Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШигърият → Мин сине кичердем

Мин сине кичердем

Йолдыз Миңнуллина
Йолдыз Миңнуллина
20 июля 2016
1249 карау
Күптән түгел Италиядән кайтты. Ул хәзер Белла Әхмәдуллина исемендәге Россия — Италия әдәби премиясе лауреаты!
Аның шигырьләре – үзе бер дөнья! «Мин — асфальт баласы!», «Шигырь ул — төнәтмә. Ниндидер тойгылар, мизгелләр...» — дигән сүзләре инде күптән афоризмга әйләнде. «Эчке халәтең тышкы дөнья белән бер ешлыкта тибрәнергә һәм... кисәк сикереш ясарга тиеш. Шул мизгелдә шигырь туа... Галәм белән бергә бер каласың», – дип аңлата шагыйрә үзе. Һәр юлына тирән фәлсәфә салынган шигырьләрен исә һәркем үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә.
Мең кояшы белән / күтәрелә / офык боҗрасы... яки: Төнгә пәрдәләнгән / кыршау-кала... менә тагын: фонарь белән кояш — / Сак белән Сок...  

Аны беркем белән бутау мөмкин түгел. Ул, әлбәттә, Йолдыз Миңнуллина.
Яшьлек, романтика, рок, гитара... Монысы да — Йолдыз. 


Биләр

  Сөләйманга 
Таң алды. Без алган аланның
ярлары шәмәхә-шәмәхә...
Дым тарткан җилләргә ялганып,
аталарча сынап эндәшә
тавышың: «Борылып кара да,
бу җирнең үткәнен чамала...»
Җидегә теленеп тамалар
кыяклы үләндә яралган
тамчылар. Бу җиргә вакыт та
вәхшиләрчә бага, күрәсең –
кыздыра, кояштан талкыта
хәтернең азаккы төрбәсен.
Мондагы кояшның кызуы
тагын бер галәмгә җитәрлек,
бу минем чикләрне бозуым –
тәкәрлек, мәҗүси тәкәрлек,
бу минем дүртенче күчәрдән
ычкынган халәтем, тарттырып
элпәсен чорларның, күчәргә
кыюым. Ак күлмәк аркылы
кагыла аркага салкыны
әле ут күрмәгән ташларның,
бу бөек каланың калкынып
килүе, яңа көн башлавы.
Бу әле ат менәр кызларның
тын гына чишмәгә йөрүе,
кояшның кич саен кызарып,
чүлмәкче мичендә эрүе.
Бу минем тамгачы кулыннан
тамуым, нигезне тамгалап,
эндәшсәң дип бер көн: «Борыл да,
бу җирнең үткәнен чамала...»
 


* * *

әйдә, качыйк? әле ачык 
                              бар ишекләр,
ишекләрдән кар ишелә, кар ишелә,
машиналар туктап тора,
                               очрап тора
чакрым саен дус ишеләр,
                               яр ишеләр.
юллар чиксез: сайла диңгезләрнең 
берсен,
өлгермәгән йөзем кебек 
бөрештерсен
иреннәрне иртәләгән «яратам»нар,
яңа таңнар җуя торсын алсу төсен.
әйдә, кабат яулап кайтыйк 
ак тауларны –
ияләрме анда, камнар, 
сак-баулармы –
берләштерсен безне,
                         көчне тигезләсен
үр алганда. син беләсең, үзбәясе –
җаннан ары – ә шулай да, 
кылганнарның
тын алганын тыңлар өчен 
җиргә ятып.
әйдә, качыйк. бездән гарык 
бердәнберләр
кичергәнче безне
                             берәр вакыт.



* * *

Мин сине кичердем. Тулаем. 
Бөтенләй.
Дәвасы юк чирдәй кичердем. 
Һәм төнлә,
Иң соңгы бизгәктә – исемдә, 
борчылма –
Бизәкле җөйләрен калдырып
 учымда,
Ул зәхмәт чигенде.
                     Күрешкән вакытта
Кулларны кесәдән чыгару ялкыта
Хәзергә. Һәм шулай
                   дөресрәктер сыман:
Хәтерлә, ул да бит кочарга җансыган
Һәр адәм баласын,
                      тик гауга кубарып,
Кадаклап куйганнар
                       җәелгән кулларын.
Ә безнең заманга ни кала 
үткәннән? –
Мондагы диварлар
                      һәр сүзне үткәрә.
Һәм тула ялгызак куышың эченә 
(Син дә шул көч белән
                      булышсын өченгә)
Битараф сулышым –
                       тәрәзә ачканда,
Лаләләр юлласам, елыша таҗларга
Кулларым салкыны.
                      Мин йөрим үтәли
Төшләрең аркылы. Буылып ютәлли
Ул кемнең шәүләсе?
                       Кичердем ләбаса...
Дәвасы юк чирдәй килә дә төн баса.



* * *

эңгер. инде тын алу да, 
эндәшмәү кебек, җиңел. 
бу сүзсезлек – югалудан, 
һич тә үпкәдән түгел. 
ябалак карлар очына,
                        күңел иңкүлегенә 
(күрешкәндә, бит очыңнан
                     үпкән шикелле генә) 
кагылалар. инде алар
                 син теләгән кимәлдә – 
тынды дуамал бураннар. 
үз-үзеннән имәнгән 
бөтен гавам. тыштанмы соң – 
өйгә көйгән ис керә. 
син сүзләргә ышанмыйсың, 
ышаныч җитенкерәп 
бетми күз карашына да. 
шуңа хатларым – артык, 
яраксыз, һәм без шуңа да 
аларны тотып яктык 
бу эңгердә. тын алуы, 
дәшмәү кебек, читен. 
суламасаң – әкрен яна, 
януымны киметтем.



* * *    

кышкы төшләр авырая бара 
язга таба – 
мышнап эштән кайткан 
ир хатынымыни, 
тәрәзәгә каплана да, кабат-кабат 
үз барлыгын, үз берлеген 
исбатларга тели. 
тоныклана бара күз карашы, кибә 
шул төшләрдән. читлектәге 
киек түгел 
йөрәгең дә. Санап тибә, сынап тибә 
тәртәсенә, сынмасмы дип бүген... 
ә офыкта бии пәри шәүләләре, 
җиргә койрык бәреп, боз яра, 
мәчетләргә, чиркәүләргә бәреп, 
чаң сугышлы уйный үзара. 
иртәләр дә инде бераз
                         башка төрле – 
тар пәрдә читенә оялап, 
айныган очраклы
                   төндәшләр шикелле, 
ялангач сыныннан ояла. 
пышылдап эндәшә
                     кемнеңдер тавышы, 
эндәшә әлегә буш шәһәр аркылы: 
бу дөнья бер көнгә
                      мең төргә авышыр, 
ышанма, акыллым!
 


* * *

әйлән, әйлән, бәлки, вакыт туктар,
һәм бу төнне ул да кадерләр. тик
бер йотымнан йөнтәсләнә утлар,
ван гог йолдызларын хәтерләтеп.
онытыла күпләр. бие, бие, 
сүзләр ыргыт күпер бөкресеннән,
урам тулы яраланган киек – 
янәшәңә килеп үкерсеннәр.
син алардан узып тузын, тузын,
яңагыңны җилләр сыдырсын;
иртән, бәлки, тынычлыгың бозып,
тамагыңда нидер кыбырсыр.
тик шул гына. тагын авыз ерган
итегеңне сөйрәп җилдер, җилдер.
салкыннан да дертләп кабынырга
без өйрәндек инде.



* * *

Иреккә
инде ныклы бер карарга килеп, 
таш илләрне, шәһәрләрне кичте, 
яңгырлардан узып, 
кануннарны бозып, 
кар иште дә иште. 
елларыңның кайтавазы булып, 
җырларыңның кайтавазы булып, 
иште, иште, иште, 
җиргә төште, 
шул арада өши язганнарны 
эреп юатырга җитеште, 
күргәннәргә күрәзәләр ачты – 
ерак калаларны күрсәтте, 
син шул якка чабасыңдыр сыман, 
көтеп бетермичә рөхсәтен 
монда калганнарның, элеккечә, 
тәрәзәдән качып чыккансың, 
элеккечә кайтмый көтәсеңдер: 
башта үләннәрдән чык тамсын, 
ә ул таммый, һәм син шуңа гына 
кире борылырга кыймыйсың, 
мондагылар хат алыша һаман: 
«ничек инде алай? 
чынмы соң?» 
ничек инде алай карлар ишә ала, 
ничек көртли хәтер түремне? 
көздәгечә ишә. 
син югалган 
ялган кала гына 
күренми.



* * *

башта гел-гел кояш иде,
аннан кинәт эңгер иңде,
шәһәрдә төн, табигый ки,
син йоклыйсыңдыр инде.
син йоклыйсың, төшләреңә
карак кебек шымып киләм,
миндә сүзләр ике күләм,
миндә хисләр ике күләм.
мин аларны, табигый ки,
икебезгә тигез бүләм.
бер сөюлек хисең булсын,
миңа артык, ал, тарсынма,
кышлар озын – җылы тулсын
туң көннәрең арасына.
ә иртәгә син үзең дә
карый алмассың туры.
берәрсенә. шәһәреңдә
гел-гел кояш булып торыр.
 


* * *

эрегән шәһәргә яңадан туң бәреп, 
фонарьлар кабынган чагында, 
кытыршы кулларым
                       бу кичтән элгәре 
кагылган сызыклар
                     тынлыгын сагына. 
һәм йөзә кыйшайган
                       түбәләр өстеннән 
әллә ай, әллә ят галәмнәр корабы, 
аннан күк йөзенә битараф төс иңә. 
син, шуңамы,
              тагын ятсынып карадың. 
мин, шуңамы,
            тар балкон киңлеген 
сулап булмас
                куе төтенгә тутырдым. 
галәмнәр сугышын
                        кешелек иң элек 
бу кичтә үзенә оттырды.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy