Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШигърият → ​Яздан аерып булмый Тукайны!..

​Яздан аерып булмый Тукайны!..

18 апреля 2016
988 карау
Яз. Апрель. Тукай... Бу сүзләр күңелләребезгә балачактан уелып калган. Ул шигырь булып яңгырый. «Туган тел» җыры белән гел янәшә йөри. Ул безнең шигарь сыман... Бөек Тукаебыз туган көн Шигырь бәйрәме бездә. Тукайга чәчәкләр китерә, мәйданнарга чыгып, Туган тел, Тукай турында шигырьләр укый торган көн.

Лена ШАГЫЙРЬҖАН

Тагын язлар килде
                   Тукайга


Нәни Апуш, сине
Кулларыма алып,
Йолдызларга тикле
Чөясем килә.
Үз әниең кебек,
Битләреңнән үбеп,
Сабыйкаем, диеп,
Сөясем килә.

Башкалардан элек
Хәлләреңне белеп,
Шөбһә-шикләреңне
Таратыр идем.
Туганым күк күреп,
Йөрәгеңә кереп,
Абыйкаем, диеп,
Яратыр идем.

Ялгыз чакларымда,
Ялгышканнарымда
Киңәш сорап, сиңа
Киләсем килә.
«Замандашым, Тукай,
Мин адаштым бугай,
Чыгар туры юлга», –
Диясем килә.

Тагын язлар җитте,
Җыелып сиңа килдек,
Һәйкәлеңнең ташын
Үбәсем килә.
Җырларыңның көче
Җиргә күчкән өчен,
Тукаем, дип башым
Иясем килә...

______________________________________________________________________
Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА

Шигърият язы белән
     
Без китәбез,             
 сез каласыз дип җырлармын,
Җәсадемне туфрак белән
 күмгәндә дә.
         Г. Тукай


Күпме килде, күпме китте
шагыйрьләр дә җырлары.
Тукай аһәңнәрен отып
калды Кырлай кырлары.

И мөкатдәс моңлы сазы
Һәркемнең күңелендә.
И туган тел, и матур тел –
халкымның гомерендә.

Җыр булса да, сын булса да –
һәрвакыт шагыйрь тере.
Тукай күзләре –
халыкның
ташка уйган хәтере.

Бу заманда шатлыклар да,
кайгылар да кискенрәк.
Көч күбрәкме, хис кимрәкме,
санмы, җанмы өстенрәк –

хәстәрли, сыный күк шагыйрь
кичен дә, иртәсен дә.
Дөньяның кайгы-шатлыгы
калганнар җилкәсендә.

Шул йөкне күтәрештә ул
шигърият язы белән.
«И туган тел»е белән дә,
и моңлы сазы белән.

________________________________________________________________________

Равил ФӘЙЗУЛЛИН

* * *

Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган.
Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югалалсын дөньядан?!

Язны җуймый
Кара елларда да,
Халыкның ул гүзәл гамьнәрен,
Хыялларын, чорлар аша безгә –
Бүгенгегә китереп бәйләде.

Тел яшергән Тарих кына белә
Бар кылганын аның, күргәнен.
Ә шулай да булалган бит илгә
Игелеклелек кылу үрнәге.

Бу Тарихта мәшһүрләрне куйсаң
Ул яшәгән хәлгә, урынга, –
Байтагының шаулы даны түгел,
Чыкмас иде, бәлки, тыны да!

Яшәрен һәм үлемсезлеген
Дәлилләүгә мохтаҗмы халык?
Шикләнүче булса, кара, тикшер,
Бер бәгырен – Тукаен алып!

Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
Яшерүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!

_________________________________________________________________________

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ

Тукай көне


Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Йөздә кояш, күздә кояш,
Әмма бүген үзгә кояш.
Бүген аның каршысына
Канатланып чыккан бөре...
Аваз сала томшыклары:
Тукай көне!
Тукай көне!

Килә язлар, китә язлар,
Һәр ел саен үзгәрелә...
Үзгәрелә...
Һәр ел саен Тукай гына
Япь-яшь хәлдә килә безгә.

Киңлекләрдә язгы аваз –
Чыр-чу килә кошлар иле,
Чеңләп тора аһәңнәре:
Тукай көне!
Тукай көне!

Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне –
Безнең бәйрәм!

_______________________________________________________________________

ЗӨЛФӘТ

Ялгызлык

Ил өстендә айкала җил
Тыннарны буып.
Боз да боз тәрәзәләрдә –
Тукайга суык.

Нинди язмыш булды соң бу?
Юл кая бара?
Каралып ява карлары,
Бураннар кара...

Кечерәя шәмнең уты...
Кем тора артта?
Шәм өстендә кара шәүлә
Зурая, арта.

Әкрен генә төшә түшәм...
Дөнья нинди тар!
Кайда ул канат җилпенеп
Очкан минутлар!

Кайда ул ялтыр яшендәй
Чатнаган чаклар?
Кайда шөлдерләр чыңлатып
Чапкан пар атлар?..

...Куш йодрык өстәл өстендә.
Шул куш йодрыкка
Ияген куйган да Тукай,
Текәлгән утка.

Ил өстендә айкала җил.
Суык. Төн кара.
Зурая шәүлә. Карала.
Шәм сүнеп бара...

Әкрен генә ишек ача
Мәңгелек салкын.
Мин сине күпме җылыттым! –
Кайда син, халкым?

_____________________________________________________________________________

Нияз АКМАЛ

Тукай

Кешеләрне шул бер сорау борчый:
Тереклеккә тере су кайда?
Йөз яшәгән картка килгән кебек,
Килә кеше япь-яшь Тукайга.

Мең тарафка таралганы Җирнең
Бер тарафка куйган төйнәлеп.
Тукай кебек карый белү кирәк,
Һәр төенгә шулай төбәлеп.

Төбәлгән ул... Халык язмышларын
Йөрәгенә аннан төйнәгән.
Чынбарлыгын әкият итеп әйткән,
Әкиятендә чынын сөйләгән.

Пәйгамбәр дә түгел, бары – шагыйрь!
Юраганы әмма юш чыга.
Шүрәлене бер очрату кирәк
Өнсез, телсез калган юлчыга.

Ә юлчыны шул бер сорау борчый:
Тереклеккә тере су кайда?
Мең яшәгән картка килгән кебек
Киләчәкләр әле Тукайга...

_______________________________________________________________________________

Асия ЮНЫСОВА

«Туган тел» җыры

Татар тарала ул төрле якка,
Тик тарая бара юрганы.
Ешкынына чумып хәл җыярга
Урманы да хәзер юк аның.

Түгәрәктән атлап чыгу белән
Ана телен йота ят лөгать.
Чит гадәткә капка ачкан саен
Өй түренә уза һәлакәт.

Адаштык та инде, саташтык та,
Каерылдык илдән читкә гел.
Шул чагында,
Бишек бавын тоткан ана кебек,
Урталыкка чыкты «Туган тел»:

«Иң матур тел, – диде, – туган телең,
Әткәң-әнкәң теле, – диде ул. –
Кайт өеңә кире, татар улы.
Идел–Урал – илең», – диде ул.

Ишетелде сөрән бар дөньяга,
Барып җитте һәрбер өйгә дә.
«Таралгансыз, телсез балаларым!
Җыелыгыз минем тирәгә.

Ярлыкагыл сине – телсез кавем!
Ана телен җуйган – сулган гөл».
Уятучы бишек җыры булып
Ил сагына басты «Туган тел».

___________________________________________________________________________

Нәҗибә САФИНА

Барлау

Ялгыз мизгелләрем мине
Тукайга алып килә.
Каршы ала мине шагыйрь,
Ерактан көлә-көлә.

Таш сынын бөгеп сәламли,
Сузалмый кулын гына.
«Рәхмәт, – ди, – тагы килгәнсең,
Үзгәртмә юлың гына.

Мин дә ялгыз ел буена
Көтеп торам гавамны.
Килсәләр, барлар идем, дип,
Туган телле дәвамны...»

_________________________________________________________________________

Ләис ЗӨЛКАРНӘЙ

* * *
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов,
Тукай – өч йолдыз ул.
                        Г. Тукай


Бар дөньяның ямен, гамен җыеп
Яна шагыйрь, ут бөрки төннән.
Шагыйрь өчен шушы дөнья – оҗмах,
Шушы дөнья – утлы җәһәннәм.
Шаулаган да җиргә иңгән, дибез.
Ә кабердә ята тән генә.
Утлы җан ул, дөрләп, күккә аша,
Йолдыз була, яна мәңгегә.
Ә күкләрдә инде күпме йолдыз!
Кайсы бөек, кайсы тәң(е)ре?
Дәшми әйләнәләр, ә үзәктә
Казык йолдыз – Тукай бәгыре.
Бик биеккә менеп янсалар да,
Төшенәләр җирнең гаменә.
Йолдыз атылганда килдек җиргә,
Җаннар шул ук, бүтән тән генә.
Баштан ашсын ләззәт, утлы газап,
Янсын бәгырь, көл калсын тәннән.
Безнең өчен шушы дөнья – оҗмах,
Шушы дөнья – утлы җәһәннәм!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy