Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШигърият → ЧИКСЕЗ СОРАУ

ЧИКСЕЗ СОРАУ

06 декабря 2018
479 карау
МилМиләүшә Ахмадулинаәүшә Ахмадулина
 
*** 

Гафуларны һәрчак олы итәм. 

Рәхмәтләрне чәчмим җилләргә. 

Сагынулар кайчак танскылата, 

Китәлмичә калсаң илләрдә... 

Урыным ла уңай, түгел кысан, 

Инәкәем кочакака кыскан. 

Юксындыра барыбер сандугачлар – 

Талларымның яфрагына поскан... 

ЮГАЛМАДЫМ 
 
Югалмадым, әммә бераз үзгә – 
Кул-аягым, имеш, богауда. 
Ниләр, ниләр генә кылыйм икән?! 
Йөзәм чиксезлекле сорауда. 
 
Кул-аягым, имеш, богауларда, 
Күңелләрем меңәр сорауда. 
Тормыш төшенчәсе иллә тирән, 
Түбәләмәекче олауда. 
 
Күңелемдә меңәр сорау яши, 
Җавапларын көтәм кай ара. 
Рәхимлеме, шәфкатьлеме юллар, 
Юлыгырмы икән җай-ара ? 
 
Талуларым аша җавап көтәм, 
Иңнәремне сарган гаҗизлек. 
Көтәм һаман табигыйлегемнән, 
Өлешләең бераз газизлек ? 
 

БӘЛЛҮР БӘХЕТ 
 
Үземне мин бик түбәндә күрәм, 
Очалмаган зәгыйфь бер кошчык... 
Кулларымны сузып нык илердем: 
- Көл, кояшым, минем өчен чык?! 
 
Ирешелде... Кызгандымы берчак- 
Нур бөркелде галәм-чиксезгә. 
- Елмай син - дип, алдың куеныңа, 
Куанычың бирдең биксездә. 
 
Бу бәхеттән никтер куркам кебек, 
Бәллүр шатлык,  зинһар чәчелмә? 
Энҗе тәңкәләрдән моңнар үрәм, 
Җиргә тигән толым чәчемә... 
 
НУРЛЫ РИВАЯТЬ 
 
Моңаясың, димә, сәбәбе бар. 
Бит күпләрнең әле намусы тар. 
Чире китәр, бәлкем, ә гадәте - 
Шул чиренең ачы галәмәте. 
 
Гадәтләре китмәс, калыр инде, 
Күкрәгенә орып ул: «Мин!» - диде. 
Көтик әле, сабыр канат сынмас, 
Бәгырь уттан һич кенә дә туңмас. 
 
Сынмам, диеп, яшәп үзлегеңә, 
Кереп бараң салкын көзлегеңә. 
Усал җилләр ныклап өтәләрме? 
Рәхимнәре бераз көтәләрме? 
 
Өтәлерсең, салмакланып бераз, 
Такыр юлда очрамасмы бер саз? 
Тирә-юньне санлап хөкемле ит. 
Кешесең син, Алла түгелсең бит? 
 
Хөкемләмә уң вә сул кырыңны, 
Үзеңнең дә вөҗдан нык корымлы. 
Өйрән җаның аша багарга да, 
Хөсет салма учак ягарга да. 
 
Бакчы бераз җиһан киңлекләрен, 
Күрче гүзәллеген иңлекләрнең? 
Адәм итеп җиргә бирелгәнсең - 
Ач вөҗаның, яшер кимлекләрең. 
 
Шөкер, бирелгәнбез рәхмәт өчен, 
Саклап калыйк мәрхәмәтлек көчен. 
Килер буыннарга гөлләр сибик, 
Нурга төргән риваятьләр сөйлик. 

ҖЫЛЫ АҺӘҢ АК КЫШЛАРДА 
 
Кышның аклыгына назлар сибеп, 
Ак буранга төргән җиһанны. 
Үзлегеңнең җылы тының аша - 
Аваз салганың син илһамлы. 
 
Мәрхәмәтең урый бар дөньяны, 
Нәзәкатең салып күңелгә. 
Самим изгелегең, игелегең - 
Кайтавазы кайтсын үзеңә. 
 
Тормыш юлың үтә лазымнардан, 
Кояшысың галәм иңендә. 
Яшәү куанычлы шатлыкларда – 
Ямьнәр бөркеп яшә илеңдә. 
 
АК ЮРГАН 
 
Карлы көртне урап уйлар йөри, 
Табигатьнең ачмак хурларын. 
Күпме мәртәбәләр җиргә япкан, 
Ак мамыклы йомшак юрганын? 
 
Ак юргандай акмы күңелләрем, 
Төшкән тапны каплый алырмы? 
Изге булып иңгән юлдашларның, 
Бәгыренә шомнар салырмы? 
 
Шомнар салмый, бәгъзе хислеләргә, 
Назлар өмет итеп юл сар да 
Калдыр әле керсез күңелемне, 
Бермә-бергә киҗе ак карда... 
 
Бураныңа тынгы өермә бир, 
Төннәреңә пакьлык сибелсен. 
Кочагыңа бөтереп ал, тибрәт, 
Ашкынуым гөлгә күмелсен. 
 
ӘНИЕМ - КАНАТЫМ 
 
Яшәвемнең нурлы кояшы син. 
«Әнием» дип, туа һәр көнем. 
Шатлыкларым, кайгы-сагышларым, 
Серле йомгак - чишмәс сорауларым, 
Бәйләм җаваплары һәммә синдә - 
Әнекәем, бер үк бул түзем ? 
 
«Әннәм»диеп, ачылгандыр телем. 
Син барлыкта тулы бәхетем. 
Иң бер гүзәл чәчкәсемен җирнең, 
Синең белән бөтен куанычым, 
Бәрхет гөләндәммен бүгенем - 
Киләчәгем таҗлы тәхетем. 
 
«Әнием» дип, сиңа ашкынамын, 
Барлык дөньям гөлләр илендә. 
Сандугачлар моңы киңәшләрең, 
Фәрештәсең үрер юлларымның- 
Энҗе йолдызысың күгемнең, 
Канатымсың, талпын иңемдә. 
 
ОЛПАТ БӨРКЕТ 
 
Изге җанлы шигъри күңел - 
Олпат затсың - иҗат дулкынлы. 
Хисләр тулы назлы күңелләрең - 
Салаватлар кебек нур тулы. 
 
Яшә, Ата, мәгърур бөеклектә, 
Бөркет булып очсың җиһанда. 
Канат тибрәтешең моңы булып, 
Каләм чыңың балкый илһамда. 
 
Йөрәк җылың салып аһәңеңә, 
Былбыллардай аһәң яшьнәсен. 
Җирең кыйбыласы һәр тарафта 
Җырың кеби балкып яшәсен. 
 
ЧИКСЕЗ СОРАУ 
 
Адашаммы, саташаммы, алдашаммы, 
Абынаммы, сөрлегәмме, өлгерәмме? 
Яшәвемме, яшьнәвемме, дәшмәвемме, 
Сүзсезменме, өнсезменме, көнсезменме? 
Көчсезменме, үчсезменме, юньсезменме, 
Килбәтсезлек куенына йөгерәмме? 
 
Башсызмынмы, ашсызмынмы, яксызмынмы, 
Хаксызмынмы, атсызмынмы, затсызмынмы? 
Ябагаймы, ялагаймы, яраулаймы, 
Яраклымы, яраусызмы, санаусызмы? 
Санлаусызмы, аңлаусызмы, ямаусызмы - 
Үзе килгән куанычка шатсызмынмы? 
 
Михерсезме, фикерсезме, өметсезме, 
Өнемдәме, төшемдәме, төшенәмме? 
Ачыламмы, ачынаммы, качыламмы, 
Серлеменме, үрлемнме, гүрлеменме? 
Гарьлеменме, гамьлеменме, ямьлеменме - 
Җылы караш табалмайча өшенәмме? 
 
Күшегәмме, янам-көям, пешенәмме, 
Каныгаммы, азынаммы, казынаммы? 
Тилерәмме, тилмерәмме, илерәмме, 
Ашкынаммы, ташкынаммы, талпынаммы? 
Тынгылыкта, сабырлыкта, илауларсыз - 
Хыялымның канатында кагынаммы? 
 
 

ЭЗЛӘНҮ 

Табам кебек юнәлешем. 

Никтер янә югалам. 

Күң(е)лем тулган сагышлардан. 

Шуңадырмы моңланам. 

Көн дә, төн дә хыялымда 

Очам, гизәм галәмең. 

Хыялларда канат кагам. 

Чикләр куймый гамьнәрем. 

Ачарсың син, иркең даим, 

Кочып һушлы куеның. 

Башың салып сачларыма, 

Кызганумы уеның... 

Фәрештәмдәй кул сузасың, 

Падишаһым дип таныйм. 

Уяначакмын мизгелдән, 

Ачылыкны хак аңлыйм. 

 

ЧАТКЫҢ ИТ 

Кулым сузам күк гөмбәзгә. 

Учларымда – Җир шары... 

Нурың илә коенамын, 

Куеныңа ал бары... 

«Кил» дип, чакыр үзлегеңә, 

Очыймчы хыялымда...   

Булчы, диген, канатлы ат. 

Калчы гелән янымда... 

Мин дә күземне кысыймчы 

Йолдызларга галәмдә... 

Балкышың булалмадым соң -   

Чаткың итсең сәламдә... 

 

 

ОНЫТМАЕҢ 

Кеше! - диеп, сине, таныйлармы, 

Кем соң бүгенгеңдә халәтең... 

Моңга баткан билгесезлегеңнән 

Күпкә ачылдымы, сәләтең... 

Хатирәләр... Инеш агышларың, 

Башлангычың...– каю төбәгең...? 

Нинди язмышта да, онытмаең - 

Кирәгәер, якташ-терәгең... 

Балам, юлладыңмы сәламнәрең, 

Алкышларга төргән туганга..? 

Ургый, кан-тамырдан аһәңнәре - 

Юлдаш түгел – күңеле тулганга... 

Сандугачсың! Былбыл булалмассың!.. 

Кордың читлек үрләр биргәнгә... 

Дусларыңны, хәтта җөрьәт итеп, 

Буталадың үрмә гөлләргә... 

Күшектергеч үтә салкыннарга – 

Кул сузымы бары мизгелләр... 

Чикмә вазларыңны, бусагаңда – 

Читләр... Әммә, тиңдәш түгелләр... 

Чагышалмый якташ, кан-кардәшләр, 

Мәрҗәннәргә ятлар төрсә дә... 

Карашларың беркөн төбәп багың – 

Ушың – офыклардай төсләрдә... 

   

СЫНАМАЛЕ, ТӘКЪДИР?! 

Сынамале, тәкъдир, гелән мине?! 

Гөнаһларым әллә күпме соң... 

Инде, күгем, аязадыр дисәм, 

Кабат урап ала көзге моң... 

Сынамале, тәкъдир, мин баш идем 

Синең көчле сынау алымга... 

Салкын карлы яңгырларың белән 

Яшем түктем бүген алдыма... 

Сынамале, тәкъдир, тезләндем бит, 

Шуннан ары нидә өметем... 

Бераз тезгенеңне тотып торчы?! 

Язмышымнан бәхет мин көттем... 

Сынамале, тәкъдир, мәтәлдермә, 

Тын алырга бераз вакыт сал... 

- Күгелҗемле зәңгәр галәмемнең 

Гүзәллеген,  – диген  − күреп кал... 

 

 

 

КАМЧЫ 

Камчы суга, уңга- сулга. 

Бәрәкәтме шуңардан... 

Алда көтә дигән гомер – 

Узып киткән… соңарган... 

Хыялымда иңлим җиһан. 

Акыл, төш, дип, боера... 

Үтеп киткән яшьлек кенә 

Ямансулый... боега... 

Китмә, дидем,  көт беразга, 

Упкыннар төшеп... меним..? 

Дөньяларның  ниндилеген 

Бар яклардан да күрим... 

Хыянәтле, ачы итеп   

Сабырсызлап искән җил 

Әйткәндер дә биреп акыл: 

Урап китче... тимә,...кил ..! 

Кайтың кабат кырларыма, 

Сагышларны барлаек... 

Язмышлармы... ялгышлармы – 

Кайсына соң мин лаек?... 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com