Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШигърият → Елмай да син язга...

Елмай да син язга...

02 сентября 2014
3902 карау

Илүсә, Ильмира, Алсу, Ләйлә... Шигырь җиле кагылган бу кызлар – Казан федераль университеты студентлары. Лекцияләрдән соң китапханәгә чабалар, тулай торактан әдәби кичәләргә ашыгалар, редакцияләрдә кайнашалар. Хыялый, тынгысыз, тиктормас кызлар янып шигырь яза, яндырып шигырь укый. Һәм, әлбәттә, Яз, Яшьлек, Ярату турында...

Алсу Нургатина

Күрмә

Кичләр төшсә, сине уйлап йөрим,
Колагымда көлгән авазың.
Бер кочаклар идем сине, шашып,
Сугып ватып акыл фаразын.
 
Онытылмас бер хатирәң булыйм,
Егет башың белән елаткан.
Төн йокыңны бишкә, унга бүлеп,
Бер уятып керсез елмайткан!
 
Миңа якын да син, ерак та син,
Кадерле дә, кайчак беркем дә.
Сине аңлый алмыйм, кайвакытта
Син хакыйкать – сыйган бер төнгә!
 
Янәшәңдә синең мин кыланмыйм,
Үз-үземнән гафу үтенгән!
Оныта алмас бер хатирәң булыйм...
Гашыйк кына булма... Үтенәм!..

Париж көтә!

Тынгы табармын күк, онытсам бер
Сиңа булган җылы хисләрне.
«Эр» хәрефен, «гыйр» дип көлә-көлә
Париж дигәнебез, истәме?
 
Ничек онытыйм икән хыялларны,
Шашып җанга сеңгән бу март кичен.
Уртак хисләр Марс кырына илткәч,
Сөенгәндер Париж безнең өчен.
Ул көткәндер безнең аңа таба,
Илләр, юллар урап килгәнне.
Париж урамында бәхет табып,
Мәхәббәттән шашып йөргәнне...
 
Синнән качам, хистән качып булмый,
Әйт ни соң бу, суккан каһәре?!
Тукталышлар тына, безнең өчен
Казан хәзер Нью-Йорк шәһәре.
 
Әйләнәм дә кайтам бу хисләргә,
Тынгы бирми уртак хыяллар.
Күңел әрни, нигә хисләр түгел,
Тик хыяллар уртак булганнар.
 
Бәхетеңнән тыным тоясыңмы,
Ни уйлыйсың ялгыз калганда?!
Хисләр үлә. Хисләр тына, ләкин
Париж көтә безне һаман да!

...сиңа

Сине сөйгән бүгенгем бар,
Һәм бар синле үткәнем.
Синсез аткан таңнарымда
Синле-синле төшләрем...
 
Сине куган хакыйкать бар,
Сине көткән кичләрем.
Синең сансыз уйларыңда
Сине сөйгән хисләрем.
 
Син дип янган уйларым бар,
Бар җанымны өткәнем.
Күзгә тулган тын халәттә
Син бүгенгем, үткәнем...
 
Карасымы, ярасымы
Син дип сызган күңелнең?
...Сине сөйгән үткәнем бар,
Сине сөйгән бүгенгем.

Ильмира Камаева

Хыялым

Кеше һаман яктылыкка үрли
Күңел өметләнә
Хыялга...
Таң кояшы кебек күңелемдә
Һәр иртәдә хыял
Уяна...
 
Яңа яуган кардай бер гөнаһсыз
Яшик әле, әйдә,
Башкача...
Тормыш китабының шул битләрен
Икәү бергә языйк
Язгача...
Ә язларда туңган йөрәкләрдә
Сөю ялкыннарын кабызыйк!
 
Хыяллар...
Тал песие арасыннан язын
Яшел күзләр гүя
Елмая...

Ә бу минем синле язым

Апрель җиле чәчем таратканда,
Янәшәмдә минем син идең.
Язлар гөлләр булса гына ямьле,
Синең өчен яшим, бел, – дидең.
 

***

Син кайда?
Җәйдәме? Көздәме?
Күптәннән гел сине
Эзләдем... Тик менә,
Яңгырмы юган шул
Синең ул якты эзләрне.
Атса да утлардан суларга,
Гомерем буена эзләрмен
Бәхеткә илтәчәк ул юлны,
Офыктан һәр көнне күзләрмен...
Синдә яз һәрвакыт.
Мин менә яратам
Шул алтын көзләрне...
 

***

Синең белән минем ара –
Чиксез диңгез.
Күпме еллар, күпме юллар
Синсез иде.
Үтте вакыт, күңел көтте
Сине генә!
Көткән бәхет килә диләр
Түземнәргә!
Ул көн җитте.
Синең белән минем ара
Бары өч сүз:
Мин яратам сине.
 

***

Ак кышларда яңа эзләр салып
Күңел күперемнән атладың...
Мәхәббәт юлларын таптарга
Җигелгән бәхетем атлары.
 
 

Илүсә Арикеева

***

Ялганчы Язларның учына кагылам –
Эрече, бозланган күңелем!
Мине мең кичергән Күкләргә эндәшәм:
«Кабаттан хисләрдән җиңелдем...»
Кабаттан атладым  бу таныш дөньяга,
Кызганмый йөрәкне мең җөйле.
Кирегә кайтасы юлларны онытам!
Тарата сагышны Яз җиле...
 

Уйларым уеңнан аерым

Хисләрнең җаныма җил кебек
Әрнетеп бәрелгән чаклары.
Түзәмен.
Хыялны өзәргә үрелгән кулларга
Ишекнең тик ябык яклары.
 
Буш сүзләр бәйләме йөрәкнең
Авырткан җиренә тоз яга.
Еламыйм.
Уйларым уеңнан аерым!
Телимен БӘХЕТЛЕ булырга!
 

Сулыш

Тып-тын калып, зинһар, тыңла әле
Язның ничек сулыш алганын.
Һәм берни дә миннән сорамачы,
Оеша алмас кебек ялганым.
 
Ә дөресен һич тә сөйли алмам,
Чөнки беләм, рәнҗер күңелең.
Елмай да син язга, күреп соклан
Төпсезлеген апрель күгенең.
 
Мин гаепле, беләм, синең алда.
Йөрәк үзен үзе танымас...
Күңелең тулы сорау,
                       син тик тыңла –
Ничек матур сулыш ала яз!
 

***

Көзнең исе чәчләремә
Сеңә бара әкрен генә.
Ә күзләрне төсләр үбә!
Сагындырган буяулар бу!
Өнсез калып иртә көздән,
Мин елмаям үз-үземә.
Ләкин авыр җәй өстенә
Шулай иртә юрган ябу.
 
Озатулар авыр сине...
Бик озакка. Бөтенләйгә?!
Күңелдәге моңны сизеп,
Сагындырган көзге төсләр
Сагышымны бүлешә күк,
Күзләремнән үбә-үбә.
 
 

Ләйлә Хәбибуллина

Нәни йөрәк

Синең нәни генә йөрәгең
Минем өчен бик кадерле.

(А. Мансуров)
Нәни генә йөрәк...
Күпме сыйган анда
Олылары тәүге хисләрнең.
Иң түренә
Бөртек-бөртек җыйган
Иң-иң матурларын төсләрнең.
 
Нәни генә йөрәк...
Җиһан яктылыгын,
Әйтерсең лә, үзенә туплаган.
Меңәр кабат
Телгәләнгән дә ул,
Меңәр кабат янып туктаган.
 
Мәңге типсен,
Мәңге дөрләп янсын
Синең нәни генә йөрәгең.
Бар күңелең белән
Тоеп яшә
Шул йөрәкнең миңа кирәген.
 

* * *

Иңнәреңә кагылырга кыймый торам –
Мин нидәндер һаман тыелам.
Кайвакытта сине кочар өчен
Җиргә яңгыр булып коелам.
 
Чәчләреңнән сине назлар өчен
Җылы җилләр булып мин исәм.
Бу дөньяда бик зур бәхетле мин,
Һәр көн саен барлыгыңны белсәм.
 

* * *

Мин бәхеттән сиңа таган ясап,
Ай очына элеп куярмын...
Төннәреңне сагышлардан урлап,
Бәхет төсләренә буярмын.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy