Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШигърият → Төшләремне искә төшергәлим...

Төшләремне искә төшергәлим...

Зиннур МАНСУРОВ
Зиннур МАНСУРОВ
24 марта 2017
361 карау

Язусыз ташбилге

— Сөембикә ханымның кабер ташы
шомартылды — ни яздырыйк?
— Берни дә язмагыз!..
           (Р. Батулла. “Сөембикә”  кыйссасы).   

                 
Чыраг тоткан тере хәтер йөри,
үксез кабер ташын яд кылып, —
язылмыйча калган ләүхелмәхфүз*
тора төсле айдай яктырып.

Тәкъдиреңә өстәп иңдерелгән 
ап-ак бит күк балкый — яз гына;
әүвәл күчер кара көннәр гамен
күңелеңнән аяз ягына.

Хәттин ашкан хәттат кебек үзгәрт,
фәрештәдән ал да кавырсын:
язмышыңның төзәт ялгышларын,
табыш итеп күрсәт кайберсен…

Зольмәт тулы өнгә саркып чыксын
татлы төшләреңнең яктысы.
әҗер килер — син бит түгел әле
үз тәкъдирең өчен ят кеше.

Ярлык сүзен юып ала кайчак
күздән тамган бары бер тамчы…
Карурманга кертеп адаштырган
дала атын кире борсаңчы!..

Артка чиген, хәтер, — дәшеп алсын
утрак җанлы мәгърур балбалсын,
Казан белән бергә каза күреп,
газап чиккән гаярь баласын…

Шулай була — хаким иргә чыгып,
уртаклашкач илең язмышын.
Нигә әле, яшен, чиста биткә
матур йомгак өстәп язмыйсың?!
алибанә күкнең ихтыярын
белгерт, әйдә, җиргә сузылып, —
төкәнмәгән тәкъдир тактасына
тамгаң төшсен соңгы сүз булып.

Бәлкем әле, әдип, гөнаһ имәс —
каләмеңне якты айга ман;
яңа биттән, кызыл юлдан башла:
хан исән, дип, дәүләт аумаган.

Ханбикәне җанлы ганимәттәй
биреп җибәрмәгән ил-көн дә…
Инде беркем алай яза алмас —
барысы да Аллаһ иркендә.

Корамадан торыр каралама
түгел язмыш — булмый үзгәртеп.
әмма күңел көтә: Хозыр Ильяс
узса икән бер-бер сүз әйтеп!..

…Чыраг тоткан тере хәтер йөри,
үксез кабер ташын яд кылып.
Соңга калып кунган һомай* кошның
каурыйлары ята яктырып…

_________________________________
 

Екатерина II каретасы

(Антигид монологы)
  әби падишаның арт җылысын
  хәтерләгән затлы карета…
              Р. Зәйдулла


Мәскәүнең яулыклы патшасы
ул нинди кадерле тутаң соң?
Ыргытып калдырган арбасын
түреңдә өф итеп тотасың.

Күкләрдән Илаһың иңдергән
яшенле фаэтон түгел лә.
Татарым, тәлинкә тотканда,
никадәр йөз суың түгелә!..

Тел төбен аңлыйсың киләме —
нигә ул калдырган арбасын?
Эшсөяр татарга алманча
боерган: җигелеп arbeiten*!
“Чыңгызхан токымы”, хезмәттә
шулкадәр басымчак, юаш син;
балалар сабынын күбекләп,
падишаһ арбасын юасың.

Юасың гөнаһлы әбине,
(гашрәттә таплана алтын да).
Кемнәрнең пычрагын көрисең
син… сират күпере алдында?

Балалар сабыны юармы
көпчәккә чәчрәгән кан табын?
Карета эзеннән үткәнгә
ничә кат әйләнеп кайтамын…

Йә, җитәр. үчләнмим. Калганы
хакында авыртсын ар башы.
…Болытлар өстендә каңгырып
йөридер Акмуллам арбасы…

_____________________________

Ярату хасияте

Рухиятем шулай яратылган:
сөю угы мине тиз ала.
әмма тәндә мәхзун** җаны бугай —
яраларым озак төзәлә.

Минем халәт, каумем, сиңа бәйле —
яраларым озак төзәлә, —
сабыранә сөеп савыктырам,
ә төбендә барыбер тоз кала…

_________________________________

Сихерләнү

Беләсеңдер Нократ болынының
хәтерендә шундый җәй барын:
җәннәт сые итеп эчкән идек
җанга тансык үлән чәйләрен.

Төклетура безнең төнәтмәне
киткән иде таңда әфсенләп…
Сөйләшкәнсең үлән телләрендә —
аңлаганмын шуны, аһ, соңлап!

Сине туган иткән сихри дәрья
минем өчен йөзеп чыкмалы.
Учактагы кара чиләкләргә
ява иде төнлә чык балы.

Онытылдык антлар әйтешмичә,
көнләшкәндер күктән Ай кызы.
…Йолдыз кебек сүнде безнең учак,
төнәтмәләр инде айныды…

Сөю катыш сихер генә үтми —
әфсен кайтарырдай җай бармы?
үзем һаман дисбе тартып саныйм
синсез үтеп киткән җәйләрне.

_____________________________
 

Үлән арасындагы таш

Чалгы йөзе ташка тиеп китте
онытылып печән чапканда.
Йөрәк шулай тетрәп куя микән
сиздермичә елан чакканда?!

Төшне өннән бүлеп торган бәллүр
чалтыр итеп төпкә коелды.
Чалгы йөзе ташка тиеп киткәч,
әллә нинди сәер көй туды.

Ерак кышта калган аулак өйнең
тәрәзенә кемдер таш орды, —
чалгы көен бозган тавыш мине
хәтер хөкеменә тапшырды.

Саксыз ымым өчен чая кызый
чалтыратып сукты яңакка.
Чалгы йөзе ташка килеп тигәч,
чаткы чәчрәп китте як-якка.

Челпәрәмә килгән чәркәдәнме
ишетелеп алды моңлы чың?!
Алда кинәт яшен чартлап куйды —
һич тә көтми идем монысын.

Чыңгылдады хәтер чоңгылында,
чылтырт итте тагын әллә ни…
“Төшләр”емә зиһен төшенәдер,
кальбем генә менә аңламый.

Юаларны өзеп юанганда,
изми иде башны бер гамь дә.
Чалгы йөзе ташка тиеп китте
чыклы җирне ялмап барганда…

_____________________________

Эзәрлекләнү

Кырга чыгып йөрдем көзге таңда,
чыклы камылларга кагылдым.
…Гөнаһсызга сине елатканмын —теге чакта, беләм, хак булдың.

Сиңа иңми калган хәләл җанның
газабына ничек түзәсе?
Тамырларым буйлап күтәрелә
камылларга тулган күз яше…

__________________________________

Могҗиза

Сөялердәй сердәш сайлаганда,
ишен теләмәгән йөрәк юк.
…Яратышмый яшәп ятканнарны
күзәткәлим — нинди ераклык!..

Чагыштырам күңел чагылышын:
йөзләрендә бердәй эз ничә!
өйрәнелгән ипле өйдәшенә
эт тә охшый башлый үзенчә…

Йөрәкләре нинди ераклыкта — 
уртак җепләр булмау, аһ, яман.
Балалары, Аллам, балалары
икәвенә бердәй охшаган!..

______________________________
 

Ачы тәҗрибә ачышы

Еламсырап миңа елышканда,
юаткандай, әйттем көр генә:
“Яшьле күзләр, җаным, 
яшьле күзләр
күпкә тирән булып күренә”.

Пышылдадың артык пошынмыйча:
“җәрәхәтле йөрәк… җылырак…”
Елаккаем, аһ, шул җылылыкка
ирешергә ничә ел кирәк?!

____________________________________

Үрмә гөл җебе

әгәр төштә упкын йотса,
өстән сихри өн иңә;
үрмә гөлнең җебе буйлап
күтәреләм өнемә.

Кысылудан, киселүдән
бәгырь өшеп, кан катса,
үрмә гөлнең җебе белән
ямау салам канатка.

Пыран-заран килсә дисбе,
өзде, димен, җен генә.
Тезәм “Аллаһ исемнәре”н
үрмә гөлнең җебенә.

Кайчак тау-тау уйлар изсә,
бушанырга телим мин,
ялгап… яшен тамырына
җебен үрмә гөлемнең.

…Әнкәй! Рәхмәт юлларында
катлы-катлы үр күрәм.
Кабреңдәге үрмә гөлгә,
килеп, янә үреләм…

___________________________
 

Сатыш кызы Инҗилә

Төшләремне искә төшергәлим:
күрше йортка ак бәз, 
җеп керттем…
Уйламаган чакта Айбулатның
җирләп куйдык хәләл җефетен.
Хәтерлимен тере хәсрәтләрне —
игез бала калды биләүдә.
Иртәгесен ятим эргәдәшкә
сөтсез кермәгәндер берәү дә.

Нурсызланып калды нарасыйлар —
җанга ятып бетми ят кадер.
…Каенсарда ана күкрәгенең
сөте һаман саркып ятадыр…

Айбулатның җаны айкалгандыр — 
тинтерәтте тәкъдир тол башын.
Хатыннарның аһы хәтеремдә:
“Димлик мәллә… 
шәфкать туташын?!”

Табышмактай авыл табибәсе
шундый садә, шундый яшь иде!..
Ятсындырмый гына, ятимлекне
шул кыз… йөрәгенә яшерде.

Инҗиләбез күктән иңмәгәндер,
килгән иде бугай Сатыштан.
Сөйләделәр иртән сөенешеп:
“Кызның күкрәгенә… сөт төшкән!
Сөт төшкән!!”

Гаҗәпләнде хәтта гайбәтчеләр:
“Сөбханалла, нинди могҗиза!”
үксезләрең, дөнья, үкерешеп,
елагандыр шулчак мең өйдә…

…”Кызык хәл”не сөйлим 
кыз-кыркынга,
кулын гына селти: “әй, ялган…”
Хәятемнең сәер хатирәсе
әллә… әкияткә әйләнгән?!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy