Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШигърият → Ак чәчәкләр булып сибелермен

Ак чәчәкләр булып сибелермен

Асия Юнысова
Асия Юнысова
31 августа 2016
712 карау
Ак чәчәкләр булып сибелермен

Көз – шагыйрь ул! Айны кабызган да
Төсле шигырь язып утырган...
Көз – хыялый! Төне буе тагын
Алтын тәңкә сибеп уйнаган...
Әй көз, көяз кыз!..


Ул үзе дә Көз кызы. Дөньяны, тормышны, матурлыкны җетерәк буяуларда тоя торган... Шуңа аның хисләре дә кайнаррак, моңнары да сагышлырак, сөенечләре дә самимирәк, яктырак... Шигырьләре күңел кылларына чиртеп-чиртеп ала – эзләп табып, юллап алып укыйлар. Хикәяләре – уйландыра, яраттыра, борчылдыра – берничек тә битараф кала алмыйсың. Аның журналист язмалары исә һәрчак үтемле, тирән, гел яңа, гел очышта!.. Көз кызын – укучыларыбызның яраткан авторы Асия Юнысованы матур бәйрәме белән ихластан котлыйбыз!           

 

Гөл булып шытар идем

Гөлләр булып шытар идем дә мин,
Гөл дуены ясап, эркелеп
Күкрәр идем таулар күкрәгендә,
Хуш-ис белән аңкып, бөркелеп.

Кыңгыраулар булып үсәр идем,
Болын җилләрендә йөгереп.
Оныгымның аяк табаныннан 
Үбеп калыр идем, үрелеп.

Ак чәчәкләр булып сибелермен...
Кемдер өзәр мине иелеп.
Гөлләр булып шытар идем дә...
Гүргә керәсе бар иң элек.

 

Сагындыра

Толымнарның бантлы чагы,
Иреннәрнең татлы чагы –
Унҗидедә идем җәйне.
Авылымның тыйнак улы,
Ипле егет, юньле егет
Тибрәлдерде күңел-җепне.

Хисләремне тыя белдем.
Чырык-чырык һаман көлдем,
Чыңлатмадым яшрен кылны –
Унҗидедә идем чөнки.
Ә ул егет сизгәндер ул,
Яшрен генә сөйгәндер ул.

Хушлашканда кысып кулны,
Туктатмады бүлеп юлны.
Ялгыз гына мин юл ярдым.
Берәү дә ул Җир шарының
Орбитасы. Һәр кешенең
Юлы менә аерым-аерым.

Дөнья көттек ара-тала,
Ничә кышны, ничә җәйне
Ишләп каттык Орбитага.
Иң кирәген куып йөреп
Кадерлесе соңга кала.
Хәтер кайчак сөрән сала...

Унҗидедән хәбәр килсә –
Иң кирәге кирәкми күк –
Йөрәк белән бер хис кала.
Меңьеллаган бодай кебек,
Күкрәгеңнән кайтавазлар –
Садә шытым –
Сөю калка!
Сагындыра, сагындыра...

 

Мин шундый

Кирәк түгел ышык. Күләгә дә.
Качып йөрмим Кояш күзеннән.
Үлмәсемне беләм, үтсәм дә мин
Агуланган кылыч йөзеннән.

Аерым бәхет юрап, тәкъдир мине
Тудыргандыр йөзлек кигереп.
Дөньясыннан әле туйганым юк,
Карыйм көнгә күзем киереп.

Яла, әләк мине түбәнәйтми,
Йолдызларым минем югары.
Күзләремнән хәсрәт эзләмәгез,
Ныгый гына барам нибары.

 

Кыз бала

Кемгә апа, кемгә сеңел булып
Аваз сала көнгә кыз бала.
Туган көннән ахирәткә кадәр
Кыз баладан якты эз кала.

«Җитез кызым» иде әнкәсенә,
Унҗидедә булды «Җиткән кыз».
Җиде яктан яучы килде кызга –
Яңа исем аңа – «Ай-йолдыз»!

Ата йорты кызга кунак өе.
Кунак булды микән ничә җәй?
Сеңлесенә «Алма апа» иде,
Кайнешенә булды «Җиңгәчәй».

«Уңган килен», 
                «Алтын күрше» диеп,
Табыла торды яңа исеме.
Тормыш корды, бала төрде хатын –
Тик шул калды асыл җисеме!

Әнкәсенең «Җитез кызы» иде,
Үзгәрмәгән икән әлләни. 
«Бал әби» ул хәзер! Яңа исем
Яулыгына йөри бәйләнеп.

 


Без-без-без әле

(Җыр)

Алсу алма идем, алтын алка кидем,
Сөйдем ярның сайлап асылын.
Җәйләремдә бәхетләрем тулы,
Һич куркытмый көзләр фасылы.
Кушымта:
Без-без-без әле,
Бездә гашыйк күз әле.
Мин син диеп, син мин диеп,
Без бит яшибез әле.
Асыл егет идем, синең тиңең идем,
Бер күрүдә янып яраттым.
Яннарыңа килдем: 
«Син – минеке», – дидем,
Толымнарың сүтеп тараттым.
Без-без-без әле,
Бездә гашыйк күз әле.
Сөеп яшәү – татлы яшәү,
Узма, гомер, түз әле!
Алсу алма идем, 
                  моңлы җырым белән
Син былбылны үземә караттым.
Асыл егет идем, син – 
                          сандугач идең,
Гомерлеккә булдың канатым!
Без-без-без әле,
Бездә гашыйк күз әле.
Мин син диеп, син мин диеп,
Без бит яшибез әле!

 

Кыш кызы

Диләрәгә

Табигатьтә бар да бик мөкәммәл,
Табигатьтә ямьсез фасыл юк.
Тик кемгәдер менә язлар якын,
Тик кемгәдер менә кыш тансык.

Мин яратам үзем сентябрьне, 
Көз кызы мин, сөям көз аен.
Тик алай да Кыш кызында мине
Сокландыра камил дизайн.

Табигатьнең сөем баласыдыр –
Һәр фасылдан өлеш чыгарган.
Иң әүвәле зифа буй-сын биргән –
Көнләшерлек нарат, чинардан.

Җәйдән алып кара карлыганнар
Күзләр иткән аңа. Аннары
Күкрәгенә игез итеп куйган
Сентябрьдән алган алманы.

Карап торган Рәссам Кыш кызына
«Матур булды, – диеп, – этюдым».
Табигатьнең шушы әсәренә
Без чарасыз бер сүз әйтүдән:
«Сөбханалла!»


* * *

Чын дусларым, рәхмәт сезгә –
Шатлыгыма сөендегез.
Дус түгелләр, рәхмәт сезгә –
Кара янып көендегез.

Саный торгач куласада,
Ак-каралы кигиләрне,
Биеккәрәк менә алдым,
Күрә алдым киңлекләрне.

Менү, төшү, күтәрелү,
Булмастайга адарыну...
Офыкларым киң чакта да
Онытмамын тар урынны.

 

Язда киттең

Саҗидә Сөләймановага

Язда киттең. Инде ничәнче кат
Синсез генә кердек көзләргә.
«Кошлар кавеменнән!» Ышандырдың,
Канат куеп киттең безләргә.

Шигырьләрең синең – чигешләрең,
Төнне таңга ялгап каюлар.
Йөрәгеңә энә кадалгандыр...
Өлгеләрдә кызыл каурыйлар.

Шатланганда шигырь язылмый ул,
Мең газаплар иҗат бизмәне.
Белә торып кердек шул тәмугка,
Бизмәнендә хәзер без менә.

Сагынабыз сине – бу җиһанның 
Шигырь ибен белгән сеңлесен.
Үзем генә чигеп бирер идем
Әҗәлләрне җиңү сөлгесен.

Синең арттан мин дә кабатладым:
«Син икәнсең, тормыш, исәнме!»
Орлык чәчеп киттең – 
шигъри түтәл!
Шигырь барда син дә исән бит!


 

Татар кызын әгәр таныйм дисәң...

Татар кызын әгәр таныйм дисәң,
Гөлләр арасыннан эзлә син.
Беләсең бит кызын безнекеләр
Гөл-чәчәкләр белән тиңләсен.

Гөлдәй гүзәл кызга кушар өчен
Чәчәк исемнәре җитмәгән.
Гарәпләрдән алган исемнәргә 
Ул шуңа да гөлен өстәгән.

Мәдинәләр, Мәрьям, Нәзирәләр 
Гөле белән минем исемдә.
Борынгыдан яңасына күчә –
Туа тора Гөлназ, Гөлсемнәр.

Бар дөньяны гөлгә төрер иде
Нәфис җанлы татар анасы.
Җиһаны да, Бостаны да инде,
Җәннәте дә гөлле анысы.

Гөлләр кочып ил алдына чыга
Татар кызы – моңлы «Гөлҗамал».
Гөл гомерен аяр булсаң гына
Татар кавеменнән «гөл»ләр ал.

Сагынырсың әле син дә бер
Әй ул көзнең әби чуаклары!
Көмеш тоҗым сарган баланнарның
Тәлгәш-тәлгәш кызыл чуклары.
Онытып буламыни ул көзне?!
Азга гына, тик бик азга гына
Кавыштырган иде ул безне.

Алтын көздә, әби чуагында
Мин бәхетне татып карадым.
Аннан озак әле көзгеләрдән 
Гел бәхетле хатын карады.

Әй ул көзнең әби чуаклары!
Бәхетем кебек бәллүр сентябрь!
Юксынырсың мине, сагынырсың,
Сагынырсың әле син дә бер!

 

Ятим өй

Өйләр ниләр уйлый икән
Алыштыргач иясен?
Яңа хуҗа белә микән
Өйалдына кергән чакта
Башны түбән иясен?

Матча-түшәм, ак ниргәләр
Яши микән бер көйгә?
Шыгырдыймы кырый идән
Аяк очы тиюгә?

Сайрап куя, көй чыксынга,
Тәрәзә капкачлары. 
Мич артындагы чикерткә
Дирижер гына бары.

Өй-оркестр авазлары!
Әй үзәк өзгеч бу көй!
Сагынадыр – шулай уйлыйм,
Үзем сагынам чөнки.

Өйнең җаны, өйнең күрке –
Ни хәлдә соң ак морҗа?
Ойый микән әле һаман 
Самавыр сузган җырга?

Тәрәзәләрдә бииме
Мичтән ялкын шәүләсе?
Яңа хуҗа белә микән
Күмер тарту хәйләсен?

Шушы морҗа тирәсендә –
Яшәүнең бар кызыгы.
Сагынадыр ак морҗа да
Тузган башлы кызыйны.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy