аларның инде – үз сыерчыклары.
Урамда инде бүтән язлар...

«Сөембикә», № 3, 2015.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com