Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШигърият → Алсу гөлләр җыям...

Алсу гөлләр җыям...

Нияз АКМАЛ
Нияз АКМАЛ
10 мая 2016
1093 карау
Туган тел
Ул мине мәхрүм итмәгән
Моңнарыннан, җырыннан,
Мин карында чагымда ук
Аккан ул тамырымнан.

Иркәли алмас идем мин
Җирнең иң иркә гөлен, –
Белмәсәм Туган телемне,
Булмаса Туган телем.

Шатлана белмәс идем мин,
Кайгыра белмәс идем,
Ак белән караны хәтта
Аера белмәс идем.

Аера белмәс идем мин
Дөньяның көнен, төнен – 
Белмәсәм Туган телемне,
Булмаса Туган телем.

И әнкәй!
Күктәге йолдыз!
И әткәй!
Җирдәге таң!
Син, Сөйгән яр!
Син, Табигать!
Син, Шигърият!
Син, Ватан!

Башка телләрдә әйталмас,
Аңлата алмас сүзне
Туган телемдә әйтеп мин
Иркәли алам сезне!

Ул мине мәхрүм итмәгән –
Ул мине эзләп тапкан:
Мин карында чагымда ук,
Тамырларымнан аккан!..

 

Күптән инде...
Күптән инде үксеп елаган юк,
Күптән инде шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа – белгән юк?

Күптән инде җылы яңгырларга
Кочакларны җәеп кергән юк.
Күптән инде йолдыз санаган юк,
Күптән инде айны күргән юк.

Күптән инде язгы күкрәүләрдә
Ярга ятып учак яккан юк.
Күптән инде, күптән югалткан юк,
Күптән инде, күптән тапкан юк.

Бураннарда күптән адашкан юк,
Давылларга күптән тарган юк.
Күптән инде, күптән саргайган юк,
Күптән инде яфрак ярган юк.

Күптән инде янып ашыккан юк,
Мең үкенеп соңга калган юк.
Бер сокланып тыңлар дөреслек юк,
Бер ышанып тыңлар ялган юк.

Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа – белгән юк? –
Күптән инде, күптән яшәгән юк,
Күптән инде, күптән үлгән юк.
Күптән инде күзләремне тутырып Караган юк дөнья күзенә.
Сүз тидермим диеп яши торгач,
Күз тидердем мәллә үземә?!

Коткарыгыз мине, коткарыгыз
Тик бер генә көнгә булса да!
Сез аңларга тиеш минем хәлне –
Сезнең дә бит хәлләр
шул чама...


 
Хатын-кыз
Күпме җылы тоеп яшим җирдә
бу кояшлы, якты көндә мин.
Кичер, Кояш!
Аның җан җылысын
мин сиңа да хәтта тиңләмим.

Җыеп бирсен миңа дөнья
үзенең
аннан башка булган мең ямен, –
мин дөньяның шушы мең яменә
бер керфеген аның тиңләмим.

Алларында гөлләр чәчәк атсын,
йолдыз коелып барсын эзенә, –
хатын-кызны бөек диеп әйтсәм,
тиңлим аны
бары үзенә!


 
Сак-Сок
Көннәрнең, айларның, елларның
Исәбен хәтердән чыгардым.
Мин сиңа шулкадәр ашыктым!
Мин сиңа шулкадәр соңардым...
Мин беләм, син дә бит көткәнсең:
«Ул килер... Ул барыбер киләчәк!..»
Соңардым. Мин сизәм: гөлләрем
Үземнең учларда кибәчәк.

Төнемә уралса уйларым,
Айнымый интегә һәрбер сүз.
Син миңа шулкадәр кадерле!
Төн миңа шулкадәр кадерсез...

Ничәмә мәртәбә урадым
Сак белән Сок узар юлларны! –
Соңардым, соңардым, соңардым, –
Шул бәйли, шул бәйли кулларны.

Каяндыр син йөргән яктан да
Туктаусыз яңгырый сыман моң:
«Мин сине шулкадәр сагындым!..»
Мин сиңа шулкадәр соңардым...

 

Кар ява бөтерелеп
Кемгә – шатлык, 
Кемгә – сагыш:
Кар ява бөтерелеп...
Әнкәй эре иләк белән
Он иләп тора кебек.

Мин сәндерәдә утырам,
Мин – малай гына әле.
Әнкәйнең йөзе ул чакта
Тулган ай гына әле...

Җырлый-җырлый камыр изә,
Дөрли-дөрли яна мич.
Мин, үрелеп,
токмач урлыйм –
Әнкәй изгән камыр булса,
Чи камыр да тәмле ич!

Әнкәй никтер ачуланмый,
Елмаеп кына кала:
«Аш пешкәнне көтеп торсаң,
Ни була соң, и бала?..»

Кар ява.
Хәтер түрендә
Аклык та арткан сыман.
Әнкәй, иртән-иртүк торып,
Мичен агарткан сыман.

Мин сәндерәдә утырам,
Мичләр – ап-ак,
Өй – җылы!
«Әнкәй, миңа озы-ын әкият
Сөйлә әле бу юлы?..»
Кар ява,
Кар бөтерелә...
Яңа яуган кар исе
Әнкәй мичтән алып куйган
Кабартма исе төсле.

Ул чакта борчулар – сабый,
Мин – малай гына әле.
Ул чакта
Әнкәйнең йөзе –
Тулган ай гына әле...


 
Син түгел
Елатучы белән юатучы
Беркайчан да әле тиң түгел.
Сагынулардан елатканны шулай
Ник юксына икән бу күңел.

Елаганны юатучы табыла,
Анысына бер дә соң түгел.
Юатучы мине син булсаң да,
Елатучы мине син түгел... 


 
Мәхәббәт
Алдыгызга
алсу гөлләр җәям,
Юлыгызга – яшел аланнар.
Мең мәртәбә бәхетледер җирдә
Мәхәббәтен таба алганнар.

Мәхәббәтнең күге – гел кояшлы,
Тугайлары – һәрчак тургайлы.
Мәхәббәтнең таңы – гел былбыллы,
Мәхәббәтнең төне – гел айлы...

Әгәр күңелең мохтаҗлыкка чыкса
Һәм теләсә синнән бер аклык, –
Бу гөнаһлы җирдә яши алган
Мәхәббәттә генә гөнаһ юк!

Яралавы аның – шифа гына,
Язмыш сине үтсә яралап, –
Мәхәббәтең саклап калыр һәрчак,
Мәхәббәтең калыр аралап.

Алдыгызга алсу гөлләр җәям,
Юлыгызга – яшел үләннәр.
Мең мәртәбә бәхет телим сезгә,
Мәхәббәтен таба белгәннәр!..




* * *
Очрагыз бер урам чатларында,
Без кайчандыр табынып йөргән
 ярлар!
Тагын бер кат тетрәп куяр йөрәк,
Тагын бер кат мәхәббәтен барлар.



Урам чатларында очрагыз бер,
Сагындырган караш бүләк итеп –
Онытылмаган хакка шул карашлар
Сездән башка айлар-еллар үтеп.

Урам чатларында очрагыз сез,
Бер могҗиза булып, әкият булып, –
Сезне җуйган гамьсез көннәр өчен
Тагын бер кат куйсын оят булып.

Очрагыз сез бер кояшлы таңда,
Кар-буранлы, җил-яңгырлы көндә,
Тын авылда, шаулы бер шәһәрдә,
Йә булмаса шунда – Җир читендә!

Урамнарның төрле йөзләр белән,
Сүзләр белән тулган чакларында
Очрагыз сез, без табынган ярлар,
Язмышларның җиде чатларында!

Шул бер караш җитәр иде безгә,
Алыр иде мең ваклыктан йолып, –
Очрагыз сез урам чатларында,
Бер могҗиза булып,
әкият булып?!
 

Озата бар
Ерактан ук танып алдың мәллә? –
Йөгереп чыктың аны каршыларга.
Сөю килә үз вакыты белән,
Каршы барма аңа, каршы барма!

Килә сөю, күкрәгеңә тула,
Күзләреңнән карап ташып тора.
Ул ашыга синең үзең кебек,
Ашыктырма аны, ашыктырма!

Бер югалтсаң, ул да сине җуя,
Ул кемнедер эзләп табар.
Сөю китсә – мәңгелеккә китә,
Озата бар аны, озата бар!..




* * *
Каргыш итеп юрап әйттеңме син
Без хушлашып йөргән бер көндә:
«Мин яраткан кебек сине бүтән
Яраталмас, – диеп, – беркем дә».

Сине җуйган ул көннәрдән бирле
Күп исемнәр кергән хәтергә.
Мин базмамын ләкин беркемгә дә
Яратмадың диеп әйтергә.

Хәер... Барыбер... Нигә яшерергә? –
Ни әйтсәм дә – минем иркемдә:
Син яраткан кебек яратмады
Бу дөньяда мине беркем дә...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy