Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШигърият → Җаннан саркылган моң

Җаннан саркылган моң

Роза Камалетдинова
Роза Камалетдинова
18 апреля 2016
1008 карау
Шагыйрь мәхәббәте дигәндә без Зәйтүнә Мәүледованы күз алдына китерәбез.

«Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы?!»
«Наз итәр кемнәргә гөл — каршында былбыл булмаса?»
«Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа;
Ул болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса...»
Кем соң ул Зәйтүнә?


Пәйгамбәргә тиң шәхес – бәләкәй Апуштан зуп-зур Тукай булган, егерме җиде яшендә җир куенына кереп яткан әдип бай әдәби мирас калдырган. Аның рухани дөнья-сын һәр буын үзенчә ача. Ул яшәгән чор, яшәү кануннары һәм, әлбәттә, шагыйрьнең серле, яшерен мәхәббәте әле дә булса күпме күңелләрне дулкынландыра. Шагыйрь гыйшкы – ачылмаган сер, никадәр шигырь-поэма, музыкаль әсәрләр тууга сәбәпче булган. Замандашларының истәлекләреннән күренгәнчә, шагыйрь хатын-кыз затыннан, ни сәбәпледер, ерак йөрергә тырышкан. Ләкин ул яр сөймәгән, гыйшык утында янмаган дигән сүз түгел әле бу. Күңелендәге саф-садә хисләре энҗе бөртекләредәй гүзәл әсәрләргә әверелә: «Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы...» Яки: «Мәхәббәт төрлечә: йолдыз ул күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечә...» Ләкин ни аяныч, туры килгән урыны чүплеккә!

Тукайның мәхәббәт лирикасы хакында сүз алып барганчы шагыйрьнең гаиләгә, парлы тормышка мөнәсәбә-тен күздән кичерик: «Өч кешедән дөньяда качып котылып булмый: берсе – кендек әбиседер ки, ул сине телә-сәң дә, теләмәсәң дә дөньяга тартып чыгарыр. Икенчесе – яучы карчыктыр. Ул сине, аласы кызыңны күрсәң дә, күрмәсәң дә, алырга теләсәң дә, теләмәсәң дә – өйләндерер. Өченчесе – мәзиндер. Ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә – җуар да күмәр», – дип яза да шәрехләп куя: «...теләмәсәң дә өйләндерер... Юк, ул алай булмый шул...» «Әгәр булса «сөю...» кочаклау куллар арганчы, үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарганчы – гомер дә сөйгәнем юк һәм «сөям» дип әйтмәмен һич тә; сөюнең мәгънәсе минчә, бигүк гали, бигүк нечкә».

«Өйләнү – түгел сөйләнү... Гаилә хакында минем фикерем коры гына: әгәр... син – аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә гаилә оятлы булмасын өчен, иң азында ел тәүлегенә биш йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш. Югыйсә эчеңә сәнәк белән төрткәндә бер тамчы кан чыкмаслык булса, ике күңелдә чын мәгънәсе белән мәхәббәт уты янмаса, гаилә өчен әллә нинди түбән кешеләргә тәлинкә тотарга булса – Алла сакласын!»
 

Зәйтүнә

Чистай кызы Зәйтүнә Мәүледова 1907 елның җәендә әниләре белән Казанга күченеп килә. Бер ел элек – туганнарына кунакка килүендә Фатих Әмирханның энесе Ибраһим аны, иптәш кызлары белән, «Әльислах» басмаханәсенә алып кергән була. Тукай белән беренче очрашу тәэсирләнүчән туташ күңеленә мәңге онытылмаслык булып уелып кала. Көндәлегенә: «Тукай кара пинжәк, буйлы ак күлмәктән, галстуктан, үзе яланбаш иде, – дип язып куя. – Ул күрешкәндә безгә бер генә караш ташлады, аннан кулларыбызга текәлеп кенә: «Исән-сау йөрисезме?» – дип куйды. Мин күзләремне аннан һич аера алмыйм...»

Алар әдәби кичәләрдә очрашалар. Тукайга бу чакта егерме ике яшь, Зәйтүнәгә унбиш тулмаган әле. Ләкин Казанда кыйммәтчелек, тормыш итү авыр булганга гаилә кире Чистайга кайтып китәргә ниятли. 1908 ел-ның җәй башында Зәйтүнә дус кызы белән Тукай яны-на саубуллашырга килә. «Тукай чыкты, – дип яза ул көндәлегенә, – күрештек. Бергәләп урамга чыктык. Чистайга бөтенләйгә китәчәгебезне әйттем. «Бик жәл», – диде ул, башын иеп».

Тукайның бик нык күңелсезләнүе авыру аркасында дип белеп, кыз кат-кат аның сәламәтлеге хакында сораштыра. Кызлар шагыйрьгә хат язарга теләүләрен әйтәләр. «Мин сезне озатырга төшәрмен, шунда адресны бирермен», – ди Габдулла. Ләкин ул төшми. Бераздан «Кызык гыйшык» исемле шигырь басыла. Эссе көндә берәүнең салкын суны җилкә аркылы читкә сибүен, «әл дә тимәде» дип шатлануын тасвирлый шагыйрь. «Мин моны яздым, бу – гыйшкым миследер; / Чөнки гыйшкым нәкъ минем шул төследер, / Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам – / Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам...»

 «Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән сыман сөю турында бер шигырь язсам, ялган имзалар астына сыгынамын». Тукайның «Шүрәле», йә «Мәҗнүн» тәхәллүсе куеп бастыруы да: «Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну! / Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?.. / Кул-аяк бәйле, котылу кайда! – сихерлән­гәнмен», – дип йөрәк серен ошбу шигырьдә ачуы да күпне сөйли. «Мин сөям, хәтта ки акылымнан шашам. / Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам... / Белми китте, күп шөкер, – дип шатланам. / Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай, / шәһренә күптән барып җиткән бугай...»

1910 елның җәендә Габдулла Кариевлар труппасы Чистайга килә. Кариев Зәйтүнә туташны эзләп таба, аңа Тукайның контрамаркалар бирергә кушуын әйтә. «Тукайның сезнең хакта язган әсәрләрен күргәнегез бармы?» – дип сорый. «Юк. Кайсы шигыре минем хакта?» Кариев Тукай җыентыгын ача да «...гә» дигән шигырьне күрсәтә. «Язгач та миңа укыды, бу кем турында дип сорады. Мин бит коръәнхафиз, сезне белмәсәм дә Зәйтүнә исемле берәр туташ турындадыр дигәч бик шатланды». Шул очрашу вакытында Кариев Тукайның үзенә биргән фоторәсемен: «Һәдияне – һәдия», – дип язып, Зәйтүнәгә бүләк итә.

дәвамы «Сөембикә» журналының апрель санында

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy