Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШигърият → «Китәм инде... Үкенечсез, үпкәсез... Күкләремә рәхмәт әйтеп... Мин яратам сезне, кешеләр...»

«Китәм инде... Үкенечсез, үпкәсез... Күкләремә рәхмәт әйтеп... Мин яратам сезне, кешеләр...»

12 июля 2018
1408 карау
Илфакча, Илфак турында, Илфак истәлегенә... Соңгы вакытта бу сүзләр еш яңгырый. Филармониядә узган Илфак Шиһаповны сагыну кичәсе... Аның җырлары... Берәүне дә битараф калдырмый – йә елата, йә көлдерә торган иҗаты...  Журналист, продюсер, татарча газеталар нәшер итүче, шагыйрь, җырлар авторы... һәм искиткеч чиста күңелле, милли җанлы олпат шәхес иде Илфак. Еллар узган саен, аны ныграк сагынырбыз әле. Хушлашу итеп язып калдырган сүзләрен искә төшерербез: «Китәм инде... Үкенечсез, үпкәсез... Күкләремә рәхмәт әйтеп... Мин яратам сезне, кешеләр...» Күңел белән Иске Иштирәк зиратындагы каберенә чәчәкләр салырбыз. Җырларыннан, шигырьләреннән һаман үзен эзләрбез...     

Илфак ШИҺАПОВ 

МИН ЯРАТТЫМ, ЯРАТАМ, ЯРАТЫРМЫН... 

* * * 

Берәр кайчан, чып-чын картлык килгәч, 

Чәчләргә чал кереп утлар сүнгәч, 

Газраилне көтеп тик ятканда 

Бер кат күккә менеп – бер кайтканда, 

Искә төшәр әле бу мизгелләр... 

Күз яшьләре, уйлап тилерүләр. 

Бер матур төш кебек булыр алар, 

Беткән булыр без үтәсе юллар, 

Һаман шулай агар агымсулар, 

Һаман шул ай җир-ананы урар, 

Без ятарбыз Газраилне көтеп, 

Тиле булган чаклар өчен нык үкенеп. 

Соңгы сулыш белән мин әйтермен тагын: 

«Мин яраттым, яратам, яратырмын...» 

 

* * * 

 

Берәр кайчан, бөтен юлны үтеп беткәч, 

Кемдер күктән: «Улым, тукта, җитте», – дигәч, 

Шуннан илче көтеп тик ятканда, 

Юкка яшәмәдемме дип уйлаганда, 

Искә төшәр әле бүгенге көн, 

Синең белән булган һәр изге төн. 

Бер матур төш кебек булыр алар, 

Син кочакта чакта саташулар, 

Бер үкенеч калыр бу язмыштан, 

Бергә була алмаган буш тормыштан. 

Шунда әйтер күкләр: «Очраштырдым. 

Очраштырдым, таныштырдым, кавыштырдым. 

Бар дөньядан куркып сөештегез, 

Кеше генә белмәсен тик», – диештегез. 

Үкенмәгез ул тормышны хак санагач, 

Кеше сүзе бәхеттән дә кыйммәт булгач». 

...Берәр кайчан бөтен юлны үтеп бетәм, 

Күктән: «Булды, улым» дигән сүзне көтәм... 

Җавап итеп күккә кычкырырмын: 

«Мин яраттым, мин яратам, яратырмын...» 


* * * 

Күккә карап сиңа телим теләк, 

Шуны сорый бүген минем йөрәк, 

«Бәхетле бул, акчаң булсын, димен, 

Булсын бик акыллы, яратучы ирең, 

Ул кичерсен синең гөнаһларны, 

Бәгыреңне читкә таратканны... 

Балаларың булсын сау-сәламәт, 

Һәр көн тоеп яшә җирдә рәхәт, 

Тәңрем! Ялгышлардан сакла аны, 

Гел яхшыдан булсын бар булганы, 

Эшең барсын, иреш хыялыңа, 

Ак җәймәләр синең юлларыңа...» 

Күккә карап сиңа бәхет телим... 

Кайсы теләк кабул булыр – белмим, 

Ләкин шуны беләм, һичбер сүзсез: 

Син бәхетсез булсаң – мин бәхетсез... 


* * * 

Яндырам күңелнең 

Иң нечкә кылларын, 

Буталды язмышлар, 

Адашты юлларым. 

Берни дә кирәкми, 

Бар тормыш – чүп кенә. 

Яндырам андагы 

Саташып сөюнең 

Иң изге булганын, 

Беренче булганын, 

Яндырам күңелнең 

Иң нечкә кылларын... 


* * * 

Яудырмас идем синең өстеңә яңгырлар мин, 

Җил тидермәс идем бу катлаулы юлларда, 

Әгәр әйтсәң йөрәгең синең миңа кирәк дип, 

Йөрәгемне алып бирер идем мин сиңа... 

* * * 

Бәхет дигән серле ул кош 

Бигрәк якын килгән иде. 

Мин ул кошны җиңел генә 

Тотам инде дигән идем. 


Тик... 

Булмады... 

Качты кошым – 

Минем гаеп белән түгел. 

Тик барыбер 

Гомерлеккә 

Сыгылды да... Сынды күңел... 

* * * 

...Булды инде, әйдә, тәмамлыйк, 
Үз юлыбызга кузгалыйк. 
Үтик инде әйдә йоласын – 
Тагын бер кат күңел еласын... 

 
Яраланган йөрәк – түз инде, 
Ярату ул бары – сүз инде. 
Бер кузгалган, әйдә, туктамыйк, 
Булды инде, әйдә, тәмамлыйк... 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com