Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШигърият → ​Парым минем әле хыял

​Парым минем әле хыял

Лилия Сәләхетдинова
Лилия Сәләхетдинова
15 декабря 2014
2193 карау
«Саклар идең, яклар идең син дә!», -
Дисез миңа, үз парым булса.
Әйе, шулай: яклар, саклар идем -
Кирәк чакта иңнәрен куйса.
Чын хәзинәм итер идем аны,
Тик ятларны кыерсытмыйча.
Гаиләнең хисен беркайчан да, 
Эш хәлләре белән кушмыйча.
Ул тургаем булыр иде иртән,
Кояш булыр иде язмышта.
Үз көчемә генә таянмыйчан,
Яшәр идем аның янында.
Аңа диеп шигырь языр идем,
Дуслар салыр иде җырларга.
Тик әлегә, әйе тик әлегә,
Хыялларым минем җырларда.

Фото: 
https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com