Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШигърият → ​Елның бишенче фасылы

​Елның бишенче фасылы

Клара Булатова
Клара Булатова
10 августа 2016
692 карау

* * *

Үтә көннәр бер-бер артлы, –
Кыш урталай бүленеп ятты.
Салкын булды башта, коры,
Бу көннәрдә язга тартты.

Җәй җәй түгел, кыш кыш түгел,
Гел табигый тормыш түгел.
Яз яз түгел, көз көз түгел, –
Үзебез дә без без түгел.

 

Бездә шулай

Бездә шулай:
               Элек-электән
Кайсы йортка кайдан кем кайтса да
Бөтен  авыл җыелып күрешкән.
Бәйрәмнәрдә:
               Кунак булганда
Өйдән-өйгә, аштан-ашка йөреп,
Бөтен авыл бергә куана.
Туй төшкәндә:
                 Килен килгәндә,
Бөтен авыл бергә әзерләшә,
Читтә калмый анда берәү дә.
Куанычны –
               Бергә бүлешәләр.
Кайгыны да бергә юалар.
Безнең якта шундый йолалар.
 


* * *

Үтеп булмый вакыт кысаларын,
Тотып булмый аны йөгәндә.
Кадерен белеп үтик бар булганын,
Шөкер итик Ходай биргәнгә.
Үтеп булмый Язмыш үлчәгәнен,
Җимерәм дип аны нишләрсез?
Зәңгәр күкләр чиксезлеге белән
Ходай ирке генә үлчәүсез.

 

* * *

Мин нишләргә белми изаланам,
Кемлегемне белми интегәм.
Бер карасаң, уйлап шигырь язам,
Бер карасаң, җырлап җөй тегәм.

Мин котылу эзлим гөнаһлардан,
Арынырга телим җазыктан.
Урын тапмый йөрим оҗмахлардан,
Урын тапмый йөрим тәмугтан.

Мин шагыйрә, шулай булгач әле
Ник калырга тиеш оҗмахсыз?
Гөнаһларым минем ялгыш кына,
Ялгышларым булса – гөнаһсыз.

Фани дөнья миңа үзе җәннәт,
җырлап яшим җирдә шуңа да.
Тәмугына салмасалар бәйләп –
Мин ашыкмыйм оҗмахына да.

 

* * *

Мин авылдан чыгып киткән җәйдә
(Шул чакларны йөрим гел уйлап)
Калган идең тауда – Сәвәләйдә
Бер ялгызың миңа кул болгап.

Гомер үтте читтә, еракларда, –
Шулай язган тәкъдир, күрәсең.
Син кайларда хәзер?
                     Кайчакларда
Төшләремә тауда керәсең.

Берәр җәйдә шул Сәвәләй-Тауга
Кайтып төшсәм үзем – илгизәр,
әмма инде син булмассың анда,
Кем сәламләп миңа кул изәр?
Кем сәламләп миңа кул изәр?


 

Елның бишенче фасылы

Кышлыкта шундый чак туды:
Ул кемнән сорап килгән?
Елның бишенче фасылы –
Ярату чоры кергән.

Яз яшеллеге түгелә
Чыршылар ылысыннан,
Таудан гөрләвек йөгерә
Күзләрең җылысыннан.

Зәмһәрир суыкларында
Гөләпләр чәчәк ата.
Яшьлектә өзелгән җырлар
Яңадан җанга кайта.

Гомерләр озайта торган
Шифалы көйләр чыга.
Елның бишенче фасылы –
Мәхәббәт фасылында.

 

* * *

Бер нәрсә дә юктан тормый,
Тәңкәләнми су җилсез,
Омтылышсыз очу булмый,
Яшьлек булмый сөюсез.

Бер нәрсә дә юктан булмый,
Шытым үсә орлыктан.
Күңел үсә җылы сүздән,
Күңел төшә шул юктан.

Бер нәрсә дә юкка чыкмый,
Кояш бата, нур кала.
Күңел үсә, күңел төшә –
Сөю кала, җыр кала.

 

* * *

Бөтен җаным куптарылган,
Бөтен тәнем ут алган.
Кайсы төштер, кайсы өндер –
Бөтен яшәү буталган.
Син булып син үтералмас
Сөю җанны шаштыра...
Күкрәгеңнән җылы эзлим –
Анда салкын таш кына.

 

* * *

Көз килде инде быел да, –
Коела яфраклары.
Миләш кенә кып-кызыл да
Каен инде сап-сары.

Юлларыма яфрак төшкән, –
Шәрәләнә алтын көз...
...Тыштан әби, әмма эчтән
Без барыбер хатын-кыз.
 

* * *

Камышлар шуылдаша да
Еланнар ыҗылдаша,
Илләргә яман хәбәрең
Тарала шулар аша.

...Каеннар лепердәшә дә,
Юкәләр ипле дәшә.
Каеннар кебек чиста бул,
Юкәдәй ипле яшә.

 

Безнең яктан әле көнләшерләр

Сусыз, күлсез иде безнең яклар,
Йөзә белми үтте балачаклар.
Хыяллар да башка булыр иде,
Күреп үскән булсак акчарлаклар.

Үскәч кенә йөрдек төрле якта:
Балтикада, Кавказ йә Карпатта.
Җырлар яздык юлда йөргән чакта,
Җырлар яздык атап туган якка.

Ә туган як – ул диңгезсез иде,
Кыр-басулар диңгездәй киң иде,
Кайда гына йөрмик – шул якларда
Сагынуыбыз диңгезгә тиң иде.

Диңгезләрдә гөжли акчарлаклар,
Бездә гөрли, әнә, күгәрченнәр.
Акчарлаклар күчкән җирдәгеләр
Безнең яктан әле көнләшерләр.
 


* * *

Бу елда да соңга калган көзнең
Әле әллә ничә язы бардыр:
Ничә тапкыр кары ятып эрер,
Ничә кабат явып китәр яңгыр.

Ничәнче кат уҗым бәскә төренер,
Һәм яшәрер ничә мәртәбә.
Әле күпме язны кабатлагач
Керсә керер бу көз тәртәгә.

Менә шунда инде, китеп беткәч
Сыерчыклар, кара каргалар,
Үзебезнең дуслар – кышкы кошлар
Бураннарны дәшеп сайрарлар.
 

* * *

Бер-береңә килеп тоташмаган
Сузар-сузмас куллар арасыннан
Сындырылып томан саркыгандай,
Безнең гомер үтеп бара сыман.

Кояш төшмәс борын борылды ай,
Җырланмаган җырлар чанасыннан
Безнең сөю төшеп калды бугай
Гомер белән гомер арасыннан.


 

Түзеп булмый әнә шунысына

Җан төбеннән сагыш никләр куба?
Йолкынган җан нигә юксына?
Ямансулау тик сагыштан булса,
Түзәр идем әле бусына.

Ямансулау, сагыш, юксынулар
Хас күренеш хисле йөрәккә...
Җан рәнҗетә сүзләр, әнә шулар
Кан саудыра аңа бигрәк тә.

Җәрәхәтең әрнеп, сулыгып торса,
Гомерең кисеп сулыш кысыла.
Рәнҗетүче үз якының булса –
Түзеп булмый әнә шунысына.


 

Гомеремне күпкә кыскарттың син

Йөрәгемне нахак сүз кыйнады!
Нигә яктың миңа гел юкны?
Таңга кадәр төнем зар елады,
Кичкә кадәр көнем ут йотты.

Гомеремне күпкә кыскарттың бит
Араламый гайбәт-ятьмәдән.
«Кеше сүзе кеше үтерә» дип
Юкка гына халык әйтмәгән.

 

Бала чактан откан бер җыр

Бала чактан откан бер җыр
Күңелне өтә менә:
«Бардым-бардым да утырдым
Бадьян төпләренә.
Әнкәй үзе бәхилләсен
Имезгән сөтләренә...

Безнең илләр ил түгел,
Бадьян чәчәр җир түгел,
Әллә чәчсәң булыр иде –
Без торасы ил түгел».
Өйдән китеп шул җирләрдә
Йөртә иде бу күңел.

Әнкәй бәгърем, яннарыңда
Торган булсам җәйләрдә,
Бадьян үсәр җирләр эзләп
Читтә йөрми әгәр дә –
Бәлки, исән булыр идең
Быелгысы җәйләрдә.

Җәйләр җитсә, бадьян үсә
Бакчабыз читләрендә.
Гел шушы җыр искә төшә,
Йөрәкне тетә менә:
«Әнкәй үзе бәхилләсен
Имезгән сөтләренә...»


 

Бәлки әле

Бу болытлар бергә җыелыр да –
Җиргә күктән яңгыр түгелер.
Бәлки әле безгә кирәк дым да
Диңгез артларында түгелдер.

Бу болытлар тагын югалыр да –
Яңгырдан соң кояш күренер.
Бәлки әле безнең куаныч та
Кафтау артларында түгелдер.

...Шикле төен берәр чишелер дә,
Җанда өмет тагын терелер.
Бәлки әле безнең язмышлар да
Чын бәхеттән мәхрүм түгелдер.


 

Үтә гомер, синнән читтә үтә...

Үтә гомер, синнән читтә үтә,
Сагынмыйлар үтә дисеңме?
Сагынмасам кабатламас идем
Җырларымда синең исемеңне.

Үтә гомер, синнән читтә үтә,
Үзем теләп ташлап китмәдем.
Беләсең бит адәм балаларын
Бу дөньяда язмыш йөрткәнен.

Үтә гомер, синнән читтә үтә.
Өзгәләнеп яши җаннарым.
Көзләремдә кабул итәр булсаң,
Кайтыр идем сиңа, Сарманым!

...Җырларымда кабатламас идем,
Сагынмасам, синең исемне.
Үтә гомер, синнән читтә үтә...
Сагынмыйлар үтә дисеңме?!

 

Бәхилләшик инде

Бәхилләшик инде кичке мәлдә, –
Йә, хушлашыйк, сау бул, яз гынам.
Мин калдырам сине бүтәннәргә,
Бөтенләйгә сине калдырам.

Бәхилләшик, яшьлек, синең белән,
«Әлвидаг» дип әйтик ахырда.
Мин бөтенләй китеп барам җирдән –
Син китәсең кире кайтырга.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy